|
Беренче китап 17 pageDate: 2015-10-07; view: 357. Исән-имин килеп җиттегезме? – диде Атилла. «Бабай» дип әйтәсе иткән иде, тыелып калды. Вигиләй яубаш Атилла күрсәткән түмәргә барып утырды, кулларын тезләренә куйды һәм бертын башын иеп торды да, Атиллага туры карап: – Әйтегез әле, яубаш Атилла, минем кызым сездә колмы, әллә булмаса чынлап та хатыныгыз буласымы? Яубаш Атилла бер читтәрәк утырган Туграм тимерчегә карады. – Әйт, Тугран, кызга мин туйлап өйләнәчәкмен, туйлап, зурдан кубып. Әйт, гун яубашлары җарияләр тотмый. Кызны ошаткан гун йә аны хатыны итә, йә кемгә булса якын кешесенә кияүгә бирә. – Атилла яубаш минем кызыма өйләнмәдемени әле? – дип сорады Вигиләй. – Яубаш Атилла кызга вәгъдә бирде, атасы рөхсәтеннән, ягъни ризалыгыннан башка өйләнмәячәк, ягъни үзенеке итмәячәк. – Варвар, ә итагатьле булырга тели, – диде Вигиләй һәм Тугранга бу сүзләрне аудармаска кушты. – Нәрсә-нәрсә? – диде дип сорады яубаш Атилла Тутраннан. – Яубашның вәгъдәле булуың хуплый. Әйт ана. Мин кызымны алып китә аламмы? – ди. – Юк, – диде Тугран Атилла өчен. – Юк, Вигиләй. Кызга сез риза булсагыз да, булмасагыз да яубаш барыбер өйләнер, чөнки кыз ризалыгын бирде инде. – Мин риза булмый кая барыйм. – диде Вигиләй. – Кая бара алам мин? Әйт аңа шулай дип. – Атилла киявегез кырында кала аласыз. Вигиләй. – Атилла кырында?! Мин?! – Аның ун кулы була аласыз. Яубаш моңа риза булачак. Вигиләй әле яубаш Атиллага, әле Тугранга карап алды һәм: – Мин риза булсам, ул миңа ни вәгъдә итә ала? – Сез теләгән барысын да. Ул сезне үзенең беренче илчесе итәчәк. – Миңа бу хакта уйларга вакыт бирелерме? – Күпме телисез. Вигиләй, күпме телисез, Яубаш тиздән Дунайны, сезнеңчә Истрны кичәчәк. Моның өчен аңа башта Германрих корольне, аннары Рим императоры белән килешергә, ахыр Византия белән күзгә-күз орышырга туры киләчәк. – Ул тиздән Германрих корольгә таба кузгалачак, кызыңа өйләнгәч тә, аны туздыргач, Истрны кичәчәк, бәлки башта Византиягә ташланыр, аннары Римга. Вигиләй һичнигә игътибар итми, чукынып алды, япма ягына карап: – Хода сакласын, һич булмас димә, һич булмас димә. – дия-дия урыныннан кузгалды. – Мине кызым янына илтегез, минем башта кызым күрәсем килә. – Мин сезне кызыгыз янына үзем алып барырмын, – диде тимерче Тугран һәм яубаш Атиллага нидер әйтте дә, Вигиләйне ияртеп чатырдан чыгып китте. – Әйт әле, чемет әле мине, хөрмәткә ия кеше, чынмы бу хәл, мин гуннар яубашы Атилла кырында булдыммы?.. Бит безнең халык аны гомумән кешегә охшамаган ниндидер әкәмәт бер зат дип сөйли. Ә ул кеше янында кеше икән. – Яубаш Атилла әйбәт кеше, сезгә һәйбәт кеше булачак, Вигиләй. Ышан. Вигиләй белән тимерче Тугран чатырдан чыгып китүгә, Атилла янына җансакчысы керде. – Яубаш, легионерлар башы Идекәй бездә калырга булды. – Керсен, – диде Атилла. – Идекәйнең янында улы да бар. – Керсеннәр, – диде Атилла һәм торып, ишекле-түрле йөреп килде. Чатырга ике кеше – аталы-уллы килеп керделәр. Атилла аларга ишек яныннан урын күрсәтте, үзе түргә узды. – Йә-йә, – диде Атилла. – Идекәй гунча яхшы белә, – диде җансакчысы. – Хуш, канкардәш, хуш, сөйләп җибәр. – Мин йөз легионер белән эш иткән кеше, яубаш Атилла. Улым Орест гарнизонда