|
Тема: “Татар теле тарихы” курсына кереш.Date: 2015-10-07; view: 1835. Чагыштырма-тарихи тел белеменең өйрәнү предметы, алымнары һәм принциплары, максат һәм бурычлары. Борынгы телләрне торгызу үзенчәлекләре. Телләрнең килеп чыгышы һәм үсеше турындагы теорияләр. Нигез тел (праязык) һәм баба тел (протоязык) турында мәгълүмат. Тарихи грамматиканың ареаль лингвистика һәм этнолингвистика фәннәре белән бәйләнеше. Глоттохронология мәсьәләләре. Төп әдәбият: 1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1955. - ч.1. Фонетика; 1956. ч. II. Морфология. 2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Фонетика. - М., изд. ”Наука”, 1984; Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988. 3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000. 4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б. Өстәмә әдәбият: 1. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003. 2. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977. 3. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975.
Тема: Татар теленең фонетик системасының тарихи үсеше. Төрки телләрнең тарихи фонетикасы мәсьәләләре. Борынгы төрки телнең вокализм системасын торгызу. Борынгы төрки сузыклар саны мәсьәләсе. Озын сузыклар. Икенчел озынлык. Төрки озын сузыкларның юкка чыгу сәбәпләре. Борынгы төрки нигез телдә сингармонизм законы чагылышы. Иҗек типлары. Борынгы төрки нигез телдә интонация һәм басым мәсьәләсе. Борынгы сузыкларның системалы һәм спонтан үзгәреше. Идел буе сузыклар күчеше. Татар һәм башкорт теле сузыкларын борынгы төрки сузыклар белән чагыштырып өйрәнү. Идел буенда А авазының иренләшүе һәм аның сәбәпләре. [*а > ä]; [*ä > ē > i]; [*i > ē]; [*u > о]; [*о > u]; [*ü > ö]; [*ö > ü]; [*yj > ў] күчешләре. Борынгы төрки консонантизм системасына гомуми характеристика. Борынгы сүз башы, уртасы һәм азагы (анлаут, инлаут, ауслаут) закончалыгы. Тартык авазларың саны. Борынгы йомык тартыклар [*p, *b, *t, *d, *q, *k, *g], өрелмәле [*s, *š, *z, *ğ, *j ] һәм сонор тартыклар [*r, *l, *m, *n, ŋ], аларны реконструкцияләүдә кайбер бәхәсләр. Борынгы тартык авазларның Идел буенда үзгәреше. Татар теле диалектларына хас тартык авазлар һәм аларга характеристика. Борынгы авазларның диалектларда саклану күренеше. Төп әдәбият: 1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1955. - ч.1. Фонетика; 2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Фонетика. - М., изд. ”Наука”, 1984; 3. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б. Өстәмә әдәбият: 1. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003. 2. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975.
Тема: Татар теленең тарихи морфологиясе. Исем сүз төркеме һәм аның тарихы. Тарихи морфологияне өйрәнү предметы, фәннең максат һәм бурычлары. Чагыштырма эзләнүләрнең лексик-грамматик һәм морфологик аспектлары. Борынгы төрки телдәге сүз төркемнәренә гомуми характеристика. Тарихи морфология буенча язылган хезмәтләр. Борынгы төрки телдә исем сүз төркеме һәм аңа хас категорияләр. Борынгы күплек саны кушымчалары, татар телендә аларның саклану очраклары. Төрки телләрдә килеш категориясенең тарихи үсеше. Борынгы килешләр: баш, юнәлеш, төшем, урын-чыгыш, корал, бергәлек, охшату-чагыштыру, чакыру килешләре һәм аларның кушымчалары. Борынгы төрки тартым һәм хәбәрлек категорияләре, аларның татар телендә үзгәреше. Икенчел төрки телдә килешләр системасының үсеше. Хәзерге килешләр системасы урнашу. Төп әдәбият: 1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. 2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988. 3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000. 4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б. Өстәмә әдәбият: 4. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003. 5. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977. 6. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. - Казан, 1975.
Тема: Борынгы төрки телдә алмашлык сүз төркеме һәм аның татар телендә үсеш-үзгәреше. Телдә алмашлыкларның функцияләре һәм аларның барлыкка килү сәбәпләре. Алмашлыкларның борынгылыгы. Саф алмашлыклар (зат, күрсәтү, сорау) һәм алмашлык сүзләр (калган төркемчәләр (А.М. Щербак)). Беренчел алмашлык төркемчәләре турында бәхәс. Күрсәтү алмашлыклары һәм аларның фонетик вариантлары, кулланылыш даирәсе һәм таралышы. Диалекталь күрсәтү алмашлыклары. Зат алмашлыклары. Баба телдә зат алмашлыкларын торгызу: В. Котвич, А.М. Щербак, Б.А. Серебренников карашлары. Өченче зат алмашлыгын торгызу мәсьәләсе. Төрки-монгол паралллельләр. Сорау алмашлыкларын торгызу. *Kim алмашлыгының функциональ-стилистик кыры. Сорау алмашлыкларының диалекталь вариантлары. Соңгырак чорда барлыкка килгән, гарәп-фарсы сүзләре нигезендә ясалган алмашлык төркемчәләре: билгеләү, билгесезлек, юклык алмашлыклары, аларның әдәби телдә һәм диалектларда кулланылышы.
Төп әдәбият: 1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 236. 2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988. 3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000. 4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б. Өстәмә әдәбият: 1. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003. 2. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977. 3. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 70-75 б.
Тема: Борынгы төрки телдә сан сүз төркеме һәм аның татар телендә үсеш-үзгәреше. Телдә саннарның функцияләре һәм аларның килеп чыгу сәбәпләре. Берлекне һәм күплекне белдерү юллары. Саннарның гомуми саны. “Сан” сүз төркеменең этимологиясе һәм татар телендәге мәгънәләре. Үзәк саннарны реконструкцияләү һәм аларның этимологиясе. Дисто саннары һәм аларның этимологиясе. Саннарның төркемчәләре. Тәртип саннары һәм аларның ясалышы. Җыю саннары һәм аларның ясалышы. Бүлү саннары һәм аларның ясалышы. Өлеш саннарының ясалышы. Хәзерге төрки телләрдә сан төркемчәләре. Саннарның төрләнүе. Борынгы төрки телдә санау системасы һәм аның үзгәрүе. Хәзерге төрки телләрдә һәм татар теле диалектларында санау системасы. Саннарны график рәвештә тасвирлау. Дөнья телләрендә саннарны белдерү үзенчәлеге. Төп әдәбият: 1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 176-207. 2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988. – с. 162-201. 3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000. 4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б. Өстәмә әдәбият: 5. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003. 6. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977. 7. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 70-75 б.
Тема: Борынгы төрки телдә фигыль сүз төркеме һәм аның татар телендә тарихи үсеше. Борынгы төрки нигез телдә исем, фигыль һәм сыйфат омонимиясе. Омонимия күренешен өйрәнү тарихы һәм бу турыда карашлар. Баба телдә фигыль яки исемнең беренчел булу мәсьәләсе. Кушымчаларның полифункциональлеге. Төрки фигыльләрдә зат-сан, заман категорияләренең тарихи үсеше. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрнең беренчеллеге. Мөстәкыйль һәм ярдәмче фигыльләр: *irmiš, *irsä, *irdi фигыльләрнең кулланылыш үзенчәлекләре. Борынгы төрки телләрдә фигыльләрнең семантик төркемчәләре: хәрәкәт, хәл-торыш, фикерләү, сөйләм һ.б. фигыльләр. Төп әдәбият: 1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 304-313. 2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988. 3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000. 4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б. Өстәмә әдәбият: 5. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003. 6. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977. 8. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 70-75 б.
