|
Икенче китап 7 pageDate: 2015-10-07; view: 353. Шунда яшьләргә никах укыталар һәм яшьләрнең кавышуларына чын күңеленнән кинәнә. Һәм бу карт үзе үк вилласында туй кебек нәрсә уздыра. Император Феодосий Таңчулпанга нинди шартларда, яшьләргә кем никах укуын әйтми, әмма күп тә үтми Элиана Антонийдан хат ала. Антоний булган хәлләр турында тәфсилләп Элианага яза. Нәкъ шул хатны Таңчулпаны Прискка бирде һәм Римга китәр алдыннан гына. Укыды да хатны Прискка, шаккатты. Никадәр сер тубалы булып кала бу император Феодосий. Бит ул аның киңәшчесе иде. Әмма кыңгыр эш кырык елдан соң булса да беленер, диләр, Һөнәриянең Атилла хан улына кияүгә чыгуы хакында император Валентианга ирештерәләр. Весталка булуы бер хәл Һөнәриянең, моның өстенә Валентиан императорның кан дошманы булган кешенең улына кияүгә чыгуы, җитмәсә айга якын яшеренеп ятулары илбашын чыгырыннан чыгара, ул тиз генә чарасын күрә, сенат җыя һәм карар чыгарттыра – преторианецларны, ягъни гвардеецларын ашыгыч төстә Аквиләй каласына таба җибәрергә. Гвардеецлар ниндидер юллар белән Һөнәрияне кулга төшерәләр һәм весталка кызны (хәзер инде хатынны) Римга алып кайталар. Валентиан весталканы үз кырына алмый, сенат хөкеменә бирә, чөнки весталканы антын бозган өчен каһиннар гына хөкем итәргә хаклы икән. Иллә шул мәлдә Плацидия Һөнәрияне сенат каһиннары кулыннан алып, үз канаты астына яшерә. Бичара хатын хәзер Плацидия кулында икән. Император Феодосий Прискка шул хакта да белергә һәм кирәк икән Һөнәриягә ярдәм итәргә дә кушкан иде. Императорның теләге нинди юллар белән генә булмасын Һөнәрияне азат итү һәм исән-имин Атилла хан улы Иллакка тапшыру икән. Ул гынамы, Иллак Гунстанга качып кайткач, атасы Атилла хан аны бик нык орышкан, имеш, ник чапкының җибәреп атаңнан ярдәм сорамадың, сораган булсаң бер төмәнем җибәргән булыр идем, хәтта үзем кузгалган булыр идем. Ахыр килеп, соңгы мәлдә нигә кәләшең алып, илгә кайтмадың дип орыша. Шул хәлдән соң Атилла хан император Валентианга ачулы икән, ачулы гынамы, хәтта яу чыгарга җыена башлаган, имеш. «Ә император Феодосийга шул гына кирәк тә», – дигән иде шул вакытта Приск хатыны Чулпанга, ике якка да битарафлыгын сиздереп. Әмма күрде Приск, иренең бу кыланышы хәләленә ошамады, Чулпаны башта иренен мәзәк итеп турсайтты, ахыр ятак ягына ук кереп китте. Прискка яшь хатынны төне буена диярлек юатып чыгарга туры килде. Соңыннан, бераз йомшара төшкәч, Чулпаны әйтте: «Мин атама чапкыным җибәрәм. Иллак абама иң елгыр меңбашы Юлдашны биреп, Римга җибәрсен – Һөнәрияне коткарырга Вәгъдәсендә торса, үз чиратында Һөнәрияне коткарырга император Феодосий үз кешеләрен җибәрәчәк, һәрхәлдә антлар итмәсә дә, император миңа вәгъдә итте», – диде. Хак, иртән алар эчкерсез аерылыштылар. Чөнки төн эчендә Чулпанының аңа сөйләр эч сере калмаган, ә Прискның шиге тәмам җуелган, сафланган иде. Аңа Рим сенаторлары да, каһиннары да тимәсләр, чөнки аның кулында император Феодосий юлламасы. Ахыр килеп, Чулпаны киңәше белән ул