|
Икенче китап 4 pageDate: 2015-10-07; view: 373. – Король, – диде ирен чите белән мыскыллы елмаеп Хилхәл атакай. – Син тиңе булмаган хыянәткә баргансың, Атилла хан канаты астына кергән Бож кенәзнең аксакалларын кылычтан уздырып кына калмыйча, кенәзнең үзен, улларын Византия монахларыннан тәрегә кадаклатырга хокук биргәнсең. Атилла хан сиңа шул хокукны Гунстанда бирә. Ләкин җәзаларлар сине Византия монахлары түгел, ә Рим җәлладлары. Винитар атакайдан моны көтмәгән иде, ул аны Атилла хан үзе җәзалар дип уйлаган иде, ә хәйләкәр гун барысын да атакаена тапшырган. Бож кенәзне ул Византия монахларыннан җәзалаткан булса, Атилла аны Рим җәлладларыннан җәзалатачак. Дөньяда Рим җәлладларыннан да мәкерле җәзалаучыларны табуы кыен, чөнки гасырлар буена баш бирмәгән халыкларны һәм колларны җәзалап яшәгән римлылар адәм баласын җәзалауның мең төрле ысулын беләләр иде. Хилхәл атакай Винитар корольнең кызарып беткән кулларына, читлектән чыгардай булып елышкан кан сауган йөзенә күз төшереп алды. Ни өчендер Винитар да үз кулларына карады. Шушы кулларны чөй тишеп керсә!.. Аның ни турында уйлаганын аңлаган кебек Хилхәл атакай: – Синең кул-аякларыңа тимер чөйләр кагарлар, – диде. Шулай диде дә китеп тә барды. Хилхәл атакайның шул сүзләреннән Винитар корольнең йөрәген шаулап кан саугандай булды, башы әйләнеп китте һәм буш капчык кебек читлек төбенә ишелеп төште. Аңына килгәндә ул кала читендәге юл кырында итеп күрде үзен. Читлекне халык уратып алган, кар өстендә яңа гына ясаган тәре ята, аның янында җәлладлар урала. Винитар хыялы белән Өрәк алласы алдына төште, кичерүен үтенде. Аның ишеткәне бар иде христиан руханилары сөйләделәр, имеш, ул диндәге кайбер кешеләр үлгәннән соң тереләләр. Гәрчә моңа ышанып җитмәсә дә, үз вакытында христиан диненә түнмәвенә үкенеп куйды. Әйе, христианнар алласы аны яңадан терелтсә, аны, готлар короле Винитарны!.. Халык һаман җыела, ә Атилла хан юк та юк. Аның каравы җәлладлар ашыктылар. Аны читлектән чыгардылар һәм тәре кырына илтеп салдылар. Баласы-чагасы, олысы-кечесе Римнан килгән җәлладларны уратып алдылар. Ул арада җәлладлар Винитарның тунын, өс киемнәрен, итекләрен салдырдылар, сиңа барыбер дигәндәй, аны тән күлмәгеннән генә калдырдылар. Бүрек-бүрек кар ява башлады. Гадәти бер эшне башкарган кебек җәлладлар Винитарны тәрегә сузып салдылар, кул-аякларын тәрегә бәйләделәр һәм кул-аякларына кагарга тимер чөйләр алдылар. Винитар король бернәрсә дә тоймады, ул күргән һәм ул күзәткән гамәлне аның белән кылмыйлар, ниндидер чит кеше белән эш итәләр кебек иде аңа. Инде күзләре дә һични күрми башлады, ә менә җәллад тимер кадакларны кулына алгач, зиһене ачылып киткәндәй булды – ул акырып җибәрде. Ләкин җәллад аңа мыскал да игътибар итмәде, очлы тимер кадакны кулына алды һәм Винитарның аягына куйды. Винитарга аягына кадак кермәс