Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Беренче китап 4 page


Date: 2015-10-07; view: 395.


Сафура бикәнең артык кыю сөйләшүеннәнме, башка бер-бер сәбәп беләнме, Мәңгүк хан кипшереп киткән иреннәрен ялап алды, моны күреп, сылу бикә артына каерылып, бавырчысына кымыз китерергә кушты. Кечкенә өстәлчек кебек җиргә тезләнеп утырдылар, ни сәбәпледер, күзгә-күз карашып алдылар һәм, күз карашлары очрашкач, икесе дә уңайсызлану тоеп, касәләрдәге кымызга үрелделәр.

Мәңгүк хан бер ортлауда диярлек касәне бушатып куйды, кымызчы шундук аңа яңадан салды. Ике касә кымызны бушатып куйгач кына Мәңгүк хан бераз кыюлана төште.

– Ә бит, сылу бикәм, мин сиңа колак тешләшкәндә үк гашыйк булган кеше, – диде һәм үрелеп, бикәнең өстәлдә яткан кулына кулын куйды, күзләренә карады. – Син, гүзәл бикәм, үзгәрмәгәнсең дә кебек, ә тагын да сылулана төшкәнсең. Кичерә күр, сылу бикәм, мин үземне синең алда югалып калган яшь егеттәй сизәм. Оят булса да әйтим инде, мин үземне синең алда гаепле кеше итеп күрәм, һәм мин гаепле дә, гаепле, гаепле...

Сафура бикә бер сүз әйтми үз кулы белән Мәңгүк ханның касәсенә кымыз койды, һәм ирен чите белән генә елмаеп алды. Мәңгүк хан коры далада йөреп сусаган кеше сыман касәне янә күтәреп эчеп җибәрде.

– Эч, унуклар ханы. Кымызны сарматлар каты ясыйлар.

– Мин бүген дуадак каз хәлендә, сылу бикәм, үзем генә түгел, барлык халкым да. Үзем үзем инде, типсә тимер өзәрдәй улларымны өйләндерә алмый интегәм. Чарасыз итте безне соңгы орыш. Далада дан-шөһрәткә күмелгән кавем идек ич. Ак төрекләр кавеме синең кебек кыю хатын-кызларга мохтаҗ бүген.

– Шуңа сарматларга башкода булып килдеңме, унуклар ханы? – диде Сафура бикә һәм йомшак вә хуш исле кулы белән ханның яңагына кагылып алды. Мәңгүк хан аның кулын эләктереп алды һәм уч төпләренә кадәр үбә башлады. Иллә икенче мәлдә инде Сафура бикә кулын тартып алды һәм торып ук китте.

– Сылу бикәм, – дип аның артыннан ук күтәрелде Мәңгүк хан.

– Бәһрам сөйләгән иде аны аръяктагы унукларның егетләре безнең кызларны урлаштыралар дип, димәк, хак бу хәл.

– Хак, хак, сылу бикәм, хак. Шул дуадак казларның берсе синең алда. Әйтәм бит, кабул итсәң, кабул ит, кабул итмәсәң, куып җибәр. Адәм баласы ике туып бер үлми, рәнҗемәм. Илдә чыпчык үлмәгән кебек, без дә үлмәбез. Гәрчә каһәрләнгән халык булсак та...

– Йә-йә, гайрәтле ак төрекләр ханы, зарланма. Күрше булсаң, күрше бул. Күршегә гел ут сорап кына кермиләр, кызлар сорарга да киләләр. Бу дала халыкларында элек тә шулай булган, мин дә бу йоланы бозарга җыенмыйм.

– Сылу бикәм, безгә йөзләрчә кызлар кирәк ич, йөзләрчә. Аннары мин Биләү угланымны да алып килгән идем, яшермим, диннән аңа да кыз өмет итәм. Йөз чөерде бездән Инәй аллабыз, сылу бикәм, тәмам йөз чөерде.

– Рухил белән Рамул угланнарың кая? Аннары синең төпчегең дә бар дип ишеттем, аты Атилла бугай.

