|
Икенче китап 18 pageDate: 2015-10-07; view: 369. Ләкин империяне җимерүче, юк итүче христианнар түгел, гүзәлем, ә готлар һәм гуннар. Ә II гасырда империяне җимерүчеләр итеп христианнарны күрәләр. Римлыларның сәяси сукырлыгы әнә шуннан башлана. – Сез кем ягында соң, хөрмәтле галим? – Мин гаделлек ягында, гүзәлем, гаделлек ягында. Тарихта булган хәлләргә минем үз фикерем бар. Күптән түгел без, бер төркем галимнәр, христианнарның хакыйки аллаларын расларга теләп, Ватикан калкулыгына күмелгән изге Петр һәм Павел каберләрен казыттык. Һәм ни таптык дип беләсең без анда? Һични. Буш табут та тапмадык хәтта. – Изге Петр ни кылган соң Римда? – Аңа ышанырга да, ышанмаска да мөмкин. Хак, булган андый кеше. Император Нерон тәхеттә утырган чакта булган. Әнә шул изге дигән Петр бермәлне Римга килеп төшә. Һәм храмнарга җыелган ярлы-ябагага вәгазь укый башлый. Ул үз вәгазьләрен ирләреннән кимсетелгән хатын-кызларга юнәлтә. Ә андый хатын-кызларның күңеле гүя сөрелмәгән вә сукаламаган чирәм. Вәгазь бөртекләре яхшы җиргә төшә һәм шундук шытып чыга башлый. Әйтергә кирәк, бу чорда Римда Азиядән чыккан халык шактый күп була, бигрәк тә теге йә бу сәбәпләр аркасында коллыктан азат ителгән халыклар. Алар исә җылы хисле вәгазьләргә мохтаҗлык кичерәләр. Көннәрдән бер көнне вәгазь укыган храмга префект Агриппның дүрт каравыш кызы килеп керә. Болар изге Петр вәгазен дикъкать белән тыңлыйлар. Һәм, ни гаҗәп, шул хәлдән соң префект Агриппны яннарына якын да җибәрми башлыйлар. Бу хәлгә префектның җен ачулары чыга һәм кызлардан моның сәбәбен сорый. Кызлар аңа изге Петр турында сөйләп бирәләр. «Мин аны моның өчен утта яндырачакмын, утта!» – дип яный кулларын болгый-болгый префект. Җитмәсә кызларның берсе (ә ул чибәр Рим гүзәлләренең берсе була) император Неронның дусты булган ирнең Ксантина атлы хатыны була. Хатынының изге Петрның вәгазьләрен тыңларга йөрүен ишеткән ир-канаты Әлбин исә: «Мин ул изге Петрны үзем, уз кулым белән юк итәчәкмен!» – дип яный. Шушындый хәлләрдән соң, Римда янә бер хикмәт булып ала: күп кенә хатыннар ирләре белән йоклаудан баш тарталар. Әнә шулай изге Петр баш очында кылычлар уйный башлый. Диндар ишләре аңа Римнан китәргә киңәш итәләр. Изге Петр яман эшләрнең куера баруын искә алып, Римнан китәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Каладан чыгарга иртә таңнан кузгала. Әмма Рим каласының басу капкасыннан чыгып барганда аның каршында Гайсә пәйгамбәр пәйда була. Гайсә пәйгамбәр Римга кереп бара икән, ягъни мәңгелек шәһәргә. Петр Гайсәне күрә дә сорый: «Кая барасың Ходам?» «Римга киләм әле, – ди Хода. – Мине янә бер тапкыр тәрегә кадакласыннар», – дип әйтә. Изге Петр бу хәлгә тәмам шакката һәм әйтә: «Ничек инде алай, Ходам, болай булса син тагын бер тапкыр тәредә үләчәксең бит?!» – ди. «Әйе, – ди Гайсә пәйгамбәр йөзендәге Хода. – Тагын бер тапкыр үләчәкмен». Шул хәлдән соң изге Петр