Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Беренче китап 18 page


Date: 2015-10-07; view: 336.


Германрих король кулындагы хәнҗәр сабын тагын да ныграк кысты, нәкъ яшь чагында кылыч сабын кыскан кебек кысты. Бүген исә аның кулында үлем хәнҗәре иде, хәнҗәр бу юлы Дошманга түгел, аның үзенә юнәлтелгән иде.

Нигә сатып алды соң әле ул бу үтә яман үткен, елан теле кебек зәһәр уклы хәнҗәрне? Әйе, хәтерли, бик яхшы хәтерли сәтта, ул бу хәнҗәрне Виница хатынын юк итү өчен сатып алган иде. Ахыр хатыныннан башкача котылгач, хәнҗәрне сандыкка ук яшереп куйган иде. Йөз ун язына аяк баскан булса да Германрих король үлемнең шулай киләсен белмәгән иде. Гуннар аңардан Дауыт хан өчен үч алырлар, гадәттәгечә аның карт сөякләрен ат койрыгына тагарлар. Ә бит гуннар белән элек тату яшәделәр, күрше хакы – Тәңре хакы дия-дия. Готлар урманга утыртылган Өрәккә табынсалар, гуннар Күк-Кояш йөзендәге Тәңреләренә табындылар. Үзара килешеп яшәделәр шикелле. Ә менә соңгы елларда үзе ясак җыя алмый башлагач һәм бу эшне улларына тапшыргач, ике арадан гүя кара мәче узды – гуннар белән готлар бер-берсенә дошман күзеннән карый башладылар.

Германрих король кулындагы хәнҗәр сабын тагын да кыса төште. Ул ишетте, кызы чырайлап кычкырып җибәрде. Димәк, кызы базга төшмәгән, болдырга чыккан булган, йә тәхет ягына, димәк, гуннар тәхет ягындалар инде. Германрих корольнең шыр сөяккә калган бармаклары агарынып китте һәм хәнҗәр угын йөрәк турына куйды.

Ул үләргә тиеш, менә хәзер, шул мәлдә. Ул туннарны күзе белән күрми үләргә тиеш. Гарьлек аңа, оят. Ул күршеләре белән тату яши алмады, көтмәгәндә яу йөрде, чарасыз калган халыкны әсир итте һәм куып кайтарып, римлыларга сатты. Ул гаепле, ул гөнаһлы, ул үләргә тиеш.

Шул вакыт күлмәгенең бер җиңе өзелгән кызы ятак ягына килеп керде. Үзе елый, үзе чарасыз.

– Атам-атам, алар мондалар, алар сарайдалар! – диде.

Кызының куркынган, агарынган йөзеннән үк күрде Германрих король гун сугышчылары менә-менә ятак ягында булачаклар. Мәйдан яклап колагына «Урра» тавышлары ишетелеп китте. Германрих король колакка саграк булса да, сакчы егетләрнең ишек ягында аһ-ух килә-килә орышуларын ишетте һәм хәнҗәрнең елан угыдай очың күкрәгенә терәде. Ул башта нишләгәнен сизми калды, тәненә сабына кадәр хәнҗәр угы кергәч кенә үзе дә аңламаган авырту тойды һәм шундук аңын җуйды. Кызы Виница атасының кулындагы хәнҗәрне яңа гына күргәндәй бермәлгә генә катып карап торды, аннары яшь кыз булса да, ул бернәрсәгә төшенде – атасы үз-үзен үтерде.

Җитмеш ел буена Готстан ил-дәүләте белән идарә иткән, илле елдан артык римлыларга коллар сатып яткан Германрих король 428 елның җылы көзге айларында үз теләге белән якты дөньядан китте. Гайрәте, көче-куәте белән күрше халыкларны куркытып, күбесең канат астына җыеп торган гайрәтле король 109 нчы язына аяк басканда үз-үзенә кул салды.

Һәм бер нәрсәне белми китте – бу дөньяда бернәрсә дә мәңге түгел, хәтта Рим кебек империяләр дә.

