Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Икенче китап 13 page


Date: 2015-10-07; view: 366.


Таңчулпан капкага чумды, кергәч, капканы ябуга, хәтта эшергечне этәреп куйды. Ул чарасыз иде, йөрәге дөп-дөп тибә, куллары калтырана. Бакча яклап ягымлы гына хатын-кыз тавышы килде.

– Бире кил, бире кил, балакай.

Таңчулпан тавыш килгән якка карады, ике хатын зур булмаган өстәл янында кара-каршы утыралар, әллә шәраб, әллә сок энәләр. Өстәл тулы табак-табак алма, йөзем кебек җимешләр.

Таңчулпан кыяр-кыймас кына аларга таба китте. Килде, исәнләште, аңа урын күрсәттеләр, утырды һәм, үрелеп, йөзем алып капты.

– Матур монда, хозурлык, таң калмалы.

– Йә-йә, кем булабыз инде, чибәр кыз? – диделәр беравыздан диярлек хатыннар.

Шул вакыт алар янына саклаучы егет килде.

– Ходага шөкер, киттеләр, – диде ул Таңчулпанга карап. – Кемнәр иде алар? Шундаен дорфа кыландылар. Ачыгыз, моны сезгә патриций Аспар легионерлары боера дип әтәчләнделәр.

– Ә син ачмадыңмы? – дип сорады өстәлдә йөзекле бармакларын биетә-биетә хатыннарның берсе.

– Ачмадым, матрона, ачмадым, гүзәл апай!

– Егет икәнсең, шуның өчен бер дирһәм сиңа. Мә, ал. Ал-ал, хатынына калфак алырсың.

– Мин өйләнмәгән әле, апай!

– Өйләнмәсәң, сөйгәнеңә. Өйләнмәгән икәнсең, өйләнерсең, өйләнмәгән егет гүя йөгәнсез ат ул. Теләсә кем болынына кереп йөри.

– Авыз итәсе килә, – дип көлде икенче матрона һәм егетнең беләгенә кагылып алды.

– Минем кеше болынына кергәнем юк, матрона.

– Бик әйбәт. Бит ат ашамый тормый. Димәк, йә күршеңнең болыны киң, йә үзең хезмәт иткән матронаңның.

– Кичерә күрегез, матрона, мин китим инде.

– Бар, бар, капкаң сакла, – диде икенче матрона.

– Септалия аны бер тапкыр куган иде инде, тагын алды. Кызгандым дигән була.

– Ни өчен куган иде?

– Урлашкан өчен. Беркөнне минем кесәдән өч дирһәмем чәлгән. Шуннан мин Септалиягә әйттем. Моңа шигем төште дидем. Беләсең нәрсә диде Септалия: ул дирһәмнәрне мин сиңа үзем бирермен, дәшә күрмә, ул егет патрикий Аспар кешесе диде. Ә Асларны миң беләм, язмыш күрештергән иде.

– Аспар белән дә булганың бармыни?

– Эче пошканда дәшкәли шунда. Тик аның кайгысы миндә түгел, ахирәткәем, ул Приск хатыны белән саташа. Ә Прискның хатыны кем икәнен беләсең, Атилла ханның кызы.

Таңчулпан утырган җирендә борсаланып алды, Аспар исемен ишетүгә, колакларына шаулап кан йөгерде – кып-кызыл булды. Ярый әле хатыннар аның белән кызыксынмадылар, үзара сөйләшүләрен белделәр.

– Мөмкин булса мин китәр идем, апайлар. Кабул итүегез өчен рәхмәт сезгә, – диде дә Таңчулпан кузгала ук башлады.

– Хуҗа хатынны көтмисеңмени? – диде матронаның берсе.

– Иртәгә керермен. Мин ерак тормыйм, – дип алдады Таңчулпан. – Коткарганыгыз өчен рәхмәт.

– Кемнән?

– Патрикий Аспар кулыннан, – диде Таңчулпан.

– Ә сез аны каян беләсез, чибәр кыз?

– Сарай галиме Приск хатыны мин ул, апайлар.