ике уйламыйча, кире Римга борыла. Аны икенче көнне үк римлылар тотып алалар һәм чынлап та тәрегә кадаклап җәзалыйлар, һәм бу җәзаны төнлә белән Ватикан бакчасында уздыралар, тантаналы төстә, факеллар яктысында. Изге Петрны җәзалауда император Нерон да катнаша. Эш моның белән генә тукталмый, Нерон үз кешеләренә Римга ут салырга һәм бу бәлане христианнарга ягарга куша. Рим атна буена диярлек дөрләп яна. – Янгыннан соң Римны яңадан төзиләрме? – Әйттем ич инде, гүзәлем, башта император Нерон үзе үк калага ут салдырта һәм янгыннан соң үзе үк каланы яңартып төзетә дә. Һәм әлбәттә инде коллардан һәм христианнардан. Коллар күп була әле бу чорда Римда. Хәер, алар бүген дә Римда аз түгел. Ул вакытта император Нерон исә иң матур, иң мәһабәт сарай һәм йортларны вә палаталарны Аппей калкулыгында күтәртә. Үзенең зур сараен бай итеп бизәтә. Сарайның түбәсе фил сөякләре белән түшәлә, түгәрәк түшәмнәрдән хуш исләр килеп торган үрмә гөлләрнең тәлгәшләре салынып тора, ә үрмә гөлләр буйлап, хуш исле тамчылар тама торган була. Ә үзәк залның ярым түгәрәк түшәме күк йөзен вә гөмбәзен хәтерләтеп, әйләнеп тора. Император Нерон сарай төзелеп беткәч, бинаны кабул итәргә килә һәм: «Ниһаять, мин дә кеше санында яши башлаячакмын», – дип әйтеп куя. – Сәер, никадәр капма-каршы уй-фикерле кеше булган император Нерон. – Әйе, гүзәлем, император үзе генә түгел, бу чорда мәңгелек башкала да хәйрани хәлләргә дучар ителә. Нерон үлә. Хикмәт, Нерон үлеп күп тә үтми, император Нерон төзеткән сарайны император Адриан җимертә һәм шул могҗизаи сарай нигезенә Римны саклаучы Венера алласының сынын куйдырта. – Явыз да, шөһрәтле дә, куркыныч та, куркак та булган икән император Нерон. – Әшәке, җирәнгеч һәм кансыз кеше булган икән император Нерон. – Син хаклы, гүзәлем, бик әшәке кеше булган. Менә, әйтик, Элладада булган бер вакыйга. Император Нерон Эллада халкына ирек вәгъдә итә һәм бөтен халык алдында. – Бу чынлап та шулай буламы? – Була, була, гүзәлем. 66 нчы елда император Нерон үзе коллыктан азат иткән Гелий атлы берәүгә тәхетен калдыра да үзе ил буйлап сәяхәткә чыгып китә. Изге эллиннар илендә була. Корсик утравына туктала. Соңыннан Мисырга барып чыга һәм анда төрле бәйге-уеннарда катнаша. Бу уеннарда Олимпиягә җыелган халыклардан да күбрәк кеше катнаша. Ә эллиннарга килгәндә, Нерон аларны чынлап та кайбер салымнардан азат итә. «Мин сезгә, эллиннар, бүген тиңе булмаган бүләк вәгъдә итәм. Моңа кадәр төшегезгә дә кермәгән бүләк булачак ул. Мин Ахай һәм Пелополес төбәкләрендә көн күргән эллиннарны барлык салымнардан да азат итәм. Император Нерон эшли моны сезгә. Мин!» – дип кычкыра. Аның бу тансык сүзләрен телдән-телгә сөйләп, такталарга язып, калалардан-калаларга күчә-күчә күтәреп йөриләр. Император Нерон исеменә мәдхия укыйлар, мактау сүзләре яудыралар. Ул гынамы, император Нерон исәнлегенә корбаннар чалалар. Бер сүз белән, бөтен Эллада