Тема: Борынгы төрки телдә затлынышсыз фигыльләр һәм аларның татар телендә тарихи үсеше. Борынгы төрки баба телдә исем-фигыль тамырларның кулланылышы. Борынгы төрки телдә исем фигыльләр. Исем фигыльләрнең борынгы, иске төрки һәм татар телендәге кушымчалары (~40). Хәзерге төрки телләрдә исем фигыль кулланылышы һәм кушымчаларының системалашуы. Чуваш теленең *as||es кушымчасы. *-yš кушымчаларының сүз ясалыш функцияләре. Хәл фигыльләр һәм аларның тарихи үсеше. Хәл фигыльләрнең исем фигыльләрдән һәм сыйфат фигыльләрдән барлыкка килүе. Хәл фигыльләрнең төп формалары (сатуб, сатубән, сатыйн, сатгун, сатдык//сатдың ирсә, сатгандин, саткач; күлү кәлди, күләйү кәлди, күлә кәлди, күлә-күлә; кәлдигинчә, кәләнчә). Хәл фигыльләрнең соңрак барлыкка килгән һәм диалекталь формалары. Төп әдәбият: 1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 304-313. 2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988. 3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000. 4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б. Өстәмә әдәбият: 5. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003. 6. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977. 7. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 70-75 б. Тема: Борынгы төрки телдә сыйфат фигыльләр һәм инфинитив, аларның татар телендә тарихи үсеше. Сыйфат фигыльләрнең барлыкка килүе турында карашлар. Сыйфат фигыльләрдә заман категориясе. Үткән заман (*-gan, *-myš, *-dyq), хәзерге заман (*-čy, *-gučy), киләчәк заман (*- dačy, *-gusi, *-asy, *-qaj, *-ačaq), хәзерге-киләчәк заман *-yr кушымчалары һәм аларның этимологиясе. Татар теле диалектларында сыйфат фигыль формалары. Инфинитив һәм аның төрки телләрдә тарихи үсеше. Инфинитив категориясенең исем фигыль белән якынлыгы. *-mak кушымчалы угыз формасы, аның исем фигыль белән якынлыгы. *-yrga кушымчалы кыпчак формасы, аның этимологиясе. *-galy, *-maga, -yr + өчен диалекталь формалары. Исем фигыльнең инфинитив функциясендә кулланылуы (бару кирәк). Төп әдәбият: 1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 304-313. 2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988. 3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000. 4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б. Өстәмә әдәбият: 5. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003. 6. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977. 7. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 70-75 б. Тема: Затланышлы фигыльләр һәм аларның тарихи үсеш-үзгәреше. Хикәяләү наклонениясе. Затланышлы фигыльләрнең килеп чыгу мәсьәләсе. Хикәяләү наклонениясенең категориаль мәгънәсе һәм аның борынгы төрки язма истәлекләрдә чагылышы. Категорик үткән заман формасы *-dy//ty. *-ty формасының этимологиясе. Хикәя фигыльнең тарихи аспектта төрләнеш үзенчәлеге. Үткән заманның *-myš//mis, *-gan//gәn, *-qan//kәn, *-dyq//dik, кушымчалары, *-yp//ip диалекталь формасы и ареаль таралышы. Хикәя фигыльнең хәзерге заман формасы (*-a//ә, *-yj // I, *-jor//jүr), аның килеп чыгышы, этимологиясе һәм төрки телләрдә тарихи таралышы. *-ar//är//ur//yr//r кушымчалы аорист, аның килеп чыгышы һәм төрки телләрдә кулланылышы. Киләчәк заман кушымчаларының полифункциональлеге (*-gaj , /*-qaj , *-dačy, *-ysar, *-gusi, *-qusi, *-gu, *-qu, *-man, *-maja, -ačaq, *-ar//ur). Кушымчаларның ареаль таралышы. Хикәяләү наклонениясенең диалекталь формалары. Төп әдәбият: 1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 304-313. 2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988. 3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000. 4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б. Өстәмә әдәбият: 5. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003. 6. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977. 7. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 70-75 б. Тема: Боерык, теләк һәм шарт фигыльләр һәм аларның тарихи үсеш-үзгәреше. “Татар теленең тарихи грамматикасы” фәнен өйрәнүнең нәтиҗәләре. Хәзерге татар телендә боеру наклонениясенең категориаль билгеләре. 1 затта теләк мәгънәсе барлыкка килү. Борынгы төрки телдә боерык фигыльләрнең куллану үзенчәлеге. Төрки баба нигез телдә теләк һәм боеру мәгънәләренең синтезы турында галимнәрнең фикерләре. I затта *-ajyn формасы һәм аның мәгънәләре. 2 затта боерык кушымчалары: 0 форма, *-yn, *-gyl; 3 затның *-syn кушымчасы. Аларның этимологиясе. Боеру һәм теләк мәгънәләренең аерымлануы. Теләк наклонениясенең *-gaj, *- asy, *-sa, *-ajyn, *-aly, *-aj кушымчалары. bargym keli диалекталь вариантлары һәм аларның таралашы. Теләкнең әдәби формалары барсаңчы, барсана. Шарт фигыльләрнең аналитик һәм синтетик формалары, аларның тарихи үсеше. Борынгы төрки язма истәлекләрдә шарт фигыльләрнең кулланылышы. *sa кушымчасына салынган теләк мәгънәсе, бу турыда М. Кашгари фикерләре. “Татар теленең тарихи грамматикасы” фәнен өйрәнүнең нәтиҗәләре. Төп әдәбият: 1. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1956. ч. II. Морфология. – с. 304-313. 2. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988. –с. 269-443. 3. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000. 4. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б. Өстәмә әдәбият: 7. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003. 8. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977. 9. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. – 50-94 б. Тема: Әдәби тел тарихы фәненә кереш. Әдәби тел тарихы фәненең теоретик нигезләре. Әдәби телгә билгеләмә. Әдәби телне өйрәнү тарихы. Әдәби тел тарихын чорларга бүлү: төрки әдәби телләр классификациясе һәм татар әдәби теле классификациясе. Төрки әдәби телләрнең үсешен чорларга бүлү: 1. Борынгы төрки әдәби тел (V-XI гасырлар); 2. Гомуми иске төрки төрки әдәби телнең үсеш чоры (XI -XV гасырлар); 3. Аерым иске төрки әдәби телләрнең (әзербайҗан, үзбәк, татар, казакъ, төрекмән, кыргыз, уйгыр һ.б.) үсеше 9XVI-XIX гасырлар); 4. Аерым төрки милли әдәби телләрнең үсеш чоры (XIX-XX гасыр башы); 5. Совет чорында төрки әдәби телләрнең үсеше (20 еллардан хәзерге көнгә кадәр). Татар әдәби теле тарихының чорларга бүленеше: Идел буе төркисе һәм борынгы татар әдәби теленең барлыкка килү һәм үсәбашлау чоры: Болгар дәүләте әдәби теле (X-XIII гасыр урталары) 1. Элгәреге (иске) татар әдәби теленең үсү чоры: Алтын Урда дәүләте әдәби теле (XIII гасырның икенче яртысы — XV гасырның беренче яртысы); 2. Элгәреге (иске) татар әдәби теленең нормалашып җитү чоры: Казан ханлыгы чоры татар әдәби теле (XV гасырның икенче яртысы — XVI гасырның уртасы); 3. Татар милли әдәби теленең үсеше өчен хәзерлек чоры ( XVI гасырның икенче яртысы — XVII-XVIIIгасырлар); 4. Татар милли әдәби теленең нормалашу һәм үсеш чоры (XVIII гасыр ахырыннан ХХ гасыр башына кадәр); 5. ХХ гасыр әдәби теле (20нче еллардан хәзерге көнгәкадәр).
