![]() |
Беренче китап 8 pageDate: 2015-10-07; view: 351. Алар бик озак, һәркайсы үз дөньясына уйга чумып утырдылар, ахыр Көнбаш атакай аягүрә басты, Бәһрам бәккә кулын сузды. – Тәңре безне үзе кавыштырды, – диде. Икебезгә дә фатихасын бирде, атакай, икебезгә дә. Бәһрам бәк Көнбаш атакайны чатырыннан озата чыкты, күкрәгенә кулын куеп саубуллашты, һәм чатырына әйләнеп Керүгә, ул чатырына хәрам атакай Шахрайны чакыртып алды. Хәрам атакай бик тиз килеп керде. Бәһрам бәк аңа янәшәсеннән урын күрсәтте. Дөресен әйтергә кирәк, Бәһрам бәк хорам атакайны яратып бетерми иде. Һәм бер хатын-кызлардан баш тартуы өчен генә түгел, ит ашамаганы өчен дә. Ул белә иде, Шахрай каһинны егет чакта ук хатын-кызны яратудан мәхрүм иткәннәр һәм иң гаҗәбе, моңа ул үзе ризалык биргән, шул ук вакытта ошбу кеше авызына бер кисәк ит тә капмый иде, бары тик яшелчә һәм җиләк-җимеш ашап тора. Шуңамы, күзләре тонык, йөзе саргылт. Иманы да сәер, хәрам ата Шахрай караңгылык белән яктылыкны, игелек белән яманлыкны таный, кылган гамәле дә, имеш, караңгылыктан яктылыкка омтылу һәм яманлыктан качу, игелеккә йөз тоту. Шаһиншаһ Шапур бабалары ике елга арасындагы җирләрне үз канаты астына җыярга теләп, Рим империясенә сугыш игълан итә. Каты бәрелешләрдән соң римлыларны җиңә Һәм император Валерианны бөтен гаскәре белән дияргә була әсир итә. Бәһрам бәккә соңгысы да мәгълүм, шаһиншаһ Шапур римлыларның бөтенесен, хәтта императорны да кол итә һәм алардан Иранда тиңе булмаган Бәнд-Кәйсәр дигән буа күтәрттерә, моның белән генә тынычланмый бабасы Шапур, Урта Азия җирләренә яу йөри һәм тураннарның Чәч (Ташкент) каласына кадәр барып җитә. Әнә шул чорда Иран империясенең ил чикләре ак төрекләрнең җәйләү-биләмәләренә кадәр барып терәлә. Ләкин мең еллар элек Иран шаһиншаһы Кир, Туран ханбикәсе Таңана тарафыннан җиңелгән кебек, Шапур гаскәре дә бәхетсезлеккә очрый – тураннардан җиңелә һәм куәтле санында йөргән шаһиншаһ үз җирләренә кадәр чигенергә мәҗбүр була. Ул гынамы, тураннарның атлы гаскәриләре куәтен татыган шаһиншаһ Шапур Туран илтабары белән солых төзи. Һәм шушы елдан Иран шаһиншаһлары әнә шул көчле вә куәтле халыкны үз ягына аудару сәясәте алып бара башлыйлар. Ары таба шаһиншаһ Ядигәрнең улы шаһзадә Бәһрамны сарматларга җибәрүе дә шушы сәясәтнең дәвамы итеп кабул иттеләр. Моны гына Бәһрам бәк яхшы аңлый иде һәм атасының сәясәтен хуплаган иде. Шул максат белән ул сарматларга килде, шул максат белән Сармат хан кызы Сафурага өйләнде. Ул гынамы, Сафура бикәдән нинди генә кимсетү тоймасын, ул сарматлар белән ак төрекләрне кушуга ирешәчәк. Моңа аның иманы камил иде. Сафура бикәне югалтуы шәхсән аны хафага салса да, сәяси яктан зур оту иде. «Әйе, оту!» – диде үзалдына Бәһрам бәк. Кушылган төрек кавемнәре белән иранлылар кушылып алгач, бу бердәм халык фарсылар империясен тиңе булмаган биеклеккә күтәрәчәкләр. ...