|
Икенче китап 15 pageDate: 2015-10-07; view: 353. – Әйт әле, Приск җаным, син үзеңнең Рим тарихында: «Пасха көнендә Мария Магдалина Рим императоры Тиберий янына килгән дә: «Гайсә яңадан туган!» дип әйткән», – дип язасын. Мария Магдалина шулай дип әйтүгә, император кулындагы ап-ак йомырка шундук кып-кызыл булган, дип язасын. Бу да аз тоела сиңа, син шул хәлдән соң император Тиберийны чукындырасың. Хакмы, булган хәлме бу? Приск хатынын күкрәгенә кыса төште, ахыр ике кулы белән яңакларыннан алып, күзләренә карады. – Ә син ничек уйлыйсың? – Мин! Белмим. Бездә андый хәлләргә кеше ышанмастай нәрсәне хак булса да кешегә сөйләмә, диләр, ә син хәтта язгансың. – Дөрес әйтәләр, Чулпаным. Бик дөрес. Ә менә христиннар үзләренең аллалары хакында төрле тузга язмаган нәрсәләр, могҗизалар кылган дип сөйләргә яраталар. Ярый әле моңа үзләре генә ышансалар, күбесенә үзләре дә ышанмыйлар, ә менә башкаларны шуңа ышандырырга тырышалар. – Ышанмаган кешеләрне еретиклыкта гаеплиләр, хәтта җәзалыйлар да. Шулаймы? – Шулай, шулай, Чулпаным. Хәтта җәзалыйлар да. Ахыр килеп, Гайсә пәйгамбәр үзе дә могҗиза бит ул. – Аннары син христиан руханилары изгеләр санына керткән Либерий папаны ямьсез итеп язгансың. Имеш, ул епископларга хатын-кызлар белән Йокларга рөхсәт итмәгән, ул гынамы, епископларның хатын-кызга өйләнүен зур гөнаһка санаган. – Тынычлан, Чулпаным. Мин сиңа епископ түгел, аннары син Рим кешесе түгел. Ә мин үземне синең белән шул хәтле бәхетле итеп тоям ки, кайчак курка калам, чынмы бу хәл, чынлап та шушы алиһә минем куенымдамы, төш түгелме, дип курка калам. – Ә папа Анастасий үз кырында ике гүзәл кыз тоткан. Син аларның исемнәрен дә язгансың хәтта – Марпелия белән Мелания. Көннәрдән бер көнне Мелания Руфин атлы галимгә гашыйк була. Минем кебек. Моны белеп алган Марцелия галимгә үзен тәкъдим итә... Әмма галим ул кызны өеннән оятсыз, намуссыз дип куып чыгара. Шул хәлдән соң... – Шуннан соң Марцелия кайта да папа Анастасийның аягына төшә. Ә теге көнче кызның хәленә кереп, галим Руфинга ләгънәт укый һәм аны чиркәүдән куа. Үзе оятсыз була изге папа, Чулпаным... – Мин боларның барысына да ышанырга тиешме, Приск? – Мин булмаган бер генә нәрсә дә язмадым, Чулпаным. Ул гынамы, андый хәлләр Римда әле дә булып тора. Бүген Римда папа вазифасын үтәп яткан рухани Синәй кала тирәсендәге монастырьларны тәмам үз гаременә әверелдергән. Миңа бу хакта ышанычлы кеше сөйләде. Монастырьга килгән һәр кыз башта папа Синәйнең хатыны була икән, шуннан соң гына бичара кыз монастырьга керергә рөхсәт ала алган. Бүген бу хәлләр бара Римда, бүген, Чулпаным. Мәңгелек калада! – Алай да, әйт әле, Приск җаным, император Нерон чынлап та анасын үтергәнме? – Әйе, Чулпаным, үтергән. Улы үсмер чакта ук Неронның әнисе Агриппина күрәзәче-астролог Бабильгә килә. Һәм болайрак сорау бирә: «Синең йолдызларың минем улым Нерон турында ни сөйлиләр? Минем улым император булачакмы?» Күрәзәче-астролог ана