 

XXIV

 

Орыш барышында готлар ягындагы сугышчылар күзгә күренеп эри башлагач, Винитар углан үз ишләрен ияртеп, каладан чыгып качмакчы итте. Әмма үзенең елгыр егетләре белән Баламир углан аны куа китте. Баламир углан арттан килгән унбашына качучыларны тулганага алырга дип кычкырды, ә үзе атын камчылый-камчылый Винитар углан артыннан чапты. Баламир углан бер йөзбашың уңга, икенче йөзбашың сулга җибәрде, ә үзе Винитарны бастыра башлады. Качып барган углан кинәт кенә инешкә таба борылды, әмма су буена җитәрәк кинәт атын туктатты да Баламир угланга каршы борылды. Башлыкларының туктаганын күреп, Винитарның егетләре дә туктадылар.

– Чигенмибез, орышабыз! – дип кычкырды Винитар һәм озын сөңгесен күтәреп, Баламир угланга таба китте. Чөнки күренеп тора иде – аны меңбашларның берсе куа килә. Чигенмибез, сугышабыз, дисә дә Винитар угланның күп кенә егетләре инешкә таба кузгалдылар, инешне кичүгә, урман башлана иде – качып котылып калырга исәпләре иде булса кирәк. Ләкин икенче ярга җитүгә күрделәр, яр өстендә җәяләренә ук элгән гуннар торалар. Сугышчылар шундук сөңгеләрен ташладылар, судан чыгып, атларыннан төштеләр.

Бу хәлне күреп, Винитар углан бөтенләй кире якка таба атын борды һәм кача башлады. Баламир углан аңа аркан ташлады. Винитар углан хәтта арканның елан кебек чажлап үзен чолгап алуын ишетте, икенче мәлдә ул ат өстеннән очып, гөрселдәп җиргә төште һәм Баламир углан аны бераз сөйрәтеп барды. Шуннан соң гына туктады да, аттан төшми генә кылычын чыгарды.

– Тор, король улы Винитар, мин синең җанын алырга килдем! – диде.

Винитар углан ертылган киемен рәтләргә дия үрелде, әмма кулларын аркан җибәрмәде. Баламир углан аның кулларың ураган арканны бушатты. Ул арада Баламир угланның егетләре килеп җиттеләр.

– Бу минем әсир, Германрих король улы. Атилла яубаш каршына тартыгыз, – диде һәм атын куалый-куалый калага таба чапты.

Билгеле хәл, орыш кырында ятып калган король өчен генә түгел, гади сугышчы өчен дә үлем – яман нәрсә. Бу сугыштан Винитар углан исән калган иде, дөресрәге, исән калды, ә бит готларны гуннаргага каршы ул өндәгән, ул чакырган иде, гәрчә аксакаллар һәм бериш готлар аны тыңламаган булсалар да, куллары богаулы килеш мәйдан аша сарайга китергәндә берәү дә аның битенә төкермәде, берәү дә яман сүз кычкырмады. Гот халкы алдында бу углан батырлык кылган иде, гәрчә дистәләрчә кешеләрне үлемгә дучар итсә дә.

Сарайга җитүгә, атын җансакчысына калдырып, беренче булып диярлек атасының ятак ягына Баламбир углан килеп керде. Килеп керде дә, түр якта үксеп елап утырган кызны күреп, туктап калды, ахыр кызның исән калган җиңеннән эләктереп, урам якка әйдәде. Әмма кыз кинәт тартылды һәм аның җиңе Баламир углан кулында калды. Кыз исә түр як бүлмәгә ташланды һәм ишек эшергечен этәреп куйды. Әмма сарай кадәр сарайга үткән Баламир угланны бауга элгән агач ишек кенә туктата алмады, ул ишекне бәреп екты һәм кыз кереп киткән якка чыкты. Шунда Баламир углан хозуры алдында ике җиңе тиң өзелгән күлмәк кигән кыз пәйда булды. Икенче мәлдә угланның карашы түр ятакта яткан Германрих корольгә төште.

Сәер хәл, ул атасын шундук таныды, гәрчә тегенең йөзе кара көйгәндәй зәңгәрләнеп калган булса да.

– Мин корольнең улы идем, син кем? – дип сорады кыздан Баламир углан.

– Мин Германрих король кызы Виница, – диде кыз.

– Әниең кем иде?

