![]() |
Беренче китап 5 pageDate: 2015-10-07; view: 373. Әнә шулай угланлы булып китте Сафура бикә. Бала хакында Бәһрам да, ул да ир-канатына бер кәлимә сүз дә әйтмәде. Баланы ана вакыт-вакыт кына кертәләр, ләкин шул мәлдә дә ул үзе дә аңламаган тынычлану тоя һәм аңа рәхәт булып китә иде. Ләкин үсә-исәя башлаган бала гына аның теләген канәгатьләндерә алмый башлады. Күңел янә ярсыну тойды, кемнедер көтте. Баланың Бәһрамнан килүен белгәч, ул аңардан да читләшә төште, гәрчә җен карчыгына моны күрсәтергә теләмәсә дә. Тик менә Мәңгүк ханны күргәч, җаны актарылып киткәндәй булды. Тәмам үсмер кыз чагына кайткандай хис итте үзен. Чатырда ялгызы ята, ә ул инде тәүгемә ялгыз түгел, аның янында Мәңгүк хан басып тора. Аннары хатирә юлдашы – күк йөзендә мөлдерәп тулган айны да абайларга була. Сафура янә уйлар өермәсенә кереп чума. Караңгылык – хатын-кызның хыялы, диләр, хакмы әллә? Чөнки ул да караңгыда, йокы алдыннан гына әнә шуңа охшаш уйларга кереп чумар иде. Сафура таң алдыннан гына йокыга китте. Ул таң атканны да, туган көнне дә каршы ала алмады. Уянды һәм кичә булган хәлләрне янә бер хәтерләп, катгый бер фикергә килде: «Кызларың ул, ышандырганча. Мәңгүк ханга биреп җибәрер». Калганын Тәңресенә тапшырды. Ни кылса Тәңресе, шул булыр. Чатырдан чыгып барганда янә Мәңгүк хан күз алдына килде. Ни гаҗәп, ул аны күреп-күзәтеп тора сыман тоелды, гәрчә аның бу тарафларда булмавын белсә дә. Бер тапкыр ул, әле яшьрәк чагыңда Дәян атакайдан: «Мәхәббәт нәрсә ул?» – дип сораган иде. Дәян атакай аңа уйлап тормый бер сүз белән: «Мәхәббәт ул – яраткан ир һәм аннан тапкан бала», – диде. Күптән булган хәл, әмма Дәян атакайның шул сүзе әле булса колак очында. Сафура Иделгә таба барыр җайда асравына кызларын уятырга кушты, елгага юынырга төшсеннәр, диде. Үзе сөлгесен иңенә салган килеш, елмая-көлемсери елгага таба атлады. Ни гаҗәп, янә ана Мәңгүк хан карап тора сыман тоелды. Бу инде тиккә генә түгел иде, бу аның ошбу кешегә гашыйк була башлавы иде һәм самими үсмер чактагы кебек түгел, ә тулы канлы хатын-кыз буларак кызыксындырды ул ир аны. Барыр юлда аны кызлары куып җиттеләр, «аналарына» хәерле иртә тели-тели чинаша-чинаша елгага таба йөгерделәр. Каядыр болын яклап, ихахайлап ат кешнәп җибәрде. Сафураның йөрәге мерт итеп китте. Гүя аңа кемдер дәште һәм ул артына әйләнеп карады. Берәү дә юк иде. Шул мәлдә бер җайдакның аңа таба килүен күрде. «Мәңгүк хан!» дигән уй зиһенен телеп узгандай итте. Ләкин җайдак якыная башлагач күрде, атта Мәңгүк хан түгел иде. Кызлар инде елга буенда чыр-чу киләләр, чыелдашалар, көлешәләр. Сафура бикә үз кырында йөздән артык кыз тотты, үзе тәрбияләде, үзе укытты һәм җиткән кызларын үзе кияүгә дә бирде, һәр ул укыткан һәм тәрбияләгән кыз аны анасы урынына күрде, якын һәм үз итте, Сафура бикә дә үз ягыннан кызларның берсен дә хәтта кемгәдер көчләп кияүгә бирмәде, үзләре теләгәннәргә һәм берәм-берәм генә кәләшкә бирде. Хәзер исә барысын да унукларның егетләренә биреп