|
Беренче китап 23 pageDate: 2015-10-07; view: 333. – Миңа ошый, – диде Хилхәл атакай. – Бик әйбәт. – Илчеләрне кабул иткәндә җырчыларны һәм уенчыларны дәш. – Талчулпанны дамы? – Ә нигә, аны да дәш. – Яхшы, Атилла, шулай итәрбез. – Кымызчылар, ширбәтчеләр, шәрабчылар аерым булсын, һәр илче алдындагы чокыр буш булмасын. – Яхшы, Атилла, шулай итәрбез. Тик Идекәйнең илчеләрне кабул иткәнче сине күрәсе килгән иде. – Киңәшчем Идекәйгә минем ишек һәрвакыт ачык, атакай. – Амин, шулай була күрсен. – Анакай Сусылу, син Күркәм хатынга йөр әле. Мин бүген илчеләрне кабул итмим, иртәгә итәрмен. Ә ул яшь илчеләрне аулак өйгә кабул итсен. Ә илчеләрнең дәрәҗәлеләрен Хилхәл атакай кабул итәр. Килештекме шулай? – Килештек, Атилла. – Язучы илчене Элиана аулак өйгә илтергә сорады. Аның үтенече. – Алпар углан бүген биленә хәнҗәр такты, атта йөрде. Аксакаллар угланга Углан титулы бирделәр. – Алпарга Углан титулы бирергә иртәрәк әле, Хилхәл атакай. Ләкин аксакаллар шулай иткәннәр икән – була күрсен, – диде Атилла. Сусылу анакай белән Хилхәл атакай чыгып киткәч, Атилла хан ишекле-түрле йөри башлады. Хатыны Элиананы бик яратса да, ханның уй-күңеле весталка Һөнәриядә иде. Аның уе буенча, ни генә булмасын, Иллак угылы аңа өйләнергә тиеш. Атилла Һөнәрия язган хат эчтәлеген янә бер күз алдыннан кичерде. Җылы язган иде кыз хатны, Атилланы күккә чөеп мактаган. Имеш, мин әллә кайчан сезнең калада булыр идем, император Валентиан каршы. Үкенепләр куймагаең әле, Валентиан, үкенепләр куймагаең моның өчен. Йөрәк йөрәккә тартылганда ук атмыйлар. Весталка кыз Һөнәрия Иллак угланны түгел, аны Александр Македонский һәм Юлий Цезарьлар белән тиңли. Хәтта җиһангир Искәндәрне күпме генә мактамасыннар, аны Азиядә көн күрүче сезнең бабаларыгыз массагетлар туктаталар. Җиһангир полководец кире борылырга мәҗбүр була, дигән. Димәк, кызыкай укымышлы, тарихны белә. Бу чынлап та шулай түгелме соң? Юлий Цезарь хәтта Ауропаны да кул астына җыя алмый. Ә Атилла хан канаты астында бүген ярты Ауропа һәм тулысы белән диярлек - Кече Азия. Бүген-иртәгә ул угланнары Ирнакны Кара Идел һәм Җаек елгалары буйларына кайтарып җибәрер, ары таба Тын елга буйларына Диңгизид угылы кузгалыр. Баш улы Иллак та, Ауропанын бер өлешенә баш булыр. Ә менә улы урынына күргән, кул астында тәрбияләнгән Аэцәйне үз кулы белән ат койрыгына тактырыр, кулы белән җәзалый алмаганда, Атилла хан каһәре аны барыбер куып җитәр. Тик бер шиге бар иде Атилланың: гуннар сугыш тактикасын яхшы белгән Аэцәйнең аумакай король Теодорид белән берләшүе бар иде. Моны эшләргә бирмәскә кирәк, император сараена кереп оялаган Улда угланга да бу хакта хәбәр ирештерергә туры килер. Шул вакыт Хилхәл атакай әйләнеп керде. – Нигәдер, атакай, тәхет ягында угорлар шаманы күренми башлады. Үлә-нитә калса, карт шаманны кадерләп күмегез. Бу