Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Икенче китап 17 page


Date: 2015-10-07; view: 338.


 

* * *

Визигаст король кызы Илбикәне тәхет ягына алып кергәндә Атилла хан салкын чишмә суы эчеп утыра иде, аларны күрүгә, аягүрә басты һәм күкрәгенә кулын куеп, баш иде, утырырга урын күрсәтте. Визигаст корольнең кызы аңа беренче күрүдә үк ошаган иде. Аксыл-сары чәчле, маңгае аша зәңгәр тасма тарткан. Диңгизид угланның булачак кәләше аягында грекларның балтырларга кадәр уратып бәйләгән күн чүәк, ләкин күлмәге гун кызларыныкы кебек озын һәм киң итәкле түгел. Әмма тәненә килешеп тора. Күлмәк күз камашырлык ак төстә. Алкалары алтын, муенсасы затлы гәрәбә таштан. Кыз төс-йөзгә дә төшеп калганнардан түгел иде. Чөенкерәк борын, күзләре көзге яфрак кебек яшькелт-сарырак. Елмайганда ике бит очына да чокырчыклар куна.

– Кызыңны Күркәм хатынга биреп җибәрербез, Визигаст. Телгә өйрәнә торыр. Бездә шундый гадәт, кыз утырмаларга тиеш.

– Мин моны начар гадәт димәс идем, хан. – Визигаст король кызына таба борылды. – Сау бул, кызым. Үпкәләмә. Өйрәнә тор. Сау бул, кызым. Атана рәнҗемә. Син аны яратырсың.

– Мин сиңа рәнҗемим, атам, – диде кызы һәм Атилла ханга сирпел алды. – Тик башта минем...

– Диңгизидны күрерсең, кызым, күрерсең.

Атилла хан өстәлдәге көмеш кыңгырауны зеңләтте, шундук түр яктан шактый чуар киенгән каравыш хатын килеп керде.

– Сабира, кызны Күркәм хатынга илтеп тапшыр, – диде Атилла хан гадәти әмер биргәндәй. – Әйт, хан кушты диген, кәләшне туйга хәзерләсен. Әйт, кыз Дингизид угланга тартылды диген. Туй зурдан булыр, – дип Визигаст корольгә таба борылды Атилла хан. – Визигаст дус, кайгырма.

Хан шулай диюгә, Илбикә атасының күкрәгенә капланды, хәтта үксеп тә алды бугай. Атасы кызның аркасыннан сөйде, тынычланырга кушты, юатты. Ниһаять, кыз тынычланды, суярга илтмиләр ләбаса, һәм ул нык адымнар белән каравыш хатынга каршы китте. Әмма каравыш хатынга җитәрәк, тагын бер тапкыр атасына каерылып карап алды, хәтта елмайгандай итте. Атасы аңа саубуллашкандай җиңелчә генә кул изәде. Чөнки ата кеше буларак белә иде – кызы инде беркайчан да атасы йортына әйләнеп кайтмаячак, чөнки чоры, заманы шул иде.

Атилла хан боларның барысын да битараф бер рәвештә карап утыра бирде, әйтерсең лә бу аның өчен гадәти бер шөгыль иде. Ә бит эчтән борчылды – ничек кабул итәр углан кызны. Яратырмы? Кабул итәрме? Кабул итмәгән хәлдә ни кылырга тиеш булачак ул? Кисеп кенә әйтә алмады. Ә Визигаст король берни булмаган кебек кече өстәлдәге шәраб чүлмәгенә күз төшереп алгалый. Корольнең бу хәлне билгеләп үтәсе килә һәм кем белән булса да түгел, булачак кодасы Атилла белән. Ә Атилла ханга хәтта ни вино, ни әче бал, ни кымыз эчәргә ярамый. Шәраб эчтеме, шундук колаклары шаулый башлый, күз аллары караңгылана. Шуңа карамастан, Атилла хан шәрабчысына бокалын сузды һәм ым кагып кына Визигаст корольгә салырга кушты. Шуны гына көткән кебек мөлдерәмә шәраб тулы бокалны тотып, Визигаст король үзе Атилла янына килде һәм хан белән чәкәште. Сүзсез генә эчеп куйдылар һәм күзгә-күз карашып, елмаешын алдылар. Визигаст король шәрабчыга бушап калган бокалын тагын сузды һәм бокалы тулуга янә күтәреп эчеп куйды, шуннан соң гына сары мыегын сыпырып.

