Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Беренче китап 20 page


Date: 2015-10-07; view: 329.


Хатыны керде, бер халаттан гына, яңа гына хаустан чыккан, саф су исе килеп тора.

– Алпар кая?

– Урамда. Урам малайлары белән шарлы уйный.

– Уйнасын. Уйнап үссен, – диде Атилла һәм ишарә белән генә хатынын куенына чакырды.

– Атилла, – диде хатын ирнең күкрәгенә борынын төртеп. – Атилла, иртәгә син Византия илчеләрен кабул итәсең, Алпар да кырыңда булсын әле. Илчеләр күреп торсыннар иде.

– Булсын, алып кил, мин аны болай да һәрвакыт тәхет ягына ала барам.

– Беләсеңме, илчеләр сафында кем дә булачак?

– Кем? Адәм актыгы Хрисафәй атакай түгелдер бит?

– Юк, император Феодосииның киңәшчесе Приск. Византиядә билгеле язучы һәм тарихчы.

– Аны бик тә күрәсең киләме?

– Килә. Атилла, килә, мин аның язмаларын укып үстем.

– Күркәм хатынга әйт, ул аны кунакка дәшсен. Син озатып йөрерсең. Ә хәзер кил әле, сагындым үзеңне...

– Атилла хан да сагына беләмени? – дия-дия хатын ирнең куенына ук кереп сеңде.

Тоташ сер тубалы иде Атилла өчен бу хатын. Күркәм хатынның күптән кырына барганы юк, калганнарын да онытып тора. Бу хатын оныттыра иде. Дала кешесе иде Атилла, хатын-кызны артык сөя-назлый белмәде, ләкин кочканда берәгәйле итеп, хатынны илерткәнче кочар иде. Хатыннар аны яраттылар, чөнки ул кодрәткә ия ир-зат иде. Гуннар арасында да хәзер ул иң кодрәтле һәм мактауга лаек хан. Ике империядән тиң ясак түләтеп тора. Гун кавемнәре арасында моңа бер ханның да ирешкәне булмады әле.

Шулайрак уйланды греклардан алган хатынны кочканда гуннар ханы Атилла. Хатын да ким куймады, өенә ир-канаты килдеме, шундаен итеп кабул итте һәм сыйлады, яратты ки, ир-канатын тәмам әсәрләндерер иде.

Иртәнге якта сараена юнәлгән Атилла хан аучыларын алды да һичнигә карамый ауга чыгып китте. Сәркатибе Орест аңа:

– Хан, озын-озак йөрмәгез, бүген булмаса, иртәгәдән калмый илчеләр килеп төшәчәк, – дип әйтте.

Атилла хан ана иң аша гына:

– Көтәрләр, кунак була торырлар, – диде.

Сәркатибе Орест белә иде. Атилла ханның батыр яугирләре Мәрмәр диңгезенә якынлаша башлагач, император Феодосий тәмам пошаманга калып, Орестка хат язган иде. Элек гуннар императордан тынычлык сорасалар, хәзер империя гуннардан тынычлык сорый иде. Чөнки гуннар кузгатып җибәргән күп кенә кавемнәр азатлык таләп итеп, империягә тиешле ясакларын түләми башлыйлар, шул хәлдән Феодосий илчеләр артыннан илчеләр җибәреп торды. Туктатсын иде Атилла гуннарын. Атилла хан ана шарт куйды – колларың иреккә җибәр. Император Феодосий коллар тоту хакында император Валентиан белән киңәшеп карады, чөнки Римга Африкадан коллар китерү әле булса дәвам итә иде. Һәм кардәше Феодосийга хат юллады: «Коллардан ваз кичү, империяне тәмам таркатачак, колларны азат итү мөмкин хәл түгел», – дип язды.

