Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Беренче китап 12 page


Date: 2015-10-07; view: 328.


Бәһрам шаһзадә очсыз-кырыйсыз далада йөгерешкән кылганнарны күз алдына китерергә тырыша, бу мәхшәрдән качу юлын эзли. Һәм кинәт зиһене ачылып киткәндәй була. Тәхетне энесе Хәсрәүгә тәкъдим итәргә. Итәргә һәм иртәгә үк үзенә сарматларга китәргә!.. Ләкин бу хакта ул тантана башланганчы ук әйтергә тиеш иде. Тик моңа аның хакы бармы? Күрә ич, мөбәтләр беркем белән дә исәпләшмәячәкләр. Туганнарның язмышларын инде алар күптән хәл иткәннәр, аталарыныкын хәл иткән кебек. Кинәт кенә Бәһрамнын сарматларның рухи атакайлары Дәян белән булган әңгәмәсе исенә төште. Ни әйтте әле ул аңа? «Сармат вә унуклар бабаларының «белег»ле дигән китапка таянып яшиләр вә көн күрәләр, ә менә фарсылар шаһиншаһларның кануннарын бер дә яратмыйлар, һәрчак бозарга торалар. Шуның өчен фарсы шаһы каты куллы булырга тырыша, ә каты куллылык аны халык мәнфәгатен кайгыртудан читләштерә. Аннары фарсыларда шаһиншаһ үзенә-үзе ия түгел, хөкем чыгару фарсыларда руханилар кулында», – дигән иде. Һәм шулай да түгелме соң!.. Күр инде бу руханиларны, әйтерсең лә ниндидер тамаша карарга җыелганнар. Хак әйткән Дәян атакай, Иранда шаһиншаһ үзенә үзе ия түгел, Иран шаһиншаһы язмышы руханилар кулында. Атасы Ядигәр гомерен ахыр чиктә руханилар хәл итте ләбаса! Юк, ул һич тә үзенең дә, Хәсрәү энесенең лә үлемен теләми. Ул хәзер үк тәхеттәй баш тартырга тиеш. Утырсын тәхеткә энесе һәм ил белән идарә итсен.

Көтмәгәндә шаһзадә Бәһрам ике адым алга чыкты һәм уң кулын күтәрде.

– Олуг каһин Тахамтан, олуг каһин Тахамтан! – Аңа шундук игътибар иттеләр: – Олуг каһин Тахамтан, мин тәхетне энем Хәсрәүгә калдырам. Ул утырсын тәхеткә. Ә бу тамашаны туктатыгыз!

Бермәлгә, бары тик бермәлгә генә тәхет ягында тынлык урнашты, олуг каһин Тахамтан да башын иеп, бертын уйланып алды. Ахыр ул уртагарак чыкты һәм корыч тавышы белән:

– Шаһзадәләр диңгез ярларына әверелсәләр дә, елгаларның кирегә акканнары юк әле. Без хәл итәбез шаһзадәләр, сез язмышыгызны, гадел рәвештә үтәгез, – диде.

– Мин энем шаһзадә Хәсрәү исәбенә тәхеттән баш тартам, олуг каһин!

Халык шаулаша башлады, тәхетнең як-ягына утырган арысланнар да нәрсәдер аңлаган кебек борсаланып, чылбырларын зеңләтеп алдылар. Ерткычларны караучы эфиоплар да сагая калдылар. Шулчак янә бер көтелмәгән хәл булды, шаһзадә Хәсрәү ике адым алга чыкты. Чыкты да, баш иеп, олуг каһинга мөрәҗәгать итте.

– Хөрмәт һәм ихтирамга ия олуг каһин атакай, мин исә абыем шаһзадә Бәһрам исәбенә тәхеттән баш тартам, – диде һәм йөрәк турына кулын куеп, баш ия-ия, кире чигенеп үз урынына басты.