– Ике аякка ике булды, хәзер туй турында сөйләшергә дә була, – диде король.

– Туйны, хөрмәтлем Визигаст дус, Римнән тиешле бурычны калып кайткач ясарбыз, – диде Атилла.

– Килештек, шулай итәрбез, – диде король һәм бокалын янә шәрабчыга сузды.

 

XXII

Гөлсәрия хәрам атакайны теләр-теләмәс кенә кабул итте. Яратып бетерми иде ул бу кешене, хәрам атакай булганы өчен генә дә түгел, кешеләргә, ул кем генә булмасын, гел начарлык кылырга кымырҗып йөргәне өчен дә. Кешегә ярдәм кулы сузу, кыен хәлләрдә калган кешегә киңәше белән булса да ярдәм итү, хак, бу изге гамәл Гөлсәриядә дә ташып тормый иде, ләкин ул шактый дөнья күргән кеше, моның өстенә хатын-кыз заты булганга күрә, бәхәссез, адәмнәргә яхшылыклар да кылды. Шуңа карамастан, ни гаҗәп, күңеле белән Приск яклы булса да, соборда руханилар белән килеште, һәрхәлдә Атилла хан кызын яклап бер кәлимә сүз әйтмәсә дә. Ә бит ул аны якларга тиеш иде, якларга һәм руханилардан ул хатынга сүз дә әйттермәскә... Нидән курыкты? Руханиларданмы?! Әллә булмаса, Маркианнанмы?.. Юк, юк, тагын бер тапкыр юк! Ул Маркианнан курыкмый. Аның күңелендә заманында бөтен җан-калебен били алган Авит бар. Ул кеше аның хәтерендә гелән яңарып, күңелен сафландырып тора. Шактый дөнья күргән кеше иде инде Гөлсәрия. Хәтта тәвәккәлләп, Хода иленә барып, чукынып кайткан хатын-кыз иде. Ул анда Көнчыгыштагы Кара ташка табынучыларны да күрде, дөнья халыкларының башкаласы Римда да булды. Иң гаҗәбе шул, Римда ул вакытта сенаторлар утырыш артыннан утырыш уздыралар, ниндидер тормышка ашмас карарлар чыгаралар, ләкин инде аларның ул карарларын үтәүчеләр дә, башкаручылар да юк иде, хакимият әкрен генә епископлар кулына күчә бара иде. Әллә күрәләр иде сенаторлар моны, әллә юк – һаман ил белән идарә иткәндәй кыланалар иде. Әйе, Римда булганда шуны аңлаган иде Гөлсәрия: сенаторларда халык кайгысы юк, алар күптән инде халыктан аерылганнар, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгырталар.

Шул вакытта, Римда чакта Гөлсәрия Авит атлы берәү белән танышты. Әле булса хәтерендә, танышу бик гади һәм көтмәгәндә килеп чыкты. Ул тавернада ашап утыра иде, аның өстәле янына берәү килде һәм утырыр-утырмас ук бокал белән шәраб соратты. Ул Гөлсәриягә бөтенләй игътибар итмәгән кебек иде, ләкин алай булмаган икән, ул баштан ук аңа игътибар иткән һәм шуның өчен ул утырган өстәлгә килгән икән. Бер бокал шәрабны эчеп куйгач кына ят кеше Гөлсәриягә күз төшереп алды. Моны Гөлсәрия бөтен җаны-тәне белән тойды. Авит, түше белән өстәлгә ята төшеп:

– Минем исемем Авит. Мин галим һәм сенатор, ягъни Рим кешесе мин. Үз виллам бар, зур түгел, ләкин бар. Хатыным вафат. Дуадак каз кебек каңгырып яшим. Ялгыз мин, япа-ялгыз. Шуның өчен шәрабта тынычлану эзлим. Шул ук вакытта беләм, шәраб түгел, хатын-кыз тынычландыра ир-атны, гүзәл затлар, сылу җаннар...

