Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Икенче китап 1 page


Date: 2015-10-07; view: 377.


I

Атилла ханның тәхете императорларныкы кебек керә-керүгә үк күзгә бәрелми, киресенчә, җыйнак кына тәхет Атилла ханны үзе олуг бер зат итеп күрсәтә иде. Императорлар исә алтын-көмеш белән коендырылган гаҗәеп мәһабәт һәм зиннәтле ташлар белән чуарланган тәхетләрендә кәрлә кебек кенә булып утырсалар, бу исә түр якны тутырып утыра иде. «Кешене тәхет түгел, тәхет кешене бизи икән», дигән фикергә килде Приск түргә таба барганда. Атилла хан берәүгә дә игътибар итмәде, ул Хилхәл атакай белән сөйләшеп тора. Алар янына Идекәй узды һәм алар өчесе дә ике империядән килгән илчеләргә карадылар. Атилла салмак кына хәрәкәт белән өстәл яннарына узып утырырга ишарә ясады. Әмма Идекәй илчеләрне туктатты һәм Атиллага карады.

Атилла хан аңа илчеләрне сул кулга утыртырга дигән ишарә ясады. Илчеләр сул кулдагы өстәл яннарына кереп утырышкач, ни сәбәпледер, Идекәй Византия илчеләрен уң кулдагы өстәл янына күчереп утыртты. Ул арада теге яктан да, бу яктан да өстәлләр янына йөзләрчә кешеләр узып утырыштылар. Атилла хан берәүгә дә күтәрелеп карамый башын түбән игән килеш утыра бирде. Хилхәл атакай аңа нидер сөйли, ә Идекәй арлы-бирле йөри-йөри илчеләрне урнаштыра. Ниһаять, барысы да утырыштылар. Ул да түгел, өстәлләргә көмеш кружкалар тезеп чыктылар һәм алар артыннан ук шәрабчылар, кымызчылар, сырачылар йөри башладылар. Алар һәр кунакка теләгән эчемлекне салып йөрделәр һәм хезмәтләрен башкаргач, тезелешеп бер читкә бастылар. Атилла хан башын күтәрде һәм һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты, бигрәк тә илчеләргә игътибар итте. Аннары ул кулындагы кружканы артка сузды, ана тирләп торган кувшиннан салкын чишмә суы салдылар. Илчеләр Атилла ханның ни эчкәнен беләләр идеме икән, әмма Приск белә иде – салкын чишмә суы. Ул арада Атилла аягүрә басты һәм кружкасын күз турысына китерде.

– Илчеләр һәм кунаклар, мин бу эчемлекне сезнең игелеккә күтәрәм, – диде ул латин телендә һәм шул ук сүзләрне грек телендә кабатлады, аннары гун телендә.

– Хан полиглот, – диде сенатор Максимин Прискның колагына.

– Ишеткәнем хак булса, император Валентиан ана телендә дә көчкә сөйләшә, – диде аңа Приск.

– Ә хан миңа торган саен ошый бара.

– Варварлар да адәм балалары, сенатор.

– Син хаклы, алар да адәм балалары, тик тәрбия башкадыр.

– Һәр халык үз тәрбиясен башкалардан өстен күрә, сенатор.

Ул арада ашау-эчү башланды, һәр кеше үз табынына нинди ризык тели, шуны чыгып алды һәм үз урынына узды. Тавыш-тынсыз гына ашап-эчтеләр, төнәтмәләрдән җитештеләр. Идекәй Атилла хан янына күчеп утырды. Ул аңа нидер сөйли. Сөйли-сөйли дә Вигиләй ягына күз төшереп ала. Шуны сизепме, Прискка өч-дүрт кеше аша утырган Вигиләй гасабилана башлады, бертуктаусыз боргаланды, чарасызланды, кемнәндер яклау эзләгән кебек әле тегеңә, әле моңа карады. Аның шулай гасабилануын күрепме, Атилла хан аны үз кырына дәшеп алды.

– Кунаклар, илчеләр, монда минем бабам утыра. Мин аны үз кырыма дәшәм. Сенатор Максимин, мөмкиндер бит?

