![]() |
Беренче китап 14 pageDate: 2015-10-07; view: 364. – Бу уй Куриш җизнәйдә яшәгән чакта минем башка да килгән иде, атам. Ул да әсирләр тотмады, әсир бер егетне үз кызларының берсенә өйләндерде һәм хәтта йорт салып кына калмады, җир дә бирде. – Куриш җизнәңнең ил чиге бар иде, ә даланың чиге юк, дала чиксез. Ә безнең күп кенә төрки кавемнәребез җәйләп гомер иттеләр, әйтик, Дауыт белән Тургай кавемнәре, һәм халкы аз булу сәбәпле Германрих король кулына төштеләр. Ә ул аларны Римга сатып җибәргән дигән хәбәр иреште. Хак, һәр гаиләдә хыянәтче булган кебек ил халкы арасында да хыянәтчеләр булгалый. – Хыянәт иткән кешеләрен Куриш җизнәй аюларга ботарларга ташлар иде. Мин нишләргә тиеш булачакмын алар белән? – Ольвия каласын алу белән сиңа минем ярлыгым ирешер. Ярлыкта барысы да язылган булыр, углан, барысы да. Унукларда хыянәт иткән кеше җәзаны хыянәтенең авырлыгына карап үзе сайлый торган иде, углан. Тик шулай да аң бул, заманалар үзгәрә, без сарматлар канаты астына кердек, син үзен белән угорлар кавеменең бер өлешен ияртеп алып кайттың. Хыянәтчеләргә җәзаны үзең сайларсың. Әлегә синең төп дошманың римлылар белән готлар. Ә дала халкын әсир итеп ятучы Германрих король булды. Син башта аңардан үч ал. Ольвия каласын туздырганнан соң Германрих корольнең җирләренә юнәлерсең. – Яхшы, атам. Димәк, мин иртәгә үк Өрәк елгасына таба кузгалам. – Мин сиңа әмерем җиткердем инде, углан. Кыл – кыласың. Мин әйттем. Иртәгә кояшны каршы алуга, Тәңрегә догабыз укуга, сез юлга кузгаласыз.
* * * Яу турында сүз кузгалгач та, атасыннан әмер-фатиха алып чатырдан чыгып барганда да Атилла атасыннан: «Атам, нигә син, олуг хан буларак, яубаш булырга теләмисең?» – дип сорарга ымсынып куйгаласа да, сорамады, тыелып калды. Атасы төп өйдә кала, гуннар белән эш иткәндә византиялеләр дә, фарсылар да, хәтта сирәк-мирәк греклар аша римлылар да Тын елгасы буендагы Гунстан, ә халык телендә Азак дип йөртелгән калага килерләр иде. Әйе, илдә торып алар белән идарә итәргә тиеш. Моны атасы белән булган соңгы әңгәмәдә генә аңлады Атилла. Атасы илдә калып дөрес эшли, дигән фикер белән чыкты ул Мәңгүк хан чатырыннан. Күрде-сизде ич, атасы сарматлар ягын каера, ләкин инде илгә килгән сәүдәгәрләр сарматларны сарматлар дип түгел, гуннар дип атыйлар, калаларын да Гунстан, гәрчә туннарны уратып алган җирле халыклар бу каланы Азак дип атасалар да. Хәзер инде унуклар да тәүге унуклар түгел, сарматлар да тәгаен йөзләрен алыштырдылар, кыяфәтләре генә түгел, телләре дә ниндидер күләмдә үзгәрде, кием-салым турында әйтеп тә торасы юк. Сугыш кораллары да нык кына үзгәрде, һәр як тагы да камилрәк коралны кабул итте, шул сәбәпле сәүдәгәрләр «гуннар» дип йөри башлаган унук, сармат, угор кавемнәреннән торган халык бер казанда кайнатылгандай төс алды.
