Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Икенче китап 16 page


Date: 2015-10-07; view: 342.


Ике атна дигәндә Атилла хан аланнардан җыелган төмәнне алдан җибәреп, Сангибан бәккә таба яу кузгалды. Сангибан бәк Турки каласында утыра иде. Атилла хан белми иде әле Сангибан бәкнең үлем түшәгендә ятуын һәм Атиллага каршы аланнарның Илтабары Боерганның чыгасын, ул гынамы, аланнарга ярдәмгә гот короле Торисмундның юнәлүен. Бу хакта ул соңрак белде, орыш башлангач. Ике яктан да күп югалтулар булды, гүя Каталун кыры кабатланды. Атилла хан янә җиңеп-җиңелде, ул орышны туктатты һәм ил-каласына кайтып китте.

Нәкъ шушы яудан соң Атилла хан кинәт кенә төшенкелеккә бирелде. Бу халәттән тизрәк чыгу нияте белән һәм халыкка да булган хәлне оныттыру өчен Диңгизид улын өйләндерергә, туй уздырырга булды. Ир-канатының уй-ниятен Күркәм хатын да һуплады, тик ата белән килешеп җитмәде: «Угланның сөйгән кызы бар», – дигән булды, гәрчә үзенекен итәсен белсә дә.

Чөнки бу яудан кайтканда кала халкы аларны каршы алырга чыкса да, Атилла хан күрде – ни орыштан кайтучылар, ни каршы алучылар йөзендә шатлык нуры юк иде. Атилла хан менә икенче тапкыр инде ил-халкына сәер халәттә кайтып керә. Каталун кырындагы кебек җиңмәде дә, җиңелмәде дә ул. Атилла хан басу капкасына кадәр атыннан төшмәде, кара айгыр да биеп тормый, хуҗаның кәефе аңа да күчкән иде. Басу капкасының эчке ягында яшь хатыны Элиана, бабасы Вигиләй һәм улы Алпар. Ә менә ни Күркәм хатын, ни тутасы юк. Орыш кырында ятып калган ир-канатларын сугышчылар арасында күрмәгәч, кайбер хатын-кыз үртәлеп еларга тотынды. Атилла хан моңа игътибар итмәскә тырышты – яу корбансыз булмый. Ләкин бу яу кирәк идеме Атиллага? Юк, әлбәттә. Ә ул берәүне дә тыңламады, яу йөрде, һәм ялгышты булып чыга. Тәңресе дә гадел булмаган яуга ярдәм кулын сузмады...

Капканы узуга, Атилла хан атыннан төште, чатанлап атлый-атлый хатынына таба китте, ул арада Элиана улын җитәкләгән килеш иренә таба кузгалды. Килделәр, икесе тиң Атилла ханның кочагына иңделәр. Элиана күз яше белән елап алды. Атилла аны тынычландыргандай итте, аркасыннан сөйде һәм, иелеп, улын кулына күтәрде һәм атына таба китте. Ата кеше улын атка атландырды, ә үзе Элиана хатынга сул яктан ат ияренә тотынырга кушты да, тезгенне алды, аны өзәңгегә бәйләде һәм салмак кына мәйданга таба кузгалдылар. Ә анда көйчеләр кыл тарталар, быргылар кычкырталар, барабан сугалар иде инде. Ике яклап баскан яшь кызлар батыр сугышчыларны котлап яулык болгыйлар, шаулашалар. Атилла хан артына әйләнеп карады. Сугышчылары аның артыннан киләләр иде. Хатын-кызларның күбесе сугыштан исән калганнарның ияр башларына тотынып киләләр. Ә сөйгәннәре, ирләре сугыш кырында ятып калган хатын-кызлар һәлак булганнарның атларын җитәкләгәннәр атлый. Мәйдан уртасына җитәрәк, Атилла туктады һәм атын берчиткәрәк алды һәм һәлак булган сугышчыларның атларын җитәкләгән хатын-кызларны уздырды. Хилхәл атакай ул хатын-кызларның һәммәсенә ике алтын тәңкә, ун көмеш дирһәм өләшеп чыкты. Хәер, бу һәрчак шулай булды. Акчаларны Хилхәл атакай белән казнабаш өләштеләр, чөнки гуннарның байлыгы Хилхәл атакай белән казнабаш кулында иде.

