|
Икенче китап 22 pageDate: 2015-10-07; view: 354. Яшь хатын Атилла ханның битләрен учларына алды, акайган күзләренә карады. – Элиа-н-а, А-л-п-а-р-н-ы... Атилла хан уң кулын күтәрмәкче итте, әмма кулы кинәт сынып киткәндәй кире идәнгә төште. – Табибны, табибны дәшегез! – дип яшь аралаш кычкырды чатырга кереп килгән җансакчыга Элиана. – Табибны китерегез, хан үлә! Ул аның яңакларына суккалады, идәндә яткан кулын алып яңагына кысты. Шулчак Атилла хан күзең ачты һәм ап-ачык итеп: – Кичер мине, Элиана, ялгыштым, – диде. Икенче мәлдә инде типсә тимер өзәрдәй 58 нче язына яңа аяк баскан гуннар ханы Атилла тынып калды. Бу хәл милади белән 453 елның ямьле җәй аенда булды. Һәм шул сан белән бөтен Европа халкын коллыктан азат иткән Мәңгүк хан улы Атилла ханның үлеме дә Ауропа тарихына кереп калды.
|