Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Беренче китап 15 page


Date: 2015-10-07; view: 341.


– Җитте, җитте, Юстин, күп телеңә салышма. Кем дә сиңа малай калдырырга җыенмый. Бу малай, беләсең килсә, Юстин, минем урыныма Ольвиядә ясак җыючы булып калачак. Хәрби ул, уктан ала, ятаганда орыша.

– Атта йөри беләме?

– Нигә ясак җыючыга атта йөрү?

– Минем тимерчеләр башы гун, ә ул хәтта атны биетә ала, ул синең угланың атта йөрергә өйрәтер иде.

– Усал телле кеше син, Юстин. Мине син читкә алып китмә, мин синнән ясак таләп итәргә килдем.

– Ассаң да, киссәң дә, Гаурәнцәй, сиңа бүген түләр акчам юк. Хәтта бер солидым да.

Осталар башы Тугран янәшәсендә басып торган Сакалбайга иелә төште.

– Хуҗаның чынлап та акчасы юкмы, Сакалбай?

– Яңа алачык салдырды ич, юк дигән була.

– Синдә ничә солид бар?

– Кичә җиде иде. Әйе, бүген дә җиде.

– Җиде.

– Миндә егермеләп җыелыр. Мә, ал да җый ишләреңнән калганнарын. Җый, җый, аптырап карап торма. Мин сиңа иртәгә солидыңа кадәр табып бирермен. Ышан.

– Кырык берне үк җыеп булыр микән?

– Булыр-булыр, җый. Авызы тыгылсын Гаурәнцәйнең. Тиздән без ул солидларны өчләтә кайтарырбыз. Әйтте диярсең, Сакалбай.

– Булды алайса, мин киттем.

Әмма бүген Юстин хуҗа тиешле ясакны түләргә җыенмый кебек. Гаурәнцәй әле булса болдырда басып торган хуҗага һәм ни сәбәпледер атасы янына чыгып баскан яңа унҗиде язы тулып узган кызга карап торды. Ахыр башын чөя төшеп, легионерларына карап торган тимерчеләр башына күз ташлады. Яшерми, ошамый иде аңа бу гуннар остасы. Кулы алтын, ә менә йөрәге тулы дошманлык кебек иде. Ахыр Гаурәнцәй теш арасыннан гына черт итеп төкерде дә тимерчеләр башы Тугран янын килде. Ул арада Сакалбай килеп җитте һәм тимерчегә итәген күтәрергә кушты. Күрде дә тан калды Гаурәнцәй, Сакалбай тимерче итәгенә алтын солидлар койды. Бу ни бу?! – дигәндәй Гаурәнцәй әле булса болдырда басып торган хуҗага, атасы янәшәсендә бераз елмаебрак кылтайган кызга карады һәм:

– Миңа ким куйганда илле солид кирәк, Юстин, – диде.

Шунда кыз аһ итте, ләкин егылмады, атасының җиңенә ябышты. Кыз тәмам өлгереп җиткән иде, тәҗрибәле колбиләүче буларак Гаурәнцәй кызның тулынкы күкрәкләренә төшкән кара чәчләреннән, шомырт кара күзеннән, өстендәге зәңгәр күлмәгеннән, алтынга буялган сандалыннан ук күрде – кыз өлгергән. Кызның балтырлары тулынкы, сандали бавын тезенә кадәр уратып бәйләгән. Җитмәсә үзенә карап торуын сизепме, кыз юри мыскыл иткән кебек атасы тирәли тулынкы янбашларын уйнатып, йөреп чыкты.

Тимерчеләр башы болдырда басып торган хуҗага таба бер адым ясады һәм кулын күтәрде. Ул арада Гаурәнцәйнең ике легионеры йөгереп болдырга менделәр һәм кызны эләктереп алдылар. Гаурәнцәй ым кагып кына болдырга таба кузгалган осталар иясенә күрсәтеп алды. Һәм Юстин хуҗадан: «Ни тели ул» – дип сорагандай итте.