Шуннан соң гына сарайга таба кузгалдылар. Сарайга җитүгә, Атилла хан йөгерә-атлый болдырга менде. Ул арада яралы егетләргә тыкрык ясатты. Алар матәм моны астында тиешле бүләкләрне ала һәм китә тордылар. Менә бүләкләр дә өләшенде. Атилла хан кулын күтәрде.

– Халаяк, туганнар, кардәшләрем, яраннарым, аркадашларым, сезгә җыен алдында сүз бирәм: моннан соң бер илгә дә яу йөрмәбез, туй итәрбез. Мин беренчеләрдән булып, дустым Визигаст король кызы Гөзамуны угылым Диңгизидны өйләндерәм! – Урра-урра! – дип кычкырдылар, бигрәк тә яшьләр. Чөнки Диңгизид углан яшьләр арасында абруйлы, уктан иң төз атучы асыл егетләрнең берсе иде. Мәргән егетнең өйләнергә тиешлеген белеп, якыннары, яраннары котларга тотындылар, шаулаштылар, гөрләштеләр. Бу шуннан иде – Дингизид углан өйләнә икән, аның ишләре кыз туенда кызлар куачаклар. Бу инде бәйрәм, ягъни туй һәм гуннар өчен куанычлы мәлләр...

Шуннан соң Атилла хан төмәнбашларын ияртеп мәйданның түр ягына хәстәрләнгән табынга таба китте. Анда инде барысы да әзерләнгән, таганга аскан түшкәләр кыздырылган, мичкә-мичкә грек шәрабы, тәпән-тәпән әче бал, кымыз китергәннәр иде. Ташаякчылар башка ризыкларын да бик күп хәзерләгәннәр һәм барысы да булыша, гәрчә ризык-нигъмәтнең хан казнасыннан икәнен белсәләр дә.

Гадәти бәйрәм генә түгел иде бу, бигрәк тә Атилла хан өчен. Бу халәт аңа кинәт килде, соңгы орыштан аның яу йөрүгә җаны бизеп кайтты. Ары таба ул беркая да яу йөрмәс, ахыр килеп, ул атасының васыятен үтәде – Римга җитте, Римне алмаса да ясакчысы итте.

Соңгы орышта куәтләнеп киткән Торисмунд король ханны батырга-батыр орышка чакырды. Атилла хан орышка үзе чыкмады, туганнан-туганы дияргә була – король Визигастны җибәрде. Ул бу ике кардәш кешенең ни өчен сугышуларын белмәде, готларның бу ике кавеме еллар буена бер-берсенә дошман булып торалар. Телләре бер, диннәре бер дияргә була, ни бүлешә бу ике кардәш кавем? Атилла хан, хак, бу хакта бераз хәбәрдар иде. Кайчандыр бу ике кавем бер ыстанда яши, ләкин көннәрдән бер көнне ике кавем арасыннан кара мәче уза. Шуннан бирле бу ике кавем бер-берсенә кан дошманнар. Атилла ханга бу ике кавемне император Феодосий бер-берсенә өстергән, диделәр. Ышанды да, ышанмады да Атилла хан. Шул ук вакытта ышанмый да мөмкин түгел иде. Торисмундка каршы Визигаст король чыга икән – бу инде ике туган арасында кан коюга бару дигән сүз. Кем монда хаклы, кем ягында хакыйкать? Әлбәттә инде Визигаст король ягында. Чөнки ул мөстәкыйль рәвештә Дакиядә утыра, ә Торисмунд империя эте, империя мәнфәгатен кайгырта, бер сүз белән, империягә ялланган кавем. Ә бит бу ике халыкны бер ана күкрәген имеп үскәннәр, диделәр.

Хәер үзе дә абыем белән бәхәстә кылычны-кылыч белән орышты ич..

Туганнар бер-берсенә кылыч тотып якыная башлаганнар иде инде, шулчак Атилла хан Тәңре кылычы белән алар арасына керде.

