Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Беренче китап 7 page


Date: 2015-10-07; view: 368.


– Бала тапты, унбаш, бала тапты, ир бала, – диде аңа таба каерылып.

– Уфтанырлык нәрсә юк, Бәһрам бәк аңа тагын бер углан бала тапты, атакай, – диде алар артыннан унбаш. – Ай, тукта әле, тукта, атакай. Мин каравыл торам һәм сөенчене мин Җиткерергә тиеш бәккә. Нинди сөенче китерәсең бәгебезгә? Яман хәбәр китерсәң – башың кисәр, шатлыклы хәбәр китерсәң күтәреп алыр. Бәгебез череп баеды, атакай. Германрих корольнең бар булган байлыгын кулына төшерде. Тик сезне кисәтеп куям, атакай, унуклар турында бәгебезгә сүз катма – яратмый бәгебез унукларны, шул исәптән Мәңгүк ханны да.

– Яхшы, унбаш, син дигәнчә итәрмен.

– Һаваланма әле алай, атакай. Без дә монда төшеп калганнардан түгел, сарматлар диләр безне.

– Мин дә чыгышым белән сармат, унбаш, мин дә сармат.

– Сармат булсаң, юлында бул, атакай. Сөенчеңне дә үзең җиткер. Тик белеп торсаң иде, сарматлар. Безнең әбиләребез дә, бабаларыбыз да шулай булганнар. Күрәм ич, атакай, ике кырыңда ике унук. Мин ишеттем, атакай, унуклар бөтен хатын-кызларын чиннарга калдырганнар икән дә... Хакмы шул сүз?..

– Хак, унбаш, хак. Тик син мине җибәр инде.

– Ә болар сарматларга кызлар сорарга килделәрме, җансакчыларың дим?

– Нәкъ эзенә бастың, унбаш. Кызлар сорарга килүем, тик синең каршына түгел, бәк каршына.

– Аның каравы Шимбай ханыгыз шанлы иде. Без аның белән берләшеп Германрих корольне кыйнаган идек, хәзер тагын арт сабагын укыттык. Тик ул яман корольне әсир итмәде, бәгебез, иленә җибәрде, киң күңеллелек күрсәтте.

– Инде син дә киң күңеллелек күрсәт, унбаш, җибәр безне.

– Мин сине баштан ук тоткарламадым, атакай, баштан ук. Китә бир, ак юл сиңа. Бәкнең бәхетле чагы, ике кырында ике бала утыра.

– Кем балалары?

– Германрих корольнең кулыннан алды. Король Бәһрам бәк кулыннан ирек алды, шул балалар исәбенә инде.

– Кайгырма, унбаш, Германрих корольнең хатыннары бихисап, диләр. Әллә ни уфтанмагандыр.

– Кичер мине, атакай, тоткарлавым өчен, кичерә күр!

«Бу ни тагын инде, – дип үзалдына сөйләнде ике яктагы юлдашларына Көнбаш атакай. – Акылдан шашканмы бу унбаш, әллә соң чынлап та батыр егетме?»

– Борчылма, атакай, күл сусыз, ил гарипсез булмый, диләр, – диде юлдашларының берсе һәм атын куалый төшеп, алан уртасына утыртылган Бәһрам бәк чатырына таба кузгалды.

Бәһрам бәк чатырын челтерәп аккан инеш буена утырттырган иде. Чатыры зәңгәр төстә, әллә кайдан күзгә ташлана. Чатырга җитәрәк Көнбаш атакай атыннан төште, ә җансакчылары аның атын алып калдылар, ә атакай йомшак үләнгә аягы тию белән тезләнде дә Тәңресенә дога кылды. «Көнен игелекле ит, Тәңрем!» һәм туп-туры чатырга таба китте. Шулчак чатырдан сары ефәк күлмәктән Бәһрам бәк чыкты һәм үзенә таба килүче Көнбаш атакайны күрде дә аңа каршы китте. Бәккә җитәрәк Көнбаш атакай бер тезенә төште.

– Саумы, ил бәге, саумы Бәһрам олан!