анда император Валентианда киңәшче булып торган Улда атлы берәү белән очрашачак. Таңчулпаны хак сөйләсә, Улда да аңа ярдәм итәргә тиеш иде. Тик барыр юлда да, Римга җитәрәк тә бер нәрсәгә хәйран калудан айный алмады ул: ничекләр аның Чулпаны тиз арада император дәрәҗәсендәге сәясәткә кереп китә алды, ничек ул хатынның олы сәясәт юлына басуын сизми калды? Император Феодосий белән Чулпаны арасында бер-бер нәрсә булыр дип шикләнмәде ул, гәрчә күңел түрендә әнә шуңа охшаш шөбһә бөреләнә башлаган булса да. Һәрхәлдә ул хатынына ышана иде. Ышануын ышана, әмма барыбер бәгырен корт кимерә. Көнчелек корты да түгел кебек, ләкин менә ничә көн инде күңеле сызлагандай бер халәттә йөри. «Кеше күңеле – дәрья ич», – дип Приск үз-үзен юатырга да теләде, ләкин көнчелек хисе күңел төбеннән янә-янә актарылып чыкты. Кемгә дә булса мәхәббәт хисе аша сокланып йөргәндә император булмагае шайтан үзе булсын, аның күңелендә гыйшык уты пыскый башлый, йөрәге хис тойгысы белән тула, акыл исә арткы сафка күчә, бу мәлдә адәм баласының күңелен хис тойгысы күмеп китә. Тора-бара ул хиснең ташкынга әверелүе бар. Әнә шул хис ташкыны күпләрне харап итә дә инде, ялгыш адымнар ясарга этәрә, саташтыра, котырта, чарасыз итә, аек акыллы кеше бармастай юләрлекләргә, баш алып, утка ташланыр хәлләргә дучар итә. Сәфәргә чыккан Прискның күңеленнән әнә шундый уйлар уза торса да, Аппей юлына төшеп, кала күренә башлауга, Приск үзалдына: «Син мине көтәрсең, Чулпаным», – дип кат-кат кабатлады, һәм хәтта Чулпаны аңа җавап бирде кебек: «Приск җаным, син үзең белән минем мәхәббәт тулы йөрәгемне дә алып китәсен ич», – дип кайнар яшьләрен битенә сөртә-сөртә үпкән, сөйгән иде. Аерылышасы төнне сөешеп алҗыганнан соң, алар Рим империясенә беренче булып элмәк салган император Нероны искә алдылар, ахыр Калигулланы, Клавдийны, аларның сөяркәләре Поппеяне, Миссалияне. Сәер хәл, Приск Римга якынлашып килсә дә һаман Чулпаны белән әңгәмәсен дәвам итте, гүя сөйгән заты үз кырында бара иде. «Борынгы Рим нәкъ шул императорлар тәхеттә утырганда тау астына тәгәри башлый, Чулпаным. Шуңа карамастан, Рим әле булса кешелек тавында кәперәеп утыра бирә. Тик бик зур бәягә төшә башлады ахры бу биеклек. Кайчандыр кан коя-коя яулаган илләрне вә халыкларны югалту өстенә, җирләренә варварлар бәреп керде, җитмәсә Рим кадәр Римнан ясак түләтә башладылар. Кешелек биеклегендә маяк булып торган Рим үз-үзенә кул сала башлады. Беренче хатасы мәҗүси диннәреннән ваз кичеп, христиан диненә күчүдән булды. Бу дин Рим җирлегендә үсмәгән һәм барлыкка да килмәгән иде. Димәк, тамыры да колбиләүчелектә булмый. Ни сәер хәл, христиан динен беренчеләрдән булып, римлыларның ир-атлары түгел, хатын-кызлары кабул итәләр. Рим империясенең гаилә нигезе әнә шулай әкрен генә җимерелүгә йөз тота башлый. Римга күчеп килгән изге Саул Рим ир-атларын шул көнгә калдыра ки, тегеләрнең хатыннары алар белән йокламас булалар. Римга күчеп килгәч Павелга әверелгән гап-гади вәгазьче үзен Гайсә