|
Икенче китап 9 pageDate: 2015-10-07; view: 357. – Әйтегез әле, галиҗәнаплары, нигә борынгы греклар үзләрен бар халыктан да өстен күргәннәр икән? – Бик гади хәл бу, Иринушка. Бу халык Ауропада беренче булып диярлек үз язмасын таба һәм киң күләмдә куллана башлый, гәрчә аларга кадәр ассирәйләр, бавилләр, шумерлар, хетлар, соңрак мисыр һәм фарсылар империя төсендә яшәгән булсалар да... Греклар бик тә тырыш укучылар булалар. Алар кешелек яулаган яңалыкны бик тиз куллана башлаганнар. – Минем атам, галиҗәнаплары, дөнья халкына ил-җирне Тәңре бүлеп биргән һәм ул халык бары тик шул җир-туфракта яшәсә генә бәхетле булачак дип бара, ди. – Бәхетле булыр иде ул үзе яшәгән Урал, Ра[4] елгалары, Тын далаларында яшәгән булса. Ә ул Тәңренең васыятен боза, туган туфрагын ташлап, Дунай буйларына кадәр килеп җитә Алай гына да түгел, Дунай буйларын Тын вә Ра елгалары буйларына охшатып, биредә төпләнеп калмакчы – башкала сала-калалар, авыллар... – Ул бары тик «башка чыктым» мин дип бара, галиҗәнаплары. – Килешәм, акыллы фикер әйткән атаң, Иринушка. Хак, аның уенча ул башка чыккан. Ләкин бит ул готларны үз җирләреннән кузгата, башка телдә сөйләшкән халыкларны кайсын куркытып, кайсын үз теләге белән үзе белән ияргә һәм Ауропа үзәгенә килеп, кала салып кына калмый, империягә яный башлый. Башлый гына түгел, яный. Хәер, шул гот һәм гуннар аркасында, дөресрәге алар ярдәме белән без дә империядән башка чыктык, үзебезгә бер ил – дәүләт төзедек. Һәм син, Иринушка, әнә шул дәүләт кешесенең берсенә кияүгә чыктың һәм безгә күчеп килдең. Өске готлар да тик тормыйлар, үзләренә бер дәүләт корып яталар, аскылары исә әлегә атаң кул астында йөриләр, ләкин алар да ил-дәүләтле булмый калмаслар. Хәзер әнә бритсаклар үзләренә, франклар үзләренә Рим империясеннән җир даулыйлар. Дөресрәге, империя яулаган җирләрдән үзләренә биләмә даулыйлар, ягъни мөстәкыйль рәвештә көн күрмәкчеләр. Империя явызлык бит ул, империя таркала, ә кешеләр күңелендә явызлык кала. Мин бераз чамалыйм, Иринушка, әнә шул халыклар да тора-бара империя булырга омтылырлар. Ләкин кайчандыр аларга да римлылар кичергән гарьләнү хисен кичерергә туры килер. Әле үк инде атаң Атилла хан үзен империяләр белән тиң күрә башлады. Ә бит заманында минем адашым Феодосий Атилла ханга бөтенләй игътибар итми, аңа надан варвар итеп кенә карый. Ә алар тора-бара Ауропа үзәгенә килеп урнашалар һәм ил төзиләр, ул гынамы, Римны таркатырга омтылалар. Иң сәере шул, мин бу очракта һични кыла алмыйм, һични, Иринушка. Рим елдан-ел җирләрен югалта бара, ахырзаман килде Рим өчен. Мин шул яманлыкны күреп, беренче булып атаңа кул суздым – килешү төзедем. Ә атаң хәзер Дунайны гына түгел, Рейнны кичәргә җыена. Гуннар йөзендәге борынгы скифлар борын-борыннан Рим империясенә борчу китергән. Бүгенге грек тарихчылар аларны гуннар дип язсалар, тагын да борынгылары сарматлар киммерәйләр скифлар дип язганнар. – Атам әйтә, сарматлар да, гуннар да бер үк халык, галиҗәнаплары, аннары сез