Шушы хатны алгач, император Феодосий үз кырына хәрам атакай Хрисафәйне чакыртып алды. Император Феодосий хәрам атакай белән дус түгел иде. Җитмәсә бу сакалсыз сабый Пульхария белән дин хакында бәхәстә тора. Тәмам диндарлыкка бирелгән Пульхария хәтта хәрам атакайны Кече Азиягә сөрергә кирәк дигән фикер әйткән иде. Сөрмәде император Феодосий, кирәге чыгар дип күз йома килде. Һәм менә вакыты җитте – картны гуннар ханы Атилла кырына җибәрергә, варварлар ханына христиан динен тәкъдим итсен. Һәм император Феодосий шулай эшләде дә. Ләкин Атилла хәрам атакайга кырт кискән: «Әгәр дә мәгәр, кешелектә илчеләргә кагылмаска дигән гомум канун булмаса, мин, Атилла хан, сине бу тәкъдимен өчен дар агачына астырган булыр идем. Ләкин гуннарда һәр халыктагы кебек: «Илчегә үлем юк», дигән табу-гыйбарә бар. Шуны исәпкә алып, мин сине, хәрам атакай, исән-имин үз патшагызга җибәрергә булдым. Диндарлыкка башыгыз салмагыз, яшәүнең кадерен белегез. Императорыгызның хыялый теләген миңа җиткереп, кабат Гунстанга килеп йөрмә, атакай», – дип озатырга кушкан.

Юк, Атилла хан гына булмады бу, чынлап та Хода җибәргән Аллаһы камчысы булды. Тизрәк котылырга, котылырга кирәк бу ханнан, заманында абалары Рухил белән Рамулдан котылган кебек.

Хәрам атакай император белән беренче очрашуда ук, Атилла ханга агу бирергә кирәк, дигән тәкъдим ясады. Хәтта нинди юл белән, кем аша моңа ирешеп булачагына да өйрәтте. Ахыр әйтте: «Монда ханның ышанычлы кешесе йөри – Идекәй. Без аны сарайга дәшеп алыйк», – диде. Ләкин Идекәйнең сарайга килүе шикле иде. Шуның өчен Хрисафәй атакай сарайга Атилла ханның бабасы Вигиләйне дәшәргә кушты.

Кайчандыр сарай куштаны булып йөргән Вигиләй чакырган вакытка карусыз килде һәм император хозурында пәйда булуга:

– Галиҗәнапләре, Атилла хан минем киявем, йомышыгыз булса әйтә аласыз, – диде.

Император Феодосий бу хакта хәбәрдар булса да, ни өчендер Вигиләйгә ышанды һәм Вигиләйгә үз хозурына Атилла илчесе Идекәйне табып китерергә кушты. Вигиләй моны эшләргә алына һәм күп тә үтми Идекәйне сарайга алып килә. Икәүдән-икәү генә калгач, император Феодосий турыдан-туры: «Атилла ханны агуларга алынсаң, империя сиңа гомереңнең соңгы көненә кадәр пенсия түләргә һәм хәтта алтын түбәле йорт салып бирәм», дип тә вәгъдә итә. Хәтта «дөнья булгач, төрле хәлләр була, хәл-гамәлдәге килешүгә тамгам салып та раслыйм», ышандыра.

Император Феодосий шундук сәркатибен чакырта һәм шартнамә яздырта. Шартнамә болайрак килеп чыга:

«Илаһи көчкә ия булган Гайсә пәйгамбәргә таянып, император Цезарь Флавей Феодосий, бәхетле, мәрхәмәтле һәм зирәк акыллы галиҗәнап Август, беркайчан да, беркемнән дә җиңелмәгән, гасырлар мактанычы туннарны, готларны, антларны, склабеннарны, вандалларны, аланнарны, фарсыларны һәм хәтта парфәннәрне җиңгән цезарь – патша хәрам атакай Хрисафәй һәм элеккеге сарай куштаны Вигиләй тәкъдиме белән илче Идекәйгә әмер бирә – безнең иң куркыныч дошманны үтерергә. Моның өчен аңа алдан ук илле кадак алтын бирергә, калган иллесен һәм алтын түбәле өйне әмерне үтәгәч алачак. Император куйган йөкне үтәп илгә кайткач, илче Идекәй патриций титулы алачак һәм аңа елына 20.000 солид хезмәт хакы билгеләнәчәк.

Имза: Византия императоры: Флавей Феодосий. Империя сәркатибе: Синкел. 448 ел.»

