Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Икенче китап 20 page


Date: 2015-10-07; view: 382.


– Гунстанга китәбез. Бүген үк. Төнлә белән, – диде Приск.

Таңчулпан ир-канатының әйткән сүзләренә ышанмыйчарак күзләренә карады.

– Ничек чыгып китмәк телисең син моннан, Приск җаным?

– Анысын инде миңа калдыр, Чулпаным, мина калдыр. Абзарда безне атлар көтә. Ул-бу булса дип мин ат караучыга кичәгенәк үк кисәтеп куйган идем. Атларны ашатып, иярләп куй дип.

– Димәк, син соборның ничек бетәсен белеп тордың?

– Алар башкача эшли дә алмаслар иде, юкса руханиларга ышанычларын югалткан булырлар иде.

Таңчулпан кайтыр җайдан атына әйләнеп карады, иренә елыша төште һәм әкрен генә әйтте:

– Мөмкин хәлме бу. Приск җаным?

– Мөмкин итсәк, мөмкин булыр, инде курка калсак...

Таңчулпан иренен яңагыннан үбеп алды. Моңа сакчылар да игътибар иттеләр, алдагылары әйләнеп-әйләнеп карадылар, арттагылары аларга якыная төштеләр. Сакчылар готлар иде, римлылар кебек кыска юбка кигәннәр, озын сөңгеләр тотканнар. Феодосий готларны сараеннан куган иде, димәк, Маркиан аларны яңадан алган. Приск белә иде, император Маркиан готларга да, туннарга да ышанмыйча сараен исаврәйләр белән тулыландыруын. Димәк, сарайда готларда калган, аларны озатырга Маркиан нигәдер готларны җибәргән. Готлар нигездә генерал Аслар кул астында күпләп хезмәт итәләр. Димәк, аларны сакларга сакчыларны генерал Аспар җибәргән!.. Моңа ышануы кыен, ләкин ышанмыйча да мөмкин түгел иде. Таңчулпан исә нәкъ шул генерал Аспар сакчыларыннан курка. «Телисеңме, теләмисеңме, Приск, каладыр сиңа бер юл – империядән качу», – дип уйлады сарай галиме Приск.

Таңчулпан исә ир-канаты авызыннан күңеленә сары май булып яткан сүзләрне ишетсә дә, күз алдына да китерә алмады – ничекләр сакчылар күзәткәндә өйдән чыгып китүләрен. Шуның өчен ир-канатының йөзенә кат-кат карап алды, гасабиланды, борчылды. Хатынның чарасыз калып, ни кылырга белми баруын сизеп алган Приск аңа:

– Борчылма, Чулпаным, барысы да әйбәт булыр, – диде. Ниһаять, алар өйләренә кайтып җиттеләр. Ике сакчы урам ягында калды, икесе ишегалдына керделәр. Әмма хуҗалар болдырга җитүгә, тукталып калдылар. Приск берни булмаган кебек, хатынын култыклап, баскычлардан менеп китте, ишекне ачты, каршы алган хезмәтче хатынга дәшмәскә кушып, өйгә керде.

– Матрона, – диде ул аңа Таңчулпан керүгә ишекне ябып. – Без караңгы төшү белән аръяк капкадан чыгып китәрбез. Вакытлыча. Өй-кураларны карауны сиңа калдырам, күз-колак һәм хуҗа бул. Без кайтырбыз. Бу ни инде тагын, зинһар шыңшымагыз, без вакытлыча гына китәбез. Әйтәм бит кайтачакбыз...

Нәкъ менә шунда Таңчулпан ир-канатына ышана башлады. Прискның Чулпаны белән Гунстанга качарга нияте. Бик хуш. Таңчулпан шат, хәтта бик шат. Тик ничек чыгып китәрләр алар? Урам яклап ике сакчы тора, ишегалдында ике сакчы.

– Әйдә, Чулпан, башта ашап алыйк, – диде Приск.

Аш ягына керү белән, түр яктагы ишеккә күз төшереп алды һәм Прискның кулыннан тотып, сораулы күзләре белән аңа карады.

