Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Икенче китап 11 page


Date: 2015-10-07; view: 348.


А. М. ары таба яза: «Ерактагы дошманны алар сөяктән ясалган уктан алалар. Уктан кача алганнарга аркан ташлыйлар һәм шуның белән аны хәрәкәттән мәхрүм итәләр... Таштан ныгытылган кальга-кирмәннәргә һөҗүм итмиләр, андый калалары булган илләргә яу йөрмиләр».

Л. Г. моңа болайрак җавап бирә: «Сәер хәл, ничек соң сөяк уклар белән генә коралланган гуннар бакыр һәм тимер киемнәргә төренгән аланнарны җиңделәр икән? Бит гуннар аланнарны бик тиз яулыйлар. Ничек аланнарны җиңгән халыкны кыргыйлар дип атамак кирәк?!»

А. М. ары таба яза: «Алар әрсезләр, тотрыксызлар, яңалыклар белән мавыкмыйлар да, кызыксынмыйлар да, аннары юк-барга ышаналар. Алар әнә шулай хайвани хәлдә яшиләр – игелекне яманлыктан аера алмыйча. Дингә, гомумән, битарафлар...»

Л. Г. җавабы: «Бу инде бары тик гуннарга ачуы ташкан аланның яисә готның зәһәрлек белән сугарылган «нәфис» сүзтезмәсе генә дип аңларга кирәк. Ә шулай да ничекләр башланып китә соң Каспий диңгезе буйларында II–IV гасырларда гомер иткән гуннар хакимияте? Кая бу юлларда дөреслек? Әйтик, фән шуны раслый, күчмә халыкларның бер гаиләсенә кимендә 25 ат чамасы хайван кирәк булган. Бит күчмәләргә бер ат биш сыер кадәр ризык биргән, алты сарыкны алыштырган, моның өстенә ат гуннарның күчмә киез йортларын күчереп йөрткән. Йомгаклап әйтәсе сүзем шул: күчмә халык үз тормышыннан зарланмый гына көн күргән, соңрак аларда шактый катлаулы социаль система барлыкка килә һәм шактый тотрыклы була ул система.

А. М. расларга тырыша: «Гуннарда өй дигән нәрсә юк, хәтта шалашлары да, йортлары да юк... Алар бер җирдән икенче җиргә кибиткаларда күчеп йөриләр. Кая аның туган җире, берәү дә әйтә алмый. Ул бер җирдә туа, икенче җирдә үсә-исәя, тагын да арырак китеп үлә...».

Л. Г. җавабы: «Бу сорауга да җавап бирү авыр түгел – аларның туган җирләре Бөек дала. Тәгәрмәчләрдәге торак – Урта гасырның иң күркәм архитектурасы, соңгы гасырларда туасы автобусларга ишарә конструкция. Аммиан ялгыша, гуннар шалашларда яшәмәгәннәр, чөнки яхшы белгәннәр, чыбык-чабык белән капланып, яңгыр-суыктан сакланып булмый. Ә киез түбәдән яңгыр да үтми, җил дә керми. Җыйнап шуны әйтергә була: Аммиан Марцеллинга бу хәбәрне җиткергән кеше гуннарны яратмаган, тарихчы да аңа ышанып, тоташ ялганга барган, тарихка тәнкыйди күзлектән карамаган. Чынында исә гуннар үзләре ничек теләсәләр, шулай яшәгәннәр. Иң мөһиме, кай тарафларга күчеп китсәләр дә, табигатькә һәм җир-анага бик тиз җайлаша алганнар. Ахыр килеп, гуннар үзләренең гореф-гадәтләрен, яшәү тәртипләрен беркемгә дә көчләп такмаганнар. Ауропага килгәч, гуннар 200 елга якын шактый ярлы туфраклы далада яшиләр, һәм күршедәге бер халык белән дә сугышмыйлар. Алар өчен беренчел дошман колбиләүче Рим була. Латин телендә чыккан китапларда аларны кыргыйлыкта гаепләү бер дә дөреслеккә туры килми. Халыкларның Бөек күчешен тарихчыларның күбесе гуннардан күрәләр, бу хәлдә иң баштан аларны гаеплиләр, һәрхәлдә, бөтен Ауропа халыкларының мәктәп һәм институт дәреслекләренә шулай кертелгән. Кая монда тарихи хаклык?!..»

