Студопедия
rus | ua | other

Home Random lecture






Авылы тарихына


Date: 2015-10-07; view: 1966.


Туембаш

 

кайбер материаллар

 

 

Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорлары.

 

Безнең төбәк урнашкан территория элек-электән халыкларның күптөрлелеге белән аерылып тора. Монда татарлар да, руслар да, удмуртлар да, марилар да бик күптәннән күрше авыллар булып дус һәм тату гомер кичерә. Билгеле инде, моның шулай булуына безнең җиребез дә, тарихыбыз да бер һәм уртак булуы сәбәпче.

Галимнәр фикеренчә, монда беренче булып арлар (хәзерге удмуртлар ) килеп утырган булса кирәк. Күп кенә географик атамалар исеме дә шул хакта сөйли. Тойма инешенең исеме дә нәкъ менә шулардан калган да инде.

Алтын Урда чорында бу җирләргә беренче татарлар да килеп урнашкан дип исәпләнелә.

 

Малмыж шәһәрендә туып үскән күренекле тарихчы-галим Михаил Худяков үзенең “Казан ханлыгы тарихыннан очерклар” исемле хезмәтендә менә боларны күрсәтә :

“Казан ханлыгының төп халкын чыгышы белән төрекләрдән булган, утрак ,Казан ханлыгы барлыкка килгәнгә кадәр озак вакыт элек Урта Идел буенда дәүләт оешмасын булдырган, киң күләмдә сәүдә алып барган һәм күптәннән мөселман культурасына кушылган борынгы болгар токымнары тәшкил иткән. Болгар халкы урнашкан үзәк урын булып, төп болгар шәһәрләре - Болгар һәм Биләр урнашкан Идел, Кама һәм Кече Чирмешән елгалары арасындагы район исәпләнгән. 1361 елда хан Булат-Тимер тарафыннан Болгар шәһәре җимерелүгә дучар ителә, һәм шушы кырылуга бәйле рәвештә Болгар патшалыгы халкы төп өлкәләреннән читләренә, күбрәк Каманың ул вакытта кара урманнар белән капланган төнъяк ягына агыла.

Казан татарларында сакланып калган хатирәләр болгарларның төнъякка бу күченүләре һәм урманнарда болгар-татар авылларына нигез салулары турында сөйли ( Казанка елгасы буенда Иске Казан, Мишә һәм Вятка субүлемендә Бөрбаш авылы, Вятка бассейнында Ишмән-Мәчкәрә авылы, Урачкино, Янсыбы һ.б. авыллар ).”

 

М.Худяков әлеге хезмәтне 1920 еллар башында язганлыктан, Туембаш авылының исеме ул вакыттагы атамасы – Ураскино ( авторда Урачкино ) итеп күрсәтелгән.

А.А.Борханов җитәкчелегендә 1999 елда үткәрелгән археологик тикшеренүләр Туембаш авылы территориясендә бораулап казып, Казан ханлыгы чорына караган чүлмәк ватыклары һ.б. кайбер предметлар табып, шул чорда монда кешеләр яшәп, хуҗалык тормышы алып барганлыгын раслады.

 

Гомер акрынлап уза торган, кешеләр бер яшәгән урыннарыннан башка җирләргә күченеп, тормышларын дәвам иткән. Моңа аларны башка халыклар килеп утыру, җирләрнең уңдырышлыгы кимү, дәүләткә түлисе ясактан качып китү, төрле йогышлы чирләрдән кырылу һәм башка бик күп төрле сәбәпләр мәҗбүр иткән. Безнең авыл урыныннан да халык нидер сәбәпле күченеп китеп барган булса кирәк.

 

Чирмешләр ( марилар ) яшәгән чор.

 

Арлар утырган территорияләргә соңрак чирмешләр ( хәзерге марилар ) күченеп килә һәм үз авылларын хасил итә башлый. Чирмешләр белән бергә бу якларда чуаш авыллары да булуы билгеле (Өлге авылы). Безнең авыл территориясендә дә чирмешләр пәйда була. Алар монда урнашып, Туембаш авылы урынында яңа авыл хасил итә, һәм авыл башта Туембаш дип түгел, ә Тойма дип кенә атала.

1604 елда беренче мәртәбә Тойма авылы искә алына: “Тойма авылы, анда 5 хуҗалык, авыл басуында сөрүле җирләр унар чет ( җир мәйданы берәмлеге – чирек десятина ) , тагын ике җирдә шул кадәр үк, үсентеле һәм ташланган җирләр буйга 3 чакрым,ә иңгә 1,5 чакрым, печәнлекләр Тойма инеше буенда 100 кибәнлек, урман үскән сөрүле җирләр Ошторма авылы белән уртак, авыл монастырьдан ( Вятские Поляны ) 15 чакрымда.”

“1606 ел җәендә шул ук Тойма инешендәге сөрүле һәм ташланган җирләргә һәм кара, төзелешкә яраклы һәм умарталы урманнарга Ошторма авылыннан яңа аерылып чыккан чирмешләр 5 хуҗалык урнашты, 1608 елга әти һәм туганнарыннан аерылып, тулы акчалата һәм икмәк ясагында, печәнлекләре Ике Ошторма авылындагы чирмешләр һәм чуашлар белән уртак.”

Әлеге язмалардан күргәнебезчә, Тойма авылы урнашкан урыннарда үсентеле һәм ташланган җирләр, урман үскән сөрүле җирләр күп булуы әйтелә. Рус телендә алар “перелоги”,”заросли”,”лес пашенный” атамалары белән йөри һәм кайчандыр сөрүлек җирләре булып, ташлап кителгән ,һәм анда яңадан урман үсеп килгәнлекне аңлата.

Шулай ук, авылга Чирмеш Ошторма Кукмарасыннан аерылып чыккан кешеләр килеп урнашкан дип уйларга җирлек бар.

Чирмеш Ошторма Кукмарасы Нурма инешендә урнашып, анда 17 хуҗалык булган.Ә Чирмеш Кече Ошторма Кукмарасы аның янәшәсендә үк булып, 4 хуҗалыктан торган.Нурма инеше бүгенге көндә Нурминкә дип атала. Әйтеп үтелгән Ошторма Кукмарасы авыллары хәзерге Кукмара поселогы территориясендә урнашкан булса кирәк. ( Соңрак Урта Тойма авылы өстендә салынган Чирмеш Ошторма Кукмарасы авылы белән бутамаска кирәк – әлеге авыл Кукмара поселогы территориясендәге авыллар күченеп киткәч кенә барлыкка килгән булырга тиеш, һәм ул авыл 1970 еллар башында гына бетерелде.).

“Әлеге ике Ошторма авылларыннан Тойма инеше янындагы җирләргә Ошторма буйлап урманнан 5 чакрым тирәсе, ә чирмешләрнең Тойма авылыннан үсентеле һәм ташланган җирләр буйлап Шихалла үзәненә кадәр 1,5 чакрым, әлеге үзән алар арасындагы ташланган җирләргә межа булып тора”.

Әлеге язмада күрсәтелгән Шихалла үзәне дип хәзерге вакытта Кукмара һәм Туембаш авыллары арасында яткан , авыл халкы телендә Мәдинә үзәне, Чишмә үзәне һ.б. вак үзәннәрнең тармакларын берләштереп, аска таба бер генә булып төшүче зур үзән аталган булса кирәк. Әлеге үзәннең аскы ягы хәзерге Югары Тойма авылына килеп тоташа.

Язмадан күренгәнчә, әлеге үзәнгә кадәр ераклык Тойма авылыннан 1,5 чакрым, ә Ошторма Кукмара авылыннан 5 чакрым дип язылган. Үзән башлангычының берничә тармактан торганлыгын искә алсаң, хәзерге Кукмарадан беренче тармакка кадәр һәм хәзерге Туембаштан ахыргы тармакка кадәр ара күрсәтелгән чакрымнарга да тәңгәл килә.

1607 елда да шулай ук Тойма инеше очында торучы чирмеш авылы булып безнең авыл искә алына, һәм аннан астарак урнашкан Тойма инеше буйлап 10 чакрымлап, аркылыга 4 чакрымлап җирләрнең буш ятуы әйтелә ( хәзерге Югары, Урта һәм Түбән Тойма авыллары җирләре ). Тиздән әлеге җирләргә Пантелей Микитин исемле поп һәм иптәшләре белән крестьян Ивашко Кузьминга урнашырга рөхсәт бирелә. Ә әлеге җирләр белән бергә хәзерге Вятские Поляны шәһәреннән Кәчимер авылы арасындагы буш җирләрне ( 5 чакрым озынлыкка һәм шул кадәр үк киңлеккә ) бергә кушып, барлыгы 100 участок бирү мөмкинлеге бар дип билгеләп үтелә.

Шулай итеп, әкренләп Тойма инеше буенча безнең авылдан астарак яткан буш җирләргә дә халык килеп урнаша башлый. Бер-бер артлы Тойма буенча урнашкан авылларны шулай ук Тойма дип атыйлар.Һәм шуннан авылларны аерыр өчен Югары Тойма, Урта, Түбән Тойма дип күрсәтергә туры килә. Тойма башында урнашкан авыл инде Тойма башы авылы дигән исем белән йөртелә башлый. Туембаш үзенең хәзерге тарихи исемен ала.

