Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Беренче китап 25 page


Date: 2015-10-07; view: 336.


– Апа әйтә, кыз кияүдә түгел, тот та алып кит. Ләкин башта бу кызны куып тотарга кирәк икән. Чын мәгънәсендә куып тотарга.

– Ничек чын мәгънәсендә?

– Ничек куып тоталар качкан кешене?..

– Башта куып тот син аны, Антоний, – диде Элиана.

– Миңа тимә, апам, мин мәңге өйләнәсе кеше түгел, мәңге! – диде Антоний, күзләрен яшерергә теләгәндәй түбән карады.

– Алайса сез өйләнегез, Приск. Буйдак бит сез, буйдак.

– Хикмәт, – диде ни әйтергә белми аптырап калудан Приск. – Тамаша. Бу мөмкин хәлме, ханбикә?

– Нигә мөмкин булмасын ди. Кызга унтугызынчы яз китте, ә ул һаман үзенә тиңне табалмый, егетләр сайлый. Визигаст король угылы Даһкар да сорап караган иде, куганда тоттырмады.

– Ничек тоттырмады?

– Гуннарда кызны Кыз туенда куып тотып өйләнәләр, әдип Приск.

– Һоп, моны ничек аңларга инде?

– Ук аткан ераклыкта кызны куып тота алсаң – кыз синеке, өйләнә аласың, инде шул арада куган кызны тота алмыйсың икән – үзеңә үпкәлә. Димәк, кыз сиңа кияүгә чыгарга теләми.

– Бу бит...

– Кыргыйлык, шулаймы Приск? Ләкин гадел була. Кыз теләгән егетенә генә кияүгә чыга.

– Димәк, грекларга гун кызларына өйләнү хыял гына булып калачак.

– Ә сез аны башта куып карагыз.

Приск дәшмәде, тамашаны карый башлады. Көйчеләр көй тарталар, бериш кыз җиңел генә тыпыр-тыпыр бииләр, әле күбәләк кебек очып баралар сыман, әле бер урында бөтереләләр. Кызлар артыннан егет белән кыз биеде, ишләшеп, бер-берен куа-куа. Егет кызны куа, ә ул егеткә тоттырмый. Менә-менә җитәм, менә-менә тотып алам дигәндә генә кыз егеттән янә ычкынып китә. Прискның күз алдына ап-ачык булып Таңчулпанны куганы күз алдыңа килде. Имеш, мәйданчыкта кызны куучы ул икән, качып баручы кыз Таңчулпан икән... Ахыр кызлар чыр-чу килә-килә ниндидер түгәрәк уены уйнарга керештеләр, һәр кыз үзенә егет сайлады, ни күзе күрсен, юраганы юш килгәндәй аның каршына Таңчулпан килеп басты. Үзе елмая, үзе саф грекча:

– Мин сезне әйлән-бәйлән уйнарга дәшәм, – диде. Әйе, нәкъ менә гап-гади итеп, грекча дәшәм, диде.

Кыз аңа нәфис кулын сузды, Приск кызның нәфис кулына кулын салганын сизми дә калды. Кызның кулы шул кадәр йомшак һәм мамык кебек җиңел тоелды ки Прискка, ул ничек торып басканын, кызның биленә кулын салганын сизми дә калды.

– Алай түгел, – диде аңа гун кызы, сак кына аның кулын нечкә һәм зифа биленнән алды. Кызның биле нечкә һәм уйнап торганын ул аның биленә кулын салу белән үк тойган иде. Алар ниндидер уеннар уйнадылар, көлештеләр, күзгә-күз карашып алдылар. Хикмәт, кызның кулыңнан алуга ук Приск үзендә ниндидер моңа кадәр сирәк була торган җиңеллек тойган иде. Уен беткәч тә ул аның кулыннан җибәрми торды. Ә көйчеләр Һаман уйныйлар, ә аның күзләре кыз күзендә. Шулчак Приск янына Идекәй килеп басты.

– Ханбикә сезне өске катка ашка дәшә, – диде.

– Мин Таңчулпан күтәрелсә генә менәм анда, Идекәй кордаш, – диде Приск.

