Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Икенче китап 14 page


Date: 2015-10-07; view: 349.


Орышка кузгалыр алдыннан ул бернәрсәне яхшы белә иде. Рим халкы, Рим империясенә буйсынган кавемнәр императорларын югалтудан куркалар. Аны ничекләр генә булса да сакларга тырышалар. Чөнки шушы дәүләт тәртибенә күнеккәннәр, башканы хәтта күз алдына китерергә дә куркалар. Шуның өчен ил-дәүләтләрен саклау өчен легионерлыкка язылалар, сугышларда катнашалар, сугыш кырында ятып калалар. Атилла хан исәбе буенча, тик бернәрсәне аңламый якты дөньядан китәләр – империя корбаннары булуларын. Исән калганнары исә императордан шәфкать түгел, ярдәм көтәләр. Әмма гасырлар буена аксөяк рәвешендә көн күргән һәм башкача яшәүне күз алдына да китермәгән сенат әгъзалары, сарай «сорыкортлары» сугыш кырларында ятып калганнарны бик сирәк искә алалар, исәннәрнең кадерен белмәгән кебек, үлгәннәрнең дә каберен белмиләр.

Хәер, Атилла ханга да бу хакта уйлавы авыр иде. Аның куенында үскән һәм гуннар арасында сугыш ысулларына өйрәнгән Аэцәйнең императорга барып баш июен аңламады. Бу инде хыянәт иде, зур хыянәт!

Атилла хан кинәт кенә үзеннән арырак торган, кола атка атланган Хилхәл атакайга күз төшереп алды. Хилхәл атакай янында гадәттәгечә Римнан килгән каһиннар урала иде. Атилла хан аларга орыш кырыннан ераккарак китегез дип ишарә ясады, каһиннар шуны гына көткән кебек олаучыларга таба кузгалдылар.

Кояш инде шактый күтәрелде, ни бу яктан, ни теге яктан һөҗүм башлаучы юк. Гуннар тарафындагы бар гаскәриләр дә Атилла яубаштан боерык көтәләр. Ни сәбәпледер Аэцәй дә үз легионерларын һөҗүмгә кузгатмый тора. Чөнки Аэцәй җәяүле легионерлар өчен калку урынны сайлаган иде һәм гүя гуннарны шунда дәшә иде. Шуңа күрә Атилла ханга яраннарына һөҗүмгә боерык бирү авыр иде. Шул ук вакытта ул белә иде, ул яу килде, ул бирегә дәшкәндәй чакырды дошманны, димәк, орышны да ул башларга тиеш иде. Яубашнын икеләнә калуын сугышчылары да аңладылар бугай, сабырсызлана башладылар. Атилла хан тәвәккәлләде, Актар төмәнбашка:

– Урра! Алга! – дип кычкырды.

Күп орышларда катнашкан, нигездә төркиләрдән торган Актар төмәне тоташ бер ташкын булып, Теодорих корольгә таба кузгалгандай итсә дә, кисәк борылды да Аэцәй легионерларына ташланды. Атилла хан бик әйбәт күрде – һөҗүм барып чыкмады, атларга тауга кош кебек очу мөмкин булмады. Кисәк урра тавышы тынып калды, гуннар тау итәгендә йөзләрчә мәет калдырып, кире чигенделәр. Төмәнбаш Актар, гаепле кеше сыман, яубаш Атилла янына чаптырып килде һәм бары тик бер сүз әйтте:

– Ялгыштык!

Атилла хан җавап бирмәде, төмәнбашка камчысы белән икенче юнәлешне күрсәтте һәм үз урынына басарга кушты. Яубаш янә бер тапкыр сугыш кырын күздән кичерде. Мәетләрен сөйрәп, туннарга таба кешни-кешни килгән атларга карап торды. Кояш нык кына күтәрелгән иде инде, ә римлылар калкулыкны ташлап китәргә куркып, һаман һөҗүмгә күчмиләр. Теодорих король исә атлы гаскәрен һаман тау итәгендә тота, ул да һөҗүмгә күчәргә кыймый тора иде. Аэцәй белән Теодорих сугышчылары арасында калган Сангибан бәк аланнары, гомумән, ни сәбәпледер чигенә башладылар. Ләкин аланнарны ике яклап боҗрага алдылар, чигенергә бирмәделәр. Менә шунда Атилла хан кылычын кынасыннан суырып чыгарды һәм Төмәннәре буйлап китте.

