|
Беренче китап 26 pageDate: 2015-10-07; view: 307.
* * * – Йә, ничек? – дип каршы алды аны Приск артыннан ишек ябылуга Идекәй. – Тәртип. Ул миңа кызын куарга рөхсәт итте, – диде Приск шатлыгын яшерә алмаудан чарасыз калып. – Мин кызны тотарга тырышырмын, Идекәй. – Нигә бу хәтле шатланасың? – Мин Атилла хан кызына өйләнәм, Идекәй. Хәл ителгән. – Сине анда Максимин көтә. Әйдә. Сарай каршында чынлап та аны дүрт күзләп Максимин көтә иде. – Йә-йә, кияү кеше, сөйләшүләр ни белән бетте? – Ал да гөл, сенатор, ал да гөл! – Урра, гуннар әйтмешли, урра! – Алдан кычкырма, сенатор, алдан кычкырган күкенең башы ярылыр, ди. – Кычкырам, кычкырам, Приск. Җиңү бу, җиңү! – Мина әле кызны тотасы бар, сенатор. – Кыз тоту синең эш, Атилладан фатыйха алуың минем эш. Иң мөһиме, сине Атилла кабул итте. – Кызны Визигаст король улы Даһкар да куып караган икән. Ул да иртәгә Кыз куу туенда булачак. Ә ул сиңа аяк чалса, бер-бер этлек эшләп ташласа?.. – Мин аны сакларга кешеләрем куярмын, – диде Идекәй. – Борчылма, Максимин. Ләкин, сенатор Максимин, Атилла ханның сиңа бер шарт куюы бар: хәрам атакай Хрисафәйне читлеккә утыртып Гунстанга китерергә. – Чын булса да сөйләмә бу хакта, Идекәй дус. Хак, Атилладан барысын да көтәргә була. Ләкин, ул моңа бармас кебек миңа... Беренче китап тәмам.
|