Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Икенче китап 19 page


Date: 2015-10-07; view: 370.


Алар тыенкы гына түргә уздылар, утырыштылар. Руфина атасының, бәлки чираттагыдыр, яшь «кәләшенә» карап-карап алды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Күрәсен, атасы өчен өйгә чибәрләр китерү гадәти хәл булгандыр, һәрхәлдә Гөлсәрия күңеленә шундыйрак уй килде. Шунда ир-атларның үзара сөйләшеп китүләреннән файдаланып, Руфина атасының яшь кәләшен китапханәгә дәште.

Китапханәгә керүгә, галим кызы көрсенеп куйды һәм түр яктагы йомшак креслога утырды.

– Сез дә утырыгыз, – диде ул күрше креслодан урын күрсәтеп.

Креслолар Византия парчасы белән тышланган, тукымага бала башы кадәр роза чәчкәләре төшерелгән иде – чәчкәләр менә-менә кыякларын ачарга торалар кебек иде.

– Атагызның китапханәсе бай, искитмәле, чыгасылар килми шуннан, – диде Гөлсәрия, бит очларына кадәр кызарынуын тоеп, башка сүз әйтергә чарасыз калудан булса кирәк.

– Ой, мин дә яратам шунда булырга. Минем бөтен яшьлегем шул китапханәдә узды дисәм дә ялгышмамдыр. Иртән торыр идем дә, ашар-эчәр идем дә тизрәк китапханәгә юнәлер идем. Сер булса да әйтим инде, Сидоний мине шушы китапханәдә тапты. Атама ияреп килеп керде бу, ә мин шушы креслода китап укып утырам. Хак әйтсә, ялганламаса, миңа бер күрүдә гашыйк була ул. Без әнә шулай китапханәдә танышып киттек. Күп тә үтми әнием үлде, ә әтием өйләнмәде дә өйләнмәде. Сез каян соң? Моңа кадәр сезне күргәнем булмады кебек...

– Галлиядән мин. Иерусалимнан кайтып килешем. Ниндидер тавернада атаң белән таныштык та... Ул мине император сараена алып китте, императорны күрдем...

– Иерусалимга нигә бардыгыз?

– Гайсә пәйгамбәрнең хөлләсен күрәсем килгән иде. Күрдем, хәтта тотып карадым. Беләсезме ни булды шунда миңа – бөтен тәнемдә тетрәнү тойдым. Иң гаҗәбе шул: хөллә кинәт телгә килде һәм миңа: «Син изге җирдә чукынырга тиешсең», – диде.

– Хөлләме шулай диде?

– Хөллә.

– Аның артыңда бер-бер кеше качып торган һәм шул әйткәндер әле, христианнар төрле әкәмәтләргә хирыс халык. Булмаган нәрсәләрне булды дип раслау алар өчен бернәрсә тормый, – диде галим кызы Гөлсәрия сөйләгән сүзләргә бер дә исе китмичә.

Чынлап та шулайрак бит, христианнар күз алдында төрле могҗизалар кабатланып кына тора. Әлегә кадәр христианнар, бигрәк тә руханилар кылган төрле могҗизаларга Гөлсәрия дә ышана иде, Руфина «хөллә артында бер-бер кеше басып, шулай дип торгандыр әле» дигәч, кинәт кенә шиккә калды. Бәс, бу шулай да түгелме соң? Гайсә пәйгамбәр үлгәч терелә, изге Петр янә нидер өмет итеп калага борыла, гәрчә үзен җәзаласалар да.

– Чукындыгызмы соң?

– Чукындым.

– Мин – юк, чукынмадым. Мин төрле тузга язмаган могҗизаларга гомумән ышанмыйм, гәрчә христианнар шагыйрьләрне иблистән азган дип сөйләсәләр дә. Мин Рим аллалары Марска, Юпитерга ышана төшәм, гәрчә аларга да шикләнебрәк карасам да.

– Юпитер күктә, ә Гайсә пәйгамбәр җиргә безнең янга төшә.

