|
Икенче китап 10 pageDate: 2015-10-07; view: 409. Бу ике кеше арасында барган бәхәсне тыңлый-тыңлый Приск барыр юлга чыккач та алардан аерыла алмады. Иң әүвәл ул шуны белде – Иллак Римда. Ни өчен? Нигә килгән ул монда?! Әллә соң Һөнәрия артыннанмы?! Бик ихтимал ич. Юл буендагы кырда тимер чыңнары ишетелеп китә, коллар богауланган килеш канау казыйлар. Беришләре канау читләренә тал киртәләр кагалар. Тал үсеп китә, канау җимерелми, Римлылар борын-борын заманнардан ук кыр-басуларны шулай сугарганнар. Ул арада аларга каршы килүче саф-саф тезелгән, дротиклар күтәргән легионерлар күренделәр, иң алдан туры атка атланган полковник килә. Приск сакчылары белән бер читкәрәк китте, легионерлар үтеп киткәч кенә юлга төште. Шунда ук ике тәгәрмәчле арбага ишәк җиккән кәрзин үрүчеләр узды, шундый ук арбада кала төшеп итек тегүчеләр үтте, арбага сандалларын салган тимерчеләр, аларга тагылып диярлек биючеләр, елан биетүчеләр каршы булдылар. Арбалары шагыр-шыгыр килә, япмасыз арбада мунчалалар өстенә менеп утырган хатын-кыз, Прискны күрүгә тулынкы иреннәрен киң җәеп елмайды, хәтта кул изәде. Арба артыннан яланаяклы балачага килә, шаулашалар, чырылдыйлар. Ир-атлар исә арба читләренә тотынып, дәшми-тынмый гына баралар, ни өчендер берәүгә дә күтәрелеп карамыйлар. «Халыкны, бигрәк тә ир-атны дөнья нужасы баскан», – дип уйлады Приск һәм атын куалабрак алып китте, җайдак ат аз гына тартыла төшеп, бер җайдан юрта башлады. Каланың капкаларын рәтләп сакламыйлар да. Приск белән аның сакчылары сүзсез генә үтеп киттеләр. Димәк, Рим әкрен генә куәтен җуя бара. Урамнарда тәртип юк, иң гаҗәбе, шушы хәлдә дә хәтта сенат утырыш артыннан утырыш уздыра икән. Римда өч хаким барлыкка килгән, диделәр Прискка ипи сатучылар: император, сенат һәм папа. Күп тә үтми алар зур мәйданга килеп чыктылар. Мәйдан уртасында Цезарьга һәйкәл тора. Һәйкәл зур, мәһабәт, тау кадәр диярлек. Һәйкәл янында бер төркем легионерлар кайнаша, алар янындагы полковник бугазы ертылганчы кемгәдер кычкыра: – Ятрәк, ятрәк кыланыгыз, арт ягыгызга күсе ябышкан нәмәстәкәйләр. Тигез басыгыз. Мин сезне тәртипкә өйрәтермен, бушка ипи ашатмам! – дия-дия орыша иде. Ниһаять, мәйданны үтеп, Марс кырына җиттеләр. Улда шул тарафта тора, диде император Феодосий. Ләкин Марс кырын үтәргә туры килде, Улда сарай читендәге казарма кебек бинада тора икән. Ни гаҗәп, калага кергәндә дә, урамнарда да, аларны бер кеше дә туктатмады, «Кемнәр сез?» – дип сорамады, әмма казарма капка төбендә аларны туктаттылар. Ишектә торучы сакчыга Приск тамгасын күрсәтте. Аны шундук икенче берсе Улда янына алып китте. Барыр җайда ул: – Каһиннар яши бу бинада, – диде. Приск бераз чамалый иде, бу бинада каһиннар йөзендә сенаторлар да булуы ихтимал. Император үзе Равеннада. Равенна борынгы этрусклардан калган сазлыклы урынга күтәртелгән кирмән-кала. Римга бик сирәк килә икән. Моны аңа үзен озатучы сакчы сайрады. Ул арада алар каршында тоташ кара