– Рухил белән Рамул угланнарны угор җизнәләренә җибәрдем. Төпчегем Атилла да апам Айгөлне күрәсем килә дип шунда китте. Ил өстенә афәт килгәндәй кызлар эзли хәзер унуклар.

– Уң кулыңда кем утыра?

– Угланнарым һәм Көнбаш атакай, сылу бикәм.

Сафура бикә янә бер тапкыр җилле генә берара йөреп килде, аның кытай ефәгеннән тегелгән бала итәкле күлмәген шаулатып йөрүе, Мәңгүк ханга аккош хәрәкәтләрен хәтерләтте. Кисәк ул унуклар ханы каршына килеп басты һәм:

– Сөйгән ярларны ят телле кавемнәрдән эзләмиләр, Мәңгүк хан. Сөйгән ярларны канкардәш күршеләрдән сорыйлар. Шимбай хан кызы Айгөл чибәрләрнең чибәре иде, илтотар Куришка биреп дөрес эшләдеме икән атаң, белмим. Иллә үз телендә сөйләшүнең үз тәме бар, Мәңгүк хан. Мин моны Бәһрам белән яши башлагач нык тойдым. Минем җанга якын сүзләр таба-алмый интегә бичара, ә минем аннан җаным эретердәй сүзләр ишетәсем килә...

– Ир бәхете бер хатында гына булса икән ул, сылу бикә. Ир бәхете күршеләр белән тыныч-тату яшәүдә дә. Угорлар безнең җан күршебез, ут күршебез, Сафура бикә.

Бикәнең тел төбен күптән аңласа да, хәлнең асылына төшенергә теләп, үсмер мәхәббәтенең күзләренә карады. Күзләре тулы күл кебек зәп-зәңгәр иде бикәнең, керфекләре озын, кайтарылып тора, төз вә нәфис борыны сипкелләр белән чуарланган. Сылу бикәнең сөйләшү гадәтен аңлый башлаган Мәңгүк хан да кыюлана төште.

– Гүзәл бикәм, сарматлар һәрчак аланнар, готлар белән орышып тордылар, кыен чакта сарматларга унуклар һәрчак ярдәмгә килделәр. Хәтта ике кавемне кушарга да теләделәр. Әмма нә чара кылмак кирәк, хыяллары тормышка ашмады. Минем, сылу бикәм, егетләрем генә кызлардан мәхрүм ителмәделәр, ат күтәрердәй ир-атларым да шактый. Бәлки, сылу бикә, шушындый ирләрнең куеннарына керергә әзер торган тол калган хатыннар да бардыр сездә. Мин бахырыгыз да шул хәлдә ич, гәрчә ике хатынның куенын татыган булсам да, мин дә ир янында ир әле, хатын тансыкламаган ирнең кулы кылыч тотмас, ди. Ә минем кулымда, Тәңрем шаһит, кылычым, билемдә хәнҗәрем, дигәндәй...

– Сиңа да Сакмар меңбашыңа ияреп китәсе булган, Мәңгүк хан. Тол калган хатыннар аңарда да бардыр, табылыр иде шунда берсе. Иләгенә күрә чиләге дим.

– Иләгенә күрә чиләге монда минем, сылу бикәм. Әйтмә алай, сылу бикәм, рәнҗетмә яшьлек мәхәббәтең. Ялкын җилдә дулаучан. Кеше күңеле – күк йөзе, диләр, әле кара болыт белән каплана, әле чалт аяза. Сине күргән мәлдән бирле мәнем күңелем тәмам аязып китте. Мул кояш нурларына тансыклаган берәүдәй синнән күзләрем ала алмый иза чигәм. Гәрчә бу хакта әйтергә гөнаһ-язык булса да, кичерә күр, сылу бикәм, әйтми кала алмыйм, юкса күңелем тулышыр, әйтер сүзләрем йөрәгемә авыр йөк булып ятар дип курыктым.