– Баш өсте, баш өсте, хан, – диде ашыгыбрак аягүрә баса-баса сенатор Максимин.

– Мин беләм, – диде Атилла хан. – Феодосий илчеләре Гунстанга изге ният белән килгәннәрдер. Ләкин без гуннар кайчак бик якын кешеләрне дә тикшерәбез. Вигиләй бабай, уз әле бире, уз-уз, якынрак кил. Минем синең күлмәк астындагы илле солид салган янчыкны күрәсем килә. Миңа җиткерделәр, ә мин ышанмый торам. Чынмы икән? Әллә соң минем якын киңәшчем Идекәй ялганлыймы?..

Вигиләй торып тәхеткә таба китте, йөзе ап-ак, чырае качкан, әмма ярты юлга җитәр-җитмәс тезенә төште. Аны шундук ике гун култык астыннан эләктереп алдылар һәм Атилла хан янына китереп бастырдылар.

– Янчык маҗарасы дөресме, бабай?

– Юк сүз, юк сүз, Атилла хан, юк сүз!

—Тикшерегез, түшендә чынлап та янчык бармы?

Ике таза гун Вигиләйнең күлмәк астыннан бер янчык алтын тартып чыгардылар. Вигиләй тагын Атилла хан алдына тезләнде.

– Кичер мине, Атилла хан.

– Тор, бабай, тор. Түбәнсенмә. Императорың түбәнсенгән дә җитәр. Тор. Янчыкта кем алтыны? Әһә, янчыкка Хрисафәй дип язылган. Димәк, янчык хәрам атакайныкы.

– Хан, хәрам атакай Хрисафәй аны гына түгел, мине дә яллады. Һәм алар моны император Феодосий белән бергә эшләделәр. Сине, Атилла хан, Вигиләй бабаң түгел, мин үтерергә тиеш идем. Нинди юллар беләнме?.. Агу биреп. Һәм мин кыласы яман хыянәтемне ачыклау өчен император Феодосийдаң язма рәвештә рәсми кәгазь алдым. Хрисафәй атакай сине үтертергә котыртса, император Феодосий үз фатихасын бирде. Менә ул кәгазь, илчеләр, күрегез, менә ул император Феодосий кул салган кәгазь! Монда императорның имзасы да куелган, мөһере дә сугылган.

– Орест, – диде сәркатибенә Атилла хан. – Ал кәгазьне, укы. Император һәм аның сәркатибе кул куйган рәсми кәгазьне укып чыккач, барысы да бертын дәшми утырдылар. Приск тәмам телсез калгандай булды. Нинди мәкерле эшләргә катнашып йөри икән ич ул. Бит Вигиләй аның белән килде.

– Йөкләмәне мин Атилла ханга бирәм, – диде Хилхәл атакай. – Хан ни әйтә, хөкем шул булыр.

– Кайдан, нинди илдән генә килмәсеннәр, илчеләр минем кунаклар, – диде Атилла хан. – Утырышыгыз урыннарыгызга. Утырыгыз-утыр.

– Кеше ышанмастай хәл бу, – диде Хилхәл атакай. – Атилла ханны үтертер өчен аның иң якын кешесенә шартнамә кадәр шартнамә язып, кулына биреп җибәр, имеш. Бу ни була инде, Атилла хан? Гуннар да шул юлга бассалар, бу дөнья ничекләр бетәчәк. Күзаллагыз бераз, илчеләр. Иң гаҗәбе, моны ил башында утыручы адәм эшли – император Феодосий, безгә ничәмәләр тапкыр тыныч яшәргә, тиешле салымын түләргә вәгъдә биргән кеше! Императорыңның оятсызлыгын ничегрәк аңлатырга исәбең, сенатор Максимин?!

– Мин чарасыз, атакай, чарасыз, – диде Византия империясе илчеләр башы һәм тәхеткә таба кузгалмакчы итте. Әмма аны кул күтәреп Агилла хан туктатты.