пәйгамбәр дип кенә игълан итми. Рим ир-атлары, бигрәк тә куштаннары Павелга каршы чыгалар. Римда болгавыр чор башлана. Бу болгавырлыкка юл салучы Павел булмый, ә император Нерон. Әнә шул император афәт һәм фаҗига халыкны берләштерә дип Римга ут сала, ә бу яланы христианнарга яга. Римлылар, бигрәк тә ир-атлар, христианнарга каршы баш күтәрәләр. Христианнарның храмнары яна, христианнарның Павел кебек вәгазь укучыларын каладан куалар, зинданнарга ташлыйлар». «Бу бит вәхшилек, Приск җаным». «Хак, вәхшилек, – дип артына әйләнеп карады Приск, гүя чынлап та кала төшебрәк Чулпаны аның артыннан килә иде. – Борынгы Мисыр империясе дә бабалары табынган Ра-Кояш алласыннан ваз кичкәч таркала башлый». «Фиргавеннәр халыкны үз диннәреннән ваз кичәргә чакыралар. Дин империя вәзгыятенә җавап бирми башлый», – диде Приск. «Гуннар биш мең еллар буена Күк-Кояшка, Тәңреләренә табыналар, шуннан куәт, шуннан көч алалар». «Шуннан нәтиҗә яса, Чулпаным. Димәк, империяләрне һәрчак яңа дин, халыкның дөньяви хәлләргә яңа карашы таркаткан булып чыга түгелме?» – диде Приск. Бу юлы ул артына әйләнеп карамады. Үзалдына сөйләнеп баргангамы, болай да юлчылары шикләнеп карап-карап ала башладылар. Башлыклары ич. Шундый олы юлга чыккач кына акылдан язмасын тагын... Ә Приск аларны гүя күрмәде дә, үзалдына сөйләнүең дәвам итте. Ат акрын гына атлый, фикер сөреше ат адымына тәңгәл. «Ә бит чынлап та шулай, Чулпаным». Шулай дип әйтүе булды, Приск кинәт кенә күктән җиргә төште. Ләкин сөйләнүен туктатмады. «Бер Нерон гына империя таркалуга гаепле түгел һәм христианнар хәрәкәтен туктатырга тырышкан император Диоклетиан да империяне таркалуга ашыктырып үз өлешен кертә. Приск моны яхшы күзаллый иде. Шул ук вакытта белә: Рим көчле әле, хак, Рим яраланган арысланга охшап калды, ә яралы җанвар теләсә нинди явызлыкларга бара, диләр. Приск хәбәрдар иде инде, Римның тәүге куәтен аякландырып җибәрергә гуннар кул астында тәрбия алган патрикий Аэцәй керешкән икән. Кыю, тәвәккәл, батыр һәм гуннарның кем икәнлекләрен, ничекләр сугышканнарын яхшы белгән ир-егет. Әнә шуны беләсе килә иде Прискның. Ничекләр, нинди юллар белән гап-гади меңбаш Аэцәй ике якны да төп башына утырта алды икән?.. Монда да император Феодосийның кулы уйнамады микән?.. Приск өчен чишелмәгән гаять катлаулы мәсьәлә иде бу. Ахыр чиктә ни генә булмасын Атилла хан Римга яу йөрер, һәрхәлдә хатыны Чулпаны тел төбеннән шуны аңлаган иде Приск. Ә кисәк барысы да үзгәрсә? Әйтик, Атилла хан Римга яу йөрүдән баш тартып, бөтен көчен Константинопольгә юнәлтсә?.. Башына шул уй килүгә, Прискның аркасы тирләп чыкты. «Көнләшергә урын юк иде кебек. Чөнки император Феодосий Чулпанны чукындыручы атакай. Ләкин кайда, нинди китапта әйтелгән чукындыручы атакайның чукындырган хатын-кызга... Йа Хода, нинди әшәке уйларга батып барасың, Приск. Җитте сиңа! Син моңа үзен гаепле. Син аны үзең сарайга алып килдең һәм сәясәткә алып кердең. Әйе, үзең император Феодосий кулына китереп тапшырдың. Бу синең язмышың, кабул итсәң – кабул ит, кабул итмәсәң...»