Каһин Тахамтанның гүя алдан уйлаган уе, пыялага әверелеп таш идәнгә төште һәм тәгәрәп китте, уң кулда утырган арысланның ике ал аягы янына барып туктады. Хәрам атакай Шахрай да Бәһрамны тиешле урынга бастырды һәм үрелеп колагына нидер әйтте. Усал итеп әйтте. Әмма Бәһрам аны барыбер ишетмәде әмма бөтен җаны-тәне белән тойды, хәрам атакай аңа: «Кыю бул, кыю бул, шаһзадә!» – диде. Шулчак шаһзадә Бәһрам беркемгә дә карамый туп-туры арысланнар калдырган арадан тәхеткә таба кузгалды. Ул чынлап та кыюланып китте. Әмма аяк астындагы идәнне тоймады, йөрәге туктаган, зиһене ни кыласын аялаудан узган бер халәттә иде. Аның күзләре арыслан сыны ясалган, саф алтынга буялган тәхет терәкләрендә. Арысланнар арасыннан үткәндә ерткычның берсе тешләрен ыржайтып, ырылдап алгандай итте. Бәһрам шаһзадә ни кылганын арысланнарга якынайгач кына тоеп алды һәм күрде, эфиоплар ерткычларның чылбырларын җибәргәннәр һәм арткарак китеп басканнар. Бер адым, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде... Бәһрам шаһзадә тәхеткә җитте һәм кынасыннан хәнҗәрен тартып чыгарды да тәхеткә ташлады. Ул җиңде, ул шаһиншаһ. Шулчак энесе Хәсрәү дә тәхеткә таба кузгалды. Көтелмәгән бу хәлдән тәхет ягында үле тынлык урнашты. Менә ул арысланнарга җитте, ерткычлар арасында калуга, ни сәбәпледер билендәге хәнҗәргә үрелде. Шул мизгелдә үк арысланнарның икесе дә шаһзадә өстенә ташландылар һәм күз ачып йомганчы шаһзадәне ботарлап та ташладылар. Ләкин үзләре дә сөңгечеләр тарафыннан корбан булдылар. Тәннәренә дистәләрчә сөңге кадалган арысланнар тынып калгач кына өннәре аяк очларына киткән мөбәтләр арысланнар каны эчендә яткан Хәсрәү шаһзадәне тартып алдылар. Ул арада кем әмере беләндер музыка яңгырады. Икенче мәлдә инде олуг каһин тантаналы музыка астында шаһзадә Бәһрамнын башына энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән таҗны кидерде.

Мөбәтләр яңа туган Иран шаһиншаһын кат-кат котладылар, ә коллар үлгән арысланнарның мәетләрен һәм корбан булган шаһзадәнең гәүдәсен алып, бер читкә бастылар. Тәхет каршындагы каннар юылды, матур-матур келәмнәр җәелде, мөбәтләр корбан булган шаһзадәне келәмгә салдылар

Шаһиншаһ Бәһрам башындагы авыр таҗны сизсә дә, берәүне дә күрмәде, аның өчен бу тамаша тоташ бер төш сыман манзарага әверелде. Шулчак шаһиншаһ Бәһрам тәхетеннән күтәрелде дә, бер читтә келәмдә яткан энесенең мәете янына килде, иелеп, кулына күтәреп алды да, ишеккә таба китте. Ана беркем дә иярмәде, беркем бер сүз әйтмәде. Шаһиншаһ ишек бусагасын атлап чыккач кына мөбәтләрнен берсе янәшәсендәге икенчесенә:

– Кызыл күлмәк, кызыл итек кенә харап итте шаһзадәне.

Арысланнар кызыл төсне яратмыйлар, – диде.

Икенчесе аңа җавап итеп:

– Моны кылган эфиопның үзен ике дә уйламый арысланга ботарларга ташлаячаклар иде.

– Анысы хак, күз кысып кына кагыйдәне бозып булмый.

– Кем күз кысты соң?

– Олуг каһин Тахамтанга хәрам атакай Шахрай күз кысты, беләсең килсә...

– Һәм арысланнар аның күз кысуын аңладылар?