– Йә-йә, атакай, килешмәгәнне. Тор. Чатырдан уз. Мин сине көткән идем.

Шулай дия-дия кунакны Бәһрам бәк чатырга алып керде, түр яктагы мендәрдән атакайга урын күрсәтте.

– Мәрхүм бабам Сармат хан исән булса да, атакай, сине шулай каршы алыр иде. Без фарсыларда яратуны чылбыр белән бәйләп куеп булмый, аны ихтирам вә хөрмәт белән генә яшәтеп була, диләр, атакай.

– Мәргән аткан ук канга сусап дошман тарафына оча икән, дошман угы кире иясенә борылсын, диләр бездә, батырбәк Бәһрам. Атаң шаһиншаһ Ядигәр Сармат хан белән солых төзеп, сине бире җибәреп уңды булса кирәк, батырбәк.

– Атам да, мин дә уңдым, атакай. Мин бәхетле, мин Сармат хан кызы Сафурага өйләндем.

Ул арада Көнбаш атакайга кымызчы чәркә белән кымыз бирде, атакай тулы чәркәне күтәрелә төшеп алды да, сусавын сиздереп, күтәреп эчеп куйды.

– Тик бит, батырбәк, бикәбез кысыр булып чыкты.

– Мин аңа, атакай, бер угыл табып биргән идем инде, менә тагын берсен алып кайтам. Кайгырма, атакай, барысы да әйбәт булыр.

Чатырга арт ишектән каһин Шахрай килеп керде, кара чикмәненең башлыгын артка ташлап, бер читтәрәк торган түмәргә утырды. Көнбаш атакай Шахрай күренүгә аягүрә басты, күкрәгенә кулын куеп, аңа саулык тели-тели баш иде.

– Утыр, утыр, атакай, – диде мөбәт Шахрайга бөтенләй игътибар итмәстән Бәһрам бәк. – Мин утка табынучыларны да хөрмәт итәм, сезнең Тәңрегездән дә баш тартырга җыенмыйм. Каһин Шахрай минем рухи атам, атакай. Күк астында һәммә халыкка да, барча халыкның аллаларына да урын җитәрлек, адәми затларга гына җир кысан була башлады. Мине әнә шул рәнҗетә, атакай, һәр халык уз алласын күккә чөеп мактый, шуннан гына мәгънә эзли. Кайберләре исә барысыннан да ваз кичеп, читләргә барып ялланалар. Әйтик, мин яулаган аланнар илбашы яугирләре белән Византия императорына барып ялланган. Ул миннән койрык чәнчеп качты, тота алмадым үзен. Тоткан булсам, утка ташлаячак идем.

– Батырбәк, хөрмәткә ия шаһзадә, сылу бикәңнең күңелен башкачарак күрәсе иде сиңа.

– Ул миңа үпкәләмәс, атакай, мин аңа үпкәләмим. Бикә миннән кимсетү көтмәсен. Минем тарафтан ул хәл кылынмас. Миңа җиткерделәр инде, атакай, Сафура бикә унуклар ханы Мәңгүк белән далага чыгып чапкан икән. Димәк, бикә яшьлеген исенә төшергән. Сарматлар өчен бу язык гамәл түгел, атакай, без фарсыларда аны моның өчен җәзага тарткан булырлар иде. Аннары хатын-кызның канатларын илдәшләре каермый, диләр. Бүген-иртәгә булмаса да, тора-бара безне римлылар кыса башлар, кытайлылар ак төрекләрнең кайбер кавемнәрен үз канатлары астына алуга ирештеләр. Ул чират сарматларга гына түгел, куәтле кавем саналган унукларга да җитәр.

– Мин синең тел төбең аңладым, без сарматлар белән кушылып, атаң Ядигәргә баш иеп барырга мәҗбүр булачакбыз. Шулаймы, шаһзадә батырбәк Бәһрам?

– Атам бүген илдә мөбәтләр белән ызгыша. Мөбәтләр халыкка таяна. Аның бездә кайгысы юктыр кебек, атакай.

