Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Беренче китап 13 page


Date: 2015-10-07; view: 359.


– Инде мин нишләргә тиеш, анакай, сезнең белән? Бит сез минем әмер-фәрманым бозасыз.

– Мин сезгә кирәк, хәтта бик кирәк кеше, дала ханы. Мин адашчы, Бәһрам улым белән сезнең арадагы арадашчы мин, дала ханы.

– Бәһрам шаһзадә сезнең улыгыз иде?

– Улым иде, дала ханы, улым иде.

– Алай, алай, – диде Мәңгүк хан, беравык зәңгәр күккә карап торды. Карчык исә кылган башын өзеп алды, җыерчыклар белән ермачланган йөз тирәсендә йөртте.

Тагын ни әйтә ала иде ул карчыкка? Һични. Һәм әйтмәде дә. Мәңгүк хан чарасыз калган берәүдәй беравык карчыкка карап торды. Җыерчыклар белән кантарланган йөзеннән тәүге гүзәллекне эзләде. Кара-күксел чырайлы иде карчык. Яшь чагында янып торган күзле, тутсылрак йөзле, зифа һәм сылу кыз булгандыр.

– Ут тояклы атлар, үткен күзле мәргәннәр, батыр йөрәкле сугышчылар синең үзеңдә. Аннары Бәһрам углан китеп тә сезнең арада калуыма янә шаккатма. Аерыла алмадым. Ул алтынчы Бәһрам булып илгә кайтырга тиеш, дала ханы. Бу хакта әле мин берәүгә дә әйтмәдем. Әмма бу минем хыялым. Кече Бәһрам Фәрүз тәхетендә утырасы бала, дала ханы Мәңгүк, – диде җен карчыгы.

– Сафура ханбикә килешсә, – диде ирен чите белән елмая төшеп Мәңгүк хан. Аңа бу карчык белән әңгәмә тоту янә кызык була башлады.

Ул арада җайдак ат белән җансакчысы килеп җитте. Мәңгүк хан сикереп атына атланды да далага чапты. Колак янында дала җиле сызгыра, ат тоягына төшеп йөрәк тибә, Берара чапканнан соң, атын тыя төшеп, үз артыннан җилле генә элдергән җансакчысын көтеп алды, ә теге иясен куып җитүгә, атын хан белән янәшә атлатып китте.

– Әйт әле, унбаш, синең яныңнан узганда нәрсә дип әйтте теге җен карчык?

– Хатын-кыз ат түгел, йөгән салып булмый аңа, – диде һәм зәһәр итеп көлде.

– Һа-һа-һа! Чынлап та җен карчык икән, – диде Мәңгүк хан янә карчыкның тапкырлыгына соклануын яшермичә: – Әйт әле, унбаш, син шул карчыктан сабак алыр идеңме? – дип сорады.

– Сабакны мин Көнбаш атакайдан алдым, – диде унбаш. – Ләкин риза булса, бу җен карчыгыннан да сабак алыр идем.

– Миңа җиткерделәр, алар икесе дә бер җептән сөрелгәннәр дип.

Улына каршы чабасы иткән иде ич, әмма хан ханлыгын итте, Атилла угланны калкулыкта көтеп алырга булды.

Шулчак бер ат арасы артта басып торган унбашы дәште.

– Угланны ат өстендә каршы алыгыз, бабаларыбыз гел шулай иткән. Углан атадан өстә була алмый.

Шул турыда уйлады Мәңгүк хан олаулар җиткән арада. Аннары ул атыннан төште дә тимерче Тугран белән Айгөл апасы утырган арба янына туктап, алар белән кочаклашты, үбеште, хәтта күзләренә йөгергән яшьләрен сөртә-сөртә куаныштылар. Аннары килене утырган арбага таба атлады Мәңгүк хан, аның кырыннан атасы буена җитәргә тырышып, күкрәген киерә төшеп, Атилла угланы атлады. Сизелерлек авырлы Күркәм килене арбадан төшкәч, Мәңгүк хан үз күзләренә үзе ышанмый торды. Гүзәл иде килене, әйтерсең җиргә грекларның алиһәсе төшеп, аңа таба килә иде.

