![]() |
Беренче китап 1 pageDate: 2015-10-07; view: 434. I Орыш кырында каты яраланган Шимбай ханны угланы Мәңгүк алып чыкты. Ул үзенең елгыр алае белән дошманнарны ера-ера, кылычы белән уңга-сулга селтәнә-селтәнә күкрәгенә ук кадалган атасы кырына үтте, ат ялына капланган ханны ияреннән суырып алды да, алае яклавына сыенып, орыш кырыннан чыгып чапты. Гаҗәбе шул булды, ике яктан да югалтулар күп булгангамы, «унуклар» дип аталган ак төрекләрнең олау-кибетләрен һәм хатын-кызларын кулга төшергәнгәме, дошман аларны куа килмәде. Дошман тырнагыннан котылган Мәңгүк угланга икенче көнне орыш кырында шактый югалтуларга дучар ителгән Сакмар меңбаш белән Көнбаш атакай килеп кушылдылар. Шимбай ханның хәле авыр иде. Юлны кисеп аккан елганы кичүгә, унуклар ашыгыч рәвештә киез йорт кордылар, каты яраланган хан гәүдәсен ат өстеннән алып, сак кына ак киезгә кертеп салдылар. Нидер өмет итеп, үлем белән тартышып яткан Шимбай ханның ярасын кара төрекләр аксакалы Көнбаш атакай карады. Хан ярасына ул ниндидер төнәтмәләр сөртте, бөркет каурые белән ханның канланып кипкән иреннәренә шифалы су тигезеп торды, ахыр килеп, ук тигән яраны өшкерә-өшкерә ялкын белән көйдерде. Әмма унуклар санында йөргән ак төрекләр тарафына Тәңре әҗәле юл ярган булган икән иңде – сихәтләнмәде хан, хәле бер дә җиңеләймәде. Алай да Көнбаш атакайның тырышлыгы бушка китмәгән икән, өшкергән ялкынның ярдәме тидеме – бермәлгә аңын югалтып торган Шимбай хан күзләрен ачты, үзе тирәли тезләнеп утырган угланнарына, туганнарына, ахыр килеп Көнбаш атакайга бакты. Атакайга нидер әйтергә дип кипшергән иреннәрен ачарга итте, ымсынып куйды, иллә авызыннан сүз чыкмады, тик күз төпләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп чыкты һәм күз төбендә бертын тынып торды да, бит-сакалы буйлап аска тәгәрәде, соңгы мәлдә бер яшь бөртеге җирән сакал эченә кереп сеңде, икенчесе бермәл сакалына эленеп торды да, ак киезгә төшеп, тәгәрәп югалган терекөмештәй юкка чыкты. Бу инде Шимбай ханның соңгы сулышына Тәңре җибәргән ишарә иде. Әмма алай булмаган икән әле, Тәңресе кодрәте белән һәм үз куәте илә Шимбай хан янә күзләрен ачты һәм барысын да гаҗәпкә калдырып, туганнарына, угланнарына бакты һәм күз карашын Көнбаш атакайда туктатып, ап-ачык итеп: – Көнбаш атакай, Тәңре кылычын Мәңгүк угланга тапшыр. Дулу ыруы ханы Шимбай әйтә сиңа моны. Яз килү белән бабабыз Угыз хан җәйләгән Җаек-Идел елгалары арасындагы далага таба кузгалыгыз. Ата-бабаларыбызның ил-даласына. Идел аръягындагы күрше сарматлар белән бәхәскә кермәгез, тату яшәргә тырышыгыз. Мәнем хыялым Мәңгүк угылымны Сармат хан кызына өйләндереп, ике зур кавемне бергә кушу иде – Тәңрем язмаган булып чыкты. Инде сез кавышырга тырышыгыз. Угорлар илтотары Куриш минем киявем, хатын-кызлар алырга аңа барыгыз. Килешер, ярдәм