Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Икенче китап 5 page


Date: 2015-10-07; view: 376.


– Саташу ич бу, атам, бары тик саташу! Бит христианнар бер Тәңре улы Гайсә пәйгамбәрне өч йөздә күрәләр. Адәм баласы өч йөзле булмаган кебек Хода да өч йөзле була алмыйдыр дип уйлыйм мин. Ата, угыл, рух бер калебкә сыйса да, бер зат була алмый, минемчә.

– Торып тор әле, кызым, бер христианнарда гына түгел, бар халыкларда да һәр кияүгә чыккан хатын ир-канатының динен кабул итәргә тиеш. Ахыр чиктә аңа соңыннан бик яман булуы бар, аны берәү дә аңламас, аңардан барысы да читләшерләр, аны ят итәрләр. Хәтта имансыз дип рәнҗетүгә күчәрләр. Син, кызым, кайда гына яшәсәң дә, нинди динне генә кабул итсәң дә имансызлардан курык, ягъни денсез вә динсезләрдән. Шул ук вакытта кул кушырып, кем дә булса сиңа ярдәмгә килер дип көтеп тә ятма, барысын да үзең хәл ит, үзең чарасын күр. Нинди генә дин булмасын, империя сәясәте белән бәйләнмәгән булса, ул дингә ышанырга була, кызым...

Сөйләшүләре әнә шулайрак тәмамланды, әмма Таңчулпанга барыбер тынычлану килмәде. Тынычлану дигән нәрсә Константинопольгә күчеп килгәч тә килмәде аңа. Атасы җитәкләгән һәм Ауропага алып килгән гуннар Тәңрегә инаналар. Гунстанга барысы да аңлаешлы иде – Тәңре ул – тормыш үзе, кояш чыга, көн туа, кояш байый, кич була, төн килә, тан ата һәм янә көн туа. Җиле-яңгыры да, яңгыры-кары да, салкыны-җылысы да – кышы, язы, җәе, көзе дә – барысы да кояштан, димәк, Тәңредән. Шуңа карамастан, атасы яулаган халыкларның берсен дә хәтта Тәңре диненә түндермәде. Кул астына кергән халыклар үз диннәрендә калдылар, атасы һәр халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклады. Атасы гомумән диннәргә битараф иде. Аскы готлар килеп кушылгач кына аларга Тәңре динен тәкъдим итеп карады, әмма Ардарих йөзендәге король баш тартты. Шуңа карамастан, атасы аларга нинди дә булса шарт куймады. Ә менә Константинопольдә аңа әллә ниткән шартлар куячаклар. Тик моңа әзерме ул? Әзер түгел, түгел!..

Моннан шактый еллар элек, әле Таңчулпан дөньяда булмаган чакта, атасы җитәкчелегендәге гуннар Дунай елгасын кичеп, үзләренә болынлы – тугайлы тигез урын сайлап, кала күтәрәләр һәм бу төбәк безнең яңа илебез булыр, диләр. Каланы күтәрергә Римнан һәм Византиядән осталар китерәләр, аларга ияреп христиан динен кабул итүдән баш тарткан каһиннар атасы кырына килеп ояладылар. Яратып бетермәде Таңчулпан каһиннарны. Бер-бер нәрсә булдымы, терлек суйдыртып, малның тәненә карап юрарга керешәләр. Атасы каһиннарның юравына колак сала идеме, юкмы, әмма исәеп килгән Таңчулпан әле булса хәтерли, юраучы каһиннарга елмая төшебрәк карап торыр иде. Әнә шул юрау корбанына еш кына аркадаш корольләр дә килгәләрләр иде. Шунда яңа унөч яшенә аяк баскан Таңчулпанны бер король улына кәләшкә сораган иде. Бик тә сәер тоелган ул вакытта бу хәл. Әтисе исә корольгә бер сүз дә әйтмәде, бары тик кулын сораган корольнең улына күз генә төшереп алды. Ошамады ханга егет. Ошамады да – бетте. Атасына ошамаган егет Таңчулпанга ошый буламы?!