– Саумы, килен! – диде һәм килене кулыннан баланы алды да, икенче кулы белән киленнең иңеннән кочты. – Төкле аягың белән унуклар җиренә, балакай.

Олуг ханның күзләрендә мөлдерәп тулган яшь иде. Шатлык яше.

– Мине бүген чиннар түгел, римлылар борчый, ханбикәм. Шуның өчен без дә әзер олуг Римга таба яу кузгалырга. Ләкин мин баҗай вәгъдә иткән коралны көтәм, ханбикәм.

– Баҗаң җибәргән корал күптән юлда инде, ханиям, бүген-иртәгә ыстанда булыр, – диде ханбикә Сафура һәм ни сәбәпледер угланнарга йорттан чыгып торырга кушты, ә үзе ир-канаты янәшәсенә килеп утырды.

– Димәк син, ханбикәм, баҗай белән анакай аша аралашасын?

– Бу гөнаһны, ханиям. Юк. Аннары иң хаҗәт хәбәрне миңа өнбаш атакай җиткереп тора. Ун кулым ул минем, ханиям, уң кулым.

 

XVI

Алар бу җәйдә Өрәк елгасына таба җәйләделәр. Ниндидер инеш буена туктагач, Атилла атыннан төште дә түбәле арба эченә үрләде.

– Саулармы сез, – дия-дия түргә таба үтте һәм үчтеки уйнаткан Дингизидны әнисе кулыннан алды.

– Иллак кая?

– Баламир абыйсы алып чыкты аны. Уктан алырга өйрәтә.

– Улым Диңгизид, атаңны да бераз бимазала әле. Сикерә дә сикерә, эчемне авырттырып бетерде инде, – диде хатын чин ефәгеннән теккән зәңгәр күлмәген рәтли-рәтли.

Атилла сыңар кулы белән баланы кулына күтәрде һәм әйләндерә башлады.

– Төшереп җибәрә күрмә тагын, атасы дим...

Атилла баланы бөтерүдән туктатып, корсагына бастырды, аннары аягыннан эләктереп, түшкә кебек асылындырды. Бала кычкырып елап җибәрде.

– Имгәтә күрмә тагын баланы. Кит инде, Атилла, бигрәк каты куллысың, – диде хатын баланы кулга ала-ала.

– Еласын, кычкырып еласын. Җырчы булыр, – диде Атилла һәм баланы кулына алды да янә үчтеки итә башлады. Ни сәбәпледер бала елаудан туктады һәм шырык-шырык көләргә тотынды.

– Җитеп торыр, – диде Атилла, баланы бер читкә җибәрде һәм торып утырды һәм Күркәм хатынга елмаеп карап тора башлады.

– Мин синең янга ни өчен кердем дип уйлыйсың инде, – диде ир-ат һәм үрелеп, хатынның йомшак җиренә шап итеп сугып алды.

– Хилхәл атакай кайда?

– Син, анасы, башта Айгөл апаны дәш.

– Нигә ул сиңа?

– Баланы аңа бир, минем сиңа гына әйтер сүзем бар.

– Бәй, бала янында әйт, ни аңлый ул.

– Мин әйтергә теләгән сүзне бала ишетергә тиеш түгел, Күркәм хатын. Мине атам Германрих король өстенә яу җибәрә. Ә минем башта Ольвия каласына йөрисем килә. Атам белән бәхәскә керәсем килми, башта бу хакта атама Айгөл апа җиткерсен иде.

– Син төмәнбаш ич, бу хакта минем белән киңәшергә тиешсеңме?

– Юк, әлбәттә, Күркәм хатың, юк. Ләкин мин башта синең белән киңәшергә булдым. Киңәшле эш уңар, диләр бит.

– Ярар, ярар, аңладым. Башта мин баланы Айгөл апага илтеп бирергә тиешмен. Шулаймы?!

– Һәй, зирәк хатын булдың да соң, Күркәм... Тик кара аны, тиз әйлән, мине яугирләрем көтә.

– Карале, Атилла, әллә синең миннән тагын бер малай таптырырга исәбең инде.