хакта Күркәм хатынга да әйт, картны күздән яздырмасын. – Яхшы, хан. Сиңа тагын бер яман хәбәр ирештерергә рөхсәт ит, хан. – Тагын ни? – Хәбәр иреште, анаң Сафура вафат. Арлы-бирле йөргән Атилла хан кулын күтәреп дога кылды. Үги булса да Сафура анасын яраткан иде ул. Башлы кеше иде. Тик Тәңре берәүгә дә ике гомер язмаган шул. Картая башлагач, бөкресе чыккан һәм таякка таянып кына йөри башлаган үги анасы да якты дөньяны ташлап Тәңре янына киткән. Шактый яшәде шул. Көнбатышка таба яу чыккан вакытта җилле генә күренә иде әле. Кайчан да булса Тәңре аның да җанын алырга килер. Ә сарайның кайбер ялагайлары аңа меңьяшәр адәм син, Атилла хан, диләр. Әйтерсең лә Атиллага Тәңре ике гомер язган. Куштан-ялагай сарай кортларының шулай тәкрарлавын яратмый иде Атилла, әмма каршы сүз әйтмәс иде, гәрчә бу сүзләрнең төбендә ялагайлану төсмере ятуын белсә дә. Хак Тәгаләне аңа бердәнбер кеше – Хилхәл атакай әйтер иде. Ул аңа рәнҗи дә, үпкәли дә алмады. Әмма уйлап куяр иде: аңа да бит кайчан да булса әҗәл киләчәк. Тик ни язган Тәңресе – Сафура анасы кебек түшәккә ятып үләргәме, әллә сугыш кырында ятып калыргамы? Болар барысы да Тәңре кулында иде. Атилла хан белә иде: римлылар борын заманнарда императорларын алла итеп күргәннәр, һәм тагын да гаҗәбе – император йөзеңдәге Алланы Тәңре үзе безгә җибәрде дигән уйку уйдырмага ышаналар. Хыялый халык дияр идең римлыларны, хыялый түгелләр. Императорлары дөнья кую белән тәхет өчен ызгыша башлыйлар. Һәм үзләре теләгән кеше тәхеткә утыруга, аңардан ташламалар көтәләр, һәр император аларга ташлама ясарга тиеш, киресе булганда аңа каһәр укый башлыйлар. Хыялый халык димичә ничек атамак кирәк бу римлыларны. Тәхетне биләүгә император иң әүвәл патрицийларга, түрә-куштаннарга ташлама ясый. Чөнки императорның язмышы алар кулында. Менә шунда бер-берсен мактау башлана да инде. Хәер, мактау кемгә ошамый, Атилла да ярата мактауны, гәрчә моңа азрак эче пошса да. – Хилхәл атакай. Баламир угланга бәк титулы бир, минем әмерем бу. Аннары Актар төмәнбаштан аерылган Виница хатынны биреп җибәр... Актар төмәнбаш ул хатын белән уртак тел таба алмаган, һәрхәлдә мина шулай дип зарланды. Миңа калса, ул хатын Баламир угланны ярата, диделәр. Тагын бер әмер, Хилхәл атакай. Баламир углан-бәк кире Гунстанга әйләнеп кайтмасын. Үз илендә калсын. Гунитар кайтканчы король вазифасын үтәр. Ләкин моңа лаек булыр ул Винитар хыянәтчене богаулап Гунстанга җибәргәч кенә. Мин әйттем, атакай. – Баламир бәк күптән синнән әмер көтеп ята иде инде. Бик әйбәт, мин синең әмереңне иртәгә үк аңа җиткерермен.