бетекче иде. Уйлаштык-уйлаштык та без сездә калырга булдык. Мәңгегә. – Мәңгегә үк, – диде Атилла көлемсерәп. – Ихластанмы бу сүзләрең? – Хыянәткә барсам уң кулым кисәрсең, яубаш Атилла. – Хуш. Инде тыңла. Сиңа өйләнергә туры килер, угылың миңем кырда калдырырсың. Мин аны бетекчем итәрмен. Тугры хезмәт итсә, мин аңа мулдан түләрмен, шул исәптән сиңа да. Хилхәл атакайны дәш! Һәй, җансакчы, Хилхәл агакайны дәш! – дип кычкырды Атилла. Ал арада Хилхәл атакай килеп керде. – Ни бар, Атилла? – Менә бу егеткә, Орест дидеңме әле аты? Әйе. Орестка, бар булган язмаларыңны да тапшыр. Бүгеннән ул синең кул астымда. Ә атасы Идекәйне дә кырыңа ал. Мин аны илчем итәрмен.
* * * Икенче көнне бәби туе булды. Туйда тукмак та биер, диләр. Гуннар гаҗәеп матур итеп туй итә беләләр икән, варварлар гына димәссең. Вигиләй туйда булды. Күрер-күзгә ябыгыбрак киткән кызыннан күзен дә ала алмый торды-торды да күз яшен сөртә-сөртә: – Кызым, балакаем, син бу варварларга үзе теләп ышанасыңмы? – Ышанам, – диде бер дә исе китмичә кызы.
XXII Рим. Азия халыкларын бирәннәр дип үртәгән һәм һәрчак ашау чамасын белгән, шуның белән горурланган, Италия җирендәге күршеләре «юан этрусклардан» көлеп яшәгән чорлар да үтеп китә. Шалкан белән боламык ашаудан ерак китмәгән римлылар безнең эраның беренче гасыр башында тәмлетамак бирәннәргә әвереләләр. Митридат сугышыннан соң (Кече Азиядә булган сугыш) Рим колонистларының өстәлләре Меотида (Азов диңгезе), Әрмәнстан, Африка якларыннан китерелгән ризык-байлык белән тула. Әлбәттә инде яуланган колонияләрдән китерелгән нигъмәтләр бары тик колбиләүчеләр өстәленә генә хәстәрләнә. Колбиләүчеләр үрдәкнең муен итен, түшен генә ашыйлар, калганнарын хезмәтчеләренә, аякларын исә пешерми-нитми колларына ташлаганнар. Тавис кошларын да, сайрар сандугачларны да кызганмаганнар алар (табынны бизәү өчен һәр ризыкка сандугач телләре тезеп куя торган булганнар). Бирәннәр башында элеккеге яубаш Лукулл торган. Аны заманында яубаш Помпей алыштыра. Шушы гарьлеккә түзә алмыйча, Лукулл, дәүләт эшләрен ташлап, диңгез буена үзенә бер вилла-утар салдыра һәм Римдагы байларның баена әверелә. Колачлы яшәү рәвеше белән Лукулл фарсылар шаһиншаһын да уздырып җибәрә. Чөнки бу чорда римлылар сүз әйләнешенә: «Лукулл кебек яшисең», – дигән гыйбарә керә. Әгәр дә мәгәр берәүнең миләш чыпчыгы ашыйсы килә икән, УЛ ике дә уйламый Лукуллга юнәлгән, чөнки Римда тәмле итле миләш чыпчыкларын ул гына үрчетә торган була. Диңгез балыклары да Лукулл табыныннан өзелми. Моның өчен ул үзенең вилла ишегалдыңда зур чокыр казытып, диңгез суын керттерә һәм шул күлгә диңгез балыклары җибәрә. Аларны бик яхшы ашата. Лукуллдан күреп, Римның башка колбиләүчеләре дә вилла ишегалларына диңгез суын ерып кертеп, балык үрчетә башлыйлар. Лукулл бигрәк тә кыргый диңгез балыкларын ярага торган була. Чөнки кыргый балыклар кеше итен яраталар. Ә Лукулл үзенә хыянәт иткән, хыянәт итмәсә дә сәбәбен табып, йә булмаса йомышын төгәл үтәмәгән өчен колларын үтереп күлдәге кыргый балыкларга ашата торган булган. Ул моны балыкларның ите тагы да тәмлерәк булсын өчен эшләгән. «Борынгы Рим тарихы» китабыннан. История Греции и Рима тарихыннан – том I. 503–504 стр.