– Их, Мәңгүк хан, Мәңгүк хан, мин дә бит сине һәрчак үз ханым итеп күрергә теләдем. Атаң Шимбай ханның да, атам Сармат ханның да безне кавыштырып, ике кардәш халыкны бер итү иде хыяллары. Иллә Тәңре язмаган булып чыкты. Без уйладык, Тәңре үзенчә хәл итте. Мин әле дә синең атан белән атам мәрхүмнәрнең васыятен үтәргә телим. Мин сиңа кызлар бирергә булдым. Мин ышанам, Мәңгүк хан, син дә минем сәясәтем якларсың, минем һәр эшемдә юлдашым булырсың. Шушындый изге ният белән мин сиңа, Мәңгүк хан, беренче булып кулым сузам – Сармат хан кызы Сафура.

Шулай диде дә Сафура бикә, чынлап та Мәңгүк ханга кулын сузды. Мәңгүк хан аның сары сандугач йоннарыдай йомшак кулын уч төбенә алды да, һәм ни әйтергә белми телсез калды. Ә бит ул аңа әллә нинди матур-матур сүзләр тезәргә дип килгән иде. Каушавы бик урынлы иде, чөнки ул Сафура бикәне болай ук кыю булыр дип күз алдына да китермәгән иде. Дустанә-тату әңгәмә ярдәм иттеме Мәңгүк ханга, хәзер инде уңайсызлану тоймады, кыюлана төште. Аннары Сафура бикәнең дә хак булуына инанган иде – алар бер-берсенә ят түгелләр, аларны үсмер чактагы самими мәхәббәт кайтаваздай йөрәкләре аша дәшә.

Мәңгүк хан кыюланып китеп, бикәнең уң кулын алды, йөрәк турына куйды һәм самими чактагы мәхәббәтенең күзләренә карады. Шулчак чаршау артында берәү тамак кырды. Мәңгүк хан сискәнеп китте һәм ялт итеп шул якка карады. Чаршау артыннан кара йөзле карчык чыкты. Олы күренде аңа карчык. Карчыкның маңгаен гына түгел, битләрен дә кантар-кантар җыерчыклар ермачлаган иде. Алтын чылбырлы муенсасында ак сөяктән уелган җәйран сыны. Өстендә бала итәксез чем-кара күлмәк, күлмәк башлыклы, башлыгы сул иңенә төшеп тора. Аякларында сары төстәге күн итекләр, итек башларында энҗе булса кирәк – асылташлар җемелди.

Сарматларга кызлар эзләп килдеңмени, унуклар ханы Мәңгүк? – диде карчык һәм тагын да Мәңгүк ханга якыная төште. – Нинди йөз белән килгән унуклар ханы, килен?! Бөтен булган хатын-кызларын дошман кулына калдырып, ил-туфрагына кайткан. Далада данлы кавем түгел идеме соң унуклар? Сармат хан кызының колагын тешләдең дә качтың, хәзер шул бикә кирәк булдымы?! Дала даны тоткан унуклар кызлар аулый. Хәрам сезгә ак төрекләр исеме, хәрам! Ил башы Бәһрам яуда, унуклар ауда. Килешми, килешми, Мәңгүк хан. Илнең иясе өйдә юк, ә син яшьлек истәлекләрен белән киленнең күңелен аздырасың.

– Анам! – диде аңа үртәлеп Сафура бикә һәм Мәңгүк ханны түмәргә утыртты да, карчыкка: – Күршебез ак төрекләр ханы Шимбай хан яу кырында ятып кала. Унуклар ханнары итеп Шимбай ханның баш угылы Мәңгүкне ак киезгә салып, хан итеп күтәргәннәр. Әнә шул хан, анам, безгә кызлар сорарга килгән. Яучы йөзендә. Соңгы орышта хатын-кызларың югалтканнар...

