|
Икенче китап 6 pageDate: 2015-10-07; view: 335. Өйдән чыккач та, култыклашып юлда барганда да Приск шул турыда уйланды. Бит гуннар да кеше янында кеше, ак йөзлеләр, хәтта бездән дә аклар, ак тәнлеләр, Приск ялангач Таңчулпанны сөйгән саен әнә шул чынаяктай ак тәннән аерыла алмый интекте. Ә туннарның чәчләре җирән, ак чәчлеләр дә бар, кара чәчлеләр дә, ә бездә күбесе кара чәчле. Тәне һәм чәче ак икән бу халыкның күңеле дә актан ак, пакьтән пакь. Кем боза соң кешене бу дөньяда, кем һәм ни өчен берсен грек, икенчесен гун-гот дип атый? Һәр халыкта да сәләтле балалар була, ә менә римлылар үзләрен дөньядагы бар халыклардан да өстен күрәләр. Рим империясенең таркала башлавы да шуннан булды бугай. Үтә горур, үтә тәкәббер римлылар үзләрен дөнья кендеге итеп күрә башладылар. Ә Ходай бар, Ходай бер. Юк, Ходай аларга янамады, Ходай аларга гуннарны җибәрде. Римлылар үзләрен без бу дөньяга мәңгегә килдек дип уйладылар бугай, коллар исәбенә баюга йөз тоттылар. Тик коллар да Хода балалары икән шул. Әнә шул Ходай балаларында бай яшәгән римлыларга карата көнчелек туды. Моның ахыры яман бетүе бар, бик яман хәтта, әгәр дә мәгәр император Валентиан үз вакытында акылына килмәсә... Император Феодосийга Атилла ханны көнбатыш Римга өстерергә мөмкинлек туды. Тудырды ул мөмкинлекне гап-гади әдип һәм аның киңәшчесе Приск. Ә бу инде сәясәт. Сәясәт исә кешене әллә нинди фаҗигале хәлләргә алып керергә мөмкин. Әнә шул сәясәткә кереп китте бугай Приск. Хода ярлыка күрсен. Җитмәсә әнә шушы сәясәткә сөйгән хатынын алып кереп бара. Чулпаны исә аның йөрәген генә түгел, күңелен дә яулады, дөресрәге яулый бара. Бер уйлаганда, бер Таңчулпанны гына түгел, туннарны да шул сәясәткә алып кереп бара ич. Бу гаять кыю һәм курку белмәс батыр халык үзләренең кибитка дигән япмалы арбаларында, иң гаҗәбе, гаилә һәм бала-чагалары, мал-туарлары белән империянең йөрәгенә дияргә була килеп утырдылар. Готлар «Алла камчысы» дип атаган Таңчулпанның әтисе Атилла хан ике империядән дә ясак салдырып ята. Менә моны аңлавы кыен иде. Ничекләр империя кадәр империя шул хәлгә төште соң?! Нинди кодрәт һәм көч-гайрәт йөртә бу гуннарны? Нинди гадәти булмаган куәткә ия булды икән бу халык?! Бер сүз белән генә аңлатуы кыен иде. Ярый, анысы да булсын, ди. Үзе. Үзе нишләде? Моңа кадәр хатын-кызга гомумән битараф булган Приск тотты да әнә шул халыкның хан кызына өйләнде. Ә бит хәтта гүзәл мәрхүмә Феодора да аны шул чиккә җитеп чарасыз итә алмаган иде. Аның кырында ул шашкан хисен тыя алды, тыйды, сабыр булырга өйрәнде. Ә монда Атилла хан кызын күрде дә гүя акылдан язды. Хак, ул башта бу кызга өйләнүен сенатор Максимин оештырган сәясәт дип юатырга тырышты үзен. Ләкин юатырга тырышты гына, үзе һични кылмады, киресенчә, туй көнен зарыгып көтеп алды. Хәзер ул әкрен генә инана бара: Таңчулпанында Хода биргән акыл бар – моның өстенә күз алмастай гүзәллек, ошбу кыз балага җан иңдергәндә фәрештәләр аның өстендә канат җилпеп торганнар булса кирәк, юкса бер кешегә бу кадәр зифалыкны, калебсынны каян җыймак кирәк. Калкурак янбашлар, җәйранныкыдай озын аяклар, кара