– Саклану – куркаклык билгесе ул! Батыр сугышчы ике тапкыр кизәнми! Рухыгыз һәм куәтегез Тәңре кодрәте белән кушылсын! Беренче булып Атилла үзе кузгала. Тәңре кылычын югары күтәргән килеш дошманга каршы беренче булып һөҗүмгә ташланган яубашка читтән тыныч карап торган батырның җанын Тәңре җәһәннәмгә олактырсын! Минем арттан! Алга! Ур-ра!..

Каталун кыры гүя асты-өскә килде, ук очларында, сөңге башларында, кылыч йөзләрендә көн уртасына якынлашып килгән кояш нурлары ялтырады. Моңа кадәр дөньяда булмаган канлы орыш башланды. Күп тә үтми тау итәгеннән агып чыккан чишмә суы тоташ кан булып ага башлады. Орыш-кырыштан сусаган батырлар, тәмам җаннары көйгән сугышчылар берсе артыннан берсе килеп, чишмәгә ятып, канлы суны эчәләр, шул эчүдән тагын да каннары кызып, орышырга керешәләр иде. Кан кою, орыш-кырыш арасында туннарның: «Тәңре безнең белән, ур-ра! Кыр, тапа, тапта!» –тавышлары ишетелеп китә. Шуңа карамастан, орыш аһ-ухка күчте, гуннар Теодорих корольнең готларын кысрыклый башладылар. Каталун тау итәге мәет белән түшәлде. Кояш баеды, эңгер инде, инде караңгы төшә башлады, ә орыш-кырыш туктамады. Үзәк өзгеч акырулар, бакырулар, әрнүле авазлар, җан ачуы белән берсе ташлануы – караңгы төшкәч тә дәвам итте. Аэцәй күптән инде калкулыкны ташлап киткән, чигенә-чигенә тау итәгендә орыша иде. Шулчак Атилла хан Актар төмәнбаш янына чаптырып килде һәм:

– Мин ыстанга кайтам, ә син Аэцәйне бүлеп ал! – дип кычкырды.

Актар төмәнбаш иң елгыр егетләре белән чигенә башлаган Аэцәйгә таба ташланды. Ай калыкмаган, әмма көн яктылыгы бөтенләй сүрелмәгән иде әле. Актар төмәнбаш гүя атта оча иде. Яубанның атта йөрүенә үз гомеренә сокланды Атилла. Иярдә барса да, ат сыртына менеп басып, сөңге ташласа да, ат корсагы астына төшеп посса да ул һәр җайдан дошманга ук яудырды, сөңге атты, ахыр чиктә бер коралы да калмаса, дошманны арканга алды, дошманының котын алып, сөйрәтеп алып китте. Актарның үз өстенә таба килүен күреп вә абайлап алган Аэцәй инеш буйлап әрәмәлеккә таба чигенә башлады. Шунда Атилла орыш кырыннан китте, аның янында йөзләрчә батырларыннан унлап кынасы калган иде, ул моны шактый караңгы булса да күрде. Батырлары түгел, ул ятып калырга тиеш бу кырда, каһин ялгышты, ул исән калды. Ләкин бит әле орыш туктамаган. Аңа шулчак җиткерделәр, Аэцәй урманга кереп качкан, әмма аның кырындагы Теодорих корольнең улы Теодомир Аэцәйгә ярдәмгә килә, алар Актар төмәнбаш батырларына каршы чыга. Каты вә канлы орыш булып ала. Атилла хан, нидер сизенеп, Актар төмәнбаш артыңнан берничә батырын җибәрде – Аэцәйне эзәрлекләмәсен, ыстанга кайтсын.