Идекәй дә кеше янында кеше иде, ул башта бу хәлгә ни кылырга да белмәде. Бик озак икеләнде. Гунстанда аның улы, хатыны, балалары. Җитмәсә улы Орест Атилла ханда сәркатип, гун кызына өйләнгән, бәләкәч малайлары да бар инде. Әмма уйланды-уйланды да, риза булмауның да яман бетүе бар иде. Шуңа күрә ул башын җүләргә салып, барысы белән дә килеште. Әмма шартнамәнең бер нөсхәсен үзенә алды. Шартнамәне куенына яшергәч кенә тәхеттә киңәеп утырган император Феодосийга әйтте:

– Атилла ханның бер шарты бар, галиҗәнаплары, ул Гунстанга илчеләр йөзендә дәрәҗәле кешеләрне генә җибәрергә кушты, – диде.

«Кушты» сүзе бераз колагын ярса да, Феодосий сиздермәде, Идекәй белән килеште. Кайчандыр сарайда эшләвен исәпкә алып, илчеләрнең берсе Вигиләй булыр, Атилла ханның кияве дә булгач, әйе, икенчесе дәрәҗәле сенатор Максимилиан һәм сарай язучысы Приск булыр, һәм император илче Идекәйгә шул кешеләрне санап та бирде. Идекәй император белән килеште. Атилла хан хозурына илче йөзендә баручылар чынлап та ил кырында дәрәҗәле кешеләр иде.

Илчеләрне озатырга императорга киңәш биргән хәрам атакай Хрисафәй дә килде һәм 50 солидлы янчыкны Идекәйгә төртте, Идекәй исә янчыкны Вигиләйгә бирде. Вигиләй исә янчыкны бау белән муенына такты, чөнки чалбарсыз иде. Янчыкның бер кешедән икенче кешегә күчүен дүрт күзләп күзәткән хәрам атакай Хрисафәй Вигиләйгә әйтте: «Саташтырма, янчыкка минем ат-исемем чигелгән, кара аны, югалта күрмә. Янчык үз максатын үтәп кайткан хәлдә генә калган икенче 50.000 солидка ия булырсың».

Илчеләрне озаткач, император Феодосий бик түбән катлам кешеләренә хас куаныч белән кулларын угалап:

– Хәрам атакай, хәрам атакай дим, барысы да без уйлаганча барып чыкса, гуннар ханы Атилладан котылабыз. Мәңгегә, – диде.

– Башта аюны атыйк, галиҗәнаплары, соңыннан тиресен тунарбыз, – диде аңа хәрам атакай тыныч кына. – Варвар булса да, Атилла хан хәйләгә бер дә греклардан калышмый. Шулай булмаган хәлдә, ярты Ауропаны кул астына җыя алмаган булыр иде.

Император Феодосий дәшмәде, бар, китә бир дип кул гына селтәде, чөнки хәрам атакай хаклы иде. Бер уйлаганда чынлап та атмаган аюның тиресен бүлешеп утыралар икән ләбаса! Бу җүләр, моның янында мин җүләр.

Феодосий үз мөмкинлеген бик яхшы белә иде, аның беркайчан да орыш кырында булганы булмады, әмма сугышның тоташ кан кою икәнен бераз чамалый иде. Атилла хан исә һәр орышта үзе катнаша. Бер уйлаганда, кулына кылыч тотмаган, тотса да бер тапкыр да орышларга катнашмаган император Феодосий өчен зур батырлык иде, әлбәттә.

Хәрам атакай Хрисафәй тәхет ягыннан чыгып киткәч, император яшелгә буй-буй алтын тасма төшкән хөлләсенә төренә төште, тәхет ягында суык булмаса да ул нигәдер өшеп китте. Бер уйлаганда, бүгенге Рим империясе генә түгел, борынгы греклар да гасырлар буена дала скифләре белән сугышып яшәгәннәр.

Император Феодосий торып, китап киштәсенә үтте һәм күн тышлы «Скифләр тарихы» дигән китапны алды. Китап ачкандай китапны ачты һәм укый башлады. Ачкан биттә тарих атасы Геродот болай язган иде: «Безгә билгеле булган халыклардан бары тик скифләр генә орышларда зур осталыкларга ияләрдер. Аларның көче шуннан гыйбарәттер: скифләр дошманнарына качарга ирек бирмиләр, ә менә үзләре шул хәлдә калганда качуны бер дә оятка санамыйлар, җиңел генә качып котылалар».

