Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Авылыбыз колхозлашу чорында


Date: 2015-10-07; view: 599.


Гусев җитәкчелегендә авылда колхоз төзелә башлый. Ул иң элек барлык авыл халкын каравыл өе янына җыя һәм колхозның ничек булачагын, аны ничек оештырырга кирәклеген сөйли.

1931 елның язында “ Заря “ колхозы төзелә. Беренче рәис итеп Яковлев Николай Степанович, хисапчы Николаев Петр , бригадир Овченников Роман сайлана. Беренчеләрдән булып колхозга керергә Малов Федор гариза яза. Колхозга керергә гариза язган кешеләр шул ук ваытта атларын да колхозга тапшырырга тиеш булалар. Авыл советы рәисе итеп Тимофеев Иван билгеләнә. Колхозга керү оешкан төстә бара. Беренче көнне үк12 хуҗалык гариза бирә , шулай да ике хуҗалык колхозга озак еллар буена кермиләр Болар : Григорьев Михаил , Волков Андрей.

1945 еллардан соң колхозчыларны пенсиягә чыгару һәм аларга пенсия түләү оештырыла.Григорьев Михаил колхоз члены булып тормаса да, колхоздан пенсия алу нияте белән гариза яза. Колхоз җыелышы карары нигезендә колхозчы булып тормаса да пенсия түләгәннәр. (Соңгы көнендә булса да бердәмлекне аңласын ,халык бердәм булырга тиеш дигән фикердән чыгып пенсия түләгәннәр )

Колхоз идарәсе бинасы итеп Максимов Николай йорты файдаланыла

.

( хәзерге вакытта бу йортта авылның туган як музее урнашкан).

Колхоз белән идарә итәргә кешеләр сайланганнан соң, колхозга исем дә сайларга кирәк була. . Төрле фикерләр туа, исем сайлый алмыча озак утыралар. Волков Михаил Терентьевич ( авыл укытучысы) кызы Анисья идарәгә керә дә әтисенә : “ Так долго сидите, пора расходиться, уже заря “ ,- дип дәшә. Шуннан соң барысы бертавыштан, әйдә колхозның исеме “ Заря “ булсын дияләр. Шулай итеп колхозга исемне Анисья куша.

1932 елда авыл тулысынча колхозлаша. “ Заря “ колхозының 30 аты, агач һәм тимер сукалары, 50 гектар җире була.. 1943 елда колхоз икегә бүленә. Авылның югары очы “ Чкалов “ , түбән очы “ Заря “ исеме белән яши башлый. 1950 елда Көлкәмәр (“ Социализм”), Рус Сәрдәсе ( Красный Маевец), Керәшен Сәрдәсе ( “ Заря “ , “ Чкалов “ ) , Иксуар колхозлары беләшеп “ Заря “ исеме белән яши башлыйлар.

 

 

Колхоз һәм авыл советларын үзәкләштерү – берләштерү

1959 елның июлендә керәшен Сәрдәсе, Рус Казысы, авыл советлары берләштерелә һәм Керәшен Сәрдәсе авыл советы үзәк итеп калдырыла. Авыл советы рәисе итеп Токинов Иван билгеләнә.

Рус Казысы авыл советы составына кергән колхозлар: Парижская Коммуна, ( Рус Казысы авылы ) , Светлый путь( Коморовка авылы ) , Первая Мая “ ( Югары Казы авылы) , “ Победа “ ( Гремячка авылы ). Бу колхозлар барысы да “Парижская коммуна” колхозына берләштерелә һәм үзәге Рус Казысы авылында була.

1960 елның 25 январенда “ Заря “ , “ Парижская коммуна” , Туйбахтин”

( Татар Казысы авылы) колхозлары берләштерелә. Берләштерелгән колхоз

“ Заря” исеме белән кала. Колхоз үзәге Рус Казысы авылында урнаша. Колхоз рәисе итеп элек “ Туйбахтин “ колхозын җитәкләгән Мухаметзянов Шайхулла, ә ярдәмчесе итеп “ Заря “ колхоза рәисе Кулаков Николай билгеләнә. Берләштерелгән колхоз 15117 гектар җирне били, шуның 8004 гектар сөрү җире, 470 гектаре болынлык – печәнлек. Бу Питрәч районында 10 авылны берләштергән иң зур колхозлардан санала. 1960 елның август аенда “ Заря “ колхозының рәисе итеп Кулаков Николай сайлана.

