![]() |
Лекция № 1Date: 2015-10-07; view: 850.
Зәркән сәнгате Татар халкының бизәнү әйберләре
Халкыбызның сәнгать төрләре арасында зәркәнчелек төре – аның иң күп мирас җәүһәрләре биргән тармагы дияргә мөмкин. Көмешче осталарның алтын куллары бу сәнгатькә яңадан-яңа бизәкләр өстәгән. Ә инде аның чишмә башы болгар осталарыннан ук килә. Алар ясаган бизәнү әйберләре 8 гасыр урталарыннан безнең көннәргә кадәр сакланган. Археологлар уникаль хәзинәләргәюлыкканнар. Ә ул хәзинәләр күп очракта җир астына махсус казып күмелгән, яшерелгән. Болгар шәһәре Җүкәтау янында бизәнү әйберләреннән торган бай хәзинә табыла. Биләр, Суар, Кашан кебек һөнәрчелек үзәге шәһәрләреннән табылган бизәнү әйберләре дә безнең көннәргә кадәр килеп җитә. Нигездә алар алтын-көмештән, бакырдан, бронзадан ясалган. Хатын-кыз бизәнү әйберләре – алка, беләзек, йөзек-муенсалар – аеруча затлы итеп эшләнгән. Металлдан ясалган көнкүреш әйберләренә, коралларына, ат дирбияләренә дә бизәкләр төшергәннәр. Болгар костюмындагы бизәнү әйберләре хуҗасының чыгышын, кайсы катлаудан булуын, мал-мөлкәтен, байлык дәрәҗәсен, нәсел-нәсәбен чагылдырган. Моны костюмдагы җыелма билбаудан аеруча ачык күзаллап булган. Җиз тәңкәле, тагылмалы каешлы, төрле бизәкле билбаулар, мәсәлән, хуҗасының хәрби дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм иткән. Бронза һәм сөяк тараклар рәвешендә гаҗәеп бизәкләр ясалган хатын-кыз билбауларын да затлы нәселдән чыккан Болгар кызлары гына йөртә алган. Билбауларны гәрәбә ташлар, сәйлән-төймәләр белән дә бизәгәннәр. Әмма бизәнү әйберләре башлыча дингә һәм сихер кайтару максатларына хезмәт иткән. Аларны сихердән саклаучы талисманнар, бөтиләр итеп йөрткәннәр. Явыз рухларны куа, төрле күз тию, авыру һәм бәхетсезлекләрдән саклый дип инанганнар. Бизәнү әйберләренең аеруча киң таралганы – алкалар. Борынгы Мисыр хатын-кызлары аларны яратып тагуы билгеле. Татар хатын-кызлары зуррак алкалар такканнар. Эре, асылмалы алкаларның түгәрәк йөзләрен озынчалатып күрсәтүен теләгәннәр. Алкаларны төрле кыйммәтле ташлардан кашлар белән бизәгәннәр. Сәламәтлек һәм дәрман бирүче дип исәпләнгән фирүзә ташын бик яратканнар. Фирүзәдән тыш, сердолик, гәрәбә, топаз һ.б. ташлар да кулланганнар. Борынгы заманнарда Кавказ һәм Кара диңгез буйларында яшәгән һәм аннары Идел болгарларына кушылып киткән сармат-алан кабиләләрендә груша яисә йөрәк сыман, асылмалы, асылташлы алкалар йөрткәннәр. Зур, авыр алкалар, мең еллар дәвамында туктаусыз үзгәрә барып, борчаксыманнарга, кечкенәләргә алмашына. 19 гасыр урталарыннан соң асылмалы алкалар модадан чыга. Соңгы вакытта асылмалы алкалар яңадан модага керде. Яңартылган, камилләштерелгән татар алкалары Казан зәркзнчеләре тарафыннан эшләп чыгарыла. Төрки халыкларында имән чикләвеге сүрәтле бизәнү әйберләре муллык, уңдырышлылк, күп балалар вәгъдә итә дип уйлаганнар. Авырулардан һәм күз тиюдән саклавына инанганнар. Ай һәм йолдызлар сурәтендә сафландыру көчен күргәннәр. Ярымай формасындагы бизәнү әйберләре аеруча популяр булган. Беләзек- иң киң таралган һәм иң борынгы бизәнү әйберләренең берсе (таш гасырында, мәсәлән, мамонтның казык тешләреннән эшләнгән беләзекләр