Ошамаса да атасы әллә чын-чынлап, әллә уенга алып, Таңчулпанны егеттән кудыртты. Ләкин тоттыра буламы ул егеткә Таңчулпан, йөгермәде ул, гүя очты һәм атылган укка барып ябышты. Ары таба егетнең кызны куарга хакы юк иде. Һәй гарьләнгән иде дә соң шунда егет. Исеме дә хәтерендә егетнең – Даһкар. Егет гарьләнде гарьләнергә, әмма соңыннан Таңчулпан янына килеп: «Кызыкай, мин сине кайчан да булса барыбер тотачакмын», – диде. Таңчулпан аның юан гәүдәсенә, ишелеп төшкән икенче иягенә карады да чак кына көлеп җибәрмәде, чөнки ул бу егеттән тоттырмавына ышана иде. «Тоттырсам тотарсың», – диде бугай ул аңа. Әллә шуңа ачуы чыгып, әллә үтә үҗәт булды егет, аны һәр елны куды диярлек. Ләкин Таңчулпан исәйгән, буй алган, тәмам җәйранга әверелгән иде. Аны берәүнең дә тота алмавына ул ышана иде, ә менә Прискка тоттырды. Әллә кай ягы белән ошады аңа Византия илчесе. Әй, оныткан икән әле. Аны Аспар атлы бер егет тә куды. Егет Византия императорында хезмәттә икән, Гунстанга тиешле ясакны китергән һәм шунда Кызкуыш туен күреп, тәмам күзе кызган. Имеш, ул да кемне булса да куа. Әйтик, хан кызын Хәтерендә, атасы аңа гуннарның йоласын аңлатып бирде, кызны тота алганда гына кыз аныкы булачак. Шактый елгыр иде егет, үз көченә нык ышанды булса кирәк. Куды Таңчулпанны Куды, әмма Таңчулпан тоттыра буламы? Юк, башкалар кебек Аспар гарьләнмәде, ә килде дә Таңчулпанның кулын кысты. Янәсе, мактыйм.

Ә Приск куды да тотты.

Приск!

Кем син? Галим, тарихчы, язучы, әллә соң илче генәме?.. Бер сүз белән, син император киңәшчесе һәм китапханәчесе. Яшең шактый, ләкин мин синең яшеңне күрмәдем, мин синең миңа гашыйк булган күзләреңне күрдем. Күрдем дә үзем дә гашыйк булдым. Мин сине бүген дә яратып туйганым юк, Византиягә күчеп килгәч тә. Бераз шиккә калыбрак килсәм дә, күрдем, төшендем, бер дә куркасы юк икән, монда да шундый ук кешеләр. Тик тоткан сәясәтләре, дөньяга карашлары гына үзгә, әйе, шактый нык үзгә. Ахыр чиктә, аны сакларга атасы бер мең атлы гаскәри җибәрде. Алар саклый аның тынычлыгын, бер җайдан Прискның йорт-каралтыларын да.

Приск!

Уяумы син, бәгырь? Уянган булсаң, ни уйлап ятасың? Син миңа кичә ипподромны күрсәттең, аннары император сараена алып кердең. Император белән таныштырдың. Императорың миңа начар кеше кебек тоелмады. Аннары без синең вилла-утарыңа кайттык. Авыру анаң мине теләр-теләмәс кенә кабул итте. Күрдем ич мин, сукыр түгел, син дә бераз уңайсызлана калдың. Чөнки синең анаң Атилла хан кызына өйләнүең ошатмады һәм хәтта ышанмады, мине кыз бала итеп кабул итте. Ә син аңа минем хатыным, дидең. Әниеңнең күзләре шарланды: тәмам исе-акылы китте. Әйе ничек инде аның бердәнбер улы ниндидер кыргый Атилла хан кызына өйләнсен ди?! Аннары мәҗүси ич бу бала, димәк, никахсыз, мәҗүсиләрчә өйләнгәнсең. Бу инде христиан кешегә гөнаһ. Никах укыту өчен башта бу кыргый баланы чукындырырга туры килер. Чукынса әле, чукындырсалар. Хан кызы ләбаса! Кырыгынчы дистәгә аяк баскан улы Прискны күптән өйләндерәсе килә иде ананың, бай бер грек кызына. Ә син, улыкаем, далада туган кыргый затны алып кайткансың, җитмәсә җәйран кебек юка, чандыр үзе. Сайлаган затың үтә гүзәл булса да, грекча сөйләшсә дә, балакай, башта анаңнан рөхсәт алыр идең. Хатынын матур, чибәр, зифа, әмма өйләнүең миңа ошамады, балакай, ошамады.