Төп әдәбият: 1. Хаков В.Х. Татар әдәби тел тарихы. — Казан, 1993. 2. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 1999. Өстәмә әдәбият: 3. Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. — М., 1969. 4. Баскаков Н.А. О периодизации и истории литературного языка «тюрки» // Лингвография, диалектология и история языка. — Кишинев, 1973. 5. Зәкиев М.З. Туган тел үсеше. — Казан, 1973. 6. Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе һәм үсеше. — Казан, 1977.
Тема: Борынгы төрки язма әдәби тел. Борынгы төрки әдәби тел. Тел нормаларының үсешендә аның тоткан роле. Фонетик, грамматик һәм лексик аспектта борынгы төрки телне хәзерге төрки телләр белән чагыштырма рәвештә өйрәнү. Орхон-Енисей елгалары буенда табылган руник ташъязмаларга тарихи-лингвистик анализ. Истәлекләрне ике аспектта өйрәнү: 1. Борынгы төрки язма истәлекләрне лингвографик аспектта өйрәнү: а) Рун язулы төрки текстлар. б)Уйгыр язулы төрки текстлар. 2. Борынгы төрки язмаларның тел үзенчәлекләрен өйрәнү: а) фонетик үзенчәлекләр. б) лексик-семантик үзенчәлекләр. в) морфологик үзенчәлекләр. Төп әдәбият: 1. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: КДУ нәшр., 1999. 2. Нуриева Ф.Ш. Борынгы төрки тел: Орхон-Енисей язмалары теле. – Казан, 2007. Өстәмә әдәбият: 1. Малов С. Е. Памятники древнетюркской письменности. —М, 1950. 2. Айдаров Г. Язык орхонских памятников древнетюркской письменности 8 века. —Алма-Ата, 1971. 3. Кононов А.Н. Грамматика языка тюркских рунических памятников 7-9 веков. — Ленинград, 1980. 4. Насилов В.М. Язык орхоно-енисейских памятников. —М., 1960. 5. Насилов В. М. Древнеуйгурский язык. —М., 1963. 6. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. Казан, 1993. 7. Кондратьев В.Г. Очерк грамматики древнетюркского языка. — Л., 1970.
Тема: Иске төрки әдәби тел һәм телдәге вариантлылык. Болгар чоры татар әдәби теле. Борынгы төрки әдәби тел үзгәрү өчен алшартлар. Гомуми иске төрки әдәби тел һәм аның төп билгеләре: 1) караханид-уйгыр дәүләте гомумхалык сөйләмә теленә нигезләнгән булуы; 2) киң территориядә яшәгән төркиләр өчен уртак, аңлаешлы характерда булуы; 3) төрки халыкларда уртак дин — ислам дине кабул ителү нәтиҗәсендә уртак язу системасы булу. Иске төрки әдәби телдә вариантылык мәсьәләсе. IX - XIII гасырларда Идел буенда тел ситуациясе. Идел буе Болгар дәүләтендәмәдәниятнең үсеше. Болгар чорын әдәби телен чагылдыручы язма чыганаклар һәм стильләр. Матур әдәбият, үгет-нәсихәт әсәрләре һәм дини әдәбият. Эпиграфик ядкарьлар, аларның теле. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасына лингвостилистик анализ. Төп әдәбият: 1. Хаков В.Х. Татар әдәби тел тарихы. — Казан, 1993. 2. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 1999. 3. Нуриева Ф.Ш. Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода. – Казань, 2004. Өстәмә әдәбият: 1. Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. — М., 1969. 2. Баскаков Н.А. О периодизации и истории литературного языка «тюрки» // Лингвография, диалектология и история языка. — Кишинев, 1973. 3. Зәкиев М.З. Туган тел үсеше. — Казан, 1973. 4. Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе һәм үсеше. — Казан, 1977 5. Нуриева Ф. Ш. Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода / Ф. Ш. Нуриева. – Казань: Казанский гос. унив-т, 2004. – 376 с. 6. Тенишев Э. Р. Принципы составления исторических грамматик и истории литературных языков / Э. Р. Тенишев // Советская тюркология. – Баку, 1988. - №1. – С. 67-78. 7. Тенишев Э.Р. Избранные труды. Книга первая. – Уфа: Гилем, 2006. – 304 с. 8. Тенишев Э.Р. Избранные труды. Книга вторая. – Уфа: Гилем, 2006. – 308 с. 9. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003.
Тема: Алтын Урда чоры әдәби теле (XIII гасырның икенче яртысы — XV гасырның беренче яртысы). 13 гасырның икенче яртысы - 15 гасырның беренче чирегендә Идел буенда тарихи-мәдәни һәм тел ситуациясе. ХIV гасыр язма истәлекләрнең теле. Әсәрләрдә төрле юнәлешләр: Й-һәм З-телләр. Харәзминең “Мәхәббәтнамә” (1354), С.Сараиның “Гөлстан” (1391), Х.Кятибның “Җөм-җөмә солтан” (1370) әсәре, аларның тел үзенчәлекләре. Глоссарийлар теле. Грамматик трактлар Алтын урда чоры язма истәлекләре теле. Котбның “Хөсрәү вә Ширин” (1342), М.Болгариның “Нәһҗел-фәрадис” (1357) әсәрләре. Рәсми-канцелярия стиле (ярлыклар һ.б.). Фольклор һәм эпитафик язмалар теле. Төп әдәбият: 1. Хаков В.Х. Татар әдәби тел тарихы. — Казан, 1993. 2. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 1999. Өстәмә әдәбият: 1. Наджип Э.Н. Исследования по истории тюркских языков 11-14 вв. -М., 1989. 2. Усманов М.А. Жалованные акты Джучиева Улуса 14-16 вв.. —Казань, 1979. 3. Щербак А.М. Огузнаме. Мухаббатнаме.—М., 1959. 4. Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары. —Казан, 1981. 5. Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. — М., 1969. 6. Баскаков Н.А. О периодизации и истории литературного языка «тюрки» // Лингвография, диалектология и история языка. — Кишинев, 1973. 7. Зәкиев М.З. Туган тел үсеше. — Казан, 1973 8. Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе һәм үсеше. — Казан, 1977 9. Нуриева Ф. Ш. Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода / Ф. Ш. Нуриева. – Казань: Казанский гос. унив-т, 2004. – 376 с. 10. Тенишев Э. Р. Принципы составления исторических грамматик и истории литературных языков / Э. Р. Тенишев // Советская тюркология. – Баку, 1988. - №1. – С. 67-78. 11. Тенишев Э.Р. Избранные труды. Книга первая. – Уфа: Гилем, 2006. – 304 с. 12. Тенишев Э.Р. Избранные труды. Книга вторая. – Уфа: Гилем, 2006. – 308 с.