– Чынмы, Приск җаным, без чынлап та качабызмы?..

– Шаулама, башта берни булмаган кебек бассейнда су коенып чыгабыз, аннары ашап алырбыз, аннары йокларга яткандай итәрбез. Кояш баер, караңгы төшәр, төнге әтәч кычкырыр, шуннан соң гына арткы яктагы ишектән чыгып, ат абзарына юнәлербез. Иң мөһиме, һични булмаган кебек кылану. Мине беркем дә, беркем дә туктата алмаячак, Чулпаным, беркем дә. Мин Гайсә пәйгамбәргә табынган һәм шул дин аша ил белән идарә итәргә җыенган надан вә томана Пульхария һәм Маркиан кебек кешеләргә ышанмыйм, бигрәк тә хәрам атакай Хрисафәйгә. Алар теге вакытта ук атаң Атилла ханны агулап үтерергә җыенганнар иде. Иманым камил, алар бүген дә Атилла ханга бер-бер әшәкелек эшләргә җыенып яталар. Хак булса, Гунстанда атаң улы Диңгизидны Визигаст король кызына өйләндереп ята икән. Бу хакта миңа бер шымчы әйтте. Бәлки әле туйларына барып та җитәрбез...

– Приск, Приск җаным!..

– Чү-чү, сабыр ит. Әлегә барысы да без дигәнчә бара. Әйдә, су коенып чыгабыз.

Ни әйтә ала иде ул аңа. Һични. Тик күпертен иреннәре белән битеннән генә үбеп алды. Ул аңа ышана башлады.

Бассейнда су җылымса, рәхәт, чыгасы килми, моның янына янәшәсендә хәләле йөзә. Качып китүләрен күз алдына китерде дә, Таңчулпанның судан чыкканда ук йөрәге калтырана башлады. Шикләнми, атта ул кош кебек оча, аларны берәү дә куып җитә алмас, тик менә ничекләр сиздерми генә чыгып китәрләр икән?.. Чыгып китә алсалар, юлда аларны туктата алмаслар, Приск кулында император тәңкәсе.

Кояш баюга, өйдә генә түгел, тышта да эңгер иңә башлады, әмма Таңчулпанга тынычлану килмәде. Ул үзен читлеккә эләккән кош хәлендә күрә, ләкин өметен дә җуймый иде. Бит аның белән батыр йөрәкле ире булачак. Аның куркуы, гасабилануы Прискка да күчте бугай, ашап-эчкәч ул Таңчулпаны янына килде, кочагына алды.

– Курыкма, Чулпаным, хезмәтчеләрем барысын да җиренә җиткереп башкарырлар. Мин аларның икесенә үзебезнең киемнәрне кияргә куштым һәм ишегалдына керә-чыга йөрсеннәр. Ә яшерен капканы әтием мәрхүм ясаткан иде. Җир астыннан үтә ул юл. Безне берәү дә күрмәс. Курыкма. Хезмәтчеләр барысын да мин кушканча эшләрләр.

– Безне куа чыкмаслармы соң, Приск җаным?

– Чыкмаслар. Сарай руханилары соборда. Гөлсәрия белән Маркиан да алар янында. Бүген алар төне буена бәхәсләшәчәкләр.

– Ә Аспар?

– Аспар безне сарайда император янында дип уйлый,

– Сине Ходай, мине Тәңрем саклар, Приск җаным.

– Сакласыннар диген.

– Әйе, сакласыннар.

Караңгы төшүгә, җыена башладылар. Түр бакча аша сак кына артъякка чыктылар. Хезмәтчеләр атларны иярләп куйганнар иде инде. Атларга җитүгә, Приск баш кагып кына Таңчулпанга атка атланырга кушты һәм үзе дә атланды, һәм алар, җир асты юлы белән, күрше урамга барып чыктылар. Урамга чыгуга. Приск хезмәтчеләрен кире җибәрде. Таңчулпанга калмаска кушып, үзенә генә таныш булган урамнар аша кирмән капкага юнәлде. Сәере шул булды, кулында император тамгасы булгангамы, аны хәтта туктатып та тормадылар, капкаларны ачтылар. Таңчулпан исә ат тезгенен кысып тоткан килеш, калтыранган йөрәген тыяр хәлдән газиз калып, ир-канатына иярде.

