|
Икенче китап 3 pageDate: 2015-10-07; view: 352. Ләкин Хак Тәгалә һәр чорда да хакимият кулында булды. Шуның өчен Винитар король илгә кайта-кайтуга, дружинасын ныгытырга кереште, һәммә сугышчысына да көбә күлмәк, калкан, очлым, сөңге, кылыч, ук-җәя булдыруны таләп итте һәм пружинасына атсыз берәүне дә кабул итмәде. Шөкер кыла, антлардан кием-салым гына түгел, ат-кораллар җитәрлек кайтарылган иде. Үз атына ул осталардан (осталар антлар иде) тәңкәләрдән түш каплагыч ясатты, маңгай каплагычын хәтта алтыннан куйдыртты. Яшь корольнең өсте-башы да бер дә атасы Германрих корольнекеннән ким түгел иде. Калага кайткач, әсир ителгән антларны Византия сәүдәгәрләренә бик тиз сатып бетерделәр. Винитар үз өлешенә кинәнгән иде. Чөнки сәүдәгәрләр һәм монахлар аңа мул түләделәр. Моның өстенә Винитар король Бож кенәзнең берсеннән-берсе яшь дүрт кызын кулга төшергән иде. Әнә шуннан соң ул сарайдан атналар буена чыкмады, эчте, оргияләр оештырды, яраннары белән тәмам шаша язды. Ләкин һәрнәрсәнең башы булган кебек, ахыры да була. Көннәрдән бер көнне сарай каршына аксакаллар килделәр. – Җитте, король, акылга утырырга вакыт! – диделәр. Винитар айнып җитмәгән кызарынган күзләре белән аксакалларга карап торды-торды да: – Югалыгыз күз алдымнан, юкса сезне дә Бож кенәз аксакалларының язмышы көтә! – дип кычкырды. Аксакаллар дәшми-нитми башларын игән килеш таралыштылар. Чөнки беләләр, ишеткәннәр иде Винитар корольнең Бож кенәз аксакаллары белән ни кылганын.
IV «Сәяси сугышлар вакытында гуннарның «күзләре аркадада булырга тиеш». Атилла чакыруыннан.
Баламир бәк юлга чыккач та, юлда чакта да бернәрсәне исеннән чыгармады – ни генә булмасын ул үз теләге белән король исемен алган Винитарны әсир итәргә тиеш һәм Атилла хан кулына кайтарып бирергә. Ул юлга чыгар алдыннан гына Атилла хан Византиягә яу йөрүдән баш тартты. Ул ашыкты да, шул ук вакытта ашыкмады да. Инде текә Сармат таулары да (бүген Альп таулары) артта калды. Ниһаять, ул көннәрдән бер көнне мәрхүм атасы Германрих король җирләренә аяк басты. Ни генә булмасын бу аның туган иле иде, гәрчә аны язмыш бер күккә күтәреп, бер җиргә орса да, күңеле Баламирны туган якларга тартты. Ул бернәрсәне дә онытмады. Бәһрам бәкне дә, Сафура анасын да, Мәңгүк ханны да – бу аның фаҗигале дә, шул ук вакытта тәҗрибә җыйган язмышы иде. Атилла хан атасы Германрих король иленә ташланганда да, кала яулаганда да, үзе дә аңлап бетермәгән ике яман хис кичерде — ул Баламир кемнәндер үч тә ала һәм кемнедер коткарырга килгән кебек иде. Ә коткарырга килде ул анасының рухын. Моны ул каланы яулагач, кинәт кенә болдырда пәйда булган Винитарны күргәч аңлады. Винитар үләргә тиеш иде, гуннар белән сугышмас өчен атасы үз-үзенә кул салды, димәк, сугыштан баш тартты, ә Винитар улы гуннарга каршы халыкны котыртты. Готлар җиңелде, Винитар әсир ителде. Ләкин, ләкин Атилла яубаш аны гафу итте, хәтта илдә ясак җыючы итеп калдырды. Ә бит Баламир углан да ясак җыярга кала ала иде, Атилла яубаш аның кем икәнен белә иде. Менә