Тема: ХV-XVI гасырларда татар әдәби теленең үсеше. Казан ханлыгы чоры татар әдәби теле (XY-XYI гг.). Гомумхалык әдәби теленең барлыкка килүе һәм нормалашуы. Бу чорда иҗат ителгән язма истәлекләргә гомуми лингвистик характеристика. Мөхәммәдъяр поэмалары теле. “Төхфәи мәрдан” теле. Казан ханлыгы чорында матур әдәбият теленең үсеше. Мөхәммәдъярның “Нуры содур” поэмасы теле, Колшәрифнең поэтик стиле. Өммикамал әсәрләренең теле. Әсәрләргә лингвистик анализ. Казан ханлыгы чоры әдәби телдә функциональ стильләр үсеше. Иҗтимагый-публицистик стиль (Олуг Мөхәммәднең төрек солтанына мөрәҗәгате), рәсми канцелярия стиле (Сәхипгәрәй хан, Ибраһим хан ярлыклары), фәнни стиль (“Мәҗмәгыль-кавагыйд”) һ.б. Төп әдәбият: 1. Хаков В.Х. Татар әдәби тел тарихы. — Казан, 1993. 2. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 1999. Өстәмә әдәбият: 1. Мөхәммәдьяр. Нуры содур. - Казан, 1997. 2. Миңнегулов Х.Ю. Казан ханлыгы чоры язма мәдәнияты. //Мирас. -1993. -№12.-30-33. 3. Хаков В. Мөхәммәдьяр теле. - Мирас. - 1997. -№6. -17-25. 4. Әхмәтҗанов М. Шәриф Хаҗитархани. -Идел.- 1995. -№1. 5. Абилов Ш. Мөхәммәдьяр әсәрләренең мәгънәви тәрҗемәсе. - Мирас. - 1997. -№ 6. 6. Греков Б.Д., Якубовский А.Ю. Золотая Орда и ее падение. -М.-Л., 1950.
Тема: XVII-XVIII гасырларда татар әдәби тел нормаларының үсеш закончалыклары.
XYI-XYIII гасырларда татар әдәби теле. Татар милли әдәби теле формалашуга әзерлек чоры. Әдәби телнең үсешендә яңа тенденцияләр. Татар теленең Россиядә тоткан урыны. Иҗтимагый-публицистик стильнең үсеше, аның төрле жанрлары (грамота, указ, нотыклар һ.б.). Йосыф Касыймов илчелеге. Сәяхәтнамәләр теле. XVII-XVIII гасырларда стильләрнең үсеше. Матур әдәбият стиле: М.Колый хикмәтләренең теле. Габди, Габдессәлам шигъриятенең тел үзенчәлекләре. Г.Утыз Имәни әсәрләренең теле. Фәнни әсәрләр “Җәмигет-тәварих” теле. Беренче грамматикаларның теле һәм терминология. Рәсми-канцелярия стиле: Пугачев күтәрелеше белән бәйле документлар теле. Хаталар стиле. (“Батырша гарызнамәсе”, 1757). Г.Курсави, Таҗетдин Ялчыгол әсәрләре теле.
Төп әдәбият: 1. Хаков В.Х. Татар әдәби тел тарихы. — Казан, 1993. 2. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 1999. Өстәмә әдәбият: 1. Хисамова Ф.М. Татарский язык в восточной дипломатии России (16-начало 19 вв.) - Казань, 1999. 2. Михайлова С.М. Формирование и развитие просветительства среди татар Поволжья. - Казань, 1972. 3. Сб. Выдающийся просветитель-демократ Каюм Насыйри. - Казань, 1976. 4. М.Ногман. XVII-XVIII йөзләрдәге русча-татарча кулъязма сүзлекләр. - Казан, 1969.
Тема: ХIХ гасыр татар милли әдәби теле.
19 гасырда татар халкының иҗтимагый тормышы. 19 гасырда әдәби телнең торышы һәм аның традицияләре. Татар милли әдәби теле формалашу чоры (ХIX гасыр ХХ гасыр башы). Милли әдәби тел формалашу өчен шартлар туу. Татар әдәби теленең сөйләм теленә якынаю процессы. Әдәби телне фәнни нигездә өйрәнү. (И.Хәлфин, С.Кукляшев, Х.Фәезханов һ.б). Милли әдәби телне үстерүдә К.Насыйриның тоткан урыны. Матур әдәбият стиле үсеше (Әбелмәних Каргалый, Ш.Зәки, Г.Кандалый, Акмулла,З.Бигиев, М.Акъегет, Г.Исхакый, Г.Ильяси, Г.Камал, Р.Фәхретдин, Ф.Кәрими һ.б.). Төп әдәбият: 1.Хаков В.Х. Татар әдәби тел тарихы. — Казан, 1993. 2.Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан, 1999. Өстәмә әдәбият: 1.Гайнуллин М.Х. Татар әдәбияты. Х1Х йөз. -Казан, 1968. 2.Миңнегулов Х.Ю., Садретдинов Ш.А. Х1Х йөз татар хрестоматияләре. - Казан, 1982. 3.Миңнегулов Х.Ю., Садретдинов Ш.А.. Х1Х йөз татар әдәбияты ядкярьләре. - Казан, 1982. 4.Михайлова С.М. Формирование и развитие просветительства среди татар Поволжья. - Казань, 1972. Сб. Выдающийся просветитель-демократ Каюм Насыйри. - Казань, 1976. 5.Хисамова Ф.М. Татарский язык в восточной дипломатии России (16-начало 19 вв.) - Казань, 1999.
Тема: ХХ гасыр татар милли әдәби теле.
XX гасыр башында татар әдәби теле. XX гасыр башында әдәби телнең фонетик, грамматик һәм лексик нормалары. Г.Тукай шигъриятенең теле һәм стиль үзенчәлекләре. Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ш.Камал теле. С.Рәмиев, Дәрдмәнд, Ш.Бабич шигърияте теле. XX гасырда татар әдәби телендә төрле агымнар. Октябрь революциясеннән соң мәдәният, мәгариф, икътисад өлкәсендә туган яңа шартлар, аларның әдәби телне ныгыту һәм камилләштерүдә тоткан роле. Әдәби тел нормаларының киң халык массасына таралуы. Татар телен гамәлгә кую, Татарстан республикасында татар телен рус теле белән бертигез дәрәҗәдә дәүләт теле итеп тану турында ТАССР ҮБК һәм ХКСның 1921 елгы декреты. Гыйльми үзәк төзелү, аның татар телен үстерүдә һәм аны фәнни өйрәнүдә роле. Татар телен һәм тел гыйлемен үстерүдә Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, Г.Рәхим, Н.Хәким, Г.Шәрәф, Г.Алпаров, М.Корбангалиев, Г.Нугайбэк, Х.Бәдигый, В.Хангилдин, Л.Җәләй, М.Фазлуллин эшчәнлеге. XX гасырда татар әдәби теленең структур һәм функциональ үсеше. Әдәби телнең сүзлек составында, фонетика, грамматика, стилистика өлкәсендә күзәтелгән үзгәрешләр. Язудагы үзгәрешләр (латиница, кириллица, яңадан латинны кайтару турында закон кабул ителә (1999). Татар әдәби телен баетуда язучыларның роле. XX гасырның 90 нчы елларында әдәби телдә үзгәрешләр һәм яңа тенденцияләр. Татар телен дәүләт теле дип игълан итү, татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү турында закон кабул итү.