җибәрергә тиеш булачак, һәм Бәһрам бәк өйдә юк чакта. Бик ихтимал, Бәһрам бәкнең моңа ачуы чыгар, әмма бикәсенең битенә бәреп әйтергә кыюлыгы җитмәс. Сафура бикә Сармат атасыдай әйткән сүзендә калыр. – Кызларым-йолдызларым, – диде Сафура битләрен юып, елга ярына менеп, түгәрәкләп утырышкач. – Мин сезне бүген... Әйе, сезгә бер сөенче әйтим әле. – Әйт, әйт, анакай, тизрәк әйт! – дип чинаштылар кызлар. – Мин сезне бүген барыгызны берьюлы унук егетләренә кияүгә биреп җибәрәм. Барыгызны да! Бермәлгә генә, бары тик бермәлгә генә кызлар аналары әйткән сүзгә ышанмыйча тордылар, әмма Сафура бикәнең күзләреннән үк күрделәр – «аналары» алдамый. Ахыр дәррәү кычкырып җибәрделәр. – Урра, урра, чынмы, анакай, чынмы? – диешә-диешә Сафура бикәне сырып алдылар. Кайсы кочты, битләреннән үпте, кайсылары итәгенә капланып күз яше белән елап ук җибәрделәр. – Мин сезне бүген барыгызны да кияүгә бирәм, балакайлар. Сусылу сине дә, – диде һәм яраткан кызының үрелеп кулыннан тотты. – Минем кияүгә барасым килми, – диде Сусылу чәч төпләренә кадәр кызарынып. – Җүләр, исәр, шатланасы ит, – диештеләр калганнары. – Йә, – диде Сафура бикә Сусылуны җавапсыз калдырып. – Кемнәр тагын риза түгел, тагын кемнең сазаган кыз булып сарай түшәгендә ауныйсы килә? – Мин юри генә әйттем, анакай, – диде Сусылу һәм Сафура бикәнең алдына капланды. – Тор, балакай, мин сине даны еракларга таралган унуклар ханы угылы Биләүгә бирергә булдым. Куанасы ит! Ул да түгел, кызлар Шатлыкларыннан әйлән-бәйлән уйнарга керештеләр, Сафура бикә аларны туктатты да: – Хәзер кайтып ашыйбыз да, кызлар тавына менәбез. Кияү егетләрегез шунда киләчәкләр. Эшнең чынга әверелә баруын күреп, кызларның кайберләре лышык-лышык елап та алгандай иттеләр. Сафура бикә боларның берсенә дә игътибар итмәде, кызлар яше – иртәнге чык кына ул, шифа гына яшь күзгә. Ни гомер яшәп, ничәмә-ничә кызларны кияүгә биреп, кияүгә чыгарга теләмәгән бер генә кызны да белмәде ул. Күз яше кызларның кылана төшүләре генә иде. Хәер, аларга карап Сафура бикәнең үз күзләренә дә яшь йөгерде. Ләкин шатлык яше генә иде бу. Ә шатлыкны аңа унуклар ханы Мәңгүк алып килде. Бу борын-борын заманнардан ук шулай булган: унуклар белән сармат кавемнәрен өйләндергәндә, йә кызларын кияүгә биргәндә һәрчак һәр туй бәйрәмгә әверелгән. Ә бит заманында ул үзе дә ак төрекләрнең килене булырга хыялланган иде, ә язмыш аны әнә кем кочагына ташлады. Унукларга кияүгә чыгу бәхете аны читләтеп үтте. Тик үтте микән, буй алган ир уртасы булып кайтмадымы язганы вә насыйбы?.. Бер аерма бар иде: сарматларда егетләр кызларны түгел, кызлар егетләрне сайлыйлар. Сайлыйлар да, икесе ике атка атланып, бер атнага далага чыгып китәләр. Егет белән кызны кавыштыру йоласы болай башлана: егет атның ялыннан тотып кыз янына килә, ә кыз атка йөгән сала һәм йөгән тезгенен егеткә бирә. Кияү егетнең атасы, атасы булмаса туганы кызга йөгәнләгән ат китереп тоттыра. Кыз атка атлана һәм кияү белән кыз, нәкъ менә кыз алдан далага