XIX Атакай Шахрай илче йөзендә Мәңгүк хан башкаласына кич якта гына килеп җитте. Зур кәрван белән килгән каһин чираттагы олауны кәрвансарайда калдыруга, башта Мәңгүк хан сараена түгел, ни сәбәпледер Сафура ханбикә йорты каршына туктады. Ханбикә яшәгән йортның бусагасын атлап керүгә, ана шаһиншаһ Бәһрам сәламен җиткерде, бары тик шуннан соң гына ханбикәдән фатиха алып, Мәңгүк хан сараена юнәлде. Шымчылары бу хакта олуг ханга җиткерсәләр дә, Мәңгүк ханның моңа бер дә исе китмәде, үзалдына елмаеп кына куйды. Һәм һәр әмерен үтәргә әзер торган шымчыларына: – Юлыгызда булыгыз, мин сезгә шуның өчен көмештән дирһәм түлим, – диде. Яман яктан булса да сөенчене алдан җиткергән шымчылар хан сараеннан буш кул белән чыгып киттеләр, ә бит зур өметләр белән кергәннәр иде. Ахыр килеп, каһин Шахрайның зур кәрван белән Гунстанга юнәлүе турында Мәңгүк ханга Көнбаш атакай җиткергән иде инде. Мәңгүк кан барча хәбәрне дә тыныч кабул итте. Ул инде үз дигәненә ирешкән иде – угланнарын яуга озаткан, атна-ун көнгә бер булмаса да, ай саен алардан хәбәр алып тора иде. Сармат ханның кышлау каласы – Гунстан аңа ошый. Ниләр генә кыланмасын ханбикәсе, ул аны ярата, бар кылган гамәлләрен дә кичерә килә иде. Күп очракта аның киңәшен тота, теге йә бу тәкъдиме белән килешмәгән чакта гына бик озаклап, тәфсилләп аңлата иде. Һәм, сәер хәл, Сафура ханбикәсе кинәт кенә килешер иде. Шуның өчен ул шаһиншаһ илчесе вә сәүдәгәре атакай Шаһрайның әүвәл башта ханбикә йортына туктавын олуг хан буларак бигүк ошатып җиткермәсә дә, бер дә күтәрелеп бәрелмәде. Ахыр чиктә, Сафура ханбикәнең моңа хокукы да бар иде, сарматлар җиренә йортка кергәндәй кем баш иеп килде – Мәңгүк хан, син түгелме?! Сармат хан һәм аның кызы борын-борын заманнардан ук фарсылар белән аралашканнар, сәүдә иткәннәр, кызлар алышканнар, бу хәл исә шуның дәвамы гына иде. Шымчылары моны аңламый да аңламый, шул ук вакытта кайбер сәясәттән ерак йөргән тупас унуклар да. Әлбәттә, ир – канат, хатын – аяк, дигән гыйбарә дә бар. Шуңа карамастан, олуг хан буларак ул Сафура ханбикәсен барлык киңәшчеләреннән дә өстен күрә иде. Ахыр килеп, Мәңгүк ханның яраткан хатыны Сафура ханбикәсе белән бер дә тәмсезләнәсе килеп тормый иде. Унуклар аның ханбикәсе турында күпме генә авыз чайкасалар да – ул түзәр. Ә хәзер фарсылар белән гуннар дип аталган унуклар арасында яңа төр багланышлар бөреләнеп килә. Ә бу инде дөнья халыклары белән килешеп яшәүнең имин бер төр чарысыдыр. Алай да Мәңгүк хан түзмәде, чатырыннан чыкты һәм атына атланып боҗра-боҗра утырган урамнардан китте. Берара йөргәч, җансакчыларына да игътибар итми, Сафура ханбикә йортына юнәлде, әмма йортка кермәде, капка кырыннан узып китте. Шул чакта күп санлы олаулар кәрвансарайга кереп баралар иде инде. Шушы күренеш Мәңгүк ханны тәмам тынычландырды һәм ул атын үз сараена таба борды. Ләкин сарай капкасына җитәрәк атын далага чыга торган урамга