Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Беренче китап 19 page


Date: 2015-10-07; view: 349.


 

XXV

 

– Яубаш Атиллага дан! Яубаш Атиллага дан! – дип кычкырдылар Дунай елгасының уң як ярына басуга гуннар.

Яубаш Атилла калкурак җиргә күтәрелде һәм көр тавышы белән:

– Илембул, җир-анам! – диде.

Аның сүзләрен меңнәрчә кешеләр кабатлады, Дунай буе җирләре бермәлгә «Илем бул. Илем бул, җир-анам!» дигән тавышка күмелеп торды һәм кайтаваз булып, кат-кат яңгырады.

Шул елда яубаш Атилла ыстан туктаган җирендә кала күтәртә башлады. Атилланың башкаласын күтәрергә Римнан һәм Константинопольдән осталар китертелде, алар артыннан яубаш Атилла башкаласына ике империядән дә илчеләр килә башладылар. Бишенче гасыр башында Яубаш Атилла римлылар белән килешү төзеп. Византия ягына күз ташлады. Күп тә үтми яубаш Атилла Баламир белән Улданың Төмәннәрен шул тарафларга җибәрде. Батыр төмәнбаш Улда тиз арада Фракиянең Кастар-Маркас каласын ала һәм шул тарафларда җәйли башлый. Баламир углан белән төмәнбаш Улда җиңүләренә таянып, яубаш Атилла Константинопольдән һәм Римнан ясак таләп итте. Рим империясе ясак белән килешсә дә һәм түләргә әзер булуын расласа да, Византия императоры Феодосий ясак түләүдән баш тарта, ул гынамы, Улда төмәнбашка каршы гаскәр җибәрә һәм гуннарны Дунайның сул ягына чигенергә мәҗбүр итә. Рейн елгасын үтеп ыстан туктаган Рухил хан гасырлар буена империяләр тарафыннан изелгән халыкларны азат итәргә омтыла, әмма гуннар ханы үз дигәненә ирешә алмый якты дөньядан китә. Бу буладыр 433 елда. Күп тә үтми Римга ялланган үтерүчеләр Рамулның да башына җитәләр.

Бу хәбәрне бик тиз Атиллага җиткерәләр. Яубаш Атилла гун аксакалларын үз ыстанына җыя. Табын уздыралар, гун аксакаллары яубаш Атилланың да дәрәҗәсен саклап, аның абасы Биләүне дә кимсетмичә, икесенә дә хан дәрәҗәсе бирәләр. Бер атнадан туган угланнарны икесен дә олуг хан итәләр, ягъни икесенә дә хан титулы бирәләр.

Шушы табында ук Атилла хан күчмә тормыштан ваз кичә, ә Биләү хан күчмә булып каласы турында игълан итә. Гун аксакаллары ханнарның икесе белән дә килешәләр. Әнә шунда гуннарда гомер булмаган ике хан барлыкка килә. Утрак тормыштан йөз чөергән Биләү хан үз халкы белән Дунай елгасы буйлап җәйли башлый. Атилла хан исә бөтен булган байлыгын кала салуга сарыф итә.

Биләү хан күчмәлеккә китте, Атилла төзелеп яткан каласында калды.

Ләкин ике-өч ай үтмәде, Атилла ханга Биләү абасының римлылар белән элемтәгә кереп, весталка Һөнәриянең кулын сорап ятуын җиткерделәр, ул гынамы, Сильван атлы монахка гун орышларда һәлак булган яугирләрнең каберләрен казырга рөхсәт итү һәм андагы байлыкларның яртысын Биләүгә бирү шарты белән хыянәткә барган, ягъни Рим империясе белән килешү төзегән. Шымчылары бу хакта җиткергәч, Атилла хан башта моңа ышанмады, әмма аңа әйттеләр – ышанмасаң үзең барып күр.