– Утыр, Хилхәл атакай, – диде Атилла хан. – Хөкемне үзем чыгарам. Исегезгә төшерим, сенатор Максимин, мин император Феодосий алдына шарт куйган идем: елына җиде йөз кадак алтын һәм бездән качып киткән фетнәчеләрне кайтарырга.

– Мин бу хакта белмәдем, император Феодосий... Атилла хан тагын кулын күтәрде, Византия илчеләр башына сабыр итәргә кушты һәм урыныннан кузгалып, сенатор Максимин янына килде.

– Мин сине гаепләмим, сенатор, – диде һәм сенатор кырында утырган Прискка күз төшереп алды. – Һәм язучы Прискны да. Минем сезгә хөрмәтем зур. Ә Вигиләй бабам белән мин үзем аңлашырмын. Бүген исә барыгыз да ял итегез, күңел ачыгыз. Сез бүген минем кырыма килгән илчеләр генә түгел, кунакларым да.

Атилла хан урынына барып утырды. Идекәй исә сүзне Рим илчеләре башы Ромулга бирде. Префект Ромул торып басты, тамак кырды. Шулчак Ромулнын кулындагы кружкасы чайкалып китте, шәраб күршесенең баш киеменә түгелде. Барысы да елмаешып алдылар.

– Рим каласына нигез салучы Ромул түгелсендер инде син, – диде кинәт кенә Атилла хан тәхетенә җайлабрак утыра-утыра. – Мин сине дә тыңларга теләр идем, Ромул. Әмма башта син мине тыңла әле. Чөнки мин дә аз-маз Римда тәрбияләнгән кеше. Ун яшем тулып узар-узмас атам Мәңгүк хан мине яшерен рәвештә сәүдәгәрләр һәм илчеләре белән бергә Римга озаткан иде. Әнә шулай мин Хонориус сараена эләктем. Андагы тәртипләр барыгызга да мәгълүм. Ләкин мин анда озак тора алмадым, таныш сәүдәгәрләргә ияреп качып киттем. Ромул дим, утырып тыңла, утырып. Мин беләм, Ромул, сез римлылар императорыгыз белән бергә, без ак төрекләрне варварлар дип атыйсыз. Имеш, чи ит ашыйлар, хәмер эчмиләр, итне чәнечке белән ашыйлар. Шулаймы, Ромул?.. Шулай. Иллә кем кыргый микән?! Сез, римлылар, без килгәнче чалбарсыз атта йөри идегез, иярегез дә юк иде, өзәңгегез дә. Мин моның шулай икәнен Римда үз күзем белән күрдем. Сез әле күптән түгел генә рәтләп атта йөрергә өйрәндегез. Без килгәнче үзегезнең патрицийларыгызны кул бишекләрендә йөртә идегез, арба да сирәк күренә иде Рим урамнарында. Тимер кылыч, ук, сөңге, чукмарбашлар турында әйтеп тә тормыйм. Сез моңа кадәр бакырга төренергә яраттыгыз. Сезнең бер генә легионерыгыз да минем яугирләрем кебек уктан ала белми. Мәңгелек ташбакаларыгызны да без бик тиз туздырдык. Сез, римлылар, безнең атта сугышучы яугирләрне үзегезнең ялтыравык җиһазларыгызга, шәрә тәнле фахишәләрегез белән кызыксындырдыгыз һәм үз ягыгызга тарта башладыгыз. Шуларның берсе ярым гот, ярым грек Аэцәй. Гуннар арасында да каршылыклар булырга мөмкин, әмма безнең төп дошманыбыз Византия дә, Рим да түгел, ә бездән качып киткән Аэцәй. Мин беләм, ул шундый кеше – император Валентиан алдында ялагайланадыр, һәм ул үз дигәненә ирешер, ләкин соңыннан ул аларны барыбер сатар һәм юк кына бәһагә. Бер уйлаганда сез кемнәр соң, римлылар? Дөресмедер, юкмыдыр, Римда чакта, дөресрәге Хонориуста сөйләделәр, укыттылар дияргә дә була, кайчандыр шушы төбәкләрдә латин дигән халык дәүләт төзи. Һәм ирекле рәвештә үзләренә патша сайлыйлар. Ул патшаның исеме буладыр Нумитар. Әнә шул патшаны энесе тәхетеннән куа. Ул гынамы, Нумитарның угылын да үтерергә боера. Ә Нумитар патшаның бердәнбер кызын весталка итеп игълан итә. Рим кануны буенча весталкаларның утыз яшькә җитмичә кияүгә чыгарга хаклары юк икән. Шулаймы, префект Ромул?