итәр, ипле кеше, ил сөючән адәм. Сармат хан үлгәч, миңа ирештерделәр, ил белән шаһиншаһ угылы шаһзадә Бәһрам идарә итә икән, Мәңгүк угылыма ярәшкән хан кызы Сафурага өйләнгән диделәр. Күрше хакы – Тәңре хакы, аның белән дә тату яшәргә тырышыгыз. Кызларга кытлык туса, сарматлардан да сорарсыз. Ил-җәйләүләребезгә кермәсәк тә Сармат хан белән дуслыкта булдык, кызлар алыштык, кызлар бирештек – бер-беребез белән дустанә-тату яшәдек. Кылган игелек кырда ятмый, ят булса да Бәһрам бәк тә юл өстенә аркылы ятмас. Мин, унукларның ак төрекләре ханы Шимбай, ил-халкым туган туфрагыма алып кайта алмадым. Анагай туганыемны якларга барып, ыру-кавемемне зур югалтуларга дучар иттем. Моның өчен Тәңрем мине кичермәде, иң яман җәзасын бирде... – Синең монда гаебең юк, юк, Шимбай хан, рәнҗеп китмә, юкка үртәлмә. Соңгы мәлдә Анагай илә Мөртәт ханнар хыянәт юлына бастылар, унукларны кыен хәлгә калдырып, Кытай гаскәриләре ягына чыктылар. Каһәр аларга, каһәр!.. Ләкин Шимбай хан Көнбаш атакайга җавап бирер хәлдә түгел иде инде, аның башы кисәк берьякка авышты һәм гәүдәсе тартышып алды һәм сузылып тынып калды. Угланнар, туганайлары бер-берсенә карашып алдылар да башларын түбән иделәр. Ә кич якта корылган йорт яныңа яшь тай китерделәр һәм йорт тирәли тугыз тапкыр әйләндерделәр дә иреккә җибәрделәр. Яшь тай, койрыгың чәнчеп, утлап йөргән анасы янына чапканда күрделәр: тайның анасы аны кешни-кешни каршы алды. Шулчак Көнбаш атакай Сакмар меңбашка таба борылды да: – Бүген үк кабер казый башлагыз, ә иртәгә тайның анасын тотыгыз да кабер кырына китерегез, – диде. Көнбаш атакайның әйтүенә ышансак, Шимбай ханның куәткә һәм гайрәткә ия җаны яшь тайга күчәргә тиеш, ә тай анасы исә Шимбай каберенә ятарга хокук ала – ханга теге дөньяда хезмәт итәчәк. Икенче көнне кояш чыгуга, унуклар кавеме тезләнеп туып килгән якты көнне каршы алды һәм Тәңреләреннән туып килгән көннәрен игелекле итүләренә дога кылды. Ахыр, буралап казылган кабер янына юнәлделәр. Ак киезгә салган Шимбай хан мәетен сак кына буралап куелган кабергә төшерделәр. Җеназаны борынгы Угыз бабалары кылган йола буенча җирли алмадылар. Үз теләкләре белән хан кырына яткырыр өчен яннарында хатын-кыз заты юк иде. Шимбай хан каберенә Тәңре кылычыннан башка барлык кием-салымнарын, коралларын һәм ат дирбияләрен салдылар да тәүге тай анасын чалып ташладылар. Тәңре илчесе – Әҗәл Шимбай хан җаны артыннан килгәнче дип, кабергә өч көнлек ризык һәм кымыз куйдылар, аннары мәет өстенә догалар укый-укый алтын кебек арпа бөртекләре сиптеләр. Бары тик шуннан соң гына мәетне күмәргә керештеләр, һәр кеше очлымына тутырып, кабер өстенә туфрак ташыды, бу эш кич кояш баеганчыга кадәр дәвам итте, яңа көн тууга бу гамәл янә кабатланды. Әнә шулай өч көн буена кабер өстенә туфрак өйделәр. Җиденче көндә кабер