– Таңчулпан, алып мен кунакны анаң янына, ул анда сезне көтеп утыра. Табынны яңабаштан хәстәрләделәр.

– Карале, Идекәй кордаш, – диде аңа Приск кыздан бераз кала төшеп. – Минем бу гүзәлне тагын тыңлыйсым килә.

– Өйлән син ана, менә мин өйләнгән кебек. Өйлән дә җырлат.

– Атилла хан моңа барыр дисеңме, Идекәй кордаш? Барырмы дим?! Барса, билләһи дип әйтәм, өйләнер идем. Сора әле, Идекәй кордаш, чыгар идеме икән миңа кияүгә?

– Сорама син аңардан, ул сиңа барыбер өзеп кенә җавап бирмәс.

– Нигә алай дисен. Идекәй кордаш?

– Чөнки гуннар кызларга Кыз туенда аларны куып тотып өйләнәләр. Ләкин башта син бу гүзәл затны анасыннан сора, аннары атасына барып тез чүгәрсең.

– Кирәк икән, ятып, ятып сорармын, Идекәй, ятып. Зинһар миңа бу эшемдә ярдәмчем бул. Игелегең онытмам, Идекәй кордаш.

– Уйнап сөйләвеңме, болай гынамы? Бүген эчермәделәр дә кебек үзегезне, – диде Идекәй һәм икенче катка күтәрелүгә, кызның кулыннан алды да өлкән хатын янына килде. Килде дә бер тезенә төште.

– Анакай, сезнең төпчек кызыгызны, безнең сандугачыбызны император илчесе әдип Приск кияүгә сорый. Шартларын китереп ризалыгыгыз бирсәгез, егетне бәхетле итәр идегез. Онытмадым, анакай, кайчандыр мине дә шулай бәхетле иткән идегез.

Өлкән хатын утырган җиреннән күтәрелми генә, бармак изәп кенә үз янына Прискны дәшеп алды, теге каршына килеп баскач, егетне баш-аяктан күздән кичерде, аннары торып басты һәм кыз белән егетнең кулларыннан алды да битләрен биткә куеп, яшьләрнең кулларын кушучына алды һәм:

– Фатиханы бер мин генә түгел, атасы да бирер, – диде.

– Димәк, сез риза, анакай, – диде Идекәй.

– Риза, балакай, риза, – диде өлкән хатын һәм күзләренә йөгергән яшьне сизми дә калды. – Иртәгә аталарына кереп фатиха алырлар, аннары Кыз туе. Ә хәзер, табынга утырып, капкалап алыгыз да саубуллашырбыз, соң инде.

Идекәй әдип Прискның кулыннан алды, табынга утыртты.

– Әллә нинди киртәләр тудырмакчы бугай бу өлкән хатын Идекәй. Бирмәсәләр, мин бу кызны урлап алып китәм.

Идекәй аның күзләренә карады һәм эчке бер канәгатьләнү белән елмаеп куйды.

– Сөйләмә тузга язмаганны, Приск. Син башта аны куып тот. Җәйран бит ул. Ул кызны күпләр куып карадылар инде. Берсеннән дә тоттырмады.

Приск башын иде, бертын дәшми торды.

– Син хаклы, Идекәй дус, мин аны куып тота алмам. Аннары буш хыял гына булыр кебек миңа бу хәл.

– Бер дә исең китмәсен. Мин дә яшь хатыным куып тоттым. Һәм Кыз туенда. Мин дә тота алмам дигән идем, үзе тоттырды.

– Ул сине яраткан булгандыр. Ә мин?! Мин кем бу кызга, хан кызы ләбаса ул, иркә, үҗәт булса кирәк.

– Тотарсың син аны, Приск, тотарсың.

– Тота алмасам?

– Тота алмасаң, әдип Приск, Константинополенә хатынсыз гына кайтып китәрсең.

– Мин аны тотармын, Идекәй, җан фәрманга йөгерермен. Егет чакта иң шәп йөгерүчеләрдән идем.