юнәлтте һәм шунда үзен озата килүче җансакчысыннан башын бора төшеп сорады. – Илчеләрне кем каршылады? – Сафура ханбикә, хан. – Тагын кем? – Теге җен карчыгы да бар иде. – Нинди йөк китергәннәр фарсы сәүдәгәрләре? – Корал һәм төче-мөче диделәр. Кем, ни, кызлар да. – Кызларны кем җибәргән? – Гадәтенчә шаһиншаһ Бәһрам бәк Сафура ханбикәгә юллаган, диделәр. Унуклар кызларга туймыйлар икән, рәхим итсен унуклар ханы, дип әйтеп әйткән, имеш, Бәһрам шаһиншаһ. – Мин түгел, минем егетләрем кызларга туймый. Шаһиншаһ хаклы, ләкин Мәңгүк хан түгел. Мәңгүк хан үз гомеренә эзләгән кешесен тапты, җансакчы. Шулай дип әйтергә иде ул әрсез сәүдәгәргә. – Әйттем мин аңа, ханиям, шулай дип әйттем. – Бер уйласаң, сәүдәгәр хаклы, унбаш, хаклы. Без әтием заманында төрки халыкларының башына да килмәгән фаҗигага тарган идек, Куриш җизнәй белән Сафура ханбикә коткардылар. Унуклар мәңге-мәңге бурычлы аларга. Тәңребезгә шөкер кылабыз, без тиз арада хатын-кызлы халык булдык. Җитмәсә әнә фарсы шаһиншаһы кызлар җибәреп тора. Рәхмәт аңа, онытмый баҗаен. – Сафура ханбикә кызларга бик тиз кияү табар, хан, бик тиз. – Шаһиншаһ Бәһрам ул кызларны бер дә юкка гына җибәрмәгәндер әле. Кызларны кем алып килә? Хәрам атакай Шахрай. Ә ул адәмгә мин ышанып җитмим, унбашым, нигәдер күңелем кабул итми ул адәмне. – Каһин ул, каһин булып калыр да. Тимик без аңа, унбаш. Йөри бирсен. Ул безне римлыларга яу йөрергә кодаларга килгән. Ә безнең угланнар инде яудалар. Ә шаһиншаһ илчеләрен мин иртәгә кабул итәрмен. Хәзер син борыл да ханбикә йортына элдерт һәм шулай дип әйт – олуг хан Мәңгүк шаһиншаһ илчеләрен иртәгә кабул итәргә булды, диген. – Баш өсте, хан. Унбашы китеп баргач, Мәңгүк хан үзе яраткан калкулыкка күтәрелде. Калкулыкка күтәрелүгә тылсымлы дала гүя уч төбедәй җәйрәп ятыр иде. Дала Мәңгүк ханны һәрчак каядыр дәште, каядыр әйдәде. Ләкин ул соңгы елларда сабырланды кебек, тәүге ашкыну юк, гүя дала буйлап чапкан-чапкан да теләгән кешесен табып, тынычланып калган иде. Кайнар йөрәген кем шулай су сибеп сүрелдерде соң?.. Кем булсын, Сафура ханбикәсе. Ә бит Мәңгүк хан, сарматлар белән кушылуга, көнбатышка таба яу кузгаласы иткән иде. Һәм яубаш йөзендә. Сафура ханбикә белән кушылуга, гүя кемдер аның канатлы хыялына җәтмә ташлады – җибәрми дә, тыймый да. Канаты да сынмады кебек, канатлары да исән, тик тәгаен очалмас булды. Аның каравы, бөркетләрдәй угланнарына канат үстерде. Аларда өмет хәзер, аларга тапшырды ата-бабадан килгән уй-теләген. Угланнар тормышка ашырырлар аның хыялын... Иртән бик иртә уянды Мәңгүк хан һәм Тәңре бүләк иткән көнне бер тезенә төшеп каршы алды да, сараена таба китте. Йөгән тезгене ялына ташланган һәм иясенә сабый баладай өйрәнгән чем кара айгыры аның артыннан китте. Сарае мәһабәт килеп чыкты, сарайны аңа фарсы осталары салдылар, һаман да шул шаһиншаһ Бәһрам җибәргән