М. X. Автор: Византиянең дөньяви белемгә йөз тоткан зыялылары үзләренең хезмәтләрендә борынгы грекларның антик философлары хезмәтләренә таянып эш итәләр. Аммиан Марцеллин өчен Гайсә пәйгамбәр Алла түгел, үз чорының акыл иясе генә, ягъни яңа дингә сөенче китерүче, юл күрсәтүче, нигез салучы гына, ди. Ул гынамы, Аммиан Марцеллин раславынча, Гайсә пәйгамбәр римлылар алласы Юпитерның бары тик көндәше генә. Тарихчының төп кредосы шуннан гыйбарәт. Ләкин тарихчы гуннар мәсьәләсендә нык ялгышкан, гуннарга гадел булмаган ялалар яга, готларның һәм римлыларның бөтен гаепләрен гуннарга тага. Шунысы аянычтыр, югары уку йортларындагы дәреслекләргә нәкъ менә Аммиан Марцеллин тарихыннан мисаллар китерелә. Ә гуннар башкаласында илче йөзендә булган һәм гуннарның тормышын үз күзе белән күргән Приск Панийский әйткән объектив бәяләмәне дәреслекләр төзүчеләр читләтеп үтәләр. Бу ниндидер күләмдә бүген Идел буенда көн күргән татар халкына да кагыла, чөнки телибезме без моны, теләмибезме V гасырларда Ауропада булып, бөтен Ауропа халкын коллыктан азат итеп кайткан һәм шушы изге көрәш-сугышларда бик күп асыл егетләрен калдырган төрки халыкларның дәвамыбыздыр.

 

* * *

Ярым алан, ярым грек гаиләдә туган Аспар әүвәл Византиядә Феодосий сараенда белем ала, ягъни хәрбиләр мәктәбендә. Исәеп килгән вакытта гуннар белән сугышта Атилла хан кулына әсир төшә. Атилла хан әсир төшкән үсмерне абасы Актар кулына тәрбиягә бирә. Актар төмәнбаш Аспарны чын сугышчы итеп тәрбияли һәм соңыннан болгар-төрки бәге Таңсарга йөзбаш итеп куя. Византия белән солых төзегәч, әсирләрне алышканда Атилла хан Аспарны үзенең меңбашы Вартанга алыштыра. Византиягә исән-имин кайтуга, Аспар император сараена юнәлә. Асларның кайчандыр сарай хәрби мәктәбендә укуын искә алып, император Феодосий аны сарай атлы гаскәренә меңбаш итеп куя. Сарайда чакта Аспар меңбаш ике күзе ике төсле булган магистр Маркиан белән таныша. Магистр Маркиан Аспарны үз итә һәм аңа ышанып җитди бурычлар тапшыра. Аспар магистр биргән йөкне җиренә җиткереп үтәп килә. Көннәрдән бер көнне магистр Маркиан Аспарны император Феодосийның тутасы Гөлсәрия белән таныштыра. Гөлсәриягә яшь сарай полковнигы ошый. Бу дәвердә Византия, ниһаять, православ диненә тукталган була инде. Бу чорда җәмәгатьчелектә диннәр турында туктаусыз бәхәсләр барса да Византия үз юнәлешен сайлаган була инде. Император Феодосий исә дини бәхәсләргә катнашмый, читтән торып кына күзәтә. Чөнки император буларак ул белә – ахыр чиктә ил дилбегәсе аның кулында. Халык һәм галимнәр вә теологлар арасында нинди бәхәсләр генә бармасын, соңгы сүзне ул әйтәчәк. Бу мәсьәләдә император Феодосийның җаны тыныч иде.

Сарай баскычларыннан төшеп барганда аны берәү дәште.

– Ирина, балакай!

