|
Беренче китап 24 pageDate: 2015-10-07; view: 375. – Сезнең белән нинди телдә сөйләшә?.. – Минем белән, әдип Приск, Атилла хан мәхәббәт телендә сөйләшә. Инде канәгать калдыгызмы минем җаваптан? – Кичерә күрегез, ханбикә, мин сезне һич тә үпкәләтермен дип уйламаган идем. Беләсегез килсә, варварларның да язулары бар. Мин бу хакта элек-электән белә идем, ханбикә. – Атилла хан ниндирәк кеше? Юмартмы, усалмы?.. – Атилла ханның Гунстанга килгән һәр кешене бүләкли торган гадәте бар, әдип Приск. Ханга ошасагыз, сез дә буш кул белән китмәссез. – Миңа бүләк кирәкми, ханбикә. Мин гуннар тормышы белән кызыксынам. Мине гаҗәпләндергәне шул, ханбикә, бу халык империя кадәр империянең йөрәгенә кереп утырды. Гуннарны күргәч, мин шуңа инандым, алар да безнең кебек үк кешеләр икән. Ә император Феодосий миннән гуннар турында тулы мәгълүмат көтә. Һәм мин бары тик дөресен генә язармын. – Дөресен языгыз, әдип Приск. Ахыр чиктә язучы гадел булырга тиеш. – Вигиләй чынлап та сезнең атагызмы? – Минем атам, әдип Приск. – Мин ханның уң кулы, ярдәмчесе, әдип Приск. – Мин сезгә баш иям, ханбикә. Рим илчеләре үзләре белән весталка Һөнәрияне дә алып килергә тиешләр иде кебек. – Ләкин алып килә алмаганнар. Хан алар белән бу хакта үзе сөйләшер. Антоний әйтә, Феодорага сез дә битараф булмагансыз дип. – Яшермим, булды андый гөнаһым, ханбикә. Әмма гүзәл Феодора сезнең энегезне сайлады, ханбикә. – Һәм ялгышкан булып чыга. Хатын-кыз мәхәббәттә ихласрак шул. Аларны Идекәй куып җитте, бер аяктан атлап китте. – Ханбикә, озак йөрисез, анда барысы да әзер инде, – диде ул һәм каян килеп чыккан булса, шулай ук китеп тә барды. – Ашыга төшик, әдип Приск. Әйтеп калыйм, мин сезнең ни өчен Гунстанга килүегезне беләм. Сенатор Максимин ничеккенәләр булса да Атилла ханны Көнбатыш Римга юнәлтергә тиеш. Шулаймы, әдип Приск? —Сез күрәзәчеме әллә, ханбикә? – Күрәзәче, әдип Приск, – диде ханбикә Элиана һәм адымын тагын да тизләтте. Алардан калыбрак атлаган Антоний куып җитте. – Кая болай чабасыз? – Соңга калдык. Антоний, соңга калабыз... Әйе, Византия илчеләренең максатлары Атилла ханның явын көнбатыш Римга юнәлтү иде. Тик моңа ничек, нинди юллар белән ирешергә? Әдип Приск белми иде. Император Феодосий да әллә нинди дәрәҗәсенә хас булмаган этлекләр эшләп ята икән, бу хакта әдип Приск Константинопольдә үк аз-маз хәбәрдар булса да, моңа ук барып җитмәс, император кадәр император болай ук түбән тәгәрәмәс дип уйлаган иде. Әйе авырга килер сөйләшүләр сенатор Максиминга, Хак, Максимны ихтирамга лаек кеше, варварлар телендә сөйләшә, әмма нигәдер тылмач Вигиләйне дә үзеннән калдырмады. Әллә соң Прискка да шушы гүзәл хатын аша Атиллага йогынты ясатасымы?.. Тик булмас хәлдер. Сәясәттә Атиллага хатын-кыз берни түгелдер. Ир-ат ич ул, чын ир-ат. Аннары бар хатыннардан туган балаларны да Күркәм хатын