| 
    
 Беренче китап 22 pageDate: 2015-10-07; view: 381. – Без Византия императоры Феодосий илчеләре, – диде аңа Максимин утырган җиреннән тора-тора. – Ә без Рим императоры илчеләре, – дип күтәрелде Рим илчеләре башы Ромул. – Без Атилла хан кырына императордан зур йөк белән киләбез. Йөзбаш чак кына арырак туктаган олаучыларга, олау тирәсендәге халыкка куз төшереп алды һәм атын бора башлады. – Хан ауда, ул калада ике-өч көннән генә булыр, – диде йөзбаш ике як илчеләргә дә. Шулчак йөзбаш янына Идекәй килеп басты. – Туктап тор, йөзбаш, туктап тор. – Ә-ә, Идекәй, хан киңәшчесе, – диде йөзбаш һәм атыннан төшеп, Идекәйгә кул бирде. – Атилла хан ауда, – дип, ул Идекәйне терсәгеннән алып, читкәрәк әйдәде. – Илчеләр ясак китерәләрме? – Ясак та, барысы да бар. – Бихуш, бихуш, Идекәй. Мин бу хакта ханга җиткерермен. Ә син аларны калага алып кайт. Кабул итәр аларны хан. Хан да кабул итәр. Шулай диде дә йөзбаш сикереп атына атланды һәм җайдаклары белән тузан туздырып, китеп тә барды. Идекәй янына килеп баскан Рим илчеләр башы, җайдаклар китеп баргач, авыр сулап: – Нинди көнгә калдык, Идекәй, нинди көнгә калдык, – диде. – Нинди көнгә, сарай корты? Син Идекәй белән ипләбрәк сөйләш. Күрдеңме йөзбашына кадәр ничек тота.Кешечә тота үзен, кешечә, гап-гади… – Күрдем анысы күрергә. Шуннан ни? – Шуннан шул, илче Ромул, качкыннарны китерәсеңме? Аннары син Атилла ханга император Валентиан сеңлесен китерергә тиеш идең түгелме?.. – Тиеш идем дә, Идекәй, императорның ишетәсе дә килмәде. – Шәп түгел, – диде Идекәй. – Атилла хан ялганчыларны яратмый. Префект Ромул як-ягына карап алды, олаучыларына күз ташлады һәм Идекәйне бер читкәрәк алып китте. Бераз китүгә ул: – Византия илчеләре арасында Атилла ханны... Әйе, кһм... Хакмы шул, Идекәй?.. – Син булмасаң, синдәге кешеләр арасында Атилла ханга кул күтәрергә кыймаслар, безнең арада андый кеше юк, префект Ромул. Атилла ханга кул күтәрергә кем генә кыяр икән, префект Ромул, ә?.. – Димәк, юк сүз. Болай гына соравым иде, – диде префект Ромул. – Син бу хакта кемнән ишеттең? Кем әйтте сиңа бу хакта?.. – Кем дә әйтмәде, Идекәй, кем дә әйтмәде. Мин дә шулай уйлаган идем аны. Әйе, кем генә кыяр икән Атилла ханга кул күтәрергә дип. Мин ханга фәкать тиешле ясагым һәм аннан качкан берничә фетнәчене китерәм. – Бетлеләрен, – диде Идекәй һәм илчеләр утырган табынга таба кузгалды. – Атилла хан синең императорыннан хыянәтче Аэцәй алып киткән атлы яугирләрен кайтарып бирүне таләп иткән иде һәм Иллак улына теге весталка кызны. Шулаймы?! – Шулаен-шулай, Идекәй, тик бит император Аэцәйнең ул атлы егетләрен үз кырына сарайга алды, үзен сакларга. Идекәй туктады, префект Ромулның күзләренә карады. – Башы икеме әллә Валентиан императорның, Ромул? – Әлегә кадәр бер иде. – Мин сиңа хансыз да җавап бирә алам. Яу көтсен Валентиан император, яу, – диде Идекәй һәм янә табынга