– Икене, өчне хәтта. Күркәм хатын, өчне. Бар инде, тиз йөре.

– Малайларга туймадың инде.

– Син аларны миңа икешәрне тап, игезәк-игезәк итеп.

– Җүләрем, – диде Күркәм хатын, ир-канатының яңагына кагылып алды да, арбадан төшеп китте...

Хатын баланы Айгөл апасында калдырып, бик тиз әйләнеп кайтты. Һәм ягымлы итеп зарлана-зарлана эчкәре үтте.

– Көпә-көндез, оят түгелме үзеңә, Атилла дим.

– Оят түгел, Күркәм җаным, оят түгел. Тансыкладым үзеңне. Шул гына...

Наздан соң тынып калган хатын тик торганда әйтеп куйды:

– Карале, Атилла, син миңа яратып өйләндеңме?

– Яратмаган кешегә хан угланнары өйләнмиләр. Булмады синдәйләр нә ак чәчле удмуртларда, нә сары чәчле сарматларда.

– Ярый, – диде уенын-чынын бергә кушып Күркәм хатын. – Сары чәчле Сармат кызлары арасында да синең күзең төшәрдәйләр булмагач, ак чәчле удмуртлар арасыннан да тапмагач, мин кем булам соң инде?

– Тәңрем юллаган хатын, Күркәм, Тәңрем юллаган хатын.

– Күр әле моны, һәр унукны Тәңре өйләндерә икән. Үзең ни карадың соң?

– Тәңрем миңа сине хатыным итеп алырга кушты, һәм мин сиңа өйләндем. Шул җитмәгәнме сиңа?! Син миңа ике елга бер малай табып тор. Башкасын мин синнән таләп итмим.

– Анысы иңде Тәңре кодрәтеннән генә тора.

– Һәм минем кодрәттән, Күркәм җаным, минем кодрәттән дә, – дия-дия Атилла янә хатынның куенына сеңде.

Ярсу нәфесен баскач, чалкай төшкән Атилла татлы наздан исәнгерәп калган хатынга әйтте:

– Яуга сине дә алырмын, Хилхәл атакайны да. Хилхәл атакай мине укырга, язарга өйрәтте. Ул, миңа калса, олуг акыл иясе. Ул мине син – күк, хатын-кыз – җир-су дип бара. Имеш, мин сиңа яңгыр яудырам, орлыгым салам, ә син кешелеккә дәвам бирәсең.

– Саташкан карт ул. Ничек инде син – күк, мин – җир, ди?

– Рух күктән килә, Тәңредән ди ул, рух – мәңгелек куәт.

– Күк икәнсең, яудыр алайса тагын бер шифалы яңгырың. Ә мин сиңа тагын бер малай табармын...

Күркәм хатын һәрчак әнә шулай кузгатты аны, әнә шулай яратырга чакырды һәм сөя-назлый башласа, Атилланы тәмам чарасыз итте, ә инде дәрте кузгалган Атилла өлгереп җиткән татлы җимеш тәмен татыган берәүдәй назлы итеп ыңгырашып куйды.

 

XVIII

Сабыр төбе сары алтын, диләр. Мәңгүк хан табын уздырганнан соң Сафура ханбикә аңа Ольвия каласына таба илче йөзендә шымчылар җибәрергә киңәш итте.

– Ханиям, син угланнарың Ольвия каласына яу җибәрдең. Минем атам, Сармат хан, теге йә бу халыкка яу йөрер алдыннан әүвәл ул илгә шымчыларын җибәрер иде. Кемне җибәрдең син ул җантауар сатарга көйләнгән базар-калага? Беркемне дә җибәрмәдең. Шулай бит?

– Анысы хак, беркемне дә җибәрмәдем, ләкин бит, ханбикәм, нигә көчлегә хәйлә. Без ул каланы болай да алырбыз.