Әдәбият исемлеге Базовый учебник: 1. Л.Җәләй. Татар теленең тарихи морфологиясе. - Казан, 2000. 2. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003. – 295 б. Основная литература: 7. Аврутина А.С. Опыт реконструкции фонологии языка древнетюркских рунических памятников : дисс. канд. филол. наук. – Санкт-Петербург, 2005. 8. Закиев М.З. Татары: проблемы истории и языка. — Казань, 1995. 9. Заляй Л. Происхождение казанских татар (по материалам языка).Одноименный сборник. Материалы конференции. – Казань, 1948. 10. Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе. — Казан, 1977. 11. Идрисов Э. И. Лексико-семантические особенности турецкого языка и тюркских языков Дагестана : дисс. канд. филол. наук. – Махачкала, 2007. 12. Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. - М., изд. АН СССР, 1955. - ч.1. Фонетика; 1956. ч. II. Морфология. 13. История татарского литературного языка (XIII--первая четверть XX в.) — Казань, «Фикер», 2003. 14. Лосева-Бахтиярова Т.В. Военная лексика тюркских языков : Названия вооружения : дисс. канд. филол.наук. – Москва, 2005. 15. Нуриева Ф.Ш. Исторические и лингвистические условия формирования тюрко-татарского литературного языка золотоордынского периода. – Казань, 2004. 16. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Фонетика. - М., изд. ”Наука”, 1984; Морфология. - М., изд. “Наука”, 1988. 17. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. – Казан: КДУ нәшрияты, 1993. -326 б. 18. Хаков В.Х. Татар әдәби теленең совет чорында үсеше (20-30 еллар).- Казан, 1985. – 150 б. 19. Хаков В.Х. Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше.—Казан: КДУ нәшрияты, 1972-224 б. 20. Юсупов А.Ф. Суфичылык әсәрләре теле. – Казан: КДУ нәшр., 2009.
Дополнительная литература: 1. Благова Г.Ф. Тюркское склонение в ареальном освещении. -М., 1982. 2. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. -Казан, 1975. 3. Проблемы тюркологии и истории востоковедения. -Казань, 1964. - С. 4. Рамстедт Г.И. Введение в алтайское языкознание. - М., 1957. 5. Серебренников Б.А., Гаджиева Н.З. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. - Баку, изд. “Маариф”, 1979. 6. Щербак А.М. Очерки по сравнительной морфологии тюркских языков (имя). - Л., изд.”Наука”, 1977. 7. Виноградов В.В. Проблемы литературның языков и закономерностей их образования и развития. – М.: Наука, 1967.
Источники: 1. Вәлиди Җ. Татар телен эшләү мәсьәләсе. Безнең юл. – 1922. - № 4. 2. Ибраһимов Г. Яңа әдәби татар теленең беренче баскычларында.К. Насыйри мәҗмугасы. – Казан, 1922. – 150-160б.
2.3. Термин, төшенчәләр, персоналийлар сүзлеге.
АВТОР СӨЙЛӘМЕ– чит сөйләмлетекстта язучы яки сөйләүченең үз сүзләре. Мәсәлән: «Эх, – дип кычкырып җибәрдем мин, бөтен Кабан буен яңгыратып, – дөнья матур бит!..» (Ф.Шәфигуллин) АКТИВ ЛЕКСИКА –телдә еш очрый торган, сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла һәм көндәлек кулланылышта булган сүзләр. А.л.ның состав өлешен гомумкулланылыш сүзләре тәшкил итә. АЛЛЕГОРИЯ(гр. аllegoria – читләтеп әйтү) –гомуми, абстракт төшенчәне читләтеп әйтү, аңлату өчен тормыштан алынган конкрет образ ярдәмендә сурәт ясау үзенчәлеге. Иң киң таралган троплар рәтенә керә. Мәсәлән, төлке – хәйләкәрлек, бүре – явызлык символы һ.б. АЛЛИТЕРАЦИЯ(гр. аl – кушу, litera – хәреф) –билгеле бер тартык аваз кергән сүзләрне күбрәк кулланып, сәнгатьле сөйләмгә үзенчәлекле яңгыраш бирү алымы. Мәсәлән: Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап, Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап (Г. Тукай). Әлеге өзектә п, т, к авазлары кабатланып, җанлы сурәт тудыруга ярдәм итәләр. АЛЛОМОРФ (гр. allos – башка, morphe – форма) –морфеманың фонетик яктан үзгәргән төрләре. Сөйләм процессында морфемалар төрле фонетик чолганышта килү сәбәпле, төрле үзгәртелүләргә дучар ителәләр. Мәсәлән, -лар/-ләр морфемасы борын авазлары чолганышында -нар/-нәр төрләренә алышына. АЛЛОФОН (гр. allos – башка, phone – аваз)–сүзнең кайсы позициясендә килүгә карап, фонема реальләшә торган аваз яки авазлар төркеме. Мәсәлән, [а] фонемасының сүз башындагы аллофоны – иренләшкән [а]; увуляр тартыклардан соң [ә] фонемасының аллофоны – калын [ә]. Аларны фонема вариантлары дип тә атыйлар. АЛМАШЛЫК – исем, сыйфат, сан һәм рәвеш урынына килеп, шул сүз төркемнәренең гомуми мәгънәләренә ишарә итә торган сүзләр. Башка сүз төркемнәреннән аермалы буларак, А. обьектив чынбарлык күренешләрен атамый, бары тик аларга ишарәли торган сүз төркеме. Грамматик яктан алмашлыклар үзләренә мөнәсәбәттәш сүз төркемнәренең морфологик категорияләре белән төрләнәләр һәм синтаксик функцияләрен үтиләр. Төрле сүз төркемнәренә мөнәсәбәттәшлекләре нигезендә А. исем (мин, алар, үзе), сыйфат (андый, кайсы, һәммә), сан (ничәнче, ничаклы), рәвеш алмашлыкларына (ничек, кайчан, тегеләй) аерылалар. Мәгънәләре буенча зат (мин, без), күрсәтү (ул, бу), билгеләү (барлык, һәрвакыт), сорау (кем, кайчан), билгесезлек (кемдер, кайсыдыр), юклык (һичкем, һичнинди) алмашлыкларына бүленә. АЛФАВИТ – язуда кулланыла торган хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә бирелүе. АЛЫНМА СҮЗ – халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүз. А.с. барлык телләрдә дә бар, үтеп керү юллары төрле булырга мөмкин. Сөйләм аша кергән А.с. телнең грамматик, фонетик закончалыкларына буйсына. Мәсәлән, капуста (рус) - кәбестә; бревно (рус) -бүрәнә. Язма юл белән кергән сүзләр, нигездә, үзгәрешсез саклана: департамент, партия. Башка телгә кергән сүз тышкы яктан гына түгел, мәгънәсе ягыннан да төрле үзгәрешләр кичерергә мөмкин. Мәсәлән, китап (г.) сүзенең татар теленә «книга» мәгънәсе генә алынган. Төшенчә атамасы буларак үтеп кергән А.