Ә бит абасы Биләү хан катнашында да Атилла Рим империясе белән килешү төзегән иде инде. Империя Атиллага елына 700 кадак алтын түләп торырга дигән килешүгә ике яктан да кул куйдылар. Империя илчеләре Атилла куйган шарт белән карусыз килештеләр һәм уртак шартнамә төзеделәр. Иң гаҗәбе, бу килешүдә Биләү абасы да катнашкан иде һәм бар нәрсә белән дә килешеп утырды.

Хәтта империя җибәргән алтынны да Биләү абасы үзенә генә алып кала, Атиллага бер кадагын да җибәрми. Юк, ары таба Биләү абасы белән болай яши алмаячак. Бер-бер хәл кылырга кирәк иде.

Иллә Атилла хан орып-бәрелмәде, әүвәл табын җыярга булды. Чакырылган аксакаллар, төмәнбашлар урыннарына утырышкач, иң әүвәл Атилла хан карашы белән Аэцәйне эзләп тапты. Үз көчендә иде инде Аэцәй. Күптән түгел Атилла аны меңбаш итте һәм хәтта иң елгыр егетләрен аңа сайлап бирде. Нигәдер нәкъ менә шушы табында Атилла хан күңеленә: «Бу егеткә дә ышанырга вакыт җитте», – дигән уй килде.

– Аэцәй, син миңа табарак күчеп утыр әле, – диде Атилла. Бу инде гуннар арасында үскән егеткә дәрәҗә иде. Хан кадәр хан егетне үз кырына дәшә. – Орест, – дип артына борылмый гына дәвам итте Атилла. – Дәфтәреңә язып куй, меңбаш Аэцәй бүгенге көннән минем уң кулымда утырыр.

– Баш өсте, баш өсте, хан, – диде хан артында тез биеклек кенә өстәл янында утыручы сәркатип Орест. Сәркатип янында гадәттәгечә атасы Идекәй утыра, ул да Атилла ханның бу карарын хуплагандай ияк кагып куйды. Идекәй күптән инде Атилла ханның ышанычлы илчеләреннән берсе иде. Хан аңа һәрчак иң җитди һәм җаваплы эшләрне тапшырды һәм Идекәй барысын да әлегә җиренә җиткереп үтәп килде.

– Гуннарым, ярдәмчеләрем һәм ышанычлы яраннарым, соңгы вакытта минем колагыма төрле яман хәбәрләр ирешә башлады. Хилхәл атакай да раслар, минем Биләү туганым киңәшми-нитми римлылар белән аралаша башлаган икән. Кылган языкларын әйтеп тормыйм. Әйе, бар языкларын да, бер-икесенә генә тукталам. Хак булса, Биләү абам Рим императорыннан весталка кыз Һөнәриянең кулын сораган. Икенчедән, Биләү абам янә киңәшми-нитми Марг каласы монахы Сильванга орышларда һәлак булган батыр яугирләрнең каберләрен казырга һәм кырына салынган хәзинә-байлыкларны алырга рөхсәт биргән. Имеш, байлыклар җир астында ятканчы, җир өстендә көн күргәннәргә хезмәт итсен. Табылган байлыкларның яртысын Марг каласы монахы абам Биләүгә бирә барган дигән хәбәр иреште. Моның өстенә император һәр елны миңа 700 кадак алтын җибәреп торырга вәгъдә иткән иде, шул 700 кадак алтынны да Биләү хан үзенә алып калган, миңа бер кадагын да җибәрмәде. Сез миңа үз сүзегез әйтегез, аксакаллар, төмәнбашларым һәм яраннарым, ни кылыйм мин Биләү хан белән?..

– Яу йөрергә кирәк аңа, хан, яу, – диештеләр беравыздан төмәнбашлар.

– Сабыр, сабыр итик әле, төмәнбашларым. Кынасыннан чыгарылган кылыч йөзгә яра салмый кынасына кермәс, ди, ашыкмыйк әле, уйлашыйк. Туган-туган белән орышса, дошман кинәнер, диләр. Уйлап сөйләшик һәм киңәшик. Без монда гаять җитди мәсьәләне хәл итәргә җыелдык. Берәмләп, берәмләп һәр кеше уз фикерен әйтсен...