XXXI Башкаласын күтәрүчеләргә Атилла хан барчасына да алтын белән түләде. Рим ташчылары, Византия төзүчеләре, Афин бизәүчеләре һәм меңнәрчә үзе белән килгән угор балта осталары ай-еллар буена кала күтәрделәр. Өй-йортларның кайсыларын таштан, кайсыларын агачтан салдылар. Атилла үз хатыннарын да онытмады, бигрәк тә грек хатыны Элиана өчен тырышты – вәгъдә иткәнчә тоташ мәрмәрдән диярлек, бассейннар белән өй салдырды. Илчеләр хозурында агач, таш, мәрмәр-граниттан салынган өйләр пәйда булгач, ялтыратып шомартылган агач коймаларга кызыксынып карадылар, ничек болай агачны шомартырга була икән дип, тотып карый-карый сокландылар. – Менә син, Приск, язучы, ярты дөньяны кичкән кеше, нигә кирәк булды сиңа сәясәт белән шөгыльләнү? Ни пычагыма кирәк сиңа сәясәт, император Феодосийның теләкләрен уздырып йөрү? Язар идең китабын, куандырыр идең укучыларын. Беләсең килсә, сәясәткә кереп киткән кешене соңрак өметсезлек били һәм аның тора-бара Аллаһы биргән илһамнан мәхрүм калуы бар. – Һәй, префект Ромул, Ромул, – диде өй-каралтыларга күз ташлый-ташлый Приск. – Мин сәясәткә төкереп карыйм, мин дөнья гизәм. Боерган итсә, мин бу бөек халык турында бер-бер нәрсә язармын. Киләсе буыннар өчен. Ә сәясәт мине шуның чаклы гына кызыксындыра, префект Ромул. – Син сарай корты Вигиләйгә ышанасыңмы? – Вигиләй, беләсең килсә, префект Ромул, император сараенда иң күп тел белүче тылмач. Ул хәтта мине дә аз-маз гун теленә өйрәтте, улы Антоний да яхшы гына сукалый диделәр. – Антонийны нигә алды икән инде Вигиләй? – Ул аны тылмач һөнәренә өйрәтә, ул аны үзе кебек сарай корты итмәкче. – Миңа ирештерделәр, Вигиләй бирегә бер дә яхшы ният белән килмәгән. – Нигә алай дисең, Ромул? – Күзендә өмет юк. – Улы Антоний өчен курка ул, префект Ромул. – Нишләп курка? Бер-бер гөнаһ кылмагандыр бит? – Таякның бер башы күзне чыгарса, икенче башы тез капкачын ярыр, ди. Күр, сарай урамына җиттек. Ни тамаша халык монда. Бар да чуар киенгән. Приск кызыксынып күзәтә башлады. Чынлап та кала мәйданында берсеннән-берсе мәһабәт таш өйләр. Хан сарае исә барысыннан да калкурак иде. Сарай каршындагы мәйданга халык җыелган. —Әллә соң безне шулай каршы алалармы, Приск? – диде эчке бер кинәнү белән елмая-елмая. Ул арада алар Идекәй белән сарай ишек алдына керделәр, сакчылар илчеләрне карусыз уздырдылар. Һәм шунда Приск Атилла ханны күрде. Хан болдырда басып тора һәм ишегалдындагы халыкка баш ия-ия кул изи иде. Хан янында ни сәбәпледер аскы готлар – Визигаст король хан янәшәсендә үк. Идекәй бераз гына туктап торды да илчеләрне ары таба әйдәде. Хан яшь түгел иде инде. Приск ерактан ук моны абайлады. Ләкин гәүдәсен төз тота, аягында нык басып тора. Ул да түгел, Атилла хан эчкәре кереп китте. Идекәй аларны болдырга алып менде. Ике империянең дә илчеләре берсе артыннан берсе берничә ишекне узып, ниһаять, бик күп бүлмәләр тезелгән коридорга килеп керделәр. Идекәй аларны берәм-берәм бүлмәләргә урнаштырды һәм әйтте: – Бүген ял итәсез. Ашарга-эчәргә булыр. Ял итегез, – диде дә чыгып китте.