– Сиңа хәзер тынычланырга кирәк, Приск. Кайт та бер чокыр шәраб җибәр. Тынычлан. Югыйсә, юк хыял белән саташам дип барысыннан да ваз кичүең бар. Чөнки, туганкай, син түгел, мин дә синең бу кызны куып тота алуыңа ышанып җитмим. Әйтәм бит, Таңчулпанга кызыгучылар бер син генә түгел.

– Хан кызы, шулаймы?

– Юк шул, хан кызы булганы өчен генә түгел. Өч-дүрт телдә сөйләшә, укый, кече балаларга дәрес бирә.

– Миңа кинәт кенә әллә ни булды, Идекәй. Әйтерсең лә Ходай үзе кавыштырды безне. Күрүем булды, йөрәк түремә кереп утырды ул кыз. Буласына ышанмыйм, ә күңел җилкенә, ана тартыла.

– Мәхәббәт угы кадалган синен йөрәгеңә, Приск. Алай да өметне өзмик. Анасыннан ризалык алдык, хәзер чират атасына. Кызга атасы баш. Гуннарда шулай, кызмы ул, малаймы атасы сүзеннән чыкмый.

– Бәхәссез, ата сүзе аткан ук. Ул хәл бездә дә шулайрак. Тик менә куып тотуы гына шикләндерә.

– Тик белеп торсаң иде, кыз үзе риза булмаса, Атилла хан аны көчләп кияүгә бирмәячәк. Ачкыч кызның үзендә, әдип Приск.

– Ханны начар кеше димәделәр диюен...

– Ул сине ошатыр. Сине каршы алырга яшь хатынын махсус җибәрде. Әйдә, капкала да кайтыйк. Иртә кичтән хәерлерәк, бәлки әле иртәгә барысын да ашмас хыял дип онытып та куярсың.

...Кунак йортына кайтканда Идекәй аз сөйләште, әмма өй янына җиткәч, өйгә кадәр озата керде һәм хезмәтчедән берәр чокыр шәраб сорап алды. Хезмәтче кунак бүлмәсенә корсагы тирләп торган бер чүлмәк шәраб китереп куйды, киптергән җиләк-җимеш калдырды. Идекәй көмеш чокырларга чүлмәктән шәраб койды һәм чокырны Прискка сузды.

– Беләсең килсә, Приск якташ, ул кызны Аэцәй дә куып караган иде. Тоттырмады. Җәйран урынына чапты. Әй гарьләнде дә соң Аэцәй, үлепләр гарьләнде. Атилла ханның киңәшчесе ич. Бергә үскәндәй үсәләр, бәйгеләрдә дим. Аннары егет бер дә төшеп калганнардан түгел, горур, тәкәббер. Кыз тоттырмады, ә гуннарда башкача өйләнергә ярамый. Бусы – бер, икенчедән, син бит христиан кеше, Приск. Илгә кайту белән аны чукындырырга тиеш булачаксың. Хак, гуннар үзләренә кагылмаган диннәргә битараф калалар. Хатын-кыз кияүгә чыгу белән ир-канатының динен кабул итә. Ләкин тормыш булгач, төрле хәлләр булгалый, ирләренең диннәрен кабул итмичә, кире әйләнеп кайтучылары да булгалый. Шуның өчен якташың буларак мин сиңа кызны куарга чыкканчы бик ныклап уйларга кушам. Бер яктан бәхетең бар – гуннарда ир-атның яшь алшарт түгел, аларга ир-ат булу алшарт. Ягъни таза-сәламәт булсын, дәрәҗәле кеше булсын.

– Ничек ир-ат яше алшарт түгел?

– Шулай. Сиңа ничә яшь соң?

– Утыз өч.

– Ә хан кызы Таңчулпанга яңа унтугыз яшь тулып килә. Ә ул сиңа кулын бирде, анасы алдына килеп ризалыгын белдерде.

– Миң аны рәнҗетмәс идем, Идекәй. Минем Константинопольдә менә дигән йортым бар. Атам вафат булса да анам исән әле, үз көнен үзе күрә, ул да мине аңлар кебек.