– Минем алтын куллы остам ул, Гаурәнцәй, ал тиешле акчаны да, чыгып кит йортымнан.

– Тиешле акчаны биргәч тә, Юстин, тиешле акчаны биргәч тә. Ә монда бары тик кырык бер солид. Мин синнән илле солид таләп итәм. Остаңа таянмакчысың, Юстин, әллә соң кызыңны ана кияүгә бирергә исәбеңме?..

– Юк, Гаурәнцәй, остамнан андый сүзне ишетмәдем. Ишеткән булсам, бәлки уйлап та караган булыр идем. Чөнки Ольвиядә бер оста ул.

– Һэ, – диде Гаурәнцәй һәм янә итек кунычына камчысы белән суккалап алды. – Син миңа илле солид бирергә тиешсен. Яңа алачык салдың? Салдың! Анда яңа корал ясатасың? Ясатасың...

– Нишләп бик тиз үзгәрттең, кырык бер солид дигән идең бит?

– Беренчедән, син үзеңдә гун остасы тотасың. Ә аларны кол итеп тотарга гына рөхсәт ителә. Алай да мин аның коралны оста ясаганы өчен гафу итә килдем, ташламалар ясадым. Бүген ясамыйм. Түлә!

– Минем ул хәтле акчам юк, Гаурәнцәй. Кичә генә Рим легионерлары илле солид алып киттеләр. Имеш, калагызны, базарыгызны саклыйбыз.

– Димәк, син, Юстин, император Феодосийга ясак салудан баш тартасын?

– Юк, магистр, баш тартмыйм. Мин сине гадел булырга чакырам, һәм ясакны кичектереп торуың үтенәм.

– Кичектерә алмыйм, Юстин. Мөмкин түгел. – Димәк, кызын биреп җибәрәсен, шулаймы?

Осталар башы бу юлы Гаурәнцәй каршына ук килеп басты.

– Кичер безнең хуҗаны, магистр. Риза булсаң, без сиңа корал белән түләрбез.

– Варвар грекча сөйләшә, – дип гаҗәпләнде Гаурәнцәй. – Күрче, варвар грекча сөйләшә, Аллаһ телендә.

– Мин римлыларча да сөйләшәм, магистр.

– Сугышларда да катнаштыңмы?

– Сугышларда да катнаштым, әсир дә булдым, магистр.

– Гун бит син, гун булгач, уктан да аласыңдыр, хәнҗәр дә ташлыйсыңдыр.

– Мин сугышчы түгел, магистр, гәрчә әсирлектә аз-маз торсам да, мин камил корал ясаучы оста. Син минем хуҗама ясак җыярга килдеңме?

– Шулай булса ни, гун?

– Тагын күпме солид тиеш сиңа, минем хуҗам?

– Һа-һа-һа, гун кадәр гун минем белән аяк терәп сөйләшә. Син минем өчен варвар, – диде Гаурәнцәй. – Ишетәсеңме, варвар? Мин сине изге Аллаһ телендә сөйләшкән өчен генә кичерәм, гун.

– Аллаһ һәммә халыкны тигез яраткан, гун.

– Аркаң камчы телиме әллә синең, гун?

Гаурәнцәй шулай диде дә муен тамырлары чыбыркы сабыдай калкып торган тимерчегә карады, ут кебек ачу катыш яна башлаган яшькелт күзләренә, ахыр, легионерларны уратып алган тимерчеләрне, колларны күздән кичерде.

– Таяк ике башлы була, магистр. Хуҗам сиңа тиешле солидлар тәкъдим итә. Тәмсезләнмә. Ал да кит. Тик хуҗама акча биргән өчен тамгалы кәгазен биреп калдыр.

– Куасың, – диде Гаурәнцәй башын чөя төшеп. – Гун гына димәссең үзен. Карале, Юстин, син шушы гунга чынлап та кызыңны кияүгә бирергә җыенмыйсыңдыр бит?

– Кыз үзе риза булса, мин аңа чынлап та кызымны бирер идем, магистр. Чөнки аның куллары гына түгел, йөрәге дә алтын.