 

Ни өчен авыл исемеТуембаш дип аталган, Тоймабаш дигән исем дөресрәк булыр иде түгелме? - дигән сорау туа.

 

Моңа менә болай дип җавап биреп була – Тойма инешенең исеме удмурт теленнән кергән һәм удмуртча Туймы дип йөртелгән.Бу турыда галимнәрнең дә аңлатмалары бар. Вакыт узган саен авыл исеме үзгәреп хәзерге яңгырашта формалашкан – Туймы башы – Туем башы – Туембаш. Туймы инеше руслар күченеп килгәч кенә русчага яраклаштырып Тойма дип йөртелә башлаган булса кирәк һәм язмаларда да ул безгә шул исемдә килеп җиткән.

 

 

«Мәдинә узәне»нең хәзерге куренеше..

 

 

Кабат татарлар килеп урнашу һәм шуннан соңгы чор.

1600 – 1700 еллар аралыгында безнең якларга кабат татарларның килеп урнашуы башлана. Аның сәбәбен аңлатучы һәм күченеп килгән вакытларын төгәл күрсәтүче мәгълүматлар хәзергә гомумән юк.

Авылның мөхтәрәм карты булган Шәкертҗан абый Фазылҗанов сөйләп калдырганча,( ул 2011 елда вафат булды ), безнең авылга татарлар күченеп килә башлагач ,чирмешләр башта хәзер Туембаш һәм Чуллы авыллары арасында булган Чомаш күпере дип аталган җиргә күчеп утырып, авыл булып урнашканнар. Алар урнашкан урыннарны хәзер дә чокырланыбрак торган җирләр хәтерләтә. Соңрак аннан да күчеп китеп, Китәк авылында төпләнгәннәр.

Авылда чирмешләрдән калган атамалар булып Чомаш инеше исеме калган. Мари теленнән “Чома” – колын яки “Чомавуч” – ат кузгалагы сүзләре аша кереп калган дип исәпләнелә. Чомаш инеше үзәне халык телендә “Китәк юлы” дип йәртелә. Элек ул үзән аша Югары Тойма авылыннан Китәккә туры юл булган дип әйтелә.

1742 елда Туембаш авылы Казан өязе Арча даругасының Бекул Азиков сотнясына кергән. Ул елда авылда 18 хуҗалык һәм мәчет булган. Шул елдагы документта менә болай язылган :

“В деревне Тоймебаше мечет[ь] не сломана при ос[ь]мнатцети дворах. Рас[с]тоянием до Кукмаранской мечети в деветнатцети верстах. Новокрещен во оной деревне не имеетца. Рус[с]кое село Полянки в дватцети верстах. А скаскою той деревни жители показали: мечет[ь] их построена в котором году — не упомнят”.

1678 елда һәм аннан сонрак безнен авыл “Починок по речке Тойма” яки “деревня по речке Тойма” исеме белән дә билгеле. Әлеге исем 1782 елда эшләнгән бакыр руднигы планында да курсәтелә, шунда ук авылнын икенче исеме Тоймабаш дип тә әйтелә.

Ул вакытта дәуләт крестьяннары ике төргә буленгән. Безнен район территориясендә ясаклы һәм служивый крестьяннар булган. Бакыр руднигы планында Туембаш авылы крестьяннарының служивый татарлар булуы турында әйтелгән.

Безнен якларда бакыр ятмалары ачылгач, 18 гасырда бакыр кою заводлары барлыкка килә. Безгә иң якын бакыр заводы Туешта (хәзерге Кукмара поселогы территориясе) булса да, Туембаш бакыр руднигы Пыжман бакыр кою заводына карый. Әлеге завод Вятканың аргы ягында, хәзерге Сосновка шәһәре территориясендә урнашкан булган. Заводның хужалары булып Казан сәүдәгәрләре Иван 1әм Афанасий Кобелевлар торган. Аларның уз крепостной крестьяннары булмаганлыктан, завод эшләрен ялланган эшчеләр башкарган. Бакыр рудасын казып чыгару һәм атлы арбаларда аны заводка ташу белән куп вакытта жирле халык шөгыльләнгән.

Бакыр руднигы якынча 1780-1790 елларда эшләгән булырга мөмкин. Хэзерге вакытта аның урынында тауның аскы ягында буш токым отваллары, өске ягында шахта урыны тугәрәк чокыр хасил итеп тора. Таунын урта өлешендә эзләну өчен казылган шурфларның (кое шикелле казып төшелгән) чокырлары сакланган. Бакыр руднигы халык телендә “бакыр базы” дип атала. Элеге рудник урнашкан таунын да исеме “Шипр тавы” дип атала, һәм ул исем дә бакыр чыгару белән бәйле. Чөнки бакыр рудалары урнашкан аксыл балчык ул вакытта “шифер” яки “шиферная руда” дип аталган, “шифер” сузе тора-бара “Шипр”га әйләнгән.

Бакыр рудниклары булган тауны “Шипр” тавы дип атау бер безнең авылда гына тугел. Шул ук исемдәге тау Кукмара районы Ошторма-Юмья авылы территориясендә дә бар.

«Шипр тавы»ның хәзерге күренеше. Аксыл өемнәр булып буш токым отваллары куренә.

 

Тауның өске ягында - күмелгән шахта чокыры.

Таунын урта өлешендә - эзләнү шурфлары ( разведочные шурфы ). Бакыр ятмаларын эзләгәндә кое кебек казылып төшәләр.

Тау астында буш токым отваллары.

ПЛАН

“Сочиненный по указу Казанского горного начальства, отведенному Пыжманского медеплавильного заводчиков Афанасия и Ивана Кобелевых заводу медному руднику, во стоящей Вятского наместничества Малмыжской округи по Арской дороге, в дачах служивых татар деревни По речке Тойма, Тоймабаш тоже, в дубраве в отлогой горе ...” 1782г.

 

Туембаш авылы шуннан соңгы елларда булса кирәк, рәсми рәвештә икенче исеме белән – Ураскино дип аталып йөртелә башлый. (Кайбер чыганакларда шуның белән бергә Туембаш дип тә күрсәтелә.

Исеменнән күренгәнчә, Ураскино исеме авылга бу тирәдә урнашкан рус авыллары һәм аларда яшәгән руслар аша кергән булырга охшый.Күрше авыллар белән чагыштыргач менә нәрсә күренә : Янсуфи авылы русча Янцобинога әйләнә, Мәмәт Шәриф – Мамашировога, Ишмән (Мәчкәрә) – Ишменевога. Болар барысы да авылга беренче булып килеп утырган яки нигез салган татар кеше исемнәреннән ясалган. Гади итеп әйткәндә, Янсуфи урнашып яшәгәнгә күрә, авылны “деревня Янсуфина (соңрак Янсубино һ.ш.)”, Ишмән яшәгән авылны “Ишменева деревня”, ягъни Янсуфиның авылы, Ишмәннең авылы дип аңлатып әйтелгән.

Шулай дәвам итеп, Ураз – Уразкино, яки Ураскино дип тә дәвам итеп булыр иде. Ураз – элек кулланышта булган төрки-татар исеме, димәк, авылга килеп урнашкан беренче татар кешесесенең исеме булырга да бик мөмкин.

Авыл исемен еш кына берәр хәрефен бозып яки үзгәртеп язу очраклары бик күп. Менә рәсми язмаларда очрый торган авылыбызның исемнәре – Ураскино, Уразкино, Урачкино, Уряскино, шушы ук исемнәр –а кушымчансына да бетәргә мөмкин – Ураскина, Уразкина, Уряскина һ.б., шулай ук нечкәлек билгесе дә куела – Ураськино һ.б. Тик шулай да болар барысы – безнең авыл исеменең язылыштагы төрле вариантлары булып тора.

Алдан килеп булса да әйтергә кирәк – Туембаш исеме дә шулай ук бик күп вариантларда очрарга мөмкин – Тоймобаш, Тоймабаш,Тоймебаш, һәм ниһаять – Туенбаш - күп кенә авылдашларның паспортларында хәзер дә соңгы исем күрсәтелгән.

Ничек кенә булса да, авылыбызның исеме халык телендә, рәсми яктан Ураскино дип аталса да, һәрвакыт Туембаш булып йөргән. Шуңа күрә, архив материаллары яки башка документлардан, мәсьәлән – карталардан, китаплардан өзекләрдән һ.б.кала, авыл исеме әлеге язмада Туембаш дип бирелер.

1780-1796 елларда авыл исеме Ураскино булып, Казан губерниясе Вятка провинциясе, Малмыж өязе Күкшел волостена,

1796 – 1920 елларда Вятка губерниясе Малмыж өязенең Күкшел волостена кергән.

 

 

Күкшел волостена кергән авыллар исемлеге :

  1. Күкшел – волость үзәге.
  2. Котыш. ( 1900 еллар башында Күкшелгә кушыла ).
  3. Мәмәшир ( беренче исеме Мәмәт Шәрип ).
  4. Ерболдино ( хәзер Тәмәй ).
  5. Мәчкәрә ( шулай ук Ишмән булып йөргән ).
  6. Адай.
  7. Купка.
  8. Ашалча Буҗи.
  9. Наусть – Нурма (хәзер Олыяз ).
  10. Ураскино ( хәзер Туембаш ).
  11. Чуллы.
  12. Янсыбы.