тәрбияли. Әмма Элиана үз улын үзе тәрбияли, диде Антоний. Бер уйлаганда грек хатыны тарафыннан бу да җиңү, әлбәттә. Димәк, гуннарда хатын-кыз да исәптә һәм Атилла хан хатыннары сүзенә дә колак сала икән. Идекәй кадәр Идекәй әнә, чит кеше, Атилла хан киңәшчесе. Ни әйтте әле аңа Идекәй: «Яратмыйм империядәге тәртипләрне, чиновниклары налог-налог дип теңкәгә тисәләр, епископлары акыл сатып тинтерәтәләр, гәрчә күп нәрсәгә үзләре үк ышанып җитмәсәләр дә», – дип әйткән иде. Аннары аңа шушындый хатын туры килсә, валлаһи, өйләнеп тә куяр иде. Күпме буйдак булып яшәргә була? Тик әллә нигә гаилә корасы килми Прискның. Чөнки әтисе белән әнисе еш кына эт белән мәче кебек юк кына нәрсә өчен дә талашып китәрләр иде. Хак, тора-бара барыбер татулашырлар иде, соңра пар күгәрченнәрдәй гөрләшә башларлар иде. Ләкин ата-ананың татулашыр мәлләре түгел, күбрәк ачуланышкан вакытлары күңелгә авыр таш булып ятып калган иде. Бер тапкыр ул әтисенә: «Нигә шулай тәмсезләндегез инде?» – дигәч, әтисе: «Хатын белән талашуның үз тәме бар, өйләнгәч үзең белерсең», – дип кенә котылган иде. Хәйләкәр иде әтисе, җәтмәсенә еш кына яшь кызларны да эләктергәләр иде, мөгаен, әнисе әтисенең әнә шул мутлыкларын яратып бетермәгәндер. Кыскасы, Прискның моңа кадәр өйләнмәве, башлы-күзле булмавы, атасы белән анасы тормышын күреп үсүдән килә иде. Хатын-кызга ул һәрчак шикләнеп карады, аның иреген урлар кебек иде алар аңарга. Аларны ясауда чынлап та аз-маз җен катнашкан дип уйлый иде, гәрчә моңа диндарлар фәлсәфәсе итеп кенә караса да... Барган җайдан Приск үз кырында титаклаган Антонийга күз ташлап алды. Егет елмая-көлә атлый, мут күзләре тирә-якта. «Ә бит син, Антоний, һичкем кичермәстәй хыянәткә барган кеше, бәлки сине биредә янә бер корбан көтәдер», – дин уйлап куйды. Әйе, бик ихтимал, бәлки үлемдер дә. «Император Феодосийның җәза җәтмәсе чит илләрдә дә җитәрлек», диде аңа Максимин. Нигә алай диде микән? Әйе, Антоний турында сөйләшеп баралар иде бугай. Кем белә үзенең кайда, кем кулыннан үләсен. Мәрхүмә Феодора үзенең үлемен кайнар булы мунчада булыр дип күз алдына да китермәгәндер. Бу җәзаны ана Аллаһы Тәгалә җибәргәндер дип кем уйларга кыяр?! – Йә, кайчан җитәбез инде өлкән хатын йортына? – дип сорады тәмам хәлсезләнә башлаган Антоний. Приск аңа каерылып карап алды. Ыспай киенгән иде егет. Кызлар күзе төшмәслек тә түгел шул. Матур, акыллы булырга тырыша. Ә менә егетләргә чын бәһане ир-ат бирә, дөнья күргәнрәк ир-ат, бер дә хатын-кыз түгел, хатын-кыз ир-атка бәһа бирүдә һәрчак, ким куйганда, бик нык ялгыша. Әйтик, Приск өчен бу егет бер тиен бакыр да тормый иде. Бер сүз белән, туып килгән сорыкорт. Ә андыйлар империядә буа буарлык. Приск исә аксөякләр нәселеннән иде. Җиде буын бабасы аксөяк булган. Аксөякләр исә сәясәттә генә түгел, тормышта да алданрак уйлап куючан булалар. Хак, алар