![]() |
Беренче китап 6 pageDate: 2015-10-07; view: 396. Икенче көнне, инде барысы да тынычлана төшкәч, Сафура бикә Бәһрам бәктән сорап куйды: – Баланың аты ничек? – Бала бир, – диде. – Германрих король угланымы? – Германрих король баласы, бикәм. Венедлардан алган хатыннан туган бала. Анасы һәлак була. Германрих корольне угланы белән кызы хакына җибәрдем. Әсир итәсе иткән идем. Соңгысын Сафура бикә әллә ишетте, әллә юк, бәгенең сүзләрен җөпләп тормады. Чөнки ир бала кебек үк сары чәчле кыз баланы да әсир иткән иде Бәһрам бәк. Һәм ул аны ни сәбәпледер үз йортында кундырды. Дөресен әйтергә кирәк, Сафура бикә Бәһрам бәктән беркайчан да көнләмәде, кыз баланы үзендә тота икән – үзендә тотсын. Ахыр килеп, җен карчыгы шаһиншаһ җибәргән кыз баланы Бәһрам астына салганда да шаккатмады ул, аңа бу кеше гүяки барыбер иде, ә менә бүген, күзе сары чәчле үсмер кыз балага төшүгә, әллә нишләп киткәндәй булды, әйтерсең лә аның кулыннан кирәкмәгән бер әйберен тартып алганнар иде. Кирәкмәсә дә, аның кулындагы әйбер иде ич әле ул! – Баланың исеме Балаңбир түгел, Баламбир булыр, – диде ул Бәһрам бәкнең күзләренә карамый гына. – Ярый, бикәм, син дигәнчә булсын, – диде Бәһрам һәм Йортына кереп китте. ...Баламбир угланны тәгаен үзе үстерде Сафура бикә. Ә менә шаһиншаһ сараеннан китерелгән баланы, гәрчә ул да углан булса да, әллә нигә үз итә алмады. Ә менә бу балага җаны-тәне белән тартылды. Тәүге бала нигездә карчык кулында үсте, ә менә монысын – король угылын, Сафура бикә карчык кулына бер тапкыр да бирмәде. Бала гүя аның колына әверелде – кая барса, үзе белән алды, үзеннән бер дә калдырмады. Тора-бара бала да аңа ияләште, хәтта «анам» дип дәшә башлады. Аннары ни сәбәпледер, тәүге балага теге җен карчыгы Бәһрам исеме куштырган иде. Бу хакта ул хәтта ир-канатына үпкә белдерде: «Нигә дип балага үз исемеңне куштың инде!» – диде. Бәһрам бәкнең моңа бер дә исе китмәде. – Бала минеке, бикәм, – дип кенә котылды. – Бала синеке, хак. Ләкин үги булсам да аналары миндер бит? – Синең хәзер ике угылың булды, кинәнәсе ит, бикәм. Балага исем-ат атам үтенече буенча кушылды. Ике угыллы булдың дим... – Ике түгел, минем, Бәһрам бәк, бер генә угылым – Баламбир, – диде һични булмаган кебек Сафура бикә. Иллә моңа да Бәһрам бәкнең бер дә исе китмәде, кул гына селтәде, вакыты җиткәч, барыбер ул дигәнчә булачак, чөнки фарсыларда шаһтан туган бала гына шаһиншаһ була ала. Ә Баламбир исә гүя урамнан тапкан бала иде. Шулай дип уйлады да Бәһрам бәк Баламбир углан янында бөтерелгән Сафура бикәгә карап һәм үзалдына елмаеп куйды. Аның елмаюын Сафура бикә күреп алды. Баламбир угланны кулыннан алды да ачуы чыгуын сиздереп: – Мәхәббәтсез син, Бәһрам, мәхәббәтсез! – дип иреннәрен кысты. Тик белмәде Сафура бикә, нәкъ менә шул сүзе Бәһрам бәкнең йөрәгенә ук булып кадалганын. Бәһрам бәкнең яңак итләре уйнаша башлады, әмма сабыр итте, ир-ат буларак чыгымсыз хатынга бер сүз әйтми борылды да, чатырына кереп китте. Керде һәм король кызы алдына тезләнде дә башын иеп, күз яше белән елап җибәрде. Кычкырып түгел, ул ирләргә хас тын гына елады. Әнә шуны күреп, сары чәчле кыз бала аның башыннан алды һәм тезләренә салды. Сәер хәл, үсмер кызның бу хәрәкәте аны кинәт үзгәртте, тынычландырды. Кыз бала әкрен генә аның чәчләреннән сыйпый башлады, гүя ул сабый бала, ә ул аны юатырга тели иде. Кыя-таулар ишелгәнне күрде ул, күкрәкләренә ук кадалып, кинәт туктап калган, йә булмаса аттан егылып калган ир-атларны да күп күрде ул. Бәгыре әнә шулай каткан иде, ә монда үсмер баланың кагылуы булды, гүя күңел буасы ташты. Башына килгән беренче уе: «Мин ялгыз түгел, ялгыз түгел!» булды, һәм шул уй аңа тиңе булмаган куәт бирде.