борын авырту килде һәм ул аңын җуйды. Ниндидер бер мизгелдә аның күз алдыннан карурман эчендәге Өрәк алласы узды, Бож кенәзнең кан эчендә яткан уллары... Аңына килде ул тәрене утыртып, күмгәч кенә. Шунда ул яуган кар бөртекләре томанында кара айгырга атланган кешене күргәндәй булды. Ләкин сәер шәүлә-сурәт бер пәйда булды, бер юкка чыкты. Җан тәслим кылыр алдыннан булса кирәк, аның зиһене сафланып киткәндәй булды. Авырту тоймый, җаны күккә аша, аны бәкләр, корольләр уратып алган, ә Атилла хан юк... Ә бит Атилла ханга тугры калган булса, ул да алар арасында буласы кеше иде... Бу уй аның җир йөзеннән киткән мәлнең иң соңгысы булды... Тәре буйлап кып-кызыл кан акты, кар яву да туктады Халык тарала башлады. Матәм җирендә берәү дә нотык тотмады, болай да барысы да аңлашыла иде. Беришләрнең күзләрендә яшь иде, хәер, моңа бер дә шаккатасы түгел, адәм баласы өчен кызгану табигый халәт иде. «Тик әллә нигә кызгану хисе бик сирәк кешеләргә генә хас сыйфат», – дип уйлады Хилхәл атакай, йөгәненнән тоткан аты белән янәшә атлаганда. Басу капкасына җиткәндә күрде Хилхәл атакай, Атилла хан үзенең якын бәкләре, корольләре белән ауга чыгып бара. Хилхәл атакай белә иде, алар, һичшиксез, поши йә булмаса болан сыеры булса да ауларлар, аннары түшкәне тунарлар да ап-ак карга куеп, әйләндерә-әйләндерә кыздырырлар. Моны инде ханның бавырчылары кылыр. Ә король һәм бәкләр пешкән бер кисәкне үткен хәнҗәрләре белән кисеп алып, хәмер артыннан кабып, мәзәкләр сөйли-сөйли сыйланырлар, күңел ачарлар. Ә Атиллага хыянәт иткән Винитар өстендә өер-өер козгыннар, ала каргалар тулганыр. Ләкин ау-ау белән, икенче көнне үк Атилла яраннары белән бәйгеләр уздырырга керешер, чөнки ул беркайчан да атасы Мәңгүк хан васыятен онытмады, кат-кат исенә төшерде: «Синең төп максатың, углан, Ауропа халкын коллыктан азат итү, бер җайдан ерак канкардәшләрең дә».
VI «Күп санлы сакчыларны үтеп, без Атилла хан чатырына кердек. Атилла агач эскәмиядә утыра иде. Без түргә үтмәдек, ишек яры калдык, ә төп илчебез Атилла каршына үтеп, аңа сәлам юллады. Һәм ханга император хатын бирде һәм әйтте – император ханга һәм аның гаиләсенә исәнлек-саулык тели, диде. Атилла илчегә әйтте: «Грекларга да мин алар теләгән сәламәтлекне телим». Шуннан соң Атилла Вигиләйгә ачу тотмады, алай да син оятсыз хайван дип әйтте. Ничек оялмыйча минем каршыма килдең, дип үртәлде, чөнки Вигиләй солыхта әйтелгән качкын гуннарны китермәгән иде. Вигиләй бездә бер генә качкын гун-скиф та юк дип акланды, ә тоткыннарны барысын да китердек, диде. Атилла ана: «Мин византиялеләргә ышанмыйм, ялганлаганың өчен мин сине казыкка утыртыр идем, кошлар чукып бетергәнче торыр идең шунда. Ләкин мин моны кылмыйм, чөнки илчелек тәртибен саклыйм», диде. VI гасырда яшәгән тарихчы Мирдан тарафыннан илче Прыск язмаларыннан күчереп алынган тексттан.