– Гаҗәп, әмма хак сөйлисез, гуннар ханы.

– Әмма весталка Рим канунына буйсынмыйча кияүгә чыга һәм күп тә үтми игезәк бала таба. Һәм кемнән дип уйлыйсыз инде, префект? Марс алладан. Тик моңа ничек ышанмак кирәк! Игезәк баланы весталка алладан таба, ягъни Марстан. Әмма бу чорда Рим тәхетендә утыручы Амуләй балаларга үсәргә бирми, аларны хезмәтчесенә кәрзингә салып, елгага илтеп ташларга куша. Патшаның хезмәтчесе Тибер кәрзингә утырткан ике баланы елгага ташларга кызгана һәм су буенда калдырып китә. Тибер китеп бераз торгач та балалар еларга тотыналар. Шунда каяндыр бүре килеп чыга һәм балаларны имезә. Имезеп кенә китми, балаларны тәрбияләп үстерә дә. Ул гынамы, аларга Ромул һәм Рем дип исем куша. Ахыр чиктә үсеп-исәйгән балалар үзләренең кем икәнлекләрен беләләр һәм җай китереп, Амуләй патшаны үтерәләр. Әмма ике туган арасында тәхет өчен бәхәс туа. Һәм алар уртак тел табып, бу каланы ташлап китәләр, һәм икесе ике җирдә кала корып, калага исем бирергә булалар. Ике туган арасында янә бәхәс туа. Бит калалар бер-берсенә якын булу сәбәпле тора-тора кушылалар. Кем исеме белән атарга каланы? Шул сәбәпле ике туган арасында сугыш чыга. Ромул туганы Ремне җиңә һәм үтерә, ә туганы кешеләрен кол итә. Коллык Римда, имеш әнә шул чордан башлана. Шулаймы, дөрес сөйлимме, префект Ромул?.. Сиңа атаң шул патшаның исемен кушкан икән. Моның белән мин шуны әйтергә телим, адәм балалары барысы да бертуганнар, әнә шул бертуган халыкны кол итеп тоту гаделлекме?.. Римлылар, гомумән, колбиләүчеләргә дан җырларга яраталар. Әмма бертуганыңны кол итеп тоту данмы, префект Ромул?! Бүген мең еллар элек булган кебек император Валентиан тәмам богауда тота. Гаделлекме бу?!

Весталка сүзен ишетүгә, префект Ромул тагын торып басты, бер утырды, бер торды. Ул, күрәсең, гуннар ханына шаккаткан иде. Варвар-варвар, ә сәяси көндәшләрен ничекләр китереп кысарга белә.

– Бу мәсьәләдә мин күптәннән сезнең якта, гуннар ханы.

– Әйе, минем яктасың. Ә весталка хөкемендә булган Һөнәрияне алып килмәгәнсең. Бирегез префектка Һөнәриянең миңа җибәргән хатын, күрсәтегез ат-исеме сугылган туй балдагын, – диде Атилла.

Тиз арада префект кулына балдак белән хатны китереп тоттырдылар. Ромул балдакны алды, әйләндерә-тулгандыра карады һәм весталка кызның исемен укып, таң калды, ахыр хатны укый башлады. Хат ахырында весталка Һөнәриянең мөһерен күреп, исе-акылы китте. Ул ышанмады, ул шикләнде, ул ни кылырга белми аптырады...