дан киенгән берәү пәйда булды. – Саумы, Приск! Мин Улда, – диде ул, кул сузып күреште дә алдан китте. – Әйдә минем арттан. Сакчыларың өчен борчылма, аларны да, атларыгызны да урнаштырырлар. Алар ниндидер тарлавыклардан уздылар, ниһаять, бер ишек каршында туктадылар. Улда каерып ишекне ачты. Приск кисәк туктап калды. Бүлмә түгел иде бу, зур гына зал. Түр якта кыяларга сыенып чишмә ага, уң якта Кояшка табынучылар сурәте, аның янында Мисыр Асирисы алласы, аның кырында фарсылар Митрасы. Ә сул якта төсле пыялалар аша мәрмәр идәнгә төсле Гайсә пәйгамбәр сурәте төшә. Каһиннар сурәтне таптап китәләр икән, Улда ни өчендер урап чыкты, аңа ияреп Приск та. Ниһаять, алар бер бүлмә каршында туктадылар. «Син шул бүлмәдә торырсың. Әйдә, кер», – дип Улда бүлмәгә узды. Зур булмаган бүлмә, түрдә тез биеклек кенә өстәл. Өстәлдә бер төргәк папирус ята. Приск түзмәде, төргәккә үрелде. Алды һәм укыды: «Сиңа түгел, кагылма!» – дип язган иде. Улда моны күрде дә елмаеп куйды. – Ятагың бар, тиздән сиңа ашарга китерерләр. Аша, эч, ял ит. Мин сине үзем эзләп табармын, – диде дә Улда, чыгып китте. Приск папирус төргәген кире өстәлгә куйды. Бүлмә буйлап арлы-бирле йөреп килде һәм сул яктагы сәке кебек ятакка барып утырды. Аруы җиткән иде, ятты да шундук күзләре дә йомылды. Ләкин аны уяттылар, ашарга дәштеләр... Ашагач, Приск янә сәкегә ауды. Иртән күзләрен ачса, сәке янында басып торучы Улданы күрде. Улда кулында өстәлдәге папирус төргәге. – Әллә укыдыңмы, ачып укыдыңмы дим? – диде ул кырыс кына. – Юк, укымадым, сүтмәдем. – диде Приск. Торды, ишек яныңда эленеп торган комганнан су коеп юынды һәм битен-башын сөлге белән сөртә-сөртә: – Нинди серле төргәк соң бу? -– дип Улдадан сорады. – Җыенда укыласы язма бу. Бүген җыен була. Император киләсе. – Миңа да катнашырга ярармы анда? – Ярый. Тик башта тамак ялгап ал. Бүген христианнар көне, Гайсә пәйгамбәр туган көн. «Тукта әле, нигә мин җыелышта катнашырга тиеш? Бер диндә булсак та римлылар үзләренә бөтенләй башка юл сайладылар. Римда христианнар чиркәве башында папа Лев утыра, Византиядә император үзе. Римлылар сынга табыналар, византиялеләр сурәткә. Хәер, моны да аңлатырга була, греклар борын-борын заманнардан ук сурәт ясарга һәвәс булсалар, римлылар кая карама сын күтәрделәр. Митрадан соң Гайсә пәйгамбәргә табына башлаган Сирия христианнары исә чиркәүгә шәм куюларын дәвам итәләр, Византия чиркәүләрендә дә бу борынгы утка табынучылар гадәте кереп бара бугай инде», – дип уйлады ашап утырган Приск. Ул арада Улда керде һәм аны каһиннар җыенына алып китте. – Башта каһиннарны тыңлап карыйк. Шау-шу анда, мәхшәр диярсең. Беришләре борынгы Мисырлар алласы Кояшны торгызырга кирәк, икенчеләре Рим аллаларына кире кайтыйк, диләр. – Император христиан динен кабул итте бугай бит инде? – Кабул итте, әмма папа белән император власть бүлешәләр. Бу мәсьәләдә Рим җиде юл чатында тора хәзер. Каһиннар арасында Гайсә пәйгамбәр турында да зур