Ниндидер афәт сизеп, ыстан туктаган сугышчылары арбаларның тәртәләрен күтәртеп бәйләп, олауларны уратып алганнар һәм орышырга әзерләнгәннәр иде. Атилла хан калкулыкка менәсе иткән иде, Актар төмәнбашның сугышчылары кайтуын күреп, туктап калды, атыннан төште. Батырларны берәм-берәм боҗрага уздырдылар. Атилла сөрән салучыларына сугышны туктатырга әмер бирде. Шундук сөрәнчеләр сөрән сала башладылар, калканнар кагарга керештеләр. Тылда калган каһиннар белән Хилхәл атакай сугышның зәһәрләнеп китүен күреп, үзләренә кальга ясаганнар, хәтта кайбер дирбияләрне утка ташларга һәм качарга җыенганнар икән инде, Атилла ханның исән-имин кайтуын күреп, факеллар кабыздылар, утлар белән болгый-болгый исән калган туннарны үз яннарына чакырдылар. Ул арада исән калган төмәнбашлар, меңбашлар җыела, кайта башладылар. Атилла хан утлар яктысында Актар төмәнбашны көтте, гасабиланды, ни кылырга белмәде. Сугышчылар кайта тордылар, ә Атилла яубаш озын буйлы Актарны көтте. Үзе озын буйлы булгангамы, Актар төмәнбаш үз кырына яугирләрнең озын буйлыларын сайлар иде. Әнә шундыйларның берсе ыстанда пәйда булуга, Атилла аңа каршы китте.

– Төмәнбашың кая, Батырҗан?! – дип сорады.

Хәер, нигә сорап торырга, болай да барысы да аңлашыла иде, яугир артыннан ук янә бер ат боҗрага керде, кола атка аркылы салган Актар мәетен күрүгә, Атилла хан аның янына килде һәм ияргә аркылы салган батыр төмәнбашны кочагына алып, тынып калды.

– Кичер, кичер, кичер, Батырҗан...

Ул арада ак киез китерделәр, Атилла хан мәетне сак кына ак киезгә сузып салды һәм кырына тезләнде дә үзен уратып алганнарга:

– Иртәгә кояш чыкканчы буралап кабер казыгыз, барысы да әзер булсын, – диде.

 

* * *

Чоры-дәверенә күрә Ауропада тиңе булмаган бу сугыш. 451 елның ямьле җәйге июнь аенда булган канлы сугыш, әнә шулай тәмамлана. Гуннар бу караңгы җәйге төндә үзләренең яраланып орыш кырында калган, адашып йөргән яугирләрен көтеп, төне буена ут ягып, калкан кагып чыгалар.

Калканнар кагып торган орыш кыры ягыннан яралы яугирләрнең аһ-зарлары ишетелеп китә, калканнар кагудан туктауга, бериш исән калган егетләр йөрәкләрне әрнетеп, орыш кыры ягында ыңгырашкан һәм ярдәмгә чакырган яралылар янына китәләр, кем генә булмасын, дошманмы ул, үз ишләреме күтәреп алып кайталар һәм табибларга тапшыралар иде.

Ниһаять, тан атты, кояш чыкты. Атилла хан чатыр кырындагы калкулыкка менеп басты, һәм күрде. Готлар ашыга-кабалана төнлә белән үзләре ялгыш кадап үтергән корольләрен күмәләр иде. Кинәт кенә айнып киткәндәй төмәнбашлар Атилла хан янына килделәр, готларның таркау вакыты, кузгалыйк үзләренә таба, диделәр. Әмма Атилла хан:

– Орыш булыр, ләкин монда түгел. Кан коюның да чиге булырга тиеш! – дип кырт кисте, һәм өстәде: – Без кыйналганны кыйнарга көчсез халык түгел!..