өстенә өелгән балчыкны әйбәтләп очладылар да, тугызынчы көн дигәндә очланган кабер өстенә ак киез менгереп җәйделәр һәм орыштан исән калган барлык унуклар кабер тирәли бастылар һәм Көнбаш атакай кулын күтәрүгә, барысы да тезләнделәр дә, чыгып килгән кояшны каршы алдылар. Әнә шулай унуклар Тәңреләреннән Шимбай ханга тыныч йокларга фатиха алдылар. Бары тик шуннан соң гына Көнбаш атакай Тәңре кылычын тотып, кабер өстенә менде һәм үз янына Атилланың атасы Мәңгүк угланны һәм егетлек язларына яңа гына аяк баскан, билләренә кылыч тагарга хокук алган Рухил, Рамул һәм Биләү угланнарны дәшеп алды. Шуннан соң гына Көнбаш атакай Шимбай хан васыятен үтәргә кереште. Иң әүвәл ул тантаналы төстә Тәңре кылычын Атилланың атасы Мәңгүккә тапшырды һәм аны Ил ханы итеп игълан итте. Шул хәлдән соң гына кабер тирәли баскан халык өч тапкыр «Урра, урра, урра!» кычкырды. Атилла олан боларның берсен дә рәтләп күрмәде дә, ишетмәде дә, аның күз алдында кояш нурларында ялт-йолт итеп торган, тураннар күңелендә сихри вә могҗизам көчкә ия булган Тәңре кылычы кисәк илаһиланды, гүя телгә килде, әле йөз-нуры күккә барып тоташты, әле далага сузылып ятты, әле ялкынланып, дөрләп яна башлады. Олан янында басып торган тимерчеләр башы Тугран Атилла оланның кылычка карап сихерләнүен күреп, олан иңенә кулын салды һәм тыныч кына, гүя аңа әйтмәгәндәй: – Ундүртенче языңа аяк баскач та, андый кылыч синдә дә булыр, олан, – диде. Тимерчеләр башы авызыннан бу сүзләрне ишетүгә, Атилла олан бермәлгә ачкан авызын ябалмый торды, ул нәүмиз рәвештә остага текәлде. Әмма тимерчеләр башы тәүге сүзен әйтмәгән дә кебек кабер өстендә барган тантанага карап тора бирде. Атилла олан, сабыры төкәнеп, останың чикмән чабуыннан тартты: – Тәңре кылычын син ясадыңмы? Бу сорауны оланнан көтмәгән тимерчеләр башы олан янына чүгәләде һәм бала ишетелерлек кенә итеп: – Ундүртенче языңа аяк басу белән, синең билеңдә шундый ук кылыч булыр, олан. Тик бер шарт куям сиңа: яшең ундүрткә тулганга кадәр син бу хакта беркемгә дә, бер сүз дә әйтмисең, – диде. – Син аны миңа киләсе язга ук ясарсың, тимерчеләр башы. Атилла оланның бу җавабына тимерчеләр башы ирен чите белән генә елмаеп куйды һәм як-ягына карап алды, ул чарасыз калган кешегә охшап киткән иде. Тимерчеләр башы Атилла оланга бер сүз дә әйтмәде, баланың башын күкрәгенә кысты. Һәм күлмәге аша тойды, оланның йөрәге дөп-дөп тибә иде. Оста аны читкәрәк этәрде, оланның күзләренә карады һәм олан күзләрендә чаткылар күргәндәй булды. – Олан, Атилла олан, – диде тимерчеләр остасы нәүмизләнә төшеп. – Атилла олан, ясармын мин сиңа ул кылычны, Тәңре кылычыннан да хәтәррәк итеп ясармын. Әйе, Тәңре язган булса. – Тәңре язар, язар, – диде Атилла олан торган саен кыюлана төшеп. Тимерчеләр башы Атилла оланның иңнәреннән алды, янә күзләренә