чыгып чаба, ә егет аның артыңнан. Кыз кая туктый, шунда чатыр сыман нәрсә коралар һәм шунда атна буена икәүдән-икәү генә калалар. Ашау-эчүне кыз кайгырта, алдан ук барысын да хәстәрләгән була. Шуларның барысын да истә тотып. Сафура бикә кызларына кат-кат әйтте. – Чатырны, ризыкны алдан ук хәстәрләгез. Йөгән тезгенен егетнең уң улына бирәсез. Каушамагыз, бертуктаусыз елмаегыз, кыю кыланыгыз, кыю кызны йөгәнсез ат та тыңлый, кияү егет кенә түгел. Ашап-эчкәч, кызлары җыенгач, атлары белән кызлар Кызлар тавына юнәлделәр. Кызлар арасында Сафура кебек сары чәчлеләр дә, кара чәчлеләр дә, ак чәчлеләр дә бар иде. Сафура бикә алдан үзе кузгалды, кызлары аңа иярделәр. Уң кулында Сусылуы бара. Сафура бикә аңа әйләнә дә карый, әйләнә дә карый. Яратты ул аны, үз кызыдай күрде һәм үз кызыдай карап үстерде. Ә язган булып чыкты Мәңгүк ханның угылына. Ул Сусылуга әйтеп тә куйды инде, Биләү угланны сайлар, Биләү углан исә атасы кырында булыр. Үзе алар кырында булыр, яшь чагында Мәңгүк ханның кочагын тоймаса да, ичмасам, үзе нарасый чактан ук тәрбияләп үстергән кыз «мәхәббәтенең» угылы кочагында эресен. Яраткан хатын, яраткан ирнең кочагында балавызга әверелер, дигән иде бер тапкыр аңа теге җен карчык. Ниһаять, Кызлар тавы күренде. Анда төркем-төркем халык җыелган иде инде. Килеп җиткәч, күрделәр кызлар, җитмештән артык егет бер тезмәгә баскан, алар каршына Сафура бикә кушуы буенча кызлар килеп бастылар. Китте яшьләр арасында бер-берсенә күз кысышу, каш сикертешү, һәр егет, һәр кыз үзенә тиңен сайлады. – Син сораган йөз кызым булмаса да, җитмешне җыйдым, – диде атыннан төшеп баскан Мәңгүк ханга Сафура бикә. – Мин сабырым төкәнеп көтәм, сылу бикә, кайчан туйлый башлыйлар? Хәлемә керче, сылу бикәм, минем тагын утызлап егетем ятим кала. – Мин аларга тол хатыннар китерергә боердым, унуклар ханы. – Тол хатын кыл өстеннән йөрер, ди. Мин риза. Килсеннәр, – диде кинәнә-кинәнә Мәңгүк хан. Һәм елмая төшеп, бикә ишетелерлек кенә итеп өстәде: – Тол хатыннар тол ирләргә дә ярап торырлар иде ул, сылу бикә. – Хан кадәр ханга тол хатын йөз түгел, Мәңгүк хан. Шаккатмалы хәл, Сафура бикә кыю кылана иде. Бит ул бары тик бикә генә, гәрчә хан кызы булса да, бар эш-гамәл Бәһрам бәк кулындадыр. Әллә соң бу бикә бөтенләй Бәһрамга буйсынмыймы?.. Ул арада кызлар егетләрне сайладылар һәм елга буена төшеп, бит-кулларын Идел суы белән юып, кулга-кул тотынышып менделәр. Менә шунда атларга йөгән салу башланды, һәр кыз үзе сайлаган егет кулына ат тезгенен бирде. Ул да түгел, алдан хәстәрләп куйганча, кызларның туганыйлары, йә кардәшләре кызларга йөгәнләгән ат китереп тоттырдылар, һәм яшьләр берәм-берәм иш ат, иш ат далага чыгып чаптылар. Ә тол хатыннар калган егетләрне үз йортларына алып киттеләр. Чөнки һәр йортка кергән егет, тол хатынның бала-чагасын гына түгел, булган байлыгын да алып китәргә тиеш иде. Сафура бикә һәр кавышкан яшьләргә үз фатихасын бирде һәм Инәй алласыннан туып килгән гаиләләргә игелек һәм