– Аңладылар булып чыга.

– Ничек?

– Беләсең килсә, арысланнар шуңа өйрәтелгән ерткычлар. Каһин атакай белән хәрам атакай бер сүздә булганнар. Шуны да сизмәдеңмени?!

– Сизмәдем дә, күрмәдем дә. Чөнки угланнарның икесе дә туран хатыңнан туганнар иде. Димәк, безнең белән хәзер тураннар идарә итәчәк. Угланнар тамырында төркиләр каны ага. Шаһзадә Бәһрам ничә ел далада торып кайтты?

– Төркиләрдәме, сарматлардамы?

– Бу халык икесе дә бер телдә сөйләшә. Атакай Шахрай ялганламаса, алар кушылып яталар икән, бер кавем булып Римга юнәләчәкләр, имеш.

– Ул халыктан барысын да көтәргә була. Ефәк юлы күптән алар кулында инде.

– Унуклар дигән ул халыкны чиннар туздырганнар дип сөйлиләр иде бит.

– Ул дала халкын Бөек Кир да җиңә алмаган.

– Юкка, юкка алып кайтмаган шаһзадә Бәһрам Сафура бикәсен.

– Мәңгүк атлы дала ханына кияүгә чыккан икән бит ул Сармат хан кызы Сафура диде бугай үзен хәрам атакай.

– Кайгырма, шаһзадә буш кул белән кайтмагандыр. Эт койрыгына тигәнәк ябышмый буламы. Үзе белән ниндидер Германрих король кызын алып кайткан, диделәр. Сылу икән үзе.

– Димәк, табадан яна төшкән шаһиншаһыбыз шул гүзәлгә өйләнәчәк, – дип әңгәмәгә нокта куйды мөбәтләрнең берсе. Ләкин икенчесе берни булмагандай дәвам итте:

– Күр әле, күр, ничек өтәләнеп йөри яңа шаһиншаһ янында хәрам агакай, әйтерсең үзе тәхеткә утырасы:

– Шаһиншаһның рухи атакае булмакчыдыр. Ә бит атасына кул салучылар да шулар булдылар, хатын-кызны сөю бәхетеннән мәхрүм ителгәннәр.

– Күп сөйләмә, телеңә тилчә чыгар. Башың икеме әллә?

– Ике түгел-түгелен дә. Ни кылаем, хак тәгалә уктыр, аннан үткен нәрсә юктыр, диләр укчылар.

Кызганыч, яңа гына энесе мәетен күтәреп, алар яныннан узган шаһиншаһ мөбәтләр әңгәмәсен ишетмәде, ишеткән булса, хәрам атакай Шахрайны сараена да керттермәс иде.

Бу вакытта шаһиншаһ Бәһрам тәхет ягыннан чыгып китеп бара иде инде. Аның артыннан шаһиншаһны күз карасы кебек сакларга бурычлы сөңге тоткан азатлар атлый.

Ә бу мәлдә мөбәтләргә һәм Фәрүз каласы аксөякләренә каршы чыкканы өчен шаһиншаһ Ядигәрне үтертеп, аның улы шаһзадә Бәһрамны ил тәхетенә утырткан олуг каһим Тахамтан тантана итә иде. Шул хәлдән соң бер ай үтәр-үтмәс шаһиншаһ Бәһрам бөтен халык алдында мәйданга чыгып, мәрхүм булган атасының сәясәтен яманлады, аксөякләргә һәм сарай куштаннарына ташлама ясавын белдереп, дехканнарга да ясак салымнарын киметәчәге турында әйтте. Яшь шаһиншаһның бу игъланы бик тиз ил халкына таралды һәм Иран империясенең яңа шаһиншаһы да тарихка яхшы яктан кереп калды.