 

 

 

Ураскино авылы 1798 елда Малмыж өязенең Генераль Межевание Планында.

 

Мәчетләр һәм муллалар.

 

1-нче мәхәллә.

 

1800-1803 елларда авылда яңа мәчет салына ( кайбер документларда салынган ел 1800 дип тә, 1803 дип тә күрсәтелгән ). Мәчетнең урыны хәзерге медпунктның югары очка караган башы турысында иде. Әлеге мәчет авыл халкына Бөек Ватан сугышы елларына кадәр хезмәт итә.Сугыш елларында анда клуб ясала. Мәчетнең манарасы сугыштан соңгы елларда киселә. Клуб буларак әлеге мәчет 1980 елларга кадәр тора һәм сүтелә.

1877 елда авылда указлы мулла булып Гобәйдулла Ярмөхәммәтов торган.

Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, муллалар башта мәхәллә җыелышларында сайланып, аннан соң Губерния Идарәсендә расланганнар. Мулла буласы кеше Идарә каршында дин хөкемнәрен һәм рус телен белүгә сынау үткән.Шуннан соң аңа Полиция Идарәсе аша Духовное Собрание тарафыннан муллалыкка Указ бирелгән.

Гобәйдулла Ярмөхәммәтовка ярдәмче итеп шул ук 1877 елны аның улы - Мөхәммәтзакир Гобәйдуллин куелган ( 1852 елның 26 декабрендә туган ).Мөхәммәтзакирны 1877 елның 11 октябрендә мәхәллә җыелышында сайлаганнар. Җыелышта авылдагы 151 йорт хуҗасының 106сы катнашуы билгеле, шулар арасында авылдагы 130 өлкән йорт хуҗаларының 88е булган. 1879 елның 4 май Указы белән Мөхәммәтзакир Гобәйдуллин указлы мулла итеп расланган.

1895 елда аның гаиләсендә 9 кеше булганлыгы билгеле.Үзенә 43 яшь, хатыны 35 яшьтә, ике улы -12 һәм 7 яшьтәгеләр, 4 яшьтә кызы, 25 һәм 19 яшьтәге ике сеңлесе, 5 яшьлек туганнан-туган сеңлесе һәм 70 яшьлек туганнан-туган апасы булган. Хуҗалыгы : йорт, сарай, амбар, мунча һәм капка. Маллары : 1 ат, 1 сыер һәм 2 сарык.

Мөхәммәтзакир Гобәйдуллин турында шактый гына архив материаллары да сакланган. Шулардан күренгәнчә, Вятские Поляны авылында урнашкан полиция приставы белән булган низаг аның тыныч тормышының нык кына ямен җибәрергә сәбәпче булган.

Патша хөкүмәтенең карары буенча, 1828 елдан башлап муллалар үз мәхәлләләрендә метрикә кенәгәләре алып барганнар. Барлыгы өч төрле кенәгә тутырылган. Беренчесендә яңа туган кешеләр, икенчесендә никахлашкан кешеләр, өченчесендә вафат булган кешеләр язылып барылган. Кенәгәләр икешәр нөхсәдә тутырылып, берәрсе мәчеттә калдырылган, берәрсе полиция идарәсе аша Духовное Собраниега җибәрелгән. Хакимият тарафыннан тутырырга бирелгән кенәгәләр өчен мәхәллә халкы акча җыешып түләргән һәм ул акчаны , икенче ел башында, тутырылган кенәгәләр белән бергә, мулла полициягә тапшырырга тиеш булган.

1898 елның 3 январенда Малмыж өязенең 2-нче стан приставы, вакытында кирәкле урынга җибәрү өчен, Мөхәммәтзакир Гобәйдуллиннан 1897 елга метрика кенәгәсен һәм никах теркәү өчен җыелган акчаны китерүне сорый. Мулла бу тәлапны үтәми.

4 январьда аның янына десятский Соловьев җибәрелә.

5 январьда сотский Валеншин килә.

6 январьда – урядник Носков.

7 январьда гына М.Гобәйдуллин кенәгә һәм акчаны китерә. Шул вакытта аңа 11 январь көнне Вятские Поляны авылына килергә һәм җыелган полиция сотскийларын һәм десятскийларын присягага китерергә кушыла. Мулла бу тәлапны үтәми , рөхсәт алмыйча торып Мамадыш өязендәге туганнарына китә һәм анда 4 көн кунак булып кайта.

Билгеле инде, бу приставны тәмам чыгырыннан чыгара, һәм ул Гобәйдуллин өстеннән рапорт яза. Рапортта, яшерен алынган мәгълүматларга караганда, мулла Гобәйдуллин еш кына эчкечелек белән шөгыльләнә, ә миңа ул ниндидер авырудан дару буларак эчкәнлеген әйтте, дип күрсәтә.

Бу рапорт Мөхәммәтзакир Гобәйдуллин өстеннән эш кузгатуга сәбәп була.

Мулла үзенең бүсер белән азапланып авырганлыгы һәм шуның припадкасы вакытында пристав тарафыннан аны исерек дип кабул итүе турында әйтә.

Гобәйдуллин, бүсере булу-булмау турында ачыклау өчен, полиция тәлабе буенча, земство врачы тарафыннан карала. Врач аның бүсере булмавы, тик шулай да ашказаны- эчәк авыруы – хроник катар булуын күрсәтә һәм әлеге авыруны мулла бүсер дип уйларга мөмкин – ди.

Полиция кушуы буенча М.Гобәйдуллинның метрика кенәгәсен нинди тәртиптә алып бару да тикшерелә. Моның өчен метрика кенәгәсе берничә башка авыл муллалары тарафыннан карала һәм алар тарафыннан дөрес алып барылган дигән нәтиҗә ясала.Иске Пенәгәр авылы мулласы Габдрахман Мөхәммәтсафин хәтта башкаларга караганда да яхшырак алып барылганлыгын күрсәтә.

Әлеге эш 1902 елның 27 январенда гына ябыла. Мөхәммәтзакир Гобәйдуллинга Оренбург Мөселман Духовное Собрание тәкъдиме белән, Малмыж Өяз Полиция Идарәсе тарафыннан метрика кенәгәсеннән хәрби хезмәткә чакырылучыларның язмаларын вакытында Волость Идарәсенә тапшыруда игътибарсызлык күрсәткән өчен шелтә белдерелә.

1909 елда имам–хатип һәм мөгаллим итеп кабат Мөхәммәтзакир Гобәйдуллин һәм имам һәм мөгаллим итеп аның улы Габделхак Мәхәммәтзакиров куелган (Указ 28 октябрь 1909 ел ).

 

2-нче мәчет һәм мәхәллә ( югары очта ) ачылу.

 

1909 елда авылда 2-нче мәхәллә ачылып, икенче мәчет салынган, анда имам-хатип һәм мөгаллим итеп Габделсәләм Хәкимов куелган ( Указ 28 октябрь 1909 ел).

Әлеге мәхәлләдә өлкән йорт хуҗаларының саны 90 кеше булып, шул елның 18 мартында имамны кую һәм раслау җыелылышында шуларның 68е катнашкан. Җыелышта шулай ук авыл старостасы һәм волостной старшина да катнашулары мәгълум. Мәхәллә халкы яңа сайланган имамга елга 300 сумнан да ким булмаган содержание куярга йөкләмә алган.

Җыелыш барышында мәхәлләдән ике кеше – Кәрим Әхмәтҗанов һәм Хәким Фәттахов Габделсәләм Хәкимовны имам итеп куюга каршы чыккан. Алар мулла Дельмухаметов үз өстенә алган йөкләмәсен үтәмичә торып – мәчетне үз акчасына салып бетермичә, Хәкимовны расламаска кирәк дип әйткән. Кем булган ул мулла Дельмухаметов һәм аның кайсы мәчеткә нинди катнашы булган – ул турыда хәбәрләр юк.( Бу вакытта -18 мартта - 2-нче мәчет әле тулысынча эшләнеп бетмәгән булган дип уйларга нигез бар ).

Шулай ук җыелыш турындагы язмада 1-нче мәхәллә халкының кайберләренең 2-нче мәчет ачылуын теләмәүләре һәм аерылып китүче мәхәллә кешеләренә нык ачулы һәм хәтта нәфрәтле булулары искәртелә.

Җыелышта Г.Хәкимов имам итеп раслана, Әхмәтҗанов һәм Фәттаховларның прошениесы нигезсез дип табылып, нәтиҗәсез калдырыла.

2-нче мәхәллә мәчете хәзерге вакытта Гатауллин Мансур хуҗалыгының бәрәңге бакчасы турында урнашкан була. Мәчет халык күңеленә начар эшләнеше белән кереп калган. Совет власте елларында мәчетнең манарасы үзеннән-үзе кыйшаеп төшкән, манара түбәсе җимерелеп, тәрәзәләре турысыннан төз түбә генә ясап куелган. Мәчет итеп файдаланудан туктагач, анда яки колхозның ашлык амбары урнашкан, яки буш торган. Мәчет 1970 елларда сүтелгән.