мәгълүм. Татарларда беләзек киемнең аерылгысыз өлеше булган. Аны бай хатыннар да, ярлылар да, яше дә, карты да яратып кигән. Гадәттә беләзекне парлап: һәр кулда берәрне йөрткәннәр. Бу гаиләдә ир белән хатын арасында татулык яшәсен өчен шулай кабул ителгән. Зәркәнчеләр беләзекне көмештән, сирәк кенә очракларда алтыннан, йә көмеш белән алтын эретмәсеннән ясаганнар. Беләзекләр тоташ та, ялгаулы итеп тә эшләнгән. Киңлекләре 6смга җиткән. Яшь кызлар тар беләзекләрдән йөргән. Өлкәнрәк ханымнар киңрәк беләзекләрне хуп күргән. Беләзекләрне бизәү ысуллары күп төрле: металлга чүкеп, чокып, сырлап катлаулы бизәкләр яисә гарәп язуларын төшергәннәр. Асылташлар белән бизәлгән беләзекләр бигрәк тә затлы саналган. Топаз, аквамарин, сердолик кебек эре ташлар, ваграклардан исә хризалит, энҗе, якут файдаланылган. Фирүзә ташын аеруча яратканнар. Татарларның зәркән сәнгатендә аерым игътибарга лаек булган бизәнү әйбере – чулпы. Чулпыны татар хатын-кызлары, балачактан башлап, гомер буена тагып йөргәннәр. Чәчләр гадәттә ике толым итеп, очларына чулпы кушып үрелгән. Атлаган саен, чулпы тәңкәләре чылтырап тавыш биргән. Шуңа күрә: “Татар хатын-кызын күрүдән элек ишетәсең” – дигәннәр. Иң гади чулпылар бер эре тәңкә һәм аңа кушып ныгытылган асылташлардан гыйбарәт. Әлеге асылташлар да төрлечә бизәкләп ясалган. Гарәп хәрефләре белән изге теләкләр, Коръән сүрәләре язылган вак тәңкәләрдән тезеп җыелганнары да бар. Моның өчен Русия, Төркия, кайчагында Европада эшләнгәг көмеш акчаларны файдаланганнар. Ике башлы бөркет, арыслан, сүрәтле тәңкәләр үзләре үк явыз көчләрдән саклый дип исәпләнелгән. Казан татарларында бик борынгыдан ук кулланылганы – көянтәле чулпы. Берьюлы ике толымга кушылып, толымнарны янәшә тоткан әлеге чулпылар хатын-кызларның чәчендә искиткеч матур күренгән. Мондый чулпыларның күптөрле үрнәкләре Казандагы тарих музеенда саклана. Чулпыларның тәңкә һәм асылмалары төрле асылташлар белән бизәлгән. Татар хатын-кызларының чәчүргечләре очы артка табарак ташланып киелгән озын бәйләм калфагы белән үзара килешеп торган. Калфак никадәр зиннәтле итеп бизәлгән булса, чәч толымнарындагы тезмәләр, көянтәле чулпыларның купшылыгы да ямь өстенә ямь биргән. Чулпылар 20 гасыр урталарына кадәр яратып тагылды. Зиннәтле бизәнү әйберләренең тагын берсе, ул – яка чылбыры – бу асылмалы бизәкле прәшкә. Ул бастырып тегелгән якаларга тагылган. Бизәнү әйберсе булу белән бергә, күлмәкне яка белән тоташтыру хезмәтен дә үтәгән. Яка чылбыры 2 өлештән: изү каптырмасы белән күкрәккә төшеп торган асылмалардан гыйбарәт. Яка чылбырлары төрле-төрле булган. Күлмәк якасы каптырмасында 2-3 асылма бизәк эленеп торса, димәк, ул – яшь кызларныкы. Әгәр инде бизәкләр саны күп булса, өлкән хатыннарныкы. Яка чылбыры алкалардан аермалы буларак, бәйрәмнәрдә генә тагылган. 18 гасыр уртасында һәм икенче яртысында яка чылбырлары аерым бер нәфислек, нечкә зәвыклы эшләнешләре белән игътибарны җәлеп иткән. Ә инде 19 гасыр азагында яка чылбыры гамәлдән чыга. Яка чылбырының 18 гасыр башында ук кулланышта булуы билгеле. Әмма килеп чыгуы турында галимнәр арасында төрлечә фикерләр йөри. Берәүләр аны керәшеннәрнең тәңкә белән эшләнгән муенсалары нигезендә барлыкка килгән дип уйлый. Сәнгать тарихчысы Ф.