әйткән скифлар дә. Аларның гореф-гадәтләре генә түгел, йолалары да, сөйләшкән телләре дә, кылган гамәлләре дә бер, хәтта диннәре дә. – Син мине торган саен шаккаттырасың, Атилла кызы. Синең белән сөйләшү миңа бик күңелле, Иринушка. Әнә хәләл җефетең килә, көткән-көткән дә түзмәгән, күрәсең. Ярый, Иринушка. Ышан, синең белән сөйләшеп утыру миңа ошады. Без ул бәхәсне ары таба да дәвам итәрбез, исем туеннан соң да дип әйтүем. Ә хәзер, бар, хәләлеңә каршы йөгер, күрмисеңме, килергә ятсынып тора. Император Феодосий шулай диюгә, Таңчулпан илбашның күзләренә карап алды, илбашы елмая иде. Ул тәмам тынычланды, һәм торды да үзенә таба килер-килмәс атлаган иренә таба китте. Килде дә килер җайдан ук Прискның кочагына иңде һәм җанга таныш ис тоеп, ир-канатының күзләренә карады, битеннән үбеп алды да императорга карап, кул изәде. – Ни турында сөйләштегез инде? – дип сорады сарайдан чыгып, бераз китүгә ир-канаты. – Минем җырлыйсым килә, ишетәсеңме, Приск, җырлыйсым килә. Беләсең килсә, без тарих турында сөйләштек. – Диннәр турында да, – диде Приск. – Әйе, диннәр турында да. Борынгы скифлар, алар йөзендәге гуннар турында, сарматлар, киммерәйләр, тагын әллә кемнәр турыңда. Беләсен килсә, мин аңа җир йөзендәге бар халыкка да ил-җирне Тәңре бүлеп биргән, дидем. Һәр халык үз бәхетен шул җирдә тапса гына таба, дидем. Һәм, беләсеңме, Приск, император минем белән килеште. – Бер уйлаганда, син хаклы, Чулпаным. Аллах бүлеп биргән халыкларның җирләрен үз канаты астына җыйган Рим уңдымы? Юк, әлбәттә, уңмады. Рим җимерелү алдында тора. Миңа җиткерделәр, атаң Атилла хан римлылар белән күзгә-күз килеп сугышырга исәп тота икән. Аннары Аллах һәр кешегә дә бәхетне бертигез биргән, бәхетленең көннәрдән бер көнне хәерчегә калуы, хәерченең бәхетле булып китүе бар. Кешелектә булган мондый хәлләргә мисалларны көлтә-көлтә китерергә булыр иде. Ахыр чиктә, табигать теге йә бу халыкны үзе билгеләгән җирдә генә ашаткан-эчергән, итен-маен биргән – бәхетле иткән. – Ә минем атам Ауропаның үзәгенә килеп урнашкан... – Бик әйбәт, килгән икән яши бирсен. Ярый, куеп торыйк әле бу бәхәсне. Бераз сөю турында сөйләшик. Мин сиңа әйтәм: исемең матур, йөзең көләч, үзең бикәч, шулай дип җырлар иде гун төмәнбашы. Моңлы итеп, матур җырлаган иде. – Якшәмбе көнне без синең белән кулга-кул тотынышып сарайга киләбез. Император минем хакка исем туе уздыра, үз исәбенә. Ишетәсеңме, Приск, үз исәбенә! Приск җавап бирмәде, барыр җайдан хатынның биленнән кочып алды да күтәрә төшеп, колагыннан тешләгәндәй итте. – Авырттырдың ич, Приск җаным. Беләсең килсә, – диде Таңчулпан. – Император мине сөйләшергә тагын чакырачак. Ишетәсеңме, тагын? – Мин ышанам, Чулпаным, югалып калмассың. Вәләкин ул синең белән һәрдаим вакыт уздырмас. Императорның эше тыгыз, вакыты тар. Беләсең килсә, император синең атан Атилла хан белән аркадаш буласы килә, Чулпаным, һәм мин ана бу мәсьәләдә ярдәм итәргә булдым. Ике арагызда шул чакта сүз чыкса, берүк кирегә сукалый