 

 

 

 

2-нче мәхәллә имам-хатибы һәм мөгаллиме Габделсәләм Габделхакимов.

 

 

 

Габдесәләм Габделхаков исеменә бирелгән таныклык.

 

Төп хезмәте булган дини йолаларны үтәп барудан тыш, метрикә кенәгәләрен алып бару белән генә авыл муллаларының вазифалары бетмәгән билгеле. Алар өстенә балаларга белем бирү дә йөкләнгән, һәм булдыра алганча мәдрәсә – мәктәпләрдә муллалар дини белем биргән. Укыту искечә алып барылган, яшенә һәм нинди белемле булуына карамастан, балалар барысы бер җирдә оешып укыган. Төп басым ятлау һәм язуга ясалган. Тик шулай да мәдрәсәләрдә балалар уку, язу, кушу – алу кебек биремнәрне белеп чыккан. Теләге булганнар башка дини-дөнъяви мәдрәсәләрдә яки татар училищеларында белемнәрен арттыра алганнар.

Киров өлкәсенең Дәүләт Архивында1903 елның октябрь-ноябрь айларында Малмыж өязендә булган мәктәп – мәдрәсәләрнең торышын тикшерү буенча отчет сакланган. Отчетта Туембаш авылы мәдрәсәсе турында да тасвирлама бар. Тикшерүче анда шулай ук мулла Мөхәммәтзакир Гобәйдуллин турында да үзенең күзәтмәләрен бирә. Шуңа күрә, әлеге отчетның тулы тәрҗемәсен бирү кирәк булыр дип саныйм.

 

“ “1903 елның икенче яртысында

Малмыж өязенең татар мөселман мәктәпләрен

карап чыгу турында

ОТЧЕТТАН “

 

“ Ураскино авылы мәктәбендә миңа сәер манзара күрергә туры килде! Мәктәпкә мин иртәнге 8 сәг.15 минутта килдем. Стеналары кырыена биек итеп тирес өелгән бәләкәй генә иске һәм чиктән тыш начар өйдән, бөтен бер күч балаларның яңгыравыклы тавышлары ишетелде. Мин ишекне ачып эчкә узгач, киңлеге 6 –7 аршын ( 4 -5 м ), озынлыгы аннан да кимрәк булган идәнгә, 6 яшьтән башлап төрле яшьтәге, сан белән 60тан артык бала иңгә-иң булып идәндә утырганны күрдем ; аларның һәрберсенең кулында китапчык иде, һәм һәрберсе, бер-берсен уздырып, укытучы әйтеп яздырган дога сүзләрен кычкырып ятлый иде. Мин кергәч, “ исәнмесез, балалар! “ дип сәлам бирдем, һәм балалар тавышы бер минутка тынып калды , шуны әйтергә кирәк, миңа бер генә бала да җавап кайтармады. Тик бер минутка тынып торган балалар тагын да катырак тавышлана башладылар. Мәктәпнең почмагында, чаршау артында , укытучы ятып торган икән. Минем тавышны ишетеп , ул торып балаларга чыкты, һәм шуны күреп балалар тагын да катырак кычкырып ятлый башладылар. Укытучы күренүгә, балалар иптәшләрен этә-төртә берәмләп, икешәрләп һәм өчәрләп аның янына килә башладылар ; һәрберсе китапчыктан үзенең укыган урынын күрсәтте, һәм укытучы, маңгаендагы тирен сөртеп, һәрберсенә ике-өч сүз әйтеп яздырды.

Чиктән ашкан эсселек, чыдап булмаслык ис һәм һава юклыгы мине караңгы мәктәпне тизрәк ташлап китәргә мәҗбүр итте, җитмәсә, укытучы мине аңламый торган диярлек булып чыкты : мин аннан чак кына мулланың кайда торганлыгын белә алдым.

Ураскино авылының указлы мулласы Закир Гобәйдуллин, урта яшьләрдә ; ул әкрен, берни дә кирәксенмәүче һәм аз кыймылдаучы булса кирәк. Укытучыга укытудагы хезмәтләре өчен балалар үзләре өлешчә әйбер белән, өлешчә мулла түли. Рус телен мулла аз белә. Миңа ,балаларны аның авылындагы кебек шундый начар өйдә укыту аларның сәламәтлегенә зур зыян китерә, шуңа күрә мәхәлләдән мәктәп өчен яңа өй сорарга кирәк, әгәр җәмгыятьнең моның өчен акчасы юк икән, мәктәп йорты бүләк итәрдәй яхшы бай кеше эзләргә кирәклеген аңа аңлату өчен озак сөйләргә туры килде. Мин киткән чакта, Гобәйдуллин “син әйткәнчә, шулай эшләрбез “ – дип калса да, минем уйлавымча, ул моны мине тизрәк үз йортыннан һәм авылдан чыгарып җибәрү өчен генә әйтте”.

 

Тик шунысын игътибарга алырга кирәк, элекке вакыттагы рус кешеләренең язмаларында гадәттә христиан динендә булмаган халыкларны түбән дәрәҗәдәге, томана итеп карау күзгә чагыла. Шуңа күрә дә аларның язмаларына бәя биргәндә моны онытмаска кирәк.

Икенче яктан караганда, авыл халкы, гомумән бөтен татар халкы кебек үк, тормыш итүе никадәр авыр булуга карамастан, белемгә омтылган. Нинди шартларда булуга карамастан уку-укыту беркайчан да туктамаган. Бәләкәй генә мәктәп – мәдрәсәнең эшләп торуы һәм анда 60 бала укуы моны ачык күрсәтә.

 

Инде алданрак әйтеп үткәнчә, теләге һәм мәмкинлеге булган кешеләр алга таба да укуын дәвам иткән. Моның ачык бер мисалы булып авылдашыбыз Әхмәт Сабиров тора.

Әхмәтшәриф Нурмөхәммәт улы Сабиров – аның тулы исеме, безнең авылдан Мамадыш өязе Чуриле волостеның Югары Курма татар училищесына укырга китә һәм анда 10 ел белем ала. Каникулларда туган авылына кайтып йөри. Училищены тәмамлаганнан соң, 1912 елда, 24 яшендә Верный шәһәрендә ( хәзер Казахстанның Алма-Ата шәһәре ) татар училищесында укытучы булып эшли башлый. “Җәдит” , ягъни яңача ысул, ятламыйча, әлифба аша хәреф танытып укытучы булуы белән мәгълүм.

 

 

Ураскино авылы 1871 елгы Стрельбицкий тарафыннан төзелгән картада.

( 10-ти верстная Специальная карта Европейской России, лист 109 )

 

Халык саны.

 

1742 ел – 18 хуҗалык.

 

1839-1873 еллар аралыгында алынган мәгълүматларга караганда, Ураскино авылында 127 хуҗалык булып, анда 740 кеше яшәгән. Шунда ук өяз шәһәре Малмыжга кадәр булган ара ераклыгы 37 чакрым, ә становой квартал булган Вятские Поляны авылына 15 чакрым дип күрсәтелгән.

 

1877 ел – 151 хуҗалык.

 

1882 ел - авылда хуҗалыклар саны 181 гә җиткән.(1876 ел булуы да мөмкин ).

 

1883 елда авыл халкы 940 җан итеп күрсәтелгән. Авыл старостасы Насибулла Төхфәтуллин булганлыгы мәгълум, аның хезмәтенә акча түләнмәгән, ягъни староста эше бушлай башкарылган.

 

1895 елда авылда 206 хуҗалык булып, 1 070 кеше яшәгән.

 

1897 елда авылда барлыгы 1 020 кеше яшәгән.

 

1908 елда авыл халкының саны 1276 җан итеп күрсәтелгән.

 

1930 елда халык саны 1 026 кеше булган.Авыл Кукмара районы Сәрдек волостена кергән.

 

 

 

Ураскино авылы 1884 елда төзелгән картада.

( Почвенная карта Малмыжского уезда 1884 г.)

Киләсе биттә төшерелгән

“Вятка губерниясе Статистикасы буенча материаллар.Том 1.Малмыж өязе”

китабына кулланма буларак эшләнгән.

 

Ураскино авылы кергән 117-нче авыл хуҗалыгы районы турында мәгълүмат .

 

Җирләре.

 

1886 елда бирелгән мәгълүматлар менә боларны күрсәтә :

“Ураскино авылында 1-нче басу көньякка, 2-нче басу көнбатышка һәм 3-нче басу төньякка. 1-нче басу авылдан таулыклы һәм известль ташлыклы кара суглинок туфрактан тора; Тойма янындабасу өсте киресенчә тигез, туфрак соры чикләвек тәсендә. 2-нче басу өчтән бере калкулыклы, үзәнлекле һәм өчтән бере тигез өслекле, туфрагы соры чикләвек төсендә. 3-нче басу бер “Китәк имәнлеге” үзәне белән генә киселә; туфрагы соры чикләвек төсендә. Ураскинка инешенең уң як яры буенча кушылган кара туфрак ята. Сабан җирләренең уникедән берен соңгы 10 елда урманнан әрчелгән яңа басулар тәшкил итә.