әйтә: «Бер дә борчылма, анакай, улың чынлап та император булачак, ләкин соңыннан анасын үтерәчәк», – ди. Ана әйтә: «Үтерсә – үтерер, император гына булсын», – ди. Еллар үткәч, Нерон Рим тәхетендә утырганда чынлап та анасын үтертә. Хәзер әйт, Чулпаным, нигә сиңа болар? Нигә кирәк сиңа Рим императорлары тормышы?.. – Беркөнне, мине сарайдан кудыртканга кадәр, император Маркиан туктатты да: «Сине, Атилла кызы, гаскәрбаш Аспарның күрәсе килә», – диде. Ә ул кеше Гунстанда мине куган иде. – Тоттырдыңмы соң? – дип елмайды Приск. – Тоттырган булсам, Приск җаным, синең яныңда ятмас идем. Рәнҗетмә мине. Болай да мине рәнҗетүчеләр ишәеп бара. Бит Византия империясе хәзер Маркиан белән Аспар кулында. Җитмәсә, сенат карары белән Аспар патрикий титулын йөртә. Приск кисәк җитдиләнде, торып ук утырды һәм бер ноктага карап дәшми торды. – Мин сине ары таба сарай тирәсенә алып бармам, Чулпаным. Өйдә утыр, укы, белем ал. Таңчулпан аны кире яткырды һәм янә кочагына чумды. – Син Аспардан курыкмагансыңдыр бит, Приск җаным?! – Юк, мин аңардан курыкмыйм, Чулпаным. Аның ярты гаскәре туннардан тора. Алар мине дә, сине дә рәнҗетергә бирмәсләр. – Атам аны яратмаган иде. – Син дә яратмадыңмы? – Мин дә, Приск, мин дә яратмадым, яраткан булсам... – Куганда тоттырган булыр идеңме? – Әйе, дисәм, ни кылыр идең?.. Мөмкин түгел иде аның белән бәхәсләшү. Приск аның белән озак бәхәсләшә алмады, һәрчак аның серле күзләренә карады һәм үзе дә сизмәстән татлы иреннәренә тартылды. Дымсу татлы иреннәр, мөлаем матур йөз, алтын төсендәге чәч, күк йөзен чуарлаган йолдызлар кебек сипкелләр аны һәрчак чарасыз итте һәм ул бәхәсне бер читкә куеп: «Чулпаным, бәгърем, син бит минем бердәнберем», – дия-дия сөяргә мәҗбүр булды. Шулай гына бәхәстән туктата ала иде ул аны.
XVIII Аркадашы, киңәшчесе аскы готлар короле Визигаст Атилла хан сараена кич якта гына килде. Ошбу король Атилла кырына саксыз үтә һәм берәүдән дә рөхсәт сорап тормый иде. Бал-кан төбәкләреннән үк, иңгә-иң килеп империяләргә каршы сугышкан, иң мөһиме, Каталун кырында өстен үк чыкмасалар да җиңелеп-җиңүгә ирешкән гуннар ханы готлар короле Визигастны һәрвакыт үзенә тартып торды. – Уз, утыр, Визигаст дус, – диде аңа король ишектә күренүгә Атилла хан. Күрештеләр. Шәрабчылар һәм кымызчылар кечкенә өстәлгә корсаклары тирләп торган шәраб һәм кымыз чүлмәкләре китереп куйдылар. Әмма Атилла хан үзенә салкын чишмә суы сорап алды. – Саулыкмы, Атилла хан! – дип, Атилла шәраб койган бокалга кул сузды Визигаст король. – Сау-сау, Визигаст дус. Шөкер кылам. Тик күңел тыныч түгел. Каталун кыры күңелдән китми. Отмадык та, оттырмадык та кебек, ә уйландыра. Ә бит көч безнең якта булды, безнең якта, Визигаст дус. Алар ташлап китте орыш кырын, алар. – Ни булды димим, хан. Киңәш бирәм. Безнең максат Римга барып җитү иде кебек. – Кыш авышуга Римга юнәләбез, Визигаст дус. Мин сатлык җан Аэцәйнен башына җитәргә тиешмен, бер җайдан Валентиан императорның