мәрҗән кунгандай тулынкы күкрәкләр, тылсым көченә ия булган чак кына эчкә батып торган кендек... Әнә шуннан Хода иңдерә диләр адәм баласына җанны, вафат булганда шуннан чыгып та китә икән ул җан дигән нәрсә... Әнә шул сылуны назлаганда исерткеч томан эчендә зиһене тулганганда Приск һәрчак күккә ашты. Ә инде күктән төшеп, чалкай яткач: «Күр әле, мондый бәхет тә бар икән бит бу дөньяда, ә ул ничәмә еллар буйдак яшәде, нидер көтте, нидер өмет итте», – дип уйлады. Сарайга җитәрәк Приск туктады һәм Таңчулпанның ике кулыннан алды да күзләренә карады. Ул чынлап та бәхетле иде бу мәлдә, күргән-белгәннәре көнләшерлек дәрәҗәдә бәхетле. Күрә ич, аның хатынына барысы да игътибар итәләр, карашлары белән озатып калалар. Юк, Прискка түгел, аның сөйгәненә карыйлар. Сарай ишек-капкаларында торучылар да, сарайга оялаган куштаннар да, хезмәтче-караучылары да – барысы да аңа түгел, гүя ул юк иде, ә аның хатынына карыйлар. Әллә сокланып, әллә кызыксынып, бер Ходай белә. Җүләр хатыны белән мактаныр, диләр, хатынына әнә шулай игътибар иткәч, һәммәсе карашы белән озата калгач, Приск борынны чөя төште хәтта, һәм борын астыннан гына үз эченә елмаеп, кинәнеп барды. Сәер хәл, Константинопольгә кайткач, Таңчулпан җырламас булды, алгы санга ни сәбәпледер гүзәллеге, матурлыгы чыкты. Ир картайса да гөнаһ картаймый, диләр, христиан дине кагыйдәсе буенча ул гөнаһ кылды, мәҗүси кызга өйләнде һәм, ни галәмәт, моның өчен мыскал да үкенми, киресенчә, үзен үтә бәхетле тоя. Пропер Тирон бугай, грек язучысы, үзенең китабында руханилар Августин белән Британиядәге Пелагей арасында барган бәхәстә берсе икенчесенә: «Кешелектәге хәзерге диктатлыкны һәм коллыкны чиркәү уйлап тапмады, коллык адәмнең беренче гөнаһыннан ук килә», – дип ышандырырга, коллыкны акларга тырыша. Ниһаять, алар тәхет каршындагы бүлмәгә керделәр. Ишек сакчысы Прискны таныды һәм тәхет ягына ишекне киереп ачып куйды. – Рәхим итегез, рәхим итегез, Приск галиҗәнаплары. Тәхет ягына аяк басулары булды, Феодосий тәхетеннән торып, аларга каршы кузгалды. Императорның башында таҗы юк иде, башында кызыл төстәге чәпләшкә генә, өс киеме алтын һәм көмеш җепләр белән тукылган – җем-җем итеп тора Император кара сакалын матур итеп түгәрәкләп кырган. Кул бармагы саен берсеннән-берсе эре ташлы кыйммәтле балдаклар. Әнә шул балдаклар тезгән кулын әүвәл император Таңчулпанга сузды, күреште. Шуннан соң гына Прискның терсәгеннән алып, түргә таба әйдәде. – Гуннар ханы горур Атилла хан белән дуслашуыбызга мин бик шат. Приск. Рәхмәт сиңа. – Рәхмәтне хан кызы Таңчулпанга әйтегез, галиҗәнаплары. Барысын да ул хәл итте. Император туктады, әйләнеп Таңчулпанны көтеп алды һәм хатын якынайгач, аны да терсәгеннән алды. – Мин яраннарыма һәрвакыт әйтә килдем, хатын-кызларны сәясәттән читләштерергә ярамый дип. Ә безнең хәрам атакай хатын-кыз дисәң коты алына. Имеш, аларга ышаныч юк, имеш, алар оҗмахтан ук гөнаһлы халык. Ялгыша, ялгыша, картлач. Хәер, хатын-кызны яратмау агакай өчен табигый хәл дип кабул итик. Алар Таңчулпанны якындагы кәнәфигә утыртып, икесе арырак китеп сөйләшә башладылар. Таңчулпан