 

Арыш уңдырышлыгы : иске басуда тирессез – 43п., тирес белән – 44-45 п., тирес белән яңа басуда – 50 п.

Солы уңдырышлыгы – 53 п.

 

Көтүлекләр бик уңдырышсыз (тощие ).

 

Чуллы, Ураскино һәм Янсыбы авылларының өчесенә бергә 236 дес. утын урманы бар.”

 

1860 - 1895 еллар.

 

1860 елларга кадәр Ураскино авылы халкының тормыш – көнкүреше чагыштырмача начар булмаган дияргә җирлек бар. Урман –агачлыклардан чистартылган яңа басуларда иген уңышы югары булган. Читкә китеп эшләүләр дә булмаган,чөнки халык саны аз булып, җирләр бар кешегә җитүле булган, дәүләткә түләүләрне дә халык вакытында түләп барган. Күрше авылларда, ә иң якыны Мәчкәрәдә, бай фабрикант Үтәмешевларның тукыма туку фабрикалары эшләп килгән. Безнең авыл халкы анда барып эшләмәсә дә, бирелгән чималдан өйдә тукып, илтеп тапшыру мөмкинлеге булган.

Әмма 1860 нчы еллардан башлап, эре фабрикаларда җитештерелгән очсызлы ситса бездәге тукымаларны базардан кысрыклап чыгара һәм 1860 еллар ахыры – 1870 еллар башында тукыма туку фабрикалары ябыла. Анда эшләгән халык эшсез калып, читкә эш эзләп чыгып китәргә мәҗбүр була, чөнки инде алар җир эшкәртүдән читләшкән булалар. Бу вакыттан башлап үз җиреңнән читкә чыгып эшләү чоры башлана дип әйтергә кирәк.

1870 еллар башында безнең якта да авыр экономик кризис чоры башлана. Җир җитми һәм аның уңдырышлыгы кими, халык саны арта. 1872 елда безнең авыл һәм Күкшел волостеның башка авыл крестьяннары тарафыннан беренче мәртәбә дәүләт тарафыннан оештырылган азык – төлек ссудасы алына ( продовольственная ссуда ).

Халык елдан – ел ярлылана бара. Азык – төлек ссудасы халыкка 7 ел буе бирелеп килә, һәм бары тик 1878 елдан соң гына, хәлләр бераз яхшыра төшеп, туктатыла.

Тик 4 ел үтүгә, 1891 -93 елларда булган корылыкта, халык яңадан ссуда алырга мәҗбүр була. 23 ел эчендә халык барлыгы 11 мәртәбә азык – төлек ссудасына мөрәҗәгать итә. Соңыннан, әлге алынган ссудаларның бер өлеше түләнеп, күпчелек өлеше халык өстенә недоимка ( түләнелмәгән түләү ) булып утыра.

 

Туембаш авылы 1895 елда.

 

1895 елда Туембаш авылында 206 хуҗалык исәпләнгән. Халык саны бу елны барлыгы - 1 070 кеше булып, аларны 560 ир-ат һәм 510 хатын-кыз тәшкил иткән.

 

Барлыгы 1600,9 десятина җир бүленеп,бер хуҗалыкка уртача алганда статистика буенча нибары 7,7 дес. туры килгән. ( 1 десятина – 1,09 гектар ).Бу башка халыклар арасында да, башка мөселман авыллары арасында да иң түбәннәрдән булган. Чагыштыру өчен : Малмыж өязендә уртача бер рус хуҗалыгына – 20,0 , бер удмурт хуҗалыгына – 24,9 , бер мари хуҗалыгына – 18,9 десятина җир тигән.

Авылда имана җирләре – бер хуҗалыкка тигән җир өлеше шулай аталган -12 -15 елга бер бүленгән. Бүлү хуҗалыкларның җирне эшкәртерлек хәле нинди булуга караган ( по “заможности” домохозяев ).

Авылның барлык , ягъни 1600,9 дес. җире түбәндәгечә бүлгәләнгән :

Хуҗалыкларда пуҗым астында булган җир – 32,7 дес.

Сөрүле җирләр – 1402,8 дес.

Печәнлек җирләр – 102,6 дес.

Көтүлекләр – 24,3 дес.

Урман – 0 дес.

Куллану өчен уңай булмаган җирләр – 38,5 дес.

 

Әмма һәр хуҗалыкка тигән 7,7 десятина җир - ул уртача арифметик күрсәткеч.

Һәр хуҗалыкны аерым алып караганда һәм исәпләгәндә, әлбәттә, икенче төрле күрсәткечләр килеп чыга, чөнки аларда кеше саны да, эшче куллар саны төрлечә бит. Чынлыкта исә җир буенча күрсәткечләр менә мондый булган :

Имана җире булмаган хуҗалыклар саны – 20

3 – 5 дес. җире булган хуҗалыклар – 48

5 – 10 дес. җире булган – 76

10 – 15 дес. җире булган – 36

15 – 25 дес. җире булган – 26.

Бер дә эшкәртергә эшче көче яисә башка мөмкинлеге булмаганнар үзара килешү исәбенә җирләрен башкаларга биреп торганнар. Авылда атлар аз булу сәбәпле, уртача алганда 3 хуҗалыкка 1 ат туры килгән, җир эшләре бик озакка сузылган. Чөнки аты булмаганнар атлы кешедән сорап торырга мәҗбүр булганнар, күбесенчә исә атлыларның үзләренең эше беткәннән соң гына аларга чират тигән.

Авылда нибары 2 хуҗалыкта гына 2шәр ат булып, 68 хуҗалыкта 1әр ат булган. Бу исә 136 хуҗалыкның бөтенләй аты булмавын күрсәтә.

Алдан әйтеп узганча, эшче көчләр булу - булмау да, ә аларга билгеле инде җитлеккән ир – атлар керә, хуҗалыкның җир эшкәртүгә мөмкинлеген күрсәтә. Чөнки сабан тотып җир сөрүче һәм инде әлбәттә гаиләне туендырып торучылар - ир–атлар булганнар.

Уртача алганда авылда статистика буенча 1 хуҗалыкка барлыгы 5,2 кеше туры килгән.

Эшче көчләр бүленеше исә авылда түбәндәгечә булган :

Бер эшчесе дә булмаган хуҗалыклар – 6

1 эшчесе булган хуҗалыклар – 167

2 эшчесе булган – 31

3 эшчесе булган – 2

Икенче төрле итеп әйткәндә, моны хуҗалыкта булган ир-атлар саны дип тә әйтергә була. Никадәр эшче ир-ат булу билгеле инде гаиләнең дә матди хәлен билгеләгән.

Туембаш авылында, гомүмән бөтен Малмыж өязендәге кебек үк, өч басуга бүлеп эшләү кабул ителгән. Барлык сөрүлек җирләр өчкә бүленеп, бер басуга арыш игелгән, икенче басуга сабан культуралары – арпа, бодай, солы һ.б.чәчелгән, өченче басу парга калдырылган, ягъни чәчелмичә калдырып, ял иттерелгән. Басулар һәрвакыт чиратлаштырылып торган.

Чәчулек җирләрнең уңдырышлыгы уртача 1 дес.га ( 1,09 га ) :

Арыш - 40–50 пот– 6,5-8 центнер

Солы - 53 пот – 8,5 центнер тәшкил иткән.

( 1 пот – 16,38 кг.)

Башка алга киткән волостьларда инде тимер сука-төрәннәр һәм тимер тырмалар белән эшләүгә күчсәләр дә, Туембаш игенчеләре, гомумән Күкшел волостеның башка крестьяннары кебек үк, агач сукалар һәм агач тырмалар белән эшли биргән. Әлбәттә инде, бу халыкның ни дәрәҗәдәге фәкыйрьлеген күрсәткән.

Басуларның аз уңдырышлы булуына аларга тирес кертелмәү һәм ашламау да йогынты ясаган. Арыш саламы басуда калдырылмыйча, мичләргә ягылган. Башка саламнар исә терлеккә азыкка тотылган. Авылда булган маллар саны да бик аз, җитәрлек булмаган.

1985 елда авылда булган маллар саны түбәндәгечә :

Эшче атлар – 70

Сыерлар – 69

Тана бозаулар – 14

Сарыклар – 165

Кәҗәләр – 28

 

Һәр хуҗалыкны аерым караганда мал-туар менә болай бүленә :

Бернинди малы булмаган хуҗалыклар – 103

1 вак малы булган (сарык яки кәҗә) – 15

1 сыеры булган – 18

1 аты булган – 21

1 аты һәм 1 сыеры булган – 47

2 аты һәм 1 сыеры булган – 2

Барлыгы атсыз булган хуҗалыклар – 136

Барлыгы сыерсыз булган хуҗалыклар – 139.

Мал-туар тотар өчен, билгеле булганча, кышка печән-салам һәм фуражга ашлык әзерләү белән бергә, каралты-курада абзарлар булу да беренче шарт. Әмма күп хуҗалыкларның гомумән каралты-куралары да булмаган бит. Берничә йортка бер мунча гадәти саналса, инде капкасы да булу бик хәлле кешеләрнең генә көченнән килгән.