халкы тантана итә... Бары соңыннан гына беленә – буш сүз була бу. Император Нерон сүзендә тормый, чөнки бу дәвердә империя бөлгенлек упкынына тәгәри башлаган була инде. Шулай да эллиннарга бер игелек кылына: «Эллада автономия ала. Бу да ярап куя гасырлар буена Рим империясе кул астындагы эллиннарга. Ләкин Нерон урынын биләгән император Веспасиан тәхеткә утыру белән император Нерон биргән бу хокукны да греклардан тартып ала, ягъни империя монда да империя булып кала – император Нерон чыгарган фәрманнарны император Веспасиан бик тиз юкка чыгара. Аның каравы, шул ялган ташламалары аркасында император Нерон Эллада да бик һәйбәт ял итә. Ул артистлар белән аралашып китә. «Эдип», «Геракл», «Орест», «Алкмеон», «Канаке» кебек пьесаларда баш рольләрдә уйный. Әңгәмә барышында Софокл, Еврипид кебек талантлы авторларны күккә чөеп мактый. Ә «Канаке» пьесасында хәтта хатын-кыз ролен башкара. Әмма үлгән, дөресрәге үз кулы белән үтергән хатыны Поппея Сабиннаның характерын искитмәле итеп бирә. Император Нерон беркайчан да хатын-кыздан туймый. Алтмыш алты яшендә ул янә бер тапкыр өйләнә. Бу голы консул Вестин хатыны Статилия Мессалнага. Ә аның ирен 65 нче елда берәүне яллап үтертә. Иллә бу хатын да Неронны бик тиз туйдыра. Грециядә чакта ул Спор исемле егеткә гашыйк була, әмма башта аны печтертә. – Бу бит коточкыч бозыклык, галим Авит. Бу сүзләрне мина тыңларга да оят хәтта. – Ләкин бит болар барысы да Рим императоры Нерон тарафыннан кылынган кыргый гамәлләр, гүзәлем. Бу нәрсә дигән сүз, бу инде империянең череп таркала башлавы дигән сүз. – Ничекләр үлә соң Нерон исемен йөрткән әшәке җан? – Ничекләр үлсен. Тарихчыларның язуы буенча император Неронны үлем һәрчак куркыткан. Меңнәрчә кешене зинданнарда череткән, юл буендагы тәреле баганаларга кадаклаткан, бозыклыкның соңгы чигенә җиткән һәм тәмам иблискә әверелгән Нерон әҗәле килүен сизгәч, ни кылырга белми, кай тарафларга чыгып качарга белми йөди. Сенат, ниһаять, аңа үлем карары чыгара. Бу хакта хәбәр ирешкәч, ул хәтта римлыларның мәңгелек кан дошманнары булган фарсыларга качарга ниятли. Әмма кемнең үлемнән котылып калганы бар соң! Эшләр болай башлана. Сенат карарын ишетеп, башта аның яныннан җансакчылары китә. Бу буладыр 68 нче елның 7 нче июнендә. Нәкъ шул көнне алты ел элек Нерон беренче хатыны Октавияне үтерткән була. Бу көндә Нерон бик иртә уяна. Төне буена күзенә йокы керми, берничә тапкыр яман итеп кычкырып, торып утыра. Ахыр йөгереп тәхет ягына чыга, әмма анда бер сакчы да булмый инде. Барысы да, сакчылардан алып, хезмәтчеләренә кадәр императорларын ташлап киткән булалар. Моны күреп Неронның коты алына һәм ул: «Кем калды соң бу сарайда?!» дип кычкырып җибәрә. Ишекне ачып: «Миңа һичьюгы берәр гладиаторны китерегез!» – дип үтенә. Соңыннан: «Минем соң дусларым да, дошманнарым да калмады мени?!» – дия-дия аягына сандалигын да кияргә онытып, өстенә кара