– Туктагыз, туктагыз, кардәшләр! Туктагыз! Орышмагыз. Сездә гаеп юк. Инде бер-берегезне гаепле дип саныйсыз икән, бәхәсегезне вакыт хәл итсен. Мин сезнең, бер ана күкрәген имеп үскән кардәшләрнең, батырга-батыр чыгуыгызны теләмим. Мин – гуннар ханы Атилла теләми моны?!

Кардәш кавемнәрнең корольләре икесе дә кылычларын җиргә кададылар, аннары кылычларын иңнәренә салып, һәр икесе үз сугышчылары янына таба кузгалдылар. Бу инде килешү иде.

Шушындый уйлар белән булган хәлләрне күз алдыннан кичереп утырганда Атилла янына Визигаст король килеп утырды.

– Туй, туй кайчан булачак, хан? – диде король һәм авыр кулын ханның иңенә салды.

– Без аны сузмабыз, король Визигаст, сузмабыз.

– Мин бик шат, Атилла хан, бик шат. Әйе, Илбикәне Диңгизид улыңа алуыңа. Ул аны куып та тормас. Бездә андый гадәт юк, кыз да килешер.

– Яхшы, король, мин риза.

Атилла хан аңа әче бал тулы бокалын сузды, чәкәштеләр һәм икесе бергә күтәреп эчеп куйдылар.

– Сер булса да әйтим, хан, – диде Визигаст король юешләнеп калган мыегын кул аркасы белән сөртеп. – Мин бит башта Илбикәмә син үзең өйләнерсең дип уйлаган идем. Иблис котыртты, иблис. Ә син, асыл ир-ат, барысын да гадел хәл иткәнсең. Үтә гадел хәтта, хан, үтә гадел. Ни өчен дими. Илбикәмнең кулын син үзеңә сораган булсаң, хак, мин сиңа рәнҗергә кыймас идем, шулай да күңелдә канәгатьсезлек төере калыр иде, хан, калыр иде. Диңгизид угланны киявем итеп кабул итәргә мин әзер, хан, әзер. Кыз да кинәнер, яшьләрнең бер-берсен күргәннәре бар, килешерләр, килешми хәлләре юк. Шуннан соң, туйлагач, Атилла хан, мин Дакия биләмәм угланым Даһкарга калдырырмын, ә үзем Тулузага юнәлермен. Ничек бетәр ике кардәшнең килешүе, анысын бер Ходай үзе белә.

– Борчылма, Визигаст дус, Тулузага мин сине үзем озата барырмын. Торисмунд безнең белән килешер, җитәр аңа империягә табак тоту: йә мөстәкыйль яши, йә Тулузаны сиңа бирә, – диде дә Атилла хан уйлап куйды: «Римны алмадың, угланнар сиңа ни тамаша кылып үпкәләделәр. Кызым аркасында Византиягә яу йөрүдән үзем баш тарттым. Кем инде шуннан соң син, Атилла?.. Йә, хуш, язганы булыр, Тәңрем ярдәменнән ташламас әле. Әүвәл туй. Аннары күз күрер».

Бер бокал әче балны эчте Атилла хан һәм аңа кинәт авыр булып китте. Янәшәсендә басып торган яшь хатыны Элиана башын чайкап куйды.

– Хан антын боза, ханга әче бал эчәргә ярамый, король, – диде хатын.

– Мине бүген беркем дә тыя алмый, Элиана, беркем дә!..

– Атилланы кем тыя ала, Атилланы бары тик Тәңре тыя ала. Үз янына чакыра сине Тәңре, үз янына. Шул ук вакытта сиңа мөмкинлек бирә – безнең арада калып торырга, ир угланнарың башлы-күзле иткәнче булса да. Аннары Алпарың үсеп килә ич хан, Алпарың...

Атилла хан бертын башын игән килеш утырды, ахыр торды да Элиана хатынын култыклады.

– Гафу итә күр, Визигаст дус. Ир – баш, хатын – муен, диләр бездә. Яшьләр, халык күңел ачсын, ә мин киттем...