Тарих агасы Геродот язган бүгенге гуннар шул ук скифләр бит инде. Тарих атасы безнең эрага кадәр 484–425 елларда яши. Димәк, борынгы греклар белән сугышкан скифләр бүгенге гуннар була. Чөнки алар хакында Геродот та: «Скифләр бары тик атта гына орышалар, аларның җәяүле сугышчылары юк», – дип яза.

Тагын бер битне ачты император Феодосий. Монда исә Геродот: «Безнең эрага кадәр 514 елда шаһиншаһ Дарий 70.000 гаскәрие һәм 600 хәрби корабы белән сөннәр өстенә юнәлә, әмма сөннәрне җиңә дә, буйсындыра да алмый. Сөннәрне дала буйлап куып йөри торгач, далада бик күп гаскәриен югалта-югалта, ахыр чиктә, тәмам чарасыз калып, иленә кайтып китәргә мәҗбүр була»...

Тарихта үз эзен калдырган сөннәр ил атасы Әти бар икән әле. Александр Македонскийның әтисе — Икенче Филипп, ниһаять, ниндидер күләмдә генә булса да скифләрне җиңүгә ирешә. Бу хәл безнең эрага кадәр 339 елда була. Патша Филипп моның өчен башта скифләрнең үзләреннән 30 мең ат сатып ала һәм шул атларга атландырып, скифләргә яу чыга. Шул сугышта скифләр ил башы Әти һәлак була. Иң мөһиме, ике якның берсе дә җиңми. Ике як та җиңүне үзенә алып, скифләр белән греклар аерылышалар. Минем илчеләрем гуннарны «күчмә халык» дип ышандырырга тырышалар. Ләкин шулай микән, нигә соң тарихчы Диодор: «Скифләр грекларга мал-туар һәм коллар гына түгел, ашлык та саталар», – дип язып калдыра икән. Ахыр килеп, без дә бүген Танаис тарафларыннан ашлык китермәбез, гуннар Ауропага килгәнче колларның күбесе шул тарафлардан ага иде.

Сорау, сорау, сорау...

Император Феодосий китапны киштәгә куйды һәм кулын артка куеп, ишекле-түрле уйланып йөри башлады.

Бүгенге гуннар шушы ук борынгы сөннәр, тегеләр дә, болар да бары тик атта гына сугышалар, тегеләрдә дә, боларда да җәяүле сугышчылар булмаган. Җәяүләп сугышканнар борынгы греклар һәм юпка кигән римлылар. Гуннар Ауропага килгәч, барыбыз да айныдык, гуннардан атлар сатып ала башладык, атта орыша башладык. Әйе, гәрчә җәяүле гаскәриләребез булса да, төп көчне атлылар тәшкил итә хәзер. Хәер, империяләрнең атлы гаскәриләре дә теге йә бу сәбәпләр аркасында гуннардан качкан хәрбиләрдән тора. Атилла хан нәкъ шуларны кайтарып бирергә сорый да инде, хәтта таләп итә. Император Валентиан нишләгәндер, император Феодосий моңа бара алмады. Империянең атлы гаскәрсез калуы бар иде. Ләкин йөз юаныч янына бер куаныч та бар иде — Атилла хан кулына барып эләккән магистр Гаурәнцәй улы Аэцәй иң елгыр егетләре белән Атилладан качып китә. Һәм нигәдер Византиягә түгел, Римга...

Император Феодосий йөрүдән туктады, ияген учлап тотып, уйга чумды, һәм аның кинәт зиһене ачылып киткәндәй булды.

«Ашыгыч рәвештә Валентианга хәбәр итәргә – үзенә качып килгән Аэцәйне гаскәрбаш итсен һәм гаскәрен аңа тапшырсын. Һәм Атиллага каршы чыксын». Куанычлы фикер иде бу. Көтмәгәндә башка килгән фикер. Ләкин моның белән генә император Феодосийга тынычлану килмәде. Ул бераз күзаллый иде: император буларак ул яман уенга кереп бара. Ил башлыгын үтерергә кеше юллау, ул гынамы, үтерүчегә алтын түбәле өйләр вәгъдә итү бер дә императорларга хас сыйфат түгел иде, әлбәттә. Иллә нишләмәк кирәк, ничекләр булса да гасырлар буена дөнья халыклары өстеннән хаким һәм хөкемдар булган империяне саклап калырга кирәк иде. Аны бу хәл-гамәлне кылырга чарасыз иттеләр һәм Феодосий императорларга хас булмаган бик түбән әшәке эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр ителде.