Бу хәл 428 елда була. Дөньяны колачларга омтылган Рим империясе башкаласы гасырлар буена җыйган дәрманын югалтып, көнчыгыш тарафта икенче Рим – Византия көчәеп киткән чор. Византиядә христиан дине шактый нык җирлек табып, аякланып киткән дәвер, көнчыгыш империя тәхетендә император Феодосий утырган елда була бу хәл. Әнә шул елларда шаһиншаһ Бәһрам котыртуына инанып, гуннар йөзендәге ак төрекләр беренче тапкыр империя терәге булган өске готларга каршы яуга җыеналар. Яу кузгалырга бер төн калгач, ак төрекләр ыстанында коточкыч бер фаҗига була. Җен карчыгы Тутакай гуннар ханы Мәңгүкне хәнҗәр белән кадап үтерә. Бу хәбәр ирешүгә, угланнар төмәнбашларын җәйләүләрдә калдырып, үз кырларына сакчыларын гына алып, төп ыстанга ашыктылар. Угланнар Рухил, Рамул, Биләү һәм Атилла күп тә үтми төп ыстанга кайтып төштеләр. Аталары ян-яклары күтәртелгән зәңгәр чатырда ята – җиләс җирдә ап-ак киез өстендә ята иде. Угланнар гуннар ханы Мәңгүккә кул күтәргән карчыкны эзләп тормадылар, чөнки аны ат койрыгына тагып җәзалаганнар икән инде. Аның артыңнан Xилхәл атакай әмере белән Көнбаш атакайны да фарсыларга куганнар. Мәңгүк ханны ике атна буена җирләделәр. Ак төркиләр йоласына тугры калганда хан кырына Сафура ханбикә дә ятарга тиеш иде, әмма берәү дә аңа бу хакта әйтергә кыймады, хәтта Хилхәл атакай белән угланнар да. Бары тик Айгөл апалары гына: «Сафура килен урынына берәр бала тапмадыгызмени», – дигән иде дә, аңа берәүсе дә күтәрелеп тә хәтта карамады. Каберне буралап казыдылар, мәетне салгач, аның кырына йөргән атын, коралларын салдылар, һәм кабер өстенә тау итеп балчык өйделәр. Сафура ханбикә угланнарны басу капкасына кадәр ат өстендә озата барды, аларга игелекләр, иминлекләр теләде. Арбалары кузгалып киткәч, Сафура ханбикә Атилланы алып калды һәм әйтте: – Германрих король белән орышма, ул сиңа болай да бирелер. Син аңа башта кискен таләп куй – үз теләге белән бирелсен. – Ярый, анам, шулай итәрмен, – диде Атилла углан һәм атын камчылап, кузгалып китте. Илбашы булып, төп ыстанда (тарихи мәгълүматларга таянганда Азов каласы булырга тиеш) Сармат хан кызы Сафура калды.