– Хатын-кыз аткан ук түгел, килен, камыш арасына төшеп югалмый. Төрекләрдә ир-атка хатын-кызны Инәй алласы тәгаенләп бирә. Күзеңне ач, килен, саклый белмәгәннәр унуклар хатын-кызларын, орыш кырыннан койрык чәнчеп качканнар. Шушы хәлдән соң йөз ертып сармат кадәр сарматларга кыз сорарга кил, имеш. Атан мәрхүм: «Хан бәхете – хатында, ил бәхете – малында», – дип әйтер иде. Кызлар бик кирәк булгач, баш иеп илбашына киләләр аны, унуклар ханы, бикә каршына түгел. Теләсә кемгә кызлар биреп җибәрер вакытмы, килен?! Җитмәсә, хатын-кызларын ташлап качкан качкыннарга!

– Анам дим, инәки, инәй, ярамас иде алай. Унуклар ханы Мәңгүк безгә изге ният белән килгән. Күршегә кыз бирү гаепме?! Аннары аның Биләү атлы улын сарматлардан өйләндермәкче, яугирләрен дә. Күрше күршегә кыз бирү язык түгел кебек, бабаларыбыз да моны кылган, безгә дә ят йола түгел, анакай.

– Язык, язык, килен, язык! Хан кадәр хан орыш кырын ташлап качкан өчен Инәй каһәрен алган кавем өчен язык, килен!

– Хак, анакай, хак, мин дә хатыннарымнан мәхрүм калдым, мин дә буйдак, хан башым белән буйдак. Хәтерем ялгышмаса, анакай, Шимбай атам абаларына ярдәмгә Сармат ханны да дәшкән иде кебек.

– Мин җибәрмәдем анда Сармат ханны, мин! Мин кушмадым Шимбай ханга иярергә. Куәте китеп тора иде Сармат ханның. Аннары аланнарның да узынып киткән чаклары иде, готлар да Кырымга кереп баралар иде. Кеше илен якларга китеп, үз илен югалткан булыр иде, унуклар кебек.

– Анам, Мәңгүк хан бары тик башкода йөзендә килгән безгә!

– Башкодамы, Мәңгүк хан, сине исенә төшереп нидер өмет итеп килгәнме унуклар ханы, сиңа киңәшем шул булыр килен: үзбаш хәл итмә, барысын да Бәһрам бәк кайткач хәл итәрсез. Мин орыш кырында хатын-кызларын дошманга ташлап киткән унукларга ышанып җитмим. Тәңре каһәре төшкән аларга, Тәңре каһәре. Соң инде безгә алар белән килешергә, килен, Бәһрам бәк атасы шаһиншаһ белән сөйләшүләр алып бара...

– Сарматларга кызлар алырга баш иеп килергә атам мәрхүм васыять итеп калдырды миңа, анакай... Мин атам васыятен генә үтәп йөрим. Аннары күрше хакы бар бит әле.

Бу хәлнең барысына да исе китеп, Сафура бикә бермәлгә дәшми торды. Күрәсең, баштарак карчык белән тәмсезләнәсе килмәгәндер, ләкин карчык күрәләтә хан кадәр ханны мыскыл итүгә күчкәч, сабыры төкәнде бугай, колакларына кадәр кызарынып торып басты. Ул сабыр булырга теләп, әмма катгый төстә:

– Анакай, тыел! – диде, һәм бала итәкле озын күлмәген бармак очы белән генә тотып, икенче кулы белән: – Чыгып тор әле, анакай, чыгып тор, чыгып тор! – дип боерды.

Бу мәлдә Сафура бикә тагын да сылуланып киткән иде, бит очларындагы сипкелләр каядыр китеп югалды, йөзе кырысланды.

– Мин, булмаса, иртәгә керермен, Сафура бикә, – дип Мәңгүк хан утырган җиреннән торып, ишеккә таба ымсынгандай итте.

– Юк, Мәңгүк хан, син бүген үк минем җавабым аласын, хәзер үк. Анам алдында әйтәм, иртәгә син Биләү угланыңны да, килгән яугирләреңне дә өйләндерерсең. Мин аларга үз кызларымны биреп җибәрермен, туйлап, барысын да җиренә җиткереп. Моңа Бәһрам да каршы булмас. Ишетәсеңме, анакай!