күрмә, Чулпаным. Барысын да астын-өскә китереп ташлавын бар. – Император Феодосий болай да күп нәрсәгә иреште бугай инде, Приск җаным, атамның Римга таба кузгалуы хакында да искәрде. – Бу сөенечле хәбәрне синең белән мин алып кайттык аңа, Чулпаным. Без! Син дә мин. Мин сине таптым, син мине, ә император атаң йөзендә үзенә аркадаш тапты. Иң мөһиме, атаң Византиягә таба кузгалмаячак, һәрхәлдә мин шулай дип уйлыйм. Шул ук вакытта атаң Атилла ханның Византиягә таба кузгалуы да бар, чөнки император атаңа ясакны салып бетермәде, ахыр килеп, хәрам атакай Хрисафәйне богаулап Гунстанга җибәрмәде. Нәкъ менә хәрам атакай Хрисафәй богаулы көйгә 6.000 алтын акча илтергә тиеш иде атаңа, ягъни гуннарга... – Син моны каян беләсен, Приск? Приск кинәт кенә шаркылдап көлеп җибәрде. Һәм хатынның янә биленнән эләктереп алды, җилтерәтеп, әйләндереп чыгарды. – Мин кая эшлим соң, Чулпаным, кемнең киңәшчесе мин?! – Син император Феодосийның уң кулы, Приск җаным. – Менә, менә уң кулы шул. Димәк, император һәр эшен минем белән киңәшеп кыла, бигрәк тә Атилла хан белән булган хәлләрне. – Чөнки? – Чөнкиме? Чөнки минем хатыным Атилла ханның кызы, гүзәлләрнең гүзәле, чибәрләрнең чибәре, сылуларның сылуы, атаңның иң яраткан кызы, иң яраткан. Ишетәсеңме, иң яраткан? – Бик әйбәт, Приск җаным. Без кайткач ни ашыйбыз, минем синең бу сүзләреңнән тамагым ачты? – Балык, каз ите, чия төнәтмәсе, тагын ни? Тагын җиләк-җимеш һәм чеметем генә кызыл шәраб, үгез каны кебек Кызыл шәраб. Кан кузгату өчен. – Мин дә пешекчегә бүген балык пешерергә кушкан идем. Димәк, без синең белән бер төрле уйлыйбыз, бер төрле фикерлибез. – Империя хакында дамы? – Империяләрнең берсе туа, берсе үлә. Мин император белән бу хакта килештем инде, Приск җаным. Икенче бәхәстә мин ана, беләсеңме, ни хакта әйтәчәкмен? – Ни хакта? – Атилла хан Ауропага империя оештырырга килмәде, ә кешелекне Рим империясеннән коткарырга дип килде, коллыкка нокта куярга дип. Һәм ул, атам дим, моны эшләр. Ауропа халыкларын мәңгегә коллыктан азат итәр. Атамның төп максаты баштан ук империяне җимерү, Ауропа халкын коллыктан азат итү була. Һәр халык ничек, кем белән күрше яшәргә тели – яшәсен, ләкин үз җирендә, үз туфрагында. Атам Атилла хан, беләсең килсә, Приск җаным, бабам Мәңгүк ханның васыятен үтәргә дип Ауропага килә. Һәм ул аны үтәр, Ауропа халкын коллыктан азат итәр. Мин атама ышанам. – Ләкин бит, Чулпаным, бу сугышларда халык кырыла, бер гаепсез халык. – Азатлык корбансыз булмый, Приск җаным. – Император белән дә шул хакта сөйләштегезме? – Юк, ул бәхәскә кадәр барып җитмәдек, Приск җаным. Барып җиткән булсак, аңа да шулай дип әйтер идем. Ул арада виллаларының ишегалдына керделәр, хуҗаларны баш ия-ия көдрә кара чәчле хезмәтче каршы алды. Приск исә аңа: – Булды, булды, рәхмәт, – дип, үтеп китте. – Син мина исем туен уздыргач та Чулпаным дип дәшәрсеңме, Приск? – диде өйгә керүгә Таңчулпан. – Юк, Иринушка, мин сиңа төрле исемнәр белән дәшәрмен: Карлыгачым, Күгәрченем, Былбылым... Алар үз бүлмәләренә кереп, өс киемнәрен алыштырып, юынгычта кулларын юып чыктылар. Табын янына узгач кына Таңчулпан пешекче китергән диңгез балыгына игътибар итте. Пешекче балыкны зәйтүн маенда кыздырган иде, шуңамы ризыкка кызгылт-сары төс кергән. Таңчулпан балыкны ашыкмый гына ашады, ә үзе ни өчендер янә император Феодосий турында уйлады. Хатын-кыз ич ул, шундук тойды-сизде, император аны тикмәгә генә үз кырына чакырмаган. Чукындыручы атасы булуы да юкка түгел. Ләкин бу хакта ир-канаты Приск белмәскә тиеш. Күңелендә әнә шуңа охшаш яман уй туган икән – үзе генә белергә тиеш. Таңчулпан ышана иде, император бөтенләй азгын кеше булмаса аның ире Прискка да, аңа да яманлык кылмас, хәтта атасы Атилла хан Византиягә таба яу кузгалса да. Ә Таңчулпан илдән хәбәр алып тора иде: атасы Византиягә яу йөрмәячәк, гәрчә император атасына вәгъдә иткән алтынны җибәрми торса да – кызы хакына булса да ул моны кылмас. Таңчулпанның үз эченә кереп, уйга калып ашап утыруын күргән Приск кисәк кенә: – Син беләсеңме, Чулпаным, атаң Атилла хан ни өчен Валентианга каршы кузгалачак?.. Таңчулпан кинәт ашаудан туктады, сәерсенеп иренә карады. Сәер хәл, ул да шул хакта уйлап утырган икән ләбаса. Таңчулпан тастымалы белән авызын сөртте, өстәлгә ята төшеп, ир-канатының күзләренә карады. – Ни өчен дип уйлыйсың инде, Приск җаным? – Заманында император Валентиан тутасы Һөнәрияне атаң Атилла ханга бирмәгәне өчен, Чулпаным. Рим кануннары буенча хатын-кызга җир-биләмә бирелми, Чулпаным, – диде Приск ашаган табагын читкәрәк алып куеп, төнәтмәгә үрелде. – Ләкин бит алар барыбер кавышалар, һәм күпмедер бергә яшәп калалар. – Соңра бу хәлне Плацидия белеп ала һәм Һөнәрияне янә богаулап диярлек Римга алып кайтарта. – Һәм зур хата кыла Плацидия, Приск җаным, зур хата кыла. Император Валентиан Һөнәрияне җир-биләмә беләнме, болаймы абам Иллакка биргән булса, бәлки атам Рим тарафларына таба яу кузгалырга ниятләмәгән дә булыр иде. – Син бу хакта император Феодосийга да әйттеңме? – Юк, әйтмәдем. Чөнки Һөнәрияне гуннардан йолып алып калу идеясен император Феодосий бирә. – Син хаклы, хаклы, Чулпаным, хаклы. Шаккатмалы хәл, син барысыннан да хәбәрдар. Ә мин, Чулпаным, император Валентиан урынында булсам, Һөнәрия тутамны Атилла ханның улы Иллакка үз кулым белән илтеп биргән булыр идем. Иллак углан гаскәриләре белән император Валентианның уң кулына баскан булыр иде. Ялгыша, ялгыша, император Валентиан һәм анасы Плацидия дә. Иң мөһиме, Атилла хан Рим тарафларына яу кузгалмас иде, империя дә үз йөзен саклап калган булыр иде. Ишеткәнем хак булса, хәзер әнә атаң Атилла хан яуга хәзерләнә икән һәм хак булса Рим тарафына. Беләсең килсә, Чулпаным, император Феодосий мине нәкъ шул хакта белергә Римга җибәрде. Анда булган хәлләр белән танышып кайтырга... Таңчулпан ир-канатына бер сүз дә әйтмәде, үз эченә бикләнеп, әкрен генә төнәтмә эчте. Ул белә иде Приск кеше кешесе императорга хезмәт итә. Һәм ул аңа бармыйм