XXIII Германрих король җирләренә яубаш Атилла атасы Мәңгүк ханны ирләп кайткач аяк басты, һәм кыска гына вакыт эчендә корольнең күп кенә калаларын яулады һәм андагы халыкларны ясакчылары итте. Аңа бу эштә Идекәй белән Орест ярдәм иттеләр. Гуннар каһарманы Атилланың явы турында, калаларын яулавы, яулаган халыкларны ясакчылары итүе хакында Германрих король хәбәрдар иде инде. Ләкин йөз дә унынчы язына аяк баскан карт һични кыла алмады һәм кылырга да теләмәде. Бигрәк тә Атилла яубашка тугры калырга ант иткән Бож кенәзгә ачуы килде аның. Тагын да сәере шул иде, аның якын дуслары булган роксаланнар, венедлар аңа бөтенләй ясак түләми башладылар. Тагын да яманрагы, Гунитар угылы атасы Бож кенәз биргән гаскәре белән Атиллага килеп кушылган һәм Германрих корольнең башкаласына таба юнәлгән икән, дигән хәбәр иреште. Менә кайчан ихтыяр көче сынды корольнең. Ул Винитар угылына ышанып җитми иде, бөтен өмете Гунитар угылында иде, ә ул әнә нинди юлга баскан. Дәһшәтле король буларак башбирмәс Бож кенәзне бөтен халык алдында дар агачына астырырга тиеш иде ул, ләкин кулы җитми калды. Ә хәзер соң инде, соң. Гунитар угылының анасы Виница үз вакытында аңа хыянәт итте. Готлар йола вә гадәте буенча ир-корольгә хыянәт иткән өчен анадан тума шәрә көйгә урамнар буенча куып йөрттеләр, мыскыл иттеләр, рәнҗеттеләр. Шуларның барысын да Германрих король тәрәзәдән күреп торды. Моның белән генә чикләнмәде, әтисе иленә Германрих король хатынны ике баласы белән яу-ясак җыярга алды. Хатынны кайтыр юлда шаһзадә укчылары укка алдылар, ике баласын әсир итеп алып киттеләр, хатынның кече кызы илдә калган иде – илгә әйләнеп кайткач, Германрих король аңа анасының исемен куштырды – Виница һәм үз янында сарайда калдырды. Кыз аңа кай ягы беләндер Виница хатынын хәтерләтә иде. Йөзләрчә хатыны булган Германрих король нигә нәкъ менә Бож кенәз кызын сараенда тотты да, нигә үзе белән ясак җыярга йөртте – берәү дә, хәтта аксакаллары да кызыксынмадылар. Хәер, моның серен Германрих король үзе дә белмәде. Әмма анасы югалса да, сарайда баласы калды – шул иде юанычы корольнең. Кызны кияүгә сорадылар, мәгәр ул аны берәүгә дә бирмәде. Бож кенәз Германрих король күңеленә таш булып ятты. Кызы Виница хыянәткә батса, кенәзнең угылы Атиллага ияреп китте. Анасының исемен йөрткән кыз да ачылып җитмәгән чәчкә кебек йөрде. Кыз тәмам алма кебек җитешкән, ә атасы аны кияүгә бирми дә бирми. Озын колаклардан ишетепмедер, кыз моның сәбәбен дә белә булса кирәк, чөнки болай кара коелып йөрмәс иде. Ләкин Германрих корольнең кайгысы кызда түгел иде – гуннар яубашы Атиллада. Бу каһарман яубаш аның кала-җирләрен генә яулап тынычланмады, башкалага ук якынаеп килә икән инде. Моңа кадәр ул үзен үз көчендә дип йөри иде, ләкин яубаш Атилла аның соңгы җегәрен дә юкка чыгарды. Анасы күкрәгеннән алган тешләре коелып беткәч, Германрих корольгә яңа тешләр чыкты, иллә бик сыек булдылар, хәтта рәтләп ит тә ашый алмады. Король сөт эчеп һәм йомырка ашап кына яшәде. Соңгы