Таңчулпан тавыш килгән якка карады һәм үзенә таба килүче Гөлсәрия тутакайны күреп, көтеп алды. Тутакай кырыс йөзле, миң кунган ияге алга чыгып тора, күзләре җете кара, өстендә тоташ кара кием.

– Саумысез, ил анасы!

– Шөкер, шөкер, балакай. Син миңа бик тә кирәк идең. – Мин сезнең хозурда, анакай.

Гөлсәрия тутакайга ияреп килгән апайлар да тоташ карадан киенгәннәр иде. Тутакай аңа якынлашуга, апайлар кала төштеләр.

Ул – халкы турында уйлар уйлый-уйлый бакчада йөреп, сарайга керде Феодосий. Туып килгән көн кояшлы, җылы буласы кебек иде, ул сарайга кергәндә кайдандыр килеп чыккан болыттан салкын яңгыр сибәли башлады, ана каршы зонт тоткан хезмәтчеләре йөгереп чыктылар, әмма Феодосий сарайга кереп бара иде инде. Бүген аның кәефе әйбәт иде. Бүген аның кырына Атилла хан кызы Ирина киләчәк.

 

* * *

Император Валентиан соңгы айларда гына Британияне, Галлияне, Испанияне югалткан икән, хәтта Римга көнбатыш Ливия дә буйсынмый башлаган икән. Һәм кем аркасында – стратеглар Аэцәй белән Бонифацәй аркасында. Бу ике стратег үзара бәхәсләшеп китеп, бер-берсенә гаеп өя-өя сугыша башлыйлар. Нәтиҗәдә Бонифацәй якты дөньядан китә.

Ә Плацидия белән улы Валентиан бу вакытта сәяси сукырлык күрсәтәләр – дәүләт иминлеген Аэцәйгә тапшыралар. Ә Аэцәй Атилла ханның кан дошманыңа әверелеп бара. Валентиан белән Бонифаңәй арасындагы интриганы да Аэцәй кора. Сарайда гаскәрбаш булып алгач, ул Ливиядә гаскәрбаш булып торучы Бонифацәйгә хат яза: «Римга кайтма, сине император үтерәчәк». Шушы хәлдән соң курка калган Бонифацәй вандаллар һәм аланнар белән килешү төзи һәм Ливиядә консул гына булуына карамастан, Гейзерих корольгә: «Мин Ливиядә консул. Әмма мин империя исеменнән сөйләшәм – сезгә илне өчкә бүлеп бирәм», – ди. Аланнар бәге Гатфар, вандаллар короле Гейзерих Бонифацәйгә ышаналар һәм кораблар белән бугаз аша чыгалар да сугышсыз гына Ливияне билиләр. Вандалларның Ливиягә чыгып китүләреннән файдаланып, гуннарның кан дошманы Теодорих вандаллардан бушап калган Испанияне били. Бу хәл бик тиз сенатка ирешә. Рим сенаты, бигрәк тә Бонифацәйнең сенатта утырган дуслары, консулны яклап чыгалар һәм аңа мәсьәләне ачыклап хат язалар. Аэцәйнең интриган булуын аңлап алган Бонифацәй гаскәрен корабларга утыртып, бугазны кичә һәм Аэцәйне эзләп таба. Калганы Феодосийга билгеле иде.

Иң сәере, шушы хәлләрдән соң Плацидия Аэцәйне гафу итә һәм бөтен гаскәрен аның кулына тапшыра. Император Феодосий боларның барысын да күзаллап, император Валентианга хат язды һәм Аспар кулына тоттырды. Хатны Аспар Валентиан императорның кулына бирергә тиеш иде. Феодосийнын төп максаты – ике империяне дә кушарга һәм тәүге көчкә ия булган Римны янәдән аякландырып җибәрергә. Килешерме яшь император аның бу тәкъдиме белән, Феодосий белми иде. Әмма кылынасы кылынган иде инде – хат китте.

Бер уйлаганда, империяләрдә хәлләр катлаулы иде. Көнчыгыш империя белән көнбатыш империя бергә дә, бергә түгелләр дә иде. Соңгы елларда хәтта бер-берсенә дошманга әверелеп баралар. Берләшүне Римда утыручы Валентиан гына түгел, Феодосий да теләми иде.