– Мин әниемнең кем булганын белмим. Мине асрау хатын үстерде.

– Атабызны кем үтерде?

– Ул үз-үзенә кул салды, – диде кыз.

Шулчак ятак ягына Атилла яубаш килеп керде.

– Король кая?

– Король үз-үзенә кул салган, яубаш Атилла.

Атилла бүлмәгә килеп керүгә, кыз Баламир артына качты.

Атилла кызны күрсә дә игътибар итмәде, борылды да чыгып китте. Баламир углан кызның кулыннан алды һәм бүлмәсенә алып китте.

– Сиңа башта арурак күлмәгең кияргә кирәк, сеңлем, – диде ул озын коридорга чыгуга. – Мин сине яубашка күрсәтергә тиеш булачакмын.

– Мин куркам.

– Курыкма, яубаш әйбәт кеше.

Алар болдырга чыкканда болдырга баскан Атилла яубаш гот аксакаллары белән сөйләшү алып бара иде инде. Яубаш янәшәсендә куллары богаулаган Винитар углан. Ул муенын зәңгәр яулык белән бәйләгән. Кылдан ишкән аркан сыдырган муенын, дип уйлап куйды Баламир углан.

– Сезнең алда кем тора, аксакаллар?

– Германрих король угылы Винитар, яубаш Атилла.

Атилла икенче ягында басып торган Гунитарга таба борылды.

– Ә бу кем угылы дип беләсез, аксакаллар?

– Бу да Германрих король угылы, яубаш Атилла.

– Шул булыр сезгә король, аксакаллар. Германрих корольнең Бож кенәз кызыннан туган угылы Гунитар. Мин әйттем, аксакаллар.

Аксакаллар көрәк кадәр ак сакалларын җиргә кадәр тидерә-тидерә гуннар яубашы Атиллага рәхмәт укыдылар.

Атилла яубаш Гунитар корольне терсәгеннән тотып, алгарак чыгарды һәм угланның иңенә кулын салды.

– Гунитар король минем аркадашым, ул минем белән тугры көн күрергә ант итте, шул исәптән атасы Бож кенәз дә.

Мәйданга җыелган халык шаулаша башлады, яубаш Атилла кулын күтәрде.

– Ләкин Гунитар король әлегә минем белән китәр, ә монда ясак җыючы булып, Германрих корольнең угылы Винитар калыр, аксакаллар. Мин әйттем.

– Без бераз чарасыз, яубаш Атилла. Без аңарга бик ышанып җитмибез. Ул халыкны сезгә каршы котырткан иде, – диде аксакалларның берсе алгарак чыгып.

– Ул сезнең алга барып гафу үтенер һәм миңа ант иткән кебек ант итәр, аксакаллар. Миңа ант итте инде ул. Минем аңа ышанасым килә, шуның өчен мин аны сезнең алда богаулардан азат итәм, аксакаллар.

Күрде, күзәтте яубаш Атилла халыкның берише аның бу чарасын хуплый, берише дәшми тора. Ләкин Атилла бүген шул нияткә күңелен салган иде инде. Ул бүген бары тик игелек кылырга, гот халкының ихтирамын яуларга тиеш. Ул бар әсирләрне дә азат итте инде, хәзер туннарга каршы халыкны котырткан Винитарга чират җиткән иде, әмма халыкның барысы да Гунитар угланны яклаган кебек якламадылар. Шуңа карамастан. Атилла яубаш Винитарга карата киң күңеллелек күрсәтте. Коты алынып куркып торган Винитарның богауларын чиште дә халыкка таба төртеп җибәрде.

– Сиңа гуннар яубашы Атилла үз-үзеңне акларга тагын бер мөмкинлек бирә, Германрих король угылы Винитар. Минем ышанычым акламыйсың икән, сиңа иң яман җәза биреләчәк. Мин әйттем.

– Яубаш Атилла, – дип алгарак чыкты аксакаллар башы Айфәл. – Без аңа сезгә булган тугрылыкта юлдаш булырбыз, кылган игелегегезне беркайчан да онытмабыз.