Шулчак әлегә кадәр дәшми утырган Шахрай тамак кырды. Иллә хәтта шунда да Бәһрам бәк аңа игътибар итмәде.

– Ил өстенә афәт килгәндә хатын-кызны гына түгел, ук-кылычны да бүлешмиләр, батырбәк Бәһрам, – диде Көнбаш атакай.

– Хак, атакай, безгә хәзер хатын-кызларны гына түгел, ук-кылыч бүлешергә дә ярамый, без бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга тиешбез.

– Мин шул йөк-йомыш белән йөрим дә инде, батырбәк Бәһрам. Мәңгүк хан да бер кызлар сорарга гына килмәде сарматларга, ягъни синең алга, батырбәк.

– Тик бит, Мәңгүк хан – хан, мин бары тик бәк кенә, атакай.

– Ят хатыннардан туган булсалар да, Сафура бикәдә ике углан булачак. Менә аңа биленә кылыч тагу белән хан дип дип кычкырырлар. Һәм бер сарматлар түгел, кулы да.

– Мин баштан ук хан тәхетенә өмет итмәгән идем, атакай. Ләкин гаскәр башында үзем торырмын. Бу минем Мәңгүк хан алдына куела торган алшартымдыр, атакай. Корал мәсьәләсе өчен дә кайгырмагыз, атам барысын да җибәреп торыр.

– Моңа кадәр ук-коралны без тимерче булгарард татарлардан сатып ала идек, шаһзадә...

Бәһрам бәккә, күрәсен, Көнбаш атакайның сүз сөреше күңеленә хуш килде, ул каһины Шахрай ягына күз төшереп, елмаеп алды. Ул арада чатырга кулга-кул тотынышып, король балалары килеп керделәр. Каһин Шахрай аларны икесен ике ягына утыртты. Шуннан соң гына Шахрайга сүз кат дип, Бәһрам бәк ияк какты. Әмма каһин авыз ачарга да өлгермәде, чатырга Шахрай каһин кебек үк тоташ карадан киенгән янә бер каһин килеп керде. Керде дә, ишек янына да туктап тормый шаһзадә Бәһрам янына үтте һәм бәкнең аягына төште. Шаһзадә аңа бер сүз әйтми, итек башы белән генә читкәрәк китеп торырга дигән ишарә ясады. Каһин күчеп, бөкләнеп утырырга өлгермәде, чатырга Сафура бикәнең чапкыны килеп керде һәм Бәһрам бәк алдына килеп, бер тезенә төште.

– Нинди сөенче китерде инде сылу бикәмнең чапкыны мина?– диде Бәһрам бәк кинаяләп.

– Бәһрам бәк, әйтергә кыям, Сармат хан кызы сылу бикәң...

– Ни булды Сармат хан кызы сылу бикәгә? – дип торып басты Бәһрам бәк.

– Берни дә булмады, бәгем, берни дә булмады, сылу бикәң исән-сау. Тик...

– Нәрсә тик, суга батып үлмәгәндер бит сылу бикә?!

– Юк, батып үлмәде, бәгем. Сылу бикә Сармат хан кызы сылу бикә унуклар ханы Мәңгүк ханга ияреп Кара Иделне кичеп...

Бәһрам бәк кинәт кенә урынына утырды, терсәге белән тезләренә таянып, башын кулларына куйды. Бермәлгә тып-тын утырдылар. Ахыр Бәһрам бәк торып басты, чатырдагы барчасына да күз йөртеп чыкты һәм карашын король кызында туктатты. Кыз исә үз итеп елмайды. Шул елмаюмы аны тынычландырды, ул кире урынына утырды һәм кырында бөкләнеп утырган мөбәткә мөрәҗәгать итте.

– Син нинди йөк китердең инде атамнан? – диде.

– Йөк-йомышың куанычлы, Бәһрам шаһзадә, атаң сине илгә дәшә.

– Илгә, кайчан?!

– Тиз арада, тиз арада, шаһзадә. Атаң чарасыз, – диде мөбәт һәм күз кыры белән генә Шахрайга карап алды.