Иртән торып, юынып, Тәңрегә дога кылып һәм аңардан изге көн сорап кергәч, Атилла ашап-эчте дә кулларын баш астына куеп, сәкегә сузылып ятты. Аны бүген Иллак улы язмышы борчый иде. Ул аны иң елгыр егетләре белән Һөнәрия артыннан җибәрде җибәрүен, тик исән-сау әйләнеп кайтырмы углан?.. Кичә аңа ирештерделәр, Иллак улы кайтыр юлда икән инде, тик Һөнәриясез. Бу хәбәр Атилланы куандырмады. Димәк, углан үз дигәненә ирешә алмаган. Шуңа күрә ханның кәефе юк иде. Ул хәтта баланы йоклатып, кырына килеп яткан яшь хатынга да тартылмады, торып киенде дә сарайга китте. Ул шикләнми иде, улы Иллак исән-имин кайтыр. Тик бит ул теләгән кыз юк, весталка кыз! Кичке якта арыган-алҗыган килеш, тәхет ягына Иллак углан килеп керде. Исән-сау, гәрчә кәефсез булса да Атилла аны кочагына алды һәм каршына утыртты. – Йә, сөйлә. Кыз кая, весталка кыз?.. Углан гаепле кеше сыман бертын дәшми торды, чөнки гун төркиләренә хас батырлык кылмаган, җитмәсә буш кул белән кайткан иде. Йомшаграк табигатьле иде баш угланы, Диңгизид белән Ирнак кебек чәчрәп тормый, ләкин орыш кырында һәрчак егет булды, бернидән дә куркып тормады. Кызлар кебек матур йөзле үзе, шактый буй гәүдәле, бабасы кебек җирән чәчле, бер дә кызларның күзе төшмәслек егет түгел иде… – Һөнәриягә килен дип әйтергә ярыймы? Сорау җитди иде, нәкъ Атилла соравы – күзгә карап әйтте. – Без аның белән өйләнештек, атам, Аквиләй каласында айдан артык аерым бер өйдә яшәдек. Яраттым мин аны, атам. Ләкин император Валентиан безнең кайда яшәгәнебезне белгән дә легионерларын җибәргән. Орыша-орыша качарга туры килде. Егетләрем югалтмадым, барысы да исән-саулар, Һөнәрияне коткара алмадык, үзебез белән алып китә алмадык, атам, атта йөри белми. Аннары легионерлар аның артыннан килгәннәр иде, аны укка алулары бар иде. Иллак углан торып басты, ике күзе тулы мөлдерәмә яшь иде. Атилла хан ата буларак аны юатырга тиеш иде, ләкин юатмады. – Берничә көн ял ит. Аннан күз күрер, углан, – диде. – Аны Римга алып киткәннәр, атам. Миңа юлда ук ирештерделәр инде, легионерлар белән Аэцәй дә килгән диделәр. – Аэцәй! – дип торып ук басты Атилла хан. – Аэцәй, ул легионерлар белән түгел, миннән алып качкан меңбаш белән килгәндер әле. Беләсеңме ни өчен, углан?.. Белмисең. Валентианга ярарга тырыша ул. Менә нәрсә, углан, бар, ял ит. Һәм бер атнадан минем каршыма кил. Мин сине елгыр гуннарым белән Римга җибәрәм. Кыз урларга. Римга бар, кәләшең тап һәм илебезгә алып кайт. Шул булыр сиңа минем йөгем, углан. – Рәхмәт атам. – Рәхмәтне кәләшең алып кайткач әйтерсең. Римда син ялгыз булмассың. Анда сине Улда көтә, ярдәм итәр. Ә син кәләшеңне тап та илгә алып кайт. Улдага әйт, илгә кайтсын, ул миңа монда кирәк. Атаң тиңе булмаган яуга җыена. Иллак тураебрак басты, атасына карады, яшьле күзләрен җиң очы белән сөртеп алды. – Яхшы, атам, мин барысын да син кушканча эшләрмен. – Ял ит, озын юлга хәзерлән, углан. Атилла угланны ишеккә кадәр озата килде. Ышанып җитми иде ул Иллак угланның илгә әйләнеп кайтуына, ләкин шайтан өметсез, диләр бит, алай да өмет итә иде. Углан Һөнәрияне илгә алып кайта алган хәлдә, ул Валентиан императорның гына түгел, Аэцәйнең дә борынына чиртәчәк иде. Ә сизә-тоя иде Атилла Аэцәй белән алар очрашачаклар әле, очрашачаклар... Тик кай тарафларда, нинди шартларда? Кич якта яшь хатыны Элиана өенә кайткач, аңа кинәт кенә авыр булып китте, башы әйләнде, күңеле болганды, күз аллары караңгыланды. Элиана хатын тиз генә табибны чакыртты, грек табибы ханның беләгеннән канын агызды, шуннан соң гына бераз тынычлангандай булды Атилла һәм бик тиз йокыга китте. Китәр алдыннан табиб Элиана хатынга әйтте: – Сак бул, матрона, ханга бертөрле дә әче эчемлек ярамый, эчәсе килсә чишмә суы гына бирегез, – диде. ...