Сарайга хатыны белән Атилла хан салган баштанрак кайтып керде. Кечкенә өстәлдә зур төргәк хат ята иде, туктамады, хатка үрелмәде, гәрчә күңеле белән ымсынып куйган булса да, чөнки хатның эчтәлеген аңа җиткергәннәр иде инде. Тәхет ягына үтүгә, сәркатибе Орест керде һәм Атилла ханга хат сузды.

– Яман хатмы?

– Белмим, хан, ачмадым.

– Кемнән?

– Таңчулпаннан, хан.

Таңчулпан кызының исемен ишетүгә, Атилла хан айнып киткәндәй булды, Элианага өйгә кайта торырга кушып, хатны укырга җыенды. Ләкин соңгы мәлдә хатны Орестка сузды.

– Ач, укы.

Кыяр-кыймас кына Элиана кире әйләнеп килде. Атилла хан гүя аны күрмәде дә, күз сирпеп тә карамады хәтта, сәркатибенең хатны укый башлавын көтте.

«Атам, кичерә күр мине, мин император Феодосий кулыннан христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булдым. Исемем Ирина булды. Шул хәлдән соң күп тә үтми император Феодосийны Хода үз янына алды. Исемем үзгәрсә дә Приск мине Чулпаным дип йөри. Ул әлегә тәүге эшендә сарайда китапханәдә эшли. Ләкин Маркиан тырышлыгы белән аның белән мине тиздән соборда тикшерәчәкләр. Чөнки Приск чиркәүгә йөрүдән баш тартты, аны еретиклыкта гаепләргә исәплиләр, шул исәптән мине дә. Сенатор Максимин безнең яклы, Маркиан алдында безне акларга тырыша. Мин шундый сагындым, атам, сезне – барыгызны да, Күркәм анамны да, Элиананы да, бәләкәй Алпарны да. Иллак абам турында мин дә хәбәрдар. Сиңа үтенечем бар, атам, Византиягә яу йөрмә.

Кызың Таңчулпан. Август, 453 ел.»

***

– Һы-һы-һы, – дип көлде Атилла хан һәм Элиана хатынын янәшәсенә дәшеп алды, ә сәркатибе Орестка китәргә ишарә ясады. Сәркатибе чыгып киткәч, Атилла хан хатынын алдына тезләндерде һәм күзләренә карады.

– Әйт, Элиана, Маркиан белән нишләргә тиеш мин?

—Мин сине тансыкладым, хан. Әйдә, кайтыйк үз өебезгә.

«Бу ни бу?! Нигә бу хатынның сүзләре күңелендәге кара уйларын җүя, җуеп ташлагандай итте. Мәхәббәтме шулай кабатлана? Каян килде аңа көтмәгәндә бу хатынны тансыклау? Күр әле, тәмам нәфесен кузгатып куйды.

– Бассейнда су җылымы?

– Җылы, ханиям. Инде кайта торыйк.

– Кайта тор, мин хәзер, – диде Атилла. – Кайта тор.

Сәер хәл, ул аны һәрчак яратты, һәрчак күңеле белән ана тартылды. Бу хатын аны сөя дә, сөйдерә дә белә. Хәйран калмады. Хәйран, аның янында ул барчасын да оныта, гүя җирлек дөньядан аерыла. Нинди тылсымга ия бу хатын, кем аңа шушы сихри көчне иңдергән? Әллә соң чынлап та Ходасымы?..

Бу төнне ул яшь хатыны кочагында уздырды. Отыры кубып яратты, сөйде хатынны, назлады. Әмма ни онытылырга тырышса да күз алдыннан Диңгизид улы һәм Визигаст король китмәде. Ни өчен? Ул аңламады.

Инде нәсебен басып, чалкай төшкәч, аның зиһене аша күптән түгел бер чичән әйткән сүзләр үтте.

«Ярсынадыр нәрсәдәндер, түзмәгәч түзми йөрәк,

Тарсынадыр нәрсәдәндер, сызланып эзли йөрәк».

 

XXI

Автордан. Дөнья халыкларының диннәрен тикшерүче күренекле француз галиме Жан-Поля Ру Алтайда һәм Көньяк Себердә яшәгән һәм тереклек иткән гун-төркиләр хакында болай яза: «Гун-төркиләрнең Күк-Кеше, Күк-Кояшка тәңгәл Тәңре аллалары бар».