XXXII Күркәм хатын янына Приск җыенды һәм Антонийны да ашыктырды. Аларны бер бүлмәгә урнаштырганнар иде. Бүрәнәләрдән хуш ис килеп тора, сулыш алырга ук җиңел. Киенеп алгач, ул Антонийны көтеп, арлы-бирле йөренергә кереште. Исән-имин әйләнеп кайтса, бакчаның бер почмагына шушындый өй салдырачак. Вакыт-вакыт барып ял итәргә, кала ыгы-зыгысыннан арынып торырга. Күр әле бүрәнәләрне, ничек тигез итеп шомартканнар, хатын-кыз тәне диярсең, сыйпаган саен сыйпыйсы килә. Түр якта зур сәке-ятак. Ятакта ике кат аю тиресе, аның өстенә җофар тиресеннән тегелгән юрган Җәйгәннәр, мендәрләр кызыл күннән. Идәндә йоннан басылган булса кирәк, йон келәм. Йомшак үзе, аякка рәхәт. Приск яланаяк киез өстеннән арлы-бирле йөреп килде. Китәргә вакыт иде, Антоний каядыр чыгып китте дә югалды. Шулай дип уйлавы булды, гомере озын булыр, Антоний кайтып керде. Керде до ишек янында аягын салып, түргә узды һәм үз ятагындагы җофар юрганга сузылып ятты. – Күр әле. Приск, Феодораның юрганы кебек, йомшак, сыйпаган саен сыйпыйсы килә. – Тиренеме, Феодоранамы, җүләр баш? – дип сорады ул ачуы чыгып. – Икесен дә, Приск, икесен дә. Тик минем оҗмах алиһәм әллә кайчан гүр иясе булды шул инде, Приск. Шулай диде дә Антоний кинәт кенә сәкегә капланып ятты һәм тынып калды. Прискка егет елый кебек тоелды. Бер уйлаганда, ул аны кызганмады. Гунстанга килгәч, ул тәгаен ышанды, гүзәл хатыны Феодораны император Феодосий тикмәгә генә мунчада пешерттермәгән икән. Бу егет белән мәрхүм Феодора арасында тулы канлы мәхәббәт булган. Тик барыбер явызлык кылуда император Феодосий Атилла ханны да уздырган иде. Илчеләр йөзендә Гунстан каласына килмәгән булса, ул боларның берсен дә белмәс иде, биредә исә аның бөтенләй башка яктан күзе ачылды. Хәзер инде ул бу хакта язган хәлдә дә гадел бәһа бирер. Чөнки бераз гына чамалый иде Приск, аның язмалары тарихчы Геродотныкы кебек гасырларга калачак. Тикмәгә генә балта чапкан бетә, ташка язган бетми дип әйтмәгәннәрдер. Аллаһы Тәгалә булган хәлдә, бик ихтимал, Ауропа халкын коллыктан азат итү өчен нәкъ менә шул варвар Атилла ханны җибәргәндер. – Нинди уйга баттың, Антоний? – диде Приск сәкегә утыра-утыра. – Менә шул җәнлекнең тиресен күргән саен Феодора күз алдыма килә, Приск. Ул бит адәми заттан түгел, алиһәләр затыннан иде. Аңа Хода акыл белән гүзәллекне шул кадәр мул итеп биргән иде ки, мин кайчак шикләнеп куяр идем – әллә соң бу җан фәрештәләр затыннанмы? Тик күзгә күренеп яши торган фәрештә. Хәтереңдәме, бер тапкыр бакчада утырган чакта бер сиңа, бер миңа карап алды да: «Мин сезнең икегезне дә яратам, дусларым», – диде? Сине олылап, ә мине йөрәге белән, җанын бирергә риза булып. Мәхәббәтнең никадәр саф һәм керсез икәнен мин Феодора кочагында белдем, Приск. Син әнә китаплар язасын, императорга, чиркәү попларына мәдхия укыйсың, ә менә хатын-кыздагы мәхәббәт нурын күрмисең. Нур чәчеп тора ич