– Көч үз урынында, куәт үз урынында, ә хәйлә, дошманыңның бөтен уй-теләген белеп тору бөтенләй икенче нәрсә ич, ханиям. Ялгышмасам, әтәчләнүең генә булмаса, син угланнарың Рим империясендәге колларны азат итәргә кузгаттың. Рухил белән Рамул углан киттеләр ич инде. Алардан һәр ай булмаса да, атнага бер хәбәр алып торасын. Син беләсең булса кирәк, ханиям, кем соң ул кол? Рим империясендә нинди шартларда көн күрә ул? Телиме ул синең империя кулыннан азат итүен?..

– Богаудагы адәм баласы түгел, эт тә чылбырдан азат итүне көн-төн көтеп ята, ханбикәм. Димәк, тели кол минем азат итүем, тели!

– Менә шуны тәгаен белү өчен син башта дошман иленә ышанычлы кешеләрең җибәрергә тиешсең, ханиям. Ул кеше дошман телен белсен, хәтта гореф-гадәтләрен дә. Кесәсендә мул итеп акча йөртсен.

– Син хаклы, ханбикәм, хаклы.

Мәңгүк хан ханбикәсенә кайтарып сүз әйтмәде. Сарматларда борын-борын заманнардан бирле грек телен дә, римлылар телен дә яхшы белгән кешеләр бар. Аларны сәүдәгәрләр сурәтендәме, һөнәрчеләр йөзендәме Ольвия каласына җибәрсәң һәм алар аша каладагы хәлләрне белеп торсаң – хәйран булыр иде. Әнә шул ягы белән ханбикәсе торган саен ачыла бара иде аның өчен.

– Уйлап карарга кирәк булыр, ханбикәм. Ушлы киңәш бу.

– Ахыр килеп, ханиям, һәр төмәндә ким куйганда бер рухи атакай булырга тиеш.

– Хак, хак, ханбикәм, булырга тиеш.

– Яугирләр арасында йөргән рухи атакай җирдәге Тәңре илчесе ул, ханиям.

– Бездә барысы да бар, шымчылар да, сәүдәгәрләр дә, сәяхәтчеләр дә. Римлыларда ничәмә еллар әсир йөзендә яшәгән Исла берүзе бер төмәнең торырлык, ханиям. Телләрен дә әйбәт белә, тактага язган язуларын да су кебек эчә. Мин аны сараемда тота идем, иртәгә үк синең карамакка бирәм, ханиям. Калганын үзең сөйләшерсең.

– Тугран останы иртәгә үк Ольвия каласына озатырга була. Әйе, һөнәрче йөзендә.

Мәңгүк хан бүген үк бу эшкә керешәм дигәндәй кузгалып куйды һәм торып баскач, елмаеп ханбикәсенә карады һәм:

– Ярый әле син бар, ханбикәм, – диде.

Ханбикә Сафура ирен озата чыкты, чатыр каршында балалар белән уйнаган Атилланы һәм Күркәмне күреп, чатырына дәште.

– Килен дим, кил әле бире, Кил-кил, Атилла, син дә. Угланнар үстерәсез. Күр әле, туп кебекләр.

Сафура ханбикә Күркәм янына килде, ике баланы җитәкләп алды һәм чатырына таба китте.

– Анакай, мин кереп тормыйм инде, – диде Атилла. – Эшем бар иде.

– Эшең булса, китә тор, ә мин киленне җибәрмим, улларыңны да. Әбиләре ич мин алар өчен, әбиләре. Әйдә-әйдә, килен, ирләр шулай инде алар, бер дә борчылма, китә бирсен. Ә без матур итеп кунак булырбыз, фарсылардан килгән тәмле-томлыларны ашарбыз. Шулаймы, батыр егетләр? – дия-дия Сафура ханбикә балаларны чытырга алып кереп китте, аңа килене иярде.

Чатырга кергәч, Сафура ханбикә Күркәм киленгә күз төшереп алды. Һәм тулынкы йөз белән елмаеп алды.

Күркәм хатынның йөзенә гүя ут капты – кызарынып чыкты.

– Атилла бит ашыктыра, – диде ул аклангандай, көмәнен яшерергә теләгәндәй эчең җыя төшне.

– Бала табу бәхет ул, киленкәем, бәхет. Булса иде әле минем кырымда шуларның берсе.