X Рим. Заманында Рим сенаторларының берише утырышларга улларын да алып килә торган булганнар. Көннәрдән бер көнне сенатта бик җитди мәсьәлә каралырга тиеш була, әмма каралмый кала, алдагы көнгә калдырыла. Утырыш соңында сенаторларны кисәтеп куялар: караласы мәсьәлә хакында халыкка таратмаска. Җитди мәсьәләне карарга тиешле бу җыелышта атасына ияреп килгән Папирай атлы бер малай да була. Малай өйгә кайткач, малайның әнисе, үтә кызыксынучан хатын-кыз буларак, көннәр-атналар, айлар буена нинди хикмәтле мәсьәләләр хәл итәләр бу ирләр дип, улыннан сенат чыгарасы карар турыңда сораша башлый. Сенат тарафыннан кисәтеп куелгангамы, малайның бер дә атасы катнашкан җыелыш серләрен ачып бирәсе килми. Ә әнисендә кызыксыну чире кузгалган була инде. Малаена ул теге яклап та, бу яклап та килеп карый, әмма малай һаман бер сүзне тәкърарлый – ярамый, сер сенат сере. Ахыр килеп, ана кеше улына җен ачулары чыгып, тегене орышып ташлый, хәтта күз яше белән үтенә, ялвара. Ә малайның бер дә әнисенең күз яшен күрәсе килми. «Сөйлим, сөйлим, тик елама гына», – ди. «Йә-йә, улым, – дип күз яшен сөртә ана кеше, – сөйлә әле, сөйлә, нинди карар чыгарачаклар иртәгә сенатта?» «Сенатта иртәгә, – ди малай, – мондый хәл каралачак. Дәүләт өчен кайсы юл файдалырак, бер иргә ике хатын белән яшәүме, йә булмаса бер хатынга ике ир беләнме?» «Ничек хәл итәрләр инде дип уйлыйсың, улым?» «Анысын инде иртәгә хәл итәчәкбез», – дип, эретерәк кенә әйтеп куя малай. Улының сүз төбенә башта ук төшенеп алган ана бермәлгә ни әйтергә белми тора, ахыр бик тиз исенә килә һәм яңа хәбәрне күрше хатынга җиткерергә йөгерә, һәм иртәгә сенатта караласы мәсьәлә турында түкми-чәчми, хәтта бераз арттыра төшеп, күрше хатынга сөйли. Ә малай әнисенең ахирәте, ягъни күршесе Римда күренекле матроналарның берсе була, тиз арада бу хәбәрне каладагы бөтен хатын-кызга таратырга өлгерә. Икенче көнне, барысын да шаккатырып, утырыш башланыр-башланмас, сенатка хатын-кыз килеп тула. Бу хәлгә сенаторлар тәмам гаҗәпкә калалар. Чөнки моңа кадәр булган хәл түгел. Ә хатын-кыз кычкыра, күпләре яулыкларын салып болгыйлар, шаулыйлар, хәтта елаучылары да була. Хатын-кызлар сенаттан нидер үтенәләр, ялваралар, әмма ни теләгәннәрен кистереп әйтүче юк. Ниһаять, председатель хатын-кызны тынычландыра һәм хәлне ачык итеп аңлатуларын сорый. Шуннан малайның күршеләрендә яшәгән күренекле матрона алгарак чыга да: «Карарыгызны чыгарыгыз, ләкин ике хатын бер ир белән түгел, бер хатын ике ир белән торырга дип чыгарыгыз!» – дип, дәгъва белдерә. Сенаторлар һични аңламый аптырашта калалар. Чөнки мондый мәсьәлә сенатта гомумән караласы түгел икән. Шул вакыт атасына ияреп килгән малай сикереп тора да сүз сорый. Аңа сүзне бирәләр. Һәм малай кичә әнисе белән булган хәлне сенатка тәфсилләп сөйләп бирә. Сенаторлар эшнең асылына төшенүгә, башта эчләрен тота-тота көләләр, ахыр: «Андый мәсьәлә гомумән сенатта каралмаячак», – дип хатыннар-аңлаталар һәм хатын-кызны тынычландырып, чыгарып бәргәч, Папирай исемле малайның кылган гамәлен тикшерәләр. Ахыр чиктә, Папирай исемле малайны сер саклый белгәне өчен аңа ары таба да сенат утырышларында катнашырга рөхсәт итәләр һәм малайның исемен сенатның мәрмәр Мактау тактасына язып куярга, дигән карар чыгаралар. Борынгы Рим тарихы. Сенатор Өлкән Катон чыгышы.