Бу хакта үз заманында Кытай тарихчылары да: «Б.э.к. үк Инде V–III гасырлардан ук гун-төркиләр Тәңре аллаларына табына башладылар. Гун-төркиләргә Алла килде, ул аларны сайлады», – дигән юлларны укырга була.

Бәхәссез, Тәңре гун-төркиләр өчен Җиһан иясе дә, Ул үзе дә, Ул мәңге яшәр дә. Тәңре дөньяны юктан бар иткән, Тәңре ул Күк-Кояш һәм Җиһан. Борынгы төрки бабаларыбыз алты мең елга якын Тәңре диненә табыналар. Христиан диненә бүген ике мең ел тулып ята, Ислам диненә мең ярым ел чамасы. Гун-төркиләре өчен Тәңре бер һәм бердәнбер була. Ул таштан да уелмаган, сын да түгел, сурәт итеп капчык тукымасына ясалган икона да түгел, Өрәк тә, Пот та түгел. Ул кеше күңеленә мәңгегә кереп оялаган олуг рухи зат. Тәңре күзгә күренми, нәкъ Ислам динендәге Аллаһу кебек, ләкин Ул һәрдаим синең белән, синең күңелендә, ул син кылган гамәлләргә һәрдаим хисап ясап тора. Миңа калса, ошбу якты дөньяда яшәгән вә көн күргән халыклардан нәкъ менә гун-төркиләре беренче булып бер аллалыкка йөз тота башлыйлар, бәлки әле гарәпләр өчен дә бу хәл өлге булгандыр.

 

* * *

Көн туар-тумас Атилла хан кояшны каршы алды да, Тәңресеннән туып килгән көнгә игелек теләп, сараена ашыкты. Сараена керер җайдан ук ул җансакчысына табибы Декалыкны дәшәргә кушты. Ярым гун, ярым гот табиб озак көттермәде, тәхет ягына килеп тә керде. Атилла хан аңардан ул теләгән саулыкны алды, шуннан соң гына табибка каршысындагы урындыктан урын күрсәтте. Моннан берничә ел элек Аскалык табибны илчеләре аша Теодорих король дәштереп алдырган иде. Дошманы булса да, күрше хакы дип, Атилла хан аңа табибын җибәргән иде. Соңыннан кайткач, табибы Аскалык әйтте: «Теодорихның кече улын, үлем түшәгендә яткан угланны, аякка бастырып кайттым», – диде.

– Утыр, утыр, Аскалык, утыр. Утыр һәм тыңла. Сиңа тагын готлар ыстанына барырга туры килер сыман, – диде Атилла савытларга кымыз коя-коя. – Тулузада Каталун кырында һәлак булып калган Теодорих корольнең улы Торисмунд утыра. Аның энесе бар – Теодомир атлы. Син аны бер тапкыр дәвалаган идең бит инде? Дәвалаган идең. Шулаймы?

– Бер аягы белән кабердә яткан җирдән аякландырып җибәргән идем ул чакта мин ул баланы, Атилла хан.

– Ул углан исән. Син әнә шул углан янына барырсың. Барырсың һәм миннән бүләкләр тапшырырсың. Хак, атасы Теодорих белән тату яши алмадык. Чөнки Теодорих король империя этенә әверелде, империягә ялланды, һәм минем белән Каталун кырында орышты, һәм бик каты ялгышты, шул сәбәпле алласы аны үз кырына алды. Император Валентиан аңа пот-пот алтын вәгъдә иткән, әмма бер потын да бирмәгән. Атасыннан соң тәхеткә утырган Торисмунд углан да моңа ирешә алмаган. Миңа калса, бу эштә һаман шул бер Аэцәйнең кулы уйный. Минем уемча, Тулуза тәхетендә Теодомир углан утырырга тиеш иде. Теодомир угланны син шуңа котыртырсың. Тагын шуны кистереп әйт угланга – үзенә генә авырга туры килер дип уйлый икән, миңа чапкынын җибәрсен. Мин аңа булышырга килермен.