– Йа Хода, йа Хода! – дип апайларның икесе дә аягүрә бастылар һәм китеп барган Таңчулпан артыннан авызларын ачып карап калдылар.

– Куй әле шул варвар кызын. Сириядән биючеләр килгән ди, барабызмы?

– Күр әле моны, галим Приск хатыны диде түгелме?! Хәйран, билләһи хәйран бу, – дия-дия капкага таба кузгалды матроналарның берсе, ләкин аның җиңеннән икенчесе эләктереп:

– Йөрмә, Аспар аны тикмәгә генә кумагандыр. Беләсең килсә, соңгы мәлдә бу хатын император Феодосий белән булган, диделәр.

– Димәк! – дип туктап калды Таңчулпан артыннан кузгалган матрона. Ләкин бу вакытта Таңчулпан кече капкадан чыгып, зур капкага юнәлгән иде инде.

Ул атылып диярлек урамга чыкты. Урам халыктан бушап калган. Таңчулпан өенә ашыкты. Ул юлны яхшы белә иде, йөгерә-атлый кайтты. Ниһаять, ул ачкыч белән урам капканы ачты, эчкәре үтте һәм капканы япты да, капкага аркасы белән терәлеп, күк гөмбәзенә карады һәм гүя Тәңресен күргәндәй:

– Рәхмәт сиңа, Тәңрем, мең-мең рәхмәт. Дошман кулыннан коткарганың өчен рәхмәт, – диде дә өйгә таба кузгалды. Менә ул, ниһаять, үз йортында. Өй түбәсендә империя тангасы – каракош. Ул әле берьякка, әле икенче якка таба борыла – җил юнәлешен күрсәтә.

Таңчулпан өйгә керде, өс киемнәрен дә салмыйча йомшак тире җәйгән сәкегә сузылып ятты.

Йа Тәңрем, йа Хода, нигә кирәк булды сиңа анда барырга, нигә бардың, ни югалттың Изгеләр урамында?! Ни җитми сиңа тагың, җүләрбаш! Яныңда яраткан ирең, бакчаң, өй-каралтың. Чү-чү, Таңчулпан, тынычлан. Сиңа берәү дә янамый, берәү дә сине эзәрлекләми, Асларның сине күрәсе килгәндер, бары тик.

Каравыш хатын керде.

– Бер-бер нәрсә кирәкме әллә, матронам?

– Су керт, салкын чишмә суы, – диде аңа Таңчулпан күтәрелә башлап. Ахыр торды, аяк киемнәрен салып, чүәкләрен киде, өстәл янына күчте. Ул арада каравыш хатын өстәлгә тирләп торган бер кувшин салкын чишмә суы китереп куйды. Таңчулпан суны көмеш бокалга койды һәм бөтен җаны-тәненә рәхәт коелуын тоеп, су эчте. Һәм ни өчендер аудан кайткач, шулай салкын чишмә суын соратып алган һәм тәмләп эчкән әтисен күз алдына китерде. Әтисе салкын чишмә суын эчкәндә Таңчулпан ни өчендер аңа көнләшеп карап торыр иде. Су шул хәтле тәмле була микәнни! Хәзер инанды – була икән.

«Империя тәхетенә Маркиан утыргач, ил-дәүләт белән ике күзе ике төсле булган император үзе түгел, императрица Гөлсәрия идарә итә», – диде аңа беркөнне ир-канаты Приск. Үтә диндар кеше буларак, тәхеткә килү белән христиан динеңә битараф булган галимнәрне эзәрлекләргә керешә. Бу исемлеккә аның ир-канаты Прискны да керткәннәр булса кирәктер. Чөнки император Маркиан ил башына килүгә. Феодосий чорында качып-посып йөргән хәрам атакай Хрисафәй дулкын сыртына менгәндәй кинәт кенә епископ дәрәҗәсенә иреште. Нәкъ шул хәрам атакай Хрисафәй император Маркианга галим Приск белән аның хатыны Иринаны еретиклыкта гаепләп кергән, дигән хәбәр дә иреште Таңчулпанга. Имеш, икесенең берсе чиркәүгә йөрми, ихлас дин хакында бәхәсләр оештыралар. Имеш, бу ике кеше тора-бара император Маркианның гына түгел, илнең дә дәрәҗәсен төшерәчәк.