– Аңламас? – диде башбармагын тырпайтып исерә башлаган Идекәй. – Аңласа! Ә аңламаса? Гун кызын кабул итмәсә?! Төрле хәлләр булырга мөмкин. Шуның өчен атасы каршына барганчы уйла. Уйла, Приск, өйләнү уен эш түгел ул. Башта гына ул уен эш кебек күренә, ә өйләнгәч кинәттән җиргә төшәсең – мәхәббәт канатларың киселә. Инде теләгең изге икән, башта миңа баш иеп олуг хан каршына кереп чыгарга туры илер – сөйләшүләрне алдан җайлап куярга. Атилла хан ич ул. Ике сөйләшми. Бер уйлый – бер кисә. Аннары бу туйның, әйе, туй була калса, Византия белән Гунстан арасында зур сәясәткә әверелеп китүе бар. Ул да әле кинәт кенә моңа риза булмас, Хилхәл атакай белән киңәшер. Ә ул, карт шайтан, риза булырмы тагын. Бирнә сорамаслар анысы. Гуннарда бирнә алшарт түгел, гуннарда кызны куып тоту алшарт. Атилла хан кызына өйләнә калсаң, ул сиңа ике дә уйламый мең атлы яугирен биреп җибәрәчәк.

– Нигә мина меңәр яугир?

– Хан кызын сакларга һәм аның киявен, әдип Приск.

– Мине дә, хан кызын да калада саклаучылар бар, Идекәй дус.

– Мең атлы гаскәрине үзендә тотарга теләмәсәң, император Феодосийга бирә аласың. Ул алармы биш куллап алачак.

– Ә алмасам, хан биргән мең яугирне алмасам дим?

– Менә монысын кылмаска киңәш итәр идем, әдип Приск. Чөнки бу хәл гун төркиләрнең бабаларыннан килгән гореф-гадәтләре. Йә, килештекме? Бир кулыңны!

– Миң күптән килештем инде, тик башта сенатор белән киңәшеп аласым килә.

– Ул да каршы килмәс, шатланыр гына. Йә, тыныч йокы сиңа. Мин киттем.

Озатучысың озатып кергәч, Приск хезмәтчегә табынны җыярга кушты һәм сузылып сәкегә ятты. Аңа чынлап та тынычлану кирәк иде. Бер көндә шул кадәр яңалыклар. Баш китмәле хәл. Өйләнә, имеш. Өйләнә! Һәм кайларга килеп, җитмәсә кемгә?! Атилла хан кызына! Бу ни инде тагын? Язмышымы шул. Әллә булмаса үзе теләп муенына элмәк эләме?.. Антоний хәйләкәр төлке ник бер сүз дәшсен, авызына тәмам су кабып утырды. Нигә дәшсен, бер тапкыр авызы пешкәч. Ә мин күрми күргән көндез чыра яндыра башладым, җитмәсә хан кызына гашыйк булдым дип сайрыйм. Эчмәгән идем дә ич. Ни булды кинәт кенә үзем белән? Күрдем дә хан кызын, капландым. Кыз да тәмам сихерләде үземне... Иң гаҗәбе, мин аны куып җитәргә тиешмен. Ә ул миннән тоттырмаса?.. Хәер, бер дә хурланасы юк. Монда мине беркем дә белми. Идекәй исәптә түгел, Идекәй үз кеше. Ә шулай да куып тотасы килә кызны. Бигрәк җанны ярып керде бит...

Иртән уянганда аның аяк очында сенатор Максимин утыра иде инде.

– Йә, йокың туйдымы инде, кияү егет? – диде ул кинаяләп Приск күзләрең ачуга.

– Кичә кич өлкән хатыннан кайткач, бераз...

– Бераз гына булмаган шикелле миңа. Әйт әле, кызга тәкъдим ясаганда эчмәгән идеңме?

– Аллам сакласын, сенатор. Аек баштан да исереп була икән ул.

– Миңа ишеттерделәр, кичә Атилла хан кызына өйләнергә йөргәнсең дип. Хакмы шул?

– Булды андый хәл, сенатор. Мин ул уемнан әле дә кайтканым юк.