– Яуга түгел, без Биләү хан ыстанына кунакка барырга кирәк, Атилла хан, – диде Баламир углан.

– Ә бит Баламир углан хаклы, хаклы, – диде Хилхәл атакай.

– Мин дә шулайрак уйлыйм, Хилхәл атакай. Тик мин анда гаскәр белән түгел, үзем генә барырмын. Әйтик, йөзбашым белән генә. Менә, әйтик, меңбаш Аэцәй белән. Ә Баламир угланга башка якка кузгалырга туры килер. Миңа җиткерделәр, Готстанда ясак җыярга калдырган Винитар, король титулын үзе алып, минем аркадашым Бож кенәзне җәберли икән. Мин Винитарны акылга утыртырга Гунитарны да җибәргән булыр идем, иллә Гунитар король миңа монда кирәк. Мин ышанам, бу кечкенә бурычны Баламир углан да башкарып кайтыр. Иң мөһиме, ул безгә хыянәт иткән Винитарны читлеккә утыртып, Гунстанга алып кайтыр. Без аңа җәзаны монда бирербез.

– Винитар король түгел, король булырга аның хакы юк! – диде Хилхәл атакай. – Җәза каты булсын аңа.

– Ул шулай булыр да, Хилхәл атакай.

– Мин ышанам Баламир угланга, ул безгә хыянәтче Винитарны богаулап алып кайтыр һәм король буларак җәзаны мин аңа үзем сайлармын, Атилла хан, – диде Гунитар.

– Шулай булыр, шулай булыр, король Гунитар, – диде Атилла хан.

Тыныч табигатьле, һәр сүзен уйлап әйтергә өйрәнгән төмәнбаш Гунитардан моны ишетү сәеррәк иде, әмма аңардан соң бу хакта бер сүз дә әйтүче булмады. Аксакаллар да бу хакта бер сүз дә әйтмәделәр, чөнки беләләр иде: Атилла хан Готстанда ук инде Гунитар төмәнбашны король дип игълан иткән иде. Бу инде ташка язылу белән бер иде. Алай да ни сәбәпледер барысы да Хилхәл атакайга карадылар.

– Гунитар углан хаклы, – диде, ниһаять, Хилхәл атакай. – Ләкин мин Марг каласы монахы Сильванга да җәзаны ким куймау ягында, Атилла.

– Мин сине аңладым, Хилхәл атакай. Мин җәзаны Марг каласы монахына үзем бирермен, бабаларыбыз рухын кузгаткан кешегә җәза катырак булыр, – диде Атилла хан.

– Әгәр дә мәгәр атаң Мәңгүк хан васыятен үтәүдә бу җәза коллык оясын туздыруга карата бер чара була икән, сиңа бездән фатиха, Атилла хан.

– Кирәк дип тапсак, без Римга кадәр җитәрбез, коллык оясын үзен туздырырбыз, – диде көтмәгәндә Аэцәй меңбаш.

– Анысына ашыкмый торыйк әле, Аэцәй меңбаш. Һәр нәрсәнең үз вакыты, – диде Атилла, яраны дип саный башлаган Аэцәйнең шапырынуын килештермичә.

– Аларих король Римны ала. Вакытсыз ала. Һәм каберен дә шунда таба, – диде Хилхәл атакай да Аэцәйнең әтәчләнүен ошатмыйча.

– Без башта Биләү абама кисәтү ясарбыз, аксакаллар. Мин күрәм ич, сез дәшмисез, минем Биләү абам кырына баруым хуплап җиткермисез...

– Без риза, без риза, – диештеләр аксакаллар һәм янә Хилхәл атакайга карадылар.

– Баламир углан хаклы, Атилла Биләү хан кырына кунакка гына бара...

