|
Икенче китап 21 pageDate: 2015-10-07; view: 365. – Нигә алай дисең, Атилла, бәлки алар чынлап та туйга килгәннәрдер. – Эчем сизә, алай түгел, туйга килгән кеше олау белән килә, ә алар ике ат өстендә, җайдак атлары да юк хәтта. Римны мин акылга утырттым, бөтен байлыгын алып кайттым, ә вандаллар короле Гейзерих, миңа калса, Римны җир белән тигезләмәсә дә, бетереп талар. Шулайрак тоела миңа. Гейзерих күптән тоҗрый иде Римны алырга. – Византиягә кагылмый тор, ханиям. Калдыр син аларны. Бер кайгысыз туйны уздырыйк әле, аннары Маркианга түгел, Гөлсәриягә илчеләрең җибәрерсең. – Илчеләрем җибәрермен?! Шул надан ике күзе ике төсле булган амбалгамы?! Булмас ул. Яу йөриячәкмен мин аңа, яу, Элиана... – Янама алай, Атилла ханиям, синең кебек ханга килешми алай янау. Һәр халык та мөстәкыйль яшәргә хокуклы, кечкенәме, зурмы ул, Тәңре аларга шул хокукны биргән. – Ни генә булмасын, мин туйдан соң Византиягә яу кузгалачакмын. – Ә ул үзе безгә таба кузгалса?.. – Ике башлымы әллә ул? Мин беләм ич, Маркианны Константинополь халкы яратмый дип бара Вигиләй бабай да. Маркиан башына мин җитмәсәм, византиялеләр аның башына үзләре җитәчәк, ди. Мин бераз чамалыйм, Элиана, Маркиан императрица Гөлсәрия кулындагы курчак кына ул. Беләсеңме, ни кылырга җыенган ул? Белмисең шул, ә миңа җиткереп торалар. Приск кияү белән Таңчулпанны соборда еретиклыкта гаепләргә җыенган. Әнә шуның өчен әйттем мин сиңа, туйга дип килмәгәннәр алар Гунстанга, ә Маркианнан качып киткәннәр. Әйттем ич, туйдан соң мин Маркианны акылга утыртачакмын. Сөйләштек инде, туйдан соң Визигаст король Тулузага яу кузгалачак, ә мин Византиягә юнәлермен... – Гаскәрбаш Аспар кулында көчле гаскәр, күбесе синнән качкан гуннар... – Мин Византиягә якыная башлауга ук алар минем якка күчәрләр, Элиана. Гунстанда Маркиан кешеләре булган кебек, минем дә Византиядә кешеләрем бар, һәрдаим хәбәр итеп торалар. – Кискән ипи кире ябышмый, Атилла ханиям. Атилла хан дәшмәс булды, бертын уйланып ятты. Ниндидер күләмдә Элиана да хаклы иде. Качкын туннарның барысы да кайтмас. Империя кешеләрне алдый белә. Гуннар атта оста сугышалар, нәкъ шул атта сугышучыларга мохтаҗ Византия. Империя атлы сугышчыларга барлык шартларны да тудырачак. Шул сәбәпле туннарның, Элиана әйтмешли, империядә калулары да бар икән шул. Тик бит Атиллага җиткерделәр инде, өске готлар белән аскы готлар арасында сугыш башланган. Ике туган канга-кан килерләр, алар нәселеннән булган Визигаст король әзер тәхеткә барып утырыр. Шулай да булып куюы бар бит әле. Атилла хан бераз чамалый иде, Визигаст король сәясәтне дөрес алып бара. Гомумән, әлегә барысы да ул уйлаганча юл яра. Тик менә Диңгизид углан гына кәефен бозды. Бәлки әле туйдан соң анысы да җайланыр, ут белән су да елга бер килешәләр, ди бит. – Шулай бит? – диде Атилла хан, муены янында хатынының кайнар сулышын тоеп, аңа таба тартылды, яшь бикәне кочагына алды.