Шулай диде дә аксакал сакалын җиргә тигереп, баш иде, аңа ияреп, мәйдандагы бар халык та баш иделәр. Атилла артына каерылып, Баламир угланга карап алды. Углан үзе әсир иткән кызның кулыннан тотып тора. Яубаш белә иде, Баламир углан да Германрих король угылы. Ләкин әллә нигә аның бу хакта сүз кузгатасы килмәде. Чөнки Баламир углан готлар телендә рәтләп сөйләшә дә белми иде әле. Аннары аның бу егетне готларга бирәсе дә килми иде. Үзе бераз хәтерләсә дә, халык аның кем икәнен белми иде. Димәк, сүз кузгатып торасы да юк. Алайга китсә, монда һәр өченче кеше Германрих корольнең улы булып чыгуы бар, чөнки хатыннарга туймас корольнең йөздән артык хатыны булган диделәр.

– Нишлибез, атакай? – дип карашын Хилхәл атакайга күчерде яубаш Атилла.

– Син хаким, син хәл дә ит, – диде Хилхәл атакай.

Хилхәл атакай баштан ук сизгән иде, яубашның дошманнары белән тәмсезләнеп аерылышасы килми. Ул империягә таба гаделлек эзләп кузгалды. Ахыр килеп, Германрих король Рим империясенә табак тотса да, туннарның ут күршесе иде. Шуның өчен гафу итте Винитарны, хәтта биредә ясак җыючы итеп калдырмакчы. Ни генә булмасын, король булыр Гунитар углан. Менә ни өчен яубашына ияк кага-кага килешүен белдерде Хилхәл атакай.

Атилла яубаш янә кулын күтәрде, мәйдан шым булды.

– Тыңлагыз, готлар, яубаш Атилла хөкемен! Тыңлагыз сез дә гуннар! Аксакаллар, сезгә әйтәм. Бу яубаш Атилла хөкеме. Кем дә кем бу хөкемне үтәми, ат койрыгына тагылачак! – Халык янә шым булды. Атилла мәйдан тирәли күз йөртеп чыкты һәм калын тавышы белән: – Готстан короле империяне җимергәч тә сезнең хозурга кайтыр. Ә Винитар углан җыйган малны һәр елны мин кая ыстан туктыйм, шуннан бер табышны китереп тапшырыр. Иминлек телик аңарга!

Моңа кадәр һични аңламый торган Винитар болдырга күтәрелде һәм яубаш Атилланың аягына төште. Шуны гына көткән кебек Атилла:

– Сиңа, Винитар углан, беренче бурыч-йөкләмә: мәетләрне күмәсен күмәргә, яндырасыларын яндырырга! Аксакаллар, сез ризамы минем хөкем белән?!

Гот аксакаллары барысы да янә Атиллага баш иделәр.

Өч көннән кушкан бар эшне дә башкарып чыккан Винитар угланны яубаш Атилла чатырына дәштерде. Углан кергәч, ул аңа ишек кырыннан урын күрсәтте, Винитар утырды һәм сорау көтте.

– Кеше ни өчен туа да, ни өчен үлә, Винитар углан? – диде Атилла егеткә карап. Бу сорауны биргәч, уң кулында утырган Хилхәл атакай ирен чите белән генә көлемсерәп куйды.

– Кеше тамак өчен яши, яубаш Атилла.

– Һы, – диде Атилла. – Бәлки готларда шулайдыр да ул, ләкин без туннарда алай түгел. Кеше үзе турында киләсе буыннарга кечкенә булса да истәлек калдыру өчен яши. Винитар. Ә истәлек ул – хәтер. Хәтер исә мәңгелек җим, акыл җиме. Синең атаң озын гомерле булган. Нинди истәлек калдырды ул гот халкына?

– Ул безне ач тотмады, тамагыбыз тук, өстебез бөтен булды, яубаш Атилла.

– Ни исәбенә өстегез бөтен, тамагыгыз тук булды, Винитар?

– Коллар сату исәбенә, яубаш Атилла.

– Менә шул-шул, Винитар, коллар сату исәбенә. Хәзер син кул астындагы готларга иген игәргә, мал асрарга өйрәтергә тиеш булачаксың. Моны эшләмәсәң. Гунитар үз иленә әйләнеп кайткач, сине урмандагы Өрәк аллагызга илтеп корбан итәр. Искәрдең, Винитар?!