«Кунакка гынамы икән, атакаем, – дип уйлады Атилла хан. – Мин аңарга кунакка гына бармыйм, Хилхәл атакай мин аны үзем белән алырмын. Улларым монда калыр, Иллак та, Диңгизид та, Ирнак та. Аэцәй үз фикерен әйтә, ә улларым гүя авызларына су капканнар. Бит сүз алар хакында да бара, булачак Гунстан иле хакында. Бу ил кемгә дә түгел, алар кулына калачак ич!»

– Гуннарым, төмәнбашларым, яраннарым. Мин түбәннәрдән күпне таләп итмим. Мин сезнең берегезне дә мактарга җыенмыйм. Кешене мактау, кирәксезгә мактау аны асыл юлдан яздырырга мөмкин. Ләкин без мактана алабыз. Без Дунайны кичтек, без римлылар көнләшерлек кала күтәрә башладык. Димәк гуннарын без Ил-дәүләтле халыкка әверелә барабыз...

 

* * *

Атилла хан Биләү абасы ыстанына таба бик сак хәрәкәт итте. Аның килүен сизеп, император ягына авыша башлаган Биләү абасының легионерлар белән кушылу куркынычы бар иде. Атилла исә моны теләми, чөнки Биләү хан кул астында туннарның көчле гаскәре, ул гынамы, күчмә гомер кичергәнгә көтү-көтү маллар, олаулар, димәк, хатын-кыз, бала-чага, ук ясаучылар, һөнәрчеләр, бер сүз белән, үзе бер күчмә дәүләт. Аның төп максаты – Биләү абасын кан коюсыз гына үз ягына аудару иде. Ләкин ирешкән хәбәр хак булса, Биләү абасы император ягына авышып бара икән инде.

 

XXVI

 

Ниһаять, елга буендагы болында Биләү хан ыстаны күренде. Атилла җансакчылары белән генә Биләү ханның чатырына таба китте. Үзенә ияргән Аэцәйгә ул калыбрак килергә кушкан иде. Атилла ханның ыстанга таба килүен күреп, Биләү ханның багучылары ияләренә ирештергәннәр иде инде, чатыр хуҗасы кунакны каршы чыгып алды. Абасы Биләү бераз шигәебрәк калса да, энесе Атилла аттан төшүгә, аңа колач җәеп каршы килде.

– Гаскәрсез-нисез, ауда йөрүеңме? – диде Биләү хан Атилла энесенең күзләренә туры карап.

– Гунитарны да синең белән чыкты дип җиткергәннәр иде багучыларым, – диде Биләү хан Атиллага иярә-иярә.

– Ул бик еракта калды, җәйли, – диде Атилла әйләнеп карамый гына.

Илтабар йөзендә дөнья гизәргә, аталары васыятен тормышка ашырырга чыккан ике туган ерак бер төбәктә очраштылар. Элек гел бергәләр иде, соңгы елларда алар бер-берсеннән шул чиккә җитеп читләштеләр ки, хәтта бер-берсенә ят күренделәр. Моны башта Биләү хан тоеп алды, чатырга кергәч исә Атилла абасы халәтендә калды. Чөнки түр якта тире өстендә Тәңре кылычы ята иде, абасы кабалана төшебрәк Атилланы узды һәм кылычны алып, биленә такты. Кылыч чынлап та сихри көчкә ия иде. Шушы кылыч белән гуннар готларны, аланнарны туздырдылар һәм хәтта Рим кадәр Рим җирләренә кереп җәйли башладылар. Һәм иң мөһиме, империя моның белән килеште. Идел-Җаек буйларында калган туганнарына әйтсәң ышанмастай хәл иде бу. Рим империясе елгалары буйларында җәйләп йөриләр ич. Әнә шул Тәңре кылычы алып килмәдеме икән аларны бирегә? Бик ихтимал ич. Әнә ни өчен ике туган тиң шул кылычны күрүгә, икесе дә шым булдылар. Бер уйлаганда алар Ауропа халыкларын коллыктан азат итәргә генә килгәннәр иде, ә монда килгәч, һәр туган үзенә җәйләү даулый башлады, империя җирләренә ия булмакчылар. Һәм ни гаҗәп, тәүге максатлар үзгәрде, һәр углан үзенә бер юл сайлады. Рухил белән Рамул агалары арасында да ниндидер бәхәс туа, Рухил абасы римлыларны яклый, алар белән тыныч яшәргә тели, Рамул абалары икенче юл сайлый – мөстәкыйльлекне. Ләкин хәйләкәр Рим дипломатлары аларның икесен дә ниндидер юллар белән юк итәләр. Ни өчендер, Биләү абасы каршындагы түмәргә утыргач һәм кымызчылар китергән чокырны ортлап куйгач кына Атилла: «Менә хәзер чират безгә җитте» – дип уйлап куйды.