Императорны төшке ашка дәштеләр. Гөлсәрия тутасы оештырган. Император аш ягына кергәндә магистр Маркиан белән Гөлсәрия тутасы табында утыралар иде инде. Тутасы белән бер табында тупас готны күреп, Феодосий үзе дә аңлап җиткермәгән кимсенү тойды. Әмма бу хакта тутасына әйтергә кыймады. Сазаган карт кызның үпкәләве бар иде. Ә Феодосийның аны бер дә үпкәләтәсе килми, чөнки бу руханилар аның кулында иде. Әле булса хәтерендә, Гөлсәрия тутасы 449 елда Эфесста үткән соборда чыгыш ясады. Гөлсәрия тутасын Аспар белән Маркиан озатып йөргәннәр иде.

Ашау-эчү сүзсез генә барды. Император Феодосийның табындагылар белән бөтенләй сөйләшәсе килми иде, ул хәтта шәрабка да үрелмәде. Табындагылар аның өчен ят халыклар иде, хәтта тутасы да. Менә болар арасында сенатор Максимин булса, ул аның белән сөйләшә алыр иде. Императрица утыра торган урын буш. Шул урында император Феодосий Атилла хан кызын күрергә тели иде, болай, әңгәмәдәш итеп. Күр әле, буш урында чынлап та Ирина утыра түгелме?.. Әллә соң күзенә генә күренәме?.. Ләкин бу күренеш шундук юкка чыкты. Император Феодосий күз алдына килгән сурәттән эчке бер уңайсызлану тоеп, тастымалга авызын сөртә-сөртә урыныннан кузгалды һәм ничек сүзсез генә, баш кагып кына исәнләшеп килеп утырган булса, шулай баш кагып кына саубуллашып, табыннан торып та китте.

 

XIII

 

Кеше күңелен яулау юнәлешендә аны үзең турында көн-төн уйларга мәҗбүр итү – Аллаларга гына хас сыйфаттыр ул. Таңчулпан белә иде инде, үзеңне сөеп-яратып йөргән кешенең ягымлы карашын тою, дустанәлектән мәхәббәткә күчү куркынычы бар. Ләкин бәхәс-әңгәмәдә император Феодосий аны беркайчан да ялыктырмады, Таңчулпан күз алдында ул философ иде, шул ук вакытта рухани атасы да, хәтта илбашы император да иде.

Таңчулпан бу көнне бакчага барырга теләмәде, Тәңресе шаһит. Ләкин ниндидер бер көч аны барыбер бирегә алып килде. Ул император тәкъдим иткән китапларны укыды һәм һәрчак кызыксынып, укыганда туган фикерләрен аның белән уртаклашырга теләп йөрде. Китаплар укыганда аның башында мең төрле уйлар туды, беришен яклады, берише белән бәхәскә керде, бәгъзеләре турында уйлаганда югалып калды. Ә император Феодосий аңа һәрчак ярдәмгә килде, теге йә бу сорауга төгәл үк булмаса да җавап бирде. Бүген дә ул императорны бакчада күреп, шунда юнәлде, әкрен генә килеп, ул утырган эскәмиягә утырды.

– Хәерле көн, галиҗәнаплары!

– Хәерле көн, Иринушка. Йә, тагын кемне укыдың? – дип сорады император Феодосий аңа карамый гына. – Нинди сорауларың туды?

– Бүген минем соравым юк, галиҗәнаплары, – диде Таңчулпан.

– Бик әйбәт. Димәк, бераз күлдәге аккошларга карап сокланып утырабыз. Сәер кошлар, тәмам оҗмах кошлары диярсең. Берсе үлсә, икенчесе дә көн күрми саргаеп үлә. Күрәсен, юлдашын югалту бу кошларда сагышка әвереләдер. Борынгылар сагыш кешене чиргә сабыштырыр, дигәннәр. Әллә хакмы икән? Күптән түгел мин иптәше үлгән аккош янына икенче берәүне җибәрттергән идем. Беләсеңме, Иринушка, чит кошны күрүгә ялгыз калган аккош тәмам шашты, тегене куа, эзәрлекли, үз тирәсенә якын да җибәрми. Ахыр ашамый башлый, бер сүз белән, үз-үзен сагыш белән үтерә. Ә бит пар гомер иткәндә бер-берсенә каңгылдап канат кагалар, куыша-куыша уйныйлар, чумышалар, сөешәләр, назлашалар...