– Мин барысын да эшләрмен, яубаш Атилла.

Синең белән сүзем бетте, дигәндәй кул селтәде, унбаш Винитарны шундук алып чыгып китте һәм күп тә үтми готлар аксакалы Айфәлне ияртеп керде.

– Утыр, аксакал Айфәл, – диде аңа Атилла. – Әй, кем бар анда, аксакалга грек шәрабе бирегез.

Картның кулына кружка белән грек шәрабы китереп бирделәр, аксакал әүвәл шәрабны иснәп карады, аннары бер сулыштан күтәреп эчеп куйды һәм озын мыекларын як-якка сыпырып алды.

– Гунитар король белән аңлаштыгызмы, аксакал?

– Аңлаштык, яубаш Атилла, аңлаштык. Углан миңа элек тә ошый иде, атасы мәрхүм белән уртак тел тапмады. Минем сиңа бер үтенечем бар, яубаш Атилла. Хан дияргә дә ярыйдыр инде?

– Мин хан түгел, мин яубаш, аксакал.

– Синдәйләр, яубаш та, хан да булыр, олуг хан да булыр. Сиңа гот аксакаллары игелек тели.

– Атакай, Германрих король кызы кемдә?

– Кызны, яубаш Атилла, Баламир углан әсир итә. Димәк кыз аның кулында.

– Кызны без алырбыз. Миң ул кызны Актар төмәнбашка бирермен.

– Баш өсте, яубаш Атилла. Сез хөкемдар, сез хан.

Атилла яубаш ишек кырында торучы җансакчысына карады.

– Баламир угланны дәш әле. Ерак йөрмәсә, хәзер үк килсен.

– Яхшы, яубаш.

Күп тә үтми чатырга Баламир углан килеп керде, Атилла аңа янәшәсеннән урын күрсәтте.

– Уң кулымнан утыр, углан. Утыр-утыр, тартынма.

– Мин тыңлыйм сине, яубаш Атилла.

– Тыңласаң шул, Баламир углан. Кыз өчен өлешне сиңа Актар төмәнбаш бирер. Аның хатыны үлде, әсир иткән кызны аңа бирерсең. Килештекме?..

Баламир углан башын түбән иде, бертын дәшми торды.

– Әллә соң? – дип сорады гаҗәпләнә калып Атилла. Актар төмәнбаш синең туганыңа өйләнергә тели. Каршы түгелдерсен бит?..

– Мин аны яраткан идем, яубаш Атилла. Ләкин сеңлем икәнен...

– Димәк, килештек, кызны Актар төмәнбашка бирәсен. Бүген үк.

– Яхшы, яубаш.

– Инде бар кит, Хилхәл атакай сиңа готлардан, антлардан бер төмәнгә якын гаскәри җыйган. Ал һәм төрнәкли башла. Арада роксаланнар да бар бугай. Син аларның телләрен беләсең. Димәк, син бүгеннән төмәнбаш, Баламир углан.

– Мин риза, яубаш Атилла, риза.

 

* * *

Менә тагын Баламир туган илендә. Тик инде ул җиткән егет, җитмәсә төмәнбаш. Шатланасы, Елантауга менеп бөтен дөнья халкына кычкырасы иде: «Менә мин, менә мин, анам!» дип. Тик инде еллар сабырлыгы килгән, күңел шатлык белән тулса да, язгы ташудан кисәк кенә ерып чыкмый. Әгәр дә мәгәр яубаш Атилла Винитарга үлем җәзасы биргән булса, бик ихтимал, ул шатланган да булыр иде. Әмма соңыннан барыбер үкенү тояр иде. Ул Винитарны яратмады һәм бу яратмау аңа анасы аша килде. Хак, анасы атасына хыянәт итә, ләкин йөздән артык хатыны булган иргә хыянәт итүне кем генә чын хыянәткә кертергә кыяр икән?!