бәхәс бара. Кем булган ул? Чынлап та Аллаһмы, әллә булмаса күпләр расларга тырышкан кебек адәм баласымы, әйе, башкаларга үрнәк булырлык адәм баласымы?.. – Шикләнерлек шул, Улда дус, шикләнерлек. Әйтик, Гайсә пәйгамбәр алла икән, нигә ул үзен тәрегә кадакларга рөхсәт итә? Алла ич ул, бөтен дөнья кодрәте аның кулында, халык аның өчен тузан гына. – Ә син галим, Приск, галим. Син хаклы, Иерусалимда яшәгән греклар арасында да нәкъ шул бәхәс туа. Римлылар Гайсә пәйгамбәрдән йөз чөергән яһүд равваларына болай диләр: «Сез канкардәшегез Гайсә пәйгамбәрне кабул итмәдегез, димәк, ул безнең алла», – дип әйтәләр, һәм шулай итәләр дә. – Христианнар җыенында шул хакта да бәхәс барачакмы? – Шул хакта да, Приск. – Бәхәстән качарга ярамый, хакыйкать бәхәстә табыла, дигәннәр борынгылар. – Бәхәс әйбәт, тик каһиннар башкача уйлыйлар, ничек империяне саклап калырга, нинди дингә таянып? Диннәрдән хакыйкать эзләгәндә асыл хакыйкать читтә калучан, дин бәхәсләрендә хис өстен чыгучан, кайнар гәпләр, Приск. – Димәк, бәхәсләрнең төп максаты империяне саклап калу?.. – Кеше хыял белән туа, акыл белән үлә, Приск. Ни өчен, нинди йөк белән җибәрде сине Рим кадәр Римга император Феодосий? Мин беләм, синнән ул төпле доклад көтә. Карт төлке Феодосий император Валентиан белән Атилла хан арасында барган бәхәснең, төгәлрәк итеп әйткәндә, сугышның ничек бетәсен көтә. Ә монда император Валентиан каһиннары белән христианнар арасын көйләп йөри. Ни ил, ни халык кайгысы юк аңарда. Каһиннарнын күбесе Атилла яклы. Җыенда каһиннар оттыра икән, Валентиан папа Лев аягына егылачак. – Әнисе Плацидия весталка Һөнәрияне кияүгә биреп йөри. Аңарда хәзер дәүләт кайгысы юк, империя мәшәкатьләрен ул тулысы белән улы Валентианга тапшырды.
* * * Каһиннар белән христианнар җыены көтмәгәндә һәм кинәт башланды. Барысы да мәйданда тулганалар иде. Папа Лев белән император Валентиан мәйданда пәйда булуга, һәммәсе дә бер җиргә тупландылар, императордан сүз көттеләр. Ә ул ашыкмады. Ниһаять, шау-шу басылды, беразга тынлык урнашты. – Мин беләм, кадерле римлыларым, сез миннән җавап көтәсез. Җавабым сезгә бер булыр – мин христианнар белән. Мин барлык легионерларымны патрикий Аэцәйгә тапшырдым. Варварлар ханы Атиллага ул каршы чыгачак. – Димәк, – дип алгарак чыкты тоташ карадан киенгән олуг каһин. – Сез, бөек цезарь Валентиан безнең борынгы бабаларыбыз аллаларыннан ваз кичәсез?.. – Мин сезне яклармын, олуг каһин, мин сезне рәнҗетергә бирмәм. – Безгә горур римлылар аллаларын кайтар, цезарь Валентиан. Кирәкмәгән дәү бәдәнле, көр тавышлы олуг каһин ишләреннән аерылып, император һәм папа басып торган мәйданчыкка таба кузгалды, әмма динбашлары берничә адым ясауга, ишләре аңа иярделәр. Үзенең мичкәдән чыккандай калын тавышы белән, кыядай гәүдәсе белән император Валентианны куркуга салды бугай, базилевсны шундук җансакчылары уратып алдылар. – Мин сезне яклармын, яклармын, – дия-дия яшь император артка чигә