Чөнки яубаш Атилла белә иде инде орышның кем хисабына бетүен. Хилхәл атакай белән сөйләшкән иде инде бу хакта. Җиңеп җиңелде гуннар бу орышта. Гәрчә Атилла хан үзе орышның кайнап торган уртасында булмаса да, ул инде бераз чамалый иде – гуннар моңа кадәр булмаган югалтуга дучар ителде. Орыш барышында ике яктан да койрык чәнчеп качу да, чигенү дә булмады. Укка – ук, сөңгегә – сөңге, кылычка – кылыч килеп орыштылар. Хилхәл атакай барысын да күзәтеп торган. Башта Теодорих король белән Аэцәй арасында булган Сангибан чигенә башлый, ахыр орыш кырын ташлап ук кача. Менә шунда курка калды бугай Аэцәй – туктап орыша-орыша, әрәмәгә таба чигенә. Менә шунда ике яктан да халык кырылды да инде. Теодорих король чигенмәде, һәрчак сугышчыларына куәт биреп, әле анда, әле монда чапты. Ләкин караңгы төшкәч, чаптырып килгән ат өстендәге Теодорих корольне дошман дип белеп, үз сугышчылары үтерәләр. Бу хәбәр ирешкәч тә Атилла хан тетрәнеп куйган иде. Хәзер ул тынычланды, тыныч кына готларның корольләрен күмүне күзәтте. Хәер, ул да Актар төмәнбашы белән саубуллашты инде – ят җирдә ятып калды гуннарның ут-су --- ---. Батырлары әйттеләр, Актар төмәнбаш унлап готны чәнчә һәм шунда аның артында Теодорих корольнең улы Торисмунд пәйда була һәм батыр төмән-башка сөңге ташлый.

Атилла Төмән башы күмелгән кабергә күз ташлады, аннары күккә бакты һәм Тәңресенә: «Тәңрем, зинһарлап үтенәм, син аны җәннәтеңә кабул ит инде», – диде.

Багучылары иртән ирештерделәр, инеш буйлап әрәмәгә таба качкан Аэцәйне Торисмунд углан бик тиз куып җитә һәм хәтта борылып орышырга да өнди. Без җиңелмәдек, без җиңдек, дип шапырына. Аэцәй туннарны яхшы белгәнгә дәшми, җиңеп җиңелгән туннарның көче чамасыз булачак, һәр гун яраланган арысландай котырынып орышачак. Аннары хәйләкәр Аэцәй бабасы Хилхәл атакай илчеләре китергән хәбәрне дә онытмый. Ә Хилхәл бабасы аңа мондый хәбәр ирештергән иде: «Сиңа туннарны җиңәргә ярамый, соңра готларның көчәеп китүләре бар, анда инде безгә дә, сиңа да көн калмас, Римга гына түгел, бөтен дөньяга готлар хуҗа булып калулары бар». Шуны истә тотып, хәйләгә оста, сәясәттә шома Аэцәй мәрхүм Теодорих улы Торисмундка әйтә: «Сиңа, углан, тизрәк калаңа кайтып китәргә кирәк. Чөнки атаңның үлемен ишетүгә, туганнарның берәрсе тәхетне биләп куюы бар».

Яшь һәм кайнар йөрәкле булачак король Аэцәйгә ышана һәм тиз генә җыена да бериш яугирләре белән Тулузага таба элдертә. Чөнки Теодорих корольнең бар уллары да тәхет турында хыялланган булалар. Аэцәй исә әрәмәдә төнен уздыра да калган легионерлары белән Рим тарафына юнәлә.

Өч көннән соң барлык һәлак булган мәетләрне дә җирләгәч, Атилла хан калган гаскәре белән туп-туры Гунстанга кайтып китә.

 

XVII

 

Бассейннан коенып чыккач, Приск җилкәсе аша сөлгесен салып, Таңчулпанны көтеп алды һәм кочагына иңдерде.

– Сагындым, бик сагындым сине, Чулпаным!

– Мин дә сине сагындым, – диде Таңчулпан ир-канатының таныш тән исен исни-исни.

– Әйдә, башта тамак ялгап алыйк әле, – диде ир-канаты. – Нәрсәләр хәзерләттең?