– Димәк, гун алтын йөрәкле, ә мин таш йөрәкле булып чыгам, Юстин?

– Мин сиңа алай дип әйтмәдем, Гаурәнцәй. Әмма үзең дә шулай дигәч, йөрәк синдә чынлап та таштыр, күрәсең.

– Менә нәрсә, Юстин. Син миңа тиешле солидны бирәсен һәм хәзер үк. Бу булырдыр – бер. Икенче шартым, койма кырында колларың торамы? Торалар. Синең остаң шуларның берсен сөңгедән алсын. Мин сиңа ташлама ясыйм. Юстин, эштән чыккан колыңны алдыртам. Мин дә тамаша кылам, син дә артык авыздан котыласың.

Хуҗа Юстин тәмам каушый калды, әле койма буенда торган колларына, әле аягында нык басып торган остасына карады. Ахыр килеп, аның бер колын да югалтасы килми иде, хәтта эштән чыкканын да. Аңа эшләп эштән чыкты ләбаса ул. Аннары шул коллары өчен ул калада яшәгән легионерларга ай саен илле солид акча түләп тора.

– Минем бер колымны да югалтасым килми, магистр. Син бу кыланышың белән законны бозасың.

– Ничә колың бар?

– Син сатып алмадың ич аларны, магистр. Булганнары барысы да минеке. Утыз язы тулыр-тулмас үлгәннәре дә булды, аларның җаннары җәннәттәдер, тырышып эшләделәр.

– Куй, Юстин, куй. Кол кешемени ул, кол ул ике аяклы хайван, шулай дип язган олуг галимебез Аристотель. Ал сөңгең, оста! Юк, бирегез ук-җәя остага! – дип легионерларына боерды каны кызган магистр.

Баштан-аяк коралланган легионерлар ике колны дивар кырына бастырдылар һәм остага ук-җәя бирделәр.

– Ни кылырга исәбең синең, Гаурәнцәй? Алладан курык, Хода сиңа моны кичермәс.

– Аларның җаны җәннәттә булыр, Юстин.

– Коллар да безнең кебек үк халык, Гаурәнцәй.

– Безнең кебек булсалар богауда булмаслар иде, аларга алла каргышы төшкән, Юстин.

– Венедлар алар, алла бәндәләре. Кылма моны, Гаурәнцәй.

– Ә син миннән түгел, оеганнан үтен. Син боерырсың, ә ул кыласын кылыр, Юстин.

– Гаурәнцәй, христианмы син?

– Христиан, христиан, Юстин. Ләкин мин яһүд христианы түгел, грек христианы. Кансыз Константиннан алдым мин ул христианлыкны. Ә ул колларны, әсир төшкән готларны арысланнарга ашарга ташлаткан, сабыйлар канында коенган. Ә руханилар аны барыбер изгеләр санына керттеләр.

– Сине дә кертерләр дип уйлыйсыңмы?

– Мин аларга җиңел үлем китерәм, Юстин. Синме, минме күбрәк гөнаһлы булырбыз, анысын Аллаһ үзе бизмәнгә салып үлчәр.

Һични аңламаган, үзләрен белә-белгәннән гомерләрен җир идәндә йоклап, төтенле алачыкта уздырган, күпләре күрек тартудан узмаган коллар бер-берсенә аркаларын терәп, дивар буенда басып торалар. Аяклары богауда, куллары күкрәкләреңдә, бөкреләре чыккан, кабыргалары беленеп тора.

– Юстин, Юстин, шушы ике кол үлгәндә генә кызың үзеңдә кала. Ә колларны остаң уктан кылыр.

– Кылма моны, магистр.

– Грекмы син, Юстин? Йә сез, тимерчеләр, кайсыгыз венед, кайсыгыз гот, кайсыгыз гун?.. Мин беләм, канун буенча хуҗа колны үтерә алмый, ә менә тимерчеләр остасы гун моны кылыр. Чөнки алар кансыз халык.

– Моның каһәре сиңа төшәр, Гаурәнцәй.