 

XXIV

Соңгы айларда Атилла хан тәмам тынычлыгын югалтты. Иллак угланның Рим тарафында үлеп калуы, Диңгизид угылының Илбикә белән кавышырга теләмәве, император Маркианның ясак түләүдән читләшүе, ул гынамы, Атилла ханга янавы – ханның бик нык кәефен бозган иде. Император Маркианны ул болай гына калдырмас, вәгъдәсезлек илбашларына хас сыйфат булырга тиеш түгел, аңласын иде, ниһаять, Гөлсәриягә өйләнеп ил башына менгән Маркиан. Тик Тәңре үз адәмнәренә акылны капчыклап өләшмәгән кебек, ахмаклыкны да һәр кешенең үзенә калдырган икән шул. Уйлан вә уйлан да, җәмгыятьтә үз юлың тап, үз сукмагыңа төш. Үз юлың, көчең вә сәләтең җитәрлек сукмагың тапмагансың икән, башкаларга үпкәләмә, башкаларны гаепләмә, үзеңне гаеплә, үзеңә үпкәлә. Яраткан улы Диңгизид тагын – нинди гүзәл заттан йөз чөермәкче. Имеш, аның үз кавеменнән яраткан кызы бар. Бу хакта ишетүгә, Атилла хан угылны акылга утыртырга иткән иде дә, уйлана торгач, кул селтәде – мәхәббәтне көч белән җиңеп булмый. Бу хакыйкатьне дә яхшы белә иде ул. Шул ук вакытта Визигаст корольнең гүзәл кызына да өйләнү зарур дип тапты Атилла. Диңгизид угланның Визигаст король кызына өйләнүе йөрәктән-йөрәккә тартылган халыклар арасындагы дустанәлек җебе ул. Менә шуны аңласын иде углан. Әнә шуның туып килгән Гунстан ил-дәүләтенә никадәр хасыяти зарур нәрсә икәнен, дөресрәге, сәясәт икәнен аңларга теләми углан. Имеш, башка берәүне ярата. Ни соң ул ярату? Хак, Атилла хан моны гына белә, белми түгел. Яшь чакта ук Күркәмгә ничекләр гашыйк булган иде. Куенына кереп йоклама – дөнья бетәр сыман иде. Аннары Виницага күзе төште. Ә инде Элиана аны тәмам чарасыз иткәләде. Аның кырында бер төн йокламаса, барысы да асты-өскә килер кебек иде. Шушындый көннәрдә Хилхәл атакай аның халәтен аңлап: «Бүген хан берьялгызы йоклаган» – дип, мыек астыннан гына елмаеп куяр иде. Һәм ул хак булыр иде. Ни генә булмасын, Диңгизид углан Илбикәгә өйләнергә тиеш. Моны аның атасы Атилла хан тели. Аннары кыз да каршы түгел. Хәер, карышыр-карышыр да, углан да килешер. Атасы тели ич моны! Ниһаять, сәясәт!..

Атилла урыныннан кузгалды, углан янына барырга булды. Хак, хан башы белән углан кырына бару килешеп бетмәс, әлегә кадәр хан кылган нәрсә түгел бу. Мондый адымны ул әлегә кадәр ясамады, кем генә булмасын, аның янына үзләре килделәр, угланнар турында әйтеп тә торасы юк.

Атилла хан җансакчысын дәште, туры кара айгырын иярләргә һәм болдыр янына китерергә кушты. Шуннан соң гына бераз көттереп, болдырга чыкты. Аны болдыр янында унлап җансакчысы көтә, ханның ни боерасын белмиләр, әмма аның күз карашыннан ук әмерен үтәргә әзер торалар. Тантаналы мәлләрдә генә атлана торган кара туры айгыр болдыр каршында, ишектә торучы сакчы атның мәрҗәннәр тезгән йөгән башыннан тотып тора. Айгыр ярсына, гасабиланып иясен көтә, уң тоягы белән җирне тырный һәм тыенкы гына кешнәп куя. Ат ашкына, кыяфәтенә үк чыккан, ә менә иясе бер дә ашыкмый кебек, чыкты да болдырда туктап калды.