– Кеше ышанмастай нәрсәне чын булса да кешегә сөйләмә, диләр, хак икән. Гайсә пәйгамбәр турындагы хикәят әкият бит ул. Хәтта әкияткә дә «зәңгәр» булып кергән ич ул! Менә «зәңгәр» булганы өчен прокуратор Понтий Пилат шәрә килеш дар агачына астыра да аны. Андыйларны Иерусалимда һәрчак шәрә килеш җәзалаганнар. Ә бит аның янындагы каракларны берсен дә шәрә килеш җәзаламыйлар. «Зәңгәр»ләрне генә шулай җәзалаганнар. Канун буенча шулай каралган булган.

– Ләкин Ходабыз Гайсә яңадан туган ич.

– Сезнең үлгән кешенең яңадан терелгәнен күргәнегез булдымы соң?.. Юк, дисез. Шулай булгач, ничек терелгән соң ул?..

– Хода ич, җаны гына күккә аша аның.

– Үзе айда туа, ә ашадыр күк гөмбәзе угында булган йолдызга, шулаймы?

– Бәлкидер.

– Йә, ярый, юк-бар сөйләп баш катырмыйк. Хак тәгаләне беләсегез килсә, башта Римдагы изгеләр каберенә барып карагыз... Анда берәү дә күмелмәгән була.

– Аларны Хода үз янына алган булса?

– Җанын алса, сөяге калыр иде, сөякләр дә табылмый ич! Ул арада китапханәгә ирләр килеп керделәр һәм хатын-кызларны табын янына дәштеләр.

– Рәхим итегез, рәхим итегез, кунаклар. Әйдәгез, тәмле ризыклардан авыз итик, зифа матроналар, – диде гал,им Авит кызы Руфинага карап. – Ничекләр яшисез анда, сорарга да вакытым җитми башлады? Хәрефләр җыелмасыннан такмак язган әрәмтамак рәнҗетмиме? Юкмы? Бик әйбәт. Шагыйрь халкы бит Аллаһка кул бирергә дә оялмый, диләр.

– Юк, әтием, юк, әйбәт торабыз. Сидоний әйбәт кеше, матур-матур шигырьләр яза, аннары миңа укый. Вакытында ята, вакытында тора.

– Шагыйрь халкы йоклаганда гына изге җан ул, – диде галим Авит һәм барысын да өстәл янына әйдәде.

Гөлсәрия үзе ашады, үзе юк-юк та Руфина ягына күз төшереп алгалады. Бу хатын үз бәхетен әнә шул кара чәчле, зәңгәр күзле шагыйрь йөзендә тапкан. Ул кайчан үз насыйбын табар икән? Бармы андый кеше бу дөньяда? Туганмы ул? Туган булса, кайларда югалыл йөри?.. Хак, олырак булса да галим Авит аңа ошый, әмма аны туган ягы тарта иде. Аннары аның туганые Феодосийга ярдәм итәсе бар. Бу хәлдә аңа ярдәмгә Авит килер сыман. Тик менә көтмәгәндә китүен галим Авит ничегрәк кабул итәр?.. Хак, җибәрмәскә тырышыр. Шуңа карамастан, ул барыбер Галлиягә китәр. Кайткач ул монда күргәннәрен барысын да түкми-чәчми туганыена сөйләр. Туганые Феодосий тәхетне биләргә әзер булырга тиеш. Арей юнәлешендәге готларны, изге Мартинга йөз тоткан франкларны хакыйки дингә күчерү өчен туган иленә кайтырга тиеш ул. Бәлки әле ул алар өчен Гайсә пәйгамбәр кебек миссия булыр.

 

* * *

Көннәрдән бер көнне табында утырганда Гөлсәрия Римнан китү турында сүз кузгатты.

– Миңа китәргә вакыт җитте, сенатор Авит.