башлады, алга папа Лев чыкты. Алгы якта папа күренүгә, каһиннар арасында ыгы-зыгы башланды, алар кисәк берләшеп алдылар һәм тоташ дивар булып папага таба кузгалдылар. Ләкин папа Лев та яклаучысыз түгел икән, аның артында да диндар христианнар тоташ дивар булып басып торганы шәйләнде. Җансакчылары уртасында калган император Валентиан: – Туктагыз! Тукталыгыз! – дип кычкырды. Ләкин соң яле, ике яктан да ташлар оча башлады. Ул арада император белән җансакчылары юкка чыктылар. Каһиннар өерелешеп, христианнарга ташландылар, аларны чиркәүгә кадәр куа басып, чиркәүгә керергә мәҗбүр иттеләр. Каһиннарның берсе: – Ут салырга кирәк, ут! – дип кычкырды, икенчеләре чиркәү ишекләренә таш аттылар, христианнарга каһәрле сүзләр яудырдылар. Приск Улдадан аерылып, зур мәйдан аша үзе туктаган бинага таба йөгерде, чиркәү яныннан шактый киткәч кенә артына әйләнеп карады. Ахыр туктады. Шул чакта җир астыннан килеп чыккан кебек, аның янында Улда пәйда булды. – Әйдә, китик моннан, – диде ул Прискка. – Мин каһиннар башына коткы салдым. Димәк, үз вазыйфамны үтәдем. Безгә китәргә вакыт, Приск. – Миңа Иллак та Римда диделәр. – Иллак! – диде Улда кинәт курка калып, – Нишләп йөри ул монда?.. – Һөнәрия артыннан килгән, имеш. – Нинди ахмаклык, Һөнәрияне Плацидия Равенна чиновнигына кияүгә биреп җибәрде, чиркәүдә никахлар укыта-укыта, Приск. Иллак углан чынлап та Римда булса, без аны табарга тиешбез, Приск. Һәм әле соң түгел. – Бу мөмкин хәлме, Улда? – Бүген Римда бар нәрсә дә мөмкин, бар нәрсә дә. Римда власть юк, власть, Приск! Шул вакыт чиркәү янында янә тавыш купты, бу юлы инде кайдандыр килеп чыккан христианнар каһиннарны куа башладылар. Каһиннар мисырлыларның Исида храмына таба чигенделәр, храм баскычларына менгәндә олыгаеп килгән каһиннар егылдылар, аларны христианнар таптап киттеләр, әмма алдан качканнары авырлык белән булса да храм ишекләрен яптылар. Христианнар шауладылар, шауладылар да баскычларда аунаган каһиннарга да игътибар итмичә, чиркәүләренә таба киттеләр. Храм баскычларында анда-санда үлем белән тартышкан карт каһиннар, өзгәләнгән хитоннар, баскычлардан кабаланың менгәндә төшеп калган аяк киемнәре генә аунап калды. Мәйдан бушап калгач кына, ниндидер койма ышыгына посып, барысын да күзәтеп торган Приск белән Улда чыктылар һәм йөгерә-атлый туктаган биналарына кайттылар. Улда сакта торучыларга юлчыларга атларын китерергә һәм үзенә дә ат яларга боерды. Булган әйберләрен алып чыкканда атлар әзер инде. Приск сакчыларына ым какты да алар кузгалып та киттеләр. Үзенең тоташ кара киеменнән Улда иң алдан бара әле уңга карый, әле сулга. «Иллакны эзли», – дип уйлады Приск. Ләкин Иллакңың калада булуы шикле иде. Басу капкасын уздылар, олы юлга төштеләр, Приск сиздерми генә чукынып алды. Галим буларак ул дингә ышанып та җитми иде, әмма авыр мәлләрдә барыбер кулы төртенүгә таба кузгалды һәм һич тә бу гадәтен ташлый алмады. Алар Аппинәй юлы чатында аерылыштылар. Улда үз ишләре белән Гунстанга таба кузгалды, Приск үз сакчылары белән Византия юлына таба борылды. – Сау бул, Приск, – диде кузгалганда Улда. – Хан кызы Таңчулпанга сәлам әйт. Мин аңа игелек телим, игелек!