с.нең мәгънәсе үзгәрми, әмма синоним рәвешендә алынган сүзнең мәгънәсе үзгәреш кичерә. Татар телендәге А.с.не төп 3 төркемгә бүләләр: гарәп һәм фарсы сүзләре; рус теленннән кергән сүзләр; Европа телләренннән кергән сүзләр. Болардан кала, татар телендә борынгы чорларда ук кергән һинд, кытай, монгол, фин-угор сүзләре дә кулланыла. Соңгылары, шул исәптән гарәп-фарсы сүзләре дә, татар теленә тулысынча яраклашканнар. Рус һәм Европа телләреннән кергән сүзләрнең бер өлеше (кулланылу тарихы зур булганнары) яраклашса да, ХХ гасырда алынганнары үзгәрешсез кала. Бары тик Европа алынмалары гына, рус теле аша керү сәбәпле, шул телнең закончалыкларына буйсынган хәлдә үтеп керәләр. Бер төркем алынма сүзләр күп кенә телләрдә кулланыла, алар халыкара лексика буларак билгеле (демократия, революция, конституция һ.б.). Кара: Варваризм. Экзотизм. Калька. АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ –теге яки бу телгә икенче телдән кереп урнашкан сүзләрне туплый торган сүзлек. Мәсәлән: Гарәпчә - татарча - русча алынмалар сүзлеге. – Казан, 1965, 1993; Зәйнуллин Җ. Г. Шәрык алынмалары сүзлеге. – Казан, 1999. АМОРФ ТЕЛЛӘР (грек. amorphos (а- инкарь итү кисәкчәсе + morphe – форма (формасыз, изоляцияләнгән, тамырдан гына торган) – сүз составында аффикслары (кушымчалары) булмаган, грамматик мәгънәләрнең (килеш, сан, заман һ.б.) янәшә торуы яисә ярдәмлек сүзләр белән генә белдерелә торган телләр. Мәсәлән, кытай теле. АНАЛИЗ (грек. аnalytikos – таркату) – катлаулы берәмлекне компонентларга аерып таркату. Тарихи-лингвистик А. – үз эченә тарихи-лексик, тарихи-фонетик, тарихи-морфологик, тарихи-синтаксик һәм тарихи-стилистик анализларны ала. Тарихи-лингвистик анализ, нигездә, язма чыганакларда теркәлеп калган, борынгы һәм иске телне чагылдырган текстка ясала. Кара: В.Х. Хаков. Татар әдәби теле тарихы (университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентлары өчен методик күрсәтмәләр). — Казан, 1989. АНАФОРА– бер үк сүзнең, сүз тезмәсенең яки авазның һәр җөмлә, шигырь юлы, строфа яки абзац башы саен кабатланып килүе. Аваз кабатлану фонетик А., сүз кабатлану лексик А., сүз тезмәсе яки җөмлә кабатлану синтаксик А., һәр строфаның башлануы бертөрле булу строфик А. дип атала. АНТИТЕЗА (гр. аntithesis – капма-каршы кую) –күренеш, төшенчәләрне, фикерләрне, характер үзенчәлекләрен бер-берсенә капма-каршы куеп сурәтләүдән гыйбарәт стилистик фигура. А. контекстуаль яисә окказиональ антонимнарның бер төре итеп карала. А. халык авыз иҗатында киң таралыш табып, бүгенге поэзиядә дә актив кулланыла: Кыю бер үләр, куркак мең үләр (М.).; Синең, яшьнәп, Дөньяга килешең иде. Минем, арып, Язмыш белән килешү иде... (Р. Фәйзуллин). АНТОНИМ (гр. аnti – каршы, onуma – исем) – мәгънәләре буенча капма-каршы сүзләр. А.нар, гадәттә, бер үк сүз төркеменә карыйлар. Мәгънәләренә карап, А. берничә төргә бүленә: 1) әйбер, күренешләрне сыйфатын белдерә торган А.: кыю-куркак, ярлы-бай; 2) вакыт төшенчәсен белдерә торган А: иртә-кич, быел-былтыр; 3) процессларны каршы куя торган А.: яту-тору, менү-төшү; 4) әйбер, күренешләрнең күләмен белдерә торган А.: озын-кыска, киң-тар һ.б. А. бер-берсеннән аера торган билгеләренә карап, тел (контекстка бәйсез дә аларның капма-каршы мәгънәдә булулары аңлашыла, мәсәлән, куркак-батыр) һәм контекстуаль (бары тик аерым очракларда гына капма-каршы мәгънә тәшкил итә торган сүзләр КАРА: Антитеза) төрләргә бүленәләр. АОРИСТ (грек. aoristos - билгеләнмәгән) – заман категориясе ягыннан ачык билгеләнмәгән фигыльләр. Төрки телләрдә хәзерге-киләчәк заманны белдергән -ыр/-ер кушымчалы фигыльләр тарихи планда А.ка карыйлар. А. күбрәк һинд-европа телләренә хас. АРЕАЛЬ ЛИНГВИСТИКА− Тел белеменең билгеле бер территория чикләрендә очраган тел үзенчәлекләрен андагы җирле сөйләшләр (диалектлар) белән мөнәсәбәттә өйрәнә торган тармагы. Ул лингвистик географиягә нигезләнә һәм телләрне төркемләгәндә кулланыла. АРТИКЛЬ (француз. article кисәк, өлеш) − Мөстәкыйль сүзләр алдыннан килеп, аларның грамматик үзенчәлекләрен күрсәтә торган грамматик чара. А. татар теле өчен хас түгел. Ул инглиз, француз , гарәп һ.б. телләрдә бар. Татар телендә гарәп теленнән кергән кайбер алынмаларда исемнең билгелелек артикле очрый, ләкин ул сүз тамыры составында карала. Мәсәлән, "Әлхәм " сурәсе. ӘДӘБИ НОРМА –халыкның язма һәм сөйләмә әдәби телендә кулланылган, диалекттан өстен, гомумхалык (койне) теле нигезендә оешкан, аралашу һәм чынбарлыкны танып белү, тасвирлау өчен иң кулай булган, охшаш формалар арасыннан тарихи-логик рәвештә халык сайлап алган (ешрак кулланган), аерым дәверләрдә аерым социаль катлаулар өчен характерлы булган фонетик, лексик, грамматик һәм стилистик үзенчәлекләр (вариантлар). Ә.н. – тарихи категория, чагыштырмача тотрыклыгын саклаган хәлдә, җәмгыятьтә яисә телнең үз эчендә барган процесслар нәтиҗәсендә үзгәрергә, яңа норма барлыкка килергә мөмкин. Бу очракта әдәби телдә иске һәм яңа норма күпмедер вакыт бергә кулланыла. Мәсәлән, ХХ гасыр башы татар әдәби телендә билгесез үткән заманның тарихи формасы -мыш/меш белән беррәттән, -ган/-гән, -кан/-кән кушымчалары да активлашкан. Хәзерге чор татар әдәби телендә -мыш/-меш формасы кайбер исемнәрдә яисә тотрыклы сүзтезмәләрдә катып калган рәвештә генә саклана, әдәби тел өчен норма түгел: Ходай бирмеш көн, кырыкмыш тай, язмыш, тормыш һ.