алар без ир-атларга, нур! Минем сине рәнҗетәсем килми, Приск, мин сиңа ышанам, син мине аңларсың – саф мәхәббәт корбаны булдым мин. Һәм мин мыскал да үкенү тоймыйм, чөнки мин саф алиһә кочагында булган кеше, Приск, саф алиһә. Мин моңа кадәр җәннәт турында ишетеп кенә белә идем, Феодора кочагында булгач, җәннәтнең ни икәнен беләм – яраткан хатын-кыз кочагы икән ул җәннәт, Приск. Менә син бер китабыңда: «Мәхәббәт булмаган җирдә бәхет тә булмый», – дип язгансың. Мин синең ул юлларың тәмам ятладым. Мин, Приск, дөньяда булган иң якын кешемне югалттым. Минем хәзер эчем тулы сагыш, Приск. Яшисем килми минем. Дивана хәлендә мин хәзер, кая барып бәрелергә белмим. Атама ияреп Гунстанга килүем дә шул хәсрәттән. – Торып-тор әле бераз. Антоний, беләсең килсә, миң дә феодорага гашыйк идем һәм бер дә синнән ким түгел. Ләкин ул гүзәл зат син җүләрне сайлады. Мәхәббәттә хатын-кыз ир-атлардан да самимирәк шул. Гуннар әйтмешли, мәхәббәт ат түгел, йөгән салып булмый. Мин барысын да күрдем, Антоний, күреп тордым – Феодора сине сайлады, син диванага гашыйк булды, син җүләргә тартылды, тәмам утка очкан күбәләк кебек. Иманым камил, ул зат соңгы сулышын алганда да синең исемен кабатлагандыр. Приск ятып торган Антонийның күзләренә карады һәм таң калды. Егетнең ике күзе тулы мөлдерәмә яшь иде. Ул әйләнеп ятты һәм керфек какмый түшәмгә карап тора башлады, ә ике күзеннән тиң яшь бөртекләре тәгәрәште. Бу мәлдә ул, мөгаен, гүзәл Феодораны күз алдында тоткандыр. Шаккатмалы хәл иде, яңа мыек шытып чыккан егет инде дөнья күргән, императорга кияүгә чыккан гүзәл атны үзенә гашыйк итә. – Атилла ханның кызлары да гүзәлләр диделәр. Апам әйтте. Алар бүген барысы да Күркәм хатын йортында булачаклар. Без шунда барачакбыз бүген. Ләкин минем берәүне дә күрәсем килми, Приск, берәүне дә. Тизрәк үләсе иде дә оҗмахтагы Феодора янына китәсе иде. Анда икенче тормыш дәвам итә диләр бит Хрисафәй кебек хәрам атакайлар. – Андагы тормыш минем өчен караңгыдыр, Антоний. Ә менә без бүген Атилла ханның кызлары янына барачагыбызны беләм. Син яшь әле, Антоний, мәхәббәтеңне дә табарсың, насыйбыңны да. Гашыйк та булырсың, өйләнерсең дә... – Әйтәм бит, миңа беркем дә кирәкми, беркем дә. Рәнҗетмә Феодора истәлеген, Приск. Ходайдан курык. – Шәп әйттең тагын үзе, хәтта артыгы белән шәп. Берәү булса ышанып та куяр иде, мин – юк, Антоний. Син мәрхүмә Феодорага тузга язмаган вәгъдәләр бирдең. Шулай бит, Антоний? Син аның алдында изге зат булып кыландың. Бу хәл исә бары тик синең хәйләң иде. Иң гаҗәбе, мондый хәлләр кылган кешеләрне җәмәгатьчелек тә күрми, гадәти хәл итеп кабул итә Әйт әле, ипи тотып ант ит, син Феодораны чынлап та үләр дәрәҗәгә җитеп яраттыңмы? Антоний торып утырды, идәнгә төшеп басты, егетнең күзләрендә яшь кипкән иде инде. – Баскан җиремдә җир йотсын менә, Приск. Мин