таба кузгалды. – Син мине куркытма, Идекәй. – Син хәбәрдармы соң әле, император сарай корты хәрам ата Гинациат Һөнәриядән Атиллага хат китерде, хат кына түгел, туй балдагын да җибәргән кыз. Ике бит хат язган ул весталка кыз ханга, ике бит хат. Коткар, Атилла хан, мине Валентиан кулыннан дип... – Йа Хода, Идекәй, йа Хода... Бу чынлап та шулаймы, хак сүз булса, мин нишләп йөрим монда? – Ышанмасаң ипи тотып ант итәм. Император Валентиан вестельканы Гунстанга җибәрмәсә, яу көтсен. Кызны да коткарачак хан, бер җайдан коллар оясын да туздырачак. – Нигә ипи тотып дисең Идекәй, нигә тәре тотып түгел? Син христиан түгел идеңме? – Синең тәреңә мин күптән ышанмыйм инде, префект Ромул. Мин күптән Атилла хан кешесе инде. – Туктап тор, туктап тор әле, Идекәй, – диде илче Идекәй китә башлагач, җиңенә ябышты. – Безне хан кабул итәрме икән соң? – Атилла хан сезнең императорыгыз кебек эт кояшы түгел, берне вәгъдә итеп, икенчене эшләми. Ул сезне кабул итәр, Ромул, кабул итәр. Әйе, сугыш игълан итәр өчен. – Идекәй, Идекәй дим. Дустым, куркытма әле алай. – Императорың Аэцәй яугирләрен кайтарып бирмәсә, ----. Һөнәрияне улы Иллак кулына китереп тапшырмаса, Атилла хан әйткән сүзендә торыр, кузгалыр ул Римга таба, кузгалыр һәм Аларих король кебек кенә кыланмас. – Йа Хода, йа Хода, – дия-дия префект Ромул Идекәйгә ияреп илчеләренә таба кузгалды. Ашарга утырдылар, әмма префект Ромулның тамагына ризык үтмәде, чөнки хәзер генә төшенде: император Валентиан аңа һичкем күтәрә алмастай йөк салган. Ләкин кире борылырга да соң инде, ул Атилла хан җирендә. Каладыр бер Ходага иман итү. «Күр әле бу варварны, үзе генә түгел, уллары да хатынга туймый икән. Үзенең канунлаштырган ике хатыны, шуның янына йөзләрчә диләр. Әйе, хак булса. Бер готларга гына «Алла камчысы» булмады бу хан, римлыларны тезләндермәкче, варвар», – дип уйланды ашап-эчеп, ат менеп юлга төшкәч префект Ромул. Болай ярамый иде, префект Ромулның кем белән дә булса сөйләшәсе, эчен бушатасы килә иде. Шунда аның күзенә берьялгызы гына алданрак баручы язучы Приск чалынды. Куып җитте, атын янәшә атлатып китте. – Варварларның ханы торган саен узына, Приск, – дип сүзен башлады ул, һич югы бу кеше йөзендә яклаучы табарга теләп. – Аннары мин шуны аңламыйм, Приск. Сиңа ни калган варварлар каласында, сиңа ни кирәк алардан?.. – Варварлар ханы Атилла миңа үзендә калырга кушса, мин ике дә уйламый калыр идем, префект Ромул, ике дә уйламыйча... Илченең күзләре түгәрәкләнде, бермәл ни әйтергә белми торды. – Әллә соң халык акылдан шаша башладымы?.. – Әнә күрәсеңме Идекәйне. Укымышлы кеше. Ә Атилла ханны мактый, гадилеге, гаделлеге, туры сүзле булганы өчен. Ә синең императорың, префект Ромул, алдамый көн яши алмый, көн! – Идекәй турында әйтәсеңме син, Приск, ул сөйләгән сүзләрне кабатлыйсыңмы? – Хөрмәтле Ромул, – диде Приск. – Византиядә мине җиде-сигез шымчы