XII Византия. Борынгы греклар үзләренең тарихларын б. э. к. VII–VI гасырларда яза башлыйлар. Грекларның тарих атасы Геродот б. э. к. 484–425 елларда яши. Геродот язган тарих шул эпоханың тарихы гына түгел, дөнья халыкларының энциклопедиясе дә, географиясе дә ул. Аның эшен дәвам итүчеләрдән Прокопий, Агафий, Приск Панийский, Аммиан Марцеллин, Феофилакт Симокатта, Зосима, бигрәк тә безнең эраның X гасырларында тарих язган һәм безнең бабаларыбыз тормышын да чагылдырган Лев Диаконны һ.б. күрсәтергә булыр иде. Мәгълүм ки, монархлар тарафыннан идарә ителгән дәүләтләр бик борынгы заманнардан ук тереклек итә башлыйлар. Ассирәй-Бавилләр иле, Мидәй-Фарсылар дәүләте, Грек-Македония берләшмәсе һәм аеруча Рим империясе. Тарихчы Иреоним раславынча, Рим мәҗүсиләр тарафыннан идарә ителгән иң соңгы дәүләт була, аннан соң халыклар һәм илләр белән Аллаһ идарә итә башлый. Аллаһ тарафыннан идарә ителгән илләргә Рим империясе таркалганнан соң аякланып киткән Византия империясе дә керә. Нәкъ менә шул чорда – колбиләүчелек таркалганда христианнар киеменә киенгән һәм төренгән Урта гасыр культурасы туа. Һәм кайда да түгел, борынгы Греция туфрагында. Культура үзгәрүенең төп сәбәбе – илдә барган сәяси, икътисади һәм социаль үзгәрешләр. Бу чорда философиядә, тарихта, эстетикада һәм гомуми фәннәрдә христиан идеологиясе белән дөньяви идеология арасында канлы көрәш бара. Шул ук вакытта бу ике идеологияне якынлаштырырга, ягъни тәңгәлләштерергә омтылучылар да табыла. Бер-берсенә ташламалар ясала, алтын урталыкка йөз тотучылар ишәеп китә. Шуларның күзгә бәрелгәннәреннән берсе Приск Панийский, икенчесе Аммиан Марцеллин. «Аммиан Марцеллин үз чорының алыштыргысыз тарихчысы була. Гуннар турында ул IV гасыр азакларында ук яза башлый», – ди үзенең «Каспий тирәсендәге меңьеллык», – дип аталган китабында күренекле тарихчы Л.Н.Гумилев. Тарихчы раславынча, Аммиан Марцеллин гуннарны яратмый, тагын да гаҗәбрәге ул гуннарны күрми, чөнки 400 елда вафат була, ә менә гуннар турында үз фикерен, үзе күргәндәй итеп язып калдыра. Гуннар турындагы мәгълүматны тарихчыга гуннардан җиңелгән нинди дә булса гот сөйләгән булса кирәктер, дигән нәтиҗәгә килә галим. Чөнки тарихчы хезмәтендә гуннарга карата үтне сытардай әче ачу кайдан килер иде. Галим Л.Н.Гумилев хаклы. Укучыга аңлаешлырак булсын өчен мин, бу китапның авторы, бүгенге галим белән борынгы тарихчы арасында барган хатирәмә бәхәсне бирергә булдым. Әйткәнемчә, Аммиан Марцеллин үз тарихын IV гасыр азакларында язса, Л.Н.