Углан янына бара. Килешерме? Хан ич ул! Углан каршына баш иеп барган кебек килеп чыкмасмы?!

Юк, кире уйлау ярамас. Углан янына барсаң-бармасаң да, атына атлан да бер җилләнеп кайт. Элек шулай итә торган идең бит. Ә кайтыр юлда Диңгизид торган өйгә туктарсың. Углан болдырга йөгереп чыгар, өйгә дәшәр, анда Күркәмне күрер, киңәшкәндәй итәр. Тик карт хатың аны күрүгә сөенерме?.. Ул да угланны сөйгән кызына өйләндерәсе килә дигән хәбәр иреште Атиллага. Ләкин уйланасы уйланган иде инде, Атилла хан йөгерә-атлый баскычлардан төште дә, яшьләргә хас җитезлек белән атка атланды, тезгенне тотты.

– Йә! – диде ул атына һәм басу капкасына таба чапты. Башта ул Илбикәне күрер, булачак киленне, дип уйлады Атилла колак янында сызгырган җилдән арынырга теләгән кебек, артына әйләнеп карады. Ике җансакчысы кала төшеп, аның артыннан киләләр иде. Атлары аныкы кебек үк каралар, җилле киләләр. Кара айгыр басу капкасын үтте, басу юлына чыкты. Атилла тезгенне җибәрә төште. Әйдә, бер элдереп калсын...

Шуны гына көтеп барган кебек, кара айгыр сузылып чаба башлады. Бу сулышта ат ерак китә алмый, кире борылмаса да, Атилла атны тыя төште һәм ат юртуга күчкәч, уратыбрак борыла башлады.

Атилла хан улларының өчесенә дә аерым өй салдырткан иде. Иллак белән Ирнак шул өйләрдә тора башладылар, ә менә Диңгизид углан анасы йортында кунды. Бу хәл Атилла ханга ошамаса да, беркайчан да угланга бу хакта бер сүз дә әйтмәде. Ата буларак Атилла угланнарын башка чыгарган кебек килеп чыккан иде. Ике туганы моны кабул иттеләр, аталарыннан бүләк дип аңладылар, ә Диңгизид үзенә дип салдырган өйнең капкасын да ачып карамаган, дигән хәбәр ирешкәч, ата кеше аңардан: «Нигә син атаң салдырган өйгә күчмисең?» – дип сораган иде. Угланның җавабы кыска булды: «Өйләнгәч тә күчәчәкмен, атам», – диде.

«Менә хәзер чыгарсың инде», – дип уйлады Атилла хан басу капкасын үтеп, туп-туры Дингизид углан өенә таба юнәлде. Ләкин кинәт кенә исенә төште – углан анасында тора ич!

Атилла атын Күркәм хатын йортына таба борды. Мәһабәт өй салдырган иде ул Күркәм хатынга. Ике катлы шәмдәлләрдәй нараттан. Аскы катта зур зал, икенче катта йокы бүлмәләре, өйгә кушып диярлек аш-су хәстәрли торган йорт. Шунда ук хезмәтче хатын-кызлар торагы.

Өй-каралтыга җитәр-җитмәс үк, кайдан күрептер. Күркәм хатын болдырга йөгереп чыкты, аның артыннан ук килен буласы Илбикә. «Бу ни бу! Диңгизид углан кая?» – дип уйлады Атилла хан һәм, килә-килүгә, атыннан төште, йөгән тезгенен җансакчысына ташлап, җилле генә адымнар белән болдырга менде һәм Күркәм хатынга баш иде, аннары булачак килененә.

– Укулар ничек бара, анакай? – дип сорады Атилла хан булачак килененә күз ташлап, елмаеп куйды. Илбикә дә чак кына тез чүккәндәй итте.