1986 елдан 2006 елга кадәр колхоз белән Николаев Сергей Николаевич җитәкчелек итә

 

2006 елларга кадәр “ Заря “ колхозы идарәсе бу бинаның икенче катында урташа. 1996 елда колхозчыларга пай җирләре бирелә, ләкин колхоз яшәвен дәва итә. 2006 елда колхоз бөтенләй таратыла, берничә инвесторлар килеп карый, хуҗалыкның алга китеше күренми. Бүгенге көндә ( 2010 ел) хуҗалыкларның пай җирләре Питрәч азык – төлек коорпарациясе карамагында. Бина бүгенге көндә ташландык хәлдә.

 

1960 елларда төзелгән кибет . Бу кибет эшли башлаганчы авыл халкы раскулачить ителгән Овчинников И. кладовойында урнашкан кибеттән файдалана. Хәзерге вакытта бу кладовой Гаврилов П.Д. хуҗалык биләмәсендә

Авылыбызның оста һөнәрчеләре

Авылыбыз үзенең оста һөнәрчеләре белән тирә - юньдә дан тоткан. Токиновлар нәселе тире эшкәртү, Карташовлар итек басу, Максимов һәм Романовлар сату эше белән көн күргәннәр. Рус Сәрдәсе авылында һөнәр мәктәбе ачылганнан соң авылның һөнәр осталары тагын да күбәя, Бу мәктәптә укып авыл кешеләре тәрәзә рамнары , мичкәләр , шкафлар ясарга өйрәнәләр. Яковлеа Павел һөнәр мәктәбен тәмамлаганда үзенең диплом эше итеп скрипка эшләгән, шуның белән авылда кичке уеннарда уйнап йөргән. Яковлев Павел эшләгән күп нәрсәләр авылыбызның туган як музеенда саклана.

Тәрәзә рамнары ясаучы осталар Скворцов Николай, Дементьев Трофим, Токинов Мамоннар булганнар ( хәзерге вакытта уллары, оныклары бу эшләрне дәвам итәләр)

Сәрдә авылында Никитиннар династиясеннән беренче укытучы чыккан. Ул Федор Алексеевич Никитин. Ул Казан керәшен мәктәбен тәмамлап авылга укытырга кайта. Федорның уллары, оныклары укытучылар. Хәзерге вакытта бу нәселнең укытучылык стажы 500 елдан артып китә.

“ Заря “ колхозы 1966 елның май аенда мәктәпне төзергә керешә һәм 10 сентябрьда мәктәп укучыларны кабул итә.

Рус Сәрдәсе һәм Керәшен Сәрдәсе чиркәүләре

Рус Сәрдәсе чиркәве 1741 елда салынган. Аңа Керәшен Сәрдәсе , Көлкәмәр, Кибәч, Әтрәч, Иксуар, Рус Сәрдәсе авыллары кешеләре йөргәннәр. Һәр бәйрәмнәрдә шушы авыл кешеләре чиркәүгә җыелганнар, иман укыганнар. Яшьләр дә күбесенчә бер - берсе белән чиркәүдә танышканнар. Өйләнешкән яшь парларга кәбен кыйу, баш бәйләтү кебек чаралар да чиркәүдә үткәрелгән.

 

 

Хәзерге вакытта Рус Сәрдәсе чиркәве ташландык хәлдә. Рус Сәрдәсе авылы кешеләре төрле якларга күчеп урнашканнар, анда бары тик кайчандыр авыл барлыгын белдертеп, чиркәү генә тора.

Рус Сәрдәсендәге зират та чиркәү салынганнан соң ачылган булырга тиеш. Бу Рус Сәрдәсе, Көлкәмәр, Кибәч һәм Керәшен Сәрдәсе авыллары өчен берләштерелгән зират булган.

2006 елда ( июль аенда) Мухин Николай Иванович җитәкчелегендә Керәшен Сәрдәсе авылында керәшен чиркәве ачыла. Бу чиркәүгә хәзерге вакытта Көлкәмәр, Кибәч, Янсуар, Әлбәден авылларыннан киләләр. Халкыбызның гореф – гадәтләре , йолалары кире кайтарылды. Керәшен чиркәве белән Дмитрий ата җитәкчелек итеп үз халкына намус белән хезмәт итә.

2008 елның 21 декабрь . Чишмә сафландырылылды, авыл халкына хезмәт итә башлады

Чишмәне төзекләндерүне Мухин Николай Иванович башкарды

Казан керәшен чиркәве атакае Павел тарафыннан чишмә сафландырылды.