Уйланырлык иде Бәһрам шаһзадәгә, уйланырлык иде. Ил-империяне исән-имин тоту өчен Рим тарихыннан гыйбрәт алырга кирәк иде атасына. Мөгаллиме грек аңа Рим империясенең төрле сәбәпләр аркасында икегә бүленүе хакында озаклап сөйләгән иде. Мөгаллиме сөйләве буенча Рим эра башында бөтен дөнья халкына үрнәк булырдай ил-дәүләт була. Рим башкаласына тиң бер илдә дә шәһәр булмый. Андагы мәһабә! сарайлар, зиннәтле храмнар, бина-өйләрне күргән кеше булган хозурлыкка сокланып туя алмаган. Эра азагында һәм хәтта эра башында әле «Бөтен юллар Римга илтә», дигән гыйбарә-әйтем халык теленнән төшмәгән. Ә ул чынлап та шулай булган. Рим империясенә ялланып, коллар җыйган Германрих король кебек куштаннар дөнья башкаласына колларны ташын кына торганнар һәм, әлбәттә инде, бөтен юллар бары тик шул шәһәргә барып тоташкан була, шул исәптән дөнья халыкларының байлыгы да. Ни өчен, нинди сәбәпләр аркасында җимерелә башлый соң Рим империясе?.. Шул хакта сорагач, мөгаллиме Бәһрам шаһзадәгә болай дигән иде: «IV гасырда Рим императоры Константин үзенең башкаласын Византиягә күчерә һәм үзенә терәк итеп христиан динен ала. Хәер, Римны да ташлап бетерми император – тәүге традиция – коллар сатып алу Римда дәвам итә. Әмма 333 елдан соң, бу ел император Константинның Византиягә күчеп киткән елы, Рим дөнья халыклары башкаласы булудан туктый. Кем моңа сәбәпче була соң?.. Тәмам йөгәнсезләнгән император Гай Калигула, яманаты дөнья халыкларына таралган Нерон Клавдий. Бу кешеләрнең, ягъни императорларның кылган әшәкелекләренә көч-куәт биреп торган гүзәл затлар Мессалина, Поппея кебек азгын «бикә»ләр дә үз өлешләрен кертәләр. Әнә шул императорлар тәхеттә утырганда куәтле Рим үзенең мәшһүрлеген югалта башлый. Тубыгыннан алып, башына кадәр гөнаһка кереп баткан Рим империясе үзе казыган базга үзе төшә. Хак, дөнья куәтенә ия Рим тиз генә җимерелми, тиз генә куәте җуелмый. Кешелек Дөньясына үзенең үсеш үрнәген дә, җимерелә башлау гыйбрәтен дә биреп бетергән була инде Рим. Әлбәттә инде, империянең Төньяк һәм Көнчыгыш империяләренә аерылуы да моңа сәбәпче була. Константин Византиягә күчеп киткәч, тәүге башкала бушап калган кебек була. Көнчыгыштагы Римга башта Рим дип йөрсәләр дә, Византия төбәгенә урнашкан Рим күп тә Үтми тәүге Римны күләгәдә калдыра. Иң хәтәре, элек Рим империясе канаты астына көчләп җыелган халыклар мөстәкыйльлеккә йөз тота башлыйлар, күпләре империядән аерылып чыгалар, үз гаскәрләрен булдыралар, Римга буйсынмый башлыйлар. Нигездән чери башлаган Рим империясе – коллар исәбенә яшәгән дәүләт буларак, җылы сулы диңгезгә чыккан айсберг кебек эри, югала, таркала башлый». Шуңа карамастан, илдә коллар һәм пләбәйләр[1] баш күтәрсәләр дә, Рим империясе суга