аларны ишетеп торды. – Приск, Атилла хан Хрисафәй атакайны кискен рәвештә таләп итә. Нишләргә тиеш мин, Приск? Чынлап та Хрисафәй атакайны богаулап ханга озатыргамы, әллә булмаса барысына да кул селтәп, дәшми калыргамы?.. Ләкин миңа аны барыбер җибәрергә туры килер, миңа аны, Приск. – Кая тели, шунда китсен, галиҗанәпләре. – Шулай итми дә булмас, – диде император һәм ул да Таңчулпан ягына күз төшереп алды. – Хатынын чибәр, мин синең өчен шат, Приск. – Мине бернәрсә борчый, базилевс. – Йә-йә, әйт, ни борчый яшь хатынга тарган ир-атны? – Без сезгә зур йөк белән килдек, базилевс. Хәтерем ялгышмаса, сез миңа Таңчулпанны чукындырганда үзем атакай булырмын дигән идегез. – Мин әйткән сүземдә калам, Приск. Мин бу хакта руханига да әйтеп куйдым инде. – Император йөз сиксән градуска Таңчулпанга таба борылды, туры карады һәм имән бармагы белән генә аны үз янына дәште. – Хан кызы үзе ризадыр бит? – Мин риза, галиҗәнаплары, – диде Таңчулпан һәм күлмәк итәгенә тотынып, нәкъ Элиана кушканча чүгеп куйды. – Браво, браво, Приск, браво. Мөлаем зат тапкансың, мактыйм, мактыйм һәм синең өчен горурланам. Исеме безнеңчә Венера дидеңме әле? – Әйе, Венера, галиҗәнаплары. – Грекча да әйбәт сөйләшә. – Сөйләшә, галиҗәнаплары, китаплар да укый, яза да. Бу юлы император гаҗәпләнүен яшермичә, Таңчулпанга карап елмайды, янына ук килде. – Атилла хан кызы Венера, димәк. Минем китапханәчем һәм киңәшчем Прискның хатыны. Сез, балакай, Хода телендә сөйләшә, укый, яза белүегез белән горурланыгыз. – Мин горурланам, галиҗәнаплары, – диде Таңчулпан һәм янә бармаклары белән итәк очын тотып, чүгеп куйды. Император Прискка таба борылды. – Син язмаларың турында онытма, оныта күрмә дим. Атилла ханда булып кайттың, җитмәсә кызын алып кайткансың империя өчең зур җиңү бу. Минем өчен дә. Боерган итсә, чукынгач та никах укытырсыз һәм тулы хокуклы империя гражданнары булып китәрсез. Мин моны үзем телим, Приск, ишетәменме, император Феодосий моны үзе тели. Максимин миңа, Атилла хан кызын сакларга мең атлы яугир җибәргән Син ул гаскәриләрне минем сараем сакларга бирерсең, сиңа шул хәтле яугир? Мин сиңа үз сакчыларым бирермен. Мин сараем саклаучы эчкече готлардан туйдым, тәмам гарык булдым. Узындылар, хәтта яраннарымны санламый башладылар. Аннары үзләренең мәҗүси диннәренә тугры кала бирәләр. Арейлар ич алар. Ә миңа ул дин ошамый. Приск ни әйтергә белмичә, бер урында таптанып алды, Таңчулпанга күз төшерде. Имеш, ишеттең ич, ни әйтәсең, гаскәриләр синеке. Йә, җанкисәгем, әйт бер сүз, ишетеп торасың ич. – Базилевс, кичерә күрегез мине. Гаскәриләр хан кызы Таңчулпанныкы, ул ни әйтә шул булыр. – Приск, Приск, мин аның гаскәриләренә үзе белән бергә чукынырга шарт куймыйм. Ләкин тора-бара өйрәнерләр, килешерләр. Барысы да үз җае белән эшләнер. Таңчулпан атлы сугышчылары турында сүз чыккач та барысын да аңлаган иде. Ләкин кисәк кенә икеләнә калды. Атасы бу хәлгә ни әйтер, гәрчә мен сугышчы синеке дисә дә, аларның күбесе грекча бер авыз сүз дә белмиләр. Әйе, нишләргә тиеш ул? Гаскәриләрен империягә бирергә хакы бармы аның? Бар, әлбәттә. Ләкин