б. ӘДӘБИ ТЕЛ –гомумхалык сөйләме һәм халык авыз иҗаты әсәрләре теле нигезендә борынгы заманнардан бирле үсеп, бер телдә сөйләшүче халыкның барысы өчен дә уртак дәрәҗәгә китерелгән, төрле сөйләм стильләрен эченә алган һәм гасырлар дәвамында эшкәртелеп килгән тел. ӘЙБЕР ЯЗУЫ− Кешелек дөньясындагы беренче язу этапларының берсе. Борынгы кешеләр фикерләрен еракка җиткерү өчен, төрле предметлардан файдаланганнар һәм бу әйбер язуы дип тарихка кереп калган. Мәсәлән, корыган ботак кеше үлү хәбәрен белдергән, кызыл чәчәк мәхәббәтне аңлаткан. БАБА ТЕЛ − Кардәш телләр арасындагы иң борынгы тел. Аны чагыштырма-тарихи метод ярдәмендә белергә мөмкин. Бер гаиләгә кергән телләрнең барысы да шул баба телдән барлыкка килгән дип исәпләнә. Мәсәлән, хәзерге төрки телләрнең барысы өчен дә уртак Б. т. булып гомумтөрки тел исәпләнә. БАРЛЫК-ЮКЛЫК КАТЕГОРИЯСЕ– фигыльләрдә эшнең үтәлү-үтәлмәвен белдерә торган грамматик категория. Ул барлык формасында махсус кушымча алмый, ә юклык формасында -ма/-мә кушымчалары ялганып ясала: яз − язма, кил − килмә. Кайбер фигыль формалары юклыкны берничә төрле юл белән белдерә: барачак – бармаячак – барачак түгел; барганым бар – барганым юк һ.б. БИОЛОГИК ТЕОРИЯЛӘР−Телнең килеп чыгуы турындагы теорияләрнең бер төре. Алар телнең килеп чыгышын кеше организмының ис сизү, тәм тою органнары, сөйләм аппаратынның эволюциясе белән аңлаталар. Б. Т.гә аваз ияртемнәре һәм ымлыклар теориясе керә. ВОКАЛИЗМ(лат. vocalis –тавыш) –сузык авазлар җыелмасы, теге яки бу телнең сузык фонемалар системасы. Татар теленең вокализмын 12 фонема тәшкил итә: [а, ә, у, ү, о, ө, ы, э (е), и, ы, о, э]. ВОКАТИВ (лат. vocativus – чакыру килеше) – сөйләм юнәлтелгән затка яисә предметка мөрәҗәгать итүне күрсәткән килеш формасы. Төрки телләрдә В. килешнең калдыкларын кайбер туганлык терминнары составында (бабай (баба+әй!), апай (апа+ әй!) табарга мөмкин. ВОКАТИВ ҖӨМЛӘ –сүз җөмләләрнең тойгылы интонация белән әйтелгән һәм бары тик исем белән генә белдерелгән төре. Мәсәлән, И кызым… Мин, … нишләргә белмичә, «Әни!» дип кычкырып җибәрдем (М.Әмир). ВУЛЬГАРИЗМ (лат. vulgaris – гади) – әдәби тел нормаларыннан читләшкән, гади сөйләм сүзләренең бер төре булган дорфа, тупас лексика. В.нар әдәби телне чүплиләр, чуарлыйлар. Матур әдәбиятта, публицистикада алар персонаж сөйләменең үзенчәлекләрен күрсәтү, тискәре образны сурәтләү максатыннан кулланылалар. Мәсәлән. дөмегү, чукыну, кату, мисез баш, хәчтерүш һ.б. ГЕНЕОЛОГИК КЛАССИФИКАЦИЯ( грек. genealogia – килеп чыгыш, нәселдәнлек) – Дөньядагы телләрне төркемләүдә кулланыла торган классификацияләрнең берсе. Ул телләр арасындагы матди якынлык һәм матди охшашлыкны өстен куя, телләрнең кардәшлегенә, бер уртак (баба) телдән килеп чыгуларына нигезләнә һәм аларны төрле тел гаиләләренә берләштерүне күздә тота. Мәсәлән, казах, үзбәк, татар, башкорт һ.б. телләр уртак гомумтөрки баба телдән килеп чыкканнар һәм төрки телләр гаиләсен тәшкил итәләр. ГЕНЕРАТИВ ГРАММАТИКА –Грамматик кагыйдәләрне абстракт символлар ярдәмендә тәкъдим итә торган грамматика. Ул символларны бирүнең төгәл кагыйдәләрен саклауны таләп итә һәм зур фәнни хезмәтләр язганда актив кулланыла. Мәсәлән, И − аралаш, катыш – И = С (аралаш, катыш сүзләре ярдәмендә бәйләнгән исемле исем сүзтезмә); БК-ган бар / юк (баш кисәге хәбәр дип таныла алмый торган бер составлы җөмлә моделе) һ.б. ГЕНЕТИК АНАЛИЗ –лексик анализның бер төре. Сүзләрнең килеп чыгышларын, алынма сүзләрне татар теленә алганда барлыкка килгән фонетик, морфологик, семантик үзенчәлекләрне, алыну юлларын күрсәтүне таләп итә. Мәсәлән, пычкы –гомумтөрки сүз, татар телендә пыч- тамыры белән пычак, печү сүзләре яши, аларның мәгънәсе «аркылы кисү» төшенчәсенә туры килә. Бу сүзне төрле фонетик вариантларда башка төрки телләрдә, шулай ук фин-угор телләренең кайберләрендә очратып була: удм. бызгы. Абитуриент –язма формада рус теле аша ХХ гасырда татар теленә алынган алман (немец) сүзе. Төп мәгънәсе –югары яки урта махсус уку йортына укырга керүче. Тамыры белән лат. теленә барып тоташа. Татар теленә рус телендәгечә кабул ителгән, фонетик, семантик үзгәртелүләргә дучар ителмәгән. Өлешчә морфологик үзләштерү күзәтелә. Генетик анализ вакытында төрле типтагы сүзлекләргә мөрәҗәгать итеп, сүзнең килеп чыгышын, башка телләрдә нинди вариантларда очравын өйрәнү кирәк. ГОМУМХАЛЫК ТЕЛЕ–төрле диалект һәм сөйләшләрнең уртак элементларына нигезләнеп оешкан, әдәби телнең нигезен тәшкил иткән, татар телендә сөйләшүчеләрнең барысына да аңлашыла торган тел формасы. Куллану барышында ул аерым диалекталь үзенчәлекләрне дә гомумхалык дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкин. Шуңа күрә Г.т. аерым диалекттан яисә сөйләштән күпкә бай була, камилләшү дәрәҗәсенә җитә. Г.т. ике төрле: фольклор теле һәм койне буларак оеша. Әгәр дә халык койне оешуын тәэмин итәрдәй дәрәҗәдә аралашу урыннарына ия булмаса, Г. т. фольклор теле буларак кына яши. ГРАДАЦИЯ(лат. gradatio – көчәю) – сурәтләү алымнарының эзлекле рәвештә, бер-бер артлы күтәрелүе, артуы, көчәюе яисә, киресенчә, йомшартылуы. Мәсәлән: Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу утта янам (Г. Тукай). ГРАММАТИК (МОРФОЛОГИК) КАТЕГОРИЯ –грамматик (морфологик) форма һәм грамматик (морфологик) мәгънә бердәмлеге, ягъни грамматик мәгънәнең үзенә хас грамматик форма белән бирелеше. Грамматик мәгънәдә чынбарлыктагы предметлар, билгеләр һ.б. күренешләр арасындагы төрле мөнәсәбәтләр гомумиләштерелә. Мондый гомумиләштерелгән мөнәсәбәтләр җөмлә эчендә, сүзләрнең бәйләнешендә гәүдәләнә һәм нинди дә булса чаралар ярдәмендә тәгъбир ителә. Бу чаралар грамматик формалар дип атала. Татар телендә сан, килеш, тартым, заман, дәрәҗә һ.б. Г.к.