бата башлаган кешедәй саламга тотынып булса да яшәргә тели. Ахыр, килеп, IV гасыр башында империянең якын-тирәсендәге халыкларны богауда тотарлык кына көче була әле. Менә нәкъ шул елларда империянең көнчыгыш тарафындагы илләрдә, төбәп әйткәндә, яһүдләр яшәгән Иерусалим каласында христиан дине аякланып китә. Ахыр явыз император Диаклетиан чарасыз кала һәм 305 елда империя тәхетен ике цезарена калдырып (Константин белән Лицәйгә), ялга китә, ягъни отставкага. Борынгы төркиләр ике тәкә башы бер казанга сыймый, дигәннәр, хак булалар, күп тә үтми ике цезарь арасыннан кара мәче уза. Алар икесе дә Милан каласына җыенга баралар һәм 313 елда христиан динен тыймаска дигән җыен чыгарган эдиктка кул куялар. Бу эдиктны, Римга кайткач, бар халыкка игълан итәләр. Моңа кадәр җәберләнгән, рәнҗетелгән христианнар тантана итәләр. Башкалага христиан диненә табынган руханилар агыла. Рим түрәләре, бигрәк тә Константин белән Лицәй, пошаманга калалар. Рим һәм римлылар, бигрәк тә куштан түрәләр элеккечә яшәргә һәм күңел ачарга теләсәләр дә, барып чыкмый, аларга христианнар комачаулыйлар, шул хәлдән соң патрицийлар, легионерлар кала капкаларын ябалар, христианнарны башкалага кертми башлыйлар. Менә шунда катгый рәвештә әмер бирмәсә дә, Константин христианнарны яклап чыга, ә аның ише цезарь Лицәй куштаннарны яклый. Империя башында утырган ике түрә арасында җитди каршылык туа. Ул арада Римга Иерусалимга барып, христиан динен кабул итеп кайткан Константинның анасы Елена кайта һәм ике түрәгә дә мөрәҗәгать белән чыга – калада христиан храмы күтәрергә һәм моңа мул итеп акча бирә. Шул хәбәр христианнарга ирешүгә, христианнар Константинга мәдхия, ә аның ише Лицәйгә каһәр укый башлыйлар. Бу хәл шул чиккә барып җитә ки, цезарь Лицәй үзенең яраннары белән Балкан тарафларына күчеп китәргә мәҗбүр була. Ә Константин христианнар белән аны куа чыга, ул качкын цезарьны, ягъни ишен империягә хыянәт итүдә гаепли. Ике бертугандай ахири Византия җирендә канга-кан килеп сугышалар. Лицәй ягында орышларда чыныккан атаклы легионерлар, ә Константин ягында җаннарын аллага корбан бирергә әзер торган христианнар. Константин байрагында – зур тәре символы, Лицәй байрагында – Рим империясенең каракош сурәте. Орышка каршы төндә Константин төш күрә. Төшендә христианнар кулында зур тәре сурәте абайлый һәм шул төшендә күргән тәрене байракка төшертеп, орышка кузгала, ягъни улларының кулларына тоттыра. Әнә шулай римлыларның төшенә дә кермәгән һәм моңа кадәр Рим империясе җирендә булмаган канлы сугыш була. Ике яктан да чиксез-чамасыз кеше кырыла. Әмма христианнар өстен чыгалар. Константин Лицәйне әсир итә һәм тимер читлеккә утыртып, Римга озаттыра. Ә үзе Лицәйне җиңгән җирдә – борынгы греклар заманыннан ук Визант дип аталган төбәккә башкала күтәртә