да. – Үч алыйк без аңардан, хан. Римга яу йөрик, Римның үзенә! Атилла хан әле Визигаст корольнең күзенә, әле корсаклары тирләп утырган чүлмәкләргә карады, бертын дәшми торды. Шуннан соң гына: – Мин кайчан кузгалу турында уйлап утыра идем, Визигаст дус. Без империяне җиңдек, ләкин җимермәдек. – Империянең оясы – Рим, Атилла хан. Безгә Римга яу йөрергә кирәк һәм тиз арада. – Ни өчен? – Миңа ишеттерделәр, хан, Аэцәйнең төрле халыклардан җыелган гаскәре кайсы-кая таралган икән. Аэцәй исә, имеш, Ахвиләй качып ята. Валентиан аны эзләргә, табарга һәм сараена китерергә әмер биргән. – Ни өчен? – Менә анысын Римга баргач белербез, хан. – Син хаклы, Визигаст, Аэцәй кыйналган бүредәй койрыгын бот арасына кыстырып дәшми тора. Аның аркадашы, Теодорих король һәлак булганнан соң Тулуза тәхетенә утырган Торисмунд, әле булса тәхеткә таруына ышанмый, айнып җитми икән. – Минем, хөрмәткә ия король, башта аланнар бәге Сангибанны акылга утыртасым килгән иде. – Ә минем Тулуза каласына барып утырасым килә, хөрмәткә ия хан. Һәм башта империя оясы Римны туздырыйк, халык өстенә бөтен яманлык шуннан төшеп тора. Атилла хан бокалына кымыз койды, күтәрде, аз гына ыртлап куйды. – Ә бит син хаклы, хаклы, Визигаст, хаклы. Мәрхүм атам Мәңгүк тә безгә башта коллык оясы Римны туздырырга кушкан иде. – Димәк, безгә тиз арада кузгалырга кирәк, хан. Аэцәй, имеш, Римга кайтырга кыймаган, император Валентианнан курыккан, диләр. Димәк, син Римга таба кузгалыйк дисең, хөрмәткә ия Визигаст король? – Римга, хан. Йә без Римны җимерәбез, йә Рим безне янә мең елга кол итеп тота. Ә Сангибан бәккә соңыннан да өлгерербез, Сангибан бәк беркая да китмәс, Атилла хан. – Синең белән килештек, король Визигаст. Аксакалларым да синең фикерең хупласалар, без тиздән чынлап та Римга таба кузгалырбыз. Аэцәй император Валентианга: «Мин Атилла ханны җиңдем», – дип мактанган булса кирәктер. Без исә Римга җитеп, римлыларның «җиңдек» дигән сүзен юкка чыгарырга тиешбез. Без бар, без исән, без хәтта Римның үзенә һөҗүм итәргә әзер. Әзерме, Визигаст король? – Мин әзер, Атилла хан. – Төнбоек кызым Таңчулпаннан бер дә ким түгел, артыграк булмаса әле. – Мин әйтеп карармын аңа. Төнбоек кызыңны күргәнем бар, хан, чынлап та күз алмаслык чибәр. Әйе, Бәлки улым килешеп тә куяр. – Хәтерем ялгышмаса, Даһкар улың амаллар нәселеннән сораган иде түгелме?.. – Амаллар нәселе минем кан дошманым, Атилла хан. Мин үзем угланны бу адымыннан тыйдым, үзем. Хәтерендәдер, Теодорих король, кабих, заманында минем иң яраткан хатыным тартып алган иде ич. Ул гынамы, ярты сугышчым котыртып алып китте. Кан дошманым ул минем, хан. – Яхшы, хан, яхшы, шулай итәрбез, – дия-дия Визигаст король бокалга салган әче балны эчеп куйды да торып басты. – Сабыр, сабыр итеп тор, король. Мин синең дә бүгенге табында булуың телим. Киңәшле эш таркалмас, дигәннәр безнең бабаларыбыз. – Яхшы, хан, – дип бил бөкте Визигаст король һәм ишеккә таба китте.