– Бала ушлы, тиз аңлаштык, атасы. Тик Диңгизид углан гына Илбикә бирегә килү белән син салган өйгә күчеп китте.

– Бихуш, яшәсен әлегә шунда, өйләнгәч кәләшен дә үз кырына алыр, – диде Атилла хан. – Димәк, сезнең хәлләр ару.

– Син аның белән сөйләш әле, атасы. Ул Илбикәгә минем сөйгән кызым бар, диде.

– Яшь кешенең сөйгән кызы булмаса шаккатыр идем, Күркәм хатын. Яшьлектә сөйгән яшьлектә кала, диләр. Дөнья көтү өчен кәләшне ата-ана теләге буенча алалар иде кебек, Күркәм хатын, бездә. Әллә мин ялгышаммы, анасы?..

– Сөйкемсез сөякләр белән яшәве дә бик авыр бит, атасы.

– Илбикәме сөйкемсез сөяк, йә Тәңрем, җир йотар үзен бу сүзне әйтергә кыйса. Греклар алиһәсе бит булачак килен, анасы, греклар алиһәсе!

– Карале, карале, атасы. Син угланны куркытма инде, бик кысма да. Җаны теләгән җылан ите ашаган, ди.

– Камчы татымый үсте ул углан, син якладың аны, Күркәм хатын, син узындырдың... – Атилла хан Илбикәгә ым кагып кына өйгә кереп торырга кушты, булачак килен артыннан ишек ябылуга, Атилла хан камчысын селти-селти: – Баланы акылга утыртырга беркайчан да соң түгел, Күркәм хатын, беркайчан да.

– Кычкырма әле алай, атасы, кешедән яхшы түгел. Диңгизид углан Илбикәдән баш тартам димәде ич әле.

– Дисә нишләр идең, Күркәм хатын? Нишләр идең үз балан атасы сүзен тыңламый башласа?!

– Аның сөйгән кызы бар. Бәлки вәгъдәләшкән үк булгандыр.

– Вәгъдәләшсен. Бер елдан икенче хатынга алыр. Ә угланның беренче хатыны Илбикә булыр! Мин әйттем, Күркәм хатын!..

Шулай диде дә Атилла хан куй маенда кайнаткан камчысын чажлатып алды һәм атына таба китте.

– Бала янына бара күрмә тагын!

– Ә ул минем белән киңәштеме, миңа сөйгән кызым бар дип әйттеме?!

– Атасы дим, хан башың белән кеше көлдереп йөрмә. Ир кадере – җирдә, җир кадере илдә, аталары. Йөрмә бала янына!

– Ата кешегә баш бирмәгән бала белән мин башкача сөйләшә белмим!

– Тукта, тукта, куй, куй дим, атасы. Нинди сүз инде ул тагын, җиткән егетне!

– Мин аңа дөньяда бер булган гүзәл кыз таптым, дөньяда бер булган.

Атына килеп җитүгә, Күркәм хатын ир-канатының җиңенә килеп ябышты.

– Кеше көлдермә дим, атасы.

– Кем кызына өйләнмәкче соң?

– Меңбаш Барс кызы Сандугачка.

– Актай төмәнбашы Барс кызын яратамени?!

– Үзе. Бала чактан ук сөешеп йөргәннәр. Быел кызлар туенда куарга вәгъдә иткән икән.

– Җитте! Мин кем ана, атамы?!

Күркәм хатын тагын нидер әйтергә иткән иде, әмма өлгерә алмый калды, Атилла хан сикереп атына атланды, кала читендәге үзе салдырган Диңгизид углан өенә таба чапты. Җансакчылары хан артыннан кузгалдылар. Урам тузан белән тулды, үтүче-сүтүчеләр коймаларга сыендылар. Өй каршына килеп туктауга, аның каршына Дингизид углан йөгереп чыкты.

– Ни булды, атам?!

– Башта өйгә дәш! – диде Атилла хан коры гына һәм алдан өйгә кереп китте.

– Ни булды, атам, яу килмидер бит?..