карады. – Олан, олан, тик без бу хакта икәү генә беләбез. Ишетәсеңме, икәү генә. Ә хәзер Тәңре белән ант ит! Атам-анам белән ант итәм, кылыч әзер булганчы бу хакта берәүгә дә әйтмәм, диген. Атилла олан зәңгәр күк йөзенә карап алды, балалыгы белән Тәңрене күрмәк итте бугай, үзенчә киңәшеп алдымы, булган хәлләрдән тагы да шатлана төшеп: – Мин Тәңремне күрдем, күрдем, оста, ул миңа фатихасын бирде, бирде! – диде. Шул мәлдә күктә могҗиза булып алды, күктә түгәрәк шар хасил булды. Шар әле ялт-йолт итте, әле уңга, әле сулга атылып китте һәм ничек пәйда булган булса, шулай ук күздән дә язды. – Тәңре синең антың кабул итте, олан, итте! – диде оста, баладан битәр үзе булган хәлгә таң калып. – Итте, итте, оста, итте! – дип баскан урынында сикеренгәләп алды Атилла олан. – Олан, – диде оста янә як-ягына каранып алды. – Мин ул кылычны сиңа табармын. Тимерчеләр башы янә баланы күкрәгенә кысты һәм колагына: – Син ул кылыч белән ярты дөнья халкын кул астына җыярсың, ата-бабаларың ирешмәгән биеклеккә ирешерсең... Зур-зур калаларда яшәгән римлыларга кадәр барып җитәрсең, баш бирмәс готларны буйсындырырсың. Алар бездән коллар алалар, син аларны колбиләүчелектән азат итәрсең... Син римлыларны мәңге-мәңге коллар тотудан, коллар хезмәтеннән файдаланудан туктатырсың. Моның өчен сиңа, тик, башта готларны җиңәргә туры килер. Готлар сатып яталар колларны римлыларга. – Готлар нинди халык соң, кай тарафларда яшиләр алар? – Әйтәм ич, готлар римлыларга коллар сатып көн күрәләр, ә римлылар исә алар саткан колларны теге бичаралар үлгәнче тамак исәбенә эшләтәләр һәм аларны ике аяклы хайваннар дип җәберлиләр. – Мин синең кылыч белән шул колларны римлылардан коткарырга барырмынмы? – Барырсың, олан, барырсың. Анда барыплар җиткәнче бик күп илләрне, елга-далаларны кичәрсең, һәм мин ясаган кылыч синең юлдашың булыр. – Халкым да, баш тимерче Тугран! – Әйе, халкын да, халкың да, олан. Бөтен дала һәм күрше-тирә халыкларны тетрәтеп торган унуклар сурәтендә йөргән ак төрекләр кавемендәге Шимбай хан оныгы баш тимерче сүзләренә ихлас күңелдән ышана иде. Ул үсмерләргә хас самимилек белән могҗизаи көчкә ия кылычны ясаучы баш тимерчегә карап торды-торды да: – Мин сиңа ышанам, оста, атам ышанган кебек ышанам, – диде һәм тимерченең кытыршы, каты кулын кысты. Ул арада Тәңре кылычын кулына тоткан Мәңгүк ханны азамат егетләр ак киезгә утырткан килеш түбән таба алып төштеләр һәм Угыз бабаларыннан соң килгән һәр ханның исемнәрен телгә ала-ала тугыз тапкыр янә кабер тирәли әйләнеп чыктылар. Атилла оланның атасы кулындагы Тәңре кылычы һаман ялт-йолт килде һәм шуның белән Атилла оланны гына түгел, тантанага җыелган һәммәсен дә сихерләде. *** *** Ак төрекләр сурәтеңдә йөргән унуклар ошбу кылычны Угыз ханга Тәңре үзе күктән төшергән дип сөйлиләр иде. Моны Туран