– Бик яхшы. Хәзер тор. Юын, киен, капкалап алырбыз да безне Атилла хан кабул итәчәк. Кичә Идекәй минем котым алган иде. Имеш, аны император Феодосий Византиягә яу йөрергә үзе мәҗбүр итә. Идекәйгә шулай дип әйткән. Имеш, хәрам атакай белән император Феодосий Атилла ханны үтерергә кеше яллап җибәргәннәр, ә ул кеше Византия илчеләренең берсе, дигән. Шуны ишеткәч, мин тәмам йокысыз калдым, Приск. Бу хәл чын булып чыкса?! Бу хакта миңа ни җир бит Хрисафәй атакай, ни император бер сүз дә әйтмәде. Менә шуннан соң ышан императорларга, Приск. Үз илчеләрен нинди хәлгә куя бу Феодосий?.. Йә, әйт, син аның кырында көнаралаш буласың?!

– Атилла хан чынлап та яу кузгалыр дип уйлыйсыңмы, сенатор?

– Ышануы кыен. Готлар короле Теодорид Рим ягына авышып ята. Безне кем яклый, кем килер безгә ярдәмгә?! Һичкем! Хет башыңны ташка ор. Хәзер минем бар өмет синдә, Приск.

– Нишләп?! – диде юынып кергәннән соң киенә-киенә Приск. – Нишләп миндә?

– Идекәй шулай диде. Таңчулпан ханның иң яраткан кызы икән, кызның кулын сорамаган егет калмаган, ә ул һаман сайлана икән. Ә син җүләргә, чын булса, ризалык биргән дип ишеттем...

Приск дәшмәде, табын янына килеп утырды, капкалый башлады.

– Миңа калса, сенатор, сәясәт бер нәрсә, ә өйләнү бөтенләй икенче нәрсә. Сәясәт хакыйкатькә таянып сүз көрәштерү булса, өйләнү ике җанның бергә кавышуы кебек миңа. Император Феодосийга бу хакта элегрәк уйларга кирәк иде. Минем аның гүзәл кызына өйләнүемә Атилла хан төкереп караса?.. Шуннан соң синең белән мин нишләргә тиеш булачакбыз?..

– Без илчеләр, ышаныйк, дар агачына асмасалар, ат койрыгына да такмаслар, ләкин безне тоткарлап, Атилла ханның Византиягә таба кузгалуы бар.

– Без нишләргә тиеш соң?

– Тәвәккәллә, өйлән шул кызга. Приск. Әйе, яратуың хак булса.

– Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым, сенатор.

– Рәхмәт. Мин сине беркайчан да җиңел холыклы кешегә санамадым. Бу адымың уйлап ясагансыңдыр дип уйлыйм. Кыл ниятең. Атилла хан алдында чәчең белән идән себер, ләкин Ауропаны тетрәткән полководецны Византиягә яу йөрүдән туктат. Ул сине тыңлар, сөйләшә беләсең... Бөтен сәләтең җик. Ишетәсеңме, Приск, бөтен талантың җик! Ә мин беләм, син сайрарга оста кеше.

– Атилланың кызы сандугачтай җырлый икән. Ишеттем дә таң калдым. Тик, сенатор, миңа бәһа биреп ялгышмыйсыңмы икән, хатын-кыз белән мин сөйләшә алам, ләкин мин дипломатиядә ташка үлчим, сенатор.

– Нәкъ шул кирәк тә инде миңа. Монда синең дипломат булуың кирәкми. Синең ихлас күңелдән Атилла хан кызына өйләнүең хак булсын. Калганы барысы да җайланыр. Ике ил түрәләрен тынычландыру, татулаштыру өчен илбашлар һәрчак балаларын бер-берсе белән кавыштыруга, туганлашуга йөз тотканнар. Бик борынгыдан килә бу сәясәт.

– Моның өчен, син беләсен булса кирәк, мин ул кызны Кыз туенда куып тотарга тиеш булачакмын.

– Тотарсың.

– Ул җәйран кебек, яшь, елгыр, ә миңа инде...

– Җәйранны да куып тотучы җанварлар бар. Әйтик, барс.

– Минме барс, мин... Әйтмим мин кем ул кыз янында. Барс әнә гуннар байрагында.

– Син мина кистереп әйт, Приск. Без монда кем мәнфәгатен кайгыртабыз? Без синең белән император илчеләре, бу инде үзе үк кем мәнфәгатен кайгыртуыбыз турында әйтеп тора.