XIX
Ниһаять, Атилла хан, яз көннәренең берсендә Рим каласына җитеп, ыстан туктый. Ул әле кала белән ни кыласын хәл итмәгән. Яңа гына ишләре корган чатырыннан чыгып, дөнья каласы Римга карап тора. Кала чынлап та мәһабәт, матур һәм хозур. Ләкин нәкъ менә шул мәһабәт кала халкы дөнья гавәмен гасырлар буена коллыкта тота. Атилла хан кырында Хилхәл атакай, сәркатибе Орест, кайнеше Антоний, Визигаст король, ант-славяннар төмәнбашы Гунитар тарафыннан император сараена җибәрелгән Улда. – Хан, Рим дөнья халкының башкаласы гына түгел, дөнья халкының бөтен байлыгын җыеп яткан мәркәзе дә, – диде Улда. – Монда театрлар, цирклар, храмнар, китапханәләр. – диде Орест. – Римда борынгы һәм хәзерге философларның хезмәтләре саклана. Бер сүз белән, хан, Рим чынлап та кешелек дөньясының алтын хәзинәседер. Атилла хан кайнеше Антонийга карады. – Йә, син ни әйтәсең? – Римда китапханәләр генә түгел, алтын дигән хәзинә дә бик күп, римлылар гасырлар буена ул байлыкны җыеп яттылар. Ә мәһабәт биналарын, бизәкле храмнарны бичара коллар кулы белән салдырдылар, күтәрттеләр. Чуерташтан тезелгән юлларны да коллар салды, хан, каналларны да коллар казыдылар. Каланы исә коллар таулардан таш кисеп, ташын эшкәрттеләр. Ике рәхәт бергә килми, диләр, римлылар ошбу якты дөньяда ике рәхәтне бергә кушып гасырлар буена яшәделәр. Империя калаларында кан-җан коюның исәбе-хисабы булмады. Җитте аларга, хан. Кан-җан коеп булса да без моңа чик куярга тиешбез. Без шуның өчен килдек монда, гуннар ханы Атилла. – Димәк, без Римның алтын-көмештән торган хәзинәсен генә түгел, җанын да коярга килдек, Антоний? – Хак Тәгалә шулай, хан. Хәзинәсен генә түгел, җаннарын коярга да килдек. Инде кан-җан коюдан баш тарталар икән, бар булган хәзинәләрен чыгарып бирсеннәр һәм мәңгелеккә колбиләүчелектән ваз кичсеннәр. – Кыю сөйләшә кайнешең, Атилла хан, кыю сөйләшә. – Ул хаклы, Хилхәл атакай. Без бирегә бер җайдан грек халкын да коллыктан азат итәргә килдек. Антоний хаклы, грек халкы римлыларга гасырлар буена табак тотты. Моңа да чик куярга дип килдек без, Хилхәл атакай. Римлыларның яшәү дәверләрендә сугыштан башлары чыкмады. Атилла хан монда дөнья халкын азат итәргә дип килде – әйе, колбиләүчелектән. Грекларның да рухи байлыкларын аждаһадай Рим йотып торды. Талантлы галим-голәмәләребез, белгечләребез, осталарыбыз, ораторларыбыз империягә хезмәт иттеләр. – Чатырга кереп сөйләшик әле, яраннарым, – диде Атилла хан беренче булып чатырына таба кузгалды. Чатырга керделәр, түгәрәкләп куелган мендәрләргә утырыштылар. Ул арада шәрабчылар һәм кымызчылар, бокаллар тотып, кымыз өләшеп йөри башладылар... Атилла бары тик чишмә суы гына эчте, аңа ни кымыз, ни шәраб ярамый иде, табибе дә рөхсәт итмәде. Табында аскы готлар короле Визигаст сүз алды. – Хан, мин сиңа сөйләгән идем инде. Моннан күп еллар элек готлар короле Аларих Римны ала, талый... Баегандыр да бәлки... Әйе, тик бу король, готларның беренче короле Аларих, Римны алганнан соң, күп