IV Бәһрам бәк еш кына кызның кулына ничек төшүен күзаллады. Башбирмәс алан кавемнәрен акылга утыртып, тиешле ясакны җыеп кайтып барган чагында ул уңуклар нәселеннән булган Дауыт ханны туздырган Германик консулның ерак түгел хәрәкәт итүе турында ишетә. Германик әсир иткән Дауыт хан кешеләрен Ольвия каласына илтеп, сатып кайтып килә икән. Коллар белән сәүдә итүче Германрих король белән гомер-гомерләренә дошман булган сармат яугирләренең колаклары тора. Меңбашлар белән йөзбашлар Бәһрам бәкнең аягына төшәләр. Үч алыйк кардәшләребез өчен яман готтан. Бәһрам бәк риза булды, чөнки белә иде, моны Сафура бикә дә хуплаячак. Моның өстенә, ул җиңеп чыкканда Ольвия каласыннан төяп кайткан товарлар да аның кулына күчәчәк. Уйлаган уй, баккан эш, тапкан мал, диләр. Бәһрам бәк тәвәккәлләде. Башта ул Германрих король үтәсе юлга багучыларын җибәрде, көтмәгәндә өсләренә ташлану өчен уңай урын табарга кушты. Багучылары тиз арада әйләнеп тә кайттылар. Багучылары чынлап та дошманны кулга төшерү өчен кулай урын тапканнар иде: тау кырыннан килгән юл, тар тарлавыкка килеп керә. Тарлавык уртасыннан чишмә ага, ике якта да куе урман. Бәһрам бәк инешкә әверелеп киткән төбәккә оста сөңгечеләрен урнаштырды, ә ике яклап укчыларын яшерде, ә үзе иң елгыр егетләре белән тарлавык борылмасында үскән куе таллык артына басты. Ике көн көтте ул Германрих корольне. Сабыры төкәнә башлады. Ахыр багучыларын алга җибәрде, дүрт күзләп күзәтергә кушты. Ниһаять, өченче көн дигәндә багучылары ирештерделәр: Германрих король зур олау белән ил-каласына кайта, олауларында Дауыт хан байлыгы белән, ул кавемнең кешеләрен римлыларга саткан алтын-көмеш тә булырга тиеш. Буга елгасына барып койган инеш-чишмә буенда көткәндә Бәһрам хан икеләнеп тә куйгалады. Чөнки аның Германрих корольнең көченә каршы тора алмавы да бар иде. Ләкин сармат яугирләрендә тәвәккәллек күреп тынычланды. Сармат сугышчылары ак төрекләр кебек үк батыр халыклар иде. Ничәмә-ничә тапкыр теге йә бу якка яу йөрде – буш кул белән кайтмады, бүген дә ул горур корольне җиңәр, күпме булсалар да, чөнки орыш өчен иң уңайлы урынны сайладылар. Хак, аның кул астында бары тик ат менгән сугышчылар, сарматлар унуклар кебек бары тик атта гына орышалар, ләкин кирәк чакта алар атларын теге йә бу аланда калдырып, агач артларыннан, таш артларыннан торып та бик оста укка алалар иде. Германрих корольдә исә нигездә җәяүле гаскәриләр генә, готлар гомумән атта орыша белмиләр, ләкин готлар кулында атны күтәрә алырлык озын сөңгеләр бар. Башта шул сөңгечеләрне укка алырга кирәк булыр. Һәм укчы яугирләренә ул шундый әмер бирде дә. Янә бер отышлы ягы бар иде Бәһрам бәк өчен – Германрих король аларны көтми. Һәм әнә шул көтмәгәндә һөҗүм итүгә исәп тотты Бәһрам бәк. Готлар яман сугышалар, сөңгесен йә калканын орыш кырында югалткан гот ишләре күз алдында коры кул белән булса да дошманга ташланырга тиеш һәм моны ул ишләре