– Әйе, – диде зәһәрләнә төшеп карчык. – Синең, килен, асрауга җыйган кызларың биреп җибәрергә хакың бар, кырында үскән Сусылуыңны да хәтта. Бәһрам ул кызларны сиңа тапшырган иде. Әллә мәйтәм, киленкәем, үзең дә үсмер чакта колак тешләшкән ханга ияреп китәргә җыенасыңмы?..

– Оял, оял бераз, анакай. Тәңредән оял, Тәңре каһәреннән курык, – диде Сафура бикә тәмам чыгырыннан чыгарга җитешеп.

– Оят миндә түгел, оят сездә, килен. Анаң сукыр түгел, барысын да күреп тора. Ирдән иргә узган бикә сыман кыланасың. Борынгылар ирдән иргә узган бикәне, түш-итәге тузган бикә дигәннәр...

Шулай диде дә зәһәр карчык, авыз эченнән сукырана-сукырана чыгып китте.

Сафура бикә карчык чыгып китүгә, Мәңгүк ханның беләгенә килеп сарылды.

– Кичер аны, кичер, Мәңгүк хан. Акылдан язган ул. Берәүне дә яратмый. Бер сүз белән, албасты карчык. Оныт аны, син минем кунагым, вәгъдә иманым шул булыр сиңа, Мәңгүк хан, иртәгә иртүк, көн-кояшны каршы алуга, син туктаган ыстанда булырмын.

– Кызларыңны да алып килерсеңме, сылу бикә?

– Кызларымны да алып килермен. Мәңгүк хан. Биләү угылына дигән Сусылуымны да. Миң аларның һәммәсен дә чәчләрен чәчкә бәйләп кияүгә бирермен, унуклар ханы.

– Мин сиңа ышанам, сылу бикә, ышанам. Тәңребез сиңа ошбу изге юлыңа чәчәкләр сипсен. Яхшы сүз – җан азыгы, диләр, хак икән. Тәмам җаным эреп китте. Хәнҗәремә ябыша язган идем бит, сылу бикә!

– Сакчым! – дип кул чапты Сафура бикә.

Ишектә сөңге тоткан сакчы күренде.

– Унуклар ханын кунак йортына урнаштыр.

– Көнбаш атакай белән Биләү угланныдамы, бикә?

– Аларны Дәян атакай йортына илт. Ул кунак итәр.

Булган һәм булып алган хәлләргә әле генә Сафура бикә уңайсызлану тойган иде, моны Мәңгүк хан да күрде, тәүге халәттән тизрәк чыгарга теләпме, Сафура бикә унуклар ханы янына килде, күзләренә карады. Мәңгүк хан аның алдына бер тезенә төште. «Кичер мине», – диде ул пышылдап кына. Рәхмәтле иде унуклар ханы Сармат хан кызы Сафурага. Торып баскач, дөресрәге, бикә аны үзе аягына бастырды, Сафура бикә аны ишеккә кадәр озата килде һәм бер сүз әйтми кул изәде. Мәңгүк хан Сафура бикә чатырыннан елмая-көлә килеп чыкты. Ул чынлап та шат иде. Ул үз дигәненә иреште. Сарматлардан ул буш кул белән кайтмаячак. Тәңре боерган итсә, ил-даласына кайту белән һәр өйләнгән егеткә арба бирер, йорт куйдыртыр. Яшьләр авылы булыр ул.