Шул чак, капкаларны ачтылар һәм утар ишегалдына мең атлы гаскәри килеп керде. Әнә шунда ана кеше әкрен генә бер якка ава башлады. Приск аны эләктереп алды һәм күтәреп өйгә кертте, ятагына салды, су китерде.

– Балакаем, – диде күзләрен ачкан ана. – Нигә сиңа бу гаскәриләр?

– Киленең сакларга, – диде ни әйтергә белми аптыраудан Приск.

– Нинди килен?

– Таңчулпанны.

Ары таба сөйләшүне артык күрде бугай, ана кеше, стенага таба әйләнеп ятты һәм дәшмәс булды.

Әмма Прискның әнисе тора-бара барысы белән дә килеште тагын. Тик гомере генә кыска булды. Әллә улы кыргый Атилла хан кызына өйләнгәнгә, әллә чынлап та тәкъдире җитеп, тыныч кына үз ягында вафат булды. Приск әнисен чын христианнарча җиренә җиткереп җирләде һәм җиң сызганып үз эшенә кереште. Анасының кинәт булган вафаты турында ул Таңчулпан янында гомумән сүз кузгатмады. Чөнки әнисе яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган иде инде. Ә Аллаһы берәүгә дә ике гомер бирмәгән, диде аңа ир-канаты әнисен җирләп кайткач, анда да Таңчулпанга түгел, башка берәүгә әйткән кебек кенә.

Таңчулпан күз карашы белән генә йокы бүлмәсенә күз йөртеп чыкты. Өй түшәмнәрен агачтан, әмма өй диварлары тигез кырлы кирпечтән өелгән иде. Бүлмәнең көнчыгыш ягында зур гына тәрәзә. Тәрәзәгә өрфә кебек кенә юка фарсы тукымасыннан пәрдә эленгән. Пәрдә тукымасында җилкәсе аша салган таякка капчык аскан көтүче бара, аның кырында икеме-өчме сарык. Әлбәттә инде бу Элиана сөйләгән Гайсә пәйгамбәр. Христианнар аны башта көтүче йөзендә күргәннәр бугай. Ятак каршында зур гына көзге. Ятак киң, иркен, телисен – тәгәрәп йөр. Тик менә юрганнары башка – шома табгач[3] ефәгеннән, әллә йон, әллә мамык салып сырган, аннары юрганда җофар тиресеннән килгән хуш ис тә юк. Килә-килүгә Таңчулпан җофар тиресеннән тегелгән юрганын ябынмакчы иткән иде, әмма асрау хатын пөхтә итеп җыйган юрганны күреп, бу уеннан кире кайтты. Аннары Приск юрганны ачып, Таңчулпанны үзе үк ятакка дәшкән иде. Юк, ул аны ятакка күтәреп салмады, ап-ак ефәк тышлы мендәрне дә баш очына ташламады, ул аңа бары тик ике кешелек оҗмахка керергә ишарә ясады. Юк, нидер әйтте әйдә, Таңчулпан, мәхәббәт оясына, диде. Таңчулпан аның җаны-тәне белән ятакка чакыруын һәм күз карашы белән үк назлый башлавын тойды һәм ялт итеп кенә юрган астына керде һәм башыннан кала юрганга бөркәнде. Ул да түгел Приск аны юрган астыннан эзли башлады. Чыр-чу килделәр, бер-берсеннән качышлы уйнауга кайтып калды, ахыр бер-берсен таптылар, кочаклаштылар да йөрәк тибешләрен, кайнар сулышларын тоеп, тынып калдылар. Йөрәкләре генә сөйләште бугай. Бу уен Таңчулпанга шул чиккә җитеп ошады ки, кат-кат кабатлыйсы килде. Ләкин ир-канаты аны эләктереп алган иде инде – җибәрмәде, назлый-сөя башлады. Таңчулпан исә аның кочагыңа иңүгә, тагын ни булыр дип сулышын алырга да куркып, тынып калды. Ләкин бу чын курку түгел иде, бу илаһи бер якынлык кылуга юнәлгән тансыклау мәленә җавап көтү генә иде.

Тансык иде Таңчулпанга иренең назлавы. Сөю-назланудан ул кайчак чарасыз калгалады, әле күккә ашты, әле инде ни кылыйм тагын дип, татлы итеп ыңгырашып алды. Әнә шунда мифик сагыштан туган мәхәббәт ялкыны аны иренә таба кузгатты – ул ир-канатына кулын сузды. Әмма ул аңа кагылырга да өлгермәде, Приск аның кулыннан эләктереп, кочагына иңдерде. Бу хәл шул хәтле тиз булды ки, хыял хиссиятенә төренеп яткан Таңчулпан, бөтен тәне-җаны белән эреп киткәндәй тойды үзен.