Гумилев аңа җавапны XX гасыр тарихчысы күзлегеннән чыгып бирә. Аммиан Марцеллин яза: «Гуннар Меотида күле (Азов диңгезе) тирәсеннән Боз диңгезләренә кадәр җирләрдә көн күрәләр. Алардагы кыргыйлыкның чиге-чамасы юк... Алар гүя хайваннар, ә үзләре юнылмаган әрдәнәгә охшаганнар... Сугышларда алар кычкыра-кычкыра дошманга ташланалар һәм ук кебек тезелеп, атлары исә гаяр җилле йөриләр...» Лев Гумилев. «Кемгә ышанырга? Җанварга охшаган атлылар, җитмәсә ук сыман тезелеп, тигез сафлар белән дошманга һөҗүм итәләр икән, ягъни атларны шул дәрәҗәгә җиткереп өйрәтә алганнар икән, үзләре ниндирәк сугышчылар булдылар икән гуннар? Димәк, гуннар атларны тай чакта ук яратып, үз итеп, сабырлыкка өйрәткәннәр, тыңчыллыкка». А. М. ары таба яза: «Алар гаять дәрәҗәдә чыдам халык, үтә түземлеләр, теләсә нинди кыенлыкларда да югалып калмыйлар – утсыз аш хәзерлиләр. Алар үсемлек тамырлары, үлән, төрле җанвар-терлекләрнең итләрен чи килеш ашыйлар. Ул гынамы, алар шул итләрне калҗа-калҗа кисәләр дә ат ияре астына куялар һәм ияргә утырып, шулай атта йөриләр». Л. Г. җавабы: «Гуннар кыш көннәрендә ни ашаганнар икән соң? Ә бит кыш көннәрендә тамырлы азыклар да, үлән дә юк? Себер кышын ничек утсыз чыкмак кирәк?.. Димәк, барысы да Гуннарга ачу белән язылган, аларны мыскыл итәргә теләүдән туган ялган гына күрсәтелгән». М. X. Роман авторы: бераз гына ачыклык кертик әле, укучым. Күп кенә галимнәрнең раславынча, атны Җаек-Идел буйларында кулга өйрәтә башлыйлар. Хеттлар исә – Кече Азиядә көн күрүчеләр, безнең эрага кадәр 2000 еллар элек үк инде ат дигән «җанвар»ны күрәләр һәм аны «таудан төшкән ишәк» дип атыйлар. Бәхәссез, безнең борынгы бабаларыбыз скифлар беренчеләрдән булып атларны сугышта файдаланалар. Бу чорларда әле Ауропада атлар гомумән булмый, булган хәлдә дә кыргый хәлдә яшәгәннәрдер. Чөнки борынгы греклар ат менгән скифларны «кентавр» йөзендә күргәннәр һәм шулай легендаларына да керткәннәр. Ахыр килеп, тарихка мондый бер вакыйга да кереп калган. Александр Македонскийның әтисе Филипп скифлар белән сугышырга җыена, ә скифлар атта гына сугышалар. Шуның өчен хәйләкәр полководец скифлардан 2000 ат сатып ала һәм унлап ат өйрәтүче кешене. Әнә шулай Филипп сугышчыларын атта йөрергә өйрәтә һәм сугышчылар белән скифларга яу кузгала. Яу бик каты була, хәтта бу орышта скифларның Ати (Әти) атлы яубашлары һәлак була. Тарихчы бу хакта: «Әтигә 90 яшь иде», – ди. Шуның өчен атларны кулга өйрәтү, дошманга куркусыз ташланырга күндерү гуннар өчен җиңел эш булмаган, әлбәттә. Ләкин алар беркайчан да җәяүле килеш сугышмаганнар, тарихка андый мәгълүматлар кереп калмаган. Калҗа-калҗа ияр астына куелган ит хакында моны әйтергә була: күп йөрүдән ияр дигән дирбия атның сыртын чи ит иткән. Аны төзәтү өчен скифлар ияр астына калҗа-калҗа ит кисеп куя торган булганнар. Шулай иткәндә атның чиләнгән сырты бик тиз төзәлгән. Әйтәсеме, озын юлга чыккач, бик койты чакларда ул итне утта кыздырып ашаулары да бар, әлбәттә. Ул гынамы, атның чиләнгән сырты тизрәк төзәлсен өчен калҗа итне женшень тамыры төнәтмәсендә, көнбатыш скифлары исә ул калҗаны тигәнәк тамыры, йә булмаса әрем тамыры төнәтмәсендә бер төн тотып, ат сыртына