Сафура бикә үсмер язмышы Мәңгүк ханны озатты да, үзе генә аңлаган бер көрсенү белән көрсенеп куйды. Мәңгүк ханны күргәч, кинәт кенә аңа җиңел-җиңел булып китте, гүя күңел күгендәге күк капусы ачылган иде. Ул кара йөзле карчык янына кереп тормады, гәрчә һәр кич саен аңа тыныч йокы теләргә кергәләгән булса да, бүген әллә нигә карчык йортына аягы тартмады. Сафура бикә башында мең төрле уй бөтерелде. Ул әле кылган эшләре өчен икеләнде, әле тәвәккәлләп унуклар ханына үз сүзен әйтә алганы өчен горурланды. «Моны мин кылырга тиеш идем, моны кылмаган булсам, мәңге-мәңге үкенеп яшәргә дучар ителгән булыр идем», – дип үз-үзен юатты. Чөнки кисәк кенә, нәкъ менә Мәңгүк ханны күргәч, күңел төпкелендәге үсмер чактагы самими мәхәббәте бөтен калебен биләп, җанын актарып ташлаган иде. Менә кем җитмәгән икән ич аңа. Ак төрекләр ханы Мәңгүк. Ләкин шунда ук үлем түшәгендә яткан атасы Сармат хан күз алдына килде. Ул чарасыз калган берәүдәй атасы кырына тезләнгән, аның кырында Бәһрам баһадир. Сарматлар ыруына атасы бер углан да калдырмады, ике улы да готлар белән орышта ятып калдылар. Бүген угланнарсыз калган Сармат хан үлем түшәгендә ята. Бердәнбере – Сафура кызы Тәңре янына китәргә торган атасы өстендә яшь коя. Ул Сафура кызының ни теләгәнен белми, белергә дә теләми, ул хан, ул әле илбашы, аның сүзе һәр сармат өчен канун. Ни генә булмасын, Сарматлар ханы соңгы сүзен әйтеп дөньядан китәргә тиеш. Һәм кайчан да түгел, бүген. Соңгы көннәренә кадәр Сармат ханның уң кулында Бәһрам баһадир утырды. Ул бүген дә аның кырында, ул да ханның соңгы сүзен көтә. Бәһрамны Сармат ханга фарсылар шаһиншаһы җибәрде һәм шуннан бирле шаһзадә аңа тугры хезмәт итә. Теге дөньяга китәргә вакыты җитүен сизепме, Сармат хан әүвәл кызының, ахыр Бәһрам баһадирның кулларын кулына алды һәм ишетелер-ишетелмәс тавышы белән: «Кызым Сафура, Тәңрем мине улларымнан мәхрүм итте, мәгәр мәрхәмәтеннән ташламады – миңа Бәһрам баланы җибәрде. Мин Дәян атакайга әйттем инде, ошбу шаһзадәне минем вафатымнан соң бәк итеп игълан ит дип. Син, балам, аңа кияүгә чыгарсың, туйлап».

Атасының сүзләренә Сафураның исе китмәде, ул моны көткән иде инде. Атасына җавабы шул булды, ул кисәк кенә атасының күкрәгенә капланды да үксеп елап җибәрде. Бу елауның күз яшендә атасын югалту гына түгел иде, яратып бетермәгән Бәһрамга язылган язмыш ачысы да иде. Шул мәлдә, атасы җан тәслим кылгач та, хәтта Сафура Бәһрам баһадирга күтәрелеп карамады. Сафура бу сүзләрне атасыннан көткән иде, ләкин болай ук түгел, бераз башкачарак булыр дип уйлаган иде. Ләкин нишләмәк кирәк, бу чынбарлык иде. Сарматлар ханы буларак атасы соңгы сүзен әйтте – ул Бәһрам баһадирга кияүгә чыгарга тиеш. Бәһрамның тел-дине башка, шуңа карамастан, атасы аны канат астына алган иде. Ни сәбәпледер, шаһиншаһ йорты сарматларга йөз тотты, шушы сәясәткә йөк итеп сарматларга үз улын җибәргән иде. Сафура атасы васыяте белән килеште, һични кыла алмады. Атасының сүзләрен Дәян атакай да куәтләде, васыятьнең хаклыгын раслап: «Туйны сузмабыз», – дип ханны тынычландырды.

Атасы үлемен Сафура эчке бер киеренкелек белән кичерде. Аның язмышы хәл ителгән иде инде.