башлый, һәм бу каланы моңа кадәр эзәрлекләнгән, тау куышларында, идән асларында аллага гыйбадәт кылган христианнар күтәрә. Шул елдан Ауропадагы христианнарга, тулы ук булмаса да, ирек бирелә. Башкала салган Константин кала чиген үзе сызып бирә. Кала бик уңайлы урынга салына. Булачак каланың уңай ягын бик тиз күреп алган сәүдәгәрләр яңа калага олау-олау товар китерә «ашлыйлар. Моны күреп, күп тә үтми, Константин үзе дә Византиягә күчеп килә һәм Босфор бугазындагы көне белән үсеп тән шәһәрне башкаласы итеп игълан итә. Һәм бу кала, гәрчә Константин соңгы минутларына кадәр мәҗүси калса да, үләр алдыннан гына христиан динен кабул иткән булса да, бик тиз шкалага әверелә. Ә борынгы Рим һаман исә мәҗүсилеккә йөз кан, коллыкның соңгы терәге йөзендә дөнья тарихына кереп калган. Визант җире үзенең йомшак табигате, олы су юлы өстендә булуы белән тәмам дөнья сәүдә үзәгенә әверелә һәм күп тә үтми Көнчыгыш Рим – Византия империясенә нигез ташы салына. Бу чорларда Византия көне-төне белән үсә, ә РИМ көне-төне белән түбән тәгәри. Мөгаллиме әйтүе хак булса Лицәйне җиңгәннән соң Константин сугышта шәһит киткән христианнар каны белән битен юа һәм шунда христианнарга үлгәнче тугры калырга ант итә. Шаһзадә Бәһрамны да туган илендә шундыйрак язмыш көтмиме? Шаһзадә Бәһрам бу хакта атакае Шахрайга әйтергә курыкса да, уйларга кыйды. Заманында явыз император Диакдетиан христианнарны эзәрлекләп зур хата кыла – ялгыша. Бүген аның атасы шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрне эзәрлекли. Ул да Диоклетиан император көненә калмасмы? Менә бүген аның каршында атасы эзәрлекләгән мөбәтләрнең берсе утыра – Шахрай каһин. Әйе, ил тәхетенә утырыр өчен ул бүген ике юлның берсен сайларга тиеш. – Атакай, – диде, ниһаять, шаһзадә Бәһрам. – Атакай, әйт, әйтер сүзең. Атам сине бирегә нинди йөк белән юллады? – Дөресен әйтим, шаһзадә, мине атаң юлламады. Илдә тынычлык китеп тора, ә атаң шаһиншаһ Ядигәр барысына да күзен йомып, мөбәтләрне эзәрлекли. Ил каһиннары моңа риза түгел, шуңа күрә мине синең тарафка җибәрделәр. Шаһзадә Бәһрам янә бер тапкыр каһин Шахрайны күздән кичерде. Каһин борынгы ак төрекләрчә чем-карадан киенгән, сакалы юк. Хәрам атакайларның сакал-мыегы үсми дигәннәр иде, хак икән. Төс-йөзе саргылт, бер колагында зур гына дугасыман алка. Алтын алкада энҗеләр җемелди. Бар куанычы шулмы бу каһинның? Кем бу кеше аңа? Дусмы, дошманмы? Дошман һәрчак, һәр чорда да дошман инде ул. Әгәр дә мәгәр синең аны җиңәр әмәлең юк икән, сәяси хәйләгә кереш. Борынгы кытайлылар ак төрекләрне шулай җиңгәннәр, диләр, дипломатик юллар белән, алдый-йолдый, әйләндерә-тулгандыра. Заманында Иран шаһиншаһы Шапур бабасы да кыпчаклар атындагы ак төрекләрне шул юл белән алдый. Ярым утрак, ярым күчмә олуг далада гомер иткән туран-төрки