Атилла таң аткандарак кына уянып китте, һәм бик озак уйланып ятты. Әйе, озын юл үтте ул, бик озын хәтта. Идел-Урал буйларыннан килеп, Днепрны кичеп, Дунайга җитеп менә дигән кала күтәртте. Бу гамәле Ауропа түрәләренә ошамады, чөнки мәңгелек империягә яный башлады. Ябык арбаларда көнчыгыш Ауропадан көнбатыш Ауропага җиткән гуннарны империя танырга теләмәде, кабул итмәскә тырыша. Империя түрәләре аңа карата барлык этлекләрне дә эшләделәр бугай инде. Ни өчен соң әле аңа кисәк кенә начар булып китте?.. Кичә кич белән кайтырга торганда гына ниндидер сурәт күтәреп Хилхәл атакай килеп керде. Рим императоры Валентиан аңа ханны мыскыл иткән сурәт ясатып җибәргән иде. Әнә шул сурәт Хилхәл атакай кулына килеп кергән, ә атакай аны сарайга алып килгән иде. Рәсемгә карауга ук сизде Атилла, яшь император аннан көлгән. Сурәт болайрак ясалган иде: Атилла ханның башы түмәрдә ята, ә император кулында айбалта. Ул гынамы, император Валентиан Атилла ханның башына басарга дип бер аягын күтәрә төшкән... Әллә нигә әнә шунда начар булып китте аңа. Юкса рәсем генә бит инде. Ләкин икенче мәлдә инде ул үзалдына елмаеп куйды һәм Хилхәл атакайга: – Сурәт ясаучылар тап, артыгы белән түлә һәм минем урыныма император Валентианны куеп, айбалтаны миңа тоттырып сурәт ясат та Римга җибәр, – диде. – Булыр, эшләрбез моны, Атилла хан, – диде Хилхәл атакай.
* * * Актар төмәнбашның иң елгырларыннан җыелган мең сугышчысын Иллак җитәкчелегендә Римга озаткач кына Атилла хан тынычлана төште. Чөнки аңа ирештерделәр – Һөнәриягә өмет итеп, Римга таба гепидлар короле Атакыр да юнәлгән икән. Бу хәбәрне ирештергән кешегә Атилла хәтта җавап та биреп тормады. Бер уйлаганда Иллакның кызны алып кайтуына ышана иде ул. Һәрхәлдә асыл егетләре белән Иллак углан Атакырга гына бирешмәс, үз дигәненә ирешер. Хак, Атилла Иллак улы өчен горурлана алмый – өйләнгәннән соң Аквиләй каласында кәләше белән ятса да, хатыны булып киткән Һөнәрияне илгә алып кайта алмады. Ахыр килеп, бу ике батыр арасына Аэцәйнең килеп кушылуы бар иде. Тагын Аэцәй! Ә бит ошбу ике йөзле кеше гуннарда тәрбияләнде, гун картларыннан орышырга өйрәнде, гун телендә сөйләште. Аэцәй исеме теленә килүгә, Атилла, торып, арлы-бирле йөри башлады. Сатлык җан Аэцәйнең гуннарның кан дошманы булган Теодорих король белән аркадаш булып китүе бар иде. Димәк, тагын орыш. Һәм бусы инде соңгысы булыр кебек. Йә Атилла башына җитәләр, йә Атилла империя башына җитә. Тегеләй булганда да, болай булганда да ул тиз генә баш бирешмәс. Ә бит Аэцәй, эт җан, Таңчулпанны куган иде, тота алмады, соңыннан Хилхәл атакайның кызын куды. Куды, тотты һәм кызны үзе белән алып китте. Римда яшь хатынны чукындырганнар һәм, хак булса, яшь хатын үтә диндар христианка булып киткән икән. Уйлар, уйлар... Атилла ханга яшь хатынның өе генә кысан була башлады, ул иңбашына кеш тиресеннән тегелгән җиңелчә тунны салды да салкынча һавага чыкты. Аяк астында чатнап боз ватыла, Винитар корольне җәзалаганда төшкән кар күптән инде эреп беткән, шуннан соң берара җылытып алган иде, тагын суытты. Идел буйларында кышлар кырысрак, усалрак була. Әле анда, әле монда этләр өреп ала. Каланы агач койма