шуның өчен Баламир бәк үз-үзенә король титулы алган (биргән) Винитарга үчле иде. Бабасы Бож кенәз һәм Баламирның туганнарын тәредә җәзалауны, гомумән, күз алдына китерә алмады ул. Туган илгә кайту һәм Винитар корольдән үч алу гаделлеккә йөз тоткан хыялы иде, моның өстенә аның кырында күптән яраткан Виница кайта иде. Инде туган илләренә аяк бастылар, горурлыгы җибәрмәдеме, Баламир бәк Виница утырып кайткан кибиткага якын да бармады. Ул Виницаны карарга, аш-су пешереп торырга хезмәтчеләр куйган иде, үзенә күрә игелек кылып торды, ә менә никадәр юл үттеләр, кибиткасы кырына килмәде. Ул берничә тапкыр Виница кибиткасы яныннан атын җилле генә юырттырып үтеп киткәләде һәм күрде – кырын күзе белән генә күрде, хатын аңа чүпрәк каплаган кибиткадан карап кала. Баламир атын туктатасы итте, җаны-күңеле хатынга тартылды, ә атын туктатмады, гелән ул якка карамагандай үтеп китте. Үтеп китте, әмма кибитканың пәрдәсен ача төшеп үзенә карап калган хатынның йөзен күңеленнән җуя алмады. Бер уйлаганда, аның аталары аналары да бер булган хатынга өйләнергә хакы юк иде, әмма йөрәккә йөгән салып буламы! Әллә нигә Атилла ханга да үпкә тотмый ул. Теге вакытта Виницаны иң елгыр төмәнбашы Актарта бирде. Гуннарнын язылмаган кануны буенча әсир ителгән кыз аңарда калырга тиеш иде югыйсә. Тик Атилла яубаш моны кылмады. Ә Баламир үзе бу хакта сүз кузгатырга кыймады. Ә кызга бер күрүдә гашыйк булган иде ул, бер күрүдә. Әллә кан тартты, әллә җан – үзе дә белмәде, һәм хәзер дә шулай. Тарта аның күңелен бу хатын, гәрчә кияүдә булып кайткан булса да. Баламир бәк тиккә генә әле бер меңбаш янына, әле икенчесе кырына барып киңәште, яугирләрнең хәлләре белән танышты. Хикмәт шунда иде: аның кул астында болгар һәм угор сугышчылары да бар иде, аларның илләренә дә кул сузарлык кына ара калып килә – аерылып китмәсләрме, бәкне санга сугарлармы?.. Курку түгел иде бу, барысы турында да белеп торырга теләве иде. Ул гынамы, аның кул астында Германрих король вакытында әсир ителгән һәм хәзер тулы хокуклы сугышчылар булып киткән готлар да бар иде, аларны һәрчак күз угында тотарга кирәк иде. Әнә шуларның барысын да исәпкә алып, көннәрдән бер көнне Баламир бәк гот яугирләрен меңбашларга бүлеп бирде. Шулай кулайрак булыр кебек тоелды аңа. Германрих корольнең җимерек каласына бер көнлек юл калгач, Баламир бәк зур булмаган инеш янына ыстан туктады. Курку юк иде. Казан астылар, ашадылар-эчтеләр дә каравылчылар куеп йокларга яттылар. Баламир бәк белми идеме, белепме курыкмады, сак кыланмады – көченә ышанды бугай. Ә Винитар корольнең багучылары аның хәрәкәтен күзәтмәде, шуңа карамастан, булдыра алган кадәр дружина җыйды, үзенчә каланы сакларга тырышты. Ул инде Баламир бәкнең Готстанга таба яу чыгуы хакында күптән ишеткән иде. Шул хәбәр ирешүгә, ул Византия императоры Феодосийга илчеләрен җибәрде, ярдәм сорады. Әмма император Феодосий аның илчеләрен тотып, Атилла ханга озаткан булып чыкты. Менә кайчан канаты сынды Винитар корольнең, менә кайчан ул атасы