да ялгышкалыйлар, чөнки алар да адәм балалары. Ләкин яман эшкә керешкәндә алар барысын да исәпкә алалар – ни белән бетәсен дә, киләчәк буыннарга кылган яманлыкның тәэсирен дә. Хак, Приск та ялгышкалады, әллә нинди яман эшләргә катнашып китә язды, әмма вакытында тыелып кала белде. Соңыннан үз-үзен аклагандай: «Мине бу яман эштән Аллаһы Тәгалә үзе саклады», – дияр иде. Илчеләр уздырырга тырышкан сәясәткә аның бернинди дә мөнәсәбәте юк иде. Әмма хәрам атакай Хрисафәй җибәргән алтын турында аз-маз хәбәрдар иде. Ни өчен нәкъ менә Вигиләйгә бирә Хрисафәй бер янчык алтынны. Аңа бу хакта сенатор Максимин әйтте, һәм бик зур сер итеп: «Безнең моңа бер катнашыбыз да юк», диде хәтта. Дөресен генә әйткәндә, әхлакый яктан килгәндә, гаделлек гуннар ягында иде. Империя сәясәтчеләре гуннарны нинди каһәрләр белән генә каһәрләмәсеннәр, гуннар дигән халык Ауропа халкын коллыктан азат итәргә килгәннәр. Сәясәттә сукыр булмаган кешегә моны гына аңларлык иде, әлбәттә. Ләкин империя теше тырнагы белән яшәргә тели, тик соң инде, моны әдип Приск эче белән генә түгел, мантыйки бер алтынчы сиземләү вә тоемлау җепселләре белән дә күзаллый иде. Коллар иле буларак Рим таркалу алдында тора. Әмма Византия яшәр әле кебек, чөнки коллыктан баш тартты, гәрчә идән астыннан булса да Римда коллар белән сәүдә итү барса да. Янә бер яңалык Приск өчен. Гуннарда хөкемдар юк икән. Һәр гөнаһ кылган гун үзе кылган гөнаһның зурлыгына карап үзенә-үзе җәза бирә икән. Әйтик, гөнаһы зур булмаганда битенә бер тапкыр пычак белән сыза, ике булса ике, өч булса өч. «Шуның өчен гуннар арасында тәмам битләре телгәләнгән кешеләрне дә очратырга була», диде Максимин. Ә бит ниндидер римлының кылган гөнаһы өчен үз битенә үзе яра ясауны күз алдына китерүе дә кыен хәтта. Алар ниндидер тар урамга килеп керделәр. Кая карама хатыны-кызы, баласы-чагасы капка төбенә чыгып утырган: балалар уйный, хатын-кызлар гәп тоталар, ә арырак малай-шалай шар сугышлы уйный, берише казык ярышы уены белән мавыккан. Яшь-җилбәзәк исә урам башындагы чишмә буендагы чирәмдә әллә бииләр, әллә әйлән-бәйлән уйныйлар шунда, һәр йорт каршында ат бәйләргә аркылы юан булмаган агач сузылган, агач баганаларга ныгытылган. Күреп алды, дөресрәге күзенә чагылды, ниндидер ишегалдында гун хатыны бия сава. Әнә шул бия сөтеннән гуннар кымыз ясыйлар, имеш, шул эчемлек ир-атның күңелен күтәрә, имеш. Ул җыйган мәгълүматлар дөрес булса, бу халык Җаек, Идел елгалары буйларында көн күргәннәр, имеш. Шуннан ала килүләре икән. Бер сүз белән гуннарны баскынчылар дип тә атарга мөмкин. Ләкин гуннарның биредәге тормышлары белән таныша башлагач, алай дип язарга да, әйтергә дә кыймады Приск. Бер уйлаганда бу халык чынлап та Ауропаны колыктан азат итеп ята иде. Мәңгелек Римны тезләндерә-тезләндерә. Иң гаҗәбе, диңгез буйлап кораблар белән дә түгел, ә ике һәм дүртәр, алтышар тәгәрмәчле арбалар белән Ауропага кадәр килеп җитә бу халык; ниндәен таулар, елгалар аша кичә-кичә. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Биек-биек Сармат тауларын үткәннәр, Дунайны кичкәннәр, хәзер әнә Римның үзенә яныйлар. Кем моңа ышаныр?! Әйтик, Бөек Константин чорларында моны күз алдына китереп тә булмас иде. Хәзер исә әнә шул ярым утрак, ярым күчмә тереклек иткән халык Ауропа уртасында үзенә башкала күтәргән. Искитмәле хәл. Һәм мең еллык тарихы белән горурланган грек язучысы әнә шул халыкның башкаласына илче йөзендә килде. Ул гынамы, ил ханының өлкән хатынына кунакка бара. Күр инде, һәр йорт алдында ике-өч йөгәнле ат тора. Димәк, гуннар җәяү сугышмыйлар гына түгел, җәяү йөрмиләр дә, кирәк җиргә һәрчак ат менеп чабалар. Тагын да сәере, атта йөрүдә, хатын-кызлары да бер дә ир-атлардан калышмыйлар. Элиана әйтүе хак булса, шуңа күрә сөйләм телендә ир-атны хатын-кыздан аерып карау юк. Димәк, барысы да тигез хокукта. Кайчан, кайсы гасырларда ирешер Ауропа бу тигезлеккә?! Сорау урынына сорау туды грек язучысы Приск башында. Менә, ниһаять, Күркәм хатын йортына да килеп җиттеләр. Идекәй аларны капка төбенә үк каршы чыгып алды һәм кунакларны эчкәре әйдәде. Кунаклар эчкәре үтүгә, капкаларны яптылар һәм Приск Атилла ханның өлкән хатыны өенә карап хәйран булды. Күз алдында өй түгел иде, ниндидер әкиятләрдә генә була торган сырлап, франтунлап ясалган болдырлы, төрле төсләргә буялган сихри өйне хәтерләтә иде. Ханбикә аларны болдырга чыгып каршы алды. Аның артыннан ук көмеш табакка салып йөзем җимешен хәтерләткән, балда катырган моңа кадәр Приск күрмәгән ризык китерделәр. Гадәт буенча кунакларның һәммәсе дә әнә шул баллы һәм тел йотардай ризыктан авыз иттеләр. Идекәй кунакларга: – Гуннарда бу ризык чәкчәк дип атала, – дип әйтте. Чәкчәк дигән ризык чынлап та тел йотарлык тәмле иде. Приск авызында бу тәм өйгә кергәч тә бетмәде. Өй ике катлы иде, өлкән хатын табынны икенче катка хәстәрләгән. Икенче катка күтәрелүгә, ханбикә түр якка узды, утырды һәм кунакларга урын күрсәтте. Барысы да табын тирәли утырышкач, Идекәй өлкән хатын белән һәммәсен дә таныштырып чыкты. Приск исеме чыккач, ханбикә аңа текәлебрәк карап алды һәм шактый кырыс иреннәрендә елмаю кебек нәрсә хасил булды. Ханбикә янәшәсендә ике чибәр кыз утыра, алар хуҗабикәгә ни сораса шуны китереп торалар. Кызларның чәчләрендә зәңгәр тасма белән аралаштырып үргән көмеш тәңкәләр, түш хәситәләрендә дә, кайберләренең хәтта күлмәк итәкләрендә дә. Кызлар кузгалып киткәндә тәңкәләр матур итеп зеңләп куялар, әнә шул зең кисәк күңелне җилкендереп куя. Кызларның аякларында кызыл итекләр. Әнә шуларны күрде-күзәтте дә Приск ни өчендер: «Кыргыйрак күренсәләр дә кызлары чибәр икән», – дип уйлап куйды. Кызларны күздән кичергәч кенә, Приск өлкән хатынның йөзенә