халыклары белән Бөек Искәндәр дә дә күзгә-күз очраша. Тегеләрне җиңә алмаудан чарасыз калгач, Туран Илтабары кызына өйләнеп, төркиләр белән килешү төзи. Ахыр килеп, сасанидлар династиясе Иран тәхетен биләгәч, төрек-туран кавемнәренең илбашы Кошнаваз Иран шаһиншаһыннан ниндидер күләмдә ясак түләтә башлый. Ни чара кылмак кирәк, шаһзадә Бәһрам үзе шаһит, аталары бүген дә кыпчак төркиләренә ниндидер күләмдә ясак түләп ята. Кошнаваз илтабар Кытай сугышчылары белән орышта ятып кала, аның артыннан күп тә үтми, Шимбай хан да Тәңресе янына китә. Ниһаять, таралды, сибелде кебек иде кыпчаклар йөзендәге ак төрекләр, юк, тагын сарматлар белән кушылып янә куәткә ия була башладылар. Җитмәсә, шаһзадә Бәһрам үзе ук аларга ярдәмгә килде... Шаһзадә Бәһрам башын ике учына куеп, янә уйга калды. Мөбәтләр хәрәкәтен җитәкләүче ил каһиннары ниндидер сихри саннар уйлап тапканнар һәм шул саннарга сихри бер мәгънә салып, кешенең башын катыралар. Шаһзадә Бәһрам ул саннарны яттан белә. Җиде аша дүрт һәм унике. Дүрт санына дүрт мәгънә салынган. Беренчесе – капма-каршылык, икенчесе – вакыт өстеннән хакимлек иткән хәтер, өченчесе – тигезлеккә һәм камиллеккә йөз тоткан акыл, дүртенчесе – хушлашу бәхетен тою. Җидегә исә гадәти хәлләрдәге хәлләр керә: хакимият, идарә, саклау, үтәү, уйлану, фикерләү, хезмәт итү. Мөбәтләр фикереңчә, яктылык һәм караңгылык мәңгелек сугышта торалар, туктаусыз хәрәкәт итәләр. Шушы фәлсәфи караш аша каһиннар халык акылына үтеп керәләр, кешеләрне юлларыннан яздыралар. Ни тырышса да, Бәһрам шаһзадә мөбәтләрнең бу фәлсәфәсенә төшенеп җитә алмады... – Мин сиңа, атакай, уз фикеремне атамнан чираттагы чапкыным килгәч әйтермен, – диде ул шаһзадәдән җавап көтеп, сөрәеп утырган хәрам атага. Теге исә бер сүз әйтми, урыныннан купты һәм башын игән килеш чатырдан чыгып китте.
VIII Гадәти көн түгел иде бу шаһиншаһ Ядигәр өчен. Дәүләтчелеккә береккән халык тормышы гадәттә бер теләккә, бер максатка юнәлтелгән була, шушы теләк-максатның юнәлеше аз гына үзгәрә икән – бу инде дәүләт җимерелүгә таба йөз тота дигән сүз. Рим империясе җимерелү алдында тора, куәтле дәүләт хәзер диңгезгә бата барган корабның җилкәннәренә генә тотынып торуын хәтерләтә. Шушы фаҗига Иран империясенә дә килеп ятмыймы? Иртән иртүк тәхет ягына кереп утырган шаһиншаһ Ядигәр шул турыда уйлап куйды. Шуның өчен алдан ук чарасын күрергә кирәк дигән нияткә килде. Әйе, ул Рим императоры Диоклетиан көненә калмас, тикторганда христианнар алдында көчсезлеген күрсәтеп, тәхетен генә түгел, дәүләтен сукбайларга калдырмас. Аның тәхетен биләргә менә дигән ике улы бар. Хак, аның иң ышанычлысы сарматларда, ләкин вакыты җиткәч, ул аны бик тиз илгә кайтартыр. Шаһиншаһ Ядигәр тәхет ягына вәзире Михрабны дәштереп алды. Өстенә кызыл төстәге чапан кигән, муенына