күзәтә. Иң гаҗәбе, һәммәсе дә Приск миңа бурычлы дип уйлый. Тагын да гаҗәбрәге, мин аларның күбесен беләм. Миңа дус булып йөриләр. Ә минем хакта императорга һәркөн дияргә була ни кылганым җиткереп торалар. Идекәй исә монда берәүгә дә буйсынмыйм, ди, беркем дә аның артыннан күзәтми дә, беркем алдында ялагайланмый да. Үзенә үзе хуҗа. Эшен башкара, ашын ашый... – Ләкин бу бәхетме, Приск? – Бәхет, префект, бәхет. Әлбәттә, аңлаган кешегә. Гомер бакыена кемгәдер табак тотып яшәгән кеше гуннарны аңламый, аларны кыргыйларга саный. Ә без әле булса коллыкка батканбыз, аны мәңгеләштерергә тырышабыз. Ләкин кешелек кояшы үзгәрде инде һәм аны, ни гаҗәп, әнә шул варвар дигән Атилла хан үзгәртергә тырыша. Сиңа җавабым шул булыр: мине бирегә сенатор Максимин алып килә. Үзем теләп түгел, мине үзе белән алырга император Феодосий киңәш биргән. Чөнки Атилла хан император Феодосийга дәрәҗәле илчеләр җибәргәндә генә «мин синең илчеләрең кабул итәрмен» дигән шарт куйган. – Килешәм, Приск. Мин синең императорыңны да, үземнең императорны да мактый алмыйм. Сәясәт сазлыгына кереп батканнар алар. Ә сәясәт беркайчан да халыкка бәхет китермәде. Әйе, үзмаксатлы сәясәт. Синең императорың Феодосий беренче хатынын мунчада пешереп үтерде дигән хәбәр иреште миңа. Хак булса кирәктер. – Хак, хак, префект, хак. Булды андый хәл, булды. Ул хатын гүзәлләрнең гүзәле иде, иң мөһиме акыллы иде. Күп кенә хатынга акыллылык, укымышлылык җитми. Ә ул аңа гел киңәшләр биреп торыр иде. Һәм төпле киңәшләр. – Аның өчен генә хатын-кызны мунча парында пешермиләр, Приск. Көнләшкәндер әле. – Булды андый хәл. – Кемнән көнләште инде? – Сарай корты, тылмач Вигиләй улы Антонийдан. Әнә ул егет. Атасы белән янәшә бара. Күз сал. Бер дә хатын-кызның күзе төшмәслек түгел шул. Яшь, таза, зәңгәр күзле, буйчан, бер сүз белән, күрү белән гашыйк булырлык егет. Тик андыйларга Хода акылны чамалап бирә бит. Бит Хода хисне бар кешегә дә тигез итеп бүлеп бирсә, ә менә акылны бизмәнгә салып кына өләшкән, диләр. – Әйт әле, Приск, Феодорага син дә өмет тоткансың дип ишеттем, хакмы шул? Күрәм ич, Феодора турында сөйли башлагач, тавышың ук үзгәрде. – Син хаклы, префект, мин дә ул гүзәл затка битараф түгел идем. Булды андый гөнаһым. Ләкин ул Антонийны сайлады. Син император Феодосийны ни өчен атасы белән җибәрде дип уйлыйсың инде?.. – Атасы тылмач ич, гун телен өйрәнергә дип җибәргәндер. Ул монда да тик ятмас әле, кемне булса да гашыйк итәр. – Мин алай дип уйламыйм, префект. – Йә, башыңны җүләргә салма инде, император Феодосий аны юри җибәргән. Императорның аны ни өчен бирегә җибәргәнен бик яхшы беләсен. Башына җитәрләр аның биредә, аннары башын капчыкка салып, Константинопольгә озатырлар. – Бу мөмкин хәлме, префект? – Мин императорларны артыгы белән яхшы беләм, Приск. Алар беркемгә дә хыянәтне гафу итмиләр. Менә әйтте диярсең, Антоний иленә әйләнеп