– Син хаклы, хан, Торисмунд сугыш кырыннан кайтканда яшь король Теодомир тәхеткә менгән була инде. Башбаштаклыгы өчен. Торисмунд аны каласыннан ук куып җибәргән, – диде табиб теш арасыннан гына кымыз суыра-суыра.

Атилла хан җансакчысына ияк кагып кына үз кырына дәшеп алды.

– Мина Алдакны табып китер, Аквиләй каласында әсир иткән тоткынны.

– Баш өсте, хан, – диде дә җансакчысы чыгып китте.

– Мин сиңа юлдаш та таптым, табиб, — диде Алдак чатырга керүгә. Әйе, синең янәшәңдә Аквиләй каласында әсир ителгән Алдак булыр. Беләсең булса кирәк, Алдак Биләү абамның җансакчысы булып торган иде. Иясен үтергәч, качып китә һәм кемгә дә түгел, Валентиан императорга барып елыша. Әмма Тәңре безне тагын очраштырды. Син аны, табибым, Теодомир угланга биреп калдырырсың.

– Яхшы, хан. Син дигәнчә итәрмен.

– Йөгем йөкләп, исән-имин әйләнеп кайтсаң бәһадә тормам.

Ул арада Алдакны китереп җиткерделәр һәм Атилла каршына китерделәр. Атилла хан аңа кымыз бирергә кушты. Алдак кымызчы кулыннан чокырны алды да, күтәреп, бер сулыштан эчеп куйды һәм уч төбе белән авызын сөртте.

– Син хезмәтеңне Сангибан бәктә башлаган идең бугай, Алдак меңбаш?

– Сангибан бәктә башладым, хан, хак әйтәсез.

– Ләкин син аны алдап качкансың. Беренче орышта ук, диделәр. Хакмы шул?

– Хак, хан.

– Кемгә качтың инде?

– Теодорих корольгә, хан.

– Ничек соң соңыннан Аэцәй кулына килеп этәктең?

– Теодорих корольдән дә качып киттем, хан, ул миңа елыңа 40 тәңкә алтын түләрмен дигән иде, түләмәде, алдады. Ә мин алдаган кешеләрне яратмыйм, хан. Шуннан мин дә аны алдадым. Мин үзем болай бер дә алдакчы кеше түгелмен, хан. Мине язмыш шулай йөртә, язмыш алдарга мәҗбүр итә.

– Император Валентианда да җансакчы булып алгансың, диделәр.

– Булды андый хәл, хан. Император мине Аэцәйгә ярдәмгә Аквиләй каласына җибәргән иде, ярдәмгә. Әйе, сезләргә тап булдым. Язмыш мине шулай йөртә, хан, язмыш.

– Император сине Аквиләй каласына тутасы Һөнәрияне алып кайтырга дип җибәрде, хакмы? Кулыңа мең атлы сугышчы бирде. Хак сөйлимме, меңбаш, Алдак?

– Хак, хак сөйлисез, хан, – диде Алдак. – Хак сөйлисез, хан. Ләкин мин императорның йөген үтәдем, тутасы Һөнәрияне Римга алып кайттым. Ләкин император мине кире Аквиләйгә җибәрде һәм мин гуннар кулына каптым.

– Син безгә, меңбаш Алдак, бик яман хыянәт иткәнсең. Император Валентианның тутасы Һөнәрияне син ирексезләп Римга алып киткәнсең, җылата-рәнҗетә.

– Булды андый хәл, хан. Мин бары тик император Валентианның әмерен үтәдем. Ә ул мәкерле җан соңыннан мине гуннар элмәгенә ташлады. Каһәр аңа, каһәр!

– Мин сине ат койрыгына тагарга тиеш идем, меңбаш Алдак. Тик мин сиңа бу якты дөньяда чакта тагын бер мөмкинлек бирәм. Мин сине готларга җибәрергә булдым. Беренче ияңә. Хәер, беренче ияң империя тәпиен ялый-ялый Каталун кырында ятып калды. Син барасы Тулуза тәхетендә аның улы Торисмунд утыра. Ләкин син башта Теодомирга хезмәт итәрсең. Минем йөгем җиренә җиткереп башкармасаң, минем кешеләрем сине җир астыннан табып булса да минем каршыма китереп бастырырлар. Ахыры ничек бетәсен яхшы күзаллыйсың булса кирәк, меңбаш Алдак?..