Германрих куәтенә ирешә алудан өметен өзде. Һәм шул ачуын хәмер белән юарга кереште. Ләкин айныган вакытларда тимерче алачыкларына юнәлде, тегеләрнең корал ясауларын карап торды, дружинасын тикшерде. Әмма аксакаллары белән бер тапкыр да күзгә-күз килеп сөйләшмәде, гүя аның өчен аксакаллар юк иде. Атасы кебек каты куллы булырга тырышты һәм кайчак булгалады да. Теге йә бу кешене үз кырына хыянәт итүдә хөкем итәргә китерсәләр, бичараны урманга алып барды, халык алдында Өрәк алласына корбан итте, кайнар канын Өрәкнең битенә сипте. Шул хәлдән соң халык яшь корольдән курка башлады, ул урамга чыкканда тәрәзәләрдән карарга да кыймадылар. Калага җитәр-җитмәс бер көнлек юл кала ыстан туктаган Баламир бәк калада нинди юллар белән корыч тәртип урнаштыруы хакында белми иде, әлбәттә. Винитар король антлардан башка, аталары кул астындагы башка халыкларга да ясак җыярга йөрисе иткән иде, әмма император Феодосийга җибәргән илчеләре әйләнеп кайтмагач, Баламир угланның Готстанга таба чыгасы хакында ишеткәч, барысыннан да баш тартты. Шуңа карамастан, каланы сакларга да җыенды. Бу хакта дружинасына да әйтте. Баламир углан аның мәете аша гына каланы алачак дип әтәчләнде. Дружина яугирләренең күбесе Баламир угланның Готстанга таба Винитар корольдән үч алырга юлга чыгуы хакында белмиләр иде, шаулаша башладылар. Ләкин Винитар король аларны бик тиз туктатты. – Үчне мин үзем алачакмын! – диде.
* * * Баламир бәк атына атланып янә бер тапкыр Виница кибиткасы тирәләрен әйләнеп килде. Ахыр инеш буена таба юнәлде, атын эчерәсе итте. Шунда ул инештә битен юып торучы Виницаны күрде. Виница гадәттәгечә ап-ак күлмәктән иде, чәчләре иңнәренә сибелеп төшкән, маңгаен уратып зәңгәр тасма бәйләгән. Ат пошкыруын ишетүгә, Виница сискәнеп китте һәм кушучына су алган килеш, катып калды, алай да суны битенә бөркеде, бөркеде дә кулындагы сөлгесе белән сөртенә-сөртенә тураеп басты. Елмайды бугай, һәрхәлдә Баламир бәккә шулай тоелды. Икенче мәлдә инде Баламир бәк ат тезгенен ташлады да су кырындагы Виница янына килде. – Хәерле иртә, Виница! – Хәерле иртә, батыр бәк! – Су салкынчаракмы әллә? – Салкынчарак, – диде хатын инешкә күз ташлап. – Аның каравы янган йөрәкне сүрелдерер. Мин салкын судан курыкмыйм, салкын йөрәкле ирләрдән куркам. – Минем кебек икәнсең, – дип гаҗәпләнгәндәй итте Баламир бәк. Бу чынлап та шулаймы дигәндәй Баламир бәк Виницага карап алды. Ак түгәрәк йөзле, чөенкерәк борынлы, иреннәре күперебрәк торган зәңгәр күзле иде Виница. Карады да шул күзләргә Баламир бәк, чарасыз калган берәүдәй яшь хатын янына ук килде, көтмәгәндә кулына күтәреп алды һәм сак кына яр өстенә менгерде. Менгерде дә ни кылырга белми беравык басып торды. Яшь хатын аның муенына сарылган, кайнар сулышы белән муенын пешерә, чәчләре белән битен кытыклый. Хатыннан Баламир бәк үзе дә аңлап бетермәгән хуш ис килүен тойды. Шактый авыр гәүдәле хатын селкенеп куйгандай итте. Шуны гына көткән кебек Баламир бәк атына сызгырды, акыллы хайван кешнәгәндәй итте, хуҗасы янына