Гөлсәрия Иерусалимда булып, аннан чукынып кайткан кыз иде, христианка – нәрсәнең аңа ярый, нәрсәнең ярамавын яхшы белә кебек иде. Ахыр килеп, ул яшьтән үк шапырынучыларны яратмады. Әмма үзе турында ачыктан-ачык сөйләгән кеше кайсы ягы беләндер аңа якын күренде. Җитмәсә, әкрен йөргән таверна хезмәтчесенә бу адәм:

– Аягыңны күтәребрәк атла әле, артыңны эт тешләгән нәмәстә. Ашыгам мин. Сиңа әйтәм түгелме, хайван? Миңа тагын бер шәраб китер һәм менә бу гүзәлгә – минем исәпкә.

Шәрабтан Гөлсәрия баш тартмады, шәраб тәмле булды, хәтта аз гына башына да китте, һәм ул ни өчендер бер өстәл янында утырган кешегә ияреп тавернадан чыкты.

– Мин сине, гүзәл зат, хәзер император сараена алып барам. Императорның бүген кабул итә торган көне.

Әнә шулай ул аны җитәкләгән килеш император сараена алып китте...

Бакыр тасма белән кадакланган авыр ишекләрне ачтыртып, ишек яры торучы сакчыларга күз дә ташламыйча, ул аны сарайга алып керде. Сәер хәл, бер генә сакчы да аларны туктатмады, айбалталарын аркылы куймадылар. Галим Авит биредә үз кеше иде, күрәсең.

Мәһабәт бинага үттеләр – тәхет ягы идеме бу, Гөлсәрия белмәде. Хәер, ул күп нәрсәгә игътибар итми узды. Аңа бу кеше янында рәхәт иде, ул үзе дә сизмәстән үз кырындагы кешедән яклау тапты. Ул үзен бу кеше янында нәни баладай хис итте, ә яклаучысы кинәт кенә аның күз алдында илаһи көчкә ия берәүгә әверелде. Ә император сарае һәйбәт итеп җиһазланган, диварларыннан үрмә гөлләр салынып төшкән, ә алар буйлап әкрен генә су тамчылары йөгерешә иде.

Тагын да эчкәрәк үттеләр, түр якта фил сөягеннән ясаган сәке күренде, сәкенең бер ягында алтынга буялган арыслан сыны, икенче ягында каракош, стенага ике грек сугышчысы ясалган – барысы да алтынга буялганнар. Сәке башында шул ук төскә буялган сурәтләр төшерелгән вазалар тора, вазалар куелган урындыклар төрле төстәге ташлар белән бизәлгән.

Гөлсәрия карашын түшәмгә күчерде. Түшәм яклап, бина эченә ниндидер яшел-зәңгәр пыялалар аша төрле төстәге нурлар коела иде.

Аларны император үзе кабул итәргә тиеш иде, һәрхәлдә Авит шулай диде. Тәхет ягына керергә теләүчеләр шактый күп. Алар арасында аксыл-җирән чәчле готлар да, кара чәчле кельтлар да, озын чәчле гуннар да, өс киемнәрен сул иңнәренә ташлаган франклар да, көдрә чәчле греклар да, шәрә башлы азиатлар да, кара тәнле хишәбләр дә (эфиоплар да) бар иде. Нигәдер яһүдләрне генә күрмәде Гөлсәрия.

Император ишеге янына җитүгә, Гөлсәриянең борынына тәмле хуш исләр килеп бәрелде. Ул белми иде әле, ни әйтергә тиеш ул императорга. Гомумән, аның императорга йомышы юк иде. Ләкин Авитка ул бу хакта әйтергә кыймады.