Галим Авит җавап бирмәде, ул бу хәбәрне көткән иде, ләкин болай ук тиз булыр дип уйламаган иде, шуңа күрә Гөлсәриянең сүзләрен ишетмәгәнгә сабышты. Гөлсәрия исә әйткән сүзен яңадан кабатламады, чөнки күрде-сизде, сенатор Авит аны ишетте. Ул инде сенатор Авитка бу сүз-хәбәрне ирештерергә атна буена кыҗрап йөргән иде һәм, ниһаять, бүген әйтте, һәм иңеннән авыр йөк төшкән бер халәттә калды. Дөресен генә әйткәндә, үзенең дә тора салып чыгып китәсе килми иде. Ул ана гадәтләнде, ул аны үз итте, ул аңа җан тынычлыгы бирде һәм христиан диненә дә яңачарак карарга өйрәтте. Гөлсәрия галим Авит белән булган арада бер нәрсәгә төшенде – бар ялтыраган нәрсә дә алтын түгел икән. Шул исәптән дөнья халыклары арасында булган христиан дине дә. Ни кылмак кирәк, сизгер һәм аны ярты сүзеннән аңларга өйрәнеп киткән сенатор Авит, Гөлсәриянең тәүге хәбәренә ашап-эчеп урынга сузылып яткач, ике кулын баш астына куйган килеш җавап бирде.

– Барысы да синең иркендә, гүзәлем. Әмма китә калсаң, мин вәгъдәмдә торырмын. Туганыең Византия тәхетенә утыртырмын. Ә хәзер кил, иртә кичтән хәерлерәк диләр, иртән барысын да яңабаштан сөйләшербез...

Әнә шулай ул Римны ташлап, бер Римны гына түгел, яшеребрәк әйткәндә, хәтта беренче ихласи мәхәббәтен дә калдырып, туган ягына кайтты. Сенатор Авит сүзендә торды. Император Аркадий үлүгә, туганые Феодосийны Византия тәхетенә күтәрделәр. Бәлки моны ул да эшләмәгәндер, әмма Гөлсәрия күңелендә сенатор Авит эше булып хәтерендә калды. Инде туганые Феодосий да вафат булды. Гөлсәрия үзе тәхеттә утыра диярлек. Ул белә иде, ул хәзер хаким дә, хөкемдар да. Тик әллә нигә Хрисафәй белән ире Маркианнын сарай галиме Приск белән аның хатыны Иринаны еретиклыкта гаепләргә маташулары гына ошамый иде аңа. Хак, ул башта собор уздырырга ризалык бирде, хәзер исә ни сәбәпледер бу хәлгә үкенеп утыра.

Приск акыллы галим, аның китапларын һәм сәяхәтнамәләрен халык кызыксынып укый. Авит белән яшәп алганнан соң Гөлсәриянең галимнәргә гомумән хөрмәте зур иде.

Кәефе юк иде Гөлсәриянең, әмма чөнки Маркиан белән Хрисафәйнең узынып китүләре бар иде. Сарайда аны хөрмәтләп каршы алдылар, император Маркиан янәшәсенә утырттылар. Соборда византиялеләрдән башка Галлиядән килгән епископлар да бар иде. Руханилар түр якка тезелеп утырганнар, кемнедер, ни өчендер гаепләргә җыелганнар, әйтерсең лә козгыннар. Ләкин аларга Гөлсәрия тарихчы галим Приск Панийскийны «ашарга» бирмәс. Ул аны һәм аның хатынын яклап чыгар. Гөлсәрия көнчыгыш теологы Несторийга игътибар итте. Епископ-теолог тыныч кебек иде, әмма биредә ни булачагын бераз чамалый-шәйли булса кирәк, чөнки биредәге Византия халкы ары таба иконагамы, сынгамы табынырга, дигән христианнар өчен глобаль бәхәскә әверелгән мәсьәләне дә хәл итәчәк иде. Епископ-теолог үзе Мәрьям-Ана һәм Гайсә пәйгамбәр сынына да табынмый, иконаны да кабул итми, диделәр. Христианнар арасында аны яклаучылар да бар. Соборга җыелган халыкларның көнчыгыш тарафдарлары. Римлылардан берәү дә юк. Димәк, Рим Византиядән, Византия Римнан читләшә бара. Бу ике тарафның тора-бара дошманлашып китүләре дә бар иде. Гөлсәрия моны белә, аңлый, ләкин бу хакта нәкъ менә аның сүз кузгатасы килми иде. Галим Авит хаклы булган, ул аңа: «Килер бер чор, римлылар сайлаганны византиялеләр, византиялеләр сайлаганны римлылар сайламас – символларына хәтле аерылырлар», – дигән иде. Хаклы булган галим Авит шуның өчен, римлылар юнәлешенә Аспар белән Маркиан гына түгел, Гөлсәрия дә каршы иде. Аерылыштылар инде алар Рим белән, кискән икмәк кире ябышмый. Тик шуны да яхшы белә иде Гөлсәрия, Көнчыгыш һәм Көнбатыш империяләре арасында чыккан бәхәс аркасында христиан дине мәсьәләсендә төрле юнәлешләр башланды. Бер уйлаганда, моңа чик куярга кирәк иде. Тик кем кыеп әйтә алыр бу хакта?!