килеп туктады. Баламир бәк хатынны аягына бастырды һәм ат өстендәге җәймәне сыдырып алды да, кырпак кар өстенә ташлады, хатынга утырырга ымлады. – Мин сине яратам, Виница, – диде ул һәм каушый төшеп, хатынның янәшәсенә утырды. – Мин сине күптән көттем, батыр бәк, бик күптән, – диде хатын егетнең күзләренә карап. – Актар төмәнбаш белән мин тату яши алмадым. – Ул сине кудымы? – Юк, кумады, Баламир, гөнаһлы буласым килми. Мин аңа күзенә карап: сине яратам дидем, син мине беренче булып әсир иткән идең, дидем. – Һәм ул сине җибәрде? – Җибәрде, батыр бәк, җибәрде. Олы җанлы кеше ул, синең кебек батыр йөрәкле. Ир иде ул, Баламир бәк, олуг җанлы ир. Беләсең ич, мин аңа үз иркем белән ябышмадым. Аңа мине Атилла яубаш бирде. Баламир бәк яшь хатынга әйтер сүз тапмады, хатынга елыша төште, хәтта ул кием аша хатынның кайнар тәнен тойгандай булды. Биленнән кочты, йөзен үзенә таба борды, күзләренә карады. Менә ул еллар буена якын килергә кыймый йөргән, әмма һәрдаим бергә булырга, кочагына иңеп, эреп китәргә хыялланган гүзәл йөз һәм дымланып торган күпертеп иреннәр. Татлы булды үбешү... Шул вакыт Баламир бәкнең аты ярсынып кешнәп җибәрде. Аңа таба бер төркем яраннары килә иде һәм җилле генә юырттырып. – Багучыларына бер-бер нәрсә булдымы әллә? – дип сорады курка калып Виница һәм торып басты. – Әйе, бу минем багучыларым, – диде Баламир бәк күтәрелеп. – Тиз әйләнделәр. Иртән уянгач, Баламир бәк бертын уйланып ятты, ахыр торды һәм киерелә-сузыла чатырыннан чыкты. Яз килеп ятса да көн салкынчарак иде, һавада тирбәлгән кар бөртекләре дә күренгәли. Башта ул Винитар король биләгән кала-кальгага турыдан-туры һөҗүм итәргә уйлаган иде, иртән уйланып ятканда башына янә бер уй килде. Шактый биек агач койма белән уратып алынган каланың коймасын җимерү кыен булмас, ләкин барыбер кальганы алырга туры килер. Ә бу инде теге яктан да, бу яктан да кан кою дигән сүз. Шуңа күрә Баламир бәк һөҗүмгә күчкәнче каланы кулга төшерү өчен башка юллар эзләргә булды. Атилла хан да шулай итәр иде, төп һөҗүмгә күчкәнче кат-кат уйлар, исәпләр иде. Ләкин Баламир бәк кыю рәвештә шул чараны сайлады. Ышанычлы дигән унлап готны чатырына чакыртты һәм бик тәфсилләп тегеләргә үз планын аңлатты. Яугир готлар тимерче булып киенергә тиешләр. Сайлап алган готлар арасында чын мәгънәсендә Германрих корольдә тимерче булып торган тимерче дә бар иде. Ул калага керүнең барлык юлларын да белә икән. – Батыр бәк, – диде тимерче. – Мин ишләрем калага кертермен. Һәм без тиешле вакытта капкаларны ачып торырбыз. – Мин сиңа ышанам, тимерче. Белеп торсаң иде, Винитар король кебек мин дә Германрих король улы. – Мин беләм, батыр бәк, – диде тимерче. – Синең әниең Бож кенәзнең кызы иде. – Сезнең төп максат, тимерче, капкаларны ачу. – Без капкаларны ачарбыз, батыр бәк. Ышан. Баламир бәк, атына атланып, Виница арба кибиткасы тирәсенә килде. Чатырына әйләнеп кайткач, Баламир бәк чатырына меңбашларны чакырырга кушты. Тегеләр чатырга кереп утырышкач, барысына да күз йөртеп чыкты