күз алдында кыла, имеш, барысы да күрсеннәр. Сарматларда андый кыргый гадәт юк, шуңа карамастан, сарматлар да орыш кырын ташлап качмыйлар, һәрхәлдә, мондый хәлне Бәһрам бәк күрмәде. Ул Германрих корольдән үч алыр, Дауыт хан өчен дә, шул ук вакытта Сафурасын да кинәндерер, чөнки Җиңү әсирләрсез булмый. Ахыр килеп, Бәһрам бәк яхшы белә иде, бу гамәле белән ул бабасының васыятен дә үтәргә керешәчәк. Хак, Сармат хан берничә тапкыр Германрих король белән солых төзи, әмма «готлар һәрчак солыхны боза торалар», диде аңа мәрхүм Сармат хан. Готларны боҗрага алу шулай куелды ки, аларга качарга бердәнбер юл – урман тарафы калды. Ә урман яклап Бәһрам бәкнең мәргән укчылары көтеп тора. Юк инде, бу юлы бер генә гот сугышчысы да исән китә алмаячак, шул исәптән Германрих король үзе дә. Ул аны әсир итәр, әсир итәр дә Сафура бикәсе каршына алып кайтыр, читлеккә ябып, готларның үзләренчә. Һәм орыш нәкъ Бәһрам бәк уйлаганча булды да. Көн туып, кояш чыгып кына килә иде, борылмада Германрих корольнең сөңгечеләре күренделәр. Юлның ике ягындагы агачлар артына поскан укчылар сөңгечеләрне уздырып җибәрделәр. Готлар һичнидән шикләнми акырын гына киләләр. Сөңгечеләре артыннан олаулары күренде, олауга ияреп диярлек укчылар һәм җәяүле сугышчылар. Уртадагы сиртмәле арбада Германрих король үзе утыра һәм хатыны, ике баласы. Готлардан берәү дә шикләнмәде, чөнки Рим империясе җирләрендә ич алар. Кемнең хакы бар империя кадәр империя чиген бозарга! Корольнең бизәкле арбасы узуга, укчылар дәррәү ук яудыра башладылар. Күз ачып йомганчы сөңгечеләр кырылдылар. Олау артыннан килгән готлар да ни кылырга белми кайсы-кая кача башлады. Әмма мәргән укчылар аларны берәм-берәм чүпли тордылар. Укка алу, көтелмәгән һөҗүм готларны тәмам котсыз итте. Алдан килгән сөңгечеләр кырылуга, үгезләр җиккән олау да туктады, һични аңламаган Германрих король кылычын тотып арбадан төште, як-ягына каранды, әмма һичкемне күрмәде. Корольне шундук сакчылары уратып алдылар. Арбадан корольнең кызы, улы һәм хатыны төштеләр, король янына килеп сарылдылар. Олаучылар арасында да ыгы-зыгы купты. Бик курыккан, шаулашкан олаучыларны да укка алырга туры килде. Ап-ак башлы, чак кына бөкресе чыга төшкән Германрих корольнең йөзләрчә гаскәриләре җирдә ауный, күзгә күренгән дошман юк. Ул арада куаклар артыннан ак айгырга атланган Бәһрам бәк килеп чыкты, аның артыннан җәяләренә ук элгән йөзләрчә мәргән кузгалды. Сугыш-кырыш шул чаклы тиз булды ки, ак атка атланган Бәһрам бәк Германрих корольнең күзенә күктән төшкән Тәңре булып күренде. Олы иде инде ул, юньләп күрми дә иде. Шуңа карамастан, үзе тирәли түшәлгән сугышчыларының мәетләренә күз йөртеп чыкты. Бик күп яуларда булган йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган, исәпсез-хисапсыз кешеләрне Рим колбиләүчеләренә сатып яткан король чарасыз калган иде. Йөзьяшәр король бүген үзе әсир иде, моны ул ак атка атланган Бәһрам бәкнең үзенә таба килүен күрүгә үк аңлады, чөнки Бәһрам бәк белән очрашмаса да Сармат ханның нинди атта йөрүен бик яхшы белә иде. Димәк, йөзьяшәр король Сармат хан баһадиры кулында. Ә Сармат ханның киявенең дә кем икәнен яхшы белә иде ул: шаһиншаһ улы – шаһзадә Бәһрам. Шаһзадә Сармат хан исән чакта ук тәхеткә утыру турында хыяллана иде, димәк, үз дигәненә ирешкән – аты ук Сармат ханныкы. Хәлнең асылына төшенгән Германрих король бик тиз исенә килде – кылычын җиргә кадады. Бу аның бирелүе иде, ягъни әсир төшүе. Ләкин кинәттән корольнең арттан килгән сугышчылары күтәрелеп киттеләр, алар тиз арада корольне уратып алдылар. Янә укка алу башланды. Корольне һәм аның гаиләсен уратып алган сугышчылар күзгә күренеп «эределәр», шулчак Бәһрам бәк кылычын күтәрде. – Сарматлар, туктагыз! Сугышчылары корольне боҗра эчендә тоталар. Шулчак сугышчыларны ерып, корольнең хатыны атылып чыкты һәм урманга таба йөгерә башлады. Хатынның башына бәйләнгән зәңгәр тасмасы җилферди, тоташ актан булган күлмәге астыннан юантык чәркәләре елт-елт килә. Бәһрам бәк мәргәненә башы белән ишарә ясады. Җәядән атылган ук сызгырып икенче мәлдә хатынның аркасына кадалды һәм ул йөгергән җайдан туктап, әкрен генә җиргә ауды. Мәргән җәясенә икенче угын элде, Германрих корольне уратып алган сугышчыларга төбәде. – Торып тор, мәргәнем, – диде аңа Бәһрам бәк. – Мин корольне укка алмыйм, сугышчыларын гына, – диде мәргәне. – Король белән балалары исән калырга тиеш, укчылар! – дип кычкырды Бәһрам бәк. Сугышчылар корольне һәм аның балаларын калканнары белән капладылар, ә үзләре сармат мәргәннәренә ташландылар. Ләкин бу гадел вә тигез орыш булмады, аларның барысы да корольдән ерак китми ятып калдылар. – Король, – диде аңа Бәһрам бәк якын ук килеп. – Күтәрел, син тычкан түгел, тычкан гына яфрак астына кача. Чаларган чәчләрен туздырып, күзләрен кыса төшеп, ике баласын ике ягына алган Германрих король торып басты. – Якын килмә, яубаш, – диде ул саф фарсы телендә, Бәһрам бәкне гаҗәпкә калдырып. – Мин синең атаңда ике ел әсир булган кеше. Мин ышанам сиңа, король канын коймассың. – Ләкин бер шарт белән, король Германрих, – диде Бәһрам бәк аттан төшми генә. – Нинди шарт, яубаш? – Балаларың исән-сау миңа тапшырасың. Германрих король кисәк көтелмәгән хәрәкәт ясады, итек кунычыннан хәнҗәрен тартып чыгарды. – Алар минем белән үләчәк, яубаш. Бәһрам бәкнең укчылары җәяләренә ук элделәр. Бәһрам бәк янә кулын күтәрде. – Монда балаларның гаепләре юк, Германрих король. – Тагын бер адым, Сармат хан яубашы Бәһрам, тагын бер адым, мин аларны юк итәм. – Балаларны миңа тапшырган хәлдә генә мин сине исән-имин илеңә җибәрә алам, Германрих король. – Вәгъдә – иманмы, яубаш! – Вәгъдә – иман, король. Германрих король өчен тиңсез югалту иде бу. Хатыннары бихисап булса да, беркайчан да бер генә хатынын да яу-ясак җыярга чыкканда алганы булмады. Бу юлы ул венедлар җирендә Бож кенәздән ясак җыйды һәм бер җайдан туган якларымны да күреп кайтырмын дип балалары белән Боҗ кенәзнең кызы да тагылган иде. Король буларак ул каты бәгырьле кеше иде. Күптән түгел баш бирмәгән өчен үз улын кыйный-кыйный каладан кудырды. Баш алып кай тарафларга киткәндер, Германрих король кызыксынмады, чөнки уллары һәм оныклары сансыз иде. Йөзьяшәр карт корольдә, гомумән, адәм баласын кызгану хисе юк иде. Хатыннарының ачык кына санын белмәгән, кадерле яшь хатыннарны кадерсез иткән Германрих король, Бәһрам бәктән «ирек» сүзен ишетүгә, балаларны аңа таба этебрәк җибәрде. Янәсе, ал, миңа гына тимә. – Без әле очрашырбыз, яубаш Бәһрам, – диде Германрих король җиңелчә яраланган ике яугире белән арбасына таба кузгалды. Ни гаҗәп, балаларның икесенең