белән уратып алсалар да бу дивар гына бер дә дошманнан сакларлык түгел иде. Ләкин Атилла ханның максаты дошманнардан саклану түгел, аларга һөҗүм итү иде. Койма агачтан гына булса да калага зур кәрвансарай төзетте Атилла. Бу хәлдә бигрәк тә Хилхәл атакай тырышлык күрсәтте. Атиллага ул: «Сәүдә халыкларны гына аралаштырмый, илне дә баета», – диде. Халык та күчмәлекне оныта башлады, кала тирәләренә авыл-авыл утырып, утрак көн күрүгә күчтеләр. Күк йөзен каплаган болытлар ертылып киткәндә елга буйлап еракка-еракка сузылган дала-калкулыклар, төбәк-төбәк урман-куаклар караланып күренеп ала. Хилхәл атакай әйтмешли, дөньядагы бар җан иясен ашатучы, яшәтүче Җир-Ана. Адәм баласын тудырган Җир-Ана. Баласы аны рәнҗетсә дә, кичерә, гафу итә торган Җир-Ана. Тәңре аны һәрчак савыктырып, күзәтеп, кулыннан килгән кадәр нурлар коя, шифалы яңгырлар яудыра, бөтен тереклек иясенә җим бирә. Атилла ханның аксакаллары Идел буйларында гомер иткәнгәме, бирегә күчеп килгәч тә тигез далалы төбәкне сайладылар. Атилла ханга: «Илебез шул төбәк булыр», – диделәр. Атилла хан алар белән килеште. «Без монда ыстан гына туктап калмабыз, римлылар кебек зур-зур калалар да күтәрербез, аксакаллар», – диде. Һәм ул каланы күтәрделәр дә. Соңрак Атиллага әйттеләр. Борын-борын заманнарда биредә франклар яшәгәннәр. Соңрак римлылар аларны бу җирләрдән куып җибәрәләр, ә кулга төшергәннәрен коллар итәләр. Император франклардан бушаган җирләргә Рим патрицийларын күчереп утырталар. Патрицийлар франкларның җирләрен үзләштерәләр һәм шунда төпләнеп калалар. Ниһаять, бу төбәк гуннар кулында. Гуннар франкларның күбесен патрицийлардан азат иттеләр һәм үзләренә куштылар, ә күпләренә җирләрен кайтарып бирделәр. Франкларның берише: «Гуннар безне коллыктан азат итүчеләр», – дип кабул итсәләр, берише империя мәнфәгатьләрең якларга керештеләр. Гуннарга кушылып, гаскәриләр булып киткән франклар гун кызларына өйләнделәр, кала-авылларга күчеп киттеләр. Төрле шымчылары аша белеп тора иде Атилла – империядә тәртип китеп бара – империя ялланган гаскәриләр белән сугышуга күчте. Гасырлар буена сугыш аллалары Марска табынган римлылар бик тиз аллаларын алыштырдылар, үзләре кол сурәтендә тоткан яһүдләрнең диннәрен кабул итеп, чиркәүләр күтәрә башладылар. Атиллага да христиан диненә күчәргә дип котыртучылар килгәләде, әмма Атилла бабалары алты мең еллар буена табынган Тәңре диненә тугры калды. Көнчыгыш Рим – Византия исә – үзе бер юл сайлады – колбиләүчелектән баш тартты, колоннар төзеде, ягъни алпавытлар кул астында ялланып эшләүче батраклар хезмәтеннән файдалана башлады, һәрхәлдә Византиядән Гунстанга килгән илчеләр Атилла ханны шулай дип ышандырырга тырыштылар. Атилла аларга ышанды да, ышанмады да, чөнки колбиләүчелек римлыларга гына түгел, грекларга да хас сыйфат иде. Атилла төн урталарында гына өйгә керде һәм иңенә салган тунны ишек кырындагы урындыкка ташлады да сәкегә таба атлады. Яшь хатын Элиана улын йоклатып, аның кырына – сәкегә килеп яткан иде. Атилла хан кеш тиресеннән тегелгән юрганның сак кына бер кырын ачты һәм кайнарланып йоклаган хатынның куенына елышты. Әллә чынлап та йоклап, әллә юри кыланып, татлы итеп ыңгырашып алган хатын ир-канатның салкынча куенына кереп сеңде. Ни өчендер, үзе дә белмәде ни өчен, кайнар сулышы белән күкрәген җылыткан хатынның тылсымлы тәнен тоеп: «Нигә сиңа Рим, нигә сиңа Византия? Нигә алар сиңа, куеныңда татлы гүзәл зат булганда», – дип уйлап куйды.