Гөлсәрия бер хакыйкатьне белә иде: христиан динен таркатырга тырышучы еретикларга чик куярга кирәк һәм кичекмәстән, бүген, иртәгә соң булып куюы бар. Моның өчен алар арасында галим Приск та, аның хатыны Ирина да булырга тиеш түгелләр, һәр христиан аңларга тиеш: хак тәгалә дингә йөз тоту зур бәхет! Ул бәхетне чукынган һәр кеше күңеле белән тоярга тиеш. Тик бит Гөлсәриянең үзенә изге елга суында коену әлләни зур бәхет бирмәде, зәйтүн маена сөртенү дә шатлык китермәде, киресенчә, оялу, кимсенү тойды, чөнки аңа йөзләрчә күз карап тора иде. Хак, син инде хәзер сафландың, пакьләндең дигәч бераз җиңел булып киткән иде, тик бу да озакка бармады. Ярый әле галим Авит очрап, бераз күңелен күтәрде һәм яшәүгә җегәр өстәде.

Гәрчә чукынуның төп сәбәбен аңлап бетермәсә дә, Гөлсәрия моңа үзе ышанып җитмәсә дә, башкаларны чукынуның ихласлыгына инандырырга тырышты. Гадел һәм киң күңелле бул, ә калганын Ходага бир, бәхетне ул сиңа үзе китерер, дигәннәр борынгылар. Әмма адәм баласына кем йөзендә бәхет килүе хакында әйтмәгәннәр.

Туганые Феодосий Византия тәхетенә утыргач, Гөлсәрия галим Авиттан хат алды. Хатта мондый сүзләр бар иде: «Тормыш сине үтерер, чөнки адәм баласы өчен котылгысыз чарадыр. Нигә минем кырымда калмадың? Мин синең белән бәхетле идем. Мин сине элегрәк чакыра алмадым, ә хәзер соңдыр инде. Минем сине тәүгечә кочасым, сөясем килә. Мин синең белән бик тә бәхетле идем, гүзәлем... Кил. Көтәм. Авит».

Гөлсәрия берничә тапкыр омтылса да аңа хат яза алмады. Аның каравы атна саен чиркәүгә барып, аның исәнлегенә шәм куйды һәм гыйбадәт кылды. Тик барыбер Авит хаклы булып чыкты, аңа барыбер ир кирәк булды. Тик ул ир галим-сенатор Авит йөзендә аңа килмәде, тупас Маркиан ягымлы һәм илаһи көчле Авитны алыштыра алмады. Маркианга кияүгә чыгып Гөлсәрия тынычлык тапмады, ул аңардан бик тиз бизде. Ятакта дуңгыз кебек мышнавы да, якынлык кылганда сытуы, изүе дә һәм шуннан бары тик үзенә ләззәт табуы Гөлсәриянең тәмам җанын актарды, Маркианны янына яткырмас итте. Төшендә ул еш кына Авитны күрде, аны сагынды, аны юксынды.