дия алмаган. Һәм бик дөрес эшләгән, юкса аны император эшеннән читләштерер иде, хәтта сарайдан ук куар иде. Шул мәлдә, башына шул уйлар килүгә, Таңчулпанның йөрәге аша император Феодосий сурәте узды. Ни өчен җибәрә император Феодосий аның ирең Рим кадәр Римга дип бер дә баш ватасы юк – сәясәттә римлылардан өстен чыгарга тели. Һәм теләгенә ирешер дә ахры. Әллә соң Прискны миннән аерыр өчен Римга җибәрдеме?.. Антонийны да шулай аера ич хатыны Евдокиядән. Шулай булган хәлдә нишләргә тиеш ул? Ул – Таңчулпан, чит илдә, чит җирдә, чит мохитта?! Атасына китсенме?.. Килешерме? Аннары Приск үзе моңа риза булырмы?.. Римда хәзер ыгы-зыгыдыр, сенат көн-төн утырыш уздырадыр. Чөнки атасы Атилла хан Рим тарафларына яу йөрергә җыена икән... Әнә шундый уйлар зиһенен телгәләсә дә Таңчулпан ир-канатына ары таба бер сүз дә әйтмәде. Ахыр торып ук китте. Әйткән хәлдә үзенә ияреп баруны ошатмас иде, бу – беренчедән; икенчедән, тикторганда шиккә калыр иде. Атаң ни әйтте, сиңа, Таңчулпан, ир – баш, хатын – муен, димәдеме? Шулай булгач, тик тор, дәшмә, дәшкән – бер откан, дәшмәгән – ике откан, дияр иде Элиана. – Мин экономка апа белән базарга чыгып керәм, Приск. Ярыйдыр бит? Базар халкын күрәсем килеп китте. Ярыйдыр бит, Приск дим?! – Нигә ярамасын, ярый. Чыга күр. Үзен теләгән җимешләрне алдырырсың. Миңа карбыз алдыр. Зур булсын. Син хәзер тулы канлы христианка, теләсә кая бара аласың. «Түгел, түгел!» – дип әйтергә иткән иде Таңчулпан, тыелып калды. Нигә?! Ни үзгәрер шулай дип әйтүдән? Болай да Прискның кәефе юк, күренеп тора ич икенче тапкыр, бер дә Римга барасы килми. Аңа империя дә, императорда кирәкми, янында ир-канаты булса, шул бик җиткән. Император... Император сүзе теленә килүгә янә илбашы Феодосий күз алдына килде, һәм үзе дә сизмәстән, хәтта белми дә калды ни өчендер, үзалдына уңайсызлану тойды. Сарай бакчасында утырып сөйләшкәннән соң күңелендә үзе дә аңламаган шом барлыкка килгән иде. Әнә шул шом торган саен куера, күңелне чарасыз итә, зиһенне чуалта иде. Таңчулпанының халәтен аңлаган кебек, Приск та кулын юды да, авызын чайкап, тавыш-тынсыз гына китапханәсенә үтте. Ә бит элек ашаганнан соң ишегалдына чыгар, хезмәтчеләр белән сөйләшеп, күл буйларын урап кайтыр иде. «Менә без дә, Приск җаным, аерым-аерым йөри башладык», – дип уйлады Таңчулпан ир-канатын ишектән озатуга, тәүге уеннан янә курка калды. Һәм куркуы бик тә урынлы иде, йокы бүлмәсенә узганда да, өс киемен алыштырганда да, ир-канаты янына чыгарга дип җыенганда да ул бу уеннан арына алмады. Император Феодосий аның йөрәгенә гүя ут салган иде. Ә ул ут көйри дә көйри. Юк, ут кына түгел, утлы күмер. Күмер дигәнен көйри дә көйри, һич тынгылык бирми. Шулмы сагыш, шулмы сызлану?..