Хәер, Сафура ханбикә дә шат иде, аның кулында хәзер угланнар Баламбир белән Бәһрам. Угланнарны якын итте ханбикәсе. Әллә инде беренче ире Бәһрам исемен йөрткәнгә, әллә үзе бала тапмаганга, икесен дә үз итте, ярата. Моңа Мәңгүк хан бер дә шаккатмады. Сафура ханбикә яшьлеген шаһзадә Бәһрам белән уздырган иде. Мәхәббәт кабатланса да, яшьлек ике килми, диләр. Ә яшьлектәге булган хәлләр хәтер сандыгында бик озак саклана икән ул. Әнә Мәңгүк хан үзе дә Сафура ханбикәсен өзелепләр яратса да, әле булса Атилла угланның әнисен оныта алганы юк. Яшьлек истәлеге итепме, Сафура ханбикә шаһзадә Бәһрам калдырган азатларны үз кырында тота. Хак, Сафура ханбикә кулында үскән угланнарны, нигездә, әнә шул убырлы карчык тәрбияли. Шулай да, шулай да Мәңгүк хан өчен: бу хәл бераз гаҗәбрәк иде. Ләкин ул бу хакта ичмасам бер тапкыр да бер сүз дә әйтмәде, күрсә дә, карчыкны күрмәмешкә сабышты. Алай да түзмәде, бер тапкыр җансакчысыннан карчыкны далага чакыртты. Чөнки чапкыннар һәм сәүдәгәрләр аша карчык шаһиншаһ Бәһрам белән элемтәдә тора иде. Мәңгүк хан хан янында – хан, ир янында – хан иде. Сафура ханбикәнең ниндидер сихерче карчык аша Бәһрам шаһиншаһ белән элемтәдә торуы аның эчен пошыра башлады. Ә Ираннан сәүдәгәрләр өзелми, ак төрекләргә корал, келәм-җәймәләр, җимешләр, савыт-сабалар китерәләр, ә биредән ашлык алып китәләр, ә җай килгәндә кызлар төяп алып китәргә дә күп сорамыйлар иде. Бу хәлне күрсә дә, күрмәмешкә салышты Мәңгүк хан, чөнки ханбикәсе белән телгә киләсе килми иде, чөнки Кара Иделне кичүгә үк илдә коллар сатуны тыйган иде. Фәрүз сәүдәгәрләренең яшереп-качырып кызлар алып китүләрен ишеткәч чакыртты да инде карчыкны далага Мәңгүк хан. Әле булса хәтерендә, Мәңгүк хан гадәттәгечә даладагы калкулыкка туктады, гадәттәгечә атыннан төшми генә карчыкны каршыларга булды. Ул җансакчысына әйткән иде: «Килмим, бармыйм, дисә, бәйләп, атка салып булса да алып кил», – дигән иде. Әйтүен әйтте җансакчысына шулай дип, соңыннан үкенү тойды. Чөнки бер тапкыр карчык турында сүз чыккач, Сафура ханбикә аңа төксе итеп: «Тимә син ул карчыкка, ханиям, ул минем яшьлек истәлегем», – дигән иде. Мәңгүк ханның моңа әллә ни исе китмәде китүен, әмма ханбикәсенең бу сүзләренә йөрәге кысылып куйгандай иткән иде. Икенче бер тапкыр ул Сафура ханбикә кырындагы Бәһрам шаһзадә калдырган азатларны Кырым тарафларында хәрәкәт итүче Рухил угланга озатмакчы булган иде. Әмма бу хәл-гамәл ирешүгә, Сафура ханбикәсе янә чәчрәп чыкты: «Әйттем бит инде мин сиңа, ханиям, тимә ул карчыкка дип, азатларга да, алар минекеләр, минекеләр!» – дип, Мәңгүк ханның тәмам җанын кыйды. Мәңгүк хан ике арада булган бу тәмсезләнешүне булмагандай кабул итеп, онытырга теләде, әмма карчык күз алдына килгән саен ярсуы янә кабарды. Булган яман әйтешүне оныту өчен Мәңгүк хан көн аралаш яугирләре арасында бәйгеләр уздырды, көннәр буена мәйданда югалды, мәгәр мәхәббәте көчле идеме, аннан әйләнеп кайтуга, Сафурасын эзләп тапты, кочагына иңде, булган хәлләрне зинһар оныт, дигәндәй күзләренә карады. Ул чынлап та аңа гашыйк иде, ул аны ярата, ансыз яшәүне күз алдына да китерми иде. Шуңа карамастан, алар арасында каршылыклар да булгалады, әмма барыбер мәхәббәтләре өстен чыкты, тагын килештеләр, тагын сөештеләр, шуннан бермәлгә тынычланып, юанып калдылар. Мәңгүк хан ханбикәсенә кала белән идарә итүне таптырган иде, хәтта заманында бу хакта бөтен халык алдында игълан итте. Шул көннән Сафура ханбикә кала күтәртергә кереште. Карчык аша Ираннан ташчылар, төзүчеләр китертте, далада тиңе булмаган кәрвансарай салдырды. Көче-сәләте җитмәгән халыкка кала читенә сәмәннән өй күтәртергә рөхсәт итте. Бер сүз белән, элек тә утрак тормышка омтылган сармат һәм угорлар кала салырга керештеләр. Бу чара исә төрле яктан сәүдәгәрләрне тартты, сату-алу илгә вә халыкка муллык китерде. Әнә шулай Мәңгүк ханның җиңел кулы белән Сафура ханбикә сәүдәгәрләр Азак дип атаган каланың түрәсе булып китте. Бер уйлаганда, Мәңгүк хан моңа кинәнергә тиеш иде кебек, ә ул исә еш кына ханбикәсенең бу эшенә көнләшеп карады. Ул арада Сафура ханбикә Бәһрам шаһзадә калдырган азатларны унукларның кызларына өйләндерде һәм аларга фарсылар кебек йортлар салып бирде. Иң яманы – азатлар Мәңгүк хан оештырган бәйгеләрдән баш тарттылар, ә Мәңгүк хан азатларга зарлана алмады. Хәер, кемгә зарланырга тиеш иде ул? Сафура ханбикәсенәме? Ул аны барыбер аңламас иде. Чөнки фарсы азатлары калада туган халык буларак фарсы сәүдәгәрләренә бик тиз арадаш булып киттеләр. Бер тапкыр табында матур итеп ашап утырганда шул хакта сүз кузгаткач, Сафура ханбикә тәмам төскә үзгәрде һәм: «Син, ханиям, кагылма инде минем азатларыма. Алар миңа кала салуда ярдәм итәләр. Син үзең мине кала түрәсе иттең түгелме соң, ханиям?! Әгәр дә син, ханиям, ары таба да бу сүзең кабатлыйсың икән...»