Ул арада тәхет ягына рөхсәт сорамый-нитми хәрам атакай Хрисафәй килеп керде.

– Атакай, – диде аңа ишектә күренүгә император Феодосий. – Бар кит, күземә күренәсе булма. Һәй, кем бар анда?..

Ишектә сакчылар күренде, алар бик тиз хәрам атакайны ике яктан эләктереп алдылар да тәхет ягыннан алып чыгып киттеләр. Император Феодосий хәрам атаның нидер әйтергә авызын ачуын, әмма булган хәлгә шаккатудан һични әйтә алмавын күреп, аны карашы белән озата калды. Бөкерәеп, өшәнеп калган иде хәрам атакай. Карт «алашаның» гәүдә-сынында гына түгел, йөрү рәвешендә дә ир-ат сыйфаты калмаган иде инде. Нидән шулай күз карашына кадәр усал һәм төссезләнә икән бу хәрам атакайлар?.. Әллә соң адәм бәхетенә Аллаһы тарафыннан бирелгән хатын-кызга булган мәхәббәттән мәхрүм ителгәнгәме? Ахыр килеп, кылган гамәлләре дә бер дә килешле түгел ләбаса! Шуңа карамастан, ул сине, император кадәр императорны, Атилла ханның кан дошманы итте. «Әгәр дә мәгәр ошбу комсыз сарай корты варварлар ханы Атилланың башына җитми минем каршымда пәйда була икән, мин бу карт алашаны үзем дар агачына астырачакмын», – дип кемгәдер әйткәндәй тәхетеннән кузгалды император Феодосий.

Византия императорының үзалдына сөйләнә-сөйләнә тәхет ягының урта бер җирендә йомры ияген учлап тотып торган ел 448 иде, ае – май, көне – 7 се иде.

Икенче мәлдә инде ул бераз кинәнде дә хәтта. Моңа ниндидер күләмдә сәбәбе дә бар иде. Рим империясе җимерелүгә йөз тота, ә менә Византия империя буларак дөнья халыкларына таныла бара. Император буларак ул тик ятмый, кан дошманы булган Атилла ханга үтерүчеләр җибәрде. Гаскәриләре дә Византиягә нигез салган Константин чорындагы кебек ялланган гарәпләрдән генә тормый, елдан-ел орышта алдынгы сафларда булган гот-гуннардан оешып килә. Гарәпләрнең илне ташлап китүләре аяныч иде, әлбәттә. Шуңа карамастан, гуннар якынаюга алар бик тиз табан ялтыраттылар. Гуннар да, гарәпләр атларда гына сугышалар. Бик ихтимал, атларда гына орышучы гуннар куркытканнардыр гарәпләрне... Ләкин император Феодосийның иманы камил, империя гаскәре ныгыган саен ил дәрәҗәсе дә үсәчәк. Кала халкында христиан дине аякланып китте, калада епископлар, поплар, дьяклар хәзерләнә. Бер сүз белән, Византия ныклы идеологиягә йөз тота башлады. Ә Рим исә һаман Марс, Юпитер аллаларына ябышып ятып бик нык оттырды. Һәм хәзер Византияне куып җитәргә теләп, идеологиясен христиан диненә борды, әмма исемне башкача атадылар безнең кебек «православный» түгел, «католицизм» юнәлешен сайладылар. Элек башлары һәм аяклары белән мәҗүси булган римлылар һәм греклар кинәттән яһүдләр Алласына бәйле хикәятләр уйлап таба башладылар, әлбәттә инде үзләренең җирлекләренә җайлый-җайлый. Борын-борын заманнан ук Рим каласының горурлыгы булган имчәкле бүре сынын да хәтта Византиягә күчерделәр. Римның идеологиясе генә түгел, истәлекле сыннары да Византия башкаласына күчерелә тора. Ә бит бүре сыны римлыларга сәгать хезмәтен дә үтәгән: мәһабәт Юнона сыны исә дөньяда булмаган Тарантодагы Беллерофонт аты сыны, биеклеге һәм зурлыгы белән барча кешеләрне дә таң калдырган Геркулес сыны, ахыр килеп, күз камашырлык нәфис һәм гүзәл итеп эшләнгән Августа-Елена сыны. Бу сын империянең башкаласына нигез ташын салган император Константинның әнисе изге Еленага багышлана. Гомумән, бөек атын алган Константин үзенең булачак башкаласын төрле ярым сыннар, могҗизаң бизәкләр белән нәкышләтә. Шул ук вакытта бу изгеләр исәбенә кергән император мәҗүсиләрне дар агачына астырырга да күп сорамаган. Иң гаҗәбе, ул моны гөнаһка санамый, изге гамәл кылам дип уйлый.