XI Хәтерли, юлга чыгуга Приск атың куаламады. Аны император Феодосий киңәше белән Аспар гаскәрбашның ике кешесе озата барды. Аппинәй юлына төшкәч, ниндидер таверна кунакханәсендә йоклап чыктылар. Кузгалдылар бик иртә, юл елга буйлап сузылган, биредә исә куе томан төшкән, әмма кояш күтәрелә башлауга, бераз ачыкланды. Юл тигезләнә төшкәч, Приск атын куалап, алгарак китте, сакчылар да аннан калмадылар. Приск җайдак атның тезгенен үзенәрәк тарта төште һәм барыр җайда икенче атына күчеп атланды. Ерак юлда гуннар да шулай итәләр. Бик тә уңай ысул, кулында ике ат булганда атлар да арымый, юл да алай бик авыр кебек тоелмый. Юл тау кырына таба сузылды, җайдак ат та таба елышты. Өйрәтелгән ат, юл тарайдымы, ишенә якын-килә. Кояш төшкелектән авыша башлагач, юл өстендәге тавернага тукталдылар. Тамак ялгап алырга кирәк иде. Атларын аркылы салган киртәгә генә бәйләп, тавернага юнәлгәннәр иде, аларны авызында бер теше калмаган чал чәчле карт кисәтеп куйды. – Юлчылар, атларыгызны карарга кеше калдырыгыз. Хәзер якын-тирә качкын коллар белән тулы, – диде. – Син күз-колак булырсыңмы соң? – Нигә карамаска, карармын, – диде карт. – Тик мин бушлай атлар карамыйм. – Буш итмәбез, – диде ана Приск. Аларны ишек янында ук тырпайган мыеклы, кирәкмәгән дәү бәдәнле карт легионер каршы алды. Легионер карт баш киемен салган да әйләндерә-тулгандыра тора. Ул византиялеләрне күрде дә, аркылы төшмәкче итте, әмма Прискның кыяфәтеннән курыктымы, тырпайган мыегын сыпыра башлады. Приск ана карамаска тырышып, түргә узды. Ул кырын күзе белән генә күрде, тырпайган мыеклы легионер аңа нидер әйтергә ымсынды, хәтта авызын ачты, картның сап-сары тешләрен күреп Приск: «Эчкече карт, тавернага сакчы булып кергән», – дип уйлап куйды. Алар шактый озын өстәлнең башына утырдылар, күршедәге генә ике кеше авызларын-авызга куеп диярлек шактый тавышлы гына гәпләшеп утыралар. Күршеләрнең берсе Прискны күрде һәм кулын күтәреп: – Көнчыгыш римлыларга хәйри! – диде. – Хәйри, хәйри, көнбатыш римлылар, – диде Приск. Алар янына таверна иясе килде. – Көнчыгыш ризыгы һәм бер чүлмәк шәраб, – диде аңа Приск. Күп сөйләшми генә шәраб сала-сала ашадылар. Тамагы туйгач, Приск янә күршеләреңә игътибар итте. Алар инде нык кына салганнар, хәтта исерә төшкәннәр һәм шактый тавышлап сөйләшә башлаганнар иде. Теләсә-теләмәсә дә Приск күршеләр гәбенә колак салды. – Күрәзә миң, Телав, күрәзә, – дия-дия өстәл төйде гәпчеләрнең юан гәүдәлесе, өстәлгә ята төшеп. – Күрәзә мин. Әгәр дә мәгәр бу оятсыз каланы варварлар ханы Атилла җимерсә, мин чиркәүгә кереп дога кылачакмын. – Артыгын сөйлисен, Архит. Кем син ул хәтле дөнья халыклары каласын каргарга? Кем?.. Дәшмисең!.. Без монда нинди йомыш белән соң?! – Алай булса әйт, нигә император кадәр император Равеннада качып ята. Кемнән курка ул. Атилланың кайсыдыр улы Римны айкап йөри, диләр. Имеш, весталка кызны алып китмәкче. – Консул Аэцәй сиңа ни әйтте, Архит, ни әйтте?! – Мин аңа ышанмыйм, Телав. Римны гына түгел, анасын тотып сатачак әле ул кеше. Әйе, император Нерон кебек. – Император Валентиан легионерларының яртысы гуннар хәзер, Архит. – Хәзер барысы да гуннарда терәк эзли. Император Феодосий турында әйтеп тә торасым килми. Киңәшчесе Прискны Атилла хан кызына