тә үтми үлеп китә. Әйтүләре хак булса, римлылар аны бик тә каһәрлиләр, аллаларыннан аңа әҗәл китерүен телиләр. Аларих король чынлап та үлә. Аны По елгасын буып, елга төбенә күмәләр һәм елганы янә үз эзенә төшерәләр. Аларих король күмелгән кабердә байлыкның чиге-чамасы юк дип сөйлиләр гот аксакаллары. Имеш, корольне алтын һәм тимер табутка салып күмәләр. – Марг каласы монахлары абам Биләү белән килешеп безнең орыш-яучыларда башларын салып каберләрен казыта. Монахлар Римга бихисап күп байлык алып кайталар. Каберләрдә табылган алтынның бәһасен әле булса әйтә алганнары юк. Бу хакта ишеткәч, без дә Тәңребездән көн-төн сорадык, монахларга тизрәк әҗәл китерсен дип. Империянең, империянең генә түгел, империя халкының да комсызлыгы иде бу. Ә бит мәрхүмнәрнең каберенә кагылырга ярамый, аларның рухлары рәнҗер, диләр. Шулчак тышта шау-шу купты. Табындагылар сагая калдылар, япманы ачып, чатырга Атилла ханның җансакчысы керде. – Хан, кала капкасыннан чыгып, бер төркем халык безгә таба килә. Ни кылыйк?.. Барысы да дәррәү тышка таба кузгалдылар. Чыга-чыгуга, Атилла хан иң калку урынга басты һәм үзенең чатырына таба килүче римлыларны күрде дә, легионерлар урынына руханиларны һәм гади халыкны шәйләп, Хилхәл атакайга карап алды. Рим каласы яклап байраклар күтәргән, чуар киемле йөзләрчә кызлар иярткән монахяер гавәмне күздән кичерде. Төркем җырлый иде бугай, әллә елашалармы?.. Атилла хан аермады. Ләкин аерым-ачык күрде: иң алдан римлыларның рухание килә иде, кулында байрак. – Иң алдан байрак тоткан папа килә, – диде Атилла хан янәшәсендә басып торган Хилхәл атакай. – Димәк, император Валентиан рухи атакаен яллаган, ә үзе Равеннада качып ята, шулаймы, атакай? – Папа безгә килешергә дип килә, хан. – Нигә папа, нигә император үзе түгел? – Римлылар горурлыклары аркасында шул көнгә калып баралар, хан. Каты тор, хан. Бернинди ташлама да ясама. Безнең төп максат, Римны алу түгел, колбиләүчелекне бетерү, Рим патрицәйләре кулыннан туганнарыбызны азат итү. Империя таркалганда өч хакыйкать аша үтәр ди: тәүбә итү, үкенү, офтану һәм күз яше аша, Аллаһыдан, дога кыла-кыла, кылган гөнаһларын ярлыкату аша. – Киңәшең өчен рәхмәт, Хилхәл атакай. Мин атама биргән антым онытмадым, атакай. Мин шуның өчен монда – империянең башкаласы капкасы каршында басып торам, – диде Атилла хан башын чөя төшеп. Ул арада миссия килеп тә җитте. Тоташ карадан киенгән һәм киеме белән Атилла кыяфәтен хәтерләткән папа, килә-килүгә Атилла ханның аягына төште һәм торып басуга, нотык тотарга кереште. Хак. Атилла хан аның бар сүзен дә аңлап бетермәде, ләкин абайлады: сүз каланы таламау, ә папа китергән бүләкне алып китү турында бара. Шул сүзләрен расларга тырышып булса кирәк, папа Лев I, ниһаять, сүзен тәмамлап, артында басып торган монахларына ым какты, ә тегеләр шуны гына көткән кебек Атилла ханның аягына төштеләр һәм хан алдына өч зур көмеш табак алтын китереп куйдылар. – Бу сиңа, Атилла хан, кабул ит, мин сиңа Римда