* * * Кызлар тавына җыелган халыкның исәбе-хисабы юк иде. Атилла хан чатырыннан Алпар улын җитәкләп чыкты. Иң әүвәл ул Диңгизид улы белән килене өчен корылган чатырга күз ташлап алды. Чатыр алдында яшь кәләш Илбикә тора, аннан бер читтәрәк Диңгизид углан. Алар ни турындадыр аңлашалар, ерактан ук күренеп тора – яшьләр арасында татулык юк, ике арада бәхәс бара. Ләкин әңгәмә бара, димәк, углан бераз тынычланган, атасын аңлаган, дөньяда барган сәясәтнең асылына төшенә башлаган. Балаларны капма-каршы милләт вәкилләренә өйләндерү ике яшьне кавыштыру гына түгел, сәясәт тә ул. Борын-борын заманнарда да ул шулай булган, хәзер дә шулай. Менә шуны аңлау җитми хәзерге яшьләргә, көчләп аңлатырга туры килә. Кызлар куу туе булмады, хәерле булсын, аның каравы кыз ягыннан килгән гепидларның күңелләре булды – Диңгизид углан кәләшен чатырына кулына күтәреп алып кереп китте. Бер уйлаганда вак кына нәрсә кебек, шул хәлгә гепидлар шау-гөр килеп куанышкач, Атиллага да күңеллерәк булып китте. Атилла хан Алпар улын җитәкләгән килеш чатырына таба борылган гына иде, өлкән хатын Күркәм утырткан чатыр янында уралган Сандугачка күзе төште. Чибәр, сылу иде меңбаш Барс кызы Сандугач. Кошларны көнләштерерлек итеп җырлый иде. Әле дә җырлыйдыр. Тик әле җырлый микән, еламый микән кыз. Атилла хан кызны кызганып куйды. Сәясәт корбаны иде кыз. Атилла хан аңлый иде – кызның монда мыскал да гаебе юк. Ярата Диңгизидны, үлепләр яратадыр бәлки, тик бит бу дөньяда халыклар дуслыгы да бар ич әле. Ә ул дуслык дигән төшенчә Атилла ханга бик тә, бик тә кадерле. Әйе, ата кеше буларак ул зур гөнаһ кылды, бер-берсен үлепләр яратышкан егет белән кызны аерды. Бабалары мондый хәлләргә беркайчан да бармаганнар, яратышкан яшьләрне һәрчак хуплап кавыштырганнар. Барысы да гадел булсын өчен хәтта «Кызкуыш» уеннарын уйлап тапканнар. Бу уен бик борынгыдан килә икән инде. Бу хакта аңа Хилхәл атакай бер тапкыр гына сөйләмәде. Имеш, борын-борын заманнарда кытайлылар белән күрше яшәгән татарлар дигән кавем үзенең меңьеллык дәүләтчелеген бәйрәм иткәндә шушы олуг тантанага күрше Кушан төркиләрен кунакка чакырганнар. Ә төркиләрнең гадәтләре кунакка биш йөз кыз алып килү икән һәм үзләре белән биш йөз татар кызларын алып киткәннәр. Бермәлне бу бәйрәмне татар һәм төркиләр һәр елны уздыра башлаганнар. Һәр елны Кушан төркиләре татарларга биш йөз кыз китергәннәр һәм биш йөз татар кызы алып киткәннәр. Еллар үтә-үтә бу ике кавем шул хәлгә җитеп карендәшләшеп киткәннәр ки, икесе дә бер телдә сөйләшә башлаганнар. Әнә шул кавемнәрнең бер чаткысы булып, гун төркиләре аерылып киткәннәр һәм мөстәкыйль дәүләт булып яши башлаганнар. Әнә шул кавемнең бер чаткысы Атилла хан җитәкчелегендә Ауропа үзәгенә килеп оялады һәм үзенә бер ил-дәүләт төзеде. Ә бит борын-борын заманнардан ук ил-дәүләтләр кызлар алышу аша