берсе аталары артыннан ташланмадылар, Бәһрам бәк янында басып, китеп барган аталарына карап калдылар. Германрих король атлары белән кузгала башлагач, Бәһрам бәкнең мәргәне янә җәясенә ук элде һәм яубашыңа карады, янәсе, укка алыйммы үзен. Ни өчен икәне дә билгеле иде – очрашырбыз, дигәне өчен. Ә бит әсир ителгән кеше иде үзе, ә дорфалык үзендә тулып ята. Ләкин Бәһрам бәк янә мәргәненә «калдыр» дигәндәй тыелырга кушты. – Атма, китә бирсен, – диде аңа Бәһрам бәк һәм янәшәсендә басып торган балаларны Шахрай кырына илтеп куярга кушты. Тик соңрак беленде, әсир төшкән готлар да булган икән. Аларны Бәһрам бәк янына алып килделәр. Бәһрам бәк, атын башыннан тоткан килеш, әсирләрне күздән кичерде һәм сармат яугирләрен гаҗәпкә калдырып, барлык әсирләрне корольләре артыннан иреккә җибәрде. Күп яуларда булган, һәрдаим диярлек җиңү тантанасы кичергән, йөзләрчә, меңнәрчә әсирләрне Ольвия каласына илтеп саткан Германрих король хурлыклы рәвештә орыш кырын ташлап качты, хәтта яугирләренең мәетләрен дә күмүдән баш тартты, ул гынамы, хатыны ягына әйләнеп тә карамалы. Готларның мәетләрен, шул исәптән хатын мәетен дә сарматлар җирләделәр һәм олауда булган бар байлыкны алып, оч көннән соң гына ил-ыстаннарына таба кузгалдылар. – Бәгем, куып җитеп җанын җәһәннәмгә олактырыйм үзенең, – диде янә бер тапкыр кул астындагы мәргәне. – Әйе, мәргәнем, күп явызлыклар кылган Германрих корольнең җанын җәһәннәмгә олактырсаң да ярар иде. Тик мин аны иреккә җибәрдем һәм вәгъдә иттем, мәргән. Мин, Сармат хан кияве һәм яубаш йөзендә. Бу исә бабам исеменә тап төшерү булыр иде. Ә сиңа әмерем шул булыр, мәргән, корольнең хатынын кадерләп күмүдә булыш. Үзен укка алдың, үзен кадерләп җирлә дә. – Мин аны укка аласы итмәгән идем, кереш тартканымны сизми дә калдым, бәгем... – Ләкин бит хатынны укка алдын, – диде Бәһрам бәк һәм атына атланды да Шахрай атакай янына таба кузгалды.
V «Сарматлар скифлар телендә сөйләшәләр, әмма бераз бозыбрак сөйләшәләр кебек, чөнки скифларга килеп кушылган амазонкалар йөзендәге хатыннар скиф телен әйбәтләп өйрәнә алмаганнар. Сарматларның өйләнешүләре турында мондый йола бар: кыз кеше бер дошманны үтермичә кияүгә чыга алмый. Шул сәбәпле кайбер кызлар кияүгә чыга алмый картаеп үләләр, чөнки йолаларын үти алмыйлар. Ә сарматларның нинди халык булулары турында болай сөйлиләр: греклар амазонкаларга яу йөриләр (скифлар үзләре амазоңкаларны «ирдәүкәләр» дип атыйлар, грекча әйткәндә «ирләрне үтерүче хатын-кызлар»). Фермодент төбәгендәге каты сугыштан соң амазонкаларны җиңүгә һәм бик күпләрен әсир Итүгә ирешкән греклар өч кораб һәм бик күп әсир амазонкалар белән кайтыр юлга чыгалар. Грекларның батыр хатын-кызларны һәм вино яратуларын белеп, амазонкалар грекларны бик каты сыйлыйлар, ә тегеләр исерешеп тәгәрәгәч, барысын да диңгезгә ташлыйлар. Ләкин соңыннан ачыклана: амазонкалар ни паруслар белән, ни кораблар белән идарә итә белмиләр икән. Әнә шулай алар берничә көн җил җаена диңгездә тулганалар, Әмма көннәрдән бер көнне диңгездә көчле давыл чыга һәм корабларны Кремнам (Кырым) диңгезе буендагы Меотида (Азов) ярына чыгарып ташлый. Амазонкалар исән калуларына шатланып, тирә-юньне айкарга керешәләр. Диңгез буендагы киң болында ат көтүе күреп, аларны тоталар да якын-тирәдәге авылларны таларга