иминлек теләде. Далага чыгып чапкан яшьләр кая куналар, ни ашыйлар – бу берәүне дә борчымады. Монда һәр гаилә әгъзасы үз сәләтен күрсәтә иде. Кыскасы, егет кызны сыный, кыз егетне. Бер атнадан алар илгә кайталар һәм Сафура бикә янә тантаналы төстә яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйли, тиешле бирнәсен бирә. Хак, яшьләр арасында далада чакта ук бер-берсе белән килешмичә аерылышканнары да була. Ләкин бу хәл бик сирәк булгангамы, бу хакта бүген хәтта искә дә алмадылар. Әгәр дә мәгәр шулай була кала икән, егет тә, кыз да икенче туйны көтәргә тиеш булалар иде. Яшьләрнең кавышканнары барысы да далага чыгып киткәч, Кызлар тавына җыелган халык таралыша башлады. Шулай булды ки, бермәлне Кызлар тавында Сафура бикә белән Мәңгүк хан икәүдән-икәү генә калдылар. Сафура бикә һаман исә күздән язып җитмәгән яшьләргә карап тора, ә ике күзе тулы мөлдерәмә яшь. Бермәлне сылу бикә борылды да, күз яшен Мәңгүк ханнан яшерергә теләпме, әле булса берара ераклыкта ат менеп торган җансакчысына: «Бар кит!» – дип кул изәде. Моны күреп, Мәңгүк хан да үз багучысына китәргә ишарә ясады. Ниһаять, алар икәүдән-икәү генә калдылар, һәм кая?! Кызлар тавында. Шушы тауда менә ничәмә-ничә гасырлар инде ак төрекләр белән сарматлар яшьләрне кавыштыралар. Алар инде күптән бер тән, бер җан булып беткәннәр, әмма һаман исә илләре вә җирләре икесе ике төбәктә, һәр кавем үз ханы, үз йоласы белән көн күрә, дөнья көтә. Аталары аларны гына түгел, кавемнәрен дә кушарга теләгәннәр иде – Тәңре язмаган булып чыкты. Шулчак Мәңгүк хан атыннан төште, бикәне кулыннан алып, Җиргә бастырды һәм алдына төште. – Сылу бикәм, бәгырь каным... Сафура бикә аны иңеннән тотып, аягына бастырды һәм яшьле күзләре аша күзләренә карады. – Килешми алай хан кадәр ханга, Мәңгүк. Әйт әле, унуклар ханы, улың Биләүгә Сусылу ошадымы? – Сылу бикәм, күрде дә кызны углан, түбәсе күккә тигәндәй кинәнде. Ничекләр ошатмасын, син сайладың ич ул кызны. – Бәһрам бәк мине кичермәс, Мәңгүк хан, – диде Сафура бикә күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Үртәлмә, бикәм, син хәзер ялгыз түгел... Кулымда йөгәнсез атым булса, мин аны ялыннан тотып синең янына килер идем. Килер идем дә: «Сал йөгән тулпарыма, сылу бикәм!» дияр идем. Сафура бикә ни кылырга белми җансакчысы калдырып киткән атка карады – ат һичнигә игътибар итми утлап йөри, аның аты янында ук Мәңгүк ханның аты утлый. Атлар тыныч, ә аның йөрәге күкрәк челтәрен ярып чыгардай итеп тибә. Кисәк ул зәңгәр күккә карады һәм гүя Тәңресе авазың ишетте, ә Тәңресе аңа: «Ашыкма, бикә, сабыр ит, бер атка ике йөгән салмыйлар», – дип аваз сала иде. Син хаклы, хаклы, Тәңрем, Бәһрам бәк күптән минем атыма йөгән салды инде. Соң инде, унуклр ханы, соң! – Мин сине әле булса өзелеп яратам, сылу бикәм! – Чарасыз итмә мине, Мәңгүк хан. Чарасыз хатын суга ташланыр, ди. Хуш исле кулы белән Мәңгүк ханның яңагына кагылып алды. – Сылу бикәм, – дип Мәңгүк хан аның кулын тотып алды. – Насыйп