* * * Император Феодосий, һәркөн булмаса да, көнаралаш илчеләр кабул итте. Готлардан килгән илчеләрне шикләнебрәк кабул итсә, туннардан килгәннәрне шомланыбрак каршы алыр иде. Бигрәк тә гуннар көчле һәм куәтле халык. Император тәхеттә утыру чорында готлар белән туннарны һәрвакыт бер-берсенә котыртып, өстереп торды. Һәм сәясәтнең бу өлкәсендә шактый уңышларга да ирешкәләде. Шуңа күрә ул үзен Сармат-Альп тау башында торып, халыклар белән идарә итүче һәм Ауропада барган хәлләрне күзәтеп торучы мифик бер шәхес итен хис итә иде. Кеше хыялсыз яшәми, императорлар бигрәк тә, Феодосий киләчәктә башта Римны кул астына җыеп, ахыр гот һәм гуннарны да үзенә буйсындыру турында хыяллана иде. Готларны һәм франкларны буйсындыруда ана гуннар ханы Атилла ярдәм итәр, аннары әкренләп аны да канат астына алыр, бер җайдан бургундлар короле Гундикарны да. Гундикар әлегә Атилла хан янында тулгана. Феодосий аңа өстәмә җир бирер, ялтыравык бүләкләр җибәрер һәм әкрен генә Атилла кул астыннан чыгу шартларын куяр. Феодосий өчен иң хәтәр дошман гуннар иде. Чөнки соңгы елларда Атилла Кырымны. Балкан төбәкләрен. Кече Азия вилаятләрен яулап, империяне шактый зур керемнән мәхрүм итте. Шуның өчен Атилла ханның Римга юнәлүе аның өчен бик тә кулай булачак иде.
* * * Атилла туганы Биләү белән бәхәстә аның кырыннан сугышчыларын урлап качса да егерме еллар гомерен гуннар арасында үткәргән Аэцәйне Атилла хан кичерә. Моның өстенә латин, грек, гун телләрен яхшы белгән Аэцәй гуннар ханы Атилланы: «Мин бу адымым Равенна һәм Рим калаларын кулыңа төшерергә җиңел булсын дип кылдым. Мәгәр нишләмәк кирәк, барысы да мин дигәнчә барып чыкмады, иллә мина яңа гаскәр бирсәң, Тәңрем белән ант итәм, хан, Равеннадамы, Римдамы мин сиңа тәхет әзерләп куячакмын», – дип ышандыра. Ни тәҗрибәле, сизгер вә сәләтле Атилла хан Аэцәйгә янә бер тапкыр ышана һәм тегеңә янә бер тапкыр гаскәр биреп җибәрә. Атилла ханның көчле атлы гаскәре белән Аэцәй туп-туры Равенна каласына юнәлә һәм Плацидия каршына килеп, аягына егыла, маңгаен идәнгә бәрә-бәрә аңа мәңге тугры калырга һәм хезмәт итәргә ант итә. Плацидия аңа янә бер тапкыр ышана һәм кулында булган гаскәрен Аэцәйгә ышанып тапшыра. Моны гына кылып тынычланмый Аэцей ары таба баш күтәргән багаудларга юнәлә, аларны да акылга утырта, әмма илбашларың үтерми, кисәтеп кенә куя. Аэцәйнең баш күтәргән халыкларны империя канаты астына кайтарып йөргәндә, готлар короле Теодорих Нарбон каласына һөҗүм итә. Плацидия кул астыңдагы туннардан килгән атлы гаскәрне – меңбашы Ватар бәк булган гаскәрне Нарбон каласын готлардан азат итәргә