бакты. Чынлап та өлкән иде инде хатын – маңгайлары җыерчыклар белән ермачланган, әмма күзләре елтырый, матур иде. Язучының үзенә карап торуын күреп, ханша да аның күзләренә туры карады. Каравы булды, Прискның аркасы тирләп чыкты. Һәм: «Сихер бардыр бу хатында», – дип уйлап куйды. – Илче Приск, безнең халык та язмалы. Хәзер әнә грек китапларын укырга өйрәнеп киләбез. Улларым гына түгел, кызларым да грекча укый да, яза да беләләр. Элианага рәхмәт, ул укытты, ул өйрәтте. – Мин туннарның гореф-гадәтләрен белмим. Хөрмәткә ия ханбикә, миңа бу хәлдә ярдәм итсәгез иде, – диде Приск. – Гуннар да римлылар кебек кеше янында кеше, әдип Приск, – диде өлкән хатын өчен яшь ханбикә Элиана. – Ханбикә, өлкән хатын буларак, сезгә кызларын күрсәтәчәк, чәчкә кебекләрен. – Якындагылар аның үз кызлары түгелмени, ханбикә? – Болары каравыш кызлар гына, Приек, үзенекеләр җыеналар гына әле. – Мин чынлап та гуннарны аз беләм икән шул, ханбикә. Ә сез өйләнегез. Тотыгыз да Атилла кызларының берсенә өйләнегез. Әйтик, Таңчулпан атлысына. Җырлый ул, сандугач кебек сайрый, җитмәсә күз алмастай чибәр. Чынаяк кебек ап-ак тәнле, күк йөзедәй зәңгәр күзле. Акыллы, грекча миннән дә ким сөйләшми, китаплар укый, борынгы грек тарихы белән кызыксына. – Болар барысы да сезнең тарафтан кылынган гамәлләр булса кирәк, ханбикә. Күрәм ич, өлкән хатын да сезгә рәхмәтле. Мин сезгә ышанам, ханбикә. Без сездә кунакта, суга ташласагыз да, утка атсагыз да Антоний белән безнең язмышлар сезнең кулда, – диде Приск уенын-чынын бергә кушып. Гуннарны кайбер Рим язучылары кыргыйлар дип күрсәтергә тырышалар. Минем сезнең сәяхәтнамәләрегезне укыганым бар, әдип Приск, Хак Тәгаләне язарга омтыласыз. Ялганны – ялган дип ачасыз, хакны – хак булуын расларга тырышасыз. Мин бу хакта өлкән хатынга да әйтел куйдым, акыллы булырга тырышмагыз, Атилла ханның уллары да, кызлары да грек телен начар белмиләр. – Минем дә сездән сабак аласым килеп китте әле, Элиана. Тик, зинһар гафу итә күрегез, якташым, мин һич тә туннарны рәнҗетергә теләмим. Киресенчә, мин бу халык өчен горурланам. Бөтен Азияне үтеп, Ауропа үзәгенә башкала күтәргән халыкны мин каһарманнар дип атар идем. Гәрчә миңа алай язарга кушмасалар да. – Мин бераз чамалыйм, әдип Приск, сез укучыларыгызны Атилла ханның яшь хатыны Элиана турында язып шаккатырырга исәбегез кебек. Тик кисәтәм, язмагызга ялган керсә, сезгә миннән фатыйха юк. – Ышаныгыз, мин гуннар турында бу каланы күрмәгәндә йә начар фикердә түгел идем, ханбикә, һәм мин бары тик биредә күргәннәрне генә язачакмын һәм әлбәттә инде ишеткәннәрне. Шул ук вакытта беләм, биек-биек таш диварлар белән ныгытылган калаларны корбансыз гына алып булмый, ханбикә. Шушы төбәкләргә килеп җиткәнче гуннар шактый югалтуларга дучар ителгәннәрдер. – Сугыш кырында бер генә дошман була, әдип Приск. Бу Атилла хан