булмадың шул, насыйп булмадың, Мәңгүк хан. Үртәлмә, мине дә чарасыз итмә. Сөйкемле ир-ат син. Бер күрүдә хатын-кыз гашыйк булырдай ир-ат. Ә сөйкемле ир-атка һәр хатынның сөеп карыйсы килә. Тик безгә, Мәңгүк хан, син уйлаганны да, мин уйлаганны да кылырга соң инде, ярамас хәлдер. Моны сиңа да, миңа да иң әүвәл үз халкыбыз кичермәс. Чишмә башында су чиста булганда гына ул чишмәгә суга йөри халык. Болганчык суны иманлы халык эчми. – Ят кеше ич сиңа Бәһрам бәк, ят кеше! – Ашкынулы, йөгәнсез мәхәббәт һәр чорда да адәм баласын чарасыз иткән, Мәңгүк хан. Мин бүген синең егетләренә кызларым гына бирмәдем, гүя үзем дә алар белән бергә туй иттем, атына йөгән салдым. Әйе, хыялымда булса да. Миң шул арада Дәян атакайдан фатиха алып синең белән далага чыгып чаптым. Син мине бүген хыялымда булса да бәхетле иттең, ә ир-атны чын йөрәгеңнән сөйгән хатын гына ике гомерле булыр, диләр. – Бәгыремне парә-парә телмәсәнә, сылу бикәм, мине дә үзең кебек чарасыз итмәсәнә! Инде нишләргә тиеш мин?! Миңа каладыр бер чара – сине урлап китү... – Урлап китсәң генә инде, – дип елмайды Сафура бикә. – Урла соң. Бүген, менә хәзер! – Мөмкин хәлме бу, бәгырь? – Мөмкин итсәң, мөмкин хәл, Мәңгүк хан. Минем соңгарып булса да, ичмасам бер тапкыр, яшьлегемә кайтасым килә, бүген кызларым кичергән бәхетне татыйсым килә. Татлы мәхәббәтне татып үлгән хатын гына оҗмахка керер, ди. Мәңгүк хан тәмам каушый калды, ул бикәдән моны көтмәгән иде, гәрчә бу хакта төннәр буена уйлаган булса да. Шул ук вакытта күрде, тойды, сылу бикәсе инде аның белән кинәнеп сөйләшә, тел төбендә киная ята. Әйе, сиңа да уйланырга вакыт. Моның ахыры ни белән бетәр? Бәһрам бәк аны моның өчен кичермәс, ике бертугандай яшәгән халык арасында канлы сугыш китәр, һич булмас димә. Уенын-чынын бергә кушып, уеныннан бигрәк чынга әверелүен күрергә теләп үзара киная сөйләшү икебезне дә утлы давыл эченә алып кереп китмәсме? Ил башы ич син, ул да, каршыңда ярым елмаеп басып торган сылу бикә дә... Ни җитми сиңа тагын Мәңгүк хан?.. Үз дигәнеңә ирештең түгелме, инде һавадагы йолдызга үрелмәкчесең! Оял, оял бераз. Бу адымың ясап, кадерләнә башлаган тормышың кадерсез итмә. Төрки-Туран халкының ил данын иңнәрендә тоткан ак төрекләр кавеменнән ич син! Угыз бабабыз кылычы кем кулында?! Синең кулында түгелме?! Ахыр чиктә, син монда Сафура бикәне күрергә дип кенә килмәдең, егетләреңне өйләндерергә дип килдең. Әнә теге инеш буендагы таллар арасыннан сиңа һәм сылу бикәләренә йөзләрчә күз карап тора. Җитмәсә, ак төрекләргә сарматлар канкардәш халык. Әнә шул ике бертуган халыкны орышка өндәүче булып калуың бар ич! Син, Мәңгүк хан! Әйе, син Сармат ханы кызы кырында. Аңа баш иеп кызлар сорарга килдең. Ә ул сиңа аларны бирде. Хак, син хан буларак ана өйләнә аласың, моңа хәтта тулы хокукың бар. Ул чакта каршыңдагы бикә дә көне белән ханбикә булачак. Ханбикә!.. Мәңгүк хан тагын бер тапкыр Сафура бикәнең күзләренә карап алды. Юк, яшьле түгел иде инде сылу бикәнең күзләре. Ул