Ул арада Тугран кырына Сакалбай килеп басты һәм аның кулына зур гына күн капчык тоттырды. Оста Тугран үлчәп карагандай янчыкны уч төбендә сикертеп алды да янчыкны болдырда басып торган хуҗага ташлады. Ә теге исә янчыкны тотып алды.

– Хуҗа, сиңа тагын тугыз солид. Түлә шуңа.

Ачуы кабарган магистр әле остага, әле хуҗага күз төшереп алды. Ул арада хуҗа Юстин болдырдан төште, янчыкны Гаурәнцәйгә түгел, аның улы Аэцәйгә бирде. Әмма Гаурәнцәй үз тугызын тукыды.

– Юстин, тиешле солидларың түләсәң дә, колларың остаң уктан алыр. Бу минем шартым!

Акчаны бирүгә, кызны сакчылар җибәрделәр һәм ул янәдән атасы кырына менеп басты. Кылган гамәленнән соң Юстин хуҗа да батыраеп китте, башын чөя төшеп:

– Бир боерыгын, магистр! – диде.

– Кһм, – дип тамак кырды Гаурәнцәй. – Кһм, Юстин. Ясагың түләдең. Мә, түләгәнгә кәгазең ал. Үзең төшеп ал.

Хуҗа Юстин салмак кына болдырдан төште, шулчак аны Гаурәнцәй кушуы буенча ике легионер эләктереп алды.

– Бу нишләвең, Гаурәнцәй? – диде хуҗа Юстин.

– Без хәзер синен белән тамаша кылабыз, Юстин. Курыкма, бары тик тамаша кылабыз, һәй, бирегез остага хәнҗәр!

Оста Тугран легионер китергән хәнҗәрне алмады, итек кунычыннан үз хәнҗәрен тартып чыгарды.

– Мин бу хәнҗәрне синең улыңа бүләк итәм, магистр. Мә, ал, углан. Бу хәнҗәрдә хуҗаларның Тәңре кодрәте бар.

Гаурәнцәй үтә кызыксынып, йөзе ялт-йолт иткән улы кулындагы хәнҗәргә карап торды һәм ирен чите белән елмаеп:

– Бирегез ук-җәя остага. Оста колларны уктан алсын! —дип боерды.

Тимерче Тугран кулына ук-җәя китереп тоттырдылар. Тугран акрын гына хәрәкәтләр белән укны җәя керешенә элде һәм күз ачып йомганчы, баш очыннан очып барган карганы атып төшерде. Карга лап итеп, нәкъ магистр аяк астына килеп төште. Иллә магистр бермәлгә каушый калса да, сер бирмәде, карга тәнен үтәли тишеп чыккан укны алды да, янә тимерчегә бирде.

– Мәргән икәнеңне күрдем, әмма шарт көчендә кала, оста. Йә син колларны, йә мин сине дивар буена куям.

– Яхшы, магистр, – диде тимерчеләр остасы һәм янә укны керешкә элде. Элде дә бер тезенә төште, укны колларга төбәде. Бу хәлне күреп, хуҗа Юстин остага таба ымсынды, әмма аны легионерлар нык тоталар иде. Шул мәлдә оста укны магистр малаена таба борды.

– Ярамый, алма аны укка, остам, алма! – дип кычкырды хуҗа.

Ләкин ук малайга төбәлгән, җәя кереше тартылган иде инде. Керешне җибәрәсе дә... Магистр гына түгел, бу хәлне күреп, легионерлар да шым булдылар – берәү дә кымшанмады, сүз катырга да кыймады. Беләләр иде, кем дә булса билендәге коралына үрелә икән, аның күкрәген шундук останың угы тишеп чыгачак. Шулчак магистр Гаурәнцәй ике кулын күтәрде.

– Булды, булды, оста. Әмерем кире алам. Җибәрегез хуҗаны, – дип боерды легионерларына магистр. – Җибәрегез! Сау бул. Юстин...

