|
УКУ-УКЫТУ МЕТОДИК КОМПЛЕКСЫDate: 2015-10-07; view: 499.
Фәннең исеме «Төп тел: татар теле тарихы (тарихи грамматика, әдәби тел тарихы)» Белгечлек 021700 «Филология» факультет татар филологиясе һәм тарихы факультеты кафедра татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы Уку-укыту методик комплексы Югары белем турындагы Дәүләт стандартына һәм 021700 «Филология» белгечлегеннән мәҗбүри белем эчтәлегенә нигезләнеп төзелде. Уку-укыту методик комплексы татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы утырышында тикшерелде һәм тәкъдим ителде, протокол №1 2009 нчы елның «9» сентябреннән.
Кафедра мөдире филология фәннәре докторы профессор Ф.Ш.Нуриева _______________
Уку-укыту методик комиссиясе рәисе
доцент Ә.М.Закирҗанов _________ ____
Программаның авторы доцент Х.Х.Кузьмина ____________ _
1. Аңлатма язуы (методик күрсәтмәләр)
Курсның гомуми сыйфатламасы Татар теле тарихы фәне лингвистик һәм социологик юнәлештә татар теленең барлыкка килү һәм үсү кануннарын, грамматик төзелешен һәм андагы үзгәрешләрне тарихи үсештә өйрәнә. Борынгы чорлардан башлап, хәзерге көнгә кадәр, тел нормаларының һәм стильләрнең формалашу, үсү юлларын тикшерү һәм өйрәнү әдәби тел тарихының төп эчтәлеген тәшкил итә. Курсның максаты.“Татар теле тарихы” курсы студентларда татар теленең үсеше турында фәнни һәм гамәли белем бирүне күз алдында тота. Әдәби тел тарихы фәнен төгәлләгән студентларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр: Әлеге фәнне төгәлләгән студентлар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиеш: - “Әдәби тел тарихы” фәнендә үтелә торган төрки-татар язма истәлекләрне белергә һәм әдәби телнең төп нормаларын чорларга бүлеп аңларга; - Әдәби телнең нигезендә яткан кыпчак-болгар телләре турында теоретик мәгълүматны үзләштерергә; - Язма истәлекләр белән эшли белергә, стильләрне аера белергә күнегергә тиешләр; - Язма истәлекләрнең тел текстына тулы тарихи-лингвистик анализ ясый белергә тиешләр. 2.1. ЛЕКЦИЯЛӘРНЕҢ ТЕМАТИК ПЛАНЫ.
|