да: – Кояш кичке якка авыша башлауга, без калага һөҗүм итәбез. Әзер булыгыз, минем боерыкны көтегез. Мин әйттем! – диде ул Атилла ханга ошатып. Меңбашлар бәк сүзендә тордылар, кояш кичке якка авыша башлауга, яубаш чатыры янына җыелдылар. Баламир ат өстендә аларны көтеп тора иде инде, меңбашлар килеп туктауга, камчы сабы белән кала ягына күрсәтеп: – Кузгалдык! – дип әмер бирде. Озын юлны кыска итеп, кала белән ыстан туктаган араны бик тиз үттеләр һәм килер җайдан ачыла башлаган капкаларны күреп, Баламир бәк «Урра!» кычкырды һәм ачык капкага ташланды. Гуннар бик тиз калага тулдылар. Ул арада әле бу, әле теге тыкрыктан Винитар корольнең сугышчылары чыга башладылар. Ләкин Баламир бәкнең укчылары аларны бик тиз уктан алдылар һәм сарайга таба чаптылар. Көтелмәгән хәлгә, өстенә чапанын да ташларга онытып, кулына кылыч тотып болдырга чыккан Винитар ни кылырга белми туктап калды, һәм уклар кадалган яраннарын күреп: – Кузгал, күтәрел! – дип кычкыра-кычкыра болдырдан төшә башлады. Шулчак аңа таба сөңгесен күтәргән атменгән Баламир бәк якынлашты. Ул ерактан ук кычкыра-кычкыра килде. – Винитар, Винитар, ташла кылычың! Ташла! Бу кисәтү иде, Винитар король хәзер генә исенә килгәндәй, тирә-юньгә күз ташлады. Аңа һәм аның болдыр тутырып баскан яраннарына йөзләрчә ук төбәлгән иде. Шунда яраннарны ыра-ера алга табарак аксакал чыкты, кулын күтәрде. – Сабыр ит, сабыр ит, Баламир углан, сабыр ит! – диде ул болдыр янына ук килеп, әмма күтәргән сөңгесен Винитарга төбәгән килеш катып калган Баламир бәккә. Винитар король теләр-теләмәс кенә кылычын төшерде, кемдер йөгереп менеп аның кулыннан кылычын алды. Моны күреп, Баламир бәк сөңгесен җиргә кадады. Һәм Винитарга күрсәтеп, яраннарына: – Читлеккә! – дип боерды.
V Язгы карлы-буранлы юлдан читлек эчендә барганда король Винитар артта калган көннәрдә һәм айларда кылган гамәлләрен кайта-кайта күз алдына китерде һәм уй-хатирәсе һәрчак бер вакыйгага килеп төртелде – Бож кенәз һәм аның улларын тәреләргә кадаклатып җәзалауга. Бөгәрләнеп читлек эчендә ятса да, торса да, кургашын болытлар белән томаланган күккә бакса да, аның күз алдыннан кар өстендә яткан тәреләр, сакалы биленә җиткән ак чәчле, ак сакаллы Бож кенәз, берсеннән-берсе үсеп-исәюдән ерак китмәгән уллары, ни кылырга белми җәза мәлен көтеп торган халык. Тоташ карадан киенгән монахлар, мәҗүсиләрне җәзалаудан тәм тапкандай кыландылар. Барысы да, барысы да күз алдында. Иленә кайткач, әсирләр өчен Византия сәүдәгәрләре аңа янчык-янчык алтын солид түләделәр. Алтын солидларны ул халыкка түгел, дружинасына өләште. Әнә шунда Винитар үзен чынлап та илбашы итеп тойган иде. Бу хәл ил атакайларына ирешкәч, үз кырына килгән аксакалларны сугышчыларыннан куып тараттырды. Винитар корольдән аермалы буларак, атасы Германрих король коллар саткан акчадан картларга да өлеш чыгарыр иде. Әнә шуның өчен аксакаллар атасын күккә чөеп мактадылар, мәдхияләр укыдылар. Винитар король исә аксакалларга берәр солид та бирмәде, ул гынамы, җыелган