XVIII

Соңгы гасырда тоташ коллар базарына әйләнгән Ольвия каласы Атилла яубаш өчен Ауропага капка иде. Атасы Мәңгүк хан аңа: «Римга юл ачкычы – Ольвия каласы». – дигән иде. Һәм атасы хак булган булса кирәк. Кала үтә хәтәр ныгытылган. Моның өстенә, бу калада иң камил кораллар ясала, калканнар чүкелә, ук-сөңгеләр суктырыла иде. Тәгаен үк булмаса Да, нигездә коллар сату исәбенә яшәгән бу каланы Рим империясе үз кулында тота. Каланы Рим орыш тактикасын яхшы белгән, өйрәтелгән, үзара корыч тәртип саклаган ике гарнизон легионер саклый. Императорлар бу каланы ни сораса вә Үтенсә до, коллар белән сату итүче Германрих король кулына бирмәделәр. Чөнки Ольвия каласы стратегик яктан уңайлы Урында тора иде. Ике яклап каланы камый башлаган угланнар моны яхшы белсәләр дә, орышның ни белән бетәсен белмиләр иде. Сәүдәгәр йөзендә кала диварларын күреп кайткач, Атилла кадәр Атилла яубаш буларак курка калды. Курку табигый иде – кала гадәттән тыш нык ныгытылган. Бөек диварларга ничек менәргә, ничекләр калын имән такталардан ясалган, тимер тасмалар белән ныгытылган капкалар аша кала эченә үтәргә?.. Уйланырлык иде яубашка.

Яубаш буларак атасы Мәңкүк карары белән үзенә килеп кушылган Биләү абасы яугирларын сул кулына куйды, ә үзе уң кулга басты. Каланы алырга хәзерлек көн-төн барды. Баламир углан һәрдаим яубаш кырында булды. Атилла яубаш һәр көн диярлек бәйгеләр уздырды, диварларга менәргә баскычлар ясатты.

Төп һөҗүм көне җитәргә ике көн калгач, Атилла яубаш табын җыйды. Биегрәк түмәрдә Атилла үзе утырды. Аның кырында кич якта гына кача-поса каладан чыккан һәм гуннар туктаган ыстанга иртәнге якта гына килеп җиткән Исла кешесе утыра. Хәбәре яхшыдан түгел. Каланы ике гарнизон легионер саклый икән. Бу зур көч иде. Җитмәсә алар кала эчендә. Моның өстенә капка сакчылары һәм магистр Гаурәнцәйнең башкисәрләре. Соңгылары аеруча куркыныч, дип әйткән Исла, чөнки бик тә яман орышалар икән. Атилла яубаш ягында бер өстенлек бар иде – римлылар атта сугышмыйлар, легионерлар җәяүлеләрдән генә тора. Далада гуннар өстен булсалар, калада җәяүлеләр өстен иде. Ахыр килеп, Атилланың империя сугышчылары белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашуы иде. Шул сәбәпле Атилла меңбашлары белән кат-кат киңәште, һәрберсенең фикерен тыңлады, хәтта багучы йөзбаштан да киңәш сорады. Багучы йөзбаш аңа әйтте: каладагы легионерлар әле булса борынгы каһарман Искәндәрнең ташбака ысулын кулланалар икән. Калага үтә алган хәлдә туннарны әнә шул ташбакалар каршы алачак, алар янына якын килмәле түгел – озын сөңгеләре белән дошманны чүплиләр генә, имеш. Атилла яубаш табындагы һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты. Гуннар зур сынау алдында тора. Йә алар калага үтеп кереп, дошманны җиңәләр, йә гасырлар буена бабалары хыялланган һәм Атилла яубашка кадәр килеп җиткән теләкне үти алмый һәлак булалар, йә булмаса әсир ителәләр. Римлыларга әсир төшкән хәлдә, колбиләүчеләр гуннар белән нәрсә эшләргә беләләр иде – Римга кадәр олы юл баганаларына кадаклаячаклар һәм тимер кадаклар белән. Бу римлыларның сыналган җәзалары.