Күрде ич Мәңгүк хан, Сафура ханбикәсенең сипкелләре юкка чыкты, бит-йөзенә гүя ут капты, күзләрендә чаткылар уйнаша башлады. «Булды, булды, әйттем – кайттым, ханбикәм, әйттем – кайттым, ханбикәм», – дип әйткәнен сизми дә калды. Ләкин инде ханбикә Сафура кайнарланган иде. Ул тагы да зәһәррәк итеп: «Хан булсаң, хан бул инде!» – диде дә, ашаган көмеш кашыгын ташлап, чатырыннан ук чыгып китте.

Әле булса күз алдында, җансакчысы каршына китергән карчыкны ул эретерәк кенә каршы алды. Карчык килергә теләмәгән, ә җансакчысы аны чүпрәккә төреп, ат сыртына салып китергән. Калкулыкка җитүгә, җансакчысы карчыкны ат өстеннән алып, аягына бастырды, чүпрәген сүтеп җибәрде. Әнә шулай Мәңгүк хан каршында халык убырлы карчык дип йөргән кортка пәйда булды. Әмма карчык аякка басуга, гуннар ханы Мәңгүккә түгел, лач итеп җансакчының битенә төкерде.

– Әббау мәхәббәтсез! Карчыкны урламасаң, беткәндер сиңа кызлар!