кайтмас. – Тылмач Вигиләй Атилла ханның бабасы. Атиллага Антоний кайнеш була. Ханның аны илдә калдыруы да бар. – Барыбер аны үтерерләр, Приск. Йә куйыйк әле шуны. Минем Атилла хан турында күбрәк беләсем килә. Бабасы булгач, Вигиләй аны яхшы беләдер. – Вигиләй беләмедер, юкмыдыр, белмим, ә менә Идекәй ханның иң якын киңәшчесе, дип әйттеләр. – Хыянәтне бер генә түрә дә кичерми, Приск. Гадел Атилла хан Биләү абасы белән нишли, Приск? – Бабалары каберләрен казытсалар, туздырсалар императорлар да кичермәсләр иде, гәрчә туганые булса да. Бик яман эш кылган Биләү хан. Мин бу очракта Атилла ханны да, Биләү ханны да мактамыйм. Чөнки яхшы беләм, бу хәлгә бераз император Валентиан сәясәте дә килеп кысылды. Император Валентиан бу гамәле белән ике хан арасына чөй какты һәм үз дигәненә иреште. Тик оттымы икән? Шуңа Атилла хан каласына аягым тартмый. Атым бара, ә күңелем Римга таба кайта. – Борыл, префект, борыл да кайтып кит. – Анда кайтсам да миңа көн булмас, Приск. Ике явызлыкның берсен сайларга калды миңа хәзер, Приск. – Әйе, эшләрең шәптән түгел икән шул, – диде Приск һәм атын куалый төшеп, алга таба китте. Ләкин аны тагын префект Ромул куып җитте. – Күр әле, күр көн ниндәен матур, Приск. Һавада тургай сайрый, ә күңел тулы сагыш. – Ә син, префект, әнә теге җимерек каланы күрәсеңме? Марг каласы ул, Ромул, синең императорың сәясәте аркасында җимерделәр ул каланы. Римның каты кулы аркасында. Ә безнең максат башка, префект, без Атилла ханга солых төзергә барабыз. Бер-беребезгә яу йөрмәскә, тыныч рәвештә сәүдә итәргә. – Атилла хан моңа барырмы соң? – Идекәйнең сөйләве хак булса, Атилла хан күршеләре белән тыныч яшәргә тели. Гуннар вандаллар белән солыхта икәннәр инде. Вестготлар короле дә Атиллага тынычлык мәсьәләсендә кул сузган, диделәр. Хәтта аларның Римга каршы берләшеп алулары да бар, ди. Бу ике варварлар оясы берләшеп алсалар баштан ук кай тарафка яу кузгалырлар дип беләсең, префект Ромул? – Дөнья башкаласы Римга, әлбәттә, Приск. Аллам сакласын, һич булмас димә, варварлардан барысын да көтәргә була. – Шуның өчен сиңа, префект Ромул, император Валентианның Һөнәриясен үзен белән алып киләсе булган. Бүре дә тук, сарык та исән буласы иде. – Юк-юк, алай түгел, Приск. Мин беләм, син язучы, тәҗрибәле кеше. Без сугыш теләмибез. Әйе, без дә сезнең кебек гуннар белән солых төзергә телибез. – Ләкин сез сугышны башлагансыз инде, префект, башлагансыз. – Весталка Һөнәрияме моңа сәбәпче? – Тарих моны акламас, префект. Хак, һәр чорның үз катлаулыклары булган. Римлыларга коллар чоры үтү белән күптән килешергә кирәк иде инде. Юк, килешәселәре килми, кан кою кулайрак. Миңа калса, префект, һәм мин ялгышмыйм дип уйлыйм, Александр Македонский белән Юлий Цезарь коллар империясен төзүчеләр булсалар, гуннар ханы Атилла коллыкны җимерүче булып тарихка кереп калыр. – Көн матур, сөйләшә-сөйләшә шактый