Бер тапкыр әңгәмә барышында атасы аңа римлылар белән озын арбаларда орышулары турында сөйләгән иде. Әгәр дә мәгәр әнә шул озын арбаларга озын сөңгеләр бәйләп, атларны арткы күчәрдән тарттырып, ташбакага һөҗүм итсәк?.. Ләкин бит арбаларны калага кертәсе бар, ә ташбакалар каладан чыкмаячаклар, римлыларның көче яхшы ныгытылган калада.

– Яубаш Атилла, калага керү мәсьәләсендә минем сиңа бер киңәшем бар, – диде Баламир углан. Табындагылар барысы да угланга төбәлделәр.

– Ничек, ничек, Баламир меңбаш? – диде Атилла яубаш.

– Каланың капкаларын ачтыру өчен коллар белән әсир төшкән гот сәүдәгәрләрен җибәрергә кирәк.

– Сугышчыларыбызны коллар киеменә киендерергә? Шулаймы, Баламир углан?

– Шулай, яубаш Атилла. Алар артыннан калага һөҗүм итәргә.

– Юк инде, сәүдәгәрләр башта базарга кадәр үтәргә тиешләр, Баламир углан. Берише капкаларны ачарга, сакчыларны алырга тиеш булачаклар.

Яубаш Атилла түмәреннән торды, Баламир углан янына килеп, кулын кысты, һәм яңадан урынына барып утырды.

– Килештекме, Биләү абам, Баламир меңбаш киңәше белән?

– Акыллы киңәш, яубаш. Бу эшкә хәзер үк керешергә кирәк, хәзер үк.

Атилла яубаш Исла җибәргән кешегә карады.

– Сәүдәгәр йөзендә сез дә барырсыз.

– Яхшы, яубаш Атилла. Сакчылар мине беләләр, Исла мине һәрчак үзе белән йөртте.

Атилла яубаш уң кулын сабы энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән кылычка куйды, авыз эченнән генә дога укыды. Шуннан ук кылыч абасы Биләү кулында бар иде, әмма Атилла белә иде инде, ул кылычны да тимерчеләр остасы Тугран ясаган. Ә алтын куллы Туграк да Ольвия каласында, ниндидер хуҗада тимерчеләр остасы булып эшли. Атилланың бу хәрәкәтен күреп, табындагы меңбашлар барысы да шул хәрәкәтне кабатладылар, һәммәсе дә авыз эченнән генә Тәңредән фатиха алдылар һәм кулларын кылычларына куеп.

– Сәүдәгәрләр калага таба иртәгә үк кузгалырлар, без алардан кала төшеп кузгалырбыз, – диде Атилла яубаш тора башлап. – Мин сезнең, меңбашларым, барыгызга да иминлек телим.

Бу – яубашның һөҗүмгә хәзерләнер алдыннан әйткән соңгы сүзе иде.

Иртәгә кузгалабыз дисәләр дә, коллар сайлау, аларга кием табу, арбалар хәзерләү атнага якын вакытны алды.

Ниһаять, көннәрдән-бер көнне гуннар иртән кояш чыгуга, тезләренә төшеп, Тәңреләреннән фатиха алдылар һәм Ольвия каласына таба кузгалдылар. Яубаш Атилла ыстан туктап торганда бер генә сәүдәгәрне дә калага таба уздыртмады. Ә легионерлар гадәттә каладан чыкмыйлар иде. Алар күчмә гуңнарны беләләр, аларга артык игътибар итмәскә тырышалар иде, гәрчә алардан мал-туар сатып алгаласалар да. Ахыр килеп, моңа кадәр күчмә туннарның Ольвия каласына беркайчан да һөҗүм иткәннәре булмады. Нигездә римлылар җирләренә туннарны җибәрмәү Германрих король өстендә иде. Ә Германрих король бу өлкәдә үз вазифасын җиренә җиткереп үтәп килде – колларны китереп сатты һәм үз иленә кайтып китте. Аннары Германрих король күп кенә күчмә туннар белән солыхта иде, ә солыхта булганнарын хәтта үз җирләрендә җәйләргә рөхсәт иткәли иде. Шуның өчен булса кирәк, кала сакчылары каладан ерак җәйләгән туннарга әллә ни игътибар итмәделәр. Хәйлә килеп чыгар төсле иде.