җибәрә. Багучылары аша бу хакта белеп алган Теодорих король Нарбон каласын ташлап кача. Ватар бәк аны куа китә, куып җитеп, бериш готларны аерып алып, кырып сала, әмма король бер өлеш гаскәре белән Тулуза каласы кирмәненә кереп бикләнә, һәм кирмәннән торып Ватар бәккә солых тәкъдим итә. Ул арада Тулуза каласы янына үз сугышчылары белән Аэцәй килеп туктый, аның артыннан ук яугирләре белән Атилла хан килеп җитә. Кирмәннән торып, Теодорих король аларның икесе белән дә авыр сөйләшүләр алып бара, Атилла ханны максатыбыз бер дип ышандырырга тырыша – колбиләүчелекне юк итү. «Максатлар бер булгач, безгә килешергә кирәк», – дип ялвара кирмән дивары өстенә менеп баскан Теодорих король. Эшләр килешүгә таба бара. Әмма килешү ике көнгә сузыла. Чөнки Аэцәй Тулуза каласында утыручы Теодорих корольне богаулап, Равеннага озатырга кирәк, дигән тәкъдим ясый. Атилла хан аның белән килешеп бетми. Ахыр соңгы сүзе итеп Аэцәйгә болай ди: «Аэцәй туганым, син мине яхшы беләсен, Теодорих король синең генә түгел, минем дә күптәнге дошманым. Ләкин бит безнең максатлар бер – империяне җимерү, ягъни мең еллар буена коллар исәбенә баеган, яшәгән, кешене эт урынына күргән, һәр коллыкка төшкән адәми затны ике аяклы хайван дип ил халкын ышандырырга теләгән Рим сорыкортларын, ниһаять, акылга утырту, һәм ул хаклы, чөнки Тәңре ошбу дөньяда яшәгән бар халыкларны да тигез күрә. Шулай булгач, кичерик без бу башкисәрне, килешик аның белән...» Аэцәй Атилла ханның кем икәнен артыгы белән яхшы белә, каршы әйтергә кыймый, хан белән килешергә мәҗбүр була, әмма шарт куя: готларга ясакны икеләтә арттырырга! Нә тәкәббер булса да Теодорих король каласы кыл өстендә калу сәбәпле, гуннар куйган бар шартлар белән дә килешә һәм солых-килешүгә кул куя. Атилла ханның бу сәясәте император Феодосийга ошады, әмма сатлык Аэцәйгә кулы җитмәүгә үкенүләр тойды. Ауропада булган һәр үзгәреш хакында хәбәрдар булган Феодосий төп көчнең кем кулында икәнен яхшы күзаллый иде – Атилла ханда. Багауд, бургунд, өске гот һәм бериш франкларга каршы сугышларда ни генә булмасын, хәлиткеч көч гуннарда булачак. Димәк, гуннар белән тыгыз элемтәгә кереп, ул баштан ук дөрес юл сайлаган. Хак, сәясәт ул, гүя йөгәнсез ат, ә йөгәнсез атның иясе гуннар, бу халыкның кинәт кенә Византиягә таба борылуы да бар иде. Һич булмас димә. Шуның өчен бар яктан да әзер булырга кирәк иде. Башына шушы уй килүгә, император Феодосий ашыгыч төстә сарайга магистр Максиминны чакыртты һәм, теге килеп керүгә, ул аны ияртеп ял бүлмәсенә үтте һәм магистрны каршысына утыртып, бик озак гуннар турында сөйләште. Әйе, ышанырга буламы Атилла ханга? Кинәт кенә ат башын Константинопольгә таба бормасмы ул скиф? – Атилла ханга ышанырга була, – диде ана магистр. – Тик бернәрсәне истән чыгармаска иде, галиҗәнаплары, Атилла хан кул астында бик тә чуар халык, һәммәсенең үз бәге, үз короле дигәндәй. Бәлки безгә шул халыкларны аерып алырга тырышырга кирәктер, император галиҗәнаплары, ягъни Атилла ханны эчтән