Алай да Сафура Бәһрамга тиз генә кияүгә чыкмады. Бары тик атасының кырыгын уздыргач кына шаһзадә Бәһрам сарматларның олуг табынында бәк титулын алды һәм Сармат хан кызына өйләнеп, зурлап туй итте. Ләкин хан була алмады, чөнки ул хан нәселеннән түгел иде. Сарматлар кануны буенча бары тик Сафура тапкан углан гына хан була ала иде. Иң үкенечлесе шул булды: Сафура Бәһрам бәктән балага узмады. Башта моңа сарматлар шаккаттылар, чөнки сарматларда булган хәл түгел иде бу. Ахыр тора-бара күнектеләр, килештеләр, чөнки Бәһрам бәк алан һәм гот тарафларына яу йөреп, шактый табышлы булып кайтты. Бәкнең яу йөреп тә, югалтуларсыз дияргә була, буш кул белән кайтмавын күргән сармат аксакаллары тора-бара Сафура бикәнең балага узмавына да игътибар итми башладылар. Моның өстенә Бәһрам бәк тәрбиягә алан һәм гот кызларын алып кайтты һәм бикәсе кулына тапшырды.

Әнә шулай шактый гомер узды. Әйе, балага узмады Сафура бикә, әмма Бәһрам бәк алып кайткан кызлардан куаныч һәм юаныч тапты ул. Ул аларны тәрбияләде һәм аналары сурәтендә һәммәсен дә үз вакытында кияүгә бирде. Ләкин соңгы елларда аны бу куаныч та туйдыра башлады, күңел нидер көтте, каядыр ашкынды, нидер өмет итте. Ахыр аны ялгызлык сагышы баса башлады. Ир буларак Бәһрам аңа Сафура көткән гаилә бәхете китермәде. Иллә шайтан өметсез, ди, күреме аз гына соңга калса да могҗиза көтте, ә могҗиза килмәде дә килмәде. Шуларның барысын да күреп булса кирәк, Бәһрам бәк киңәше беләнме, чарасызданмы, Бәһрам бәк ияреп килгән карчык угылы астына шаһиншаһ җибәргән кызны салды. Ә теге бичара аңа тугыз айдан таштай-тукмактай ир бала тапты. Гелән Бәһрамгә тагылып йөргән шаһиншаһ җибәргән каһин Шахрай ир бала тапкан кызны көне белән каядыр озаттырды. Шул көнне үк ак кытай ефәгенә төргән баланы күтәреп, парчан Сафура янына керде.

– Килен, теге җүнсез баласын ташлап качты, ил өстенә килгән афәт түгел, ал баланы тәрбиягә. Тапкан түгел, баккан үз итәр ди баланы.

Сафура тәмам каушый калды, ул ни әйтергә дә, ни кылырга да белмәде. Әмма үзеннән-үзе куллары балага тартылуын сизми дә калды. Кинәт аның күзләре яшь белән мөлдерәп тулды, бите буйлап яшьләре акты. Ул бу көнне үзе дә аңламыйча нидер көткән иде, җитмәсә, төшендә кеше сурәтендә ап-актан киенгән Тәңренең үзен күргән иде. Тәңре ана ак ефәккә төрелгән бала кигергән иде. Тәңренең кулыннан баланы алуга, Сафура сискәнеп уянып киткән иде. Әллә соң юраган юш киләме? Уянгач, Сафура бик озак уйланып яткан иде. Төшен ул ни дип юрарга да белмәде, күргән төше аны тәмам тетрәндергән иде. Тик менә Тәңре генә, ни сәбәпледер, Дәян атакай сурәтендә кергән иде. Төшендә Тәңресе ана әйтте: «Бу бала сиңа куаныч кына булыр, үз бәхетеңне син икенче иреңнән табарсың...» Шулай диде дә Тәңре юкка чыкты, уянып китсә. Тәңресе генә түгел, кулында баласы да юк. Ә менә хәзер ул бала аның кулында. Тәгаен үрсәләнүе, ни кылырга белми нәүмизләнүе бары тик шуннан гына иде.


<== previous lecture | next lecture ==>
Беренче китап 3 page | Беренче китап 5 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.647 s.