аксакалларны, куып тараттырды, һәм бу аның зур хатасы булды. Аннары нигә соң әле үзенең король икәнен раслау өчен нәкъ менә Бож кенәзне сайлады. Бит атасына тагын дистәләрчә халыклар ясак түлиләр иде. Чуды, мари, весь, мордва халыклары барысы да атасының ясакчылары иде. Аларга да юнәлә ала иде югыйсә. Атилла хан Германрих король җирләре аша өермәдәй узгач, ул халыклар барысы да Тын елгасы буенда төп ыстанда калган яубаш Атилла атасы Мәңгүк ханга барып баш игәннәр. Шул сәбәпле Винитар король ул халыкларга ясак җыярга барырга кыймады. Ә Бож кенәз кул астында гына иде. Ялгышты, ялгышты Винитар. Ни генә булмасын ул икенче тапкыр Бож кенәз җиренә яу йөрергә тиеш түгел иде. Бит аны халкы король сурәтендә күрә башлаган иде инде. Әмма тәкәбберлек, мин-минлек, үзгә үтә үҗәтлек, ул гынамы, атасы кодрәтен кайтару теләге алып барды аны Бож кенәзгә. Әнә шул теләк бүген аны читлеккә кертеп утыртты. Таныш урманнар, елга буйлары, тау-калкулыклар, карлардан арчыла башлаган алаланып калган туган җир. Юридерме, уратыбрак булса да Баламир бәк Винитарны Бож кенәз җирләре аша илтә иде. Әйе, әйе, Бож кенәз белән ул явызларча кыланды. Калага бәреп кергәч, каннары кызган готлар кем күпме тота ала, шул хәтле ир-егетләрне, хатын-кызларны бауга бәйләп Готстанга алып киттеләр. Винитар король боларның барысын да күреп торды, ул Бож кенәзне һәм аның улларың җәзалау белән мәшгуль иде. Калага үтеп керүгә, Винитар үзе Бож кенәзнең сараена үтте, сарайга ут салганнар иде, ул ашыкты, кабаланды, бүлмәләрдән узганда сакчыларының башлары киселгән мәетләрне күреп, алар аша сикерә-сикерә узды. Ул Бож кенәзнең кызларын эзләде һәм аларны түр бүлмәләрнең берсендә тапты... Тапты да аларны алып чыгып, җансакчысына бирде, Готстанга алып кайтып китәргә кушты. Винитар үзалдына калтыранып куйды. Үлемнән курыкмады ул. Хәзерләнгән иде инде ул аңа. Ул Атилла ханның күзенә күренүдән курыкты. Бит ул аңа ташлама ясады, Гунитар корольнең ясакчысы итеп калдырды. Ә ул король булырга теләде һәм булды да. Тик ни белән бетте король булу?.. Дистә еллар буена хаким һәм хөкемдар булган Германрих король ил-дәүләте тамырдан юк ителде. Илнең соңгы короле читлектә утыра. Ә менә Бож кенәзнең оныгы Гунитар көтмәгәндә яубаш Атилла ярдәме белән дәүләтле булды. Читлек кысан булса да Винитар торып басты, ямьсез рәвештә кечкенәдән тышка чыкты. Әмма читлекне саклаучы яугирләр аңа бөтенләй игътибар итмәделәр, алар өчен ул гүя юк иде. – Һәй син, Атилла яубаш ялчысы. Миңа Баламир бәкне табып китерегез, минем аны күрәсем килә, – диде Винитар арба янәшәсендә ат өстендә барган сакчыга. – Урынын бик әйбәт, король, утыра бир. Ә Баламбир бәк өчен кайгырма, аны Атилла хан чапкынын җибәреп, Гунитар король кайтканчы Готстанда калдырды. Синең сарайда тора ул хәзер, Виница атлы хатын белән. – Виница, Виница. Нинди Виница?! – Хәтерең яңартыйммы әллә, король. Синең сеңлең. «Виница, Виница, сеңлем, син Баламир кулында?! – дип авыз эченнән кабатлады Винитар король. – Виница Баламир кулында! Каян