– Беләм, хан, яхшы беләм. Тик, ышан, мин берәүне дә алдамадым. Мине язмыш шулай йөртә, хан. Сизми дә калам, кулымнан кемдер тота да җитәкли дә алып китә. Карышам, барасым килми, ә барыбер барам...

Меңбаш Алдакның шул сүзләреннән соң гына тәҗрибәле табиб аның күзләренә күтәрелеп карады. Карады да үзалдына елмаеп куйды.

– Ышанмагыз сез аңа, хан, Алдак башын җүләргә сала. Алдакның акылы үзе белән. Меңбаш буларак ул кемгә хезмәт итсә дә һәр сугышта орышның уртасында булуына карамастан, үз сугышчыларын саклап кала алды, чигенмәде дә, бирешмәде дә. Шуның өчен аны, корольме ул, бәкме, колач җәеп каршы алдылар, меңбаш иттеләр.

– Алдау ир-егеткә хас сыйфат булырга тиеш түгел, Алдак.

– Орыш кырында, хан, йә сине алдыйлар, йә син алдыйсың. Кичер мине, хан, мин сез кушкан йөкне үтәрмен.

– Торисмунд король үләргә тиеш, Алдак. Ишетәсеңме, үләргә тиеш?

Алдак бер сүз әйтмәде, бер тезенә төште.

– Минем тагын бер тапкыр тозлы камчы татыйсым килми, хан. Мин сезне аңладым, хан, аңладым. Кырымда иң елгыр ун егетең булсын.

– Барысы да булыр. Коралы да. Ә хәзер, бар, җыен. Сез иртәгә табиб Аскалык белән юлга чыгасыз. Озатыр сезне минем йөзбашым Зирәк. – Атилла хан җансакчысына карады: – Алдакны ашат, эчер, юлга хәзерләнергә булыш. Ни сорый шуны бир.

Алдак торып басты, Атилла ханга янә-янә баш иде һәм җансакчыга ияреп, сарайдан чыгып китте.

– Мин бу хәйләкәр җан белән нишләргә тиеш инде, хан? – дип сорады Алдак белән җансакчы артыннан ишек ябылуга табиб Аскалык.

– Син аны Теодомирга тапшыр, һәм менә бу көмеш табакны, һәм янә менә бу бер янчык алтынны. Калганын ул үзе белер. Ак юл сиңа, табиб. Йөзбашым Зирәк сине саклар. Ышан. Куркып йөрмә.

– Яхшы, хан.

Табиб чыгып киткәч, Атилла хан түр яктагы бүлмәгә узды, кеш тиресе җәйгән сәкегә сузылып ятты.

Әнә шулай эшләр ул хәзер, нәкъ империя сәясәтчеләрчә итәр, бүре өеренә кушылгач, бүреләр кануннары белән яши башларга вакыт җитте кебек сиңа Атилла. Башта ул готларны бер-берсенә өстерер, аннары империяләрне. Нәкъ үзләренчә. Византияне Римга каршы котыртуда бабасы Вигиләй белән кайнеше Антонийдан файдаланыр. Икесе дә телгә осталар, икесе дә сәясәттә судагы балык кебек йөзәләр. Аннары бүре өнендә бүречә уламыйча да булмый икән. Вигиләй бабасына күп итеп алтын бирер, ә ул Византиягә кайтыр да Маркианга каршы булган кешеләрне надан императорга каршы котыртыр.

Атилла хан аңлый иде, әлбәттә, бу чиста сәясәт түгел. Әмма кайчан һәм кайда сәясәтнең чиста булганы бар. Сәясәт һәрчак, һәр илдә пычрак булды, хәтта җирәнгеч пычрак. Иртәгә ул аркадашлары белән яуга җыена башлар.


<== previous lecture | next lecture ==>
Икенче китап 15 page | Икенче китап 17 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.084 s.