юл уздык. Кояш кыздырса да сусау булмады. Чакрым саен чишмәгә юлыгабыз. Варварлар-варварлар, чишмәләрне карый беләләр, – диде префект Ромул. – Белгәнемчә, гуннар бик күп мал асрыйлар, чишмәләр су чыганагы ич. —Ялгышма, Приск, византиялеләр борынгы греклар заманында ук төп ризыклар, ашлыкны бүгенге гун халыкларының бабаларыннан сатып алганнар. Ләкин әнә шул халык бия сөте эчә икән. —Эчсеннәр, аның дәвасы бар, ди. Беләсең килсә, префект, энә шул бия сөтеңнән әчетеп ясаган эчемлек ирләр дәртен арттыра икән. —Шәраб та дәртне арттыра анысы, Приск. Ләкин сиңа ул турыда сөйләргә иртәрәк әле, Приск. – Арпадан пешереп ясаган эчемлекләре дә күңелне күтәрә, диделәр, бер җайдан сусауны да баса икән. – Бер сүз белән, кыргый халык, Ауропага кыргый гадәтләр дә алып килделәр. Беләсеңме ничек өйләнәләр алар: һәр өйләнергә теләгән егет башта кызны куып тотарга тиеш икән. – Адәм баласы һәрчак кыргыйлыкны сагынды, юксынды, префект. – Һа-һа, син әллә ниләр беләсен. Приск, – диде префект Ромул һәм атын куалап, уз илчеләре янына чапты. Ни өчендер, префект киткәч, Приск императрица Феодора турында уйлады. Юк, ул бу гүзәл хатынга якыная алмады. Әллә нәрсә тыеп калды шунда. Бит аерым бер бүлмәдә дә, бакчада да икәүдән-икәү генә калгаладылар. Булды андый хәлләр дә. Феодора, мәрхүмә, бәйләү бәйләргә яратыр иде, ә Приск аңа борынгы грек азучыларының новеллаларын укыр иде. Феодора йөзендәге гүзәллекне ни белән дә аңлата алмады Приск. Әле ул аны алиһәгә тиңләде, әле әкиятләрдәге су кызына. Бу хатынга Ходай Тәгалә барысын да мул итеп биргән иде – гүзәллекне дә, сылулыкны да, зифалыкны да, акылны да. Приск иң әүвәл язучы иде һәм ул, оят булса да, Феодораны нинди генә матур күлмәк кимәсен, күңеленнән чишендереп карады. Бу аның тарафыннан кылган оятсызлык иде, әмма ул үзе белән һични кыла алмады. Тыелгысыз рәвештә йөрәге һәм бөтен булганы белән бу гүзәлгә тартылып, аны төшләрендә күреп, чарасыздан уянып китәр иде. Хак, ул аңа тормышка ашмас мәхәббәте турында хат та язып тапшыра алган булыр иде, әмма күрде-сизде, сукыр түгел иде, гүзәл хатын Феодора сарай тылмачы Вигиләй улы Антоний килеп керүгә тәмам йөзе алышына – кызарына, бәйләм челтәрләренә кадәр ялгыша, ул гынамы, булмый бүген бәйләү бәйләп дип, эшен бер читкә куяр һәм уз кырына Антонийны дәшеп алып, имеш, Приск укыган китапны бергәләп тыңлыйк әле, дияр иде. Үзе Приск укыган китапны тыңлар, үзе исә тегеңәрдән күзләрен дә алмый интегер иде. Һәм тора-тора тегеңәрдән сорап куяр иде: «Антоний, әнә китапта мәхәббәт турында ничек матур итеп язалар, синең дә сөйгән кызың бармы?» – дип сорар иде. Ә теге, мут җан, ык-мык килә башлар, кызарыныр һәм: «Гүзәлләрнең гүзәле, императрицам, бирелә – кырымда утырганда нинди кыз турында сүз барырга мөмкин... Яңалык әйтим әле, сезне сурәтче күргән икән һәм тәмам исе-акылы киткән, беләсезме, ул сурәтче сезнең сурәтне