Авылда булган 206 хуҗалыкның каралты-куралар белән торышы менә мондый булган :

Яшәргә яраклы өе булмаган хуҗалыклар – 3 (кеше йортына кереп яшәүчеләр ).

1 өе һәм каралты-курасы булган – 85

2 өе һәм каралты-курасы булган – 22

3 өе һәм каралты-курасы булган – 1

1 өе булып каралты-курасы булмаган – 71

Өе дә, каралтысы да булмаган хуҗалыклар - 21 (болары буш калган пуҗымнар булса кирәк ).

Ул вакытта татарлар арасында гадәткә кергәнчә, хәллерәк гаиләләр бер генә өй белән чикләнмичә, икенче “ак өй” дә салырга тырышканнар. Гадәттә анда кунаклар кабул ителгән. Ә инде 3 өйле хуҗалыклар аеруча байларда гына булган.

Алда күрсәтеп үткәнчә, авыл халкының төп керемен игенчелек белән шөгыльләнү тәшкил иткән. Әмма гаиләләр ишәеп, җир өлеше азаю, азык-төлек җитмәү, төрле түләүләр бик күп булу һәм хуҗалык расходлары арту халыкны җир эшкәртүдән тыш башка шөгыльләргә дә этәргән.

 

Итек басу.

 

Туембаш авылы халкының төп шөгыле һәм һөнәре булып әлбәттә ул вакытларда да, хәзер дә итек басу тора.

Итек басу эше 1870 еллар тирәсендә барлыкка килгән дип уйланыла. Безнең якларда ул 1877-1880 елларда басыла башлаган.

1895 елда итекне Күкшел волостена кергән 11 авылның 9ында басканнар, бары тик Мәчкәрә ( ул вакытта Ишменево дип тә йөртелгән ) һәм Тәмәй (ул вакыттагы исеме – Ерболдино ) авылларында гына итек басу булмаган.

Күкшел волосте халкына итек басу эше Сәрдекбаш волостена кергән Түбән Казаклар авылыннан күчкән дип исәпләнелә. Анда беренче итек бастыру бай крестьян Ситдик Габделгафаров тарафыннан 1877 елда башлана.

Бездә эшләнгән итекләр Себердә һәм Нижегородски ярминкәләрендә сатылса да, итекчеләр күбесенчә эре промышленниклар кулында булган. Чөнки итек басу өчен кирәк булган йон тетү машиналары һәм махсус цехларны бары тик байлар гына булдыра алган.

Ул вакытта йон тетү машинасының бәясе 160 – 350 сум торганлыктан, аны булдыру гади халыкның хәленнән килмәгән. Итек өчен кирәк булган йонның бәяләре дә бик кыйммәт йөргән : 1 пот йонның бәясе –

бәрән йоны – 20 сумнан югары ( 1 кг – 1 сум 22 тиен ),

әчетелгән йон (андый йон да булган) – 5-10 сум ( 1 кг – 30-60 тиен ),

көзге йон – 12-14 сум ( 1 кг – 73-85 тиен ).

Шуңа күрә дә үзлегеннән генә итек басып сатучылар булмаган, фәкать фабрикантлардан чимал алып кына эшләгәннәр.

Итекчеләр хуҗадан яки түшәлгән итек, яки теткән йон алып һәм аны түшәп, чигү чигеп, басып, чистартып тапшырган.

Ирләр итеген басу өчен 6 фунт йон киткән. 1 фунт – 410 грамм булып, бу 2,5 кг дигән сүз !

Хуҗалардан итекчеләргә хезмәткә түләү менә болай булган :

Түшәү – 1 парга 10-15 тиен,

Чигү – 1 парга 5 тиен яки 1 фунтка 1 тиен,

Басу – 6 фунтлы 1 парга 20-25 тиен,

Чистарту – 1 парга 2-7 тиен.

Түшәүче атнага 10 пар итек түшәп, 1 сум 50 тиен эшли алган.

Басучы атнага 4-6 пар басып, 80 тиен – 1 сум 50 тиен эшләгән.

Чигү һәм чистарту хатын-кызлар һәм балалар тарафыннан башкарылган.

Ире, хатыны һәм үсмер балалары булган гаилә атнага 2сум60 тиен – 3 сум акча эшли алган. Тик аның 40 тиене утынга тотылган, һәм чиста керем 2сум 20тиен – 2сум 60 тиеннән артмаган.

Итек басу вакыты 6 ай дәвам иткән.

1895 елда Туембашта хуҗага итек басучылар 8 кеше, шулай ук итекне чигүче һәм чистартучы 13 хатын-кыз, 5 бала исәпкә алынган.

Хезмәт хакы күп вакытта товар белән бирелгән, һәм инде хуҗа товарны кыйммәтрәк бәягә куярга тырышкан.

Итек басарга өйрәнүчеләр 1 ел буе итекче янында бушлай , тамак ялына гына эшләгән.

Болар барысы да – хуҗага итек басу эше очсыз, утын кыйммәт булу, басу өчен махсус урын кирәк булу итекчеләрне эш әзләп читкә чыгарга мәҗбүр иткән.

Кайбер итекчеләр итекне Кукмарадагы яки Жилой Рудник авылындагы фабрикаларга барып бассалар, башкалары итек басу өчен Малмыж өязенә юл тоткан. Авылыбызда йөз елдан артык тарихы булып, 1990 еллар урталарына кадәр дәвам иткән “өязгә чыгу” менә шул елларда башланган да инде. Малмыж өязе ул вакытта бик зур булып, хәзерге Киров өлкәсе һәм Удмуртиянең күп районнарын үз эченә алган.

Авылыбыз итекчеләре читтә авылдан-авылга, өйдән-өйгә йөреп итек басканнар. Гадәттә 2-3 итекче бергә җыелып, үзләре белән эш өчен кирәк булган инструментларны һәм калыпларны алып барган.Бер түшәүчегә бер яки ике басучы туры килгән. Эш йорт хуҗасының чималыннан башкарылган һәм тамак туйдыру шулай ук аның өстеннән булган, кем ничек түли алса, шулай түләгән. Таныш булмаган авылларда итек басучыларның осталыгына баштарак бик сак караганнар, кайвакыт икмәккә генә эшләргә дә туры килгән. Тора-бара итек басучыларның ел саен бара торган авыллары барлыкка килеп, итек басу бәяләре дә шактый гына күтәрелгән. Эшләнгән акча итекчеләр арасында гадәттә тигез бүленгән.

Өязгә чыгып һәр итекче кышына 15-25 сум акча эшләгән дигән рәсми мәгълүматлар бар. Әлбәттә, бу итекчеләрдән сорашып язылган булса кирәк, шулай булгач, итекчеләр эшләгән акча суммасын бик нык киметеп күрсәткәннәр дип уйларга нигез бар. Чөнки аларның барысының да дәүләткә шактый күп түләүләре булып, бездән акча таләп итәрләр дип уйлаган булсалар кирәк. Өйрәнчек итек басучыларга кыш буена 2-5 сум түләнгән итеп күрсәтелә.

1895 елда Туембаш авылында өязгә чыгып итек басучы 60 кеше теркәлгән.

 

 

Башка һөнәрләр һәм шөгыльләр.

 

Туембаш авылында, башка күрше-тирә авыллардагы кебек үк,төрле һөнәр ияләре итек басучылардан тыш та күп булган, билгеле. Аларның барысын да санап үтәргә кирәк дип саныйм. 1895 елда күрсәтелгән :

Балта осталары – авылда --5, читкә китеп эшләүчеләр --4, барлыгы - 9 кеше.

Миччеләр –авылда – 2, читкә китеп эшли – 1, барлыгы 3 кеше.

Тегүчеләр –авылда – 2, читкә китеп эшли – 3, барлыгы 5 кеше.

Вак-төяк белән сату итүчеләр –авылда – 5, читкә китеп – 1, барлыгы 6 кеше.

Көнлекле эштә ялланып эшләүчеләр – авылда – ирләр -12, хатын-кызлар – 5, читкә китеп – 7, барлыгы 24 кеше.

Хезмәтчелектә – читкә китеп – 2 кеше.

Башка шөгыльлеләр – авылда – 3 кеше.

Теләнчелек белән көн күрүчеләр – 6 кеше (ир-атлар).

Шунысы кызык, ул елларда авылда бер генә дә тимерче булмаган ! Моны авылда тимер эшләре булмау белән аңлатырга кирәк. Чөнки, инде әйтеп үткәнчә, сука-тырмадан башлап арба күчәрләренә кадәр агачтан булган. Шуңа күрә ул елларда арбаларга тагылган чиләкләргә дегет салып йөрткәннәр һәм шуның белән күчәрләрне вакыт-вакыт майлап торганнар.

Билгеле, авыл халкының һөнәрләре алда күрсәтелгәннәр белән генә бетмәгән. Шактый гына авылдашлар эш һәм бәхет эзләп еракларга да юл тотканнар.

 

 

“Шахталарга син китәрсең...”

 

Күп кеше Пермь губерниясе Соликамск өязендәге күмер шахталарына барган.