– Мин башта Сафура бикә кырына кайтырмын, – диде үзалдына сөйләнгәндәй Бәһрам бәк. – Менә бу угылны аның кулына тапшырырмын, Баланбирне. Аннары утырып уйлашырбыз. Ишетәсеңме, каһиным?..

– Ишетәм, ишетәм, шаһзадә, – диде әлегә кадәр бер сүз әйтми утырган каһин Шахрай. – Борчылма, шаһзадә, сылу бикәң сине үз йортында каршы алыр.

– Ходай шулай итәргә ниятләгән булса, итәр, каһиным. Ә хәзер таралыгыз, тарал. Минем берүзем каласым килә. Иртәгә иртән-иртүк юлга!..

 

VI

Кытай. 317–589 еллар. Төньяк Кытайда анархия дәвам итә. Төньяк Кытай җирләре тулысы белән диярлек варварлар кулына күчә. Варварларның дулкын-дулкын Кытай җирләренә агылып торулары 300 елларга кадәр сузыла. Кытай императорларын варварлар династиясе алыштыра. Башта Кытай халыклары белән Сөннәр династиясе идарә итсә, соңрак Кытай тәхетен Тибеттән чыккан Цянь кавемнәре алыштыралар.

Кытай тарихыннан.

 

Иран. 349–358 еллар. Бу елларда төньяк-көнчыгыш тарафларыннан Иранга һуннар үтеп керә башлыйлар. Шаһиншаһ Шапур гаскәре белән шул тарафка ашыга. Ниһаять, ул һуннар илтабары Керәмбат белән очраша (353–358). Каты орышлардан соң һуннарны җиңә һәм илтабар Керәмбатны әсир итә. Тик ул аны үтерми, калган яугирләре белән үзенә гаскәрбаш итеп ала. Шул мәлдән һуннар илтабары шаһиншаһ кул астына күчә. Шул ук елда шаһиншаһ Шапур һуннар илтабары Керәмбатның атлы гаскәрен ияртеп, Әмид каласына таба юнәлә һәм римлылар кулындагы каланы ала.

Иран тарихыннан.

 

Рим. 372–374 еллар. Ил чигендә гуннар (шул елдан рим тарихчылары һуннарны – гуннар дип яза башлыйлар) пәйда була. Моннан ике дәвер элек кытайлар тарафыннан куылган гуннар үтә көчәеп, Рим империясенә яу йөри башлыйлар. Гуннар шулкадәр күп санлы булалар ки, тиз арада Иделне һәм Дон буйларын билиләр һәм 373 елда Танаис (Дон) буендагы аланнарның башкаласын яулыйлар, ул гынамы, аланнар патшалыгын канат астына алалар. Әмма бериш алан кавеме Рим империясе җирләренә качып китәләр һәм империянең атлы гаскәриләре булып хезмәт итә башлыйлар.

Рим тарихыннан.

 