– Мин килдем сиңа яу белән, углан, мин, атаң! Анаңда тора идең түгелме? Тора идем, дисен? Ә нигә Илбикә килүгә монда качтың? Кызлар ашар дип курыктыңмы әллә? Гунмы син, Атилла хан улымы?!

Ачулы иде Атилла, үзе дә белми ни өчен, шул ук вакытта бераз шәйли дә. Иң оста мәргән улы аның сүзеннән чыкты. Үз балалары тыңламагач, халкы ничек тыңласын ханны?!

Атилла хан почмакта сәке күрде, барып утырды, кымыз сорап алды, агач касәне бармак очларына утыртып, күтәреп эчеп куйды, һәм шуннан кинәт кенә сабырланып китте.

– Бер үзең бер өйдә торасыңмы? Бичура түгелсеңдер бит?.. Хезмәтчеләрең кая дим?..

– Мин аларны кайтарып җибәрдем, атам.

– Аулак өй ясарга исәбең идеме әллә?

– Юк, уйлыйсы уйларым бар иде, атам.

– Уйлыйсы уйларың... – Атилла кырын күзе белән генә угланга күз төшереп алды. Үзенә ошаган иде егет. Суеп каплагандай үзе иде. Гәүдә-сыны да, йөз-кыяфәте дә, хәтта үз-үзен тотышы да. Күзләренә кадәр аныкы. Атилла хан угланда үзенең яшьлеген күргәндәй булды, һәм аңа кинәт оят булып китте. Ә бит үзе өйләнгәндә берәүдән дә сорамады – угорларга баргач өйләнде дә кайтты. Аның өйләнүенә атасы Мәңгүк хан да бер сүз дә әйтмәде, һәрхәлдә, нигә минем белән киңәшмичә өйләндең дип тиргәмәде. Гуннарда өйләнешү, сөешү, гомумән, ирекле иде, кияүгә чыгу да хәтта. Угланның да үзе теләгән кызга өйләнергә хакы бар. Бар, бар, тик бит бу дөньяда сәясәт тә бар, бер кавем белән икенче кавемне кардәшләштерү, ары таба бер булып яшәү.

– Тыңла әле, углан. Күз камашырдай иртәгә син өйләнәсең. Визигаст король кызы Илбикәгә. Кыз сылу, зифа, яшь. Ул хәзер синең анаңда тора. Күргәнсеңдер, кыз чибәр, хәтта артыгы белән чибәр.

– Атам!

– Тик тор, углан, тик тор! Мин әйттем! Егет бул, атаң сүзен җиргә салып таптама. Зарланасын килсә, анаңа барып зарлан, миңа түгел, мин әйтәсен әйттем! Инде Сандугач дигән кызны бик яраткан булсаң, бер елдан икенче хатынга алырсың. Әнә атаң тора бит әле ике хатын белән. Тора. Ярар, мин киттем...

Ашыга төшебрәк ишеккә юнәлде, углан ана иярде, ләкин сүз әйтергә кыймады. Ул арада атасы Атилла хан атына атланды һәм өермә туздырып, китеп тә барды. Диңгизид углан бертынга гына болдырда басып торды һәм икенче мәлдә инде киртәгә бәйләгән атына таба йөгерде, сикереп атланды, бер гаепсез атка камчысы белән сыптырды һәм бөтенләй кире якта булган Византия капкасына таба чапты. Аның да атасы кебек дала җилен сулап, җилле генә йөреп кайтасы килде. Бу мәлдә аны бары тик тынычландырса дала гына тынычландырыр кебек иде. Ләкин Византия капкасында ул калага кереп баручы җизнәсе Приск белән Таңчулпан апасын очратты. Атыннан төште, тегеләрне төшерде һәм алар кочаклашып күрештеләр, һәм Диңгизид атына атланды да кире калага чапты – атасына сөенче җиткерергә.