булган барлык алтыннарны җыеп чыгардым. Монда 21 пот алтын һәм синең батыр яугирләреңә сылу кызлар. – Коллар, гун коллар кая, рухани? – диде Атилла хан. – Син юлга чыккач ук Римда булган барча гун коллар да иреккә җибәрелде, хан. – Рухани, минем сиңа гына түгел, Равеннада качып яткан император Валентианга да шартым бар: моннан соң Римда һәм Рим биләмәләрендәге салаларда коллар тотмаска, коллар көченнән файдаланмаска! Шунда гына безнең ике арада тынычлык урнашыр. Мин әйттем! Атилла хан папа белән сүзе бетүен аңлатып, руханига китәргә ярый дигән шикелле кулы белән генә ишарә ясады, шуны гына көткән кебек папа янә ханның аягына төште, торды да кисәк борылып, әлегә кадәр ачык торган Рим каласының басу капкасына таба кузгалды. Аңа титаклый-титаклый ишләре иярделәр, Атилла хан Хилхәл атакайга папа китергән кызларны чатыр артына алып китәргә кушты, ә үзе ике кулын күккә күтәрде дә: – Йа Илаһым – Тәңрем, күр инде, бак инде яранына, мин Римга җиттем, мәңгелек каланы тезләндердем. Дөнья каласы рухание миңа ары таба коллар көченнән файдаланмаска, барча колларны да азат итәргә Ходалары алдында ант итте. Йа Илаһым, йә Тәңрем, мин атам Мәңгүк хан васыятен үтәдем, кабул ит, Тәңрем, кабул ит!.. Атилла хан үзен уратып алган төмәнбашларына бер сүз дә әйтмәде, борылды да чатырына кереп китте. Ул ялгыз калып, бераз тынычланырга тырышты. Чөнки ул дөнья халыклары күптән хыялланган максатка ирешкән иде. Икенче көнне үк гуннар туган якларына таба кузгалдылар. Ә Рим халкы туннарның китүен күреп, котырынып чиркәүләрдә чаң суга башладылар. Бу хәл 452 елның май аенда булды, һәм шушы сан вакыты белән тарихка да кереп калды.
XX Бабасы Вигиләй карт авырып киткәч, Атилла ханның табибы аны атна дигәндә аякка бастырды. Бу хәлгә исе-акылы киткән Вигиләй күп тә үтми елмая-елмая Атилла хан янына килеп керде. Ул инде чир-хастасы турында оныткан, гүя аяк сузар хәлгә калып, урында да ятмаган иде – дөньялыкны кайгырта башлаган. Вигиләйнен кулында император Маркианның хаты. Бабасы гасабиланган, дулкынланган, борчулы иде. Атилла аңардан: «Ни булды?» – дип сорамады, түрдән урын күрсәтте, кәефен сораштырды, елмаюын күреп, көлемсерәп торды. Кайчандыр бабасы аны кан дошманы итеп күрә иде. Хәзер әнә ил өчен кайгыртып йөри. – Күр әле, күр моны, кияү. Гелән оятын югалткан бу Маркиан. Тыңла әле, тыңла, ни яза. Имеш, Атилла хан белән ул исәп-хисапны күптән өзде инде. Имеш, барысы да Феодосий үлеме белән җилгә очты. Ә бит, мин җүләр баш, аны яклап чыккан идем. Мәрхүмкәй Феодосий акыллы илбашы иде. Әйткән сүзендә торыр, артыгын сөйләмәс, кирәген кабул итәр, кирәкмәгәнен борып җибәрер иде. Урыны оҗмахтадыр, яхшы кеше иде. Бер тапкыр тәхет ягына кердем, тыңлады мине һәм аны үтәли күргәндәй: «Вигиләй, сиңа хөрмәтем зурдыр, ләкин надан түрә үз тирәсенә үзеннән дә надан ярдәмчеләр җыяр», – дигәннәр борынгылар дип әйтеп әйтте. Көт, бераз сабыр ит, диде. Миңа бу хакта тутам Гөлсәрия дә сиздергән иде инде. Аны да