оешкан. Бик ихтимал, гуннар белән гепидлар кушылып та куәтле халык килеп чыгар. Әйе, гасырлар аша булса да. Бик ихтимал, болар барысы да Хилхәл атакай сөйләгән әкият кенәдер, ләкин барыбер матур әкият ич. Шул ук вакытта Атилла хан белә иде, тормыш ул ачы хакыйкать, әкият исә аның хыялы гына. Угланны гепид короле кызына өйләндереп бәлки ул хата кыладыр?.. Тик инде кире чигенү юк, югыйсә Каталун кырыннан качкан Аэцәй хәленә калуың бар. Генерал Аэцәйне Атилла хан Римга килеп киткәннән соң император Валентиан хәтта сараена да кертмәгән, диләр. Ахыр килеп, үз кавеменнән булган Сандугач та кызганыч. Сөйгән егетен тартып алалар ич. Меңбаш Барстан да яхшы түгел, соңгы вакытларда күзгә-күз карашканнары да юк. Ә бит Барс меңбаш һәр орышта алда булыр иде – батырларның батыры, каһарманнарның каһарманы, бер суз белән, гун халкының горурлыгы, мактанычы. Бу адымын белән, Атилла хан, син бер аның кызын гына рәнҗетмәдең, баһадирны да рәнҗеттең. Моның өстенә Барс меңбаш Диңгизид угланның атакае, хәрби орышларга өйрәтүче остазы булды. Хата кылдың, хата кылдың бугай, Атилла хан. Әйтик, уктан алганда бәйгеләрдә Диңгизид углан гел беренчеләрдән булды, мәргәнлек бүләген ел саен ул алды. Меңбаш Барс белән аралаша торгач, күрәсен, баһадирның кызы белән дә танышкандыр углан. Яратышып киткәннәрдер... Диңгизид углан чираттагы Кызлар туенда Сандугачны куарга җыенгандыр, шул хакта хыялланып, кыз белән егет, һәр көн булмаса да көн аралаш, яшьләр белән Кызлар тавына кичке уеннарга чыкканнардыр... Юк, кылган гамәле өчен үкенү түгел иде бу. Атилла хан бу уй сөреше белән үзен-үзе акларга гына теләде, ә эчке бер хисе исә: «Син хаклы, хаклы, хан!» – дип тәкърарлады. Бер сүз белән, башына әнә шуңа охшаш уйлар килсә дә, Атилла бер дә үкенү тоймады, тирәнгәрәк төшеп уйлаганда ул хаклы иде. Әйе, дөрес эшләде ул, бик дөрес хәтта. Визигаст король белән берләшү, кардәшләшү аңа кадерлерәк, заруриятрәк иде.
* * * Туй кояш чыга башлауга ук гепидлар ягыннан башланды. Сөйләшү буенча яшь кәләшне кияү егеткә гепид егетләре Кызлар тавына килер юлда ук тапшырырга тиешләр иде. Шулай иттеләр дә. Диңгизид углан үз ишләре белән сиртмәле арбага утырып, гепидларга таба кузгалды һәм кисәк алдан корган яшь кәләш чатырына таба җилле генә чаптырып китте. Кинәт кенә төрле чүпрәк-чапракка төренгән гепид егетләре кияү арбасын уратып алдылар. Кияү егет арбадан янәшә барган атына күчмәкче итте, ләкин моны кылырга аңа бирмәделәр, кайсы күлмәк җиңен тартып өзеп алды, кайсы итеген салдырды, кайсы баш киемен йолкып алды. Әмма шунда гепид егетләренә энесе Ирнак углан уч-уч тәңкәләр сибә башлады. Кияү егетен уратып алган гепид егетләре чылтырап коелган акчаларны җыярга ташландылар. Шул мәлдән файдаланып, кияү егет атына сикереп атланды һәм кыз чатырына таба чапты. Моны исләми калган гепид егетләре ай-вай килә-килә аны куа киттеләр. Ләкин