– Син йокламыйсың икән ич, Чулпаным!

– Мин синең уянганыңны көтеп яттым, – диде Таңчулпан, аның кайнар сулышын тәнендә тоеп.

– Мин күптән уяу инде, күгәрченкәй, нишләп бу һаман гөрләми дип кенә ятуым иде.

– Торабызмы?

– Ә син миңа кичтән ни әйттең? Исеңә төшеримме әллә? Сине кымтырыклый башлагач, йоклыйк инде, бәгырь, иртәнгә калдырыйк димәдеңме?..

– Син мине дөрес аңламагансың, бәгырь. Мин сиңа алай дип әйтмәдем, иртәнге аш татлырак була дидем, иртәнгә калдырыйк дидем.

– Чынлап та иртәнге аш татлырак микән, без аны хәзер сынап карыйбыз, күгәрченкәй...

Әйе, ул аңа ияреп үз теләге белән чит-ят калага килде. Кем дә аны көчләп Прискка биреп җибәрмәде. Атасы аңа бер тапкыр әйткән иде, кайчандыр ул да Римда булган, аз-маз укыган да хәтта. Ләкин ул аннан качкан, ошамаган аңа империя тәртипләре. Хак, Рим, Константинополь калалары мәшһүрлекләре белән аны да тартып тордылар. Ләкин Прискны очратканга кадәр ул һич тә ошбу олы калада яшәрмен дип уйламаган иде. Бу аның язмышыдыр, күрәсең. Приск назлаганнан соң тын гына яткан Таңчулпан әнә шуларның барысын да янә бер тапкыр күңеле аша уздырды. Үзе теләп кылган гамәленә ул ышанды да, ышанмады да. Ә бит бер тапкыр гына икеләнмәде, йөз тапкырдыр, мөгаен. Әмма йөрәген Приск яулаган иде инде, үзе белән һични кыла алмады. Шулай да Прискны бик яратса да йөрәге нидер тоя, күңеле нидер сизенә, аңа биредә җиңел булмаячак. Аннары соңгы көннәрдә тик торганда каласы һәм даласы төшенә керә башлады. Хәтта кырында Приск ятканда да ул туган яклары турындагы уйлардан арына алмады. Бер тапкыр хәтта кыеп, шул хакта Прискка да әйтергә теләгән иде, әмма әллә нигә тыелып калды, ир-канатын кыен хәлгә куярмын дип курыкты. Ул инде бу юксынуның ни икәнен аңлаган иде – аңа туган даласы җитми, су буйлары, атлар кешнәве, тагын әллә ниләр шунда, бигрәк тә алмачуар аты. Ул аңа исеме белән генә дәшәр иде – Кашкам, һәй, чабып та күрсәтер иде алмачуары, бәйгеләрдә еш кына асыл егетләрне узып, кыз башы белән иң алдан килер иде. Атта чабуның чын тәмен ат бәйгеләрендә катнашкан кеше генә беләдер, мөгаен – атта чапканда җан рәхәте кыла кеше, бигрәк тә далада кош итеп сизә башлый үзен, канат үскәндәй хис итә. Присккамы моны аңларга. Бу хакта Таңчулпан, әлбәттә, Прискка әйтә алмады. Чөнки ул аны барыбер аңламас иде. Аны аңласалар ат өстендә туып, ат өстендә үлгән дала халыклары гына аңларлар кебек. Гуннар исә тәпи йөрер-йөрмәс ат менәләр, ни гаҗәп, ир балалар да, кыз балалар да. Бәлки шуның өчендер гуннарда ир белән хатын-кызны аера торган зат юктыр. Ир дә – ул, хатын-кыз да – ул.

Көн Таңчулпан теләгән шөгыльдән башланды. Наз-сөюдән сүрелеп җитмәгән килеш тора-торуга күлгә төшеп, коенып менде. Күлдән чыккач каравыш кыз ана халат китерде. Таңчулпан каравыш кыз китергән кызыл халатны иңенә салып кергәндә Приск табында аны көтеп утыра иде инде.