салганнар. Борынгы төркиләр үтә елгыр ат өчен кызларын да биреп җибәрә торган булганнар. Әйтергә кирәк, гуннар нигездә бия атларны яратканнар. Чөнки бия ат юкка-барга кешнәмәгән, аннары ашау ягына да айгыр кебек талымсыз булмаган. Төркиләрдә генә, бары тик дөньяда яшәгән халыклар арасында төркиләрдә генә атларга төс аша исем бирү беренче урында булган. Бу хәл казах-кыргыз халыкларында бүген дә сакланып килә. Ахыр килеп, төркиләр туклыклы һәм югары калорияле ат итен ашау өчен дә кулланганнар. Атның тизәге дә менә дигән ягулык, ары таба ашлама булып кала бирә. Төркиләр, күчмә халык буларак, күп санлы сыер терлеге асрый алмаганнар. Ә менә утрак гомер иткән төрки-болгарлары көтү-көтү сыер асраганнар, сыер сөтеннән йөз төрле ризык җитештергәннәр, шул исәптән ат сөтеннән дә. А. М. ары таба яза: «Гуннар үзләренең нык торыклы, таза атларына гүя ябышып үскәннәр, гаҗәбе шулдыр: алар атка атланган килеш бөтен табигый халәтләрен кылалар; ат менгән килеш сату итәләр, ат менгән килеш ашыйлар, эчәләр, хәтта ат өстендә йоклыйлар да – ат ялына башларын салып. Алар җыелышларга да атта киләләр һәм аттан төшми генә теге йә бу мәсьәләне хәл итәләр...» Л. Г. җавап бирә: «Бит атларга ашарга кирәк, ахыр килеп ат та арый, атка ял да кирәк. Димәк, гуннар атларны көтүгә болыннарга җибәргәннәр, һәм һәр гунда ким куйганда 10–12 ат булган. Буаз бияләрне, яшь тайлы атларны гомумән тайлары үскәнче көтүдә йөрткәннәр. Бу кадәр хайванны ашату өчен гуннарга үләнле мул көтүлекләр кирәк булган, һәм алар болыннан-болынга күчеп җәйләгәннәр. Ә кышкы көннәрдә гуннар атларны ничек асраганнар соң?..» А. М. бу хакта болай яза: «Алар үзләренең япмалы арбаларында адашкан кеше кебек бер җирдән икенче урынга күчеп йөриләр: япмалы арба аларның торыр тораклары да, анда аларның хатыннары бала табалар, аларны шунда үстерәләр... кием тегәләр, җеп эрлиләр һәм көн күрәләр... Киемнәре исә туннарның йә киндердән, йә күннән, йә кыр тычканнары тиреләреннән тегелгән». Л. Г. җавабы: «Барысы да аңлашыла. Арба булмаса, аны ясарга кирәк булыр иде. Ат менгән килеш арба ясап булмый. Аннары ни өчен әле гун ир-аты бар гамәлен дә ат менгән килеш кенә кылырга тиеш? Нигә аңарга киез канлаган җылы арбада, җил-яңгырдан сакланып, хатынының җылы кочагында ятмаска! Әгәр дә мәгәр гуннар киндер кием кигәннәр икән, Димәк, аны үстергәннәр һәм җитештергәннәр дә. Киресе булганда каян килер иде гуннарга киндер кием. Ахыр килеп, ничек адәми затка уч төбе хәтле тычкан тиресеннән кием текмәк кирәк? Адәмгә зур киемне йомран, ләтчә тиресеннән дә тегеп булмый. Ә бит төньяк Себердә, Җаек-Идел буйларында суык-салкыннар яман була, тычкан тиресе генә салкыннан саклар микән адәм баласын? Юк, әлбәттә. Гуннар өс киемнәрен кеш, суар, җофар, бүре, төлке, аю һ.б. җәнлекләрнең тиреләреннән теккәннәр. Ахыр килеп, ат өстеннән төшми гомер иткән гуннар ничек баштан-аяк коралланган империя легионерларын, фалангаларын җиңә алдылар икән?..»
|