– Яхшы. Мин Атилла хан кызына өйләнсәм. Атилла ханның улы Иллак император Валентиан туганга. Шуннан соң без кем булабыз инде, сенатор?

– Минем төп максат һәм синең дә, Приск, Атилла ханны римлыларга таба котырту. Тарих белән син бик яхшы таныш, римлылар грек халкын гасырлар буена кол сурәтендә тоттылар. Византия империясе ул борынгы бабаларыбызның дәүләтен кайтару гына, Приск. Римлылар янәдән көчәеп китсәләр, безне янә канат астына җыярлар, без янә борынгы халык булсак та янә аларга бил бөгәрбез. Грекмы син?!

– Аллам сакласын, сенатор.

– Шулай булгач, килеш. Тиздән сине Атилла хан хозурына дәшерләр. Якла грекларны, император Феодосийны димим, түрәләр бүреләр алар, ә халык – сарык. Ярдәм ит грек халкына.

– Мин кулымнан килгәнен барысын да эшләрмен, сенатор. Үгетләмә мине. Ләкин бит синеке кебек минем кулларым да богауда. Кыз риза булырмы, аннары Атилла хан! Иң мөһиме, кыз миннән тоттырырмы?!

– Мин ышанам, эчке бер сиземләвем белән ышанам, син Атилла хан кияве инде.

– Ауламаган аю тиресен бүлешеп ятабыз түгелме, сенатор?

– Белмим, кай ягыңны Атилла хан кызы ошаткандыр, әмма Идекәйгә әйткән. Ул мине кусын, дигән.

– Мин ул җәйранны куып тотарыма ышанып җитмим, сенатор.

– Бүген без Атилла ханда булачакбыз, римлылар белән бергә. Шуннан барысы да хәл ителер. Ашадың, җыен, хәзер безнең арттан Идекәй керәчәк. Ул сине Атилла хан кырына алып барачак. Сиңа янә бер киңәш, Приск, иртәгә кыз куасы көнеңдә авызыңа бер калҗа да ит кисәге кабасы булма. Пешәр-пешмәс ике йомырка аша һәм – вәссәлам. Ату йөгергәндә эчең кату бар.

– Сенатор, сез барысын да беләсез тагын, әллә гуннарда кызлар да куып карадыгыз инде? – дип сенаторның иңенә суккалап алды Приск. Аңа ни сәбәпледер җиңел-җиңел булып китте. Ул Атилла ханның гүзәл кызын куып тотасына ышана башлады.

 

XXXIII

Атилла ханга керер алдыннан Идекәй аны үз ягына дәште. Атилла хан белән үзен ничек тотарга өйрәтте. Кыю булырга кушты.

Тәхет ягына кергәндә Атилла хан ишекле-түрле йөри иде, кереп килүчеләрне күрүгә, аларны көтеп алды һәм Прискка көрәк кебек зур һәм таш кебек каты кулын сузды. Кирәкмәгән Җилкәле, төп кебек юан гәүдәле Атилла аны ипләп кенә астыннан алды һәм түр яктагы аерым бүлмәгә алып керде. Бүлмә зур түгел, уртада тездән тәбәнәгрәк өстәл тора, өстәлдә берничә кувшин. Кувшиннар янында көмеш чокырлар. Өстәл янына утыруга, шәрабчылар кунакларның чокырларына Атилла ханнан сорап кына кемгә нәрсә кирәк шуны койдылар.

– Миңа хәзер шәраб килешми, син эч, – диде ул күптәнге таныш кунагына әйткәндәй. – Мин хәзер салкын чишмә суы гына эчәм.

– Мин дә бүген чишмә суы гына эчәм, йөгерәсем бар, – диде Приск һәм салкын су кувшинын тотып торган хезмәтчегә карады.

Атилла хан аңа күз төшереп алды һәм мәгънәсе үзенә генә аңлаешлы булган елмаю белән көлемсерәп куйды.

– Кызлар туенда катнашырга исәбен юктыр бит? – диде ул грек телендә. Сакаулабрак булса да грек сүзләрен урынына куеп, дөрес әйтте гуннар ханы. Приск хәтта җанлана төште.