Хак, Приск Таңчулпанга тынычланырга кушты һәм әйтте; император Маркиан хәрам атакай Хрисафәйгә өзеп кенә җавап бирмәгән һәм, хак булса, башта бу мәсьәләдә императрица Гөлсәрия белән киңәшергә кушкан. Хәрам атакай императрица Гөлсәрия белән сөйләшкән, әмма императрица аның бу фикерен хупламаган, әмма епископ бик ялвара торгач, еретикларны Соборда тикшерергә кирәк, дигән фикер әйткән, имеш. Чынмы, ялганмы, Приск үзе дә тәгаен генә белми иде. Шуңа карамастан, шушындый имеш-мимешләрдән соң Таңчулпанның күңеленә шом инде. Барысы да чынга әверелсә?.. Ни кылырга тиеш булачак ул?..

Кичә кайткач, Приск бик озак уйланып утырды һәм хатыны аңардан җавап көтүен сизеп болай диде:

– Без анда барырбыз, Чулпаным, барырбыз. Аларның безне гаепләргә хаклары юк. Дингә табыну һәр кешенең үз эше. Тели – чукына, тели – ирекле кала.

– Димәк, чынлап та еретик галимнәрне соборда тикшерергә булганнар һәм бер җайдан Атилла хан кызы мине дә? – дип сорады Таңчулпан ир-канаты Присктан.

– Империя башында Феодосий утырганда мондый башбаштаклыкларга бармаган иде императрица, хәзер исә узынганнан-узына бара. Дин бит ул, Чулпаным, халыкны йөгәндә тотуның бер чарасы гына. Борчылма, үтәр бу хәлләр, менә күрерсең, үтәр.

– Гөлсәриянең куллары чишелде, дисең инде, Приск. Ә бит бу яман нәрсә. Атам әйтә торган иде, хатын-кыз сәясәттә ике чиккә ташланучан: йә ул бик гадел, йә бик явыз. Димәк, Гөлсәрия явызлыкны сайлаган булып чыга...

 

XVI

Сугыш һәм бертуктаусыз яу йөрү Атилла ханнан бик күп чыгым таләп итте. Ә күп санлы гаскәр тоту өчен акча кирәк иде, алтын солидлар, көмеш дирһәмнәр. Төп яуга хәзерләнгәндә Ул бу хакта һәрчак уйланды. Аның казнасында андый зур акча юк иде. Әмма ул солыхта каралган Византия ясагына өмет тота иде. Ясак түләүдән баш тарткан Винитар король үз җәзасын алды, чиратта Феодосий иде. Һәрхәлдә, иртән сараена килеп, тәхеткә утырганда Атилла хан шул турыда уйлады. Кичекмәстән Византиягә илчеләр җибәрергә, кисәтсеннәр император Феодосийны, искәрсеннәр, киресе булганда аңа яман булачак. Аннары күршеләр белән дә сөйләшеп куярга кирәк иде. Дуамал Гейзерих король белән килеште – солых төзеде, ә менә Теодорих король дәшми. Ялгыша, саташа готлар короле Теодорих, саташа. Икәүләп римлыларга каршы чыкканда империя алар көченә каршы тора алмаячак иде. Һәм шунда империягә нокта да куелачак иде. Хәзер исә барысы да үзгәрде. Римда Аэцәй үзенә гаскәр туплап ята, Теодорих король исә аның белән солых төзегән һәм хәтта Атилла ханга каршы чыгарга вәгъдә иткән. Атиллага барысы да билгеле, шымчылары җиткереп торалар. Римга Иллак угланны юллап алып кайтырга киткән Антоний белән бабасы Вигиләй угланны һәм аның елгыр егетләрен исән-сау алып кайттылар. Углан коры кул белән кайткан. Иллә Атилла хан Иллак угланны ачуланмады. Димәк, весталка кыз аңа язмаган булып чыга. Хәзер инде бөтенләй башка турында уйларга кирәк – яуга хәзерләнергә һәм озакка сузмыйча. Тик ханны бер кеше борчый иде – интриган Аэцәй. Ауропада аның өчен бердәнбер көчле дошман. Аэцәй гуннар көчен белә, белә генә түгел, орышларда гуннар тактикасын да куллана. Бу инде бер дә шәп түгел иде. Иң гаҗәбе, Хилхәл атакай, кияве буларакмы, Аэцәйне акламаса да яклый иде. Аэцәй турында сүз чыккач; «Атилла хан, ул гаепле түгел, аны шулай язмыш куа», – диде.