Х.Вәлиев Идел буе болгарларыннан килгән дип исәпли. Шулай ук Идел буе халыкларына керүче чуваш, мордва, мари һәм Үзәк Азия төрки халыклары кыргыз, казах, төрекләрдә дә булуы мәгълүм. Татар зәркәннәре аны гаҗәеп нәфис, матур, кыйммәтле бизәнү әйбере дәрәҗәсенә күтәрә алган. Хәситә – татар хатын-кызларының үзенчәлекле, оригиналь бизәнү әйберсе ул. Гадәттә ул төсле тукымадан тегелгән. Тукымага күптөрле бизәкләр тезеп чыкканнар. Сәдәфләр, тәңкәләр... Татар кызларының хәситәләрендә диңгез аръягы тәңкәләре еш очраган. Хәситәләрне тукымадан гына түгел, яка чылбырларын тоташтырып та ясаганнар. Изү (күкрәкчә) Татар хатын-кызларының изү яисә күкрәкчә дип аталган бизәнү әйбере дә сезнең өчен бераз ят булып тоелыр. Күлмәкнең ачык изүен каплар өчен махсус япмалар кулланылган. Күкрәкчәне укалы тасма, ефәк, төрле-төрле вак тәңкәләр, йомры төймә, мәрҗән, асылташлар белән бизәп, тыгыз киндер тукымадан ясаганнар. Әле бизәкләр, изү озынлыгына карап, ике-өч рәт итеп тезелгән. Мондый изүләр күлмәк якасыннан башлап, бөтен күкрәкне каплап торган, аларны тасма белән муенга бәйләп куйганнар. Изүне кияүдәге хатын-кызларның барысы да кияргә тиеш булган. 18 гасырда, 19 йөз башында күлмәкләрне ак киндердән теккәннәр һәм ачык изү тирәсен төрле җепләр белән чигеп бизәгәннәр. Тора бара чуар ситсыдан теккән күлмәкләр пәйда булган. Чуар тукыманы чигеп булмаганлыктан, күлмәк изүен төрле тасмалар белән бизи башлаганнар. Безнең халыктан тыш, мондый изүләр бары тик бер халыкта гына – тугандаш башкортларда гына очрый. Вакытлар узган саен кешеләрнең киемнәре дә үзшәрә. Изүләрне дә без музей витриналарында гына күрәбез. Билгеле, хәзерге киемнәребез дә бик матур һәм уңайлы. Әмма, гаҗәп, бертөрле киемгә карап, кешенең Мәскәүдәнме, Казаннанмы, Киевтанмы икәнен аера алмыйсың. Кешенең кабатланмас милли үзенчәлеге әнә шулай югалып бетте. Чыннан да борынгы әби-бабаларыбыз киемнәрен бүген киеп йөрү мөмкин түгел. Әмма онытырга да ярамый. Муенса – иң борынгы бизәнү әйберләреннән санала. Таш гасырда аны ирләр дә, хатыннар да тагып йөргән. Ул бизәнү кирәк-ярагы булудан бигрәк, бәла-казадан, яман чирләрдән саклану өчен тагылган. Иң борынгы муенсалар хайван тешләреннән, әкәм-төкәм кабырчыкларыннан тезелгән. Мең еллар дәверендә муенсаларның формалары да, материаллары да үзшәргән. Тора бара алар хатын-кыз бизәнү әйберсенә генә әйләнеп калган. Казан татарларында муенса көндәлек бизәнү әйберсе саналган. Аны олысы-кечесе яратып таккан. Муенсаларның иң күп таралганнары – мәрҗәннәр. Энҗе,мәрҗән кызларның кул бавы Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы. (татар халык җыры “Гөлҗамал”) 19 гасыр ахырында татар хатын-кызлары вак асылташлардан, чын һәм ясалма энҗедән, ак, кызыл, яшел, сары сәйләннәрдән, (калфаклар чигелә торган)төсле пыялалардан тезелгән муенсаларны яратып такканнар. Алар да бүген дә кызларыбызның аерылгысыз бизәге. Калфак – чәчкә кыстырып куелып өстеннән ефәк шәл ябыла торган бизәнү әйбере. Калфаклар 18 гасырларда күренә башлый. Ак җепләрдән бәйләнә, озынлыгы 80 см. Кияр алдыннан аны, хәзерге спорт башлыгы кебек