 

* * *

Икенче көнне Атилла хан оран салучыларга йөк йөкләде – сала-калаларны, җәйләүләрне, авыл-утарларны йөреп, Атилла хан улы Диңгизид гепидлар короле Визигастның гүзәл кызы Илбикәгә өйләнә. Җыелыгыз, килегез, Атилла хан өч көн, өч төн башкалада туй уздырачак. Туй Кызлар тавында башланыр. Ким куйганда йөзләрчә чатыр корылыр, һәр чатыр янында шәрабчылар, кымызчылар, ит кыздыручылар, хезмәтчеләр булыр.

Атилла хан белә иде, аның әмере карусыз үтәлер. Шуның өчен туй буласы көнне Атилла хан яшь хатыны Элиана янында булды.

– Элиана, туйда син һәр җирдә минем янымда булырсың, – диде аңа иртән уянгач та Атилла хан.

– Алпарны да алыйммы?

– Алпарны да алып килерсең. Сиңа сиртмәле арба җибәрермен. Мине кичә кинәндерделәр әле, Элиана, кияү Приск белән Таңчулпан Гунстанга килеп төшкәннәр. Күркәм хатынның кунак йортына туктаганнар. Таңчулпан әйткән, имеш, алар Диңгизидның туена килгәннәр, ягъни кунакка. Мин аларга аерым чатыр корырга куштым. Аулаграк җиргә. Ә безнең чатыр яшь кәләш белән яшь кияү янәшәсендә утырыр, Визигаст кодага да ерак куярга кушмадым. Туй мәртәбәле булыр, халык ял итәр, бер җайдан без дә. Тик менә минем бераз угланга гына ачуым чыкты. Илбикәгә өйләнмим дип әйтми, сөйгән кызым бар дип ачуым китерә. Җитмәсә, Күркәм хатын угланны яклый. Имеш, Барс меңбашның кызы Сандугач белән алар балачактан ук бергә уйнап үскәннәр, имеш, бер-берсен балачактан ук яраталар.

– Илбикә дә чибәр ич, мин аны күрдем, кыз миңа ошады, сылу, күз алмалы түгел үзеннән.

– Сиңа ошаган, углан әнә баш тартмакчы. Ләкин аныңча булмас. Атамы мин! Атасына сырт кабарта, имеш. Сөйгән кызы бар дип мактана. Яшь чакта кем-кемне яратмаган да, кем-кемгә гашыйк булмаган. Гыйшык үтә ул, ә менә кешене тансыклау, аны телән юксынып тору – әнә шунда мәхәббәтнең асылы, Элиана.

– Туй булгач, акчалар да сибелерме?

– Акчаларны Ирнак углан сибәр. Ат башында ул булыр. Визигаст король белән сөйләштек, Кызлар тавында Диңгизид углан Илбикәне куып тормас, гепидларда андый гадәт юк икән. Хуш. Кызны куып тормас. Мин Визигаст король белән килештем. Чөнки Диңгизид угланның кызны куып тотмавы бар, йә кызның тоттырмавы. Ә минем гепидлар короле белән туганлашу ачкычын кулдан ычкындырасым килми.

– Килешеп бетәрме соң, халык ни уйлар?

– Халык судагы балык бит ул, Элиана. Килешер. Римлылар әнә тәре үбеп тә никахлашалар.

– Приск белән Таңчулпанның туйга килүләренә мин бик шат, Атилла.

– Мин аларны күрмәдем әле, әллә туйга кайтканнар, әллә Маркиан куып җибәргән. Ирештерделәр, генерал Аспар Византиядә хезмәт иткән туннарны сарайдан куган икән. Имеш, исаврәйләр белән генә сарайны саклатмакчы. Гарәп гаскәрләре кебек исаврәйләр дә ташлап китәрләр әле үзләрен.

– Нигә алай дисең?

– Чөнки сәясәттә кыйблалары юк, койрыксыз төлке хәлендә хәзер Византия. Әйтте диярсең, анда тиздән бер-бер хәл булыр. Шигем бар, Таңчулпан туйга кайтмаган, явыз Маркианнан качып кайткан. Рим минем баш улымның башына җитте, монысы кызымны сыйдырмый башлаган кебек тоела миңа.


<== previous lecture | next lecture ==>
Икенче китап 19 page | Икенче китап 21 page
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.037 s.