дөньясындагы барча төрекләр дә беләләр һәм моның шулай булуына ихлас күңелдән ышаналар иде. Ул гынамы, бу кылыч иясен Тәңре генә түгел, төрки халыкларының гаилә иминлеген саклаучы Инәй алла да үз фатихасында тота, дип ышаналар иде... Боларның барысы турында да Атилла оланга тимерчеләр башы Тугран гына түгел, азамат егетләрнең дә сөйләгәннәре бар. Күп ишетте, күп тапкырлар тыңлады бу гыйбарәне Атилла олан һәм һәрчак игътибарын тимерчеләргә юнәлтте, бигрәк тә баш тимерчегә, ә ул азамат егетләр бу кылыч турында сөйләгәндә мыек астыннан гына көлемсерәп, сакалын барлап утырыр иде һәм эшкә керешсә, сандалга салган кызган тимергә олы чүкеччедән көйли-көйли суктырыр иде. Кайчан, нинди юллар белән килеп кергән соң Тәңре кылычы Угыз хан кулына? Бу хикәят турында Туран дөньясында ниләр генә сөйләмиләр иде. Имеш, ул болай булган. Көннәрдән бер көнне Угыз ханның көтүчесе сазлыклы урында утлаган таналары арасында аягы яраланган хайванны күрә. Күрә дә кан эзе буйлап китә һәм шунда сазлыктан очлы башы чыгып торган кылычка тап була. Бичара көтүченең үткен йөзле кылычка килеп кагылуы була, күктән яшен чыбыркысы кылыч кырына килеп кадала. Көтүченең котлары алына. Ул чатыр чабып ыстанга кайта һәм сихерле кылыч турында Угыз ханга әйтә. Угыз хан кылычны алып кайтырга меңбашын җибәрә. Әмма кылычны алырга килгән меңбаш кылыч йөзенә кагылуга янә күктән яшен чыбыркысы төшә, ул гынамы, аның артыннан ук дөбердәп күк күкри. Бу хәлгә курка калган меңбаш хан янына әйләнеп кайта һәм тотлыга-курка ханга булган хәл турында сөйли. Угыз хан әле йөзе агарынып калган көтүчесенә, әле куллары әле булса калтыранып торган меңбашына карый да сазлыкка үзе юнәлә, ханга халык иярә, могҗиза буласы ич. Йөзе күккә карап торган кылычка кем генә кагылмасын, күктән яшен чаткысы төшә һәм һәр кешене өнсез итә. Килеп җитә Угыз хан кылыч күккә карап торган төбәккә һәм таң кала. Кылыч чынлап та бар һәм ялт-йолт итеп тора. Ни батыр булса да, Угыз хан үзенә ияреп килгән халыкка күз ташлый һәм шунда бер батыры әйтә: «Мин алып чыгам кылычны, хан», – ди. Хан аңа ияк кага. Имеш, риза. Батыр егет сазга керә, кылыч йөзенә килеп тотынуы була, яшең чаткысы аның кулын көйдереп ала. Халык шау-гөр килә башлый, хан кыен хәлгә кала. Хан ич ул, батырларның батыры, илбашы, халык ышанычы. Шулчак янә бер батыры кылычны алып чыгарга теләген белдерә. Әмма Угыз хан кырт кисә: – Үзем! Хан сак кына Тәңре кылычына якыная, кылыч йөзенә кагыла, Күк дәшми, хан кылычка ике куллап тотына һәм тартып та чыгара. Кылычны кулына алуга, күктән бер тавыш килә. – Бу сиңа дигән кылыч, Угыз хан. Бу кылыч сине җиңүләрдән-җиңүләргә илтер, син аны нәселдән-нәселгә тапшырып калдырырга тиеш булырсың. Тапшырмаган хәлдә, Тәңрең синнән ваз кичәр... Бу тавыш халыкны тәмам куркуга сала, халык ни кылырга