– Тизрәк йөр, хан кызы, мин ашыгам, – диде ире һәм табактагы кызыл алманы алып капты.

Танчулпан ирнең сүзләренә гелән игътибар итмәгәндәй тиз-тиз өстен алыштырды да табын янына килеп утырды. Күз ташлауга ук күрде ул – ире кинәт кенә җитдиләнеп киткән иде.

– Көн матур бүген, аяз, кояш, – диде Таңчулпан. – Су да Җылы сыман, рәхәт. Судан чыккач кына бераз салкынча булып китте.

– Сине чукындыручы атаң император үзе булыр, – диде Приск гадәти бер хәбәр җиткергәндәй, ә үзе әле бер ризыкка үрелде, әле икенчесенә. – Император моны үзе теләде, Чулпаным.

– Син миңа икенче тапкыр инде Чулпаным дип дәшәсең кабат искәрәм, минем исемем Таңчулпан.

– Чукынганнан соң сиңа икенче исем бирерләр, ләкин нинди генә исем бирмәсеннәр, мин сиңа Чулпаным дип дәшәрмен күгәрченем.

– Император миңа нинди исем тәкъдим итте соң?

– Исемне бер император гына түгел, епископ та сайлый Килешерләр, хан кызына начар исем кушмаслар.

Таңчулпан табактагы койкага үрелде, алды, уз савытына салып ашый башлады. Койка кагылган саен калтыранып тора иде. Сиңа яңа исем кушабыз дигәч, нигәдер аның йөрәге койка кебек калтырый башлады. Ир-канаты кинәт кенә аның үтә бер изге булган нәрсәсенә кагылган шикелле тоелды. Рәнҗү тоймады, ә менә кимсенү тойды. Ары таба ул иренә дәшмәде. Күренеп тора, ирнең дә кәефе юк. Таңчулпанына епископ бирәсе исем, күрәсең, ир-канатына да барыбер түгел иде.

– Сезнеңчә Чулпан ничек атала дидең әле?

– Әйттем ич инде – Венера.

– Әйе, Венера бит әле, – диде Таңчулпан битараф бер рәвештә, чөнки аңа Элиана бу хакта илдә чакта ук аңлаткан иде инде.

– Ләкин сиңа ул исемне алырга ярамас, Чулпаным. Сиңа башка исем кушарлар. Ә син минем өчен, кабат әйтәм, һәрчак Чулпаным булып калырсың.

– Ни өчен, нигә алай дисең?

– Венера мәҗүси греклар исеме. Бүгенге греклар гаять диндар халыкка әверелделәр, исемнәрне яһүдләрдән алдылар. Бер сүз белән, борынгы бабалары йөрткән исемнәрне бөтенләй оныттылар. Ярый, анысын куеп торыйк. Мин синең өчен шат, Чулпаным. Үги ана булса да Элиана сине күп нәрсәгә өйрәткән.

– Әйе, Приск, мин аңа рәхмәтле. Ул мине грекча укый-язарга, оста итеп сөйләшергә өйрәтте. Ул гынамы, укыган бер китапка үз фикереңне әйтергә өйрән дип тукыды. Ләкин мин Элианага кадәр Хилхәл атакайдан да белем алган идем, Приск. Хилхәл атакай мина: «Халыкка хезмәт итәргә өйрәнмәгән түрә үз рухына да хезмәт итә алмаячак», – дип кабатлар иде.

– Хилхәл атакай акыллы карт, мин аның белән сөйләштем. Әйе, акыл иясе ул. Һәм мин анда шуны сиздем вә күрдем – ул синең атаңның киңәшчесе генә түгел, рухи атасы да, ягъни мөгаллиме дә булды.

– Хилхәл атакай Тәңрене зурлый, Тәңре юлны Буддадан алган дип бара.