Сәүдәгәрләр артыннан төп гаскәре белән Атилла яубаш үзе дә калага таба кузгалды. Калага сәүдәгәрләр үтеп керә алган хәлдә алар ерак йөрмәскә тиешләр иде. Атилла яубаш көтүчеләр сайлады, зур булмаган көтү оештырды һәм калага таба алдан җибәрде. Үзе исә көтүгә ышыкланып, алар артыннан кузгалды. Биләү абасына Рим капкасына таба хәрәкәт итәргә боерды. Бу хәлгә Биләү абасы зарлана төшебрәк килеште, имеш, аның да готлар капкасыннан керәсе килә. Бер уйлаганда, аерма юк иде кебек.

Кич якта Атилла яубаш Хилхәл атакай киңәше белән Рухил абасына чапкынын җибәрде. Ләкин Рухил абасы да аңа үз чапкынын җибәргән булып чыкты. Чапкын Атилланы хәрәкәт иткәндә эзләп тапты.

– Әйт сөенчең, чапкын, – диде аңа атлары тигезләшүгә Атилла.

– Абаң Рухил хәбәр итә, яубаш Атилла: аскы готлар короле Ардарих безнең аркадаш булды һәм аны гаскәре белән Рухил абаң синең карамакка җибәрде.

– Король Ардарихның гаскәре зурмы?

– Король үз көчендә әле, яубаш.

– Ул хәзер кая?

– Ул сиңа бер көнлек юлда, яубаш Атилла.

Моңа ышануы кыен иде.

– Король Ардарих мина буйсынырмы?

– Ул сиңа буйсынырга дип килә, яубаш Атилла.

– Хилхәл атакай, Хилхәл атакай! – дип кала төшеп барган атакайны дәшеп алды Атилла.

– Аскы готлар короле Ардарих безгә килеп кушылмакчы, Хилхәл атакай. Ни кылыйм?

– Килә-килүгә үк антын ал, Атилла.

– Ишеттеңме, чапкын? Ардарих король минем кырыма килә-килүгә ант итәр. Бары тик шул шарт белән генә мин аны кул астыма алырмын.

– Мин ана, яубаш Атилла, сезнең һәр сүзегезне түкми-чәчми җиткерермен.

– Имин юл сиңа, чапкын.

Чапкын атын җилле генә юырттырып китеп барды, Атилла аны карашы белән озата калды, һөҗүм башларга сакаулы көннәр калгач кына Ардарих король килә?.. Рухил абасы җибәргән. Ярдәмгәме?.. Уйланырлык иде монда. Ләкин начарга юрарга теләмәде. Вакыты ул түгел иде. Дөресен генә әйткәндә, Атилла Ардарих корольгә ышана төшә иде. Ә менә Биләү абасына ышанып җитми. Ниндидер кимсенү тоя кебек абасы. Аталары аны яубаш итмәгән өченме?.. Бик ихтимал ич. Моны Биләү абасы ничек кабул итәр?.. Киңәшмәде дә, ә инде хәл дә итеп куйды. Ардарих король иртәгә аның кырында булыр. Калага һөҗүм иткәндә Ардарих король Атилла яубашның яугирләренә арттан сөңге ташламасмы?.. Гомер буйларына римлыларга ялланып хезмәт иткән готларга ышанып буламы?..

Атилла яубаш атын камчылый төшеп, алгарак үтте һәм бер ялгызы гына атын атлатып китте.

«Ардарих король, Ардарих король, – диде ул авыз эченнән генә. – Нинди максат белән юнәлдең син минем кырыма? Ихластанмы минем канат астыма керәсең, әллә булмаса кемгә булса да янә ялландыңмы? Әллә булмаса чынлап та Атилланың аркадашы булырга телисеңме?»


<== previous lecture | next lecture ==>
Беренче китап 14 page | Беренче китап 16 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.168 s.