Ул арада җыелыш башланды. Патриар Хрисафәй нечкә тавышы белән җыелышның башлануын игълан итте. Аннары епископ Хрисафәй җыенга килгән һәммәсенең дә бармагын энә очы белән тишеп, бер бокалга кан җыеп чыкты, аңа вино өстәде, ахыр шул эчемлекне һәммәсенә дә авыз иттереп йөрде. Хәрам атакай фикере буенча, бу чара соборга җыелган руханиларны берләштерергә, үзләре дә ачыклап җиткермәгән канкардәшлеккә китерергә тиеш иде һәм җисми тәннәрен генә түгел, җаннарың да туганлык хисләре белән тутырырга тиеш иде. Хыял белән ачы тормыш чынбарлыгы арасында тулганган кешеләр өчен бу хәл үзенә күрә христианнар берлеген тагын да ныгытырга тиеш иде.

– Җәмгыятьне генә түгел, безнең кайберләребезне дә гөнаһ басты. Арыныйк, сафланыйк иңнәребезне баскан гөнаһлардан. Моны бездән Ходабыз таләп итә. Исегезгә төшеримме, Гайсә пәйгамбәр куәтен вә аның ихтыяр көчен. Хәтерегездәме, укыган булсагыз, онытмадыгызмы, бичара Захарий Ходадан хатыны Елизаветта углан бала тапсын дип үтенә. Бу хакта ул өй түренә тезләнеп, елый-елый сорый. Шунда кисәк Җәбраил фәрештә пәйда була һәм Ходадан ихлас күңелдән үтенгән Захарийга әйтә: «Бар, өеңә кайт, хатының балага узды инде, ди. Мин моны Хода кушуы буенча кылдым», – ди. Алты ай үтүгә, Хода Җәбраил фәрештәне Назаретка җибәрә, ә анда Дауыт нәселеннән булган Йосыфка кияүгә чыккан Мария яши икән. Фәрештә Җәбраил кинәттән Мария каршында пәйда була һәм тегеңә әйтә: «Курыкма миннән, сине Хода үзе сайлады, ди. Син тиздән углан бала табарсың һәм аңа Гайсә дип исем кушарсың, ди. Ул бөек булыр һәм аны халык Хода улы дип кабул итәр», – ди. Шунда Мария фәрештәгә әйтә: «Мин ничек балага узыйм соң, мин бит әле кияүгә дә чыкмаган», – ди. Фәрештә Җәбраил аңа әйтә: «Синең күңелеңә изге рух төшәр, ди. Һәм син тапкан углыңны Хода углы дип атарсың. Синең туганың Елизавета да Хода теләге белән балага узды, аның йөгенә дә алты ай булды инде», – ди. Бу сүзләрне фәрештә авызыннан ишетүгә, Мария туганые Елизаветага юнәлә. Мариянең Елизавета өй бусагасын атлап керүе була, теге аңа: «Син изге җан икәнсең ич, Мария!» – ди. Соңрак беленә, Мария Йосыфка кияүгә чыкканчы ук инде Хода тарафыннан изге йөккә уздырылган була...