– Атам, – диде Таңчулпан императорның кулына кулын куеп. – Сезне ялгызлык талкый. Шулаймы? Сез кемнедер юксынасыз?..

– Юк, балакай, һич юк. Ә күңелдә бушлык, шул гына. Миңа капса, һәр кешенең изге бер заты булырга тиештер. Киресе булганда аңа дөньяда яшәве мәхшәргә әвереләчәк. Соңгы вакытта мине үзем дә аңламаган сагыш басты, Иринушка.

– Әллә соң нинди дә булса үкенү тоясызмы?

– Юк, Иринушка. Үкенү тоймыйм. Хыянәтне кичерә алмадым, шул гына. Ә кичерергә кирәк иде, Аллаһ та шулай куша.

– Хисле кеше сез, галиҗәнаплары, артык хисле кеше, аннары Аллаһыга ышанасыз, чын күңелдән ышанасыз кебек миңа.

– Аллаһыга ышану гөнаһмы, балакай?

– Сәясәттә гөнаһ, базилевс.

– Ә бит син хаклы, Иринушка, хаклы. Евдокия әүәл артыгы белән диндар иде, ә үзе галим Павлин белән буталды, аннары. Аиндары Антоний. Илбашы җәмәгате изге затлардан булырга тиеш иде югыйсә...

Таңчулпан үзе чукындырган атакайның күзләренә карады. Мөлаем итеп елмайды. Бәхәссез, аккошлар кешеләрдән күп тапкыр бәхетлеләрдер, чөнки алар бер тапкыр һәм мәңгегә кавышалар. Адәм баласы исә йөз тапкыр кияүгә чыкса да гомер буена үзенә тиңне эзли, насыйбын. Бу дөньяда насыйбын таба алудан чарасыз калып, якты дөньядан китүчеләр дә бар. Таңчулпан исә үз тиңен тапты – Приск йөзендә. Ә менә империя башы ялгызлыктан интегә, һәм кем дә түгел, ул ялгызлыкны үзе теләп ала. Ләкин бит ул ил хакиме! Аңа ярты дөнья халкы буйсына. Тагын ни җитми аңа?!

– Мин сине бүген, Иринушка, үз кырыма ашка дәшәм.

– Килешерме соң, галиҗәнаплары?

– Әллә ир-канатың Прискның кайтканын көтәргә исәбенме? Кайтыр ул, кайтыр, балакай.

– Мин аның чынлап та тизрәк кайтуын телим, атакай.

– Кайтыр ул, кайтыр, борчылма. Ә хәзер сарайга...

Феодосий аны култыклап алды һәм сарайга таба китте. Сакчыларны уздылар, баскычлардан күтәрелделәр, аш ягына керделәр. Аякларын сөйрәбрәк иренчәк кенә атлады император, йөз-чырае да агарынып калган кебек иде. Ләкин Таңчулпан боларның берсенә дә игътибар итмәскә тырышты. Аны император кадәр император табынга дәште. Император Феодосий үзен мин грек дип йөрсә дә сарайны алан һәм гот сакчылары саклыйлар иде, соңыннан ул сарайдагы барлык грекларны да куып җибәргәндәй итте. Бу хакта аңа Приск сөйләгән иде. Шуның өчен табынга утыргач, ниндидер симез кып-кызыл битле готның табын хәстәрләвен күреп, моңа тәмам инанды. Аш ягында керә-керүгә Гайсә сыны тора. Табынга аны уратып узарга кирәк. Уң якта тонык кына шәмдәлләр яна.