– Нигә соң Бәһрам баланы фарсыларга биреп җибәрдегез?

– Шулай вәгъдәләшкән идек, килен. Ил башы биргән вәгъдәсен үтәргә тиеш. Юкса аның дәрәҗәсе көне белән төшәчәк, көне белән.

Чатырда табын хәзерләнгән икән инде, Сафура ханбикә табынга башта балаларны утыртты, аннары киленен кунаклатты, шуннан соң гына чатыр ишеген ачып карады. Карады да шаккатты, ишек кырында ук Атилла углан басып тора иде.

– Әллә керергә кыймый тора инде. Кер әйдә, яубашмы син?!

Ханбикә Сафура Атилланың кулыннан алды, эчкәре алып керде һәм табынга утыртты.

– Болай ук булыр дип уйламаган идем мин, анакай.

– Җитешегез, ашагыз. Ә мин менә бу бәләкәйне сөям әле. Бир әле, килен, кечесен. Бир, бир, курыкма. Еламас ул. Минем кулда балалар еламый. – Сафура ханбикә баланы кулына алды, табын тирәли йөреп китте. – Күр әле моны, күр. Суеп каплаганнармы, тач атасы, күзләре дә, катлары да хәтта. Авызын кара әле, авызына чаклы. Һәй, турсайма әле син алай, ятсынма дим. Әбиен ич мин синең, әбиең...

Атилла табындагы татлы ризыкларга үрелде. Казылыктан да, тутлаган иттән дә, кымыздан да авыз итте. Анакайның табынында фарсылардан китерелгән тансык булган хәлвә, ширбәт кебек төчеләр һәм кипкән йөзем, өрек, чикләвек кебек ризыклар да бар иде.

– Фарсыларның ашы тәмле, ә үзебезнең ризык тансыграк, – диде Атилла янәшәсендә утырган Күркәм хатынга. – Куриш җизкәйдә өч-дүрт ел буена балык, аю ите ашый-ашый дала ризыгын тансыклый башлаган идем инде. Әнисе, син дә җитеш. Балага сөтең мулдан төшәр.

Сафура ханбикә ир белән хатын арасындагы сөйләшүне ишетте дә, ишетмәде дә. Ул әле баланы үчтеки итте – сикертте, әле бит алмаларыннан үбә-үбә сөйде, әле елар чиккә җиткән баланы юатырга керешче.

Килененең бала яратуын ишетеп, түр якта карчык пәйда булды. Ул гадәттәгечә тамак кырды, янәсе, ул да бар бу чатырда.

– Анакай, әйдә, табынга уз. Менә килен белән Атилла углан кунакка килделәр әле. Балалары, балалары, анакай, күз алмалы түгел.

– Күз тигерә күрмә тагын, килен дим. Сабый балага сокланып карарга ярамый, диләр.

– Бәһрам шаһиншаһтан хат алдым дигән идең, ни яза, анакай? Әйткән идем бит, беркөнне. Әйе, менә шул углан инде яу кузгалачак. Бәһрам шаһиншаһка хәбәр итә аласың, гуннар да яуга кузгала.

Менә монысын Атилла һич тә көтмәгән иде. Чөнки яу кузгалу хәрбиләр өчен үзенә күрә сәяси сер иде, ә монда Сафура ханбикә атасы җен карчык дип сөйләгән карчыкка барысын да сөйләп бирде. Ә бит яу кузгалуны бары тик меңбашлар да, атасы гына белә иде. Димәк, яу кузгалу турында атасы Мәңгүк хан башта ханбикәсе белән уртаклашкан. Шуңа карамастан. Атилла:

– Барысы да олуг хан кулында, анакай, – диюдән ары уза алмады. Алай да өстәде: – Юкса мин бүген үк чыгып китәр идем.

– Атаң кулдан тотып торамы, Атилла углан? – диде карчык киная катыш.

– Без башта базаркала Ольвия каласына юнәлербез дип уйлыйм мин, анакай. Ольвия каласын кем саклый, без әле белмибез. Готлармы. Рим легионерларымы?