өйләндергән диделәр. – Сөйләмә тузга язмаганны, Телав. Кеше сүзе – кеше үтерер, диләр. – Череде, нигезеннән череде Рим, Архит дус. Римны яһүд, гот, гун басты. Кая булды борынгы исаврәйләр, борынгы бабалары этрусклар?! – Алай дисәң, мин дә Рим кешесе түгел, килмешәк. – Әйе, Архит дус, Рим хәзер килмешәкләрдән тора. Мин, әйтик. Сириядән күчеп килдем. Мин хәзер үзем коллар тотам. – Колларын баш күтәрсәләр?.. – Спартак чоры килер дисеңме?.. Булмас ул, Архит дус, булмас. – Әйт әле, Телав, әйт, ни көтә император Валентиан, ни көтә?! Сенат ни карый?.. Калада Атилла хан улы Весталка кызны эзли. – Ул аңа кияүгә чыккан диделәр бит. – Шалиш, туганкай, шалиш, весталкаларга кияүгә чыгарга ярамый. Ярамый да бетте! Кая безнең борынгы аллаларыбыз, Архит, кая?! Юпитер кая, кая Марс? Кая борынгы бабаларыбыз этрусклар китергән Инәй аллабыз?.. Кая хайваннар тынычлыгын саклаучы Диана?.. Табигать алласы Венерабыз кая?.. Чәчкәләр алиһәбез Флора кая?.. Барысын да христианнар җимерделәр... Весталкаларны тараттылар. – Весталкаларны папа Лев таратты. Ә бит весталкалар дәүләт иминлеген саклаучылар иде. Хәтереңдәме, Рим куәтле чакта сарайда алты весталка торды? Кабып йотардай алты кыз бала. Сарайдагы мәңгелек утны алар саклыйлар иде. Сарай каһиннары весталка буласы кыз балаларны алар алты яшьтә чакта ук сайлап алганнар. – Каһиннар өчен кайгырма, алар бүген дә сарайдалар, Архит дус. Алар югалып калмаслар. Ә весталкаларга сарайда бер дә рәхәт булмаган. Каһиннар аларның чәчләрен кискәннәр һәм чәч толымнарын агач ботакларына элеп куйганнар. Шул көндә балакайларга ак киндер күлмәк кигергәннәр һәм һәммәсенә дә Амата дип исем кушканнар, ягъни үз исемнәренә кушамат итеп өстәгәннәр. Весталка кияүгә чыгарга тиеш булмаган. Антын бозган весталканы күн капчыкка салып базга ташлаганнар. Бичараның аһ-зары ишетелеп торган. Бу көннәрдә бөтен кала халкы кайгыга калган. Аннары аны баздан чыгарып, исән килеш кабергә салганнар һәм бичараның ай-ваена карамый табутка салып, тереләй күмгәннәр. – Телав дус, менә мин шуларның барысын да искә алам да ярый әле империя христиан динен кабул итте дип куанып куям. Тере килеш кыз баланы кабергә күмү ким куйганда кыргыйлык, Телав дус. – Кыргыйлык түгел, тәртип булган, Архит дус, тәртип. Миңа беркөнне бер акыл иясе беләсеңме ни диде: «Хакимият хәзер бишкә бүленә». – диде. Бишкә. Кануннарга таянып, табигатькә ышанып, гореф-гадәт буенча, нәсел-нәсабадан килгән йолаларга йөз тотып һәм көчкә таянып. Бу инде тәртип. Весталкалар да шул тәртипләрне сакларга тиеш булганнар. Әйтик, сарайдагы утны сүндермәскә, утыз яше тулмыйча сарайдан китмәскә... Утыз яше тулгач кына весталка кияүгә чыгарга хокук алган. Римлылар весталкаларга зур хокук биргәннәр. Аларны барча халык та хөрмәт иткән. Аларга һәммәсе дә юл биргән. Ул гынамы, теге йә бу каракны, йә булмаса хыянәтчене хөкем иткәндә весталка сүзе хаким сүзеннән дә өстен булган. Весталка хәтта үлем җәзасына хөкем ителгән кешене дә коткара алган...
|