соң иде инде, ул арада егет кыз чатырына җитте һәм күп тә үтми өс-башын алыштырып, көяз кияү егете кыяфәтендә яшь кәләшен кулына күтәреп чатырдан чыкты һәм кәләшен ат сыртына салды да далага чыгып чапты. Әмма ерак китмәде, кызны алдына утырткан килеш, алдан корып куелган чатырга юнәлде. Әмма гепид егетләре аңа аркылы төштеләр, иярдән кызны тартып алмакчы иттеләр. Диңгизид аларга көмеш акчалар сипте, яулыклар, хәнҗәрләр ташланды, гепид егетләре ташланган бүләкләргә алданып, кияү егетне янә кулдан ычкындырдылар. Чатырга җитәрәк кияү егете атыннан төште, кәләшен иярдән суырып алды да, кулына күтәреп, чатырына алып кереп китте. Кияү егете кызны чатырга алып кереп киткәч кенә, барысы да туктап калдылар һәм җырлый-бии башладылар, аларга көйчеләр кушылдылар, китте күңел ачу... Боларның барысын да чатыры янында күзәтеп торган Атилла хан күрше чатырга урнашкан кодасы Визигастка кул болгады. Ул шат иде, үз дигәненә иреште, күрде ич, король дә булган хәлдән канәгать иде, янындагы кунаклар бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар. Ул Атилла ханга кул изи, янына чакыра. Әмма Атилла хан кузгалмый, сабыр итәргә тиеш ул беразга, кияү егет яшь кәләшнең эчке күлмәген чатырдан чыгып болгарга тиеш. Атилла хан сабыр итә белә иде, ул моңа балачактан ук өйрәтелгән. Атилла хан Күркәм хатын чатыры ягына күз ташлады. Күркәм хатын үтә бәйрәмчә киенгән, башында асылташлар белән бизәлгән очлаеп килгән башлык, озын һәм киң җиңле күлмәге яшел-сары төстә, итәкләре итек башларын каплый хәтта. Күр әле, Күркәм хатын янында Айгөл апасы. Ишеттерделәр Атилла ханга, ул да Диңгизидны Сандугачка өйләндерү ягында булган, хәтта бу хакта кеше аша булса да Атиллага да ирештерде. Әмма Атилла кырт кисте: «Диңгизид углан Визигаст корольнең кызы Илбикәгә өйләнә. Мин әйттем!» – диде. Бүген исә кызның хәленә керергә теләпме, Айгөл апа Сандугач янында басып тора, кызның колагына нидер әйтә, тынычландырырга тели булса кирәк. Тынычландырып торасы юк, кылынасы кылынды инде. Әгәр дә мәгәр Атилла хан хатын-кыз сүзен тыңлаган булса, әле булса Өрәк елгасы буенда тулганыр иде. Ә хәзер Ауропа үзәгенә әнә нинди кала күтәрде. – Элиана, Элиана дим, чык әле бире, чык әле, – диде Атилла хан бала белән сөйләшеп торган яшь хатынына. – Күр әле боларны, Күркәм хатын белән Айгөл апамны дим. Теге кызны юаталар. Чатырдан бәйрәмчә киенгән Элиана чыкты. – Ни булды? – Диңгизид кулына күтәреп, кәләшен чатырга алып кереп китте, күрми калдың. Сандугач үз-үзенә урын табалмый. Элиана әле Күркәм хатын, Айгөл бикә, Сандугач басып торган якка, әле яшьләр чатыры тарафына күз төшереп алды да: – Каты бәгырьле дә соң бу ир-ат. Берәүнең сөйгән егетен тартып алганнар, хан кадәр хан кинәнә. Беләсең килсә, мин дә беләм. Сандугач Диңгизидны үлепләр ярата иде, Диңгизид та кызны киләсе Кызлар туенда куам дип кинәнеп йөри иде... Синнән