– Кайчандыр фарсылар безгә ут аллаларын тәкъдим иткән булганнар, безнең халык кабул итмәгән. Хәзер менә борынгы аллаларыбыздан да ваз кичтек. Рим да үз аллаларын берәм-берәм тәхеттән төшерә тора. Ни гаҗәп, Рим кадәр Рим империясендә барысыннан да өстен булып, яһүдләр алласы калкып чыкты. Греклар үзгәртеп кабул иткән алла. Чөнки христиан дине кан кушуга йөз тота. Ә империягә бүген бары тик шундый дин генә ярдәм итә алса алыр шикелле миңа. Император башым белән мин хәтта синең атакаен булырга риза булдым, балакай.

– Мин сезнең бу игелегегезне онытмам, атакай.

Ул аны каршына утыртты. Күп тә үтми пешекче керде.

– Башта шәраб, – диде аңа император һәм түшенә ак тастымал элде.

Пешекче китергән шәрабны император Феодосий Таңчулпанга үзе салды. Бокаллар көмеш иде, салган шәраб ут кебек яна.

– Рәхим ит, балакай, – диде илбашы елмая төшеп. – Минем бүген әллә нигә эчәсем килә.

Эчтеләр. Шәраб тәмле-әчкелтем булса да кабып кына куйды. Ризык-нигъмәтне пешекче ташып кына торды, берсен китерде, икенчесен алып китте – килгән ризыкны капсалар каптылар, капмасалар юк. Хәер, төрле алма-хөрмә, җиләк-җимеш белән өстәл тулган иде. Таңчулпан барысыннан да авыз итте һәм кайсына үрелергә белмәде. Император Феодосий Таңчулпанга карап тормады, салды да эчте, салды да эчте. Һәм кувшин бушап калгач кына, көмеш калагы белән буш кувшинга суккалап алды. Пешекче керде.

– Син миңа ак шәраб керт әле, – диде ул аңа.

Аш бүлмәсендә хуш исләр килеп тора, күрше бүлмәдә бугай чылтырап аккан чишмә тавышы ишетелеп китә. Каты шәрабны Да берничә бокал эчте Феодосий. Таңчулпан аның теле бәйләнә «ашлавын» күреп, туктатырга иткән иде, моны сизеп алган император үзе күтәрелде һәм аны ял бүлмәсенә алып керде. Бүлмәгә килеп керүләре булды, чут-чут сандугач сайрый башлады.

– Ясалмамы, чың кошмы шулай матур сайрый, галиҗәнаплары?

– Ливиядән алып кайттылар миңа ул сандугачны, бүлмәгә кеше килеп кердеме, сайрый башлый. Мин еш кына шунда ял итәм, балакай. Тыныч, саф һава, кошлар сайрый, чишмә челтери. Адәм баласына тагын ни кирәк?..

– Оҗмах ич монда, галиҗәнаплары, оҗмах.

– Кем өчендер оҗмах, кем өчендер җәннәт, кем өчендер ял бүлмәсе, Иринушка. Әйтик, минем өчен.

Тахтага йомшак тире җәелгән иде, Таңчулпан шунда утырды, император аның янына кунды. Таңчулпан ишеккә күз төшереп алды. Ишек калын келәм белән капланган иде. Түр яктагы тәрәзә төрле төстәге пыялалардан тора, шул сәбәпле бүлмә төрле төсләргә күмелгән иде. Император Феодосий ниндидер бауны тартты, бүлмәгә кинәт кенә эңгер инде. Шундук каршы яктагы шәмдәлләр кабынды, кай яктандыр кергән җилгә калтырана башладылар. Кыркынган шәм күләгәсе каршы яктагы диварга төшә, ә анда мәхшәр бара иде – күләгәләр бер-берсен куыша, бәреләләр кебек, кабаланалар. Шушы җанлы сурәт Таңчулпанны әле Гунстанга алып китте, әле ат менгезеп киң далага алып чыкты. Таңчулпан үзе дә аңламаган хиссияткә бирелеп, булган могҗизага соклануын яшермичә, күзләрен бер йомды, бер ачты. Шунда ул янәшәсендә утырган императорның авыр-авыр итеп сулыш алуын ишетте. Карады һәм курка калды. Императорның йөзе ап-ак иде, гүя ак җәймә.