– Син яраткан балык, тавык, салат һәм кызыл шәраб.

– Күреп торам, өстәл янында синең миңа яңалыклар сөйлисең килә.

– Юк, искитәрлек бернинди яңалык та булмады, – дигән булды Таңчулпан һәм баскычлардан йөгереп, өйгә кереп китте.

– Ә император үлеме? – диде Приск аңа иярергә теләп, икешәр баскыч аша атлый-атлый. – Императорның үлеме яңалык түгелмени?..

– Бер дә сөенерлек яңалык түгел, Приск җаным. Синең дә миңа сөйлисе сүзләрең бардыр дип уйлыйм?

– Бар, Чулпаным, бар. Ләкин синең өчен сөенечле хәбәр түгел, көенечле хәтта. Иллак абаң, – диде Приск өстәл янына утыра-утыра, – Гунстанга буш кул белән кайтып китә. Каты маңгай Валентиан кызны ниндидер Равенна чиновнигына кияүгә биреп җибәргән икән.

– Димәк, абама язмаган була ул хатын. Кыз түгел инде, кыз булмый Һөнәрия. Бит абам аңа өйләнеп һәм христианнарча никахлап, Аквиләй каласы янындагы бер виллада айдан артык яшиләр, беләсең килсә, Приск җаным.

– Хәерле булсын. Кызганыч, иллә мин бары тик шулай дип кенә әйтә алам. Мин ышанам, абаң үзенә тиңен табар әле.

Табын янында күзгә-күз карашып, елмаешып алдылар, әле кулларын бер-берсенә сузып, бармакларын аралаштырдылар.

– Приск, мин императорның матәменә дә бара алмадым. Курыктым.

– Нигә? Нигә курыктың?.. Бернидән дә курыкма. Мин сиңа хәзер дога укыйм.

– Нинди дога?

– Мәхәббәт догасы. Мин бит сине, күгәрченем, шундый сагындым, шундый сагындым. Исән-имин әйләнеп кайтсам, атна буена кочагымнан чыгармам дип чак кына ант итмәдем...

– Җитте. Минем тамагым туйды, – диде Таңчулпан һәм елмая-көлә ятак ягына таба китте.

Яшьлек үзенекен итте, алар бар дөньяви кайгыларын онытып, наз-сөюгә бер-берсеннән әсәрләнеп, күккә ашар дәрәҗәгә җитеп, сөешеп яттылар.

Ләкин наз-сөюдән исереп, чалкай төшүе булды, Рим урамнарында саташып Һөнәрияне эзләп йөргән Иллак абасы күз алдына килде, аннары император Феодосийның сулышы җитмәүдән, яр өстенә чыгарып ташлаган балыктай авызын зур ачып аңа нидер әйтергә теләве...

Гөнаһ шомлыгына каршы, императорны җирләүгә өч көн үтмәде, тутасы Гөлсәрия Таңчулпанны үз кырына чакыртты. Коты алынып барды сазаган кыз янына Таңчулпан. Әле император исән чакта ук бу тутакай аның белән кызыксынган иде. Бәхәссез, кем аша булса да тутакай Гөлсәрия аның соңгы мәлдә энесе Феодосий янында булуы хакында белгән. Белгән дә хәзер барысын да ачыкларга тели. Ахыр килеп, Атилла хан кызы ләбаса!

Прискның аруы җиткән, шундук йокыга китте, ә менә Таңчулпанның күзенә йокы керми. Хак, аңа бу яктан куркасы юк. Нәкъ аның аркасында атасы Византиягә яу йөрүдән баш тарта. Хак, Гөлсәриянең дә йогынтысы булгандыр. Димәк, бу яктан аңа бер дә куркасы юк. Аннары, әлегә аңа берәү дә янамый. Гөлсәрия дә очрашканда бу хакта сүз кузгатмады. Дөрес, кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла, дигәндәй: «Пешекче готны зинданга ташлаттым», – дип кенә әйтеп куйды. Бу сүзне ишетүгә, җитмәсә императорның тутасы авызыннан, Таңчулпанның аркасы өшеп куйган иде. Соңыннан аңа, инде өйгә кайткач, хезмәтче хатын әйтте: «Императорга пешекче агулы шәраб эчергән икән, зинданга ташлаганнар икән үзен», – диде.