– Готлар Ольвия каласында тормыйлар, углан. Каланы Рим легионерлары саклый, – диде карчык бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуын сиздереп.

– Анакай, борчылма, Мәңгүк хан барысын да алдан уйлап куйды инде, иртәгә илче-сәүдәгәрләр йөзендә Исла белән осталар остасы Тугран Ольвия каласына таба кузгалачаклар, Тугран анда калыр, ә Исла Римга таба юл алыр диде Мәңгүк хан, – дип карчыкның авызын томалады Сафура ханбикә, һәм өстәде: – Күп тә үтмәс, Атилла углан Өрәк елгасына таба җәйли башлар... Аннан Ольвияга.

Атилла ни әйтергә белми, әле булса баланы кулында тоткан Сафура ханбикәгә, карчыкка карап алды һәм күңеленә беренче килгән уй: «Кем туннарга баш бүген, Сафура ханбикәме, атасы Мәңгүк ханмы?» – дигән уй килде.

– Рухил белән Рамул туганнар яудалар инде, тиздән без дә кузгалырбыз, анакай, – диде Атилла һәм ниндидер бу сөйләшүдән уңайсызлану тоеп, торып басты.

– Рухил белән Рамул угланнар Византиягә йөз тоткан аланнарга таба кузгалдылар, Баламбир да. Ә син бүген-иртәгә кузгалырсың, Атилла углан. Кара аны, киленне ыстанда калдыра күрмә. Борынгы төркиләр яуга гаиләләре белән чыкканнар.

– Мин бу хакта хәбәрдар, анакай, – диде Атилла һәм ишеккә таба кузгалды. – Аш-ризыгыгыз өчен рәхмәт, анакай. Сау булыгыз, – дип баш игәндәй итте почмакта басып торган карчыкка Атилла углан һәм ишек яры җиткәч, кинәт туктады да: – Ә сез, карт анакай, ни уйлыйсыз бу хакта? – дип сорады.

Карчык башта килененә күз төшереп алды, ахыр карашын Атиллага һәм тыңкышрак тавыш белән:

– Ил анасы мин, Атилла углан, ил анасы. Мин төш күрдем, Атилла углан һәм Тәңрем миңа әйтте: «Ил куәте киләчәктә Атилла углан кулына күчәр. Ул күтәрер гуннар данын». Мин төшемне сиңа атап юрадым, Атилла углан, юраганым юш килер. Син узарсың дөнья илләре өстеннән давыл булып, син котларын алырсың готларның да, римлыларның да, Атилла углан.

Хәйран калмады иде карчыкка, инде чатырдан чыгып китәргә торган Атилла карчыкка таба борыла төште, хәтта бер тезенә төште, бу инде аның карчыкка хөрмәте иде. Хак, карчыкның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да була иде. Ләкин Атилла углан үзе дә белми, ни өчендер карчыкның сүзләренә ышанасы итте. Әллә соң карчык чынлап та белеп сөйлиме, Тәңре кылычы аның кулында ич инде – унуклар данын күтәргән Тәңре кылычы.

Карчык тагын нидер әйтергә ымсынган кебек итте, ләкин Атилла углан торып баскан һәм чатыр япмасын ачкан иде инде.

– Кайтыр юлда атаң янына кереп чык, Атилла углан, – диде Сафура ханбикә. – Ул сине эзләгән иде. Ә киленне мин үзем озатырмын.

– Яхшы, анакай, – диде Атилла углан һәм чатырдан чыгып китте.

Чынлап та, атасы Мәңгүк хан аны көткәндәй Атилланы чатыр авызына ук килеп каршы алды һәм түргә әйдәде.

– Уз-уз, углан, түрдән уз. Утыр әле каршымдагы түмәргә. Шулай. Әйе. Кһм. Ни, анаңда булдыңмы?

– Сез алдан сөйләшкән идегез, атам?

– Син кермә инде, углан, хан белән ханбикә арасына. Алдан сөйләшкән булсак ни дә, сөйләшмәгән булсак ни. Сиңа барыбер түгелмени?

– Барыбер дә, барыбер түгел дә, атам. Бер атка ике йөгән кигермиләр.