куркып кына өйләнде углан Илбикәгә. Ят ул аңа, ни теле, ни холкы белән сезнең өчен ят нәселдән. – Иң мөһиме чибәр, сылу, зифа. – Матурлык туйда гына кирәк ул, ханиям. Яши башлагач һәр нәрсәгә башка күзлектән карый башлыйсың. – Тик тор, Элиана, ир-ат булса Сандугачка да өлгерер. – Беренче хатын беренче хатын инде, сезнең халык беренче хатын балаларына өстенлекне бирә. Аннары Сандугачның үч итеп башка берәүгә тоттыруы да бар. – Карале, Элиана, Приск белән Таңчулпан нигә күренмиләр? – Алар далага чыгып киттеләр. Яшьлекләрен искә төшереп. – Кулай шәй, мактыйм. Ләкин минем аларны да туйда күрәсем килгән иде. – Аларның үз кайгылары үзләренә бик җиткән, ханиям. Тимә аларга. Үз җайлары белән кайтырлар. – Кайсы ягың белән тордың син бүген, Элиана? – Уң ягым белән, уң ягым белән, ханиям. Хәтерендәме, син миңа Алпар угланын Византиягә укырга җибәрәм дип әйткән идең? – Ышандырдым, һәм җибәрермен дә. Вигиләй атаң алып барыр угланны. Кирәк кадәр акчасын бирербез, барыр, карар, укытыр. – Сандугач тәмам үз-үзенә урын табалмый, бичаракай бала. – Куй әле шуны. Эш узган ич инде. Ул арада кияү егет кәләшенең эчке күлмәген чыгарып болгады. Кемнәрдер урра кычкырдылар, ауман-тәүмән килә-килә җырлый башладылар. Кияү егет күлмәкне болгады-болгады да, җиргә ташлады һәм Сандугач басып торган чатыр ягына карап, туктап калды. Атилла хан угланга йодрык күрсәтте. – Тәмам көчләп өйләндердең угланны, – диде Элиана. – Көчләп түгел, Элиана. Көчлене көчләмиләр, ә мәҗбүр итәләр. Бүген углан егылып үлсә дә Илбикә янында булыр. Үзем саклап торачакмын. Төне буена. Бар нәрсә дә куелгандыр бит анда? – Куелды, барысы да хәстәрләнде, шәрабы да, җиләк-җимеше дә. – Шәрабның ниндиен куйдыгыз? – Иң зәһәрен, атам хәстәрләде. – Яхшы, – диде Атилла хан һәм Алпар улын җитәкләде дә шау-гөр килгән яшьләргә таба китте. Аларга теләр-теләмәс кенә Элиана иярде. Күп тә үтми туй буласы урынга яшь кәләш белән яшь кияү килделәр. Китте уен-көлке, җырлау-бию. Яшьләр әле куышып уйнадылар, әле әйлән-бәйлән, әле гун яшьләре, әле гепид яшьләре җырладылар, биеделәр. Атилла хан улы Алпарны җитәкләгән килеш бу хәлгә карап-карап торды да янә чатырына таба кузгалды. Кәефе юк иде ханның. Күрде ич ул, углан да, булачак килене дә баш күтәреп тә аңа карамадылар. Сандугач гомумән яшьләр янына килмәде. Атилла хан саксыз йөрде, ул әле җор телле шаян сүзле төркемнәр яныннан узды, такмак әйтүчеләр каршында басып торды, бәйге уздыручыларны күзәтте. Әмма күңел күзе угында һәрдаим Диңгизид углан, Илбикә, Сандугач булды. Шул мәлдә мәйдан уртасына шамакай чыгып басты, ул әле гун, әле гепид, әле гот телендә мәзәкләр әйтте, халыкны көлдерде. Бәйрәм итү кояш баеганчы дәвам итте. Барысы да корылган чатырларына таба кузгалдылар. Атасы күз алмый күзәтеп торгангамы, чатырына җитәрәк Диңгизид кәләшен кулына күтәрде һәм эчкәре алып кереп китте. Боларның