«Хөкем көтә сине, Таңчулпан, хөкем, – дия-дия күзләрен йомды Таңчулпан һәм иренә таба елышы төште. – Тик ни өчен сине хөкем итәргә тиешләр? Бит ул аңа гына түгел, берәүгә дә явызлык кылмады...»

Тәмам иза чикте, башы катты Таңчулпанның шул хакта уйлый-уйлый, ахыр Прискның тыныч тәне тынычландырды бугай, йокыга киткәнен сизми дә калды.

 

* * *

Иртән күзләрен ачкач та күз алдына умератор -----. Бер мәлдә аның күңелендә ниләр кайнавын Приск белмәде. Аның өчен хатыны салкын мәрмәргә әверелде. Табында утырганда көлемсерәү кебек нәрсә күзгә чалынып алса да, нигездә, Таңчулпанның гүзәл йөзен тоташ моңсулык баскан иде. Икәүдән-икәү генә калган мәлләрдә дә аз сөйләште, тизрәк бакчага чыгып китте, йә ятагына юнәлде. Приск Чулпанын аңлады да, аңламады да. Ул әле мәсьәләнең асылына төшенмәгән иде, әмма бераз чамалый иде – хатыны белән император Маркиан арасында ниндидер ямьсез сөйләшү булган. Хак, надан император Маркиан, Атилла хан кызы һәм аның хатыны булган Иринаны күрә-күргәннән бирле яратмады һәм әлбәттә язучы һәм мәрхүм Феодосийның киңәшчесе булган Прискны да. Иллә нишләмәк кирәк, бу сарай тирәсендә борын заманнарда да шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә – надан бәндә укымышлы һәм акыллы кешене күралмый. Ахыр килеп, яңа императорның кыяфәтенә үк дорфалык, тупаслык, әдәпсезлек билгеләре салынган иде. Әнә шул кешегә мәрхүм Феодосийның тутасы Гөлсәрия мөкиббән киткән – кияүгә чыга һәм гаскәрбаш Аспар белән бергә Маркианны тәхеткә утырталар. Маркиан тәхеткә ия булганнан соң империядә һәр җирдә дә хәрбиләр өстен чыга башлады. Күрәсең, бу хәл һәр империя өчен хас нәрсәдер. Империяне хәрбиләр генә саклый ала, киресе булганда империяләр шундук таркалачак. Бу Византиянең язмышыдыр, мөгаен. Килешергә кирәк иде һәм, бик ихтимал, Приск килешкән дә булыр иде, тик әнә шул император иренә ияреп килгән Иринага: «Моннан соң Атилла хан кызының сарайда эзе булмасын!» – дип әйткән, һәм акылга чамалы император моны Атилла хан кызы ишетсен дип ул ишетелерлек итеп әйтә. Ә сакчылар шундук императорның әмерен үтәргә ташланалар – Таңчулпан-Иринаны куып диярлек сарайдан чыгарып җибәрәләр.

Император Феодосий заманында Таңчулпанга мәрхәмәтле булган Гөлсәрия дә тупас иренә бер сүз дә әйтми. Ул да анда була. Бу хакта Прискка, ул туп-туры император кырына керде һәм Маркианның ике төрле күзенә туры карап: «Ил-халык сезнең кулда, хак, ләкин сездәй кешегә әдәп саклау кирәк иде, хатын-кызга алай әйтмиләр, галиҗәнаплары», – диде һәм борылып чыгып та китте.

Шул көнне кайтып керүе булды, Таңчулпаны Прискка:

– Әйтмә бер сүз дә, җаным. Йөзеңә үк чыккан, мин монда кемгәдер комачаулыйм, – диде.