– Ни булды сезгә, атакай?

– Миңа начар, балакай, начар, табибны дәш, табибны...

Император сузылып тахтага ятты. Таңчулпан аның яңагына кагылып алды. Таңчулпан ишеккә ташланды, ишек яры торучы сакчыга табибны чакырырга кушты. Әнә шунда сарайда шау-шу башланды. Таңчулпан ни кылырга белми ишек яры басып торды-торды да арлы-бирле йөгерүчеләр аңа бөтенләй игътибар итмәгәч, әкрен генә сарайдан чыгып китте.

 

XIV

Император Феодосий үлгәннән соң Таңчулпан сарайга бармас булды. Шөкер кыла, аны берәү дә эзәрлекләми кебек. Ә исән-имин Римнан әйләнеп кайткан ир-канаты, мәрхүм императорга вәгъдәсендә калырга теләпме, сәяхәттә йөргәндә күргән-ишеткәннәрен яза башлады. Шул сәбәпле Приск көннәр буена китапханәдә югала, Таңчулпан исә аңа комачаулармын дип, аның янына керергә кыймый йөрде. Ул бакчага чыкты, үзе белән борынгы грек, римлылар тарихын ала чыкты. Бакчада тыныч иде. Күлдә үрдәкләр йөзә, алар кисәктән, тик торганда бакылдашып алалар, чумып, кызык итеп, артларын күтәреп, күл төбеннән җим эзлиләр.

Рим тарихын язган Тит Ливий талантлы кеше булган. Барысын дә тәфсилләп язган. Аның уенча, Рим дәүләтен Кара диңгез буйларыннан күчеп килгән этруск дигән халыклар төзегәннәр. Бәлки дөрестер дә, чөнки теге йә бу хәлнең ничек бетәсен белү өчен сарыкны чалып, аның эчке әгъзаларына каран юраганнар, ә бу юрау борынгы этрусклардан килә. Римлыларның беренче аллалары Әти һәм Әни була, бу аллаларның исемнәрен римлыларга янә этрусклар алып килә. Соңрак римлылар Әтине Юпитер алласы белән алыштыралар, греклар исә «Әти»не «Зевожа тиңлиләр. Ахыр килеп, Этруск диңгезе бар. Ул гынамы, этрусклар римлыларга үзләренең язмаларын да бүләк итәләр. Рим төбәгендәге Капитолий тавын казыганда аннан борынгы «Әти» һәм «Әни» аллалары белән бергә этрусклар суктырган акчалар да табыла. Димәк, йөзләрчә гасырлар элек Рим тарафларына Каспий һәм Кара диңгез буйларыннан күчеп килгән халык туннарның борынгы бабалары булу ихтималы да бар. Бер уйлаганда, аның атасы Атилла хан да үз кавеме белән шул тарафлардан килә ләбаса! Әмма этрусклар Италиягә кораблар белән күчеп килсәләр, гуннар үзләренең ике, дүрт, хәтта алты-сигез тәгәрмәчле арба-ишләрдә киләләр. Таңчулпан күлгә карап уйга чумды. Никадәр катлаулы бу дөнья. Күптән генәме әле бер кайгысыз әтисе хозурында яши иде ул. Приск килеп чыкты да барысын да чәлпәрәмә китерде. Шулай килеп чыкты ки, ул аңа бер күрүдә гашыйк булды. Бер уйлаганда, ир-канатыннан канәгать иде ул. Сайлаганы Таңчулпанын ярата һәм аны үзе кебек зыялы һәм укымышлы кеше итәсе килә. Таңчулпан үз тормышыннан да канәгать иде. Ләкин ни генә булмасын, юк-юк та, күңел дигәнен далага тартылып куя. Шул ук вакытта Таңчулпан белә – буш хыял инде бу, соң инде, берсе дә тормышка ашмаячак. Чөнки ул ирен ярата, кайчак хәтта ансыз яши дә алмас кебек тоела башлый.


<== previous lecture | next lecture ==>
Икенче китап 10 page | Икенче китап 12 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.031 s.