ләргә керә. ГРАММАТИК МӘГЪНӘ –бер төркем сүзләргә, сүзформаларга, синтаксик төзелмәләргә хас булган, стандартлашкан, гомуми мәгънә. Мәсәлән, морфологиядә сүз төркемнәренең һәрберсенә хас гомуми мәгънә (исемдә –предметлык, фигыльдә –эш-хәрәкәт). ГРАММАТИК СТИЛИСТИКА –1) морфологик чаралар (сүз төркемнәре, аларга хас категорияләр, ясалыш үзенчәлекләре) ярдәмендә сурәт барлыкка китерү; 2) әлеге чараларның стилистик вазыйфасын өйрәнә торган фән атамасы. ДӘҮЛӘТ ТЕЛЕ−Билгеле бер дәүләт территориясендә яшәүче халыкларның эш алып баруы, аралашуы өчен хөкүмәт тарафыннан рәсми рәвештә кабул ителгән тел. ДЕНОТАТ (лат. denotatum – аңлатучы, мәгънә белдерүче, күрсәтүче) –аталган, күрсәтелгән предмет. Сүзнең Д.ы булып предмет, күренеш, вакыйга, хис, процесс, төрле төшенчәләр һ.б. тора. Кара: Сигнификат. ДЕНОТАТИВ МӘГЪНӘ –сүзнең атый, предмет турында гомуми мәгълүмат бирә торган, стилистик бизәкләрдән азат мәгънәсе. ДЕОНИМИЗАЦИЯ –ялгызлык исеменеңкүмәклек исеменә күчеше. Мәсәлән, Мәҗнүн (кеше исеме) – мәҗнүн (башын югалтып гашыйк булган ир-егетне атау), Рентген (уйлап табучы кеше исеме) – рентген нурлары. ДЕРИВАТ –ясалма сүз. ДЕРИВАТИВ МӨНӘСӘБӘТ –деривация нәтиҗәсендә барлыкка килгән сүз белән аның нигезендә яткан лексик берәмлек арасындагы мөнәсәбәт. ДЕРИВАЦИЯ (лат. derivatio – ясалу) –бер тел берәмлекләре нигезендә икенчеләре барлыкка килү. Д. кушымчалар ялгау яисә нигезләр кушу ярдәмендә ясала. Тел белемендә лексик деривация, синтаксик деривация, семантик деривация аерыла. ДЕСЕМАНТИЗАЦИЯ (лат. de – кире кагу, грек. semantikos – билгеләү) – сүзнең мөстәкыйль лексик мәгънәсе югалу. Мәсәлән, буй – кеше буе очрагында буй сүзенең мөстәкыйль мәгънәсе сакланса, су буе очрагында мөстәкыйльлеген югалтып, грамматик мәгънә белдерә башлый, бәйлек сүз ролендә килә. ДЕТЕРМИНАНТЛАР(лат. determinans (determinantis) – билгеләүче) –җөмләне җәенкеләндерүче, аның аерым бер кисәге белән дә бәйләнмәгән, тулаем җөмләгә карый торган иярчен кисәк. Мәсәлән, Аңапенсиягә кадәр бер ел! Татар тел белемендә М.З.Зәкиев Д.ны «җөмлә башына чыгарып әйтелгән һәм сөйләм предметын белдерә торган тәмамлыклар һәм хәлләр» дип билгели. Мәсәлән, Казан урамнарынташлап китәм (Һ.Такташ). Иртә беләнкөн томанлы иде (Ш.Камал). КИТАП ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫ –стилистик яктан чикләнгән, билгеле бер кулланылышка гына карый торган, нормага салынган, әдәби сөйләмдә, публицистикада, фәнни сөйләмдә, эш кәгазьләрендә, рәсми стильдә, матур әдәбиятта кулланыла торган лексика. КОЙНЕ(гр. koine dialektos – гомуми тел)–барлык кабиләләр өчен гомуми булган уртак тел. Ул кабиләләр союзына нигезләнгән дәүләткә уртак тел кирәклегеннән барлыкка килә. К. кабиләләр берлегендәге барлык телләргә кардәшлектә торган бер халыкның теле була. КӨНДӘЛЕК ГАМӘЛИ-ҺӨНӘРИ СТИЛЬ –көндәлек тормышны алып бару өчен кирәк булган һәртөрле эш-гамәлләрне халык тәҗрибәсенә нигезләнеп өйрәтү максатыннан барлыкка килгән, калыплашкан һәм кабул ителгән сөйләм тибы. Бу стильнең төрләре күп. Аларны, берләштереп, кешенең гигиенасына караган, азык-төлек әзерләү, кием-салым мәсьәләсен хәл итү, вак һөнәрчелеккә өйрәтү дип бүлеп карарга була. КӨНКҮРЕШ СҮЗЛӘРЕ –көндәлек аралашуда кулланыла торган әйбер, күренеш, процесс атамалары. Мәсәлән, аш, ит, ипи, бәрәңге; өй, өстәл, урындык; пычак, кашык, чынаяк һ.б. Нигездә К.с.гә гомумкулланылыш сүзләре һәм диалекталь бизәкле көнкүреш сүзләре керә. ФУНКЦИОНАЛЬ СӨЙЛӘМ СТИЛЬЛӘРЕ – кешеләрнең үзара аралашу, сөйләшү яки язышуларындагы билгеле бер практик эшчәнлеккә бәйле булган, күп дәверләр кулланылып, шул эшчәнлекне чагылдыруга җайлашкан һәм үзенчәлекле форма алган (үзенә хас сүзләре һәм әйтемнәре булган, әйтәсе фикерне аерым бер төр белән башлап китү һәм тәмамлау, теге яки бу дәрәҗәдә калыплашу һ.б.) сөйләм типлары. Нигездә биш төрле стиль аерыла: рәсми эш кәгазьләре (рәсми-канцелярия), эпистоляр (хатлар), иҗтимагый-публицистика, матур әдәбият һәм фәнни әдәбият стиле. Соңгы елларда дини-дидактик һәм көндәлек-һөнәри стиль (Бәширова И.Б.), йола стиле (Курбатов Х.Р.) күрсәтелә башлады. ЧАГЫШТЫРМАЛЫ-ТАРИХИ МЕТОД– Тел белемендә кулланыла торган методларның берсе. Ул XIX гасырның башында барлыкка килгән һәм кардәш телләрнең үсеш тарихын билгеләгән закончалыкларны ачу өчен кулланыла. Чт.м. телнең үткәнен – язма истәлекләрдә теркәлмәгән чорын өйрәнү өчен аеруча әһәмиятле. ЫМЛЫКЛАР ТЕОРИЯСЕ –телнең килеп чыгышын аңлаткан теорияләрнең берсе. Аның тарафдарлары эпикурчылар борынгы кешеләрнең иң беренче авазлары ымлыклар булган диләр, һәм шулар, торабара табигый авазларга әйләнеп, һәр кешегә аңлаешлы мәгънәләр белдерә башлаган. Нәтиҗәдә тел барлыкка килгән дип аңлаталар. ЫМНАР ТЕЛЕ ТЕОРИЯСЕ– телнең килеп чыгышын аңлаткан теорияләрнең берсе. Аның тарафдарлары телне ымлыклардан килеп чыккан дип аңлата. Алар фикеренчә, тел барлыкка килгәндә, кеше ымнар белән аралашкан, аннан соң гына аваз теле барлыкка килгән. ЭПИСТОЛЯР СТИЛЬ (ХАТЛАР СТИЛЕ) –кешеләр арасында үзара мөнәсәбәтләрне чагылдыру өчен барлыкка килгән һәм яшәеш алган сөйләм тибы. Вазыйфасы – аерым бер кешенең (яисә бер төркем кешеләрнең) икенчесенә карата булган хис-кичерешләрен, уй-фикерләрен җиткерү, нәрсәне дә булса хәбәр итү. Рәсми һәм шәхси төрләргә бүленә, тарихи планда традиционлык һәм трафаретлык хас. ЯЗУ ТАРИХЫ– Күз белән кабул ителә торган аерым билгеләр системасының барлыкка килү, үсү, үзгәрү тарихы. Барлыкка килүеннән алып, бүгенге көнгә кадәр Я.т. түбәндәге этапларны үткән дип санала: төен язуы, әйбер язуы, пиктографик язу (рәсем язуы), идеографик язу (билге язуы), фонетик язу (иҗек язуы һәм аваз язуы), хәрефаваз язуы. 2.4. Студентларның белемен тикшерү өчен кирәкле контроль эш, зачет сораулыклары
|