белми ханның аягына төшә. Чөнки Тәңре аңа үзе, үз кылычын тапшырды һәм бөтен төрки халкы алдында. Ошбу кылычка ия кеше генә ил-халыкка баш булып китә ала. Әнә шулай нәселдән-нәселгә килә-килә, ниһаять, Тәңре кылычы Мәңгүк хан кулына күчте, Атилла оланның атасына. Күктән ишетелгән тавышка өннәре китеп торган адәмнәрне куркытып, Тәңре кылычы төрки халыкларның рухи көченә әверелә. Угыз хан Тәңре кылычын һәрчак үзе белән йөртә, кай тарафларга гына яу чапмасын, дошманнарны җиңә. Әнә шулай Туран дөньясында Тәңре кылычы тәгаен сихер тубалына әверелә. Ә инде еллар үтеп, үлем түшәгенә калгач, Угыз хан Тәңре кылычын угылына биреп калдыра, һәр олуг хан вафатыннан соң, унуклар, буласы ханны Тәңре кылычы белән ак киезгә салып, хан итеп күтәрәләр. Әнә шул кылычка сихерләнеп һәм әсәрләнеп карап торды Атилла олан. Һәр яз килгән саен шул кылычның иясе булу турында хыялланды. Тантанада булган хәлләрне күзәтеп торды-торды да, Атилла олан үзалдына сөйләнгәндәй: «Килер бер көн, мин дә Тәңре кылычын тотып яу чыгармын һәм Рим легионерлары кулындагы канкардәшләремне мәңгегә азат итәрмен», – дип балаларга хас нәүмизләнү белән кинәнде. *** ***
Ниһаять, ак төрекләр ыстан туктаган төбәккә дә яз килде. Беренче үләннәр шытып чыгуга, Шимбай хан кабере янына кире әйләнеп килделәр һәм кабер тирәли әйләнә-әйләнә үлгәннәргә оҗмах, исәннәргә игелек теләделәр. Шул йолаларны үтәгәч кенә, туган Җаек-Идел якларына таба җәйли башладылар. Күчеп җәйләү җир-ана җиде тапкыр туңып, җиде тапкыр хәтфәдәй яшел үлән белән капланырга өлгерде. Җай Җаек елгасын кичкәч, янә туктадылар һәм өч көн, өч төн туй иттеләр. Ләкин туйлары бик сыек булды, чөнки ыру-кавемдә йөз егеткә бер хатын-кыз да туры килми иде. Шуның өчен болын-тугайларны яшел үлән каплагач, һәммә тереклек кышкы йокыдан уянып үзенә иш эзли башлагач, стандагы егет-җилбәзәк кенә түгел, тауга каршы тана күтәреп менәрдәй азамат ирләр дә Мәңгүк йортына җыелдылар. Хатын-кыздан мәхрүм калган ак төрекләрнең баш очларында яз хәбәрчесе тургай сайрый, зәңгәр күктә ашыкмый гына тилгән йөзә. Нигәдер җәйләү юлында бер ыруга да тап булмадылар. Бары тик Чүл кырыннан узганда гына зур булмаган кангылылар ыруына тап булдылар һәм йорт башы белән сөйләштеләр дә алармы да үзләре белән алдылар. Юк дигәндә дә Каңгылы ыруында егерме-утыз кыз-кыркын табылды, аларны туйлап асыл егетләргә өйләндерделәр. Йортына җыелган канкардәшләре каршында Мәңгүк хан озын-озак сөйләп тормады, чөнки азамат егетләрнең генә түгел, үзенең дә хәле хәл иде. – Безгә кичекмәстән сарматларга таба җәйләргә булыр, – диде алгарак чыгып Сакмар меңбаш. Аның сүзенә куәт биреп, башкалар шаулаша башладылар. Үзе дә чарасызлана башлаган Мәңгүк хан кулын күтәрде һәм кулындагы куй маенда кайнатылган камчысы белән җиргә орды. – Имин, имин, канкардәшләрем, имин, – диде