осталар. Онытмый баҗаен шаһиншаһ Бәһрам. Сарай Мәңгүк ханга ошый иде – иркен, якты, талгын һава. Иң түрдә тәхет. Күчмә халык өчен гадәти хәл түгел иде бу. Тик нишләмәк кирәк, кеше барысына да бик тиз күнегә икән. Хәзер инде Мәңгүк хан үзен шушы сарайдан, түр яктагы бук агачыннан ясалган тәхеттән, сарай сакчы вә хезмәтчеләреннән башка күз алдына да китерә алмый. Әлбәттә инде иң беренче нәүбәттә һәрчак янәшәсендә утырган Сафура ханбикәсеннән башка. Ә бит борынгы төрки бабалары күп очракта чит ил илчеләрен ат өстендә кабул иткәннәр. Иллә күчмә унуклар өчен дә заманалар үзгәрде, Мәңгүк хан нәкышләп ясалган, терәкләре генә түгел арка терәкләре дә алтынга буялган тәхет урындыгында утыра. Аңа янә бу сарайда шунысы ошый иде – түр якта ике тәхет, хак, бераз гына кайтышыңда ханбикәсе утыра. Әйдә, утыра бирсен, Мәңгүк хан үз язмышыннан канәгать иде. Мәңгүк хан түргә үтте, тәхеткә утырды, әмма тәхет ягында Сафура ханбикәсе күренүгә аягүрә басты, аңа баш иде, янәшәсеннән урын тәкъдим итте. Утырыштылар. Күп тә үтми шаһиншаһ илчеләр башы атакай Шахрай тәхет ягында пәйда булды һәм баш ия-ия түргә таба узды да, Сафура ханбикә каршына туктап, бер тезенә төште, шуннан соң гына илче Мәңгүк хан каршына күчеп басты, күкрәгенә кулын куеп, ханга фарсылар шаһиншаһы Бәһрамнан сәлам юллады. Аннары тагын Сафура ханбикә каршына узды һәм: – Гүзәл ханбикә, тәүге ир-канатыгыз шаһиншаһ Бәһрам сезгә бик тә рәхмәтле. Шуңа җавап итеп, шаһиншаһ сезгә гүзәл кызлар җибәрде. Сасанидлар белән тату яшәгән ләм сәүдә итеп яткан ханнарына һәм гүзәл ханбикәләренә мөһерле балдак, камәрле пута, энҗеле башлык бүләк тапшырырга кушты. Каһин атакай шулай диде дә артында басып торган ярдәмчесенә кул изәде. – Рәхмәт, атакай, рәхмәт, – диде Сафура ханбикә. – Шушындый ук бүләкләрне һәм асылташлар белән бизәлгән менә бу хәнҗәрне шаһиншаһ Бәһрам гуннар ханы Мәңгүк илбашка тапшырырга кушты. Бәһрам шаһиншаһ сезне янә бер сандык хатын-кыз киемнәре белән котларга әмер бирде, гүзәл ханбикә. Ә аркадашы Мәңгүк ханга фарсы осталары ясаган кылыч... Каһин атакай әйтә торды, ә ишләре бүләкләрне Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә каршына китерә тордылар. Мәңгүк хан алдына өелгән бүләкләрне күздән кичерде, ә менә кылычны каһин атакай кулыннан аягүрә басып алды. Кылыч кыналы иде, кынасы асылташлар белән бизәлгән, сабы кара сөяктән, сап терәгендә барс сыны. Кылычны кулына алды да, Мәңгүк хан Сафура ханбикәсенә карап алды, ханбикәсе аңа бөтен йөзен тутырып елмайды һәм әйт, ханиям, әйтер сүзең дигәндәй ишарә ясады. – Падишаһ җиткергән йөкне исән-имин китереп җиткерүең өчен рәхмәт сиңа, атакай. Гуннар фарсыларның бу игелеген онытмас. Шаһиншаһ Бәһрамга җиткер, атакай буларак мин угланнарым көнбатышка таба җибәрдем инде. Алар бүген Кара диңгез буена оялаган готларны куып яталар, Атилла угланым Ольвия каласы өчен сугыша. Мин ышанам, атакай, һәм шулай дип шаһиншаһына да җиткер – минем угланнарым, Тәңре язган булса, Римга кадәр барып җитәрләр. Илче каһинга Мәңгүк ханның нотыгы ошады, ул әле ханга, әле ханбикәгә баш ия-ия берничә адым артка чикте һәм ишләрен ияртеп, тәхет ягыннан чыгып ук китте. Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә күзгә-күз карашып алдылар һәм икесе дә елмайдылар. Елмаюлары бер булса да, шаһиншаһның атакаена карата икесе ике фикердә калдылар.
XVII Җәйге җылы вә ямьле көндә булды бу. Өйлә вакытына таба шифалы яңгыр сибәләп алды. Тимерче остасы йөзендә Ольвия каласына килеп урнашкан Тугран кечкенә инеш аркылы салынган күперне үтте дә алачыклар, балта осталары каралтылары, таш кисүчеләр остаханәсе, тире иләүчеләр, аяк киемнәре тегүчеләр, бау ишүчеләр, ук-сөңге ясаучылар каралты-лапаслары ике яклап урнашкан урамга килеп чыкты. Мәһабәт йортлы, хауслы өйләргә ия булган бай кол сатучылар урамы артта калды. Нәкъ шул бай йортлар тезелгән урамда ул ясак җыючы магистр Гаурәнцәйне очратты. Магистр гадәттәгечә бер үзе генә түгел иде – янында бериш легионерлары һәм янәшәсендә яңа унбиш язына аяк баскан улы Аэцәй атлый иде. Магистр Гаурәнцәй улын һәрчак үзе белән йөртә, римлылар гадәте буенча картаеп олыгайгач үз урынына калдырырга ниятедер, күрәсең. Магистр белән Тугран элек тә очраштыргалаштыргаладылар. Магистр аңа һәрчак шикләнеп карап калды. Кирәкмәгән зур гәүдәле, йомры кара сакаллы булгангамы, магистр аңа һәрчак игътибар итте һәм останы күздән яздырмаска тырышты. Ул аның кемдә эшләвен белә иде инде, хәтта бер көнне оста кулыннан корал да сатып алды. Нәрсә-нәрсә, коралны тимерче тоҗрата белә иде, күңелне генә түгел, кулны да тартып тора иде ул ясаган корал. Шуңамы, останы күргәч тә: «Нишләп йөри бу байлар урамында?» – дип остага аркылы төшмәкче иткән иде, әмма әллә нигә тыелып калды, аннары оста да бөкре күперне чыгып бара иде инде, ә анда һөнәрчеләр урамы башлана. Гәрчә соңрак анда барасы булса да, магистр останың аркасына карап калу белән генә чикләнде. Магистр бүген гадәти эшкә чыккан иде – ясак җыярга. Магистр кансыз гына түгел, явыз да. Ул берәүгә дә ташлама ясамый. Әгәр дә мәгәр кем дә булса тиешле ясагын түли алмаса, ул аның ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамый, шулай ук камчы белән суктыруны да гадәти хәл итеп күрә иде. Аның шундый чиккә барып җиткәне бар, ясакны түли алмаган кешенең колларын базарга чыгарып сатарга да күптән күнегеп киткән иде инде, ул гынамы, хәтта ясакчыларның балаларын да тартып алгалады. Башына Рим легионерлары кебек кикрикле очлым кигән, кулына тире бауга корыч чыбык аралаштырып үргән камчы тотып йөргән магистр Гаурәнцәйне күрүгә бае-ярлысы ясакчылар буларак тизрәк капкаларын ябарга, аның күзенә чалынмаска тырышалар иде. Шуның өчен оста Тугран аның кырыннан