Атилла хан Хилхәл атакай белән бәхәскә керергә теләмәде. Чөнки: «Синең кызың Византиядә кияүдә», – дип әйтүе бар иде. Ә Византия императоры һаман тиешле ясакны җибәрми. Ләкин бит кызлар кызлар белән, кияүләр кияүләр белән – көнбатышка яу йөрү барыбер булыр. Шуларның барысын да исәпкә алып, Атилла хан табын җыярга булды. Бу яуга аксакаллар белән һәм төмәнбашлары, кул астындагы корольләре белән сөйләшмичә, киңәшмичә кузгаласы килми иде аның. Табын кай якка хәл итә – шул булыр. Кайсы империягә башлап яу йөрергә – төньяккамы, көньяккамы – табын хәл итәр. Атилла хан өчен вак мәсьәлә түгел иде бу. Ул белә, сизә, тоя иде – бу орыш, соңгы орыш булыр.

Төмәнбашларыннан хан канәгать иде. Һәркөнне бәйгеләр уздыралар, җитди орышка хәзерләнәләр. Бәйгеләргә барча гуннар да – биш угор, алты угор, ун угор, сары угор, сабир, болгар кавемнәре белән бергә ант-венедлар да, франклар да, аскы готлар да, Сангибаннан качып килгән аланнар да катнашалар иде. Тимерчеләр бар сугышчыларны да коралландырдылар, Ольвия каласыннан Тугран да олау-олау корал җибәреп тора иде.

Кайбер бәйгеләрдә Атилла хан үзе дә катнашты. Дулкын-дулкын булып һөҗүм итү, дошманга ук яудыру, якынрак үтеп аркан ташлау, сөңге ыргыту, арбага куелган тезмә укларны дошман өстенә яудыру туннарның иң яраткан орыш ысуллары иде. Бәйгеләрдә гадәттәгечә угланнар да катнаштылар. Угланнар арасында уктан иң төз алучы Диңгизид барысын да шаккатырды – кайбер чакларда куелган карачкыларның күзләренә тигезә иде. Кайта-кайтуга бәйгеләрдә катнаша башлаган Иллак угланның кәефе юк иде, тәмам балтасы суга төшкән кебек Йөри егет. Әмма Атилла хан моңа игътибар итмәде. Чөнки бу хәлдә угланның гаебе юк иде, атаның үзендә иде гаеп. Моны Атилла хан үзе генә белә иде, чөнки весталка кыз Һөнәрия хатны һәм туй балдагын Атилла ханга җибәргән иде, Иллак угланга түгел. Ләкин весталка кыз Иллак угланны да бик теләп кабул итә һәм хәтта никах укытып, кияүгә дә чыга. Ләкин весталка весталка булып кала – императорга, сарай каһиннарына буйсынырга мәҗбүр була.

...Табынга җыелгач, Атилла хан аксакалларның, һәм төмәнбашлар, һәм корольләрнең күзләренә карап чыкты. Бу аның гадәте иде. Имеш, барысы да үзләре теләп килделәрме?..

– Мин сезгә, орышташларым, озын-озак сөйләп тормыйм. Без соңгы тапкыр империягә каршы чыгабыз. Без бу юлы коллар оясы Римны җимерергә дип кузгалачакбыз. Мин ышанам, без римлыларны җиңгәннән соң Ауропада коллык беркайчан да аякланып китә алмаячак. Сез шуңа ышанасызмы?!..

– Ышанабыз, хан, ышанабыз, – диештеләр табынга җыелганнар.