ясарга керешкән. Бер күрү белән үк. Һәм шул хәтле ошаткан, күрдем дә таң калдым. Тормалы якаларыгызны, кулыгыздагы йөзекләрне дә искитмәле итеп ясаган. Тик бернәрсә әйтте. Имеш, балдагыгызның берсен ясарга гына керешә, кулыннан пумаласы төшеп китә, янә алыр, янә ясарга керешер, янә пумаласы төшеп китәр икән. Билләһи менә, хак сөйлим». Приск сыңар күзе белән генә күзәтте, Феодора Антонийны йотлыгып тыңлый, юк, тыңламый, ул аңа гашыйк күзләре белән йотлыгып карап тора, хатынның матур йөзендә нурлар биешә, бит очындагы мәхәббәт миңе таң йолдызы кебек яна, күзләре мөлдерәп тулган мәхәббәт сүленә манчылган. Бу ике кеше арасында күзләр вә йөрәкләр белән генә сөйләшү һәм аңлашу бара иде. Алар бер-берсенә сокланып кына калмыйлар, бер-берсенә тузга язмаган сүзләр әйтәләр. Шатлыклары шул чиккә җиткән иде ки, әле алар кош булып мәхәббәт оҗмахында очалар, әле пар күгәрченнәрдәй гөрләшә башлыйлар иде. Шаккатмалы хәл: Приск боларның барысын да күрә, ә алар хәтта аның биредә булуын да онытып җибәргәннәр иде инде. Әнә шуны сизгәч, ул укыган китабын әкрен генә япты да, сиздерми генә бүлмәдән чыгып китте. Хәер, сызгыра-сызгыра чыгып китсә дә алар аңа игътибар итмәгән булырлар иде. Бу бүлмәдә генә түгел, бу мәлдә бөтен бер дөньяда алар бары тик икәүләр генә иде. Бу ике кеше арасында туган ялкынлы вә кайнар, шул ук вакытта сукыр мәхәббәтнең ни белән бетәсен бераз чамалый иде ул. Көннәрдән бер көнне император Феодосий гүзәл Феодорасын кайнар мунчада пешереп үтерергә әмер бирә. Һәм аның әмерен дәҗҗаллары карусыз үтиләр. Шушы хәлдән соң айлар үткәч, император Феодосий Присктан кисәк кенә сорап куйды: «Сарай тылмачы улы Антоний императрица янына еш килә идеме?» Приск аңа: «Булгалады, әмма бик еш килгәләде дип әйтергә кыймас идем, галиҗәнаплары», – дип кенә котылды. Шуннан соң Приск гүзәл хатын Феодораның башына кем җитүенә тәгаен төшенде. Бүген император Феодосий тылмач Вигиләй белән аның улы Антонийны варварлар каласына илчеләр сафында җибәрде. Ахыры ни белән бетәсен бер Хода үзе белсә беләдер. Монда, биредә язучы Прискның да язмышы хәл ителеп куюы бар иде. Идекәй белән сөйләшкәннән соң Приск моны җаны-тәне белән генә түгел, эче белән дә тоя башлады. 
 XXX 
 Хилхәл атакайны Атилла дәшмәгән иде, Хилхәл атакай тәхет ягына үзе килеп керде. Сарай сакчылары аңа баш иеп калдылар һәм чалыштырган айбалталарын читкә алдылар. Атилла хан башын игән килеш тәхеттә утыра, аның янында төш юраучы Сусылу анакай. Хилхәл атакай иминлек теләде һәм тезләре белән йомшак аю тиресенә төште. – Анакай миңа төш юрарга килде, – диде Атилла хан башын күтәрми генә. – Илчеләр безгә җүнле хәбәр алып килмәгәннәр, дип юрады. – Бу хактыр, күрәсең, Атилла. Римдагы алхәбәрче Улда углан да шундыйрак хәбәр юллаган. Атилла хан башын күтәрде, күзләрен тутырып атакайга карады. – Тагын ни хәбәр итә Улда углан? – Улда углан Римда