килеп? Бит аны Атилла хан меңбашы Актарга биргән иде». Кинәт аның күзләренә яшь йөгерде, Винитар бүре тиресеннән теккән башлыгын күзләренә үк төшереп куйды. Оят иде аңа елау, король башы белән. Һәм кем алдында? Үзе дә белмәде. Кем аңа бу сакчы? Һичкем түгел. Тик барыбер үкенечле, йөрәк әрни, бәгырь телгәләнә. Ә бит Готстанда атасын алыштырасы иткән иде. Булмады. Мәрхүм атасы Германрих король Рим империясе магистрларына табак тотудан ары китә алмады. Бу хәл Винитарга үсмер чакта ук ошамады, атасы өчен ул һәрчак гарьләнде, үте сытылырдай итеп гарьләнде. Һәм кат-кат үз-үзенә ант итте – тәхетне биләгән көндә үк ул Готстаннан канэчкеч римлыларны куып җибәрәчәкмен дип үз-үзенә ант иткән иде. Ләкин Атилла яубаш өлгеррәк булды, римлыларны үз йортларында кыйный. Әйе, тәхеткә утыруга, калага римлыларны кертмәячәкмен дип ант итсә дә, тәхеткә утыруга, барысын да онытты. Төп дошманы булып римлылар түгел, гун яубашы Атилла калды. Ул аңардан Бож кенәз белән берләшеп үч аласы иткән иде, тик Бож кенәз аны аңламады. Гаярь егетләре белән аңа килеп кушылмады. Әле булса күз алдында, агачлар өеп, такта табутка салган йөз дә ун яшьлек атасының мәетенә карап торганда, мәетне яндырырга өйгән ут салучы кешеләргә ачуы чыгып, ни кылырга белми янган мәет янында арлы-бирле йөргән иде. Аннары ике кулы белән йөзен каплап, җиргә ятты һәм үксеп елады. Аның бу кыланышын Атилла яубаш карап торды. Бәлки нәкъ шул вакытта гуннар яубашында аңа карата кызгану хисе тугандыр һәм шуңа аны Гунитар корольнең ясак җыючысы итеп калдырган булгандыр?.. Читлек эчендә тынып калган Винитар корольнең янә-янә күз алдына Бож кенәз килә. Калага алып кайткан кызларны сәүдәгәрләр дә күргәннәр. Әмма җансакчысы кызларның берсен дә сатмаган. Илгә кайткан Винитар гомумән гадел булырга теләде, ул кызларның берсен үзенә калдырды, калганнарын дружинасы башлыкларына бирде. Аңа --- битарафлык килде һәм күңеле вә йөрәге тулы кайгыны, чарасызлыктан туган халәтне хәмер белән басарга кереште. Әлбәттә, илбашы шушы хәлдә булганда Баламир бәккә каланы алу авыр булмады. Ниһаять, Винитарны әсир иткән гаскәриләр Дунай елгасына җиттеләр. Сулъяк ярда бер төн кунгач, иргә белән елганы кичтеләр, һәм берара үтүгә, алда ап-ак такта белән коймаланган кала күрделәр. Гасырлар буена халыкларны кол итеп Ауропага озатып торган куәтле Германрих король улы Винитар бу төбәкне беренче тапкыр күрә иде, әлбәттә, Ауропа йөрәгендә диярлек күтәртелгән каланы да. Каланың уртасында бар биналардан да өстен булып, Атилла ханның сарае тора иде. Моңа ышануы мөмкин түгел иде. Винитар бармаклары агарганчы читлек агачларын кысты, яңак итен чәйнәде. Читлекне әнә шул сарай каршындагы мәйданга китереп туктаттылар. Читлек янына Атилла хан үзе түгел, аның рухи атасы Хилхәл килде. Башта ул берни әйтми читлекне урап чыкты, кат-кат Винитарга карап алды. Әсирнең башында бүре бүрек, өстендә җылы каеры тун, аякларында йөнтәс итекләр. «Салкын тиярлек киендермәгәннәр иде яшь хыянәтчене», – дип уйлады Хилхәл атакай.
|