чикмәнен ташлый да йөгереп ишегалдына чыга. Менә шунда аңа соңгы минутына кадәр тугры калган ике кеше иярә – азиат Эпафродит һәм үзе печтерткән Спор. Алар атка атланалар һәм каладан чыгып китәләр. Ә преторианецлар каланы бетереп Неронны эзлиләр. Бу вакытта Нерон басу капкасын чыгып бара торган була инде. Каланы чыккач, Нерон: «Миң алар кулына исән килеш төшмәячәкмен», – ди. Кич якта бик каты шәраб эчкәнгә, Нерон сусау тоя һәм ул юл кырында күлдәвек күреп, атын туктата һәм атыннан төшеп, учы белән шул шакшы суны эчә, ә үзе: «Шундый шакшымы хәзер Неронның салкын чишмә суы?» – ди. Кузгалулары була, алар юл өстендә яткан ниндидер мәеткә тап булалар. Моны күреп, Нерон тәмам курка кала. Юл кырында ниндидер ташландык абзар кебек өй күреп, Нерон атыннан сыдырылып төшә һәм чытырман куакларны ыра-ера шул өй-абзарга таба мүкәли. Абзарның тәрәзәсез тишеге аша эчкә кереп, түрдәге салам җәйгән сәкегә барып каплана. Коллары аңардан бер тотам да калмыйлар, һәммәсен дә күреп вә күзәтеп, ул гынамы, ияләренең халәтенә керергә теләп, ике кол да бер авыздан аңа асылынырга кушалар, ягъни җиңел үлем тәкъдим итәләр. Нерон аларга кычкырып җибәрә: «Нинди кыргыйлык тагын бу?!» Ахыр үзалдына сөйләшә башлый: «Күрмисезмени, нинди шәп артист үлә», – дия-дия ишеккә таба кузгала. Әнә шунда ишектә сенат хәбәрчесе пәйда була. Хәбәрче император Неронга тактага язылган карарны күрсәтә. Сенат карары язылган тактаны Нерон хәбәрче кулыннан тартып ала һәм кычкырып укый: «Күрәсез, сенат мина нинди җәза бирә, – ди. Һәм хәбәрчегә: – Сенат миңа нинди җәза бирде?» – дип сорый, гәрчә барысы да мәгълүм булса да. Хәбәрче аңа: «Җәзаланырга тиешле Неронның киемен салдыралар, ике япьле сәнәк белән каптырып, диварга териләр һәм майда каинатылган камчы белән кыйныйлар», – дип әйтә. Бу хәлгә отыры купкан Нерон: «Варварлар. Варварлар оясы бу, сенат түгел!» – дип кычкыра. Ләкин сенат карары белән килешергә мәҗбүр була. Ул ниндидер ярдәм көткәндәй ишләренә күз ташлый һәм ялварулы рәвештә: «Башта берегез миңа үрнәк күрсәтегез», – ди. Әмма ике юлдашы да үрнәк күрсәтүдән баш тарталар. Ул арада ташландык өй-абзар кырында ук ат тояклары тавышы ишетелә. Гасабилануның актык чигенә җиткән Нерон сикереп тора Да: «Коточкыч рәвештә начар яшәдем. Бу хак. Йә, һичьюгы соңгы мәлдә кеше булып кал!» – дип үз-үзенә нотык тота. Һәм, ниһаять, бөтен ихтыяр көчен җыеп, хәнҗәрен муены янына китерә, шундук аңа үзе коллыктан азат иткән Эпафродит ярдәмгә килә... Император Нерон кан эчендә җан биреп ятканда ишектә сенат дәҗҗалы күренә, Нерон соңгы көчен җыеп: «Соң инде!» ди. Һәм, гаҗәп, торып баса, әмма шундук башы белән ишек тупсасына, нәкъ сенат дәҗҗалы аягы янына йөзтүбән каплана. – Яман үлем, – диде Гөлсәрия һәм, торып, күл буена таба китте, үрелеп алып, камыш яфрагын сыйпады һәм башка берәүгә әйткәндәй: – Христианнар булсалар борынгы римлылар беркайчан да моңа