елларда ул бернәрсәгә төшенде – аны инде уллары санламыйлар, ил белән үзбаш идарә итәләр. Әмма халык корольне яратты. Гүя ул ил байрагы иде. Бигрәк тә Германрих корольнең дәрәҗәсен аксакаллары күтәрделәр, гәрчә кам таягына таянып кына болдырга халык алдына чыга алса да, аның бер күренүе тәмам тантанага әверелер иде. Хак, корольләре алар өчен урмандагы Өрәк аллалары кебек кенә, ләкин әнә шул Өрәк алла илне саклап тора кебек иде. Ап-ак сакаллы, күзләре эчкә баткан, яңаклары чокыр хасил итеп батып калган, күз карашы тонык, куе томанлы көнне хәтерләтә иде инде. Ләкин Өрәк сурәтендәге король готларга кирәк иде, бигрәк тә күчмә гуннар башкалага якынаеп килгәндә. Угланнарда көч булса, Германрих корольдә һичкем аңлата алмаган рухи гайрәт бар иде. Шуңа аны сакладылар, шуңа корольгә авыр сүз катарга да бирмәделәр. Әмма угланнары, оныклары түгел. Бигрәк тә сарайга якынлаштырган Винитар углан атасы белән исәпләшми башлаган иде. Гуннарның Тургай ыруын туздыручы да ул булды. Шушы яудан кайткач, угланны әй орышты, әй орышты һәм әйтте: «Атаңның чын каһәрен соңрак күрерсең әле, балакай», – диде. Чөнки тәҗрибәле хәрби буларак туннарның кем икәнлекләрен белә иде карт король. Хәзер әнә даннары вә батырлыклары белән далага таралган унуклар сарматлар белән кушылып алганнар һәм гуннар исемен йөртәләр. Бу инде тиңе булмаган, хәтта империягә янарлык көч иде. Винитар углан туннарның куәтен белеп бетерми булса кирәк, ә Германрих король белә иде. Бу көчне ул Дауыт хан ыруын таратканда күрде. Кечкенә унуклар аның өч мең гаскәриен тураклап ташлаганнар иде. Шунда ук үкенү тойган иде Германрих король. Хаталанды. Күрше халкына кул сузды. Тик кылынасы кылынган иде инде, иртәме, соңракмы җавап тотасы гына калган иде. Ә менә хәзер ул көн дә килеп җитте. Үч » илтер, ди бит. Үч алырга килде була гуннар баһадиры Атилла яубаш. Ә римлылар аны еш кына аркадашлары сурәтендә күрәләр иде, гәрчә байлыкларның яртысын алып ятсалар да. Хәзер әнә гуннар Ольвия каласын туздырып ташладылар, чират Германрих корольнең башкаласы Готстанга җитте. Гасырлар буена көнчыгыштан китерелгән колларны римлыларга сатуга җайланган Ольвия каласы бүген инде императорныкы түгел, ә туннарныкы. Император легионерларын якларга Германрих король бармады, ә бит ишетте, белде. Ә менә хәзер аның үзенә чират җитте һәм әлбәттә инде Рим аның тарафына әйләнеп тә карамады, шул исәптән Византия дә. Амаллар нәселеннән килгән готлар илбашы Ардарих гуннарга баш игән, диделәр. Ул да килсә гуннар белән... Германрих король әкрен генә кузгалды, сакчылары ярдәмендә болдырга чыгып басты. Король күренүгә, мәйданга җыелган халык гөжләргә тотынды, Германрих король аларга тынычланырга кушып, кам таягын күтәрде. Германрих король, ни хәйран, күрде, ишетте, күзәтте, ул кам таягын күтәрүгә, халык тынып калды. Үз халкына ул нидер әйтергә тиеш иде. Король авызын ачты, нидер әйтергә теләде, әмма тавышы чыкмады. Чарасыз калып, король янәшәсендә басып торган кызына карады, имеш, ярдәм