Шахтада эш бик авыр булып, акча эшләү күп вакыт очрактан торган – яхшы күмер катламы туры килсә аена 15 сум төшкән, шуның 10 сумы ашауга киткән. Күп вакытта күмер чабучы ашарына җитәрлек тә эшли алмаган яки элек эшләгәнен ашап бетергән.

Эшкә кыр эшләре беткәч, көзен китеп , язын сабан эшләренә кайтканнар. Елга уртача 30-40 сум хезмәт хакы чыккан. Бару өчен юлга ким дигәндә 10 сум акча кирәк булган, кайту өчен тагын шуның кадәр... Күп вакытта болай эшләгәннәр : хуҗа кеше атын сатып, бер өлешен үзенә юлга алган, бер өлешен гаиләгә тотарга, хатынына калдырган. Китеп, шахтага барып җиткәннән соң, акча эшли алмыйча берничә ел шунда яшәүчеләр дә булган. Татарда бу турыда – “Күмер чабам дип, атсыз калган” – дигән әйтем дә калган. Күп вакытта бер атын саткач, инде икенчесен сатып алырга насыйп булмаган.

1895 елда авылның 42 кешесе шахталарда күмер чабуда эшләгән. Күрәсең, Туембашта заманында бик популяр булган “Шахта” көе буш җирлектән чыкмаган икән.

 

Башка җирләргә барып эшләүчеләр.

 

Туембаш авылының тагын 7 кешесе 1895 елда хәзерге Менделеевск шәһәре, элек Бондюг дип аталган , хуҗасы Ушков булган заводлада эшли. Ул заводлар бүгенге химия промышленностеның башлангычы буларак билгеле.

Заводларда эшләү айлап булган. Анда да шулай ук көзен китеп, язын кайтканнар. Заводта түләү эшченең ашавы үз өстеннән булганда айга 10-12 сум, хуҗа өстеннән булганда 4-6 сум тәшкил иткән. Кышка хезмәт хакы 20 сум тирәсе чыккан.

Болардан тыш, авылыбыздан тагын 1 кешенең Себердә алтын приискларында эшләве мәгълүм.

 

Түләүләр һәм недоимкалар.

Төрле түләүләрнең күп булуы халыкның тормышын тагын да авырайткан.

Түләүләр 3 төргә бүленгән :

  1. Казна җыемнары (казенные сборы).Барлык түләүләрнең иң күп өлешен тәшкил иткән – 54%
  2. Земство җыемнары – 29,6%
  3. Җәмәгать җыемнары (мирские сборы) – 16,4%. Монда волость чыгымнары, авыл старосталарына һәм түләүләр җыючыга хезмәт хакы түләү кергән. Боларны 1891 елда, авылда әлеге эшләрне бушлай алып баручы табылмагач керткәннәр.

Әлеге еллык түләүләргә, бераз алдарак әйтеп үтелгән - 11 мәртәбә алынган азык-төлек ссудасын да кушсаң, бик зур гына саннар килеп чыга.

Шунысын онытмаска кирәк, татар авыллары үз мәхәлләләренең муллаларын, мөгәллимнәрен дә тотуны, мәчет-мәдрәсәләрнең дә чыгымнарын күтәрүне, күперләр салуларны, көтүчеләргә түләләрне дә үз өсләрендә күтәргән бит.

Болар барысы авыл халкына түләп бетерә алмаслык бурычлар булып еллар буена җыелып килгән һәм аларның җилкәсенә бик зур һәм авыр йөк булып яткан.

Дөресен әйтергә кирәк, мондый хәл безнең авылда гына түгел, хәтта барлык татарларда гына да түгел, ә бәлки бөтен Россия халкына хас күренеш булган.

Инде алдан әйткәнемчә, түләнелмәгән түләүләр икенче төрле итеп әйткәндә - недоимкалар дип аталган.

1895 елда Күкшел волостенда булган 1807 хуҗалыкның бары тик 20сенең генә недоимкасы булмаган. Бу барлыгы 1,1% дигән сүз, һәм, әлбәттә инде монда бик байлар гына кергән. Туембаш авылында 206 хуҗалыктан барлыгы 1 хуҗалыкның гына недоимкасы булмаган.

Дәүләт недоимщикларны төрле группаларга бүлеп караган. Менә алар :

  1. Хуҗалыкның булган недоимкасы 75 сумнан артмаган – уңайлы хәлләр булганда, үз хуҗалыкларын бөлдермичә, түләп бетерергә мөмкинлеге булган.
  2. 75 – 100 сум. Боларның түләве шикле булган, чөнки бурычлары булган каралты-кура бәяләреннән дә күпкә артык булган.
  3. 100 сумнан артык. Монда инде өметсез бурычка батучылар кергән.

Әлеге соңгы группага кергән берничә йорт хуҗасын карап үтик. Туембаш авылыннан күрсәтелгән берничә хуҗалыкны карап кына да, бөтен авылда күзәтелгән тормышны аңларга мөмкин :

1 .Камалетдин Гыйззәтуллин. Гаиләсендә 9 кеше. Йорт хуҗасынына 60 яшь, хатыны 40 яшьтә, ике улы : 25 һәм 14 яшьтә, килене 20 яшьтә һәм дүрт кызы : 22 яшь, 18 яшь, 13 яшь һәм 4 яшь. Корылмалары : 2 өе, амбар, 2 сарай, мунча. Мал-туары : 1 ат, 1 сыер һәм 3 сарык. Җир иманасы 4 җанга. Һөнәре юк. Җиренең барысын да эшкәртә. Улы Пермь губерниясенә күмер шахталарына йөри. Недоимкасы 190 сум 53 тиен.

2. Әхмәтвәли Әхмәдиев. Гаиләсендә 3 кеше. Йорт хуҗасына 40 яшь, хатыны 40 яшьтә һәм улы 3 яшьтә. Өе иске, ярымҗимерек хәлдә, башка корылмалары юк. Мал-туары юк. Имана җире 1 җанга, барысын да эшкәртә. Пермь губерниясенә шахтага эшкә йөри. Недоимкасы 175 сум 65 тиен.

3. Минкә Вахитов. Гаиләсендә 6 кеше. Йорт хуҗасына 60 яшь, хатыны 35 яшьтә, ике улы : 17 һәм 8 яшьтәгеләр һәм ике кызы : 12 һәм 3 яшьтәгеләр. Корылмалары : өй, амбар һәм лапас. Мал-туары : 1 ат, 1 сыер, 1 сарык һәм 1 кәҗә. Имана җире 1 җанга, барысын да чәчә. Күмер шахталарына эшкә йөри. Недоимкасы 156 сум 87 тиен.

4. Әхмәди Мөхәммәтҗанов. Гаиләсендә 10 кеше. Йорт хуҗасына 55 яшь, хатыны 50 яшьтә. Биш улы : 25, 21, 18, 16 һәм 13 яшьтәгеләр. Ике кызы : 12 һәм 4 яшьтә һәм килене 25 яшьтә. Корылмалары : өй һәм өйалды. Мал-туары юк. Имана җире 3 җанга, тик ике өлешен генә чәчеп, бер өлешен күршеләренә биреп тора яки буш калдыра. Бер улы балта остасы – күрше-тирә якка барып эшләп йөри. Бер улы итекче – үз йортында хуҗага эшли. Недоимкасы – 201 сум 30 тиен.

5. Садыйк Бикбов. Гаиләсендә 9 кеше. Йорт хуҗасына 70 яшь, бик карт, хатыны 40 яшьтә, өч улы бар : 19 яшь, 5 яшь һәм 2 яшь, дүрт кызы : 20, 11, 9, 7 яшьтәгеләр.Өе иске, башка корылмалары юк. Мал-туары юк. Имана җире 3 җанга, тик аларның барысы да икми, ел саен берничә өлеше буш калдырыла. Улы шахтага эшкә йөри. Недоимкасы 185 сум 93 тиен.

6. Мөхәммәди Галиев. Гаиләсендә 7 кеше. Йорт хуҗасына 45 яшь, хатыны 45 яшьтә. Ике улы : 16 һәм 14 яшьтә һәм өч кызы : 12, 7, 5 яшьтәгеләр. Өе юк, кешегә кереп тора. Мал-туары юк. Имана җире 2 җанга, тик тулысынча чәчми, һәрвакыт берничә өлешен буш калдыра. Шахтага эшкә йөри. Недоимкасы 151 сум 87 тиен.

7. Мөхәммәтгариф Мөхәммәтҗанов. Гаиләсендә 7 кеше. (Йорт хуҗасының яше билгеле түгел), хатыны 50 яшьтә, дүрт улы : 20, 17, 14 һәм 8 яшьтәгеләр, килене 20 яшьтә. Корылмалары : өй, өйалды, келәт һәм ат абзары. Мал-туары : 1 ат һәм 1 сыер. Имана җире 3 җанга, барысын да файдалана. Итекче, хуҗаларга эшли. Недоимкасы 186 сум 35 тиен.

8. Кәримулла Габдрәхимов. Гаиләсе 7 кешедән тора. Йорт хуҗасына 40 яшь, хатыны 40 яшьтә һәм биш улы : 14, 12, 10, 8, 2 яшьтәгеләр. Корылмалары : өй, өйалды, амбар һәм лапас. Мал-туары юк. Имана җире 3 җанга, җирне барысын да чәчми, кайвакыт күршеләренә биреп тора. Шахтага эшкә йөри. Недоимкасы 159 сум 53 тиен.