Станга кайтуга Бәһрам бәк атасы янына кайтып китмәде, кайтып китмәде генә түгел, ике туган халыкны – сарматларны һәм унукларны кушарга өндәп йөри башлады. Дәян атакай үлгәч, Бәһрам бәк үз кырына Көнбаш атакайны алды. Һәм Мәңгүк ханга чапкыны артыннан чапкынын җибәрә башлады. Имеш, унуклар йөзендә йөргән ак төрекләр сарматларга килеп кушылырга һәм куәтле халыкка әверелеп, римлыларга яу йөри башларга тиешләр. Мәңгүк ханга Бәһрам бәкнең киңәш-теләге ошады, тик ул аңа барыбер ышанып җитмәде. Сарматлар белән унуклар кушылган хәлдә Мәңгүк хан кем була да, Бәһрам бәк кем булып кала? Ул гынамы, Сафура бикә кем белән калачак? Ир-ат буларак ул һаман Сафура бикәгә тартыла һәм ансыз торуны күз алдына да китерә алмый иде. Ләкин илгә кайтуына айлар үтте, ә сылу бикәнең кырына кергәне юк – күңеле тартса да аягы бармый иде. Мәңгүк ханның егетләре сармат кызларына өйләнделәр һәм таштай-тукмактай балалар үстереп яталар икән инде. Иң күңелен кайтарганы, сылу бикәсе киңәшми-нитми, сорамый-эзләми шул кызлары янына баргалап тора һәм унуклар ыстанында югалгалый, ә бәлки Мәңгүк хан кочагына кереп чумгалыйдыр. Бәһрам бәк ни кылырга да белмәде, аның төп максаты – унунлир белән кардәшләшеп, аларны колбиләүче римлыларга каршы котырту иде. Һәм ул моңа ирешеп тә килә, тик менә шәхси тормышының җае китеп тора. Бәһрам бәк төрлечә уйлап карады, әле Мәңгүк хан алдына барып сөйләшәсе килде, әле сылу бикәсен алып, иленә качасы итте. Ләкин айлар үтә, елдан артып китте инде, тегесен дә, монысын да кылмады – ике арада тик тулганды. Ни гаҗәп, Мәңгүк хан да аның кырына килергә ашкынып тормый иде, сылу бикәнең кунакка йөрүе аңа килешеп китте, күрәсең. Шушындый сагышлы вә җанны кая куярга белми интеккән вә изаланган мәлләрдә ул атакае Шаһрай янына кермәде, ә анасы урынына күргән карчык кулында тәрбияләнгән король кызы янына юнәлде. Менә кем янында җанына тынычлану тапты ул. Юк, ул аңа кагылмады, ләкин күз карашы ук Бәһрам бәкне тынычландырыр иде. Ул белмәде инде исәеп, җитеп килгән кыз баладагы бу көчне, ләкин нәкъ менә әнә шул яшьлек гүзәллеге вә самимилеге аны юатыр, тынычландырыр иде.

Ләкин бернәрсәне ачык белмәде Бәһрам бәк, бу мәлдә Мәңгүк хан да тәгаен ни кылырга белми аптырап калган иде. Бәһрам бәк алдында ул үзен гаепле тойды. Ләкин барып алдына төшәргә кыймады – горурлыгы бирмәде, хан ич ул! Шул ук вакытта йөрәкне нидер телә, йортына Сармат кызы Сафура килеп кергән саен яман гаептә тотылган берәүдәй тынычлыгын югалтыр иде. Ә башы-аягы белән Мәңгүк ханга гашыйк булган Сафура бикә аның күңелендә ни кайнавын күрмәде дә, белмәде дә. «Мәхәббәтне сукыр, диләр, әллә соң бу хәл чынлап та шулаймы?» – дип уйлар иде ул Сафура бикәнең кочагында калган һәм аның кайнар сулышын вә тәнен тойган саен, ул аны үзе дә ярата, үлепләр ярата, тик вөҗдан газабы кичерә иде. Ә ул газапны Сафура бикә белми дә, күрми дә иде, күрәсең. Яңа көн тугандай йортына килеп керә. Хан өендә тәмам чәчәк ата, язгы сандугач кебек сайрый башлый. Ә бит уенын-чынын бергә кушып кына башлаганнар иде кебек, киная-ирәешүләр аша ялкынлы мәхәббәт утына керделәр. Бу хак иде. Инде хәзер әнә шул ялкынлы шашкан мәхәббәттән чыга алмый интегәләр. Сафура бикә түгел, иң әүвәл Мәңгүк хан үзе интегә һәм иза чигә. Кайчан ул үзалдына кызарып куя, ниндидер яман гөнаһта тотылган баладай нәүмизләнә, хафага кала иде. Тик ни кылсын, Сафура бикәсенең китеп, атна-ун көнгә югалып торуы була, үзе үк аны тансыклый, Идел аша кычкырып чакырып китерәсе килә башлый. Илле язын уздырган кешегә табигый хәл идеме бу? Мәңгүк хан белмәде. Әнә шул халәт аны Бәһрам бәк каршына барудан тыеп торды.