– Ышансагыз, гаскәриләрем, без ике көннән көнбатышка таба кузгалабыз. Мин әйттем...

 

* * *

Гуннар ике ай дигәндә нык ныгытылган Мец каласын алалар, ә беришләре Орлеан каласын камыйлар. Икенче көнне кала капкаларын тараннар белән дөмбәсләргә керешәләр. Кала халкы куркуга кала, руханилар диварларга менеп, кулларын күккә күтәреп, Аллаһыдан ярдәм сорыйлар. Тараннар үз эшләрен итәләр – капкалар чәрдәкләнә, диварлар селкенә. Кала рухание Аммиан (Атилла хан аның исемен Хилхәл атакай аша белде) дивар өстенә менеп, Ходадан каланы туннарга бирмәскә үтенә, ахыр диварга зур тәре менгереп куялар. Атилла кул астындагы франклар руханины уктан алырга итәләр, әмма моны кылырга яубаш бирми. Менә шунда Атилла ханга багучылары ирештерделәр – Орлеанга таба 200 мең гаскәрие белән Аэцәй килә. Бу хәбәр ирешүгә, Атилла хан гаскәрен, каланы камауны туктатып, орышырга уңайлы урынга – Каталун кырына таба чигенә. Чөнки Орлеан тирәсе чокырлы-чакырлы, туннар өчен уңайсыз була. Олауны, тараннарны һәм гаскәриләрне Каталун кырына күчергәнче атнадан артык вакыт үтә. Әмма атна дигәндә гуннар Каталун кырында туктап, дошманны көтеп тора башлыйлар.

Чатыр корып, чатыр эчендә утырган Атилла ханга багучылары дошманның кай тирәләрдә булуы хакында хәбәр итә тордылар. Аэцәй Каталун кырына ашыга икән, хәтта төнлә дә хәрәкәт иткән, дип хәбәр ирештерә бардылар багучылары.

– Теодорих король, Теодорих король кай тирәләрдә югала? – дип сорады Атилла чираттагы багучысыннан.

– Теодорих король, яубаш, бер көнлек юл ара кала килә, – диде багучы.

– Димәк, икесе дә ашыгалар, – диде Атилла күн мендәргә кырын төшеп, бермәл уйланып торды. Аннары Хилхәл атакайга: – Актар меңбашны чакырыгыз. Иллак угланны. Теодорих корольгә каршы үзем чыгармын... Актар төмәнбаш Аэцәйгә каршы чыгар...

Ул арада Актар төмәнбаш керде, ана ияреп Иллак углан. Утырыштылар. Атилла хан тамак кырды. Бу аның өчен гадәти булмаган сөйләшү иде. Табын җыймады, ә Актар меңбаш белән Иллак угылын гына дәштерде.

– Актар абам, гаскәриләрне кай тарафларга куйыйк? Әйтик, төп көчне кемгә юнәлтик?

– Аэцәйгә, хан, Аэцәйгә. Римлыларның атлы гвардиясе Аэцәй кулында. Миңа калса, уң канатка Аэцәй басар, легионерлары һәм гвердеецлары белән. Орыш яман булыр, Атилла хан, бик яман, – диде Актар төмәнбаш.

Атилла хан аңардан: «Ни өчен?» – дип сорамады, ул үзе дә белә иде орышның яман буласын. Ләкин ни генә булмасын, алар җиңәргә тиешләр.

Атилла хан Хилхәл атакайга карады.

– Юраучылар мондалармы?

– Алар күптән сине көтәләр, – диде Хилхәл атакай.

– Без китикме, Атилла хан? – диде төмәнбаш Актар.

– Әйе, тик, Аэцәйгә каршы мин үзем чыгармын. Син Иллак углан белән Теодорих корольне каршы алырсың.

– Мин риза, – диде Актар төмәнбаш һәм чыгарга юнәлде.

– Янбаш Актар, юраучылар янына бергә барырбыз.

– Мин аларга ышанмыйм, Атилла хан.

– Мин дә ышанып җитмим, яубаш Актар. Ләкин карыйк, ни юрарлар микән.