Моңа кадәр ике Рим – көнбатыш Рим һәм көнчыгыш Рим үзара өстенлек өчен сугышып ятсалар, V гасырда аларның икесе өчен дә гомум бер дошман барлыкка килде – Атилла хан йөзеңдә — гуннар. Галимнәр һәм тарихчылар бу халыкның каян килеп чыгуын яхшы беләләр – борынгы скифләр алар. Бу халык белән борынгы греклар да сугышканнар, хәзер борынгы греклар йөзендә император Феодосийга орышырга туры килер — гуннар ханы Атилла белән. Булыр ул орыш, булмый калмас, тәхет бирмәк – кан бирмәк, ил бирмәк – җан бирмәк, диләр. Ахыр килеп, Феодосий беренче булып Атилла ханга ук атты.

Император Феодосий сарайдан чыкты һәм ипподромга таба атлады.

«Яңа Рим, яңа Рим, – дип үзалдына сөйләнде ул ипподромдагы мәһабәт сыннарга һәм төрле илләрдән китерелгән манзарага күз ташлый-ташлый. – Яңа кала, син дә бүген үзгәрдең. Кирмән коймаларын яңадан күтәрелде. Каланы 14 мәхәлләгә бүлдек, шуларның 12 се кремль эчендә. Кремльнең таш диварлары артындагы тораклар ялланып хезмәт иткән гот гаскәрләренә бирелде. Готлар урнашкан төбәк – мәхәлләнең унөченчесе, ундүртенче мәхәллә кала читендә калдырылды. Влахер сарае да шунда. 411 елда булган җир тетрәү вакытында кремльнең диварлары җимерелде». Император Феодосий диварларны яңадан күтәрттерде. Әмма ундүрт елдан соң тагын җир тетрәде. Тагын кремль диварлары җимерелде, диварларны тагын төзәтергә туры килде. Ләкин империяне бөек диварлар гына саклап кала алмас. Моны яхшы белә иде император Феодосий, империягә халык күңелен әсир итәрдәй дин кирәк иде һәм ул дин табылды – христиан дине.