гуннар ич алар, атта гына орышырга өйрәнгән гуннар. Ә монда аларны император Феодосий сарай сакларга алмакчы. Таңчулпан атасы әйткән сүзләр белән котылырга булды. – Бездә, галиҗәнаплары, ир – баш, хатын – муен, диләр. Мин бу четерекле чараны иремә хәл итәргә хокук бирәм. Теләсә нишләсен, тели – сезгә бирә, тели – илгә кайтарып җибәрә. Ләкин кисәтеп куям, галиҗәнаплары, атам гаскәриләрне миңа бирде, миң исә аларның язмышын иремә тапшырам, ягъни сезнең киңәшчегез Приск Панийскийга. – Браво, браво, Атилла хан кызы, браво. Тагын бер сүз, бер генә сүз, сылу Венера, бер генә сүз. Миңа җиткерделәр, вандаллар, белмим кем котыртуы беләндер, диңгезне кичеп, Карфагенга таба юнәлгәннәр икән. Әйтче, хан кызы Венера, Атилла ханның монда катнашы бармы, ягъни вандаллар короле Гейзерих үзбаш Карфагенга таба кузгалдымы? – Вандаллар короле Гейзерих атам белән солых төзегәч кенә Карфагенга таба кузгалды, галиҗәнаплары. Моңа мин үзем шаһит. – Хәйран, шаккатмалы хәл, Приск, шаккатмалы хәл. Син бит безгә бәһасез хәзинә алып кайткансың, бәһасез хәзинә. Җитте, булды. Озын-озакка сузмый чукынасыз, сылубикә. Шулай диләр бугай гуннар хан кызларына. Гаскәриләрегезне сенатор Максимин барып алыр, яхшы биналарга урнаштырыр. Курыкмагыз, ул аларга бар шартларны да булдырыр. Ә бүгенгә хушыгыз, хуш... – Үп мине, Приск, үп инде, – диде сарай баскычларыннан төшүгә Таңчулпан. – Үп, сафландыр мине, сөттән ак, кардан пакь булып калыйм. – Император безне пычрак эшкә, сәясәткә алып кермәкче, Чулпаным. Ул атаңны Римга юнәлтмәкче. Һәм моңа иреште дә бугай инде. Атаңнан качып киткән Аэцәй Рим императоры Валентиан кул астына барып кергән. Атаңнан алып качкан гун атлы гаскәре белән империядә баш күтәргән 20 мең бургундны үтерә, сигез мең готның башына җитә. Равенна – Рим ялчысы ул хәзер. Мин моны сиңа шуның өчен әйтәм, Чулпаным, Аэцәйнең гаскәр җыеп, атана каршы чыгуы бар. Бу хакта император Феодосий да хәбәрдар. – Безгә соң барыбер түгелмени, Приск? – Барыбер түгел, Чулпаным, барыбер түгел. Аэцәй гуннарда орышка өйрәнгән тәҗрибәле полководец, гот короле Теодорих белән берләшеп алулары бар. Теодорих король атаңның шактый көчле дошманы. Атаңа авырга килмәгәе дим. – Мин нишли алам соң, Приск? – Башта чукынырга, аннары күз күрер, Чулпаным. Моның өчен сиңа Инҗил белән Псалтырьне ятларга туры килер. – Мин аларны ятлармын, Приск. Аннары нәрсә? – Аннары Пасха көнен көтеп алырбыз. Рухани атакай сине анадан тума шәрә калдырып, алдына тезләндереп, көнчыгышка каратып, неофит тәресе белән өч тапкыр чукындырыр. – Бусы нигә тагын? – Оҗмахтан куылган Адәмне искә төшерү өчен, ул кылган гөнаһны һәм синең җанына кереп оялаган шайтанны куу өчен. – Минем мыскал да гөнаһым юк, күңелем пакь, Приск. – Дөньяда гөнаһсыз кеше булмый, Чулпаным. Саф икәнсең, тагын да сафлана төшәрсең. – Тагын ни? – Тагынмы? Җомга көнне шайтаннардан баш тарту, шайтаннар коткысыннан котылу. Патриарх дога укыганда син иблистән баш тартасың. Бу чакта көнчыгышка карап «Ышанам!» догасын укыйсың. – Тәңредә дә ул догалар бар, анда да көнчыгышка карап, төрле әшәке коткылардан