Ул вакытта туганые Феодосий Галлиядә консул йөзендә империя тәртипләрен урнаштырып йөри иде. Рим империясе гүя тәүгечә чәчәк атмаса да, көчле вә куәтле иде әле. Ләкин империя башында тәүгечә мәҗүси римлылар утыралар, гәрчә алар арасында төрле диннәргә йөз тоту шәйләнеп килсә дә, дәүләтнең төп дине тәгаенләнеп җитмәгән иде әле. Гөлсәрия Иерусалимга барып чукынып кайтса да, Римда галим Авитка ияреп йөри башлагач, кисәк кенә бар нәрсәгә дә, шул исәптән христиан диненә дә битараф калды. Бер уйлаганда Рим галиме Авит та хаклы иде: нигә империягә яңа дин, империя мең еллар буена үз юлы, үз дине белән бара, ары таба да шулай булыр. Авит белән йөрүенә Гөлсәрия горурланды да хәтта. Бит аңа моңа кадәр бер генә ир-ат та шулай игътибар итмәгән иде. Ул үзен дөнья арбасыннан төшеп калган кеше итеп хис итә башлаган иде инде. Ә аңа галим кадәр галим игътибар итте, җитмәсә сенатор, ул гынамы, императорның якын дусты. Менә ни өчен ул аңа карусыз иярде һәм мыскал да үкенү тоймады. Ул аның һәр сүзе белән килеште. Бу кешедә ул үзе дә аңлап бетермәгән сихри көч күрде. Ә хатын-кыз көчлегә иярергә ярата, диләр иде, хак икән. Кай ягы белән җәлеп итте ул аны? Кыяфәте, әрсезлеге, тапкыр сүзе беләнме?.. Ни генә булмасын, ул аңа карусыз буйсынды, Авит кая барса, шунда барды, ул ни әйтсә – шуны тыңлады һәм ичмасам бер тапкыр да аңа каршы сүз әйтмәде. Хәер, әйтер сүзе дә юк иде аның аңа. Гыйлем мәсьәләсендә үзе дә яңа аякланып килә, хакыйкатьне ни өчендер христиан динендә күрде, шуның өчен Иерусалим кадәр Иерусалимга сәяхәт кылды, әллә ниткән түбәнсенүләргә бара-бара чукынды, ниндидер авызында теше калмаган епископ алдында анадан тума шәрә калып, тезләнеп торды. Йа Хода, нигә шул дәрәҗәгә җитеп кимсенде ул! Нигә?! Ә монда, аны шул юлдан алып чыгарга теләмәсә дә, шул юлны танымаган һәм танырга да теләмәгән, христиан динен коллар дине дип барган галим Авитка тап булды. Ә ул кеше Римда яши, сенатта утыра. Ә Рим дөнья халкының башкаласы гына түгел, дөнья халкын тетрәндереп, буйсындырып һәм куркытып торган һәм коллар исәбенә көн күргән ил-дәүләт тә. Ә христиан дине дөнья халкын колбиләүчелектән арындырмакчы була. Әйе, турыдан-туры колбиләүчелеккә каршы сүз әйтергә кыймаса да. Христиан дине колбиләүчелекне акламый да якламый да. Гайсә пәйгамбәрнең вәгазе бар кешегә дә ачык һәм аңлаешлы – Аллаһ алдында бар кеше дә тигез. Аның өчен кол да, император да адәм баласы, аның коллары.

Ниһаять, алар император алдына килеп бастылар. Гөлсәрия мәһабәт тәхетне бер итеп утырган императорның күзләренә күтәрелеп карарга кыймады. Ә галим Авит тәхет ягына керә-керүгә үк сайрый башлады.

– О-о, Кара Таш алласы һәм тиңе булмаган, мәңгелек кала императоры һәр фәрманыгыз һәммә халык өчен дә Юпитер әмередер. Сезнең тарафка кереп чыккан һәр кеше биредән чистарынып, пакьләнеп чыга, кылган гөнаһларыннан арына...

– Хөрмәтле галим, син җитәкләгән кыз, – дип бүлдерде сандугач кебек сайрый башлаган Авитны император, – үзе гүя кояштыр. Матурлыкны ул Айдан алгандыр, гүзәллекне Венераның үзеннән. Балакай, Кояш сиңа һәрчак куәт, гүзәллеккә көч бирсен, Ай болай да нурлы йөзең тагын да нурландырып торсын.

– Галиҗәнаплары, – диде галим Авит нигәдер каушый калып. – Галиҗәнаплары...