барысын да күз алмый күзәтеп торган Атилла хан кылган эшеннән канәгать калып, улы Алпарны җитәкләгән килеш, Элиана хатынын ияртеп, үз чатырына юнәлде. Чатырга керер алдыннан Атилла хан янә Күркәм хатынга корылган чатыр ягына күз ташлап алды. Чатыр каршында берәү дә юк иде. Атилла хан йөреп түгел, ниндидер эчке бер киеренкелектән арыган, алҗыган иде, чатырга керүгә, сузылып йомшак тирегә ятты, күзләрен йомды. Хан күңеленә борчулы шикне үз кырына килеп яткан Элиана салды. – Мин куркам, Атилла, Диңгизидның яшь кәләшен ташлап, Сандугач янына китүе бар... Шуңа охшаш шик-шөбһә менә ничәмә көн аның күңелен бимазалап тора иде инде һәм бу хакта берәүгә дә әйтергә кыймый йөри иде, яшь хатыны арыкны гүя ерып җибәрде. Хан яткан җиреннән сикереп торды, тиз-тиз камчысын, ни өчендер хәнҗәрен барлады, кылычын такты. Хатыны аңа аптырау аша исе китеп карап торды. – Кылыч нигә тагын? – Сакчыларым юк, кайтарып җибәргән идем. – Әллә соң, ханиям?.. Яшьләр чатырына барырга исәбеңме?.. Балигъ улыңа ышанмыйсыңмы? Бу ни инде тагын, хан башың белән. Дивана түгел бит инде ул, яшь кәләшен ташлап, Сандугач янына чыгып китәргә, мин болай гына әйткән идем. Йөрмә кеше көлдереп, ханиям?! – Тыйма, Элиана. Барам. Чын булып чыга кала икән... – Мәхәббәт белән акыл түгел, йөрәк идарә итә, ханиям, йөрәк! – Син мине шиккә калдырдың, Элиана, син! Беләм, Күркәм хатынны яратып бетермисең. Ләкин әйткәнең чын булып чыкса, углан Атилла ханны бөтен дөнья халкы алдында хур итсә?! – Йөрәккә йөгән салып булмый, ханиям. Китсә, китәр. Тимә син аларга. Калдыр, яшә үз җаең белән. Хан ич син, хан!.. – Нәкъ менә хан булганга борчылам да мин, Элиана. Киләчәктә ил белән идарә итә торган угланнар ич алар. Сәясәтне мәхәббәттән, мәхәббәтне сәясәттән аера белмәгән угланга кем ил дилбегәсен ышандырып тапшырсын. Зиһене саф, йөрәге таш кеше генә ил белән идарә итә ала. Хак әйтәсең, йөрәккә йөгән салып булмый, атасы димләгән кәләш кочагыннан чыгып китә икән углан, ул минем өчен углан түгел!.. Түзмәде, йөрәге тәмам кабарудан чарасыз калып, чатырдан чыкты һәм күршедәге чатырга бакты. Күк гөмбәзенә күз төшереп, гүя Тәңресе белән киңәшеп алды һәм зур-зур адымнар белән угланга һәм аның яшь кәләшенә махсус корылган чатырга таба китте. Кай тарафтадыр тырышып-тырышып тартар кычкыра, ул да түгел, тартарга ияреп диярлек байгыш ухылдап куя. Килеп җитәр-җитмәс ишетте, чатырда кемдер елый, сыктала хәтта. Ул белми иде әле, әгәр дә мәгәр чынлап та углан кәләшен ташлап, Сандугач янына киткән булса ни кыласын, берни белми иде, ләкин кулындагы майда кайнатылган камчының сабын кысыбрак тотты, хәтта бер кулы белән Тәңре кылычына кагылып алды. Чатырга якыная барган саен шыңшып елау ачыграк ишетелде. «Тукта! – дип тыярга теләде ул үзен. – Бәлки, берни дә булмагандыр. Яшь кәләш углан кочагында ятадыр. Әгәр дә мәгәр шулай булса, ничек барып