Баламир углан сабый чакларын искәрә-искәрә ат менде һәм Елангауга таба чапты. Тау итәгенә җитүгә, ул атын тышаулады да, җәяүләп тауга күтәрелә башлады. Әйләнеп караса, капка аша ап-ак озын күлмәкләр кигән аксакалларны ияртеп. Винитар чыгып барганын күрде. Озын күлмәк кигән аксакаллар атта йөрмиләр, атны готлар изге хайванга кертәләр, хәтта ат итен дә ашамыйлар. Ат менмәгәч, руннар киеп йөргән ыштан-чалбарның да ни икәнен белмиләр иде. Аттан артлары төшмәгән гуннарга готлар шикләнеп карыйлар, алар өчен бу халык гүя күктән төшкән, гүя аларны аларга Өрәк аллалары чакырып китергән, дигән фикердәләр иде. Гуннар арасында үскәнгәме, Баламир алай санамый. Баламир йөгерә-атлый таудан төште һәм ат менеп, аксакаллар яныннан җилле генә үтеп китте. Иртәгә аңа Атилла яубаш җансакчылар тотарга кушар һәм аны төмәнбашларны озаткан кебек, җансакчылары озатып йөрерләр.

Баламир углан калага килеп керде, таныш урамнардан атын атлатып кына үтте. Сәер дә соң. Днепр елгасын гуннар Өрәк елгасы, диләр. Борын заманнардан ук Германрих король бабалары кара урман эченә куелган Өрәккә табынганнар һәм шул Өрәккә улларын һәм кызларын корбан иткәннәр. Соңрак Германрих король яудан кайткан саен җиңү тантанасы алдыннан әнә шул Өрәккә әсирләрне корбан итә торган булган, имеш. Әмма римлылар аның бу хикмәтле йоласын күреп, аны яман гадәттән тыйганнар. Тагын да борынгырак заманнарда биредәге готлар һәр хуҗаның өй эргәсенә чүп-чар ташлаганнар һәм шул чүп-чарга ут салганнар. Эргәгә ташлаган чүп-чар янып киткән хәлдә, өй хуҗасы Өрәк алдында гаепле саналган, ягъни гөнаһлы һәм ул бу гөнаһтан сабый баласын биреп кенә котыла алган. Боларның барысын да Баламирга мәрхүм анасы сөйләр иде.

Баламир углан яртысы җиргә сеңдерелеп салган өй кырына туктады, атыннан төште. Өй эргәсе тулы чүп-чар иде, ут салсаң дөрләп кабынып китәчәк, ә хәйләкәр волхов-шаманнар яратмаган һәм үзләренә баш имәгәннәр белән шул юлларны кулланганнар. Шул чак әргә өстендәге чүп-чар астыннан шуышып зур елан чыкты. Чыкты да ук урынына атка ташланды. Ат кинәт үкереп, артка чигенде, шул мәлдә Баламир углан кылычын тартып алды, еланны урталай чапты. Урталай киселгән елан бөтерелде-бөтерелде дә тынып калды. Баламир углан атына атланасы итте, әмма ат пошкырына-пошкырына янә артка чигенде, атланырга бирмәде. Ниһаять, ат тынычланды, әмма аяклары калтырана, күзләре ут булып яна иде. Баламир атына сикереп атланды да мәйданга таба чапты һәм җилле генә юырттырып, сарай каршына килеп туктады. Биредә ниндидер туй-тамаша бара иде. Болдырда Атилла яубашның грек хатыны Элиана тора, аның кырында Виница, Виница кырында төмәнбаш Актар. Кирәкмәгән озын буйлы Актар янында Виница сабый бала кебек кенә күренде Баламир угланга.

Яубаш Атилла Баламир килеп туктауга, аны болдырга чакырды.

– Мен бире, туганый Баламир, мен-мен, бүген бәйрәм итәбез, – диде.

Баламир белә иде, Атилла яубаш ана туганый түгел, ул аның белән хәтта уйнап та үсмәде, аны нигездә Атилла яубашның үги әнисе Сафура ханбикә карап үстерде. Ләкин Атилла яубашның туганый диюенә башта йөрәге кысылып куйса да, бу хәл шундук үтте, йөгерә-атлый болдырга менде, һәммәсенә дә баш иде.

– Кыюрак кылан, син хәзер төмәнбаш, – диде аңа Актар төмәнбаш.