ит. Әмма кыз һични аңламады, иңбашын гына сикертеп куйды. Шулчак болдырга улы Винитар йөгереп менде һәм король исеменнән: «Готлар каланы саклап калачаклар, туннарга бирмәячәкләр» – дип кычкырды. Халык арасында ыгы-зыгы купты, тонык кына Винитарны куәтләүчеләр табылды. Имеш, гуннар кыргый халыклар, алар безнең барыбызны да кол итеп сатачаклар, яулаган калаларда гуннар моны кылганнар инде, дип нотык тота башлады. Германрих король таягын янә баш очына күтәрде һәм кинәт аңа тавышы кайтты. – Халаяк, халкым минем, мин сезне гуннар белән орышмаска чакырам. Готстанга ахырзаман килмәде, капкаларны ачсак, гуннар безгә тимәячәкләр. Халаяк, халкым минем... Шул мәлдә Вииитар углан атасының кулыннан кам таягын тартып алды һәм баш очына күтәрде. – Готлар, без туннарга капкаларны ачмабыз, без аларга калабызны бирмәбез. Каланы минем егетләрем саклап калыр. Дошманга каршы торырга хәзерләнегез, готлар, халкым минем!.. Углан авызыннан шул сүзләрне ишетүгә, Германрих король буш капчыктай ишелеп төшә башлады. Аны сакчылары ике яктан эләктереп алдылар һәм сарайга алып кереп киттеләр. Аларга ияреп кергән Виница корольне ятагына кертеп салырга кушты. Сакчылар корольне ятагына сузып салдылар һәм чыгып та киттеләр. Германрих король кул ишарәсе белән генә ятак аяк очындагы сандыкка күрсәтте. – Кызым, шул сандыкны ач та, яулыкка төргән... – Ярый, атам, – диде кыз һәм санлыкны ачып, яулыкка төргән алтын саплы хәнҗәрне алып атасына бирде. Германрих король хәнҗәр сабын ике кулы белән кысты һәм тынып калды. – Атам, әллә табибны дәшимме? – диде кызы Виница. Җавап урынына Германрих король башын гына чайкады. Сәер хәл, картлык галәмәтемедер, король күп тә үтми йокыга китте. Ул уянганда кояш чыккан, яңа көн туган иде инде. Корольгә кызык кына төш кергән иде. Имеш, буранлы кыш көне, ә ул урманда ауда һәм нигәдер берүзе. Шунда ул юан имән төбеннән бу чыгып торганны күрде. Күрде дә казый башлады. Менә бермәлне имән төбеннән зур соры аю күтәрелеп чыкты һәм: «Нигә минем кышкы йокымны боздың?» – дип, нәкъ менә кеше телендә шулай дип әйтеп, аның өстенә ташланды... Күргән төшен күзаллагач, Германрих король кызына төш юраучы картны чакырырга кушты. Сакалы биленә җиткән аксакал килеп кергәч, ул ятагы яныннан аңа урын күрсәтте. – Утыр, атакай. – Син үзең дә ике мәртәбә атакай, – диде төш юраучы карт. – Мин бүген төнлә төш күрдем, аюны өненнән кузгатып чыгардым. Ә ул урман иясе миңа ташланды. – Төшен яман булган, король. Әйтергә дә куркам. – Курыкма, әйт. Мин яшисен яшәгән инде, атакай. Сиңа тиздән әҗәл килер, король, һәм илеңә дә... – Мин аны шулай дип уйлаган идем дә, атакай. Сиңа йөгем бар, атакай. Син хәзер үк Айфәл аксакаллар башын эзләп тап һәм король исеменнән әйт: гуннар калага якынаюга, капкаларны ачып куйсын. – Яхшы, әйтермен, король. Миңа китәргә ярармы? – Ярый. – Карт кузгалып китте, әмма король аны туктатты: – Тукта, Винитар углан аксакал белән килешмәс, углан белән киңәшеп тормасын. Винитар углан миңа хыянәт