– Хатыннарың ни хәлдә, туганый? Грек Вигиләйдән алган хатының малай тапкан икән, – диде...

– Биләү абам, – диде Атилла һәм кинәт алдындагы бер чокыр кымызны эчеп куйды. – Син римлылар белән шикле элемтәгә кереп зур хата кылгансың. Рухил белән Рамул абаларыбыз белән нәрсә эшләделәр римлылар?.. Оныттыңмы әллә?! Белеп тор, абам, сине дә, мине дә шул язмыш көтә. Ахыр килеп, син тагын үтә яман эш кылгансың – Марг каласы монахына орыш кырында батырларча һәлак булган асыл гуннарның каберләрен казырга рөхсәт иткәнсең, батыр егетләрнең рухын кузгатырга кыйгансың. Тәңренең каһәре төшәр дип тә курыкмадыңмы?!..

– Тәңре каһәре минем кулда, туганый. Син кылыч артыннан килдеңме?! Ул кылычны мин беркемгә дә бирмәячәкмен. Ишетәсеңме, туганый, беркемгә дә!.. Минем ниятем изге. Весталка Һөнәрия күпме кәҗәләсә дә, барыбер миңа кияүгә чыгар... Миндә хәзер байлык җитәрлек.

– Байлык – бер айлык, абам. Ә менә акыл адәм баласында йә бар, йә юк.

– Мин бай, мин хан. Хак, яшь арабыз санаулы. Ләкин ирләр йөрәк белән, хатын-кыз йөз белән картая ди торган иде атакай Дәян.

– Димәк, син, абам, йөрәккә таза кеше әле.

– Шөкер итәм, – диде Биләү хан.

– Әллә соң кылычларда алышып карыйбызмы? Тәңре кылычы кулыңда, безнең язмышны Тәңре хәл дә итәр.

Тәңре кылычыңа ышанып булса кирәк, Биләү хан беренче булып кылычка ябышта һәм туганыен алышка чакырган кебек торып басты.

– Мин әзер, Атилла хан.

– Әзер булсаң, ни көтәсең, Биләү хан? Орыш. Синең кулыңда бабаларыбыздан килгән Тәңре кылычы. Юк, син куркасың, абам. Син һәрчак куркак булдың. Сиңа һәрчак ихтыяр көче җитмәде...

– Менә мин сиңа хәзер ихтыяр көчем күрсәтәм, Атилла хан һәм кайда да түгел — үз йортымда.

– Бу, абам, синең тарафтан кылынган иң акыллы гамәл булыр.

– Ни өчен?

– Син император Валентианга сатылдың. Син минем өчен сатлык җан. Син Валентиан эте хәзер. Син атамыз васыятенә хыянәт иттең! Мин сине атам исеменнән үлемгә хөкем итәм!..

– Юк, Атилла хан, юк! Мин сиңа Тәңре кылычын бирмәячәкмен!

– Димәк, орыш?! Шундый ук кылычны миңа атам бүләк итте.

Биләү хан кылычын күтәреп Атиллага ташланды, ләкин Атилла аны килер җайдан берьякка элеп җибәрде. Биләү хан чак кына мәтәлеп өстәлгә барып капланмады, әмма орылды, өстәл өстендәге касәләр идәнгә тәгәрәп китте.