 

Авылның истәлекле урыннары

Күлләр тарихы. Керәшен Сәрдәсе авылы территориясендә өч зур, бер кечкенә күл бар. Авылның көньбатышында - Җикәнле күл, “ Заря” колхозының фермалар артында - Макар күле (хәзерге вакытта заправка күле дип тә атала , чөнки колхозның беренче заправка урыны шул күл янында урнаша, ул бу күлгә бик зур зыян да китерә.) Үренте (урман ) буенда - Озынсаз күле. Авылның көньягында кибеп баручы кечкенә күл - Ышна күле. (ышна сүзе - чик дигәнне аңлаткан.) Хәзерге вакытта аны Черек, яки Мунчала күле дип тә атыйлар

Җилкәнле, Макар, Озынсаз күлләре кул белән казылган . 1891 -1893 елларда корылык һәм ачлык була. Шушы елларда алпавытлар бу күлләрне казыткан булырга тиеш. Күлләрне казуда авылның бик күп кешеләре

 

катнашкан, чөнки күл казуда катнашкан кешеләрне ашатканнар һәм күпмедер дәрәҗәдә балаларын ашату өчен ризыклар да биргәннәр.

.

Үренте урманы буена урнашкан Озынсаз күле.

.

Сәрдә урманы буендагы плотина

Авылның тарихы бай .Аның төрле истәлекле урыннарны бар. Безнең әби - бабаларыбыз буыннан - буынга аларны саклап килгән. Истәлекле урыннарны төрле кеше исемнәре белән йөрткәннәр. Ул исемнәр әле хәзерге көннәрдә дә яши бирәләр

Алма бакчасы. Алма бакчасы колхозының 25 гектар җирен биләп торган. Анда карлыган , кура җиләге ,чия һәм бик күп өлешенә алма агачы утытрканнар. Бу бакча белән элек Данилов Матвей ( аграном ) аннан соң Никитин Григорий Алексеевич җитәкчелек иткән. ( Шайкый Гөри алма бакчасы дип атап та йөрткәннәр).

Шул елларда бакча колхозга күп уңыш биргән. Алмаларны башка авылларда да сатып йөргәннәр . Алма бакчасы исеме хәзер дә халык телендә йөри, ләкин анда инде җимешләр үсми ,алма агачлары бетерелгән, тик булса алма бакчасының булганын хәтерләткән озын зифа каеннар гына үсеп утыра.

Яшелчә бакчасы. Колхозның яшелчә бакчасы Рус Сәрдәсе болыгында урнаша. Аның белән Семенов Василий җитәкчелек иткән. Анда кишер , суган , кыяр , помидор , кәбестә һәм башка төрле яшелчәләр утыртканнар.Җыеп алынган уңышны колхозчыларга хезмәт хакына таратканнар һәм күпмедер өлешен дәүләткә дә тапшырганнар

“Нарат әби” . Авыл урынына беренче кешеләр килеп утырганда бу урында зур кара урман булган. Һәм аны раслаучы авыл тирәсендә калган ялгыз агачлар да күп була. Ул агач калдыкларының шушы көннәргә кадәр сакланып калган урыннары бар.Югары очтан 1 км ераклыкта “Нарат әби”, - дигән урын бар. Элекке вакытта бу урын изге урыннардан саналган. Анда башка авыллардан да килеп корбан чалганнар ( хайван суйганнар). Монда күп кенә нарат агачлары үсеп утырган. Изге урын дип саналгач, ул агачларга тияргә ярамаган, шулай ук корыган ботакларын алырга, ягарга да ярамаган дип сөйләгәннәр. Имеш, авыл тирәсенә килеп утырган чирмешләрнең берсе " Нарат әби " нең корыган ботакларын җыеп өенә мичкә ягарга дип алып кайта. Күпмедер вакыт үткәч, аның бөтен тәнен кутыр баса. Бу выкыйга чыннан да агачның изгелеген раслый дип сөйләгәннәр. Шулай итеп изге урында дүрт - бишләп нарат агачы үсүен дәвам итә. Аның сынып төшкән ботакларына, соңыннан ауган агачларына да кагылучылар булмый. Хәзерге вакытта изге агачларның берсе генә тора, ул да булса корып ауган килеш. Аның изге агач икәнен күп кенә өлкән буын кешеләре белә, ләкин хәзер аңа табынучылар юк. Бары тик ул урынны авылның барлык кешесе “ Нарат әби” яны дип йөртәләр. “ Нарат әби” янына корбан чалу өчен төрле авыллардан татар халкы да килгән. Бәлки алар элек килеп урнашкан, соңыннан күчеп киткән чирмеш халкы да булгандыр. Алар килгән юлны “ Татар юлы” дип атаганнар. Бүгенге көндә бу юл турында бик аз кешеләр белә. Бу юл авылны Роша урманы белән тоташтыра. Ә урман артыннан ерак түгел Балык бистәсе районының Чирмешән дигән авылы урнашкан.Бәлки безнең авыл яныннан күчеп киткән кешеләр үзләренең изге урыннарына килеп корбан чалганнардыр.


<== previous lecture | next lecture ==>
Культура старажытнага Рыма | Олы елга.
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 0.003 s.