– Кичер, кичерә күр, анакай, – дип карчыкның аягына төште җансакчы.

Ләкин убырлы карчык карашын ат менгән Мәңгүк ханга юнәлткән иде инде.

– Һай, менә кемгә кирәк булганмын икән мин, – диде карчык һәм ирен чите белән генә елмая-елмая Мәңгүк ханның атына таба кузгалды.

– Алай түгел, алай түгел, анакай, – дия-дия Мәңгүк хан аттан төште, ни кылырга белми ат йөгәнен кысып тотты.

– Алай булмаса, болай булыр, Мәңгүк хан. Мин синең кырыңда озын-озак торырга дип килмәдем, әйтер сүзең әйт тә, мин китәм. Әйт, гуннар ханы, шул хәлләрдән соң мин сине кем дип атыйм? Кияү дипме? Кияү дисәм, киявем була алмадың. Ил башы дисәм, ил башы моны кылмас иде...

Карчыкның фәлсәфи фикере һәм аңа кияү дип әйтергә җыенуы Мәңгүк ханның күңелен шактый йомшартты. Ул ат тезгенен җансакчысына ташлады да, карчыкка таба кузгалды. Шулчак җансакчысы карчыкның күлмәк итәгенә ябышты. Карчык аңа әйләнеп тибеп җибәрде һәм бала итәкле күлмәгенең чабуын күтәрә төшеп, Мәңгүк ханга текәлде.

– Унбаш, унбаш дим, читкәрәк китеп тор әле, – диде янә карчыкны туктатырга җыенган җансакчысына Мәңгүк хан.

Карчык чем-кара күзле, албасты дип йөрсәләр дә, күрер-күзгә чибәр иде. Төз борынлы, эчкә батканрак яңаклы, кара кашлы иде. Заманында карчык чибәрләрнең чибәре булгандыр, хак. Ләкин карчыкның кара күзләренә карауга Мәңгүк ханның бөтен тәне аша ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән тетрәнү узды. Сәер хәл, карчык гүя аны сихерли башлаган иде. Ул тик торганда гасабиланды, ни әйтергә белми торды. Ул да түгел, карчык күлмәк итәкләрен җыя төште дә, кылганнар өстенә утырды.

– Әйе, утырып сөйләшик әле, анакай, – диде тынычлана төшеп Мәңгүк хан һәм янына чүкте. Ул бер нәрсәгә шаккатты, каян килә көч вә гайрәт бу карчыкка? Нинди изге фәрештәләр аны кулыннан тотып йөртә? Бит кешене бар нәрсәдән дә мәхрүм итеп була: иленнән, туганнарыннан, мәхәббәттән. Ә менә аны гайрәтеннән, яшәү көченнән аерып булмый. Бу карчык заманында барысын да берьюлы югалткан: илен дә, туганнарын да, шаһиншаһка булган мәхәббәтен дә. Ә менә гайрәте әле булса ташып тора. Бу гайрәт унукларда да булды, яшәү көче. Олау һәм гаилә вә хатын-кызларын югалттылар, әмма гайрәтләре, яшәү көчләре калды. Бүген унуклар тагын аякланып киттеләр. Әнә шул гайрәтне һәм яшәү көчен угланнарына биреп калдырырга тиеш ул. Каршында утырган карчыкта әнә шул яшәү гайрәтен күрде Мәңгүк хан, шуңа карчыкны тыңларга булды.