аны, мәрхүмәкәйне, үлепләр яраттым, үлепләр... – Бәлки син ялгышасындыр, Феодорага булган мәхәббәтең шул чиккә җитеп саф булмагандыр? – Туктал, туктал, Приск! Зинһар өчен туктал! Күрәм ич, син мине аңлардай кеше түгел, мәхәббәткә исәп-хисап аша карыйсың. Ә минем Феодорага булган мәхәббәтем саф һәм эчкерсез иде. Сиңа, әдип, мәхәббәтнең сафлыгын белү өчен үзеңә гашыйк булу кирәк, мәхәббәтнең никадәр олы вә югары хис икәнен белү өчен генә булса да. – Алай булгач, мәхәббәтнең бик олы һәм югары хис ташкыны булуын аңлагач, нигә соң әнә шул олы мәхәббәтеңне җирләргә дә килмәдең? – Мин курыктым, Приск, курыктым. – Яратканда курыкмадыңмы?! Бит гүзәл Феодора бөтен җанын-тәнен һәм илаһи дөньясын ышанып тапшырган иде. Син әле үзеңә иш табарсың, Антоний, табарсың. Тик сиңа Константинопольгә әйләнеп кайту ярамас. Сине анда үтерерләр. Сиңа Атилла җизнәң кул астында калу хәерлерәк булыр. Ә ул сине Римга илче йөзендә җибәрер. Әйе, Һөнәрияне алып кайтырга. Нигә, һич булмас димә. Ә Константанопольдә синең башына бик тиз җитәрләр. – Чынлап та шулай бит, Приск. Атамның анда әйләнеп кайтуы да шикле. – Атаң кайтыр да, килер дә. Ә менә сиңа ярамас. – Карале, Приск. Син үзен Атилла хан кызларының берсенә гашыйк булсаң ни кылырсың? – Чарасыз итмә мине, Антоний. Мин бирегә кыз күзләргә дип килмәдем. Мин монда базилевс үтенече белән килдем. – Димәк, илче. Ә нигә, илченең өйләнергә хакы юкмыни? Сиңа ничә яшь инде?.. Кайчанга кадәр... Приск елмаеп куйды, торып йөреп килде һәм ни сәбәпледер Антонийга җавап бирергә ашыкмады. Чынлап та, нигә, әйтик, Гунстаннан кайтуга кемгә булса да өйләнмәскә?.. Яшең утыздан өстә ич инде, кайчанга кадәр... Тик мөмкин хәлме бу? Мөмкин түгел, әлегә кадәр күңеле тарткан хатын-кызны очратканы булмады, ахыры хәерле булсын. Хак Антоний, хак әйтә, кайчанга кадәр буйдак булып яшәрсең?.. – Күр әле, нигә безнең арттан һаман килмиләр? – Килерләр, – диде Антоний һәм тагын сәкегә сузылып ятты. – Рәхәт биредә, Приск. Син әйтмешли, әллә каласы инде. – Туры сүз туганына ярамый, әйтимме үзеңә туры сүз? – Әйт, әйдә, мин барыбер юкка чыккан кеше инде, Приск. – Юк. Антоний, син юкка чыккан кеше түгел, син хатын-кыз башына төшкән бәла. Килеш син минем белән, Антоний. Бит син Феодорага беренче тапкыр мәхәббәтең белдергәндә дә үзеңнең ни кылганына ышанмаган идең. Кыскасы, син Феодора белән гашыйклар трагедиясен уйнадың. Ә Феодора, мәрхүмә, сиңа ихлас күңелдән ышанды. Ә инде тора-бара аның ихлас һәм эчкерсез мәхәббәте сине дә әсәрләндерде, һәм син үзең дә сизмәстән елга агышына агып киттең. Башта син Феодораның үзеңә гашыйк булуын зур җиңүгә санадың, хәтта үз күз алдында үзең бер башка үстең. Ә инде теләгеңә ирешүгә, сиңа курку килде. Белсәләр, императорга җиткерсәләр?! Тик саф мәхәббәт барысын да җиңде, чөнки син үзең дә аңа чын-чынлап гашыйк