– Ә менә сиңа без ике йөгән кигерергә җыенабыз. Рухил белән Рамул угланнар хакында сүз бармый. Теге йә бу хәл булса, мин аларга хәбәр итәрмен һәм алар минем белән килешерләр. Мин сине корал белән тәэмин иттем, шаһиншаһ җибәргән хәбәр җиткерүче күгәрченнәрем бирергә булдым.

– Атакаем кем булыр, атам?

– Хилхәл атакай һәм аның янында Айгөл апаң. Сафура ханбикә дә килеште, һәм мин дә шулай хәл иттем.

– Биләү абам белән без кавышырбызмы?

– Бергә, углан. Ул да килеште синең яубаш булуың белән.

– Атам, мин синең ышанычың акларга тырышырмын. – Атилла торды, атасы Мәңгүк хан каршына килеп бер тезенә төште. – Мин синнән әмер көтәм, атам. Мине Тугран оста да борчый, атам...

Мәнтүк хан угланның башына кулың куйды, бертын бер ноктага карап, уйлап торды. Ул угланның Римга кадәр орыш-сугышлар аша юлын күзаллады бугай, чөнки бу хәлнең угланга җиңел булмаячагын белә иде, көрсенеп куйды.

– Ләкин мине Исладан бигрәк Тугран оста борчый, атам.

– Алар үз юлларында инде, углан. Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Империянең төп көче Ольвиядә түгел, Римда, Римга каршы Кече Азиядә Бәһрам шаһиншаһ сугыша. Әлбәттә инде император төп көчне аңа каршы җибәргәндер. Бер сүз белән, син бик вакытлы яу кузгаласын. Рухил белән Рамул Балкан яклары аша узсалар, син Ольвия аша, Германрих король җирләре аша Римга юнәлерсең.

– Атам, син чынлаптамы коллар сатуга чик куярга җыенасың?

– Әйтсәм әйтим инде, углан, коллар сатуны тыю, җантауар сатучыларга каршы чыгу минем күптәнге хыялым иде. Рим кебек империядә безнең канкардәшләребез гасырлар буена иза чиктеләр. Моңа чик куючы минем угланнарым булыр. Сафура анаң белән без шулай хәл иттек. Иң мөһиме, безне һәр халык коллыктан азат итүчеләр итеп кабул итәчәкләр. Без әнә шуңа таянырга тиешбез. Мин белмим, Бәһрам шаһиншаһның явы ни белән бетәр, чөнки Иран үзе дә коллар белән сәүдә итә. Ләкин мин бернәрсәгә ышанам, аны сезне кабул иткән кебек кабул итмәсләр. Әйе, сез яулаган бер генә халык та сезгә каршы чыкмас, чөнки сез, углан, аларны коллыктан азат итүчеләр йөзендә сугышачаксыз. Хак, коллыктан азат итү, теге йә бу халыкка ирек бирү әлегә бары тик алдан уйланган хәйлә генә булыр. Әмма төп чакыруыгыз, төп сөрәнегез халыкларны коллыктан азат итү булыр. Империя кулында йөзләрчә, халыклардан җыелган яугирләр хезмәт итә, Сафура анаң уенча, Ольвия каласына керүгә, алар сезнең якка чыгарлар. Бик ихтимал, без уйлаган хәйлә барып чыкса. Синең гөп максатың исә, углан, римлылар кулындагы Дауыт, Тургай ханнарның яугирләрен һәм халкын коллыктан азат итү – югалтулар бәрабәренә булса да коткар син аларны. Илгә кайтасыларын илгә кайтарып җибәр, орышка ярардайларын үзенә ала. Үзең коллар тотма. Әсирләр тот, әмма озак түгел. Син аларның күбесен илләренә кайтарып җибәр. Җиткерсеннәр халыкларына туннарның кем икәнлекләрен. Ләкин яуланган халыкларның барысына да уннан бер табышына ясак сал. Юкса, сугышчыларың сине аңламас.


<== previous lecture | next lecture ==>
Беренче китап 12 page | Беренче китап 14 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.377 s.