керешәләр. Скифлар бу хәлгә аптырап калалар, чөнки талаучыларның киемнәре дә, телләре дә бер дә аларныкына охшамаган була. Башта скифлар амазонкаларны ир-атлар дип кабул итәләр һәм аларны куа чыгалар. Орыш була һәм бу орышта ике амазонка үтерелә. Ләкин скифлар мәетләрнең хатын-кызларныкы булуын күреп, тәмам аптырашта калалар. Шуннан скифларның аксакаллары табын җыялар һәм бу сугышчан хатын-кызлар белән нишләргә дигән мәсьәләдә фикер алышалар, һәм шундый нәтиҗәгә киләләр: бу батыр хатын-кызлар белән сугышмаска, ә алар кырына иң яшь елгыр егетләрне җибәрергә. Егетләр амазонкалар белән орышмаска, алар орыша башласалар качарга, әмма ерак китми алар тирәсендә ыстан туктарга һәм амазонкалар белән якынлашырга. Скифлар моны батыр кызлардан батыр балалар таптыру өчен шулай хәл итәләр. Әлбәттә инде скифларның егетләре аталары кушкан Вазифаны җиренә җиткереп эшлиләр, амазонкалар белән сугышмыйлар да, әмма алардан ерак йөрмиләр дә. Амазонкаларның шундый гадәтләре бар икән, алар елга буена берәм-берәм төшәләр. Әнә шуны белеп, скиф егетләре дә берәм-берәм алар янына төшәләр һәм шунда кавышып та китәләр. Ниһаять, барысы да кавышып беткәч, һәммәсе дә ачылгач, егетләр дә, кызлар да бер төбәккә җыелып, киңәшәләр. Скиф егетләре аларга әйтәләр: «Безнең ата-аналарыбыз бар, ил-туфрагыбыз. Инде без алар янына кайтыйк, фатихаларын алыйк та, бергәләп яшәп китик». Әмма амазонкалар егетләрнең бу тәкъдимнәрен кабул итмиләр. «Сезнең хатын-кызларыгыз ир-атларга буйсынып яшиләр, ә без алай яшәргә теләмибез. Безнең белән яшәргә телисез икән, йә безнең белән монда каласыз, йә җыенасыз да ата-аналарыгыз янына кайтып китәсез». Егетләр үзара киңәшәләр дә амазонкалар янында калалар, һәм һәркайсы үзе беренче кавышкан кызга өйләнә, һәм алар Танаис елгасы аръягына күчеп утыралар, ягъни бүгенге Дон елгасы аръягына.» Геродот. История. стр. 272. *** *** Атлар алыштыра-алыштыра өч көн чапкач кына далада җәйләүче ырудашлары аша Көнбаш атакай Бәһрам бәкнең кайда ыстан туктавы турында белә алды. Көнбаш атакай ике кырына ике җансакчысын алган иде, гәрчә далада берәүдән дә курыкмаса да, сакланасы итте. Аннары ул Өрәк елгасына якынаеп килә иде. Ә Өрәк елгасы буенда кыргый венедлар көн күрәләр. Ә алар әсир төшкән кешене караңгы урманга илтеп, агачтан ясалган Өрәк аллаларына корбан итәләр. Хак, венедларны Германрих король каты кулда тота, әмма тегеләр һичкемгә буйсынмауларын расларга тырышып, һаман шул бер Өрәк аллаларына табыналар. Күп аулады, күп сатты кыргый венедларны Германрих король колбиләүчеләргә, ләкин бу халык барыбер кимемәде, киресенчә, үрчи бара иде сыман. Атна дигәндә Өрәк елгасының өске ягында ыстан туктаган ыру күрделәр. Көнбаш атакай шунда ашыкты. Зур булмаган инешне кичтеләр һәм таллар арасындагы аланга ыстан туктаган Бәһрам бәк ыстанына килеп чыктылар. Шатлыклары эчләренә сыймады. Ләкин аланга якынаюлары булды, аларны сакчылар туктаттылар. – Туктагыз, туктагыз, сез кемгә, кемнәр сез? – дип аркылы төште унбаш булса кирәк. – Унуклар атакае Көнбаш мин, унбаш. Мине бирегә Дәян атакай җибәрде, Бәһрам бәк кырына. Дәян атакай исемен ишеткәч, яугирләр күзгә-күз карашып алдылар да, кунакларга юл бирделәр. – Атакай нинди сөенче китерде сылу бикәдән? – дип калды унбаш алар артыннан. – Әллә соң бикәбез бала таптымы?
|