– Хат белән балдакны весталка Һөнәриянең рухание китергән икән, гуннар ханы. Сез шушындый хат алуыгыз белән горурланырга тиешсез, Атилла хан. Хатын-кыз батыр ирләрне илләр аша күрә, диләр иде, дөрес икән. Гүзәл Һөнәрия сезне илләр аша күрә алган. Ул сездән мине әсирлектән коткарыгыз дип үтенә. Сезгә – илбашына мөрәҗәгать итә кыз, улыгыз Иллакка түгел. Димәк, гуннар ханы весталка кызга үзегез өйләнергә тиеш буласыз. Ләкин весталка кызга белеп өйләнсәгез иде, Рим кануннарында, кем генә ул булмасын, хатын-кызга биләмә җир бирелми...

Илче Ромул сүз сөрешен дәвамлы төстә алып бара алмады, каушады, фикере чуалды. Илче буларак Приск аның өчен оялып утырды. Атилла хан латин телен начар белми иде, тылмачына төзәтмәләр кертеп утырды.

Кыен булыр Ромулга, дип утырды Приск. Кыен булыр. Ә бит ару гына башлаган иде. Әйткәннәре хак булса, префект Ромул готларны җиңгән кеше, шул хәлдән соң аны префект дәрәҗәсенә күтәрәләр, сарайга якынлаша. Әнә шул кешене император Валентиан Гунстанга илче итеп җибәргән. Императорга бик тиз җиткерерләр, Валентиан аның Атилла каршында сөйләгән нотыгын килештермәс һәм туып килгән илчене сарайдан куар. Сәясәт гаять җитди мәсьәлә, сугыш кырында бар нәрсә дә ачык, ә менә сәясәттә барысы да йон йомгагына төренгән. Приск үзен Ромул урынына куеп карады. Әйе, Ромул урынында булса ул ни кыра алыр иде микән? Иллә күпме уйласа да Атилла куйган тозактан ычкыну җаен таба алмады. Префект Ромул иң әүвәл Атилла хан каршына әнә шул весталка кызны тотып китерергә тиеш иде. Көчләп булса да, көчләп түгел, чөнки үзе Атиллага хат язган, Валентианнан урлап... Хәзер бердәнбер чара кала префектка – Римга кайтмау. Кайда калса, император Валентиан аны барыбер кичермәс. Иң кулае Ромулга сенатор Максиминга ияреп Византиягә китү. Ләкин болар бары тик язучы Приск фаразлавы гына иде.

– Префект Ромул, мин синең аша император Валентианга яңа таләпләр куям. Йә ул минем таләпләрем үти, йә сугыш!

Тәхет ягындагылар барысы да аһ итеп куйдылар. Алар беләләр иде Атилла хан беркайчан да ике сөйләмәде. Әйтте – өзде.

Бераз торгач кына табындагылар шаулаша башладылар янә ашау-эчү китте. Ул арада Идекәй торып басты һәм Византия илчеләре башы сенатор Максиминга сүзне бирде.

– Барыгыз да беләсез, – диде ул. – Хәрам атакай Хрисафәй мәкерле уйлар белән кеше җибәрә. Сенатор Максимин, инде син әйт үз сүзең,

– Хөрмәткә ия гуннар ханы Атилла, мин бу хакта сенат алдында игълан итәрмен. Белсен сенат, кем утыра Византия тәхетендә.

– Каты әйтте, – диде Хилхәл атакай.

– Хак, моның өчен мине император кичермәс, – дип дәвам итте сенатор. — Әмма астыруын астырмаса да сарайдан куар.

– Яхшы, бихуш, – диде Атилла. – Син ошыйсың миңа, сенатор. Ләкин син бүген миңа сүз бир, сине сенатта тикшергәндә янәшәңдә кул-аягы богауланган Хрисафәй атакай да булсын.

– Мин аны сенат каршына китерермен, гуннар ханы.