тыңладым, сине дә тыңладым. Көт, сабыр ит, мин Маркиан белән үзем сөйләшермен. Үпкәләде тутам, Маркианны сарайга уздыр, ди. Үпкәләмә, тутам, дидем, ул томана надан Маркианны сарай тирәсенә уздыра алмыйм. Аңла, Вигиләй, хәлемә кер, авыр миңа алар белән эшләү, ә тутам тәмам бугазга баса. Шунда император Феодосий мәрхүм әйтә: «Ил белән идарә иткәндә үз кырыңа надан ярдәмчеләрне җыярга ярамый. Илбашы шул юлга баса икән, йә ил бетә, йә үзең бетәсең», – диде. Һәм, мәрхүм, хаклы булган... – Утыр, бабам, тынычлан, – диде аңа Атилла хан. – Мин ул хат белән таныш инде. Син Тәңре янына җыенып ятканда ук инде ул хатны миңа тапшырдылар. Көнчыгыш империясе ясактан баш тартса, без ул ясакны Көнбатыш империядән алып кайттык, Вигиләй. Ләкин, ышан, Маркианга да чират җитәр. Тик минем башта әле тегеләргә, әле боларга барып елышкан башбирмәс аланлы Сангибанны акылга утыртасым килә. Каталун кырында ни кылды?! Башта безнең якка күчәргә ризалык биргән иде, соңра эш тыгызга калгач, гомумән, сугыш кырын ташлап качты. Рим белән без араны җайладык, Рим ары таба коллар исәбенә яшәмәячәк. Моны сиңа гуннар ханы Атилла әйтә! – Хуш, хуш, кияү, хуш! Тик бит Маркиан Римда түгел, Византиядә утыра. Маркиан белән якалашыр идең, кызың анда – Таңчулпаның. – Кыз анда, хак. Алай да без башта Византия белән дипломатик сөйләшүләр алып барырбыз, бабам. Ашыкмыйк. Әйтәм бит, минем башта Сангибан белән исәп-хисапны өзәсем бар. Мин аңа үзем яу йөрмәм, кул астымдагы Римнан азат иткән аланнарны җибәрермен. – Сангибан белән сак бул, кияү. Күптән түгел ул Торисмунд корольгә кызын бирде, тегенең аны якларга килүе бар. – Хак, бар. Ләкин анысын Тәңрегә калдырыйк. Мин башта Сангибан белән араны өзәргә булдым. Фатихаң бир. Һәм тыныч кына өйдә ят. Син әле аякланып кына киләсең. Оныттың дамени, айлар буена беркемне танымыйча саташып ятуыңны. Элиана яныңнан да китмәс булды. Маркиан өчен дә кайгырма, барысы да әйбәт булыр. – Хуш, хуш, кияү. Ак юл сиңа, уңышлар! Атилла хан ишеккә таба юнәлгән бабасының аркасына карап калды. Олыгайды, картайды бабасы. Бөкересе чыкты, әмма бирешергә теләми. Аның каравы улы Антоний аякланып килә. Ары таба чит илләр белән сөйләшүләрне Антоний алып барыр. Хак, бабасының чын уй-ниятен вә йөзен «ачмас» өчен ул Вигиләй бабасын читләр алдында да, үз кешеләре алдында да үртәде, янады, орышты. Моны ул юри эшләде, ил сәясәте таләп итте моны кылырга Атилла ханга. Гәрчә бабасы Вигиләйгә ясмык бөртеге хәтле үпкәсе булмаса да. Бабасы үз йөзен намус белән үтәде. Ләкин аңа да астыртын гына картлык килде. Хәер, сиңа да килеп ятмыймы ул картлык?.. Юк, юк, иртә әле аңа картаерга. Аңа бары тик илле бишенче яз. Ул әле нык, сәламәт. Әнә Визигаст король сиңа яп-яшь кызын бирергә тора. Ләкин ул кызны Атилла хан Диңгизид улына алыр. Хак, Дингизид угланның сөеп йөргән кызы бар диде Күркәм хатын, ләкин яшь чакта сөйгән бер кызга өйләнсәң – башыңда чәчен дә җитмәс иде. Килешер углан, атасы әйткәч, беркая да китмәс...
|