9. Гайнетдин Хөснетдинов. Гаиләсе 6 кешедән тора. Йорт хуҗасына 35 яшь. Хатыны 35 яшьтә, 60 яшьлек әнисе һәм ике энесе бар : 22 һәм 12 яшьлекләр. Һәм улы 7 яшьтә.Корылмалары : өй һәм келәт. Мал-туары юк. Имана җире 4 җанга. Җиренең барын да чәчеп бетерми, күршеләренә биреп тора яки буш калдыра. Итекче, хуҗага эшли. Недоимкасы 171 сум 20 тиен.

10. Минкә Гыйззәтуллинның тол калган хатыны. Гаиләсендә 7 кеше. Тол хатынга 40 яшь, дүрт улы бар : 15, 13, 11 һәм 5 яшьлекләр, кызы 4 яшьтә һәм биеме 70 яшьлек сукыр карчык. Өйләре иске, башка корылмалары юк. Мал-туарлары юк. Имана җирләре 1 җанга, барысына да чәчәләр. Елның күп вакытын хәер сорашып яшиләр. Недоимкалары 186 сум 51 тиен.

11. Әхмәтҗан Салихов. Гаиләсендә 10 кеше. Йорт хуҗасына 57 яшь. Хатыны 35 яшьтә, җиде улы бар : 22, 10, 8, 6, 4, 2 яшьтәгеләр һәм кызы 12 яштә. Корылмалары : өй, амбар, сарай һәм лапас. Мал туары юк. Имана җире 4 җанга, барысына да чәчми. Әлеге елда (1895) 2 җанга тигән өлешен буш калдырган. Һөнәрләре юк. Недоимкасы 162 сум 6 тиен.

12. Хәсән Насыйров. Гаиләсендә 4 кеше. Йорт хуҗасына 24 яшҗ. Әнисе 56 яшҗтә, ике энесе : 20 һәм 16 яшҗтәгеләр. Корылмалары : өй, өйалды һәм лапас. Мал-тауры – 1 ат. Имана җире 2 җанга, барысын да чәчә. Итекче, хуҗага эшли. Недоимкасы 157 сум 25 тиен.

13. Закир Гобәйдуллин. Гаиләсендә 9 кеше. Йорт хуҗасына 43 яшь, хатыны 35 яшьтә, ике улы : 12 һәм 7 яшьтә, кызы 4 яшьтә, ике сеңлесе 6, 25 һәм 19 яшьтәгеләр, туганнан-туган сеңлесе 5 яшьтә һәм туганнан-туган апасы 70 яшьтә.Корылмалары : өй, сарай, амбар, капка һәм мунча. Мал-туары : 1 ат, 1 сыер һәм 2 сарык. Имана җире юк- авылга биргән. Мулла. Недоимкасы 145

Кызганычка каршы, авылыбыздагы башка хуҗалыклар турында аерым мәгълүматлар юк.

Белгәнебезчә, әлеге кешеләр авылыбыз халкының бик аз бер өлеше генә булып, башкаларның да дәүләткә бурычлары беразга гына ким булган. Авылдашларыбызның недоимкаларын түбәндәге саннардан ачык күреп була :

1895 елның 1 январенда булган недоимкалар :

Недоимкасы булмаган хуҗалыклар – 1

Недоимкасы булган хуҗалыклар : 1 - 10 сум – 3

10-25 сум – 10

25-50 сум – 38

50-75 сум – 36

75-100сум – 33

100-150сум – 70

150-200сум – 14

200-250сум – 1

Бөтен авыл халкының недоимкаларын бергә җыеп, һәрберсенең нинди түләү икәнен бүлеп күрсәткәндә мондый саннар күренә :

Дәүләт халык өстенә күчергән җир өчен (выкупные платежи) – 2444,36 сум.

Дәүләт җир налогы (гос. поземельный налог) – 103,61

Һәр җанга исәпләнгән түләү (подушная подать) – 641,04

Оброктан түләү (оброчная подать) – 1698,19

Губерния азык-төлек ссудасы (губернский продовольственный капитал) – 4103,50

Россия азык-төлек ссудасы (имперский продовольственный капитал)– 5907,35

Земство өяз җыемы (земский уездный сбор) – 767,28

Земство губерния җыемы (емский губернский сбор)– 460

Барлыгы – 16 385,33 сум.

Әлеге түләү һәм бурычларны, дөресен генә әйткәндә, халыкның түләргә бернинди мөмкинчелеге дә булмый, һәм алар елдан-ел тагын да өстәлеп, артып кына барган. Читтә эшләү дә, җир эшкәртү дә бүгенге көндә тамак туйдыру һәм көнкүреш алып барырга гына җитеп барган. Моны җир эшкәртүнең нинди файда китергәнлеген исәпләп белеп була :

1 десятина җирнең уңышыннан алынган чиста табыш барлыгы 1 сум 1 тиен тәшкил иткән. Шул ук вакытта 1 десятина җиргә бүлеп исәпләгәндә түләүләр 1 сум 53 тиеннән артып киткән. Дөресен генә әйткәндә, җирдә эшләп көн күрү үзе үк бурычка батуның бер сәбәбе булып торган түгелме соң?

 

 

Әлеге түләүләрнең, һәм гомүмән ул вакыттагы акчаның бәясен белми торып, әлбәттә нинди булса да нәтиҗә ясарга бик авыр. Шуңа күрә ул еллардагы кайбер төп продуктларның һәм товарларның бәяләрен курсәтеп үтмичә булмый :

 

Арыш оны – поты(16,38кг) – 46 тиен (1кг – 3 тиен)

Солы – поты 38 тиен ( 1кг – 2 тиен )

Арпа – поты 50 тиен ( 1кг – 3 тиен )

Ит – 1 фунты (410 гр)- 14 тиен ( 1кг – 34 тиен ) – ( Бусы Казан базары бәясе, авыллардагы бәяне табып булмады, һәм авылда күп мәртәбәләр очсызрак булган, билгеле ).

 

Сарык – 1 сумнан бераз артык

«Уртача» 1 ат яки яхшы сыер – 10 сум

 

1 пар чабата – 1 тиен

Тукымалар : җитеннән – 1 аршын (0,71 м) – 5 тиен (1 м – 7 тиен)

төсле (зәңгәр ) – 1 аршын – 50 тиен ( 1 м – 70 тиен )

тупас тукыма – 1 аршын – 14 тиен ( 1 м – 20 тиен )

1 кием итек – 2 сум

 

1 сажень утын (утыннары 0,5 м озынлыкта, биеклеккә һәм киңлеккә 2 шәр метрдан әз генә артыграк булган әрдәнә) – 2 сум

 

 

 

Ураскино авылы Вятка губерниясенең Юл картасында, 1910 ел

 

Туембашка – сэргенгэ...

 

1906 елнын 12 сентябрендэ Кукмарада итек басу фабрикалары эшчелэренен зур чуалышы булып ала. Баш кутэргэн эшчелэр хезмэт хакы арттыруны, туклану нормалары арттыруны талэп итэ, фабрика тэрэзэлэрен вата.

Элеге чуалышларны оештыручыларнын берсе булган Мамадыш эязе Киндеркул авылы крестьяны Эхмэтгариф Насибуллин бер елга ачык полиция надзоры астында яшэу очен “Малмыж оязе Уряськино авылына” жибэрелэ.

 

 

Кушымта

 

киров өлкәсе дәүләт архивыннан

кайтартылган материаллар

 

 

“Список домохозяев Ураскинского Сельского общества Кошкинской волости

по военно-конной переписи.»

( Списокның төзелү елы күрсәтелмәгән. Тик хәрби – атлы халык санын алуның 1876 һәм 1882 елларда үткәрелгәнлеге билгеле ).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Малмыж өязе 2нче стан приставының 1877 елның 11 октябрендә Ураскино авылында булып узган мәхәллә җыелешында мулла Гобәйдуллин Ярмөхәммәтнең улы Мөхәммәтзакирны мулланың ярдәмчесе итеп сайлау турындагы рапорты.

 

 

 

 

Алда әйтеп үтелгән җыелеш һәм сайлаулар турында Вятка Губерния Идарәсе өлкән советнигы язмасы.

 

 

“Ведомость о сборах и расходах на мирские повинности Вятской губернии, Малмыжского уезда Кошкинской волости по Ураскинскому сельскому обществу” 1883.

 

 

 

 

 

 

1903 елда Малмыж өязенең татар мөселман мәктәпләрен тикшерү буенча отчет язмасы.

 

 

 

2 нче мәхәллә имамын сайлау җыелышы турында язма. 19 октябрь,1909 ел.

 

Фотодокументлар.

Абдулла Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов (сулда). 1915 елның 5 маенда Туембаш авылында туган,

1939 елда фин сугышында катнашкан вакытында төшкән фото. Соңыннан Бөек Ватан сугышында

да катнашкан.

 

 


<== previous lecture | next lecture ==>
Жылы Жетісуда билік басына кімдер келді? | Пререквизиттер
lektsiopedia.org - 2013 год. | Page generation: 1.389 s.