булган идең инде. Ә бит синнән император шымчылары күзләрен дә алмадылар, син һәрдаим алар күзәтүендә булдың. Әмма син инде аларны күрмәдең. Саф мәхәббәт сукыр була ич. Ул арада сукырайган идең инде син, Антоний. Император үзенә хыянәт иткән хатыннан бик җиңел котылды, ә менә сиңа кагылырга теләмәде. Чөнки дәрәҗәсе төшәр дип курыкты. Ахыр килеп, син сарай корты Вигиләй улы идең. Ул синнән башкачарак котылырга уйлады – сине Гунстанга җибәрде. – Бу ни дигән сүз инде, Приск? – Илгә кайтырга уйласаң, Антоний, ниндидер бер могҗизага исәп тотма. Император дәҗҗаллары сине барыбер юк итәрләр. – Бу мөмкин хәлме, Приск? – Әле ничек мөмкин, Антоний, әле ничек мөмкин. Яраткан хатынын мунчада пешергән ир, синең башың чаптыра да чаптыра инде ул, бигрәк тә император йөзендәге ир-ат. Антоний ияген түшенә төртеп шыңшып алды. Приск аны кызганмады һәм уйлап куйды: «Кемне, кемне яраткансың, гүзәл Феодора!» – Шул вакыт бусагада Феодораныкы кебек яшел-зәңгәр эстәге күлмәк кигән, Феодора кебек үк зифа сынлы, мөлаем матур йөзле хатын-кыз пәйда булды. Ул гынамы, чынаяктай ак муенлы да, энҗеләре җемелдәп торган алкалары да, күк йөзедәй зәңгәр күзләре дә Феодораныкы кебек иде. – Саумысез, галиҗәнаплары хөрмәтле Приск! – диде хатын бусаганы атлап керүгә. Приск шундук аңа таба китте, хатынны түргә әйдәде. – Шөкер без, шөкер, түрдән узыгыз, кем дим?.. – Элиана, – диде Антоний яткан җиреннән тора-бара. – Минем апам шул инде, әдип Приск. – Мин сезне алырга килдем, буйдаклар, – диде хатын. – Башта түрдән узыгыз, ханбикә, – диде Приск төчеләнә төшеп. Ә үзе уйлады: «Йа Хода, бу нинди охшау тагын. Бөек грек халкы алиһәсе варвар кулында. Иң гаҗәбе, бу хәл төшендә түгел, өнендә». – Җыеныгыз, әйдәгез. Безне көтәләр, мин болай да азрак соңга калдым, – диде хатын һәм алдан ишеккә таба кузгалды. Алар ана ияреп һавага чыктылар, киң урамга таба юнәлделәр. Приск алданрак атлаган хатынны куып җитте, янәшә атлап китте. – Мин барысыннан да хәбәрдар, әдип Приск. Без сезне көткән идек. Миңа булган хәлләрне Идекәй җиткереп торды. – Мин сезгә җавап табалмыйм, ханбикә. – Кирәкми дә, әдип Приск. Күркәм хатын сезнең белән кызыксынды, сезне илчеләр сафында киләме дип кат-кат сорады. Мин бит монда мәктәп ачтым, барысын да укытам. Теләгәннәрне, әлбәттә. – Беренче укучыгыз Атилла хан булдымы? Хатын барышлый гына Прискка күз төшереп алды һәм үзалдына елмаеп куйды. Приск аның гәүһәр муенсасына, алтынга буялган бауларын чалыштырып бәйләгән аяк киеменә, асыл ташлар тезгән калфагына карап алды. – Атилла хан да укыды, әдип Приск. Ул мина әйтте: бер тел белү бер байлык, ике тел белү ике байлык, өч тел белү өч байлык дип. Мин дә гуннар телендә сөйләшергә өйрәндем. Атилла хан хәзер Рим илчеләре белән дә, грек илчеләре белән дә алар телендә сөйләшә. Атилла ханга тылмач кирәкми, әдип Приск.
|