– Ташла кылычың, Биләү хан!

Биләү хан аркасына терәлгән кылыч очын бөтен тәне-җаны белән тойды, әмма ул һаман исә кулындагы Тәңре кылычында булган могҗизага ышана иде, күрәсең. Биләү хан кылычын күтәрде, борылып Атиллага сугасы итте, әмма шул мәлдә аның корсагына бытырт итеп кылыч керде. Биләү хан кулыннан кылычы төшеп китте.

– Атилла, – диде ул көч-хәл белән. – Бу синең тарафтан кылынган иң з-уу-рр х-а-та-а...

Биләү хан йөзтүбән касәләр өстенә капланды. Атилла хан Тәңре кылычын сул кулына алды да, ишеккә таба кузгалды.

«Бәла бер аяклы гына булмый, бәла ике аяклы да була, диләр, хак икән». Ике кулына ике кылыч тотып чыккан Атилла ханга җансакчылары җиткерделәр:

– Аэцәй яугирләре белән Римгә качып китте.

Атилла хан йөрәк ярсуыннан кылычны кылычка орды, очкыннар очты.

– Куарга, тотарга! Тотарга да минем каршыга китерергә!..

Атын китерделәр, сикереп атланды һәм күзе кая караса шул тарафка чапты. Бары тик Рим каласына таба сузылган таш җәйгән тасма юлга төшкәч кенә атын тыйды. Ул арада аны җансакчылары куып җиттеләр.

 

XXVII

Тәүге сугыш милади белән 439 елда Галлиядә була.

Шушы елда Атилла хан абасы Биләү ханның халкын вә гаскәрен үзенә кушты. Һәм беренче гамәле итеп, Марг каласың туздырды. Гуннар каберләрен казытып, зиннәтле әйберләрне алган Сильван монахны җиде юл чатына чыгарып дар ачына астырды. Ә бит кала монахлары байракларын күтәреп, гуннар ханы кылган үз гамәлләрен кичерер дип кала капкаларын ачканнар иде. Кичерә алмады Атилла хан Марг каласы монахларын. Аннары юл буйлап дар агачларына асып куелган монахларның мәетләренә карап торды-торды да: «Мин бабаларым кебек каберемне җир өстенә казытмам. Мин король Аларих кебек елганы будырырмын да, елга астына үземне күмдереп, елганы яңадан эзенә төшерергә угланнарыма васыятьнамә язармын», – дип уйлап куйды. Нигә нәкъ менә хәзер шундый уй башына килде, Атилла хан аңламады. Әмма бу уй аның зиһен почмагына кереп оялаган иде инде.

Гуннар Марг каласын җимерделәр, римлылар гуннарның каберләрен казып, аларның рухларын рәнҗеткән булсалар да, император Валентиан үз көченә ышанып, Атилла ханга каршы иң куәтле легионерларын җибәрә. Легионерларны Рим полководецы Литорий җитәкли. Ике дәһшәтле көч зур булмаган елга янында күзгә-күз очраша. Орыш башлана. Атилла хан бу сугышта да оста һәм хәйләкәр каһарман булып кала: ул бер төмәнен елганың өске ягыннан кичәргә һәм легионерларның артына төшәргә әмер бирә, ә үзе күрер-күзгә аз санлы гаскәр белән полководец Литорий белән күзгә-күз очраша. Рим полководецы күрә, көчләр тигез түгел, төп көч аның ягында һәм ул беренче булып һөҗүмгә күчә. Елга эчендә диярлек каты орыш башлана. Җәяүле легионерларның күбесе авыр киемнәрдән булганга елгага батып үлә. Атлы гуннар исә алар белән ат йөздереп сугышалар. Ул арада легионерларның артында Атилла ханның икенче гаскәре пәйда була. Менә кайчан римлыларда паника башлана. Елгага кереп тулган легионерларны уктан алалар, ярга чыгармыйлар. Шуңа карамастан, ике яктан да шактый югалтулар була. Рим империясенең данга күмелгән полководецы Литорий бу сугышта 40 мең легионерын югалта. Һәм бары тик бериш легионерлары белән генә көч-хәл качып котыла.