Император Феодосий ипподром һәм бакча арасына күтәрткән сарайны үтеп, бакчаның сөзәк баскычларыннан Босфор бугазына таба атлады. Үзенең матурлыгы вә мәһабәтлеге белән сарай бирегә килгән варварларның исен-акылын китерә, диләр, һәм шулайдыр да. Сарайга сокланмаслык та түгел иде шул. Баганалары фригий мәрмәреннән, аларны ярым түгәрәк түбә тоташтыра һәм бар баганалар да алтын төскә буялган. Төзү җисемнәре көмеш, төрле төстәге мәрмәр, тишекле тау токымы, сынлы сәнгать, төрле манзара белән бизәлгән. Бакчадагы табигый агачлар арасында ясалма сайрар кошлар, бронзадан коелган агачлар утыра. Тагын да гаҗәбрәге шул: вакыт-вакыт бу кошлар чиратлашып сайрый башлыйлар. Сарай ишегенең ике ягында алтынга буялган арысланнар утыра. Арысланнар вакыт-вакыт башларын боргалап, тешләрен ыржайтып куялар. Бакчаның һәр төбәгендә дә фонтаннар, коену урыннары – бассейннарның читләре көмеш тәлинкәләр белән уратып алынган. Әлбәттә, болар барысы да империя байлыгы, хәтта бик зур байлыгы. Ләкин соңгы елларда әнә шул җир-байлыклар әкрен генә гуннар кулына күчә башлады. Балкан ярымутравы, Кече Азия, Эгәй (борынгы гуннар аны Инәй диңгезе дип йөргәннәр) диңгезендәге утраулар, Сирия, Мисыр, Крит һәм Кипр утраулары, хәтта Кырымның бер өлеше империя кулында иде. Ә хәзер исә гуннар Византия империясенең алтыдан артык җирләрен үз кул астына алдылар. Җир-калаларын гына яулап калмадылар, империя кадәр империядән ясак түләтә башладылар. Ул гынамы, көнбатышта Римга кадәр барып җиттеләр. Юк, хаталанмады император Феодосий гуннар ханы Атилланы үтерергә кушып, хаталанмады. Империя яшәргә тиеш һәм ул яшәр, һәм аны 313 елда Милан эдиктында кабул ителгән христиан пине коткарыр. Шул дингә биш куллап ябышырга кирәк. Ул инанды инде, христиан дине империя халкы өчен гади фәлсәфә генә булып калмады, ә канунлаштырылды, әхлак тамгалары белән бергә фәлсәфи доктринага әверелде. Хак, бу диндә император бераз самимилек күрә. Әйтик, беренче рәссамнар Гайсәне сарык көтүчесе итеп ясыйлар. Киң күңелле, ачык йөзле самими кеше итеп күз алдына китерә аны император Феодосий. Сурәт гаять хиссияти тойгы белән ясалган – үзәктә Гайсә, уң ягында өч сарык, сул ягында өч сарык. Көтүче кулында таяк, көтүчеләрдә була торган чыбыркы түгел, ә таяк, таяк башында тәре. Менә шулайрак күрәләр дөнья халкына миссия белән килгән үлемсез Гайсәне дөнья рәссамнары. Империянең сәнгать үзәген ипподром тәшкил итә. Бирегә атна саен тамаша кылырга халык җыела. Монда җанварлар ызгышын, йөгерешләрне, кыргый җанварлар белән көрәшкән кешеләрне карарга бөтен шәһәр халкы җыела диярлек. Һиндстаннан китерелгән чегәннәр чыгышы да кызыклы. Ипподромның озынлыгы 170 метр, киңлеге 40 метр. Константин чорында тамашачыларга утырырга агач эскәмияләр куелган була, Феодосий аны ташка алыштыртты. Ипподромның ике ягында төрле илләрдән китерелгән хикмәтле әйберләр куелган. Әйтик, монда Дельфадан китерелгән Елан баганасын күрергә була, аннан ерак түгел 381 елда Мисырдан Тутмас фиргавен истәлегенә куелган обелискны һәм бронзадан коелган атларны күрергә була. Кыскасы, соңгы елларда Константинополь дип аталган кала борынгы көнчыгыш илләрендә булган барлык мәһабәт сыннарны, танга билгеләрен, гәрчә мәҗүси аллаларга карасалар да, Бабилдән, Ассириядән, Мисырдан үз каласына җыя. Шушы бәһасез байлыклар өстенә Константинополь бу ил халыкларына ясак сала һәм ясакны вакытында түләүне таләп итә иде. Боларның барысын да кем астын-өскә китерде?! Атилла хан. Калага байлык килми башлады. Җыелган мал-акча да Атилла ханга ясак түләүгә китә. Кала халкы элек мул яшәгәч, мал-мөлкәтнең кай тарафлардан килүе белән кызыксынмый иде. Әйе, азды, узынды халык. Алар Уенча, барысы өчен дә император кайгыртырга тиеш. Шулай булган, шулай булырга тиеш дип уйлыйлар, дөресрәге уйлаганнар. Ләкин 406 елда Византия тәхетенә утырган Феодосий алай дип уйлаудан ерак тора иде. Ул бернәрсәне ачык белә – гуннар аның тәмам бугазына бастылар. Ул бүген капкынга эләккән бүре халәтендә калды, ычкына да алмый, бер-бер хәл кылырга да куллары бәйләнгән. Куллары чишеләчәк гуннар ханы Атилла башына җиткәч. Юк, ялгышмады ул гуннар ханына үлем җибәреп, ялгышмады, хак юлга басты.


<== previous lecture | next lecture ==>
Беренче китап 19 page | Беренче китап 21 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.054 s.