VII Прискның җиңелчә генә башы әйләнде, зиһене чуалды. Гашыйк булуның ни икәнен белә иде инде ул. Әйе, ул гашыйк. Ләкин Феодорага түгел, ә варварлар ханы кызына. Исемен дә ялгышмый әйтә хәзер – Таңчулпан. Һәрхәлдә бераз ят тоелса да матур яңгырый. – Матур исем. Мәхәббәт мифологиясеннән киләдер инде. – Кыз үзе дә мәхәббәт алласыннан ким түгел. Афродитадан дим. – Идекәй дус, бүген минем йә баш югала, йә мин ул җәйран кызны тотам. – Тотасын дидем ич инде мин сиңа. Син тырышып йөгерсәңме?! Әнә, бар, сине чакыралар. Насыйбын янына барып бас. Бар, бар... Приск кыяр-кыймас кына кыз янәшәсенә килеп басты, кыз аңа карап алды да сәер итеп елмайды. «Көлә, көлә, куып тотуыма шикләнә», – дип уйлады Приск чынлап та курка калып. Ул арада бер гун килеп, кызны егерме адым алгарак алып китте. Һәм шул чак каты итеп чыбыркы шартлаттылар. Приск үзе дә сизмәстән җан фәрманга кызны куа китте. Ләкин кыз ерак иде әле. Ул саллырак адымнар белән куа башлады. Кызга шактый якынайды. Әмма кыз тагын да катырак йөгереп китте, Приск аяк буыннарында зеңләү тойды, хәтта эчен кату ала башлаган кебек тоелды. Ләкин кызны күздән яздырмады. Юк, ул аны тотарга тиеш, сулышына кабып егылып үлсә үләр, ул аны тотар. Тотарга тиеш! Тотарга!.. Чынлап та, җитә башлады бит, чәч толымнары җилферди, тәңкәләре зеңли, шул яктан ниндидер тәмле хуш ис килә кебек. Әллә шуңа, әллә бер-бер башка нәрсә аңа көч бирде, ул кызны куып җитте һәм беләгеннән эләктереп алды. Моңы ышану кыен иде, ләкин ул аны тотты! – Та-аң-чул-пан! Мин сине тот-тым!.. Ул аны кулыннан алды һәм кулыннан алып, кузгалган җиргә таба китте. Барган җайда әйтте: «Мин сине яратам, яратам, Таңчулпан», – диде. – Мин дә сине яраттым, Приск, – диде кыз саф грек телендә. Менә шул сүзе белән кыз аны тәмам әсир итте бугай. Калганы төштә кебек кенә булды. Алар шулай кулга-кул тотынышып. Күркәм хатын янына килделәр, Күркәм хатын аларның чәчен-чәчкә бәйләгәндәй итте һәм икесенә ике атның йөгән тезгенен тоттырды. Приск янына Идекәй килде. – Хәзер далага чабасыз. Анда барысы да әзер, киез өй утыртылган, Таңчулпан барысын да белә. Кыю бул, – диде. Таңчулпан ат менгән иде инде, кузгалып маташа иде, халык шау-гөр килә, әнә шунда ул кузгалып китте. Бик тиз кызны куып җитте һәм ат башлары тигезләшкәч, бер-берсенә кул суздылар. Икесенең дә күзләреннән чаткылар коела кебек иде.