бармаслар иде. – Тарих бу, балакай, тарих. Тарих ул кешене кисәтә һәм бабаларыбыз кылган яманлыкларны кылмаска өнди. Тарихның яхшы гамәлләреннән үрнәк, начар гамәлләреннән гыйбрәт алырга кирәк, гүзәлем. Тагын да ачыклабрак әйтсәк, тарих ул кешене уйланырга мәҗбүр итә һәм бу тормыш беркем өчен дә мәңгелек түгел икәнен искәрә. Кем генә булмасын ул кеше – императормы, колмы, сука башында торучымы. Хак, Нероннан соң Рим бик күп нәрсәләр югалта. Беренче булып империягә каршы Британия баш күтәрә. Иудәйдә азатлык өчен көрәш тагын да кискенләшә, Рим империясе үз кулындагы кайбер илләрне фарсыларга бирергә мәҗбүр була. Сириядә чуалышлар дәвам итә. Испания, Галлия кебек илләр империягә буйсынмый башлыйлар. Ул гына түгел, империя җирләренә варварлар күчеп утыра башлый. Ә бит болар барысы да Нерон кылган явызлыклардан, бозыклыклардан килгән нәтиҗә. Балык башыннан чери, диләр. Рим империясе дә әнә шулай башыннан чери башлый. – Ничек соң әнә шул капма-каршы уй-фикерле кеше Элладага ирек бирү ягында кала, галим Авит? – Бу Нерон тарафыннан кылынган башбаштаклык кына була, гүзәлем, бары тик башбаштаклык, – диде галим һәм Гөлсәриянең янына килеп чүгәләде һәм ияләре кулыннан җим алырга өйрәтелгән үрдәкләргә кулын сузды. – Моңа сенат та гаепле, сенат башта сукыр кеше сыман Нерон уйнаган кубызга бии, ахыр үзләренең дә гаепләреннән баш тартып, дөресрәге халык алдында акланырга теләп, Неронны үтерергә, ягъни җәзаларга карар чыгара. Димәк, ил-дәүләт башында утыручы Нерон кебек җиңел акыллы кешеләр утырган сенатта да. – Ә хәзер, хәзер кемнәр утыра сенатта, галим Авит? – Хәзер, гүзәлем, барысы да башкача. Хәзер сенатка ышанырга була. Ләкин бүген империя белән сәләтле сенат түгел, сәләтсез император Гнория идарә итә. Шуннан соң күзалла алдагы елларда империяне ни көткәнен. – Җимерелер дисезме? – Империяләр түгел, таулар да җимерелә, таулар да, гүзәлем. Иң мөһиме, халык шул җимерекләр астында калмасын, халык... Ә империя, телиме моны сенат һәм император, теләмиме, барыбер бер таралырга, сибелергә тиеш булачак. Тик ничек барыр бу таркалу? Сугыш-кырыш һәм кан кою ашамы, әллә үзара килешепме?! Менә монысы һәммәбез өчен дә гаять дәрәҗәдә мөһим хәл. – Сез империя кан коюга барыр дисезме? – Кан кою аша укмашкан империя, күп очракта кан кою аша таркалган да. Ни өчен әле бер Рим империясе генә бу хәлдән коры чыгарга тиеш. Империя колонияләрен бирмәскә тырышыр. Китәр сугыш, кан кою. – Мөмкин хәлме бу, галим Авит? – Мөмкин хәл, мөмкин хәл, гүзәлем, бик мөмкин хәтта. Гөлсәрия хәзер генә аңлады, хәзер генә төшенде галим Авитның хак булуын. Империяне бүген варварлар тарката. Әйтик, гуннар, готлар. Тукта, тагын ни булды соң әле ул көнне? Әйе, ул галим Авитка янә бер сорау бирде. «Ни өчен соң сенатор буларак теге көнне император алдында ялагайландыгыз?» Әле булса хәтерендә, галим Авит бик озак дәшми утырды, хәтта бертын күл буйлап