– Йомышын әйт, галим Авит.

– Йөгем бары тик сезне күрү куанычыдыр, Август. Әйтер сүзем шул, миңа яһүд раввалары ошамый. Алар җимерә башлаячак империяне, Август, алар. Уйнаштан балага узып, кәҗә абзарында тапкан баланы Галлия греклары алла иттеләр. Мөмкин хәлме бу?!

– Яһүд раввалары итмәде ул баланы алла, без итеп ятабыз, без, галим Авит. Ләкин мин аларга моны кылырга бирмәм!

– Бирмәгез, бирмәгез, Август. Без хаклы, Август, хаклы. Нинди илдә, кайчан, кем, нинди халык үзләренең колларының диннәрен кабул иткәне бар?! Күрегез чарасын, кадерле Август, туктатыгыз узгыннарны, тыегыз, астырыгыз, кистерегез, җимертегез храмнарын! Афәт килә империягә, афәт, Август. Кыл бер-бер чара, Бөек Август!

Император кулын күтәрде.

– Сабыр, сабыр ит, галим Авит, сабыр ит! Яһүд христианнарымы алар, галиләй грекларымы, фарсы маниларымы, мин аларны тыярмын, храмнарын җир белән тигезләрмен. Ә сенат миңа бу мәсьәләдә ярдәм итәр. Итәрме, галим Авит?!

Гөлсәриянең бөтен тәне калтырый башлады. Бит ул империя эзәрлекләргә җыенган христиан динен кабул итте, ниндидер тау куышларында анадан тума шәрә зәйтүн майларына буянып, тоташ карадан киенгән тешсез авызлы епископ алдында тезләнеп һәм кылган гөнаһларымны кичерә күр дип ялынды, ялварды.

– Бүген Римда атаклы атакай Иовин халыкны империягә каршы котырта, Август.

– Мин аны тотып зинданга ташларга фәрман бирдем инде, галим Авит. Борчылма. Империяне тиз генә җимерә алмаслар. Тыныч бул...

Император кулын күтәрде, синең белән сүзем бетте дигәндәй, кузгалып куйгандай итте, галим Авит моны аңлап, Гөлсәриянең кулыннан тоткан килеш, ишеккә таба борылды.

Соңыннан гына белде Гөлсәрия, ул вакытта алар император Гнория янында булганнар икән. Ни генә булмасын, Гөлсәриягә император үзе генә түгел, сарае да ошаган иде, шуңа күрә ул император кырына алып кергән өчен гомер буена галим Авитка рәхмәт укыды, һәм бер аның өчен генә түгел, әлбәттә.

Әле булса хәтерендә, галим Авит аны тәмам сихерләде, бөтен җанын-тәнен соңгы күзәнәкләренә кадәр үз кулына алды. Гөлсәрия аңардан бер тотам да калмады, кай ягы беләндер үз итте ул аны – әле булса җавап таба алганы юк. Ләкин кылган гамәленә һич кенә дә үкенү кебек нәрсә тойганы юк, киресенчә, галим Авит аның күзен ачкан иде. Ул инде аның белән булганнан соң христиан динен дә башкачарак күрә башлады. Гайсә пәйгамбәргә китабындагы кебек һәрчак халык мөкиббән булмаган. Ә бит яһүдләр тормышын язган Иосиф Флавийның китабын укыгач, Гөлсәрия ни өчендер үзе дә аңламаган тетрәнү кичергән иде, хәзер ул Иосиф Флавий язган яһүдләр тарихына да башкачарак карый башлады. Галиләй христианнары, нигездә греклар, яһүдләрнең үзләре тарафыннан ук рәнҗетелгән Гайсә пәйгамбәрне үз кулларына алалар, һәм аны өч йөздә күрә башлыйлар: Алла – Ата, Алла – Угыл, Алла – Рух. Ни теләсә дә моңа Гөлсәрия төшенеп җитә алмады. Хак, бу юнәлешкә 313 елда ниндидер күләмдә төгәллек кертелә. Имеш, Аллаһу йөзендәге өч йөз – бер Ходай. Аллаһу – ул Атасы телгә алынмый торган мәңгелек йөз. Аллаһу углан исә – Логос җанында эретелгән һәм ахыр чиктә Гайсә пәйгамбәргә әверелгән Аллаһу. Шулай булгач, Алла – Ата, Алла – Углан белән бертигез була алмыйлар, чөнки Ул халыклар тарафыннан уйлап табылган, ясалган Алла. Шулай булгач, Гайсә пәйгамбәр юктан бар ителгән Аллаһу була. Ул нигездә кешеләрнең гөнаһларын ярлыкау өчен җибәрелә. Әмма кем тарафыннан? Алдан әйтелгән иде – Алла- Ата тарафыннан. Шушы чиләнгән вә чәбәләнгән мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, изге Константин Никәй соборында, собор рәисе буларак, христианнарның «иман тайгасына» үз юнәлешен тәкъдим итә, ягъни Алла – Ата белән Алла – Угланны бер йөздә күрергә өнди һәм үз дигәненә ирешә, һәм руханилардан моны раслата, һәм хәтта догасын да кабул итәргә куша. Гөлсәрия ул доганы бик яхшы белә: «Ышанам бердәнбер Алла – Атага, бөтен Җиһанны үз кулында тотучыга, Күк йөзен һәм Җир-Ананы бар итүчегә, кеше күзенә күренә һәм күренми торган Аллаһуга. Һәм бердәнбер Ходабыз Гайсә пәйгамбәргә».