Шушы җиңелүдән соң чарасыз калган император Валентиан Атилла хан белән солыхны яңартырга мәҗбүр була. Ләкин инде бу юлы Атилла хан Рим императорына кискен рәвештә үзеннән качкан Аэцәйне кайтарып бирүне таләп итә. Һәм өстәмә рәвештә елына 700 кадак алтын янына тутасын Иллак улына кияүгә бирүне шарт итеп куя.

Атилла ханга сугыш кырына ук императорның ризалык хатын тапшыралар, шуннан соң гына Атилла хан кайтыр юлга чыга.

Әмма ни өчендер император Валентиан Атилла ханга сеңлесен җибәрергә ашыкмый. Шуңа карамастан, Атилла хан көтәргә була.

 

XXVIII

Атилла хан грек хатыны өчен күтәрелгән өйнең түр яктагы бүлмәсендә кулларын баш астына куеп, йокымсырап ята. Аның Гунстан иле, зур сынаулар аша ялгышу-саташулар ясый-ясый алга таба бара. Һәрхәлдә, дәүләтчелеге елдан-ел ныгый, аның белән исәпләшәләр, ана илчеләр килә һәм каян да түгел, императорларның үзләреннән. Иртәгә ул Рим императорыннан да, Византия императорыннан да илчеләр көтә, аңа бу хакта хәбәр иттеләр инде. Нинди яңалыклар белән киләләр илчеләр? Бераз чамаласа да Атилла белеп бетерми иде. Әмма бераз шәйли – ясакларын түләү вакытын аз-маз булса да кичектереп торырга үтенерләр. Әмма Атилла хан куйган шартларыннан чигенмәс, таләпне каты куяр. Бу – бәхәссез. Аның тәкъдиме белән Хилхәл атакай да, киңәшчесе Идекәй дә килеште. Идекәй Византиягә киткән иде, ул илчеләр белән кайта. Император Феодосийдан нинди яңалыклар алып кайтыр илчесе? Атилла хан янә белми иде. Император Феодосийга ул шартларын кискен куйды. Ике арада тотрыклы сәүдә итү урнашсын һәм Феодосий империя ил чикләрен сугышчан готлардан саклаган өчен 700 кадак алтын белән салымын түләүне дәвам итсен. Бу аның Византия империясенә куйган катгый таләбе. Ә император Валентиан исә тиешле ясакны түләү белән бергә кызы Һөнәрияне улы Иллакка кияүгә бирсен. Мең рәхмәт Идекәйгә, ул аның үтенечен весталка кызга җиткергән һәм ул буй-сын алган гүзәл бала, ни гаҗәп, Атилла ханның улына кияүгә чыгарга ризалыгын биргән. Ризалыгын биреп кенә калмаган Атиллага озын итеп хат язган һәм рухание аша туй балдагын җибәргән. Бу инде зур җиңү иде. Хак, чибәр Һөнәрия башта Атилла хан аны үзенә сорый дип уйлаган, ләкин соңыннан аңлашканнар. Хәзер инде барысын да вакыт хәл итәчәк иде. Хак, Атилла ханның Римда илче йөзендә утыручы Исланы да чакыртып аласы килгән иде, ахыр бу уеннан кире кайтты. Утырсын, кирәге чыгуы бар. Император Валентианның, бер-бер хәбәр ишетеп, Һөнәрияне кая булса олактыруы бар иде. Ә моны Атилла хан теләми иде. Аның чынлап та Иллак улын весталка кызга өйләндерәсе килә иде.


<== previous lecture | next lecture ==>
Беренче китап 18 page | Беренче китап 20 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.999 s.