Гөлсәрия патриарх Хрисафәйнең арлы-бирле Йөри-йөри сөйләвен күзәтте-күзәтте дә янә сенатор Авитны күз алдына китерде. Юк, андый кеше ярым самими руханилар арасына сыймас иде, чөнки галим Авит юк-бар йола-риваятьләрдән ерак йөрде, ул җир кешесе иде – акыллы, зирәк һәм чын мәгънәсендә тарихчы галим иде. Галим Авит үзе хәрам атакай Хрисафәйне наданлыкта гаепләр иде. Аның янәшәсендә мышный-мышный Маркиан утыра. Шушы хәрам атакай Хрисафәй котыртуы буенча Маркиан гуннар ханы Атиллага ясак салудан баш тартты. Иң гаҗәбе, бу хакта Маркианга Гөлсәрия бер сүз дә әйтмәде, ә эшкә кереште. Ул Атилла ханга илчеләрен җибәрде һәм Атилла ханнан салым түләүне кичектереп торуын үтенде. Ул – императрица Гөлсәрия. Нәкъ менә шул хәлдән соң Атилла хан яуны Галлиягә юнәлтә. Бу хакта ни ахмак Хрисафәй, ни бук тәпәне Маркиан белми дә калдылар. Хәер, белгән хәлдә ни кыла алган булырлар иде бу ике бушбугаз. Ходага шөкер кыла, сарай шымчылары аның кулында. Әйе, барысы да аның кулында, тик Гөлсәриягә барыбер нидер җитми – галим Авит бугай, чөнки соңгы мәлләрдә бигрәкләр еш искә төшерә башлады үзен. Галим Приск Римда булып кайтты. Барысы турында да язып, кемгә дә түгел, Гөлсәриягә бирде. Язманы Маркианга күрсәтеп тә тормаган һәм бик дөрес эшләгән, ул барыбер берни дә аңламас иде, дуңгыз ат түгел, печән ашамый, ашаса да кадерсез итә. Язманы укыгач, Гөлсәрия шуны аңлады – Рим һаман түбән тәгәри, ә Византия чәчәк ата башлады.

Патриарх Хрисафәй император Маркиан каршына туктады һәм төтәп торган лампасын селкә-селкә:

– Мин римлылар сәясәтеннән баш тартам. Рим инде менә ничә ел дөнья башкаласы түгел. Ходабыз күз угын Византиягә юнәлтте, якты нурларын безнең иконаларга сибә. Аллаһу сурәтендә ясалган сыннарга табынучыларга каһәр! Византиягә дан, дан! Император Маркианга дан! Императрица Гөлсәриягә дан! Патрикий Аспарга дан! Ходабыз безнең үтенечне ишетте, ил-җирләребезне, кала-салаларыбызны грекларга кайтарды! Мәҗүсиләр дөнья халыклары белән идарә итә алмый башладылар. Мәҗүсиләргә каһәр, каһәр. Каһәр!

– Торып тор әле, торып тор, Хрисафәй атакай, – дип урыныннан купты император Маркиан. – Әгәр дә мәгәр син, епископ Хрисафәй, сарай галиме Приск Панийскийны еретиклыкта гаеплисен икән, иң әүвәл аның гаепләрен расла, кылган гамәлләре турында сөйлә. Сарай галиме Приск Панийскийга минем бер шартым бар, Хрисафәй атакай, башта ул Атилла хан кызыннан баш тартырга тиеш. Һәм бөтен көнчыгыш руханилары алдында. Бу минем шартым, Хрисафәй атакай.

– Юк! – дип кычкырып күтәрелде Приск. – Юк, булмас ул. Мин беркайчан да сөйгән хатыным Иринадан баш тартмаячакмын, беркайчан да! Хатыным Иринаны мин берәүгә дә рәнҗетергә бирмәм!..

Бу ни инде тагын, дигәндәй император Маркиан императрица Гөлсәриягә карап алды, ул хатынының яклавын көтә иде.

– Утыр урыныңа! – диде аңа кырыс кына Гөлсәрия. – Утыр урыныңа, Маркиан. Мин бүген Приск йөзендә чын ир-ат күрдем. Утыр!

Император Маркиан иңен сикертеп алды һәм як-ягына карый-карый урынына утырды. Гөлсәрия исә зәһәр карашын ни кылырга белми аптырап калган, ыслап торган лампасын да селкүдән туктаган Хрисафәйгә юнәлтте. Һәм тәмам югалып калган атакайны бармак ишарәсе белән генә үз кырына чакырып алды.

– Атакай, – диде ул теш арасыннан ыслап. – Атакай, булышма сарай галиме Приск белән.

– Императрица, кичерә күрегез, Приск бу соборда еретик буларак җәзаланырга тиеш, ә аның хатынын патриций Аспар үз кырына алачак.

– Мин сиңа нәрсә әйттем, атакай! – диде Гөлсәрия һәм Маркианга таба борылды: – Тый әле шул алашаңны, Маркиан!