сүзләре, сугыш кырында йә син дошманны, йә ул сине үтерә. Шуның өчен сугыш дип атала да инде ул. Ләкин Атилла хан атасы васыятен үтәргә килә монда – Ауропаны коллыктан азат итәргә, һәм ул аңа ирешер, әдип Приск, ирешер. Мин аңа ышанам. – Ләкин мин Атилла ханны яманламыйм, ханбикә, яманларга җыенмыйм да. Мин беләм, Атилла хан бирегә гаделлек китергән, аның кордашларын, туганнарын, канкардәшләрен Германрих король кебек кансызлар Римга коллар итеп сатып ятканнар. Атилла хан әнә шул җантауарлар сәүдә юлына аркылы төште. Бу җиһангирны гасырлар аша гына аңласалар аңларлар, гасырлар аша гына. Аңламый калулары да бар, чөнки кешелек тарихы исә әлегә көчлеләр кулында. Мина хәзер 33 яшь ханбикә, мин Гайсә яшендә, ачы хакыйкатьне шактый күрдем мин, энегез Антоний кебек баш алып гашыйк булырга да җыенмыйм. Соң инде миңа, баш китәрдәй мәхәббәт арбасына утырырга, соң, ханбикә. – Мәхәббәт, кемгә булса гашыйк булу бары тик Хода кулында, әдип Приск. Мисал өчен менә мин, мин – Вигиләй кызы, дәрәҗәле чиновник кызы, укымышлы, һич тә уйламаган идем варварларның илбашына гашыйк булырмын дип. Ә бит булдым, кияүгә чыктым, гәрчә хатыны булуын белсәм дә. Ашап утырыгыз әле, Приск, сөйләшә-сөйләшә ашап утырыйк. Антоний әнә барысына да җитешә. Менә монысы бозау ите, бусы ат ите, бусы кошныкы, күркә ите дә бар, балык та. Әйтсәм әйтим инде, әдип Приск, гуннар ит ашарга яраталар. Камыр ашын алар гомумән төнәтмәләр табынына гына куялар. Антоний, Антоний дим, бирәндәй күп ашама, тиздән төнәтмәләр килер, төче-мөче, чәкчәк... Чәкчәк гаҗәеп тәмле ризык, ханбикә, искитмәле, ошады ул ризык безгә. – Татлы ашлар килгәннән соң без аулак өй ягына чыгарбыз. Менә шунда кызлар үз һөнәрләрен күрсәтерләр, биергә чакырырлар. – Мин барысыннан да җитешеп утырам, апа җаным, – диде Антоний. – Ат итен күбрәк аша. Гуннар атланмаган яшь атны гына табынга суялар. Тешләрең нык булсын дисәң, ат ите аша, Антоний. Ату күрәм, бер тешең югалткансың кебек. – Сөйгән җанашым үлгәннән соң төште ул тешем, апам кайгыдан. Атна буена авызыма ризык капмадым. Тешем кысып яттым... – Нигәдер теге эчемлекләре юк, кымыз диләрме әле? – диде Приск сүзне икенчегә борырга теләп. – Гуннарда хатын-кыз табынына ни хәмер, ни кымыз куймыйлар, әдип Приск. Бу бик җитди шәкель, язмаларыгызга бу хакта язарга онытмагыз. – Кисәтеп куюыгыз өчен, рәхмәт, ханбикә. – Һәм онытмасагыз иде, сез бүген өлкән хатын кунаклары. Иртәгә, бик ихтимал, Атилла хан сезне үзе кабул итәр. Өлкән хатын турында сүз чыккач, Приск иң түрдә утыручы өлкән ханбикәгә күз төшереп алды. Өлкән ханбикә кыска җиңле камзул астыннан, озын җиңле сары атлас күлмәк кигән. Камзул якаларында асыл ташлар. Башындагы очлаеп килгән калфагында да зур гына энҗе ташы. Баш бармак башы хәтле, килешеп, күзне тартып тора. Гәүһәр таштан ясалган камзул төймәләре эре, бөтен түшен