– Яхшы, бихуш, мин сиңа ышанам, сенатор. Тик император Феодосийга минем сүзләрем түкми-чәчми җиткер. Мин мәшһүр Мәңгүк хан улы Атилла, атам исемен күккә күтәргәндә, син атаң исемен аяк астыңа салып таптадың. Син минем хезмәтчеләрем дәрәҗәсенә төштең. Син миңа ясак түләп торасың, син минем ясакчым. Шуңа карамастан, иң түбән кол сүрәтендә үзеңнең ияңә кул күтәрергә кеше яллап җибәргәнсең. Шул чиккә җитеп түбән тәгәрәде микәнни горур Рим императорлары! Бала чакта мин Искәндәр, Цезарь исемнәрен ишетеп соклана идем. Миңа ул исемнәр яшен суккандай тәэсир итәр иде. Хәзер исә мин аларга түбәнсетеп карыйм. Ике империя дә миңа берсе артыннан берсе илчеләрен җибәреп тора, алтын белән ясак түли. Ә үзләре мине төрле әшәке сүзләр белән орышалар. Килешми, килешми куәтләре дөнья халыкларына таралган императорларга, кол дәрәҗәсенә төшеп, ясак түләп яткан хуҗаларына кул күтәрү. Шулаймы, сенатор Максимин?! Шулаймы префект Ромул?!

– Хак, хак, килешми, – диделәр беравыздан илчеләр.

– Мин беләм, префект, Рим тарихчылары мине мактамас, мәгәр мин аларның мактауларына мохтаҗ да түгел. Минем үз халкым бар. Уз гуннарым, яраннарым, тату яшәгән, Ауропага иңгә-иң килеп, яу килгән халыкларым. Алар мине данлар, гасырлар үтә-үтә булса да данлар... Хәзер кунак булыгыз, кунак булыгыз...

Атилла барча илчеләргә дә, кунакларга да күз йөртеп чыкты.

Ни өчендер Идекәй Приск янына килеп утырды.

– Хәзер тамаша карыйбыз, – диде.

Прискка Атилла хан ошады. Һәрхәлдә хан үзен императорлар кебек алла сурәтендә тотмый. Гап-гади тота, кигән киеме лә башкаларныкыннан әллә ни аерылмый. Шул вакыт Атилла янына кече улы йөгереп килде. Атилла аны янәшәсенә утыртты, малайның битеннән тарткалагандай итте, яратты, нидер әйтте.

Менә кайчан Приск грек Идекәйнең хәленә керде. Империядә Идекәй йөз чиновникка баш игән булса, монда нибарысы бер Атиллага буйсына иде. Приск табында утырган гуннарга күз төшереп алды. Кигән күлмәкләре күн, кайберләренеке аркалары тишекле. Күлмәкләр, чалбарлар төрле төстә. Моңа кадәр чалбар кимәгән Приск бирегә килгәндә кигән иде, ошады тагын, атта уңайлы, атлавы җиңел, йөгергәндә дә юбкага буталмыйсың. Җитмәсә, гуннар ат менәсе төшенә ике кат күн теккәннәр. Приск түзмәде, янәшәдә утырган Идекәйдән:

– Кайберләре күлмәкләрен арт яктан тишкәләгәннәр, ни өчен? – дип сорады.

– Җил өрсен өчен, – диде Идекәй бер дә исе китмичә. Чынлап та эссе көндә күлмәктән җылыдыр, яшьрәк гуннар шуңа күрә арка якларын тишкәләгәннәр. Приск күршесенә самими сорау бирүенә үзалдына елмаеп куйды.