Приск тәмам чарасыз калып торды, кәефе тәмам кырылган иде, түргә узды, сәкегә утырды, терсәге белән тезенә таянып, маңгаен кулларына куйды. Ул тәмам югалып калган иде, хатынына ни әйтергә дә белмәде, хәтта күтәрелеп күзләренә туры карарга да оялып утырды.

– Мин нишләргә тиеш соң, Чулпаным? – диде ул башың күтәреп, хатынның күзләренә карады.

– Безгә бу каладан китәргә кирәк, Приск җаным.

– Кая?! – диде гаҗәпләнә калып Приск.

– Гунстанга! Атам янына. Ул дәүләт тота, ә син дәүләт кешесе. Синдәй кешеләр аңа да кирәк.

Прискның күзләре шар булды. Бу хәлгә ул ышанмады гына түгел, каршы булуын аңлатып, утырган урыныннан сикереп үк торды.

– Мөмкин хәлме бу, Чулпаным?!

– Түгелдер, түгелдер, Приск җаным. Кичер, аптыраганнан әйтүем. Ничек инде сарай галиме варварлар иленә китсен ди, – диде Таңчулпан һәм килде дә иренең кочагына иңде.

Приск аны кулына күтәреп алды, ятагына илтеп салды һәм Чулпанының башын күкрәгенә кысты да уйга калды. Ул үзенең Гунстанда яши алуына ышанмый иде, гәрчә грекларның Атилла ханда хезмәттә булганнарын үз күзе белән күрсә дә. Шул ук вакытта ул белә иде – ул чарасыз, Маркианга каршы һични кыла алмаячак, шуңа гасабилана, йөрәге әрни иде.

– Елама әле, бәгырь, елама әле дим. Тынычлан. Бер дә алай аһ килерлек нәрсә түгел ул. Надан һәм тәхетне христианнар аша биләгән Маркиан озак утыра алмас. Бер дә исең китмәсен. Сарайда сине күрергә теләми икән – барма, күренмә, өйдә утыр, укы, яз. Киштә тулы китап.

Хикмәт, Прискның шул сүзләреннән соң Таңчулпан тынычлана төште, башын күтәреп, ир-канатының күзләренә карады.

– Чынлапмы, Приск җаным?!

Чынлап булмый. Төкер син аңа, Маркианга дим. Менә сиңа бер гыйбарә. Ике кеше тар сукмактан кара-каршы килә. Берсе шунда: «Мин ахмакларга юл бирмим!» – ди. Икенчесе укыган, әхлакый җанлы кеше була, чак кына читкә китә дә: «Мин, киресенчә, ахмакларга юл бирәм», – ди. Юл бир син аңа, Чулпаным, барма сарайга, чалынма шул ахмакның күзенә.

Таңчулпан иренең куенына сеңде. Менә ул һәрчак шулай, Чулпанын юата белә, күңеленә ачкыч таба.

– Әллә син туганда ук шулай акыллы булып тудыңмы, Приск җаным?

– Юк, әлбәттә. Мин укый-укый акыл җыйдым. Шул ук вакытта мин беләм, Сократтан син күп беләсеңме дип сорагач, ул: «Мин бернәрсә дә белмәвемне яхшы беләм», – ди.

– Карале, Приск, мин синең император Нерон турындагы язмаңны укыдым. Ул чынлап та әнисен үтерәме?

– Нигә сиңа тагын Нерон?! Куй син аны.

– Син үзен шулай язгансың бит.

– Мин булган хәлне яздым. Укы һәм үзең нәтиҗә яса. Тарих ул – үзе бер могҗизаи мәктәп, кешене – кеше итә. Чөнки тарих укыган кеше борынгы бабалары кылган хаталарны кылмаска тырыша. Тарих ул үзе бер мәктәп. Борынгы грек акыл ияләре: «Изгеләрдән үрнәк ал, яманнардан гыйбрәт ал», – дигәннәр.


<== previous lecture | next lecture ==>
Икенче китап 13 page | Икенче китап 15 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.101 s.