йөреп килде, һәм бик дикъкать белән күлдәге үрдәкләргә карап торганнан соң гына: «Империянең бөтен фаҗигасе дә шунда шул, гүзәлем, ялагайларга, куштаннарга бәһа бирә алудан баш тартуында. Ә бит император Гнория мине аңлады, ялагайлануым сизде, ләкин шул хакта күземә бәреп әйтмәде. Димәк, мактау аңа ошады, димәк, ул чир аңа да хас сыйфат икән». – Минем сезнең китапханәгезне күрәсем килә, галим Авит, – диде Гөлсәрия бәхәсне икенче юлга юнәлтергә теләп. Империя турындагы бәхәс-әңгәмә аны туйдыра башлаган иде инде. – Рәхим итә күр, гүзәлем, рәхим генә итә күр. Минем китапханә сездә гүзәл затларга һәрчак ачык. – Миңа китапханәгез ошаса, мин шунда калам дисәм, – дип киная катыш елмайды Гөлсәрия, чөнки бу кешегә торган саен ияләшә бара иде ул. Галим Авит туктады, аның беләгеннән алды, шунда Гөлсәрия тәүге адымын ясады; үрелде дә чак кына аяк очларына күтәрелеп, галимнең битеннән үбеп алды. Ул аңа ышана башлаган иде инде, аннары аның Гөлсәриягә ярдәм итүе дә бар иде. Тәүге сүзе буш булмаса, ул аның туганые Феодосийны Византия тәхетенә утыртырга ярдәм итәчәк. Туганые Феодосий Көнчыгыш империянең императоры булып алса... Бу әлегә канатсыз хыял иде, ә бит хыялның канатланып киткән чаклары да була. Кем белә, бәлки нәкъ шул кеше аның хыялын чын итәр, тормышка ашырыр. Ә бит соңрак шулай булып чыкты да. Чынында ары таба болай булды. Галим Авит әйтмешли, империя җирләренә варварлар бәреп керә башладылар, нәтиҗәдә империя икегә аерылырга мәҗбүр ителде. Күп тә үтми Көнбатыш һәм Көнчыгыш тарафларда көн күргән халыклар икегә аерылып, ике ил-дәүләт булып яши башладылар, хәтта ике арада сугышлар булгалап алды. Бу инде империя тарафыннан кылынган агония иде. Моны барысы да аңлый, әмма империя кул астыннан чыгарга омтылган греклар яңадан Рим канаты астына керергә бер дә омтылып тормый башладылар. Мөстәкыйльлеккә йөз тоткан Көнчыгыш империя кыйпылчыгы тиз арада экономик яктан көрәеп, яхшы гына аякланып китте. Иң мөһиме, Византия империясе колбиләүчелектән рәсми рәвештә баш тартты. Көнчыгыш империясе яңа тормыш башлады. Моның өчен яна аякланып килгән империягә сәясәтчеләр кирәк иде, алар да табылды, һәм христианнар йөзендә. Менә хәзер барысы да христианнар кулында. Гөлсәрия белә иде: Византия Римнан көч-куәте белән генә түгел, күргән һәм үткәргән чаралары белән дә прогрессиврак карашта булган сәясәт уздыра иде. Император Феодосий I үлгәннән соң формаль булса да галим һәм сенатор Авит ярдәме белән Көнчыгыш империягә Гөлсәриянең туганые Феодосий II не тәкъдим иттеләр. Халык килеште. Гөлсәрия еш кына туганые Феодосийга Авит турында сөйләр иде һәм минем аркада гына император булдың дип әйтмәсә дә, аз-маз сиздерер иде. Хәлнең асылын күптән белгән туганые Феодосий да бу хакта сүз куертырга яратмас иде. Туганые да вафат. Хәзер барысы да аның кулында. Маркиан исәптә түгел, ул аны уч төбендә биетә. Аннары ул аңа җаны илерер