Тәңредән саклавын сорыйсың. Һәм, ни гаҗәп, көнчыгышка таба тезләнеп. Йә, тагын ни кылырга тиеш булачакмын мин? – Чукындыру мәле. Иң тантаналы чара, сине якшәмбе көнне чукындырырлар. Сине тәмам изгеләндерү һәм сафландыру өчен суда коендырырлар. – Җитеп торыр, Приск. Мин чукынмас борын бу хәлләрдән туйдым. – Чулпаным, син сабыр канатларың җыя алсаң гына тулы канлы христиан була аласың. Килеш. Минем мәхәббәтем хакына... Таңчулпан туктады, алар тирәсендә үтеп-сүтеп йөрүчеләр өзелмәсә дә, Прискның күзләренә карады. Тутсылрак йөзле иде Приск. Төз борынлы, аз гына озынчарак йөзле, сакал-мыегы куе кара, әмма күзләре зәңгәр, куе булмаган кашлары тырпаебрак тора. Таңчулпанның әнә шул тырпаеп торган кашларны сыйпап куясы килә иде. Әле дә ул шулай итте, ир-канатының кашларын сыйпап куйды һәм: – Тынычлан, бәгырь, мин ул сынауны үтәрмен, синең хакыңа. Кашларың кебек тырпаерга гына торасын үзең. – Синең кочагыңа ашкынудан ул, Чулпаным! – Чын христиан булу өчен тагын нишләргә тиеш булачакмын мин? Приск дәшмәде, хатынын култыклап алды да әкрен генә атлап китте. – Куеп тор әле син ул хәлне, Чулпаным. Иң мөһиме сиңа чукыну түгел, уку. Инде бик беләсең килә икән, бишенче чара итеп пакьләнү каралган. – Анысы нәрсә тагын? – Анысын мин үзем кылырмын, яме! – диде Приск Таңчулпанның колагына кайнар сулышын өреп. – Туктале, Приск, мин әнә шулай анадан тума шәрә килеш торганда император Феодосий да анда буламы? – Син анда Ходадан башка берәүне дә күрмисең, Чулпаным, һәрхәлдә күрмәскә тиешсең. – Ягъни Гайсә пәйгамбәрдән башка. Әйеме? – Әйе. – Уф! – диде Таңчулпан янә туктап. – Ахмаклык бит бу, Приск! Кем уйлап тапкан боларны? – Руханилар, руханилар, Чулпаным. Миңа ачуланып карама. Бу синең беренчел заруриятең түгел, икенчел заруриятен. Беренчел заруриятең фәнни һәм тарихи китаплар уку. Иртәгә үк тора-торуга кулыңа Аристотельне, тарихчы Геродотны, Валерий Максимны, Иосиф Флавийны, Плутархны, Платонны, Сенеканы, Тацит, хәтта Юлианны тоттырам. Укы, өйрән, буш вакытларында шул китаплардан тәэсирен белән минем белән уртаклаш. Бары тик шуннан соң гына диннәрнең асылына төшенерсең. Христиан диненең асылы исә сәясәт һәм шул сәясәт аша хакимиятне кулда тоту, Чулпаным, һәр дин шулай. Хәтерем ялгышмаса, рим-яһүдләр тарихчысы Иосиф Флавии Гайсә пәйгамбәрне яһүдләр иленнән китәргә мәҗбүр итә, ул Галлиягә китә һәм шунда аның дөньяга карашы үзгәрә. Бу илдә ул үзенә тарафдарлар, фикердәшләр таба һәм греклар йөзендә. Чөнки бу вакытта Рим империясе кул астында бер яһүдләр генә түгел, греклар да иза чигәләр. Шуның өчен Иосиф Флавий үз хезмәтләрен грек телендә яза. Хак, шул ук хезмәтне яһүд телендә дә язган дигән фаразлаулар бар, ләкин минем кулыма ул китап кермәде. Менә ни өчен христиан динен иң әүвәл Рим кул астында интеккән греклар күтәреп алалар, чөнки христиан дине колбиләүчелеккә каршы юнәлтелгән була. Христиан дине өчен барысы да бертигез, мунча ягучы да, император да. Греклар өчен бу бик тә вакытлы килгән һәм кулай дин була. Христиан диненең олуг сәясәткә ия икәнен беренче булып Константин күреп ала һәм сәясәтен