– Иртәгә Германрих корольнең мәетен яндыралар, – диде ана Атилла яубаш. – Карарга килерсеңме?

– Юк, яубаш Атилла, мин иртәгә төмәнем барлыйм. Готларның бу йолалары миңа ошамый. Адәм баласы җир куенында ятарга тиеш.

– Виница безгә атасының сараен күрсәтеп йөрде. Осталарга мохтаҗлык кичергән икән Германрих король, – диде яубаш Атилла.

– Аның каравы хатыннарга мохтаҗлык кичермәгән...

– Атаңның хатыннары шулай күп идемени, Виница?..

– Артыгы белән күп. Һәр хатынына өй салды.

– Мин китим инде, яубаш. Минем каланы күрәсем килә, – диде Баламбир углан.

– Бар, йөр, кара һәм төмәнең барла. Тиздән Дунай буйларына таба кузгалабыз. Ул елганы безнең Иделгә охшаган, диләр. Әнә шунда без башкалабызны да салырбыз. Һәм ул каланы Илембул дип атарбыз. Тик ул кала Готстаннан күп тапкыр матур булыр. Рухил абамнан чапкын килде, ул инде Рейн буйларында җәйли икән.

Баламир углан яубашны тыңлады да, тыңламады да, ул ни сәбәпледер Виницага күз ташлап алды. Һәм күңеленнән генә: «Син бәхетлеме, Виница?» – дип сорады күзләре белән, чөнки башкача әйтергә хакы юк иде. Әйе, алар бер атадан, ике анадан. Канкәршләр иде, әмма Баламир углан йөрәгенә йозак сала алмады, күрү белән, әсир итү белән яраткан иде ул аны, гәрчә ерак сеңлесе булса да.

Баскычлардан сикерә-сикерә болдырдан төште, очып диярлек атына атланды һәм каланың тар урамнарының берсенә кереп юкка чыкты. Мәйданнан урамга кадәр Баламир углан артыннан тузан тасмасы сузылып калды. Тузан басылыр, ләкин егет күңелендәге сеңлесенә булган мәхәббәте кайчан да булса басылырмы?.. Шулай дип кем дә түгел, ни сәбәпледер Атилла уйлап куйды. Чөнки ул күргән иде, сарайдан алып чыкканда ук шәйләгән иде – Баламир угланның кызны кемгә дә бирәсе килми. Ләкин Атилла бөтенләй башкача уйлаган иде – бер атадан булган балаларга кавышырга ярамый. Бу хәл туннарда ерак бабалардан килә иде. Чөнки бер атадан туган балалар, аналары икесенеке ике булса да, күп очракта гарип тудылар, йә үсәр-үсмәс үлеп киттеләр.

Баламир углан малай чакта күреп үскән урамнардан үтте. Каладагы мәетләрне җыеп, яндырырга дип җыенсалар да, әле һаман мәетләрне җыялар иде. Гуннар каланы югалтуларсыз диярлек алган булсалар да, готлар ягыннан югалтулар шактый булган иде. Һәм моңа гаепле буладыр – Винитар. Әнә шул гаепле кешене яубаш Атилла кичерде, кичерде генә түгел, хәтта биредә ясак җыючы итеп калдырды. Менә монысы белән һич тә килешә алмады Баламир углан. Баламир углан туган шәһәре урамнарыннан атын атлатып кына бара, әле бу йорттан, әле теге йорттан иясез калган этләр, мәчеләр килеп чыга. Әле анда, әле монда ватык кисмәкләр, чүлмәкләр, адәм иңендә торыр әмәле калмаган иске-москы кием-салым ауный. Орыш көчле булган урамнарда сынык сөңге саплары, сынык уклар күрергә була. Кабык-камыш белән ябылган ярым җиргә күмелгән, кеше башы сыярлык кына карынтык тартылган тәрәзәләрдән аңа шикләнеп карап калалар. Әмма Баламир углан бер генә каралты янына да туктамады. Күңеле тулынкы булса да, борылып, төмән оештырып яткан меңбашлары янына чапты.


<== previous lecture | next lecture ==>
Беренче китап 17 page | Беренче китап 19 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.494 s.