Мәңгүк хан ни кылырга белми җизнәсе Куриштан хәбәр көтте. Угланнары кайту, алар белән күрешү, башына ишелеп төшкән кысыр кайгыны оныттырып торыр кебек иде. Аннары уллары кайткач, ниһаять, сарматлар белән кушылуны да күтәрергә булыр иде, ягъни Бәһрам бәк кырына барып, шул хакта сөйләшүләр алып барырга.

Ә Куриш җизнәсе бериш егетләрне җибәрсә дә, төпчеге Атилла олан белән мәргән меңбаш Сакмарны егетләре белән үзендә калдырган иде. Хак, Куриш җизнәсе аларны җибәрер һәм алар исән-имин ил-далага кайтырлар. Шуңа карамастан, Бәһрам бәк белән сөйләшүләр кыен булыр. Чөнки Сафура бикә кызларының бәбиләрен карарга килү сылтавы белән атна-ун көн саен унуклар ыстанына китә һәм Мәңгүк хан өендә югала иде. Әнә шул Сафура бикәнең һәм үзенең әлбәттә тиле мәхәббәтенә ышанып, күңел киңәшчесе Көнбаш атакайны хәтта Бәһрам бәк ыстанына җибәрде.

 

VII

Бәһрам бәк ыстанында Көнбаш атакай үз сәясәтен алып барды. Ул Бәһрам бәкне Тәңре диненә табынырга димләде, әмма Бәһрам бәк һәрчак төрле сәбәпләр табып, бу хәлне кичектерә килде. Әмма Көнбаш атакай аны һәрдаим бу мәсьәләдә борчып, бимазалап торды. Көннәрдән бер көнне алар чатырда икәүдән-икәү генә калдылар.

– Яшермим, атакай, мин сезнең Тәңрегезне яратам, ихтирам итәм, тик бит мин утка табынам. Атам да, анам да утка табынганнар. Ахыр килеп, Ут алласы үз эченә күк-кояшны да, утны да, йолдызларны да ала. Димәк, сезнең Тәңре дә Ут диненә керәдер. Миңа билгеле булганы шул, атакай, моның өстенә безнең диннең «Авеста» дигән китабы бар. Ә Тәңре диненең безнең кулда юктыр. Борынгылар исә: китаплы халык – өметле халык, дигәннәр.

– Аллалар турында бәхәс алып бару безне чарасыз гына итәр, Бәһрам бәк. Чөнки мин сезнең ни өчен, ни сәбәпләр аркасында сарматлар кырына килүегезне бераз чамалыйм. Бәхәссез, теләгегез изгедә...

– Минем хәлемә керергә теләвегез өчен рәхмәт сезгә, атакай.

– Батырбәк Бәһрам, шаһзадә, кичә генә Сафура кулындагы адаш угланың илегезгә алып киттеләр. Сафура бикә бер сүз дә әйтмәде, чөнки аның кулында үз улыдай күргән Баламбир углан бар иде. Миңа мәгълүм булганы шулдыр: атаң Рим императорына теш кайрап ята. Атаңның нияте ак төрекләр белән сарматларны кушып, сине аларга гаскәрбаш итү. Һәм шул гаскәр белән Рим тарафларына таба яу кузгалу. Моны, ни гаҗәп, ак төрекләр белән сарматлылар үзләре дә телиләр. Чөнки гомер-гомерләренә римлылар Германрих король кулыннан дала халыкларын сатып алдылар. Алар арасыннан елгыр вә мәргән егетләрне легионерлары иттеләр һәм аларны тел-иманнарыннан яздырып, үз ата-бабалары, ягъни канкардәшләре өстенә яу җибәрделәр. Атаң шаһиншаһ Ядигәр бик дөрес уйлый, колбиләүчелек исәбенә сорыкорттай яшәгән Рим империясенә ике яклап һөҗүм итәргә кирәк. Бары тик шул чакта гына гасырлар буена римлылар белән орышып яткан фарсылар уңышка ирешәчәк. Ләкин моның өчен сезгә, батырбәк Бәһрам, Тәңре диненә күчәргә туры килер, юкса сезне нә сарматлар, нә ак төрекләр кабул итмәсләр.