Әгәр дә мәгәр Гөлсәриядән бу ни дигән сүзләр, аңлатыгыз дип сорасалар, ул тәгаен генә әйтә алмас иде. Чөнки ул аңларлык дога түгел. Ә дога һәр кешегә дә ап-ачык аңлаешлы булырга тиеш. Авит галим белән очрашканга кадәр Гайсә пәйгамбәр кылган гамәлләргә, могҗизаларга ышанып җитмәсә дә, инанып куйган булса, Авит галим белән булганнан соң моңа шиге туа башлады, ягъни һәр догага шикләнебрәк карады, гәрчә һәрдаим шул доганы укыса да.

 

* * *

Алар кунак бүлмәсендә утыралар иде. Биредә озын өстәлгә табын хәстәрләнгән. Хезмәтчеләр аларның кулларын юдырдылар һәм сөлге китерделәр. Кулларын югач, галим Авит аны өстәл янына дәште, үзе үк урындыкка утыртты.

– Җитеш, аша, эч. Җаның ни тели шуны аша, эч. Кыстау юк, миннән кыстау көтмә, – диде галим Авит аңа боерган рәвештә. – Бер сүз белән, син үз өеңдә кебек хис ит.

– Рәхмәт, мин җитешермен. Биредә рәхәт, җиләс, – диде Гөлсәрия. – Рәхмәт инде сезгә.

– Хәзер күркә ите китерерләр. Төшке ашта мин күркә ите ашарга яратам. Алдан ук әйтеп куйыйм, ашагач бакчага чыгабыз.

Ашагач ул аны бакчага алып чыкты. Бакчада күл, күлдә үрдәкләр, кабарынкы томшыклы ак казлар йөзәләр. Ул аны күл буендагы эскәмиягә утыртты, үзе янәшәсенә төште.