кайтарып бөкләп куйганнар. Маңгаен чуклар белән бизәгәннәр. Мондый калфакны гадәттә авыл кызлары киеп йөргән. Шәһәр кызларының калфагы исә үлчәме белән генә түгел, бизәлеше белән дә аерылып торган. Аны төсле җепләрдән бәйләгәннәр. Яфрак, чәчәкләр чигеп нәкышләгәннәр, очын бер якка авыштырып кигәннәр. Заманына карап модасы да үзгәреп торган. Бәйләнгән калфаклар 19 гасырда әкренләп юкка чыккан. Аларны кечерәк үлчәмдә бәрхет калфаклар алыштырган. Алтын җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча затлы бер төс биргән. 19 гасыр ахырында калфакка чәчәкләрне ак сәйләннән һәм энҗеләрдән тезгәннәр. Калфакчы кыз – Луиза Фәсхетдинова. Луиза Фәсхетдинова халкыбызның борынгы асыл һөнәрен тергезүгә ныклап алына. Чиккән чүәк, бизәнү әйберләре янчыгы - болар Луизаның Бохарада укыганда чигелгән иң тәүге әйберләре. Беренче адымнарын ул Яхъя Ильясов ачкан “Гүзәл” фирмасында башлый. Үзбәкләрнең үз милли киемнәре булу, гореф-гадәтләренә тугрылыклы булу сокландыра да, уйландыра да кызны. Сәмәркандта, башка тарихи урыннарда булганнан соң, аның бу хисләре тагын да көчәя.Сәнгатьбелгечләре Гүзәл Вәлиева, Розалина Шахиева чыгарган “Декоративно-прикладное искусство Казанских татар” дигән китапны укып-өйрәнеп чигү турындагы белемнәрен камилләштерә. Күңелле Болгар тарихына кайта. Луизага бу чорның кайтаваздай булып алтын ука белән чигелгән калфаклар дәшә шикелле. Һәр чигүне җентекләп өйрәнә, 3 айга вакыт эчендә борынгы чигү үрнәкләрен үзе белән Казанга алып кайта. Иҗадының төп юнәлеш итеп Луиза калфак чигүне сайлый. Аның күз явын алырдай калфаклары, затлы түбәтәйләре Бөтендөнья татар конгрессы хөрмәтенә ачылган күргәзмәгә куелдылар. Л.Фәсхетдинова гореф-гадәтләребез, милли киемнәребез, бигрәк тә калфакның килеп чыгышы, үзгәреш эволюциясе турында армый-талмый эзләнә. Шушы эзләнү аны КДУның тарих факультетына китерә. Читтән торып тәмамлый, гарәп язуын өйрәнә. “Туй вакытларында татар кызлары заманча милли киемнәр кисеннәр иде” – дип уйлана ул. Татарстан җирле промышленность берләшмәсе халкыбызның гамәли һөнәрлеген торгызу буенча уңышлы гына эшләп килә. 70-елларда зәркәнчеләр Ковалевский-Шәкүровалар иҗаты. Сара Шәкүрова, Виталий Ковалевский һәм аларның кызлары Ольга һәм Елена. Бу сәнгатьнең тагын ике оста көмешчесе – Сергей Коробцов һәм Виталий Босканин шулай ук зур уңышларга ирешәләр. Сара Шәкүрова һәм Виталий Ковалевский татар осталары тудырган төерчекле көмеш челтәр ясауны тергезделәр. Аны төрле күргәзмәләрдә күрсәттеләр. Этнографияне өйрәнеп, хатын-кызлар киемнәренә сәнгать детальләре өстәделәр. Алар ясаган беләзек, алка, йөзекләрдә фирүзә, аметист, гранат, тау бәллүре кебек татар халкы элек-электән кадерләп йөрткән асылташлар зур урын тота. Тагын бер тынгысыз рәссам Лира Хисамиева турында берничә сүз. Ул төрле металл җепләрдән үреп алкалар, беләзекләр, кулоннар, брошкалар ясый. Ул йөзләрчә эшләрнең авторы. Шулай ук бөтендөнья татар конгрессына бик күп бизәнү әйберләре ясый. Бу матур һөнәр Луиза ханымга әтисе – Шамил Баһаветдин улы Шәрәфетдиновтан күчә . Ул Казанда Художество училищесын тәмамлаган. Кулыннан килмәгән эше булмаган. Теләсә-нинди уен коралын үзе ясаган.
|