дәрәҗәгә җитеп тартылмады да. Кирәк иде кулга өйрәтелгән берәүне дәүләт башына утыртырга, утыртты. Шул гына. Ике күзе ике төсле булган Маркиан аны хәтта ир-ат буларак та ул хәтле кызыксындырмады. Гәүдәгә иләмсез дәү, килбәтсез һәм яратуның ни икәнен дә белми, әйтерсең лә көтүгә җибәрелгән үгез. Бары тик. Ә менә галим Авитны Гөлсәрия оныта алмый. Ул аңа бер күрүдә ышанган иде – булдыклы кеше. Ышанды һәм ялгышмады. Хак, әллә яшьлеге, әллә самимилеге белән аның ихтыярына бирелде. Әле булса хәтерендә, башта алар китапханәгә керделәр, аннары аш ягына үттеләр. Шунда Гөлсәрия галим Авиттан сорады: – Нигә сездә дини китаплар юк? – Сез хаклы, гүзәлем, алар миндә юк. Чөнки дини китаплар да тарих билгеседер. Ләкин мин дини китапларга бервакытта да җитди тарих итеп карамадым. Ни өчен? Билгеле инде, могҗизалардан торганга. Ә реаль тормыш исә үтә җитди тарих. Мин җитди тарихлар язган тарихчыларның әсәрләренә генә ышанам, гүзәлем. – Дин кешене сафландыра, пакьләндерә, изге юлга төшерә, галим Авит. – Төшерәдер, гүзәлем, бәхәсләшмим. Ләкин кемне? Наданнарны, беркатлы мәхлукларны. Тик мине түгел. Ач күзең, укы, менә бу китапларны, белем ал, тарихка күз сал. Ничек әнә шул сурәтне вә сынны Аллаһу итеп күрмәк кирәк?! Мин моны аңламыйм, гүзәлем, күрәсең, мин башкарак кешедер. Ләкин мин яхшы кешегә ышанам, ул кылган изге гамәлләргә. Борынгы Рим бабаларыбыз ниндидер Инәй алласына ышанганнар, ул алланы аларга күрше этрусклар алып килгән дип баралар. Беренче Рим императорының исеме Ати (Әти) була. Аны да римлыларга этрусклар китерә. Яшәү дәверләрендә римлылар дистәләрчә аллаларга ышанганнар, ә тормыш дәвам иткән. Ә тәрәккыят үскән саен кешенең аңы да, дөньяга карашы да үзгәрә торган. Нәтиҗәдә, адәм баласы теге йә бу алласына ышанмый башлаган, яңаны эзләгән – тапкан һәм яңа алласына инанырга мәҗбүр булган. Килер бер көн, гүзәлем, кешелек нигездә христиан диненнән дә ваз кичәр. Үзләре өчен яңа дин уйлап табарлар. Бу безгә кадәр дә шулай булган, бездән соң да шулай булыр... Соңыннан алары да таркалыр ...Гөлсәрия аны онытмады, оныта да алмады, гәрчә галим Авит белән булган мәлләргә дистәләрчә еллар үткән булса да. Әле булса хәтерендә, галим Авит аны үз итте. Көннәрдән бер көнне ул кияве белән кызын үз өенә ашка дәште. Кияве аның Рим шагыйре Сидоний икән. Кара чәчле, уртача буйлы, зәңгәр күзле кияү-шагыйрь галим Авит кызы Руфинәны култыклаган килеш килеп кергәч һәм кунак бүлмәсендә бабасы белән янәшә басып торган Гөлсәрияне күргәч, ирексездән, каушавын яшерү өчен булса кирәк, баш ия-ия елмайгандай итте. Авит галим кызы исә Рим матроналарына хас купшы киенгән һәм атасы белән янәшә басып торган кызны күрмәмешкә салышты, шуңа карамастан, соңрак, дөресрәге соңлабрак булса да, кулын сузды – күрештеләр. Ни өчендер Руфина Клеопатра заманыннан ук килгән гадәт буенча йөзен бизәмәгән, хәтта кашларына да сөрем тартмаган иде.
|