уздыру өчен шул диннән файдалана, һәм күп санлы дошманнарын җиңеп, тарихта булмаган уңышка ирешә. Ул үзенә башкала күтәрергә Византия төбәген сайлый, ягъни борынгы греклар яшәгән якны. Хак, анда бер греклар гына яшәмиләр, күп санлы башка халыклар да яшиләр. Әмма христианнарның атасы булып үзе кала. Әйе, үз сәясәтен уздыру өчен моннан да уңай шартны тудыру мөмкин булыр идеме икән. Юк, әлбәттә. Менә ни өчен дин ул дәүләт сайлап алган сәясәт дип әйтәм. Әнә шулай килә Византиягә христиан дине, Чулпаным. Ә инде борынгы Визант илен Константин үлгәч, Константинополь дип атыйлар. – Мин Аммиан Марцеллинны укыдым, христианнарның руханиларын бер дә мактамый бит. – Мин мактыйммы, Чулпаным, мин үз язмаларымда күккә чөямме ул руханиларны? Христиан дине ул җирдән һәм шул җир-туфракта тереклек иткән халыктан аерылган дин. Ләкин ул дин минем дәүләтем сәясәте булгач түзәмен. Син дә түз, Чулпаным... – Ярый, Приск, син дигәнчә итәрмен. Башта әнә шул тавернага кереп чыгыйк әле. Җиләк-җимешләр алыйк. Күңелем татлы нәрсәләргә тарта башлады. – Моның өчен синең экономкаң бар. Әйт, җибәрсен хезмәтчеләрен дә алдырсын. – Юк, минем үзем аласым килә. Юк, синнән алдырасым илә. Күп итеп, ишетәсеңме, Приск җаным, синнән? – Ярый, син дигәнчә булсын, – диде Приск тавернага юнәлгән хатынына иярде, бер җайдан акчалы янчыгын барлады. Чукынмаган булса да кыю кылана иде хатыны. Кайчак хәтта балалык холыклары кузгалып куя, ә ул хатыны теләкләренә каршы килә алмый иде. Ихтыяр көче булмаудан түгел, аның теләгенә каршы тора алмаудан иде бу хәл. Аңа ошый иде Таңчулпанның чукынмаган килеш, халык арасында шулай йөрүе, ахыр килеп, бигрәк тә император белән әңгәмәсе ошаган иде. Император алдында Таңчулпаны үзен-үзен көнләшерлек итеп тотты, һәм хәтта Приск Атилла хан кызы өчен горурланып куйган иде. Ә монда ул аны тавернага алып керә, император киңәшчесен, сарай язучысын.
IX Приск өчен Рим белмәгән һәм күрмәгән кала түгел иде. Ул бу каланың бөтен дөнья халкы белән идарә иткән чорларын да бүгенгесен дә яхшы белә иде, шуңа карамастан, император Феодосий аны Римга җибәргәч, баш тарта алмады. Әмма аның бөтен уй-хисен, акыл зиһенен чуалтып ташлаган һәм Римга бару-бармау мәсьәләсен икегә бүлгән хәл – чукындырганнан соң Ирина исемен йөртә башлаган хатыны Таңчулпан иде. Ул хатынына ышана, аны ярата, шул ук вакытта көн аралаш дияргә була император Феодосий кырында булып, аның белән төрле фәлсәфи һәм хәтта сәяси бәхәсләр алып баруын килештермәде. Килештермәде генә түгел, аның бу эшенә ачуы килә башлады. Тарих, философия, сәясәт – әйбәт, ләкин хатын-кыз өчен, аның уенча, бу кирәкмәгән, ягъни артык шөгыль иде. Башта Приск Ирина-Чулпанын бу мавыгуыннан туктатырга теләде, әйе, гәрчә әүвәл хатынын бу өлкәгә үзе алып керсә дә, иллә соңгы мәлдә бу уеннан кире кайтты. Ахыр чиктә Таңчулпан-Иринасыннан курку сәбәбе император белән булган фәлсәфи бәхәсләрдә түгел иде, ул аны илбашы Феодосийдан көнли башлаган иде. Әнә шул турыда сиздергәч, Чулпаны аның алдына килеп утырган иде. Һәм ни әйтте соң әле шунда? Әйе, туп-туры күзләренә карады һәм: «Атилла хан