– Карыйк соң, – диде җилкәсен сикертеп Актар төмәнбаш.

Юраучылар янына барганда Атилла хан яубаш Актар белән янәшә атлап китте.

– --- яубаш, миңа яуга чыгар алдыннан гына хәбәр ирештерделәр. Император Феодосий үлгән икән. Тәхетне аның Гөлсәрия апасына өйләнгән Маркиан биләгән. Иң гаҗәбе шул, тәхеткә утырган көндә үк әйткән – туннарга бер солид та ясак салмаска.

– Син ни әйттең соң?

– Маркианга мин өлгерермен, башта Валентиан башына җитим дидем.

– Исән-имин Аэцәйне җиңеп кайткач, Тәңре боерган булса, Маркианга да җитәрбез, Атилла хан.

Юраучылар янына җиттеләр. Юраучылар сарыкны суйганнар һәм хайванның әгъзаларына карап, юрап яталар иде инде. Атилла хан килеп туктауга, баш юраучы әйтте:

– Орыш яман булыр, яубашларның берсе орыш кырында ятып калыр. Орышта җиңүче дә, җиңелүче дә булмас...

– Шул гынамы? – дип мөрәҗәгать итте Атилла хан баш юраучыга.

– Шул гына, хан.

Атилла хан суелган хайванның чирәмгә тезеп салган әгъзаларын күздән кичерде һәм борылды да китеп барды. Хилхәл атакай аңа иярде. Барыр җайда ул аңа:

– Минем сиңа сүзем бар, Атилла, – диде.

– Әйдә чатырга, – диде аңа борылмый гына, Актар белән Иллак улына калырга кушты.

Чатырга кергәч, ошбу ике кеше, Ауропа кадәр Ауропага килеп җиткән һәм мәңгелек Римны тетрәткән кешеләр – акыл ияләре бертын дәшми утырдылар. Хилхәл атакайга аның әйтер сүзе юк иде, шуның өчен ул аңардан – олы кешедән сүз башлауны көтте.

– Атилла олан, – диде, ниһаять, Хилхәл атакай. – Мин синең белән иңгә-иң килеп Ауропаның үзәгенә килеп җиттем. Яшермим, уйларыбыз да, серләребез дә, максатларыбыз да бер булды. Шуның өчен, Тәңребез куәте белән җиңү артыннан җиңүләргә ирештек. Ләкин без моңа кадәр хәйләсез сугышкан идек, күзгә-күз килеп, без көчле идек, орышларда остарак идек, һәрчак өстен чыктык. Империя безне күп тапкырлар алдады, бер-беребезгә өстерде. Хәзер без дә шул юлга басарга тиешбез. Син, Атилла олан, гафу ит, мин илчеләрем Аэцәй кияүгә җибәрергә булдым. Безнең кан дошманыбыз Аэцәй түгел, безнең кан дошманыбыз готлар.

Сәер иде акыллы карттан бу сүзләрне ишетү, ләкин аңламады, нинди хәйлә турында сүз алып бара атакай. Аннары дошман булмыйча, Аэцәй кем соң ул?.. Ахыр килеп, бик ихтимал, бүген-иртәгә туннарның Паннониядә яшәү-яшәмәү мәсьәләсе хәл ителәчәк ләбаса!

– Йә-йә, атакай, мин сине дикъкать белән тыңлыйм.

– Без төп көчне Аэцәйгә түгел, Теодорих корольгә юнәлтергә тиешбез. Ауропада хәзер төп ике көч калды, Атилла олан – без, гуннар һәм готлар. Кем җиңә, шул Ауропага ия булып калачак. Ничекләр булса да кияү готлардан котылсын иде. Син дә фатыйхаң бирсәң, ул котылырга җаен табар иде дим...

Атилла бик озак уйланып утырды. Аэцәй аларны ничәмә тапкырлар алдады инде, әмма шома егет императорларга да, Атилла ханга да ярый алды. Әллә соң тагын бер сынаргамы?..

– Ярый, атакай, җибәр кешеләрең Аэцәйгә, – диде Атилла хан һәм сүзе бетүен аңлатып, торып басты. – Җибәр, тагын бер сынап карыйк.