– Мин сезгә таң калып утырам, атакай, күрәзәме әллә сез? Күрәзә түгелсез, күрәм. Беләсегез килсә, атакай, мине акыллы грек мөгаллимнәре укыттылар. Сезне кем укытты? Күрәсез, атакай, хөрмәт йөзеннән мин синең белән сез дип сөйләшә башладым. Чөнки әңгәмә барышында шуңа төшендем, без икебез дә бер үк нәрсә турында уйлыйбыз икән. Мин, атакай, сезнең йөздә үземә фикердәш таптым, менә бүген, хәзер. Минем беренче чарам, беренче кылган чарам, атакай, ике зур кардәш кавемне кушу булыр, һәм мин, сезнең ярдәм белән, бу ике халыкны тиз арада кушармын. Кушармын да, без бөтен көчебез белән Германрих корольгә ябырылырбыз һәм сез, атакай, бу эштә минем киңәшчем булырсыз.

Көнбаш атакай, Бәһрам бәкнең бу сүзләрен гаҗәпләнә калып тыңлап утырды, ахыр торып, ишекле-түрле йөреп килде. Аннары шаһзадә Бәһрам каршына туктады да:

– Минем бер шартым бар сезгә, батырбәк Бәһрам: кушылган халыкларга Мәңгүк хан – Хан булыр. Сез исә яубаш. Шулай булганда гына без барысына да ирешербез.

– Мин сезнең белән ризамын, атакай! – диде шаһзадә Бәһрам.

Шаһзадә авызыннан шундый сүзләрне ишетүгә, Көнбаш атакай кояшчыгыш ягындагы ишек каршына тезләнде дә Тәңресенә дога кылды. Моны күреп, Бәһрам бәк тә аның кырына тезләнде һәм үз алласыннан кыласы гамәлләре уң булсын дип, дога кылды. Ут алласыннан фатиха сорады. Сорады, әмма үзе уйланды: даланың ике зур кавеме кушылып, яубаш булып алгач, Бәһрам бәк үсәр, ә Сафура бикә тәгаен күләгәдә калыр. Ә менә аның халык алдында дәрәҗәсе төшмәс, чөнки ул яубаш булачак. Яудан кайткач, ә бәлки киткәнче үк, кулына төшергән Германрих кызына өйләнер. Әнә шулай барысы да үз эзенә төшәр.

Әмма үз-үзен шулай дип юатса да, Бәһрам бәк күңелендә йөрәген көйдереп торган гарьләнү хисе кайнады. Сармат хан кызы кияве иде ич ул! Ярты дала халкын кулында тоткан дәһшәтле Сармат хан кызына өйләнгән кеше иде. Хәзер исә әнә шул сылу бикә аңардан бөтенләй йөз чөерде, унуклар ыстаныннан кайтып та кергәне юк. Ахыр килеп, шаһзадә ич ул, киләчәктә Римны да кулга төшереп, ил-дөньяны биләгән империянең тәхетенә утырасы кеше. Хак, теге яктан да, бу яктан да аның турында халык авыз чайкар. Чайкасын. Аның каравы, ул кулында дөнья халкын тотасы император булачак, ягъни шаһиншаһ. Аннары, нигә әле ул хәтле уфтана: Мәңгүк ханга арысланнан калган җәйран гына ич Сафура бикә. Ни борын чөерсә дә, унуклар ханы Мәңгүк аның калдыгына өйләнде. Хак, халык: «Бал искерми, кыз картаймый», – ди. Дисә соң! Бал искермидер, хак, ә менә кыз картая, моны гына яхшы белә иде Бәһрам бәк. Ул еш кына король кызы белән Сафура бикәнең йөз-кыяфәтен чагыштыра һәм һәрчак хәйран калып кинәнә иде. Ул отты, отты, оттырмады! Мәңгүк хан ни борын чөерсә дә, Сафура бикә Бәһрам бәкнең беренче хатыны булып калачак, ә аның өченче хатыны.


<== previous lecture | next lecture ==>
Беренче китап 6 page | Беренче китап 8 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.686 s.