VIII Таңчулпан уянды һәм тыныч кына ята бирде. Юк, ул әле уянмаган, чөнки тирә-юньдәге шау-шуны ишетмәде, ул җаны да уянуын көтте. Ә җаны аның яңа уянып кына килә иде. Җаны уянуга, колагына ят тавышлар ишетелә башлады. Кисәк бөтен күңеле-тәне белән тойды ул: аның кырында җан сөйгәне вә ир-канаты Приск ята. Ирен уятасы килмәде. Төнге назланудан соң исереп-исәңгерәп йокыга киткән ирнең тыныч йокысын бүлдерүдән курыкты. Таңчулпанның инде җаны уянган, җаны җанкисәгенә тартыла, кулы белән булса да ир-канатына сузыласы иде дә, әллә нигә тыелып торды, кыймады. Таңчулпан туган илендә чакта еш кына әнисе куенында шулай кымшанмый ятар иде. Тып-тын гына. Әй, рәхәт иде дә шулай кымшанмый гына әнисе куенында ятулары. Җылы, рәхәт, тыныч, татлы хәтта кымшанмый әни кочагында яту. Хәзер дә шундый хис кичерә ул. Кымшанса, чак кына кыймылдаса, күңеле тулы мөлдерәп торган хис-тойгысы чайпалып китәр, түгелер, юкка чыгар кебек иде. Шуңа күрә кат-кат ир-канатына үрелергә итсә дә, янә-янә тыелды, базмады, бары тик йөгәнсез уй-хисләренә генә ирек бирде. Уй-хисләре исә Константинопольгә күчеп килгәннән бирле бары тик хатирә-истәлекләрдән генә тора иде. Чөнки күңеле әле булса бу хәлгә ышанып җитми иде. Бик тә борчулы иде илдән киткәндә Таңчулпан. Китәр алдыннан ул әтисе янына керде, аңа биргән бирнә-бүләкләре өчен рәхмәт әйтте һәм үзен соңгы көннәрдә борчыган сорауны бирде. Сорау гына түгел, сораулар һәм алар Таңчулпан өчен гадәти генә сораулар түгел иде. «Аның исемен алыштырырлармы? Алыштырсалар, ул нишләргә тиеш? Ире Приск динен кабул итә аламы ул анда? Барысыннан да баш тартканда ары таба яши аламы ул анда? Аннары барысы да аның ризалыгы белән кылынырмы?.. Берсе белән дә риза булмаганда ул нишләргә тиеш булачак?!» Шушы сорауларны биргәндә атасы Атилла хан аңа чак кына сөеп, кинаяле елмая-көлемсерәп карап торды. Киң кашларын җыермады, күренеп тора: ата кеше яраткан кызыннан һәм читкә китәргә җыенган кызыннан шуңа охшаш сорауларны көткән иде һәм хәтта кызына ни әйтәсен дә уйлап куйган иде булса кирәк. – Ир – баш, хатын – муен, кызым. Ул ни әйтә шуны кыл. Әмма Тәңредән чыгуыңны онытма. Һәр диндә дә Тәңре бар. Христианнар безнең Тәңрене Гайсә пәйгамбәрнең атасы итеп кабул иттеләр, һәм бик хаклы рәвештә. Тәңре ул – бер һәм мәңгелек – Күк-Кояштыр. Ул гынамы, Тәңре ак төркиләрнең мәңгелек Алласы. Үз заманында Тәңре Гайсә пәйгамбәрне җиргә иңдерә – рәнҗетелгәннәргә ярдәм итәргә куша. Ләкин аны яһүдләрнең раввалары[2] коткысы белән римлылар җәзалыйлар. Аннары Аллаһы аны күккә ала.
|