Ул арада берьяк читтәрәк, тәхет кырындарак корылган мәйданчыкка ике яшь егет чыгып бастылар, алар артына көйчеләр урнаштылар. Бераз моңсу, шул ук вакытта тантанага тартым көй башладылар. Көйчеләр арасында кыллы кораллар да, ниндидер сыбызгылар да, думбра да, шылтыравык кораллар да бар иде. Ләкин җыр башлануга, көйчеләр тынып калгандай иттеләр. Кызык иде Прискка гун җырчыларын тыңлавы. Ниндидер озын көйгә, берсе югарырак тавыш белән, икенчесе түбәнрәк аһәңдә җыр башкардылар. Аны әнә шул җыр үз дулкынына алып кереп китте. Чит-ят халык булса да, Приск дөрес аңласа, көй матур иде, күңелгә май булып ятты. Нәкъ кичә аулак өйдә аның белән шулай булган иде. Ул күрде, күзәтте, кунаклар арасындагы олы яшьтәге агайлар күзләрен сөрткәләп алдылар, яшьрәкләре исә җырга кушылгандай иреннәрен кыймылдатып утырдылар. Җырчылар артыннан мәйданчыкка юмакай чыкты. Ул берничә телдә мәзәкләр сөйләде, һәммәсен дә көлдерде, ахыр ниндидер такмаклар әйтте, көйчеләр аңа шыңгырдабрак булса да көй тарттылар. Аның артыннан янә бер шамакай мәйданда пәйда булды. Аның өстендәге киемеңә кадәр котны алырлык иде. Төрле-төрле ямаулардан торган карачкы кыяфәтендәге шамакай шундаен көлке әйберләр сөйләде ки, барчасы да аңласалар да, аңламасалар да кычкырып-кычкырып көлделәр. Шамакайның аягындагы киеме дә алга таба кәкерәеп тора, ул әнә шул аяк киеме белән әллә ниткән хикмәтләр ясый, йә бер урында бөтерелә, йә сыңар аякта титаклый, йә кем булыптыр сөйли. Баш киеме тоташ каурыйдан һәм каурыйлар төрле төстәләр. Халык аның сүзләреннән эчен тотып көлә, аларга карап Приск та көлә, гәрчә шамакайның ни турыда сөйләгәнен аңламаса да. Бары тик Атилла хан гына һаман исә улы белән сөйләшеп утыра, ул, гүя шамакайны күрми дә, белми дә, тыңламый да иде.

Җырчылар, шамакайлар киткәч, көйчеләр әкрен генә көй башладылар һәм кунаклар янә эчәргә-ашарга керештеләр. Бер Приск кына аз ашады, эчмәде, тыелды. Тәхет ягындагы мәҗлес-табын караңгы төшкәнчегә кадәр сузылды. Мәҗлес-табыннан шактый исерә төшеп чыкканнары да күренгәләде. Идекәй исә Прискны кунак йортына кадәр озатып куйды һәм китәргә җыенып:

– Приск, онытма, иртәгә сиңа кыз куасы, – диде.

Иң мөһиме, Атилла аларны кабул итте һәм барысы да, шөкер кыла, әйбәт бетте кебек, һәрхәлдә, боерган итсә, Атилла Византиягә яу йөрмәячәк. Бу инде җиңү иде.

Тик бер нәрсәне белмәде Приск, чын җиңү сенатор Максиминга да, аңа да иртәгә киләчәк иде – кыз куганнан соң. Ләкин бу хакта ул уйларга курыкты. Ә юрыйсы килмәде, барысын да Аллаһына тапшырды һәм йомшак ятакка сузылып ятты.

 

II

«Һәрбер карарның нәтиҗәсе хәвеф-хәтәрле. Үтә ашыгыч чыгарылган карар илне генә түгел, гаскәрне дә һәлакәткә китерергә мөмкин. Җитәкче белән җитәкче бәхәсе дә һәр чорда да халык өстенә афәт булып төшкән».

Весс Роберте.

 

Гот аксакаллары аны кисәттеләр, Бож кенәз җиренә ясак җыярга бармаска куштылар. Ләкин үзе оештырган дружина сугышчылары аны «король» итеп кабул иткәннәр иде инде, хәтта кайбер аксакаллар да. Шуның өчен готлар җирендә Атилла хан ясак җыярга калдырган Винитар берсен дә тыңламады. Атилла хан ерак киткән иде, хакимият исә аның ат тоягы астында иде.

– Бож кенәзгә ясак җыярга бару килешмәс, Винитар олан, – диделәр аңа аксакаллар. – Аналарыгыз икегезнеке ике булса да Атилла Готстанга Гунитар оланны король итеп билгеләгән иде. Ә Гунитар король Бож кенәзнең оныгы. Аннары синең дружинаң да сыек, коралларың да килешле түгел...


<== previous lecture | next lecture ==>
Беренче китап 26 page | Икенче китап 2 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.065 s.