кермәк кирәк чатырга?!» Туктады, йөрәк тибешен колак түрендә үк ишетеп, бермәл янә тыңлап торды. Чү, чынлап та кемдер елый түгелме соң? Аннары сөюдән туган шатлык яше вә авазы түгел бу, моны гына Атилла хан белә иде. Шыңшу туктады. Шиге сүрелә төште, борыласы итте, әмма кузгалмады. Ә йөрәк күкрәк челтәрен ертып чыгардай булып тибә, баш шаулый, колакларда тоташ ургылып аккан тау елгасы шавы. Тәвәккәлләде. Кузгалды. Чатырга җитте, япманы ачты. Узды, һәм үз күзләренә үзе ышанмады. Түр яктагы җофар тиресе җәйгән тахтада яшь кәләш шыңшып, елап утыра, ул инде үксеп беткән, шунда ук кечкенә өстәлдә бер бокал тәгәрәп ята. Икенче мөлдерәмә шәраб тулы бокал өстәлчектә тора. Өстәл тулы ризык-нигъмәт. Башта борылып чыгып китәсе итте, йомшак җофар тиресе җәелгән такта җәйгән ятакта чәчләрен туздырып елап утырган килене аңа ошамады. Бәхет өчен шулай көрәшәләрме?! Бәхет ул – көрәш, көрәш исә мәхәббәт! Саф мәхәббәт өчен асыл затлар утка ташланганнар! Утка?! Атилла хан әкрен генә кыз янына килде, бер тезенә төште, булачак киленнең иягеннән тотып, башын күтәрде, күзләренә карады. – Килен, Диңгизид углан кая? Яшь кәләш башын чайкады, күзләрен күтәреп карамады, бер сүз әйтми, кисәк янә үксергә тотынды. Атилла хан өстәлдә янып торган шәмдәлләргә игътибар итте, каршы яктагы чатыр чүпрәгенә төшкән шыксыз күләгәләр уйнаша, шыксыз хәрәкәтләр ясыйлар. Атилла хан шәраб тулы бокалга үрелде, бер күтәрүдә эчеп куйды. Идәндә аунап яткан бокалны да алды да икесен янәшә куеп, кувшиннан икесенә дә мөлдерәмә тутырып шәраб салды. – Тот! – диде ул боерган рәвештә коры гына. – Тот бокалны! Килен буласы кеше теләр-теләмәс кенә кулына бокалны алды, хәтта угланның атасы белән чәкәшкәндәй итте. Атилла хан икенче бокалны күтәреп эчеп куйды. Аңа эчәргә ярамый иде, табибы аңа һәрчак кисәтеп торды. Ләкин аны бүген иң яраткан угланы чарасыз итте – атасына хыянәт итте, аңа, атасына, мәргән угылы!.. Ул көмеш кувшиннан тагын-тагын шәраб койды, тагын-тагын күтәреп эчеп куйды. Никадәр мәгънәсезлек. Бит аңа эчәргә ярамый, шәраб түгел, хәтта кымыз да, ә ул бокал артыннан бокал. Аз гына эчсә дә авыз-борыныннан кан китә торган иде, ә монда бокал өстенә бокал. Никадәр мәгънәсезлек! – Син дә эч, балакай, эч-эч! – диде Атилла хан чираттагы бокалны аңа сузып. – Эч, балакай. Кайгырма. Минем өченче улым бар. Хан шулай диюгә, булачак килене аңа елаудан кызарынып беткән күзләре белән карап алды һәм елмаерга тырышты бугай, әмма ни елмаю, ни елау килеп чыкмады, кыз кинәт башын түбән иде. – Миңа беркем дә кирәкми, хан... – Кирәк, кирәк, балакай, ки-и-ир-әк... Атилла ханның кинәт сулъяк яңагы тартышып куйды һәм ул авызын зур ачып, сулышы җитмәүдән интеккән берәүдәй бермәл торды да, йомшак җофар келәменә тәгәрәп китте. Ул арада чатырга Элиана йөгереп килеп керде. – Атилла, Атилла, ханиям, бәгырь, ни булды? Ни бирделәр сиңа?
|