кара шарф ураган, баш түбәсенә яһүдләр кебек чәйләшкә каплаган вәзире тәхет ягына керүгә, күкрәгенә кулын куеп, шаһиншаһка баш иде һәм Ядигәр күрсәткән урынга утырды. Бу вәзирнең гадәти урыны иде, ләкин шаһиншаһ утыр, дип ишарә ясамыйча вәзир беркайчан да утырмады, шаһиншаһын баскан килеш, аягүрә тыңлады. – Ил чикләрендә иминлекме, вәзир? – дип сорады шаһиншаһ Ядигәр вәзире йомшак кәнәфигә чумуга. – Кыпчаклар дип аталган ак төрекләр Кавказ якларын яулап йөриләр, алар токымындагы сабирлар Ибер, Әрмән чикләренә җитеп җәйли башлаганнар. Империябез чикләрендә дә тынычлык китеп тора, галиҗәнаплары. Шаһиншаһ Ядигәр бертын дәшми торды. Нәрсә әйтә ала ул, вәзире хаклы иде, чөнки сарматлардагы улы да шул хакта хәбәр итеп тора. Әллә нигә илдә тынычлык китеп тора. Моның өстенә сарай аксөякләре белән каһиннар берләшеп алганнар дигән хәбәр йөри. Бөтен азатларын кузгатып, кырып саласы иде дә үзләрен, әллә ни чабудан тоткан. Ни икәнен шаһиншаһ үзе дә ачыклап җитә алмый. Әмма шиге бар, каһиннарның дехканнарны кузгатулары бар иде. Дехканнар баш күтәрсәләр, эшләр харап. Ни кылырга тиеш ул?.. Хәтта вәзиренә дә ышанмый башлады, ул да шаһиншаһыннан нидер яшерә кебек. Тик башка чара бармы сиңа, Ядигәр? Бар ул, бар! Угылы Бәһрамны сарматлардан чакыртып алырга да, тәхетне ана васыять итеп, баш күтәрергә җыенганнарны кылычтан уздырырга... Кемгә дә түгел, үзенә. Тик бу хакта илдәүләт серен саклый алмаган вәзиренә әйтергә тиешме ул? Юк! Ләкин бит мөбәтләр кузгалсалар соң булып куюы бар. Юк, вәзиренә әйтмичә булдыра алмый, белсен. Мөбәтләргә бу хәбәр ирешкән икән, димәк, вәзире тараткан булачак. – Вәзирем, кайчандыр каһин Мани оештырып җибәргән мөбәтләр илне кулларына җыярга тырышалар. Заманында атам куенына сыенган христиан Абрам да үзен акламады. – Шаһиншаһ, христиан дине кешене дөньялыкта ук җәфа чигәргә өнди, дөньялыкта ук аны газапка түзәргә куша, христиан диненең төп максаты – адәм баласындагы кешелек сыйфатын кимсетү, түрәләргә сүз катмау, карусыз буйсыну, чарасыз калганда монастырьларга китеп котылу чарасы бар-барын, ләкин бездә аларның берсе дә юк әле. Һәм булмый да калды, сез аларны илдән куып дөрес эшләдегез. – Син шулай дисең, вәзирем, ә бит Византиядә тау куышларында яшеренеп, нә алла булып җитмәгән, нә адәми затлардан аерылган яһүдкә гыйбадәт кылып яткан христианнар бүген ил башында утыралар. Ул гынамы, император Константинны баш каһин дәрәҗәсенә күтәрделәр. Бүген христианнар Византиядә тиңе булмаган храм өстенә храм салып яталар. – Мөбәтләрнең сасанидлар династиясе тәхетен какшатырга керешмәкчеләрме әллә, булмас ул?! – Шуның өчен безгә алданрак чарасын күрергә кирәк булыр, шаһиншаһ. – Мин мөбәтләр өндәгән тигезләүне беркайчан да кабул итмәячәкмен. Ишетәсеңме, вәзирем, беркайчан да! Илдәге адәмнәр генә