...Иртәнге якта, гуннар чыккан кояшны каршы алуга күрделәр – калкулыкны готлар биләгәннәр иде инде. Чак кына сул яктарак Рим легионерларының сөңге очлары елтырый. Моны күрүгә, Атилла ханның йөрәге жуу итеп китте. Дошман орыш өчен уңайлы төбәкне биләгән иде. Шуңа карамастан гаскәрбашлары алдында Атилла хан сер бирергә теләмәде.

– Без башта калкулыктан готларны – Теодорих корольне бәреп төшерербез, – диде. Һәм атын сорап алды, ат менде, һәм гаскәриләр буйлап китте. Аңа һәр төмән урра кычкырды, сөңгеләрен селкеп каршы алдылар, озата калдылар. Ат өстендә гаскәриләрне йөреп, һөҗүмгә чакырып чыккач, Атилла хан алдан әзерләнеп куелган калкулыкка күтәрелде һәм тагын дошман ягына күз салды. Ул күрде, Теодорих король белән Аэцәй алан Сангибанны гаскәре белән уртага куйганнар. Шик юк, качмасын дип. Чөнки Хилхәл атакайның багучылары Сангибан ягында булып кайтканнар, бәк аларны чатырында кабул иткән, һәм Сангибан бәк Атилла кешеләрен чатырыңда күреп, курка калган, хәтта: «Җай чыгу белән мин сезнең якка чыгачакмын». – дип ышандырган. Ләкин Сангибанга ышану кыен иде, шул ук вакытта Аэцәйгә дә. Шуның өчен Атилла хан үз көченә таянырга булды. Сангибан янында Теодорих корольнең улы Торисмунд. Торисмунд кырыенда Аэцәй.

«Димәк, – дип уйлады яңадан орыш кырына күз ташлап Атилла. – Аэцәй консул буларак Торисмундны әманәт урынына үз кырына алган. Теодорих орыштан баш тарта икән, Торисмунд шундук юк ителәчәк». Ләкин бу хәл генә юата алмады Атилла ханны. Аланнар да, франклар да нигездә җәяүле сугышчылар иде. Атилла хан кырына Актар төмәнбашны чакыртып алды һәм аңа Теодорих корольгә каршы һөҗүм итәргә боерды. Ә аланнарга каршы Ватар төмәнбашны билгеләде. Аэцәйгә каршы, әйткәнеңчә, үзе чыгарга булды. «Аэцәй, Аэцәй, – дип уйлады хан. – Ә бит без икебез дә диярлек Актар төмәнбашта орышларга өйрәндек. Ни өчен килдең син бирегә? Кемгә ялландың? Син моның белән зур хата кылдың, консул Аэцәй, зур хата кылдың. Бу орыш синең империягә яллануың аркасында гына килеп чыкты. Синнән котылгач, мин туп-туры Римга юнәләчәкмен, үзем ятып калсам, угланнарымның берсе Римга юнәлер...».

Рим империясе тарафларының гаскәр төзелешен күреп, Атилла хан кинәнә алмады. Гуннарның сугыш тактикасын әйбәт белгән Аэцәй һөҗүмгә үзенчәрәк хәзерләнгән иде. Атилла исә өске готларга каршы аскы готларны куйды. Кайсы җиңә – шул кавем өстен чыгар. Үзе исә төмәне белән уртага басты. Аланнар һәм франклар – җәяүле сугышчылар. Аларны баштан ук тулганага алырга кирәк булыр.

Әмма Аэцәй Атилла ханның дошманы булса да, туннарның төп дошманы монда юк иде.

Шуның өчен яуга чыгар алдыннан Атилла хан император Валентианга илчеләрен җибәрде – хат юллады. Хатта мондый юллар бар иде: «Мин сиңа таба кузгалам, сараеңнан кит, тәхетең бушат!» Ничек кабул иткәндер империя илбашы Атилла хан хатын, ул белмәде. Әмма кылынасы кылынган иде инде.


<== previous lecture | next lecture ==>
Икенче китап 12 page | Икенче китап 14 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.199 s.