– Чиннардан кыйналган унуклар сарматларга килеп кушылмаган булсалар, Мәңгүк хан, гүзәл Сармат хан кызы Сафураның мәхәббәте кабынып китмәгән булса, Кара Иделне кичү түгел, Җаек тирәсеннән дә уза алмаган булыр идегез. Иң әүвәл Сафура ханбикәңә рәхмәт әйт, ул бер сиңа гына түгел, синең кебек ирләр аның кырында тулып яталар иде, синең халкыңа да кулын сузды, берсеннән-берсе сылу кызларын егетләреңә бирде. Хәзер ил түрәсе булып алсаң да, элек бер дә болай гаярь хан булып күренмәгән идең миңа. Миннән үч алырга йөрмә, хан, мин инде ашыйсын ашаган, эчәсен эчкән, сөясен сөйгән хатын-кыз затындагы кеше. Күзеңә бәреп әйтәм, мин сине, дала ханы, яратмыйм. Сармат хан кызы гүзәл Сафурага өйләнгәнен өчен генә түгел, минем угылым аның куеныннан, җылы куеныннан аерган өчен яратмыйм. Мине калкулыкка дәшүең дә миңа ошамады. Мине кан дошманың йөзендә күрә башладыңмы әллә, ил ханы?!

– Юк, һич юк, анакай. Бәһрам шаһиншаһ бүген минем баҗаем. Баҗай туган түгел, шулай да якын кеше. Аннары аның угылы бездә, сез дә, – диде ни әйтергә белми аптыраганнан Мәңгүк хан. Сизде, тойды, ят ана бу карчык, беренче күрүдә үк ят булып тоелган иде, әле дә ят кеше булып кала бирә.

– Шаһзадә Бәһрам сарматларны ташлап китмәде, дала ханы, мин аны үзем Фәрүзгә озаттым. Туар-тумас шаһиншаһ буласы кеше иде углан һәм булды да. Соңгы вакытта фарсылар белән Кушан төркиләре тату гына яшәп киттеләр. Бәһрам бәк йөзендә сарматларны фарсылар белән кушарга дип килгән иде, дала ханы Мәңгүк. Ике арага сез килеп кердегез, унуклар. Бәһрам шаһиншаһ сезнең дошманыгыз түгел, Мәңгүк хан, Бәһрам шаһиншаһ унуклар ханы белән тату яшәргә тели. Сезнең дә, фарсыларның да кан дошманнары римлылар белән чиннар. Бәһрам шаһиншаһ сезгә аркадаш булырга тели, дала ханы Мәңгүк. Ул сине римлыларга яу йөрергә өнди һәм үзе дә бар көче белән шул тарафларга таба кузгалмакчы. Шул хакта сездән хәбәр алу белән.

– Мин бу хакта аз-маз хәбәрдар булсам да, баҗай Бәһрамның изге теләген ирештергән өчен рәхмәт сезгә, анакай.

– Килен хак булса, унуклар ханы түгел син, ә гуннар ханы, римлылар сезне гуннар дип яза башладылар, димәк, кыргыйлар.

– Мин римлыларга кадәр готлар белән күзгә-күз очрашырга тиеш, анакай. Минем өчен готлар бүген әрәмтамаклар, коллар сату исәбенә баеп яталар, җитмәсә үзләре комсызлар, түрәләре йөзләрчә хатын тоталар.

– Хатын-кыз тоту гаепме, дала халкына хатын-кыз тоту гаепме?! Ил түрәсе канаты астында йөзләрчә хатын-кыз булырга тиеш.

– Ләкин мин бер Сафура ханбикәне генә яратам, анакай. Минем уй башым ул түгел, анакай, минем сезгә булган уй башым – нигә сез мине күрә алмыйсыз? Нигә сез миңа ачулы?..

– Мин сезгә ачулы түгел, дала ханы. Хак, гөнаһлымын, кызларыгыз Фәрүзгә озаткаладым.

– Ә мин коллар сатуны тыйган идем бит инде.

– Ул кызларын Фәрүздә балда-майда гына йөзәләр, дала ханы. Мин аларны бәхетсез түгел, бәхетле итәм – шаһиншаһ сараена җибәрәм. Ә бит шаһиншаһ Бәһрам да сезгә олау-олау корал һәм кирәк-ярак җибәреп тора. Мин җибәргән кызлар исә бары тик әнә шул корал бәһасе генә, дала ханы.


<== previous lecture | next lecture ==>
Беренче китап 11 page | Беренче китап 13 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 1.164 s.