– Империягә беренче зыянны император Нерон китерә. 63 елның эссе җәендә Римга янә бер яман хәбәр ирешә – империя Әрмәнстан колониясен югалта. Нәкъ шул җәйдә Иудәйдә яһүдләр баш күтәрә. Империядәге эчке хәлләр янә кискенләшә. Авырлык белән булса да Иудәйдәге азатлык хәрәкәтен бастыралар. Шул ук елны яһүдләрнең раввалары ниндидер миссия уйлап табалар. Ярлылыкка, хокуксызлыкка дучар ителгән халык моңа ышана башлый. Имеш, аларны империянең тырнагыннан коткарырга күктән алла төшәчәк, ягъни алланың илчесе. Моны ишетеп, (ул вакытта империя тәхетендә Нерон утыра), ул Иудәйдәге наместнигына фанатик яһүдләргә карата каты чараларның берсен күр дигән фәрман җибәрә. Иудәйдәге консул Агрипп, яһүдләрнең храмында барган хәлләр белән хәбәрдар булып тору өчен, храм диварларыннан да биегрәк итеп корама күтәрттерә һәм шуннан торып, храмда барган мәлләрне күзәтергә тели. Әмма яһүд равваларына бу ошамый. Яһүдләр храм диварларын тагын да югарырак итеп күтәрәләр. Бу хәл римлыларның җен ачуларын чыгара, һәм консул Агрипп яһүдләр өйгән диварны җимерергә боера. Бу хәлгә чарасыз калган яһүд раввалары Рим императорына аксакалларын җибәрәләр, император Нерон аларны кабул итә һәм тыныч кына моң-зарларын тыңлый, һәм император Нерон үзенчә егетлек күрсәтә: хатыны Поппеяның үтенечен искә алып (ә императрица Поппея ире Неронга яһүди илчеләрен тыңларга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк дигән үтенечен җиткергән була), тегеләргә ярдәм кулын суза. Ул гынамы, хатыны Поппея ун яһүд илчесенең икесен үзенә алып кала. Әйе, әманәт йөзендә. Моңа Нерон да каршы килми.

Яһүдиләр сугышы тарихын язган Иосиф Флавий әнә шулай Римда кала. Чөнки ул да илчеләр йөзендә Римга килгән була. Аңа бу вакытта күп булса егерме яшьләр булгандыр. Әманәтлектә чакта бу кеше Римда булган хәлләр белән якыннан таныша, римлыларның колларга карата кылган кабахәтлекләрен үз күзе белән күрә. Күп тә үтми Иосиф Флавий император Неронга якын торган артист Алитурам белән таныша, һәм шушы багланышлар аша канкардәшләре яһүд халкына ниндидер күләмдә җиңеллекләр китерүгә ирешә.

– Димәк, император Нерон тарихчылар язган кебек ул хәтле явыз булмаган? – диде Гөлсәрия.

– Әйе, шулай дип әйтергә булыр иде, әлбәттә. Тик нәтиҗә ясарга ашыкма әле, гүзәлкәй. Чөнки гаять тә хикмәтле кеше була император Нерон. Ул император да, гаять оста вәгазь укучы да, артист та, шул ук вакытта гаять дәрәҗәдә кабахәт кеше дә була. Көннәрдән бер көнне император Грециягә юнәлә. Анда ул йөзгә-сынга кызлардай матур булган Пифагор атлы егетне очрата. Аның белән дуслашып китә. 64 нче елда була бу. Бозыклык юлына баскан Неронга бу елда халык каһәр укый. Ә Иудәйдә халыкны рәнҗетү дәвам итә. Гайсә атлы берәүне прокуратор Понтий Пилат дар агачына астыра. Чарасыз калган яһүди христианнар Римга күчеп китә башлыйлар, нигездә Галлиягә һәм империянең башка колонияләренә. Бу хәлдән ничек котылырга белмәгән Нерон ашыгыч рәвештә Римга кайта һәм Римдагы христианнарны тотып, зинданнарга ташларга куша. Римлыларга бу җитә кала, явызраклары җәзалауны урамнарга алып чыгалар. Христианнарга җанвар тиреләре кидереп, урамнардагы этләрдән талаталар, дар агачларына асалар, караңгы төннәрдә урамнарны яктырту өчен христианнарның өс киемнәренә май сибеп, ут салалар. Христианнарның башлыкларын җәзалау өчен император Нерон җәлладларга үз бакчасын бирә. Кешелек цивилизациясенең үзәге булган Рим христианнарны җәзалау үзәгенә әверелә. Нерон чорында христианнарны империя тамырына балта чабучылар итеп кабул итәләр. Ләкин II гасырларда христианнар хәрәкәтенең Рим империясе өчен җимергеч көчкә әверелеп китәчәген күз алдына да китермиләр әле. Моны шәйләү римлыларга соңрак килә, әмма эш узган була инде, ягъни кешелек каласында империяне җимерү өчен туган көч яралган була инде.


<== previous lecture | next lecture ==>
Икенче китап 16 page | Икенче китап 18 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.215 s.