сарайның ышанычлы кешесенә әверелеп бара. Император Валентиан безнең яугирләр белән качкан Аэцәйгә ышаныч белдергән, гаскәр тупларга кушкан. – Кемгә каршы? – Ә син кемгә дип уйлыйсын, Атилла? – Вандаллар короле Гейзерихка каршы чыксалар, мин аңа ярдәмгә бармаячакмын, – диде Атилла һәм тактадан түшәлгән тәхет ягына куелган өстәлләргә күз төшереп алды. – Император Валентиан кемгә йөз тота дип уйлыйсың инде, атакай? Теодорид корольгәме? Өске готлар короле Теодорид качкын һәм хыянәтче Аэцәй ягына авыша калганда үкенеп куюы бар. – Бу Хак Тәгаләдер, Атилла, Теодорид король император Валентиан белән кушыла калганда безгә авыргарак туры килүе бар. – Моның белән Теодорид король зур хата кылыр, атакай. – Хата кылыр, ләкин үкенү тоймас. Чөнки ул безне яратмый. Теодорид король җил кая иссә шул якка авышучан булды. – Император Валентиан илчеләре ни китергәннәр? – Алтын һәм бериш бездән качкан өтек фетнәчене. – Алтын бәһасе генә торамы миңа Аэцәй ияртеп алып киткән яугирләрем? Шуңа карамастан, мин римлыларны кабул итәрмен, атакай. Әмма шарт куярмын. Иң әүвәл алар миңа Аэцәй котыртып алып киткән меңбаш Чарутанны богаулап җибәрсеннәр. Моның өстенә Иллак улыма весталалка Һөнәрияне һәм аңа тиешле бирнә белән! Инде император Валентиан тиешле җирләре белән Һөнәрияне минем улыма бирми икән, мин аның мәңгелек каласын җир белән тигезләрмен! – Римны король Аларих та алып карады, Атилла. – Беләм, күп тапкырлар ишеттем бу хакта. Мәңгелек кала дигәнне алганнан соң Аларих король өянәге тотып үлә. – Хак Тәгалә шулай була, Атилла. – Йә, әйт әле, Сусылу анакай, тагын бер кабатла әле бая юраган минем төшемне. Мин бүген төш күрдем, анакай. Сөт кебек ап-ак атлар җиккән арбада Иллак углан белән Һөнәрия килә. Шунда кинәт ике ат өстенә ике кара бөркет төште һәм атларны чукый башладылар. Мин бер бөркетне уктан алдым, икенчесе очып китте. – Сугыш бу, Атилла, сугышка хәзерлән. – Кем белән? – Рим белән, Атилла хан, Рим белән. – Ярый, анысы белән килештек. Император Феодосий илчеләре нинди йөк белән килгәннәр? – Алар кырында Идекәй кайта, Атилла. Ул барысын да белә булса кирәктер. Мин белгәне шул: илчеләрне дәрәҗәле сенатор Максимин җитәкли, аның кырында бездә сирәк була торган кунак – язучы Приск, синең бабаң, тылмач йөзендә булса кирәк һәм аның улы. – Яхшы, – диде Атилла хан. – Мин ике илчеләрне дә бергә кабул итәрмен. Тик табынны мул хәстәрләгез, император өстәленнән бер дә ким булмасын. Атилла хан шулай диюгә, Хилхәл атакай тәхет залындагы өстәлләргә күз төшереп алды. Тәхеттән ерак түгел өч озын өстәл куелган иде. Уртадагы өстәл биек, икесе – ашар өстәлләр гадәти биеклектә, урындыклар куелган. Ә урта өстәл янында берни дә юк. «Димәк, – дип уйлады Хилхәл атакай. – Атилла илчеләрне ак төрекләрчә ун һәм сул кулына утыртачак, ризык-нигъмәтләр исә урта биек өстәлдә булыр. Кем нәрсә ашарга тели, чыгып ала». 
  |