тизрәк таярга тырышты, бөкре күперне чыгуга, адымын тизләтә төште. Магистр Гаурәнцәй артта калса да, оста Тугракның эченә яман шом кереп оялаган иде инде. Чөнки аңа бүген иртән хуҗасы ясак җыючы киләчәк безгә, дип сөйләнеп, кемгәдер зарланып йөргән иде. Тугран белә иде: чыгымнары күп булгангамы, аңа оста буларак мулданрак түләгәнгәме, хуҗасы магистр Гаурәнцәйдән куркыбрак яшәде, чөнки үткән айда түлисе ясагын түли алмады. Хак, Гаурәнцәй хуҗаны кисәтеп кенә китте, имеш, киләсе килүенә акчаны җыеп тор. Бу инде җитди кисәтү иде. Ә магистр Гаурәнцәйнең кисәтүен ясакчылар яхшы беләләр иде – балаларына кадәр алып китә башлый. Ә аның алачык хуҗасының җиткән алма кебек кызы бар иде. Хәер, осталарның остасы хуҗасы өчен әллә ни кайгырмады – табар дип уйлады. Ул бүген кеше күзенә чалынмый гына Исла янына барып килгән иде. Исла аңа хәбәр итте – яубаш Атилла калага якынлашып килә икән иңде. Тугран шатлыгыннан ни кылырга белмәде, магистр, хуҗасы аның өчен гүя кысыр кайгы иде. Тугран башыңда бер уй бөтерелде: ничек калага керер яубаш Атилла? Кала нык иде, кальгасы таштан, капкалары тимер тасмалар белән ныгытылган каты имәннән. Ә кальга эчендә ике зур легионерлар лагеры. Башкисәр магистр кул астында да каты куллы легионерлар бар – йөздән артык хәрби. Ничек, нинди юллар белән керер Атилла калага? Ә калага кермичә римлыларны җиңеп булмаячак. Диварлар биек, ике адымга бер легионер тора, моның өстенә дүрт саклау баганасы, дүрт капка. Ни генә булмасын Атилла яубаш кала эченә керергә тырышыр. Китәр суеш-кырыш. Ни белән бетәр орыш? Тимерчеләр башы Тугран белми иде. Әллә соң алачык хуҗасы белән киңәшергәме? Хуҗа кулында йөздән артык оста һәм дистәләрчә коллар, ут янында корыч коючылар. Төрле-төрле яклардан җыелган төрле телдә сөйләшүче халык... Юк, ярамас хуҗага бу хакта сиздерергә, ярамас. Эшне бозып куюы бар. Алачыкка җитүгә, Тугран борынына эче төтен исе, гөрләвекләрдән елгага таба аккан шакшы су исе килеп бәрелде. Ул бу алачык хуҗасына Исла тәкъдиме белән ялланган иде. Хуҗага менә дигән кораллар ясады, ә теге аларны базарга чыгарып шактый югары бәягә сатты һәм табышлы булды. Шуннан тагын-тагын осталар яллады, хәзер инде янә ике яна алачык ачты, кешеләр яллады, коллар сатып алды. Бер сүз белән, Юстин атлы хуҗасы кинәт кенә баеп китте. Ә бай кешенең нәфесе арта бара, диләр, Юстин хуҗа ниндидер юллар белән ясак түләүдән котылып калмакчы. Ләкин җәнлек исен ерактан ук тойган магистр Гаурәнцәй дә Юстин хуҗаның кем икәнен сизеп алган, күрәсең. Шул тирәләрдә урала башлады. Алачык яклап кычкырулар ишетүгә, оста Тугран адымын тизләтә төште. Тимерчеләрнең күбесе ерак көнчыгыштан килгән гуннар һәм Өрәк елгасы буенда көн күргән венедлар иде. Ике халык ике телдә сөйләшсәләр дә, шактый тату хезмәт итәләр иде. Алачыкка килеп керүгә, авызы-борыны канаган тимерче Сакалбайны