еракка, кызлары кереп югалган офыкка караган да уйга чумган. Күр инде, кая булды тәүге бикә?.. Кая китте сагышлы булып тоелган мәхәббәте?.. Барысы да хатын-кыз хәйләсе булган, барысы да. Ә син, син, Мәңгүк хан, аңа ихлас күңелдән ышандың. Сармат хан кызы ла ич ул, йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган Сармат хан дәвамы. Ак төрекләр Дип йөртелгән «унуклар» Сармат хан кызы кул астына керүгә, тәкәббер кавем буларак ак төрекләргә шундук үз исемнәрен тагарлар. Шуңа карамастан, сылу бикә борчулы, гасабилана, сабырсызлана. Кыйгачланып килгән кашлары әле җыерыла, әле бөтен бит йөзендәге сипкелләрне күмеп, бит алмаларына кызыллык йөгерә. Хәтфә яшел-зәңгәр күзләре дә, күз карасы да киңәеп киткәндәй кебек. Әллә соң зәп-зәңгәр күк йөзе шулай тәэсир итәме бикәнең күңеленә, әллә соң аяк очына төшәргә торган унуклар ханымы уйга калдырды сылу бикәне?.. – Бикә җаным, – дияргә мәҗбүр булды, сабыры төкәнүдән ни кылырга белми тавышын тыя төшебрәк Мәңгүк хан. – Әллә соң икебез дә акылдан шаштыкмы, әллә соң Тәңребез биргән мәхәббәт шулай иттеме мине?.. Белеп калсак иде, мин сиңа гашыйк, гашыйк, сылу бикәм, гашыйк! Инде Тәңребез безне үсмер чакта кавыштырган икән. Оялма, курыкма, сылу бикәм. Баксыннар, күрсеннәр кардәшләрең, унуклар ханы чынлап та акылдан шашкан дип уйласыннар. Алып китим үзеңне хуш исле далабызга, үкенечкә калмасын... Сылу бикәнең күзләре тулы сагыш иде. «Карале, никадәр сагыш бикәнең күзләрендә!» – дип уйлады янә бикә ягына күз ташлау белән Мәңгүк хан. Шулай дип уйлавы булды, Мәңгүк хан тәвәккәлләде, Сафура бикәне кулына күтәрде һәм атларга таба алып китте. Ул җиңел, бик җиңел булып тоелды, шул ук вакытта сизде-тойды бикә аның муеныннан торган саен ныграк коча баруын, ул да түгел, сылу бикәнең кайнар сулышы аның битен пешереп алган кебек булды. Ул тәмам күккә ашты, бикәне җиргә бастырмады, гәрчә атларына җитсә дә, килер җайдан ук көмеш тәңкәләр белән бизәлгән ияренә утыртты һәм үзе дә күз ачып йомганчы үз атының ияренә очып менде һәм алар күзгә-күз карашып алдылар да далага чыгып чаптылар. Аларны таллар арасыннан чынлап та йөзләрчә күзләр карап калды, алар арасында Бәһрам бәкне улым дип йөрткән караңгы йөзле, тоташ карадан киенгән карчык та бар иде. Бу тамашаның барысын да инеш аръягыннан күзәтеп торган Көнбаш атакай янәшәсендә басып торган сакчысына: – Карчык Бәһрам бәккә чапкынын җибәрергә тели булса кирәк, алданрак кит тә юлына аркылы төш. Баш бирмәсә, орыш. Чапкын Бәһрам бәккә үтәргә тиеш түгел. Кузгал, җитез йөр! – диде. – Мин аны туктатырмын, – диде сакчы һәм атына сикереп менде. – Сак бул, чапкын да төшеп калганнардан түгелдер. – Ә сез, атакай, кайда булырсыз? – Мин дә Бәһрам бәккә каршы чыгам. Калганы минем эш. Бар юлыңда бул. Җансакчысы китеп күздән югалгач, Көнбаш атакай туп-туры Дәян атакай йортына юнәлде. Дәян атакай, хак, сылу бикәнең кызларын ак төрекләргә биреп җибәрүен килештермәде, ләкин тәкәббер бикәгә каршы әйтергә дә кыймады, чөнки Сафура бикә Сармат хан кызы иде. Аннары Дәян атакай Сармат хан заманында ук унуклар белән кушылу теләген белдергән иде. Сармат хан кызы белән Шимбай хан угланының колакларын тешләтү дә шул максат белән кылыйган иде. Кушыла алмадылар ике кавем. Тегесе дә, монысы да баш бирмәүдән түгел, угыл белән кызның исәюләрен көткәннәр иде. Ә язмыш дигәнең үсмерләрнең тормышларын әнә нинди юлдан алып китте.