Мәңгүк хан кинәт кенә тынычлана төшеп. – Яхшы, Тәңре игелеге белән иртәгә үк Кара Идел ярлары тарафына таба кузгалырбыз, ә анда Кара Идел аръягында Сармат хан җәйләүләре башлана. Хан сарматлар сүзен телгә алуга, азамат егетләр күзгә-күз карашып алдылар да Мәңгүк ханның да каны кыза башлавын күреп, сүзсез генә юлга җыенырга дип, таралыша башладылар. Мәңгүк хан таза, асыл егетләрне моңсу күз карашы белән озата калды. Ул үзе дә чарасыз иде, әле булса хәтерендә – аның да бит сарматларда үсмер чакта ук колакларын тешләткән сөйгәне вә насыйбы бар иде. Әйе, бар иде. Сафура атлы Сармат хан кызы иде ул. Иллә бабалары Шимбай хан көнчыгыштагы агаларына ярдәмгә ашыгып, барча ыруы белән көнчыгышка таба – Гөбәй чүле тарафларына юнәлде. Шимбай хан уе буенча, унуклар җиде-сигез елдан туган далаларына әйләнеп кайтырга тиешләр иде, әмма көтмәгәндә Кытай империясе гаскәриләре белән орыша башлап, бер чигенеп, бер һөҗүм итеп, биш елдан артык Гөбәй даласы тирәсендә тулгандылар. Ул елларда Мәңгүк хан ике тапкыр өйләнергә өлгерде. Әлбәттә инде, колакларын тешләшсәләр дә, Сафура да аны көтеп ятмаган – Сармат ханда хезмәт иткән баһадир Бәһрамга кияүгә чыккан, дип хәбәр ирештерделәр. Нәкъ менә шуңа күрә Мәңгүк ханның Кара Идел буйларына аягы тартмый иде, гәрчә әнә шул сары чәчле Сармат хан кызын әле булса оныта алмаса да һәм үлепләр күрәсе килсә дә. Әйткән сүз – аткан ук, икенче көнне үк унуклар ыруы җәйли-җәйли Кара Идел елгасына таба кузгалды. Сармат ханның җәйләү-биләмәләре Кара Иделнең уңъяк ярыннан башлана иде. Җәйләгән халык әкрен йөри, унуклар бары тик җәй урталарында гына Кара Иделгә җиттеләр. Әмма Мәңгүк хан елганы кичәргә кыймады. Чөнки Кара Иделнең аръягында Сармат хан биләмәләре, анда күчмәләр арасындагы канунны бозу булыр иде. Килә-килүгә, Идел ярына ыстан коруга ук гайрәтле егетләрнең кайберләре сармат кызларын урларга кузгаласы иткәннәр икән, бу хәбәр Мәңгүк ханга ирешүгә, егетләрне тыярга ышанычлы меңбашын җибәрде. Кайнар канлы егетләрне йортына тотып китергәч һәм тегеләр зарлана башлагач, Мәңгүк хан кырт кисте – кем дә кем аръякка чыга, ат койрыгына тагылачак. Шуңа карамастан, атна үтүгә Мәңгүк ханга ирештерделәр, хатын-кызга тансыклаган җилле егетләре унбишләп сармат кызын урлап алып кайтканнар һәм яшереп тоталар икән. Мәңгүк хан хәбәр ирештерүчегә бер сүз дә әйтмәде, кырына Көнбаш атакайны чакырырга кушты. Ун-унбиш кыз белән генә унуклар кавемең хатын-кызлы итеп булмас, бер-бер хәл кылырга кирәк иде. Шуның өчен ул әүвәл сарматларга яучы һәм илче йөзендә Көнбаш атакайны җибәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Әйе, бер җайдан хәйләкәр Көнбаш атакай Сармат ханның сылу кызын да күреп кайтыр. Ниләр кылып ята икән сары чәчле Мәңгүк хан үсмер чакта ук колагын тешләгән сылу кыз?..
|