– Бәхәссез, Чулпаным, бер генә дин дә шыр-шәрә урында тумаган Ләкин диннәр турында бәхәсләшүне мәгънәсез шөгыльгә саныйм мин. Динне һәр халык үзенчә кабул итә, үзенчә аңлый, халык кына түгел, һәр кеше дә. Әйткәнемчә, греклар динне «Яһүдләрдән алалар, ләкин динне үзләренең вәзгыятенә, мохитына килештереп язалар. Изге китапларын дим. Борынгы яһүдләр Сөенчесе белән грекларның Яңа Сөенчесе арасында зур аерма. Ни өчен соң греклар үзләренең борынгы бабалары Аллаларына хыянәт итәләр, ә ниндидер үзләренә ят булган дингә табына башлыйлар? Чөнки яһүдләр белән грекларның беренче максатлары – Рим империясе канаты астыннан котылу була, ягъни колбиләүчелектән. Христиан дине исә бу ике халыкны берләштерә, ягъни без барыбыз да Аллаһ колы дигән сәясәтне уздыра. Ягъни бу дөньяда император да, балыкчы да, виноград үстерүче дә, иген игүче дә, арба ясаучы да, көтүче дә – барыбыз да Аллаһ коллары, дигән фәлсәфә уздырыла христиан динендә, дөресрәге Яңа Сөенчедә. Грекларның бердәм булып христиан динен кабул итүләре аларга римлылардан аерылып чыгарга бер сәбәп була. Һәм гасырлар буена колония булып яшәгән халык шушы дин аша азатлыкка ирешә, мөстәкыйльлеккә, Чулпаным. Азатлык исә, мөстәкыйльлек бу дөньяда һәр халык өчен дә бөтенләй үк вак мәсьәлә түгел, ул Хода биргән җирдә ирекле рәвештә яшәү дигән сүз.

– Ләкин бит Византия үзе бик тиз империягә әверелә.

– Аның каравы әнә шул дин аша коллар тотудан ваз кичә, – диде тора башлап Приск.

– Бу чынлап та шулаймы, Приск?

– Шулай ук булмаса да, аяктагы богаулар чишелгән. Византия Рим империясе тәртипләрен беркайчан да кабатламаячак. Колбиләүчелеккә бер синең атаң Атилла хан гына аркан ташларга җыенмый, аңа христиан дине күптән аркан ташлады инде, тик җиренә җиткерә алмый калды. Ләкин миңа бернәрсә ачык, Чулпаным, Ауропа халкы коллык богауларын сала башлады, һәм моңа соңгы ноктаны синең атаң Атилла хан куяр кебек миңа.

– Димәк, Приск җаным, кол булмау өчен христиан динен кабул итәргә кирәк. Шулаймы?

– Шулай, Чулпаным, шулай. Чөнки без синең белән шул иңне кабул иткән илдә яшибез. Әйдә, киенә-киенә сөйләшик әле. Син чукынырсың һәм сиңа берәү дә сүз әйтә алмас. Аннары император кадәр император синең атаң булырга ризалык бирде, үзе...

– Хилхәл атакай әйтер иде: көчле – көчсезгә, белемле – наданга ярдәм иткәндә генә ил һәм халык чәчәк атар дип.

– Минем төп максатым, Чулпаным, кеше күңелен аның аңы аша аңлау һәм аңы аша ана тәэсир итү. Хак, бу дөньяда башын диванага салып йөргән наданнар өчен дә юл бар – мәктәпләп ачу. Һәм һәр кешене уку-белемгә тарту.

– Көчләү файдасыз фал, Приск җаным.

– Чарасыз калганчы, кешене көчләп укыту киләчәк буынның изге максаты булырга тиеш, Чулпаным.

– Мин бит укудан баш тартмыйм, нигә бу сүзләрең минем күзгә карап әйтәсең? Мин бары тик сине аңларга телим, синең дәрәҗәңә ирешү өчен миңа нишләргә кирәк?

– Укырга, укырга, Чулпаным. Мин сиңа империяләр тарихын бирәм, борынгы грекларның фәлсәфә китапларын. Укы. Борынгы бавиллар, мисырлар, Рим, ниһаять, ничекләр коллар исәбенә чәчәк атканнар да, ни өчен көтмәгәндә таралганнар, беришләре хәтта тәмам юкка чыкканнар. Бүген исә гасырлар буена чәчәк аткан Рим империясе таралу алдында тора...

– Син хаклы, Приск җаным, хаклы. Тарихны белмичә, киләчәкне күзаллап булмаячак. Һәр кеше өчен дә кирәк фал бу. Бүгенге көннән мин синең иң тыңчыл шәкертең булачакмын. Китапханәң ачык, керәсе дә, тиешле китапны табасы да укыйсы гына...

– Безгә кузгалырга вакыт. – Приск киенгән иде инде, әкрен генә килде дә, көзге алдында торган Таңчулпанны кочып алды. – Мин кайчак, синен өчен куркып куям, Чулпаным.