– Императрица, аның Прискның хатынын...

– Нишләргә исәбе?

– Ул аны патриций Асларга вәгъдә иткән, – диде Маркиан.

– Кабат әйтәм, Маркиан, калдыр Прискны да, аның хатыны Иринаны да. Мин аларны үзем хөкем итәчәкмен. Ишеттеңме, Маркиан, үзем?!

– Димәк, императрица, синең бу ике кешене атакай Хрисафәйгә хөкем итәргә бирмәскә исәбең?

– Дөрес аңладың, Маркиан. Мин аларны үзем хөкем итәчәкмен, әйтәм бит, үзем!

– Хуш, хуш, Пульхария, хуш, – диде Маркиан һәм борылды да тәмам каушап калган Хрисафәйгә: – Ишеттеңме, атакай? Бу ике кешегә хөкем булмаячак. Мин аларны сак астында өйләренә озатырга кушачакмын.

– Тик бит, кадерле император галиҗәнаплары, мин собордан башта рөхсәт сорарга тиеш булачакмын.

– Сора, үтен, ялвар, ал һәм аларны җибәр. Башың икеме әллә синең, Хрисафәй! – дип ыслады император Маркиан.

Хрисафәй атакай император Маркианны аңлады, шундук лампасын селки-селки руханилар тезелеп утырган утыргычлар буйлап китте.

– Клирикалларым, – диде ул лампасын селти-селти. – Сарай галиме Прискны һәм аның гүзәл хатынын император үзе хөкем итәчәк. Мин аларны собордан җибәрергә мәҗбүрмен.

Шуны гына көткән кебек, Приск Панийский урыныннан купты, императрицага бил бөкте, бер җайдан императорга һәм күршесендә утырган хатынын култыклады да ишеккә таба юнәлде... Гөлсәрия аларны күз карашы белән ишеккә кадәр озата калды. Ул бераз кинәнде, чөнки үз дигәненә иреште – Приск Панийскийны һәм аның хатыны Иринаны бинахакка гаепләргә бирмәде. Бу аның өчен үз-үзен җиңү иде. Күңеленә галим Авит салган хаклык, дөреслек җиңде.

 

XXIII

Приск моның шулай бетәсен бераз сизгән-тойган иде инде. Император Маркиан Атилла ханга үчле. Хак, Атилла хан да ясак түләүдән баш тарткан императорны яратып бетермидер. Ике илбашы арасында җитди каршылык туып килә. Каталун кырыннан талкыныбрак кайтсалар да, гуннар Римга яу кузгалганнар дигән хәбәрне ирештерделәр аңа. Димәк, Атилла хан Маркианны бөтенләй исәпкә алмый, үз көченә ышана. Тик шушы очракта Приск нишләргә тиеш? Атилланың кияве Маркиан кул астындагы кеше?.. Ни генә булмасын, моннан соң Маркиан аңа көн күрсәтмәс. Димәк, каладыр бер чара – Гунстанга китү. Тик соңга калмадыңмы, Приск? Йортыңны тәмам сак астына алдылар, һәр адымын күзәтеп торалар. Үзе өчен курыкмады Приск, Чулпаны өчен курыкты. Хатыны Чулпанны кулга алып, надан Маркианның Атилла ханга ниндидер шарт куюы бар иде. Кичә үк аларны озата килделәр. Ике сакчы арттан, икесе алдан. Сарайга барырга аңа ярамас, Чулпан турында әйтеп тә торасы юк. Димәк, каладыр бер юл – качу. Ләкин ничек качып китмәк кирәк? Хак, әтисе, мәрхүм, йорттан чыгып китү өчен җир астыннан юл ясаткан иде. Кызыксыну йөзеннән Приск ул юлдан берничә тапкыр бакча яклап калага чыгып караган иде. Атларны шушы юлга чыгарып куйганда...

– Нишлибез, Приск җаным? – дип сорады уйга калган иреннән Таңчулпан.


<== previous lecture | next lecture ==>
Икенче китап 18 page | Икенче китап 20 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.581 s.