* * * Тавыш-тынсыз гына килеп кергән Көнбаш атакайны диндәше Дәян атакай елмаеп каршы алды. Бер уйлаганда, ул аның шәкерте иде, нәкъ менә Дәян атакай Көнбаш атакайны Шимбай ханга ияртеп җибәргән иде. Һәм алар әнә шул хәлләрне искә төшереп, төне буена диярлек табын янында утырып чыктылар. Көнбаш атакай өчен сәере шул булды: Мәңгүк хан белән Сафура бикәнең далага чыгып китүләре хакында Дәян атакай да аның кебек үк уйлый иде. Шуның өчен икесе дә бер сүздә калып, бикә белән ханның очрашуларына комачауламаска булдылар. Ул гынамы, Дәян атакай, үзе йөрер хәле булмау сәбәпле, Бәһрам бәк кырына Көнбаш атакайны җибәрергә булды.
III Әйтергә кирәк, батыр сугышчы иде Бәһрам бәк. Сармат хан чорында ук гот һәм аланнарга яу артыннан яу йөрде. Шул хәл Сармат ханны тәмам тынычландырды һәм шаһиншаһ улы Бәһрамга ышанычын арттырды. Аннары Бәһрам бәк ичмасам бер тапкыр да яудан буш кул белән кайтмады. Ул инде Рим империясе чикләрен саклаучы Германрих король белән күзгә-күз орыша башлаган иде, Бәһрам бәк та даны еракларга таралган король белән күзгә-күз очрашты. Чөнки бу чорда кавем кавемне әсир итү, әсир төшкәннәрне Рим империясенә сатып җибәрү табигый һәм гадәти хәл иде. Бәһрам бәк алып кайткан бүләкләрне Сафура бикә теләп алды, моны күреп, Бәһрам бәк исә күзгә күренеп үсте. Ә инде Сармат хан вафа-тыннан соң, алар икесе ике атка атланып далага чыгып киттеләр. Атна буена елга-күлләрдән балык тотып, кошлар аулап, тамак туйдырып, татлы айларына эз салып кайттылар. Аннары, гадәттәгечә, Бәһрам бәк аланнардан ясак җыярга чыгып китте. Аның ясак җыю белән бергә үзеннән көчсез кавемнәрне туздырып, ил-мөлкәтләрен талап Йөрүен Сафура бикә белсә дә, белмәмешкә салышты, дәшмәде. Ә көннәрдән бер көнне ул аңа сары чәчле бер бала алып кайтты. Баланы күрде дә, Сафура бикә таң калды. Аның каршында ул күптән теләгән ир бала басып тора иде. Сарматларның сылу бикәсе тирә-юнендәгеләргә ни әйтергә белми, аяклары җиргә ябышкандай катып торды. Чөнки шул хәтле үз тоелды ки бала аңа, акылына килә алмый торды. Күптәннән бирле хыялында йөргән бала ич бу?! – Сиңа бу угыл, сиңа. Сафура бикә. – диде җитмәсә Бәһрам бәк. Ә үзе, хәрби ир-зат, тыенкы гына елмая һәм бүләгеннән канәгать калуы күзләренә үк чыккан иде. Ниһаять, Сафура бикә балага таба ымсынды, кулыннан аласы итте, әмма бала аз гына читтәрәк торган шундый ук сары чәчле үсмер кызга таба кузгалды. Иллә Сафура бикә аңа китәргә бирмәде, карчыга чыпчыкны эләктергән кебек, беләгеннән тотып алды. Һәм угыл баланың чырылдавына да игътибар итми, йортына алып кереп китте.
|