кызы мин, Приск җаным, Атилла хан кызы. Шулай булгач, мин беркайчан да сиңа хыянәткә бармам. Атам Атилла ханны римлылар кыргый кеше итеп күзалласалар да һәм тарихларына шулайрак язсалар да аңардагы яхшы сыйфатлар Рим императорларының берсендә дә булмаган. Греция һәм Рим тарихчыларын укый-укый шундый нәтиҗәгә килдем мин, Приск җаным. Коллар исәбенә яшәгән дәүләт башында торганы өчен генә түгел, ир-егетлек ягыннан да атам алардан бер башка өстен дигән фикергә килдем. Рим императорлары рәхәт яшәргә өйрәнгәннәр, шуңа гадәтләнгәннәр, дөнья сөрешен шулай кабул иткәннәр һәм мәңге-мәңге ары таба да шулай дәвам итәр, итәргә тиеш дип фаразлаганнар. Тик колларның акылы да һәрдаим үсә барган, алар үз халәтләренә вә мохитларына тиң алла уйлап тапканнар һәм борынгы бабалары тарихына таянып, азатлык өчен көрәш башлаганнар. Гайсә пәйгамбәр исә аларга ярдәмгә генә килгән. «Мине император Римга үзе юллады, мин анда бармыйча булдыра алмыйм. Чулпаным», – дип караса да Ирина исемен алган хатыны аны барыбер җибәрмәскә тырышты. Шунда ни сәбәпледер Приск уйлап куйган иде: «Чулпаны аңардан нидер яшерә, нәрсәнедер әйтеп бетерми. Иң гаҗәбе, ире Прискны Римга җибәрәсе килми». Әнә шулай элек йөрәген-йөрәккә куеп яшәгән хатыны Приск өчен сер тубалына әверелгән иде. Әле булса хәтерендә: күз-йөзе якын, чәчләреннән хуш ис килә, әмма тәүге самими якынлык инде юк, хатыны сиздерми генә йөрәгеннән ерагая бара сыман тоелган иде. Әлбәттә, болай шиккә калуы бөтенләй үк буш туфракка төшмәгән иде – Евдокиясеннән соң япа-ялгыз калган император Феодосий әллә нигә дуадак каз кебек буйдак яши бирә. Ир-атны күп вакытта ялгызлык та талкый ич. Иртәгә китәсе көнне Приск Таңчулпаны белән икәүдән-икәү генә калгач, әнә шул хакта сүз кузгатмакчы итте. Хак, ул бераз кыймый торды, нидәндер шикләнде, икеләнде, гасабиланды. Ахыр тәвәккәлләде. Үзара эчкерсез сөйләшә торгач, бераз ачыкланды. Хикмәт шунда була: аңа сөйлисе сүзләрне император хәтта үз иреннән дә сер итеп сакларга кушкан икән. Бу сер сәясәтен тормышка ашыруга, император Феодосий Приск Гунстаннан кайткач ук керешкән икән инде. Иң әүвәл император Феодосий Атилла ханга хат юллый. Атилла ханнан бабасы Вигиләй белән Антонийны һәм баш улы Иллакны Аквиләй каласында яшеренеп яткан Һөнәрия кырына җибәрүен үтенә. Хат иясенә барып ирешә, һәм Атилла хан хат иясе белән килешә. Тиз арада сараена бабасы белән кайнеше Антонийны чакырып ала, мәсьәләне тәфсилләп аңлата һәм Иллак улына батыр меңбашын биреп. Аквиләй тарафына юллый. Шул ук вакытта император Феодосий Плацидиягә дә хат юллый, һәм аңардан яшертен генә, ягъни Валентиан императорга белдерми генә Иллак белән Һөнәрияне кавыштырырга куша. Бу вакытта ана белән углан император арасында Атиллага баш ию һәм имәү мәсьәләсендә бәхәс барган була. Анна – угланны, углан анага баш бирмәгән чак. Кыскасы, Римнан ерак торса да император Феодосий сәясәтне яхшы оештыра. Плацидия аның белән килешә һәм барысына да күз йома. Атилла хан угылы Иллак Элиана кул астында латин телен яхшы ук өйрәнгән егет. Алар Аквиләй каласының бер читендәге виллада очрашалар.
|