– Сирәк була торган хәл. Мин дә Кызлар туенда катнашырга булдым, хан.

Атилла хан кемне куарга исәбең дип сорамады. Ул болай да белә иде, тик беренче сүзне Присктан ишетәсе килә иде бугай. Приск моны ханның тел төбеннән үк аңлады, әмма ашыкмаска булды. Дипломат булмаса да кеше психологиясен яхшы белә иде ул, бушлык-пауза бу очракта аның ярдәмчесе булачак.

– Сайлаган кызың бармы соң?

Нәкъ менә шуны көткән иде дә инде Приск.

– Бар, олуг хан, бар. Сезнең Таңчулпан атлы кызыгыз. Без кичә аның белән өлкән хатында кунакта булдык һәм шунда, ни, мин аңа... Әйе, мин аны куарга булдым. Ышаныгыз, хан, мин сер бирмәскә тырышырмын.

– Кыз куу туе ул сынау гына түгел, мәхәббәт тә, әдип Приск. Тырышып кара. Таңчулпанны куучылар күп булды. Бәлки син тотып та куярсың, – диде Атилла. – Өлкән хатын да, Хилхәл атакай да бу хәл белән килешкәннәр. Элиана да сине мактады. Аэцәйнең кем икәнен беләсеңдер инде? Беләсең. Бик әйбәт. Таңчулпанны ул да куып караган иде. Җитә алмады. Әллә шул гарьлектән, әллә башка бер-бер сәбәп аркасында ул минем иң елгыр меңбашым белән император Валентианга качты. Мин аны моның өчен кичермәм, без аның белән очрашырбыз әле, очрашырбыз...

– Әйе, император Валентиан яшьлеге белән бераз узына башлады, хан. Улыгызга честь--- бирүдән баш тартуы үзе ни тора.

«Күр әле, күр, ничек кереп барам дипломатиягә. Нигә кирәк миңа Валентиан, ниһаять, Аэцәй. Ул бит миннән боларны юри сорый, барысын да белә», – дип уйлап куйды коты алынып Приск.

– Үкенепләр куяр әле ул яшь император, үкенепләр куяр, – диде Атилла кемгәдер әйткән кебек.

– Сез аның белән очрашырсыз. Халык «тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше очрашыр», – ди бит.

– Хак әйтәсең, Приск. Без аның белән очрашырбыз, Тәңре безне үзе очраштырыр.

– Атам, сез изге кеше, сез Ауропа халкын коллыктан азат итәргә килдегез. Киләчәктә сезгә һәйкәлләр куячаклар. Хәтта Юлий Цезарь да бу бөеклеккә ирешә алмаган.

– Таңчулпан минем иң яраткан кызым, әдип Приск. Нигә ул нәкъ менә сине сайлады, мин белмим. Тәңребез шулай кушкандыр, күрәсең. Белеп торсаң иде, әдип Приск, мин Көнбатыш Рим белән Көнчыгыш Римны аерып карамыйм. Алар икесе дә бер шайтан оясыннан чыкканнар. Минем максатым шулдыр – белергә: кайсы ояда шайтан күбрәк, һәм шунда мин яу йөрермен, шайтан оясын туздыру өчен. Ә сиңа бер киңәшем бар. Таңчулпанны сакла, ул сиңа яхшы хатын булыр. Ахмак императорыңа җиткер, сине озата барган яугирләремә үз сараеннан урын тапсын. Киресе булган хәлдә, мин аны кичермәм. Ул әлегә, миңа шулай тоела, асыл сәясәттән ерак йөри, әйе, ялгышып куюы бар. Император кадәр императорның хәрам атакайга йөз тотуы һәм җитмәсә аны киңәшчесе итүе, ким куйганда ахмаклык дип әйтәм мин. Минем шартым шул булыр аңа: йә ул аны сараеннан, хәтта иленнән куа, йә дар агачына астыра. Юкса моның өчен императорның үзенә җавап бирергә туры килер. Ә хәзер бар, сенаторың белән киңәшеп ал...


<== previous lecture | next lecture ==>
Беренче китап 24 page | Беренче китап 26 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.061 s.