түгел, адәм баласындагы кул бармакларын да тигез яратмаган Аллаһу. – Хак әйтәсез, шаһиншаһ, хак әйтәсез. Тик бит Фәрүздә мөбәтләр баш күтәрә башлаганнар инде. Аларны тиз арада тыю кирәк иде. – Иртәгә үк араларына ышанычлы шымчыларыңны җибәр, – диде Ядигәр шаһиншаһ вәзиреңә һәм утырган урыныннан кубып, йөреп килде. – Мин барысын да сез дигәнчә башкарырмын, галиҗәнаплары. – Бар, юлында бул, – диде дә шаһиншаһ ишек кырындагы сакчыга әйтте: – Миңа гаскәрбашны дәш! Вәзир Михраб баш ия-ия чыгып китте. Ядигәр шаһиншаһ барысын да яза барамы дип, бетекчесенә күз төшереп алды. Бетекче барысын да яза бара иде. Һәм шулай эшләргә тиеш тә. Иран шаһиншаһлары барысы да елъязмалар алып барганнар, шаһиншаһ авызыннан чыккан һәр сүз, һәм әмер, һәм боерык-фәрман бетекче кулыннан үткән. Ата-бабалары бетекчеләрне генә түгел, һәр сарай хезмәтчесен табибларга кат-кат күрсәтеп, карап-тикшереп хезмәткә алганнар, һәр сарай куштанын шаһиншаһ үзе сайлап алган. Гарип-горабаны сарай тирәсенә якын да җибәрмәгәннәр. Аз гына бөкресе чыгып торган әрмәннәр шаһы Валаршаны бабасы үзе җәзаларга боера. Фарсылар шаһиншаһы үзе дә тәнгә чиста, таза һәм сау-сәламәт була һәм балаларыннан да шуны таләп иткән. «Тән гариплеге акыл зәгыйфьлегенә китерә», – дип язганнар борынгы бабалары. Шаһиншаһ Ядигәр сарай тәрәзәсеннән бакчага күз ташлады. Матур сынлы, бакыр-кара тәнле эфиоп бакча гөлләрен карый. Бакчачының беләкләреңдәге сеңерләр уйнап тора. Шулчак бакчачы эфиоп янына пешекче кыз килде. Туран кешесе иде пешекче кыз, чынаяктай ап-ак тәнле, күзләре ачык һавадай зәп-зәңгәр. Пешекче кызны очраткан саен шаһиншаһ Ядигәр аның әнә шул куе зәңгәр күзләренә карый. Ул күзләр аңа мөлдерәп торган күлләрне хәтерләтә иде. Кызны сарайга гаиләсе белән туран сәүдәгәрләре китергәннәр иде. Кызны күргәч тә ошаткан иде шаһиншаһ Ядигәр. Пешекче кыз гаиләсендә барчасы да кыз кебек үк тулы йөзлеләр, зәңгәр күзлеләр һәм Кытай чынаягыдай ак тәнлеләр иде. Бер тапкыр пешекче кызны шаһиншаһ үз кырына дәштерде һәм бетекчегә ярдәм итәргә кушты. Пешекче кыз аның белән килешмәвен сиздереп, башын чайкады. Сарайда шаһиншаһка каршы килү ярый торган нәрсә түгел иде, әмма Ядигәр шаһиншаһ кызга бер сүз дә әйтмәде. Әнә шуннан соң шаһиншаһ кызга һәрчак игътибар итә башлады. Туран кызы тора-бара кай ягы беләндер аның күңелен биләде. Бер тапкыр ул аны бакчада очратты һәм аңардан: «Атаң кайсы төрки кавеменнән?» – дип сорады. «Унуклар нәселеннән», – диде кыз. Бу кавемне яхшы белә иде инде Ядигәр шаһиншаһ, чөнки ак төрекләр турында улы Бәһрам хәбәр итеп тора иде. Әнә шул куәтле кавемне илгә кушарга йөри иде дә инде угылы Бәһрам. Бу – шаһиншаһ Ядигәр теләге дә иде. Әгәр дә мәгәр шаһзадә Бәһрам бу эшне башкарып чыкса, шаһиншаһ Ядигәр ике дә уйламый тәхетен аңа васыять итәчәк...
|