– Кемнән?

– Белмим. Үзем дә аңлап җиткермим, әмма курку бар.

– Руханиларданмы, әллә императорның үзеннәнме, Приск җаным?

– Тегеләрдән дә, болардан да. Бигрәк тә хәрам атакай Хрисафәйдән. Мина калса, ул бөтен дөньяга үчле кеше. Шул исәптән, сиңа да, миңа да... Атаң Атилла хан аның уй-хыялларын юкка чыгарды, Вигиләйгә биреп җибәргән алтынын алып калды, моның өстенә императорга янады. Хрисафәй атакайны богаулап Гунстанга озатырга кушты, император атаңның бу әмерен, дөресрәге таләбен үтәмәде, Хрисафәйне мин илдән куам дип атана хат язса да, куа алмады, карт шайтан әле булса Константинопольдә.

– Нигә кумаган икән соң?

– Хрисафәйне Феодосийның тутасы Гөлсәрия яклап чыккан диделәр. Йә кузгалдыкмы? Әйдә.

– Бар, залга чык та аз гына диванга утырып тор әле. Мин җыенып җитмәдем. Сабыр ит аз гына. Итәрсеңме?..

– Итәрмен, – диде Приск һәм залга чыгып, диванга чумды. Чумды да уйга калды. Прискны хәрам атакай Хрисафәй язмышы борчымый иде. Ул Чулпаны турында уйланды. Атилла хан никадәр куәтле булмасын һәм акыл белән эш итмәсен, кызы да болай ук ушлы һәм укырга хирыс булыр дип уйламаган иде. Шунда келт итеп исенә төште. Өйләнер алдыннан тик торганда икеләнә калган иде ул. Юк, икеләнү үк түгел иде шикелле, башта өйләнүне уен итеп кабул итте бугай. Бит ул грек. Кыз туенда катнашу ана кайчандыр булган балачак уенын хәтерләтте. Аннары аңа – христиан динендә булган кешегә бу өйләнү берни дә йөкләми иде. Ходасы каршында ул гөнаһсыз калачак иде, шул исәптән халкы алдында да. Ләкин кызны куып тоткач һәм аның белән даладагы киез йортта атна буена сәер бер оҗмах сыман дөньяда яшәгәч, Приск аңлады – ары таба ул бу кешесез яши алмаячак. Әнә шунда киез өйдә, дала уртасында кисәк кенә барысы да чынга әверелде. Менә хәзер алар бергә яшиләр, ахыр килеп чукынуга кадәр барып җиттеләр. Менә монысы җитдирәк иде инде. Таңчулпанны чукындыру айларга сузылырга мөмкин. Чукыну тәртибен Приск яхшы белә. Чукынучыларның һәммәсен дә анадан тума шәрә калдырып, тәненә зәйтүн мае сөртәләр, ахыр килеп анадан тума шәрә көйгә епископ алдында тезләнәләр һәм атнасына бер мунча кермәгән сакаллы «сабый» аларны тәре белән илаһиландыра. Без, греклар, гуннарны кыргыйлар дип кинәнәбез, үзебез кем соң? Кешеләрне, бигрәк тә хатын-кызны чукындыру кагыйдәсе үзе үк кыргыйлык түгелме соң?! Гуннар бу тәртипне һич тә кабул итмәсләр иде. Иллә нишләмәк кирәк, аның Чулпаны да әнә шулай чукынырга тиеш булачак, иң хәтәре, шунсыз ул аның хатыны санында йөри алмый, гәрчә ничәмә айлар инде бергә, бер мендәргә башларын куеп йокласалар да. Бүген алар янә сарайда булырлар, һәм император Таңчулпанны чукындыру көнен билгеләр. Император үзе! Шаккатмалы хәл. Нигә император үзе? Рухани атакай гына җитмәгәнме?.. Ахыр килеп, чукындыручы атакай кем булыр, хәрам атакай Хрисафәйме?.. Йа Хода, шулай булганда Приск нишләргә тиеш соң? Һични эшли алмаячак. Димәк, бер Ходага гына ялварырга туры килә. Ләкин ишетерме аны Хода, ят җирләрдән Грециягә китерелгән яһүдләрдән килгән, әмма йөзен генә түгел, рухын да алыштырган Гайсә пәйгамбәр?..


<== previous lecture | next lecture ==>
Икенче китап 4 page | Икенче китап 6 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.116 s.