күреп, Тугран аңа таба ашыкты. Чөнки тимерчеләрнең барысы да аңа буйсыналар иде. – Ни булды. Сакалбай? Сакалбай дигән тимерче көрәк хәтле сакалы буйлап аккан канын киндер алъяпкычына сөртеп алды да, аты-башы белән сүгенеп куйды. – Гаурәнцәйнең эте килгән иде, бәйләнепме бәйләнә. Тел каткан идем үзенә, авызыма ук менеп төште. Хуҗа да дәшми тора. – Ни өчен сукты? – Хуҗабыз ясагын түләмәгән икән, хәзер Гаурәнцәй магистр үзе килә. Без синең кызыңны алып китәбез дип янады да, мин тегеңә: бирсәк алырсың дидем. Кызны император сараена тарттырабыз, ди. – Ясак җыючы хак әйткән, Гаурәнцәй үзе дә килә, мин аны юлда күрдем, – диде Тугран. – Ул эттән туган нәмәстә мине дә кол итеп сатам дип янаган иде инде. – Хуҗа ни диде? – Сатсам алырсың, башта борын астындагы маңкаңны сөрт диде. – Шәп әйткән. – Әйтте дә, борылды да китте шул. Ә теге һаман ду куба, чуанына басканнар диярсең. Мин синең башта, сасы венед, сакалыңа ут салам дип бакыра башлады. Венедның исеме Славин иде, ләкин аңа беркем дә исеме белән дәшмәде, тимерчеләр өчен ул Сакалбай иде. – Хуҗаның ясак түлисе килмимени? – Бераз көтеп тор, менә өч-дүрт көннән кораллар сатам да, барысын да түләрмен дип ялварды ялваруын, ләкин тегенең хуҗаны ишетәсе дә килмәде. – Чынлап та шулаймы икән. Сакалбай? – Кесәмдә бер солидым да юк дип аклана. Атна-ун көнгә көт инде, ди. Мин сиңа магистрны өстерәм дип китеп барды. Ул арада хуҗа ишегалдына легионерлары белән Гаурәнцәй килеп керде. Шуннан ишегалдында шау-шу тагын да артты. Гаурәнцәй туп-туры болдырда басып торган хуҗа янына үтте. Легионерлар артыннан тимерчеләр дә болдыр янына килеп туктадылар. Магистр йөзен чыта төшеп, тимерчеләргә таба борылды һәм теш арасыннан: – Сезгә ни калган монда? – дип сорады һәм Тугран остага текәлеп: – Бу синең эшенме? – Мин баш тимерче, магистр, алар миңа буйсыналар, мин хуҗага буйсынам, – диде шактый кыю рәвештә оста Тугран. – Син миңа баштан ук шикле күренгән идең, димәк... – Мин хуҗамны якларга килдем, магистр. – Кемнән?.. Тугран оста җилкәсен сикертеп куйды. – Ә мин синең малаеннан шикләнәм, йөзендә өмет юк, – диде болдырда басып торган Хуҗа Юстин. – Малаемнан?! Ха-ха-ха, малай минеке, тиздән ул җыя башлар ясакны сездән, Юстин, ишетәсеңме – ул! – дип кулындагы камчысы белән итек кунычына суккалап алды. – Син миңа кырык бер солид ясак түләргә тиешсең. Мина түгел, империягә, императорга. Ишетәсеңме, кырык бер солид. Юкса кызыңны алып китәм. – Малаеңның исеме-аты ничек? – Нигә сиңа минем малайның исеме? – Кызымны алып китсәң, малаең миңа калдырырсың. – Мин сиңа малай калдырам, Юстин?! – Башка баш, Гаурәнцәй, – диде хуҗа. – Ышан, мин синең малаен бер ел дигәндә менә дигән кеше итәчәкмен, менә дигән. Әйе, тимер эшенә өйрәтәчәкмен. Беләсеңме ни диләр бездә һөнәрле кешегә, Гаурәнцәй: «һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс».
|