каплаган. – Базилевс илчесе Приск Гунстанда беренче тапкыр икән, Элиана, – диде өлкән хатын, чокырындагы төнәтмәне тәмләп куйгач. – Әйт син аңа, Элиана, татлы табыннан соң без татлы кызлар янына аулак өйгә төшәрбез. Ял итәрбез, тамаша карарбыз. Күп тә үтми алар беренче катка төштеләр, аулак өй дигән залга керделәр. Аулак өй зур иде, идәннәрдә тоташ келәм – йомшак киез келәм. Кунакларны һәм чакырылган егетләрне стена буена куелган эскәмияләргә утырттылар, ул да түгел, түр яктан аларга каршы шактый чуар киенгән кызлар чыгып утырдылар. Башта кызлар Прискка барысы да бер матурлыкта күренделәр. Әмма тора-бара бер-берсеннән аерыла башладылар. Чибәррәкләре алгарак чыктылар, һәм кинәт аның карашы бер кызда тукталды. Шулчак быргы кычкырды, көйчеләр кыл тарттылар, кыл тартучы үзәк өзгеч нечкәлек белән көен тәмамлауга, дөмбердәтеп думбра кактылар. Әнә шуннан соң гына, думбра туктагач кына, кечкенә мәйданчыкка бер гүзәл чыгып басты. Шактый буйчан һәм озын муенлы иде кыз, ул бермәлгә генә башын кырын салып торгандай итте дә, кыл тартучыга ияреп, җырлый башлады. Җыр башлануга ук күңел җепселләре зеңләп китүен тоеп, җаны-тәне белән шым булды Приск. – Кем бу? – дип сорады ул янәшәсендә утырган Элианадан. – Өлкән хатынның төпчек кызы. Таңчулпан атлы. – Нинди мәгънәне аңлата Таңчулпан? – Безнеңчә Венера йолдызы. Таң йолдызы, димәк. – Шаккатмады хәл, ул хәтта безнең Венерага ошаган. Елмаюларына хәтле мөлаем һәм килешле. Күлмәге дә башкаларныкы кебек төрле тәңкәләр белән чуарланмаган, грекларча киенгән. Сезнең мәктәпме? – Минем тәрбия, – диде Элиана башын чөя төшеп. – Ул бик яхшы укый, яза, хәтта шигырьләр яза, җырлар диюем. Көйчеләр янә бер дәртләнеп, көйләп алдылар һәм тынып калдылар. Кыз икенче җырын башлады. Шул мәлдә өйгә, гүя сандугач керде. Кызның беренче тавышыннан ук Прискның аркасында бала йоннары кузгалып куйгандай итте. Ул ни әйтергә белми, әсәрләнгән бер халәттә, кызның тавышына мөкиббән китеп, авызын ачып тыңлады. Искитмәле хәл иде. Кыздагы моң, тавышы, кыз күкрәгеннән чыккан сихри көч аны тәмам сихерләде, чарасыз итте. Мондый хәлдә калганын хәтерләми, кичереше аны тетрәндерде, күңелен актарды һәм эчке бер кинәнүдән әле Антонийга, әле Элианага карап алды. Күрәләрме, ишетәләрме – әллә соң ул гына кичерәме бу хисне? Аның хиссияти соклануын кемгә булса җиткерәсе, әйтәсе килде. Иллә күршеләре дә кызны бик тә бирелеп тыңлыйлар иде шул. Җыр бетте. Кыз эчкәре кереп китте. Ай күрде, кояш алды кебек килеп чыкты. Приск хәтта кыз артыннан кузгалгандай итте, ләкин соңгы мәлдә тыелып калды. – Бу мөмкин хәлме, мөмкин хәлме, ханбикә! Бу бит талант, сандугач үзе бит бу кыз. Күр инде, күр, никадәр моң һәм сихри көч бу тавышта. Бу кыз император сараенда җырларга тиеш. Антоний, безгә бу кызны Константинопольгә алып китәргә кирәк. Ишетәсеңме, Антоний дим!
|