итте, аксакал... – Винитар углан аксакал белән килешерме соң король? – Мин аңа тәхетем вәгъдә итмәдем, аксакал. Мин тәхетне Гунитар угланга вәгъдә итәргә җыена идем, ә ул миннән качып китте. Аксакал чыгып киткәч, Германрих король мендәр астына тыккан алтын саплы хәнҗәрне тагын кулына алды. Хәнҗәрне ул грек сәүдәгәреннән сатып алган иде. Сәер бер халәттә иде Германрих король. Аның әле күз алды караңгыланды, әле ап-ачык булып, койма аша менеп маташкан гуннар күренде. Менә алар агылып капкадан керәләр, мәйданда каты сугыш бара, ә ул, имеш, болдырга басып, орыш барганны карап тора, иң гаҗәбе, һични кыла алмый. Германрих корольнең зиһене чуала, күз алдына әле гуннар укка алган хатыны, әле кулыннан кам таягын тартып алган Винитар улы килә. Зиһене сафланып, ачылып киткән саен Германрих король бертуктаусыз озак яшәве турында уйланды. Нигә ул шулай озак яшәде икән. Хатыннарыннан туган угланнары да хәтта әллә кайчан картаеп үлделәр, ә ул өрәк сыман һаман исән калды, яшәде дә яшәде. Винитар угланны аның яшь хатыннарының берсе тапты. Углан анасы күкрәген имүдән туктауга, ул хатынны грек сәүдәгәренә сатып җибәрде. Сәүдәгәрнең күзе төшкән иде хатынга, мул итеп түләде. Ә Германрих корольдә хатыннар ерып йөрмәле түгел иде. Ул аларның һәрберсенә өй салдырды, һәрберсенә йөрде. Хак, кайсына кайчан барганы турында да оныткан чаклары булгалады, аларның кайберләрең кияүгә бирде, беришләрен сатты. Ләкин күп хатынлыктан баш тартмады, гәрчә грек монахлары аңа христиан динен кабул итеп, бер хатын белән генә яшәргә димләсәләр дә. Бож кенәзнең кызы белән дә койты кыланды Германрих король. Кинәт шунда аның күз алдына янә аркасына гун угы кадалган хатыны, янында калган ике баласы килде. Әнә шул балалар исәбенә шаһзадә Бәһрам аны исән калдырды, иленә кайтарып җибәрде. Менә кемнәрдән куркып яшәде ул – туннардан. Шулчак ятак ягына кызы йөгереп килеп керде. – Атам, атам, гуннар калада. Мәйданда канлы орыш бара... Германрих король торасы итте, әмма гәүдәсен күтәрә алмады, ул үзе дә аңламастан кулындагы хәнҗәр сабын кысты. – Сарайны кем саклый, кызым? – Сарай сакчылары, атам. – Сарай сакчылары гына сарайны саклый алмаслар, кызым. Болдырга гуннар менә башлауга, син базга качарсың, кызым. – Ә син, атам? – Мин үз язмышым сайладым инде, кызым. Виница, Виница, балакай, – диде кызы янына килүгә Германрих король. – Кичер мине, гафу ит атаңны. Исән чагымда сине теләгән кешеңә кияүгә бирә алмадым. Германрих король сөйләде, ләкин кызы аны ишетмәде, корольнең янә тавышы беткән иде, авызы ачыла, иреннәре кыймылдый, ә тавышы чыкмый. Кинәт янындагы кызы юкка чыкты. Менә шунда Германрих корольнең колагы ачылып киткәндәй булды, мәйдан яклап кылычлар чыңлаган, әрнешеп атлар кешнәгән тавышлар ишетелде. Димәк, гуннар мәйданда инде, тиздән алар сарайга ук җитәрләр, аның кырына ук кереп җитәрләр. Хак, кулына корал тоткан һәр гот корольне якларга ташланыр. Тик уктан төз атучы гуннар аларны бик тиз чүпләрләр һәм мәетләр өстеннән сарайга үтәрләр.
|