таркатырга, һәм беренче булып Аэцәйне аерып алырга кирәк булыр. Хак, алар бер табактан ашап үскән каһарманнар, ләкин ике эт бер табактан бик сирәк тыныч кына ашый, галиҗәнаплары. Император Феодосий әкрен генә аягына басты, Максимынча җавап бирмәде, вак кына адымнар белән сарайдан чыкты, ыржайган авызлы арысланнар кырыннан узды, бертын җимеш агачлары арасында йөрде, ахыр чылтырап аккан арык кырындагы эскәмиягә килеп утырды. Ярата иде ул шунда утырып, су тавышын тыңларга. Иллә монда да күңеле тынычланмады. Нидер, кемдер җитми иде аңа. Ә табигать матур, хозур, күреп туймаслык гүзәл иде, ул бөек тә дәһшәтле дә, көчле дә сыман. Ләкин беренче карашка гына шулай, табигать тә адәм баласы кебек бик зәгыйфь һәм тиз сынучан. Син дә табигатьнең бер бөртеге, гәрчә ил-халык белән идарә итүче булсаң да, син дә бик зәгыйфьсең. Самими матди дөньяны борынгы греклар шулайрак аңлаганнар. Әйе, гәрчә император булса да, ул да бер тузан бөртеге генә. Тик бит әнә шул тузан бөртегенә империя кадәр империя буйсына. Аның кулында бик күп халыкларның язмышы, бүгенгесе, киләчәге. Димәк, аңарда күпләрнең төшенә дә кермәгән хакимият. Ул гынамы, сиңа империянең бар халкы буйсына. Синең исемең белән бер-берсен кылычтан уздыралар, үләләр, ил-ватан өчен кырылалар. Күпләре сине Аллаһ сурәтендә күрәләр. Ләкин император Феодосий белә иде, ул Аллаһ түгел, ул бары тик Аллаһ бәндәсе, ялагайлар гына аны шул дәрәҗәгә күтәрәләр. Ул ялагайларга ышанмый иде, ләкин ялагайлардан да йөз чөермәде, ошый иде аңа аларның ялагайланулары. Әйе, җир, халык аныкы. Нигездә ул халык белән идарә итә һәм христиан дине ярдәме белән. Аны тыңлыйлар, аның әмер-боерыкларын карусыз үтиләр. Иллә бу гына җитми икән адәм баласына, аңа җәннәттәй җирдә яшәсә дә сине яраткан, син аны үлепләр тансыклаган хатын-кыз да кирәк икән. Хак, яратты ул хатын-кызларны, күп вакытта алар кочагында дөньядан аерылган халәтләрдә калыр иде, шул мизгелдә ул дөнья мәшәкатьләреннән аерылыр, җиде күк катына күтәрелер иде. Ләкин ул татлы мизгел бик тиз уза торган булды, күңелне янә ил-дәүләт кайгысы биләп алды. Император Феодосий тирә-ягына күз ташлап алды. Ерак та түгел, ике-өч җансакчысы йөри – аны саклыйлар. Ул аларның берсен бармак ишарәсе белән генә үз янына дәшеп алды сәркатибен дәшәргә кушты. Теге килеп, каләм-тактасын ә куеп утыргач кына, магистр Максиминга әйткән тәүге сүзләрен кабатлады. Ахырдан өстәде: «Бүген үк юлласыннар!» Ил түрәсен Аллаһ итеп күрә башлау кай гасырларда аякланып китте икән? Бик күптәндер. Халык белән идарә итәргә керешкән һәр адәм баласында Аллаһ илчесе булу теләге туа, ә тора-бара аны үз халкы ук Аллаһ итеп кабул итә башлый. Бәлки бу Александр Македонский заманнарында башлангандыр Бәлки. Ә бәлки Цезарь башлап җибәргәндер. Ләкин Цезарьны да, сенат үтерә, гәрчә үзләрен дә берәм-берәм җәзаласалар да, сенат Цезарь кадәр Цезарьга кул күтәрә, димәк, Алдаһ дәрәҗәсенә күтәрелгән кешегә. Бер уйлаганда гап-гади кешегә, бер дә Аллаһка түгел.
|